Салфеткадан чәчәкләр презентация
методическая разработка по технологии (3 класс) по теме

Мухаметзянова Зульфия Рафиковна

Салфеткадан чәчәкләр презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3kl_dres.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

             Кайбыч муниципаль районы  Шушермә башлангыч   мәктәбе

                           Тема:               

  Салфеткадан    

     чәчәкләр

                 

                         4 класс

                                2 кв.категорияле башлангыч сыйныфлар          

                                                                               укытучысы

                                                            Мөхәммәтҗанова Зөлфия Рафыйк кызы

  Дәреснең максаты: 

1. Салфеткадан роза чәчәге ясарга өйрәтү;

2. Эш урынын әзерләү күнекмәләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә    төшерү;

3. Пөхтәлек,  игътибарлылык,  матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Метод: укытучы сүзе, мөстәкыйль эш.

Җиһаз: үрнәк чәчәк, кайчы, салфетка, тимер чыбык, фломастер

1.Балаларга: кайчы,  салфетка, фломастер, шаблон, тимер чыбык, гади карандаш.


2.Укытучыга: компьютер презентациясе, роза чәчәкләре, язмада “Кызыл розалар” җыры, кайчы, салфетка, тимер чыбык,  фломастер.

  

  1. Оештыру өлеше.

Хәзер сезнең  игьтибарыгызга  бер җыр тәкьдим   итәм. (А.Галимов,  “Кызыл розалар” җыры яңгырый).

   - укучылар, бу җырның исеме ничек, аны кем башкара?

   - бу җырда сүз нинди чәчәк турында бара?

   - роза чәчәге нинди ул?

   - роза чәчәге башка чәчәкләрдән нәрсәсе белән аерыла?

  - роза чәчәгенә охшаш тагын нинди  чәчәкләр һәм куакларны беләсез? (гөлҗимеш) (СЛАЙД 4)

   - Укучылар, сез гөлҗимеш турында тагын нинди мәгълүматлар  беләсез? (укучылар чыгышы )

(“Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган?”Нәкый Исәнбәт  әдәби әкиятен сөйләтү).  

-Чәчәкләр ни өчен кирәк? Тере чәчәкләр елның кайсы вакытында күбрәк? (чәчәкләр турында әңгәмә)

-Чәчәкләр җиребезне бизиләр, күңелләргә ямь өстиләр.

2. Тема, максат белән танышу.

-Ә без бүген якыннарыбызга бүләк итү өчен, салфеткадан роза чәчәге ясарга өйрәнербез. Күңел җылысын биреп, тырышып эшләсәк, тиздән җитәчәк әниләр бәйрәме уңаеннан иң якын кешеләребезгә,  зур бүләк булыр иде. Бәлки безнең ясаган роза чәчәкләре экрандагы кебек тә килеп чыкмас  (СЛАЙД 5), хуш исле дә булмаслар.Тик шулай да үз кулларың белән ясаган бүләктән дә олы бүләк юктыр.  

3.Төп өлеш.

-Укучылар, искә төшерегез әле, без сезнең белән бик күп төрле чәчәкләр ясадык. Чәчәкләр ясаганда без нинди материаллар кулланган идек?   (СЛАЙД 6)

-Бу чәчәкләрне без нәрсәдән ясыйбыз соң?

 -Сез нинди кәгазь төрләрен беләсез?

Эш урынын әзерләр алдыннан экранга карыйк әле.( СЛАЙД 3).Биредә сезнең өстәлегездә   булырга тиешле   әйберләр куелган. Рәсемне карагыз да, өстәлегездәге әйберләрне барлагыз.

 

Балалар, эшкә тотынганчы, без куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтәргә тиеш.(Слайд7)

-Кайчы белән эшләгәндә укучы нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?Эш урыны әзер, кагыйдәләрне искә төшердек,бераз ял итеп алыйк та эшкә тотынырбыз.

          Ф И З М И Н У Т К А                      “ Г Ө Л Ч Ә Ч Ә К Л Ә Р”

 

Сезгә бүген бик тырышып, пөхтә итеп, бер-берегезгә ярдәмләшеп эшләргә туры килер. Эшебезнең эзлеклелеге экранда күренеп барыр.

  Берничә кат салфетка  алабыз, салфетка  өстенә шаблонны куеп карандаш белән сызабыз.

(СЛАЙД 8)

Шаблонны салфетка өстенә куеп, әлеге өлге буенча кайчы белән кисеп алабыз.(Слайд9-10)

Әзер киселгән кәгазьнең кырыйларын маркер белән буяп чыгабыз.

(СЛАЙД 11-12)

Тимер чыбык алабыз, салфетканың уртасын тишеп тимерчыбыкны кертәбез дә башын бөкләп куябыз. (СЛАЙД 13-14)

Ә хәзер беренче кат салфетканы  рәсемдәгечә аерып алабыз да, өскә таба чәчәк формасы ясап күпертәбез. Калган катларын да шулай эшлибез.(Слайд 15-16)

   Балалар, менә нинди матур роза чәчәге  килеп чыкты. Чәчәкне төрлечә бизәргә дә була.(СЛАЙД 17) ул ялтыравыклы булсын өчен лак сиптерергә дә була. Сез дә чәчәгегезне үзегезгә ничек ошый, шулай бизи аласыз.

 

4.Йомгаклау өлеше.

-Укучылар, роза чәчәге матур килеп чыктымы?

-Роза чәчәген ясар өчен без нинди кәгазь кулландык?

-Эшегез үзегезгә ошадымы? Эшнең кайсы этабы авыр булып тоелды?

(Билгеләр  кую.)

 Эшләрне җыеп “Чәчәкләр күргәзмәсе” оештыру, һәр баланың эшенә бәя бирү.

Бу чәчәк бәйләмен теләгән кешегезгә бүләк итә аласыз. Тиздән “әниләр көне” җитә. Иң матур теләкләрегезне әйтеп, шушы чәчәкләрегез белән бәйрәмдә әниләрегезне котлап сөендерерсез.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока и презентация к уроку и презентация к уроку

Разработка урока по родной (башкирской) литературе в 5 классе "Әсикмәк" и презентация к уроку...

Урок по самопознанию "Наши эмоции" + презентация Урок (Риккель Л. И.), презентация (Зайцева С. А.)

Тема: Я и мои эмоции.Цель: коррекция и развитие эмоционально – волевой сферы.Задачи: познакомить детей с эмоциями;  учить определять эмоциональные состояния других людей; развивать умение владеть...

презентация "Мультимедийные презентации, как средство формирования знаний у учащихся" Презентация к защите диплома

МУЛЬТИМЕДИЙНЫЕ ПРЕЗЕНТАЦИИ КАК СРЕДСТВО ФОРМИРОВАНИЯ ЗНАНИЙ У УЧАЩИХСЯ НА УРОКАХ В СПЕЦИАЛЬНОЙ (КОРРЕКЦИОННОЙ) ШКОЛЕ 8 ВИДАсодержание :•Актуальность проблемы•Цель исследования•Объект и предмет •...

Публичная презентация общественности и профессиональному сообществу результатов педагогической деятельности. Формирование УУД в урочной и внеурочной деятельности (презентация)

Презентация. Современные образовательные технологии как один из способов формирования УУД . Проблемно-диалогическая технология. ТЕхнология продуктивного чтения....

Презентация к уроку окружающего мира ,1 класс ,УМК "Школа России" Как путешествует письмо".Презентацию подготовила Евсеева Ирина Викторовна, учитель ГБОУ лицея №408

Из презентации дети узнают какой путь письмо проходит от отправителя к получателю. Поможет детям узнать это Муравьишко и Мудрая Черепаха....

Публичная презентация общественности и профессиональному сообществу результатов педагогической деятельности. Городское методическое объединение . Презентация

Методическая деятельность – управляемый, ресурсообеспеченный процесс совместной деятельности методиста и педагогов по обеспечению условий качественной реализации ими образовательных услуг...

Презентация на тему: "Работа над мелкой моторикой рук в начальной школе Из опыта работы учителя начальных классов «МАОУ СОШ №1 с. Александровское,Александровского района Томской области» Гагиной Ольги Борисовны — Транслит презентации:

Презентация на тему: "Работа над мелкой моторикой рук в начальной школе Из опыта работы учителя начальных классов «МАОУ  СОШ  №1 с. Александровское,Александровского района Томской обла...