Методическая разработка мероприятия "Прощай азбука"
методическая разработка (1 класс)

Рахимова Людмила Николаевна

метадическая разработка открытого мероприятия на татарском языке "Прощай азбука"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme._stsenariy.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

Бәйрәмне укытучы ача:

 Хөрмәтле әниләр, кадерле укучылар! Бүген бездә зур бәйрәм. 1нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашалар. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Кадерле әниләр! Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!

«Хәерле иртә» җырын җырлап, укучылар кереп тезелә.

1 бала

         Олы бәйрәм бүген бездә

         Бәйрәмнең дә бәйрәме.

         Котлы булсын, гөрләп торсын,

         Әлифбабыз бәйрәме

       2 бала

Алтын яуган көзге көндә      

Тыйнак үттек класска

Әлифбаны кулга алдык

Әй,сөендек шул чакта.

        3 бала

Хәрефләрне тиз өйрәндек,    

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне тезәргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Бишне бишкә кушарга,

Иҗектән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны.

Находить Восток и Юг,
Рисовать квадрат и круг
Учат в школе, учат в школе, Учат в школе.

И не путать никогда
Острова и города

Про глагол и про тире
И про дождик на дворе
Учат в школе, учат в школе,Учат в школе.
Крепко-накрепко дружить,
С детства дружбой дорожит

Укытучы: Бүгенге бәйрәмдә төп кунак  Әлифба булырга тиеш. Әйдәгез аны бәйрәмгә  чакырыйк!

  Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!  

(әлифба керә)

Күңелсез генә «Әлифба» китабы керә.

Укытучы: Карагыз әле,укучылар,нишләптер безнең кунак бик күңелсез.Ни булды икән аңа?

Әлифба: Мин исемемне югалттым. Озак эзләдем, таба алмадым.

Укытучы:Без аңа булышырбызмы,балалар?

Балалар (бергә)Булышырбыз!

Әлифба: Дусларым, мин сезгә табышмаклар бирәм. Аларны сезгә җавапларын табарга кирәк.Беренче хәрефләреннән сүз төзесәгез, минем исемем килеп чыгар

1.Сары булгач, тәмледер дип,

   Капкан идем мин аны.

   Әче булса да, файдалы,

   Яратам мин … ( «лимонны», «л» хәрефе чыга.)

2.Кая барсаң, күз алдында,

   Һәрчак күңелдә яши.

   Ул – безнең иң  якын кеше,

   Ул кеше – безнең… (барысы бергә «әни», «ә» хәрефе чыга.)

3.Ул бүрәнә ташып йөри

   Кара урман эчендә.

   Һаман тора күз алдымда,

   Күрсәмдә тик төшемдә. ( «фил», «ф» хәрефечыга

4.Иртән дә, кич тә кирәк,

   Ул кирәк әйбер - … ( «икмәк», «и» хәрефе чыга.)

5.Эз салып кара тактага

   Ап-ак куян әйләнә.

   Әйләнгәләп йөри- йөри

   Үзе бәләкәйләнә. («акбур», «а» хәрефе чыга.)

6. Без-без безелдәп,

    Кортлар җыялар мине.

    Салкын тиеп авыртканда

   Дәвалыймын мин сине. ( «бал», «б» хәрефе чыга.)

Килеп чыккан хәрефләрдән балалар сүз төзиләр (Әлифба)

     Әлифба:Нинди сүз килеп чыкты? Менә беренче китабыгызның исеме.Нинди зур шатлык!  Рәхмәт сезгә, балалар!

 Укытучы: Балалар, әйдәгез, «Әлифба» китабына бер җыр җырлап күрсәтик әле.

Җыр: «Әлифба»

1И,Әлифбам,син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле,син туган телемнең

Алтын ачкычы.

2.И,Әлифбам,син кулымда

Балкыйсың нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә

Илтүче ак юл булып.

3. И,Әлифбам,син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

    Әлифба:Менә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

-  Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

- Тавышсыз хәрефләрне әйтегез (ь, ъ)

- Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? ( тартыклар, сузыклар)

- Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, ...

                                          Ашлар тәмле булсын өчен, ...

                                          Йокы татлы булсын өчен, ....

                                          Иң кадерле кеше җирдә, ....

Әлифба.  Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән.

Укытучы:Бәйрәмебезнең икенче кунагын каршы алыйк.(«Математика» дәреслеге керә.)

Математика: Здравствуйте, дорогие ребята! Вы со мной знакомы с самого первого учебного дня. И я хочу испытать вас, проверить ваши знания в математике. Готовы?

1) Раз к зайчонку на обед

Прискакал дружок – сосед.

На пенёк зайчата сели

И по пять морковок съели.

Кто считать, ребята, ловок?

Сколько съедено морковок? (10 морковок)

2) К серой цапле на урок

Прилетели семь сорок.

А из них лишь три сороки

Приготовили уроки.

Сколько лодырей – сорок

Прилетело на урок? (4 сороки)

3) Яблоки в саду поспели,

Мы отведать их успели:

Пять румяных налитых,

Три с кислинкой.

Сколько их? (8 яблок)

4) Задали детям в школе урок:

Прыгают в поле десять сорок.

Восемь взлетели, сели на ели.

Сколько осталось в поле сорок?   (2 сороки)

Молодцы ребята, я очень рад за вас и желаю вам дальнейших успехов.

Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.

Кызыл калфак: Здравствуйте, дети.

Укучылар: Здравствуйте.

Кызыл калфак: Вы узнали меня?

Укучылар: Да, Красная шапочка.

         Кызыл калфак: Откуда вы меня знаете?

Укучылар: Мы про тебя сказку читали.

Кызыл калфак: А знаете,куда я иду?

Укучылар:К бабушке идешь.

Кызыл калфак:Да,ребята,я иду к бабушке. Вот для неё хотела собрать ягоды,грибы. Они не простые, а с заданиями. Поэтому я не могу их положить в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.

( Балалар гөмбә, җиләкләрне алалар. Аларның артына биремнәр язылган).

1.        -Назовите  названия дней недели на русском языке.

2.        -Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.

3.        -Сколько букв в русском алфавите? (33)

4.        -Сколько гласных? (6) Какие они? (а,о,у, и, э, ы)

5.        -Какие  птицы вы знаете?

6.        -Отгадайте загадки:

Идут, идут, а с места не сойдут (часы).  

7. Сам алый, сахарный, кафтан зелёный, бархатный (арбуз).

8. Днём молчит, ночью кричит, по лесу летает, зверят пугает  (филин, сова).

9. -Расскажите мне скороговорки.

Кызыл калфак: Спасибо,ребята! До свидания! Я побежала к бабушке.

Укучылар: До свидания!

  “Әдәби уку” ,”Татар теле”дәреслекләре керә.

Әдәби уку:

Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

Татар теле:         

Исәнмесез, дусларым!

Мин “Татар теле” буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел– иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

4 бала:

Алфавитта булган

Барлык хәрефләр таныш безгә

Хәзер инде жөмләләп тә

Укый беләбез без дә.

5 бала:

Матур язарга өйрәндек,

Сөйләргә дә без оста

Мәсьәләләрне чишәбез

Аз гына уйлыйбыз да.

6 бала: 

 Тәртип безнең парталар да

Чиста пөхтә киемнәр.

Чын укучы син балам дип

Әйтә безгә әниләр.

Укытучы: Безнең әниләр дә бик тырышып «Әлифба» укыдылар. Аларны да бераз сынап карагыз әле.

 Әәби уку:  Универсиада авылы Казанның кайсы районында урнашкан? (Идел буе)

 

       

          Татар теле: Ни өчен балаларның башлары телевизор булган? (киноны күп карагач)

 Әдәби уку:  Ни өчен малайны баһадир дип атаганнар? (батыр булганы өчен)

 Татар теле:  Тукайга да. Җәлилгә дә, Сәйдәшкә дә куйганнар, нәрсә соң ул? (һәйкәл)

  Әдәби уку: Ни өчен Куян Ташбакадан артта калган? (Юлда ятып йоклаган)

Әлифба:

Китәм сездән, балалар,        

Шатланып, горурланып.

Укуның да, язуның да

Төп нигезен бирдем дип.

Минем белән алмашка

Ике дәреслек килер.

Дуслашыгыз, балалар,

Күп итеп җимеш бирер.

7 бала .

Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

8 бала.

Бәхетле мин, Әлифбам,

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

 9 бала.

Кадерле әлифбам                                                

Инде китәсең миннән.                                          

 Әлифбам – беренчесе

Әнием күк кадерлесе.    

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба, Хуш, хуш, Әлифба.

Укытучы:Кадерле балалар! Менә Әлифба белән дә саубуллаштык. Әлифбаны тырышып укыганыгыз өчен  минем сезгә диплом тапшырасы килә.

Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар әти-әниләребез. Сезгә дә  зур рәхмәтемне  белдерәм.

Хөрмәтле әниләр. Хәзер  сүзне сезгә бирик.

Укытучы :  Без инде туган тел һәм татар теле китаплары ярдәмендә белемнәребезне тагын да баетырбыз. Һәрберегезгә уңышлар телим, укучылар! Киләчәктә дә шулай тапкыр, зирәк, намуслы, сау – сәламәт булып үсегез. Киләчәгегез якты, барыр юлыгыз нык булсын кадерле укучыларым!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка утренника "Спасибо, Азбука!"

Дорогие ребята! Поздравляю вас с первой школьной победой, которую вы одержали благодаря старанию, трудолюбию и желанию учиться. Вы выучили все буквы русского алфавита, научились хорошо читать по вашей...

Методическая разработка утренника "Спасибо, Азбука!"

Дорогие ребята! Поздравляю вас с первой школьной победой, которую вы одержали благодаря старанию, трудолюбию и желанию учиться. Вы выучили все буквы русского алфавита, научились хорошо читать по вашей...

Методическая разработка сценария праздника "Прощание с азбукой"

Этот материал поможет учителям первых классов провести с их ребятами весёлый праздник....

Методическая разработка по азбуке тактической подготовки.

Методическая разработка по азбуке тактической подготовки для проведения полевых сборов воспитанников кадетской школы....