праздник светофора
классный час (1 класс) на тему

Галяутдинова Лилия Николаевна

повторение правил дорожного движения

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon svetofor_byrme.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бүлмә юл күренешләре белән бизәлгән. Зал буйлап юл билгеләре куелган, автобус, машина макетлары тезелгән.

 Залга куян белән тиен йөгереп керә. Кулларында туп. Алар шаяралар, кинәт туп тәгәрәп китә, җәнлекләр туп артыннан йөгерә. Шулвакыт инспектор сыбызгы сызгыртып кисәтү ясый.

Инспектор.

Чү, туктагыз, куян һәм тиен!

Юлга йөгереп чыкмагыз.

Карап тора светофор

Ул өйрәтә белмәгәнне:

Игътибарлы булыгыз!

Ул кыскалый күзләрен:

Кызыл, сары, яшелен.

Юлдан чыгарга сезгә

Кирәк бары яшел төс.

Тиен: Ай-яй, без белмәдек, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнмәдек.

Куян. Хәзер инде нишләрбез,

          Әйтегезче, кем соң сез?

Инспектор.

Мин-инспектор. Юлда бик кирәкле кеше. Җәяүле һәм машиналарның хәрәкәтен күзәтәм, ялгыш булса кисәтәм. Эссе җәйдә дә, яңгырлы көздә дә, төн дә, көн дә постта торам. ( куян белән тиен елый башлыйлар).

Инспектор. Дуслар еламагыз, тынычланыгыз.

Тиен: Ничек инде еламаска, без бит юлда йөри белмибез.

Инспектор. Беләсезме, дусларым, мин сезне юл кагыйдәләре иленә чакырам.

Җыр. “Светофор” (В.Вәлиева көе., Г.Шәфигуллина сүзләре)

Светофор булса урам чатында,

Игътибар белән син аңа кара.

Янса кызыл ут, тукта шунда ук.

Алга барырга, димәк, һич юл юк.

Сары ут янса, игътибарлы бул,

Урамда әле ачык түгел юл.

Яшел ут янды – сиңа юл ачык,

Ашыкмый гына урам аша чык.

Инспектор. Менә килеп тә җиттек. (Серле музыка ишетелә, кунакларны светофор каршы ала.)

Светофор. Исәнмесез, дуслар! Мин –Светофор. Юл фәне иленең патшасы.

 Урамнарны күзәтеп,

Ваемсызны кисәтеп,

Чатта торам мин,

Сакта торам мин.

Янып тора 3 күзем,

Әйтеп тора 3 сүзне.

Кузгалма! ди кызыл күз,

Сабыр! дия сары күз.

Я, дусларым, минем турыда тагын ниләр беләсез?

Шигырь “Җәяүлеләргә киңәшләр” М. Галиева сүзләре.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Һәрбер кеше дә белсен.

Җәяүлеләр тротуарның

Тик уң ягыннан йөрсен.

Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка.

Зебра сызыклары кебек

Буялган ул  юл акка.

Юлны аркылы чыукканда,

Башта кара сул якка.

Ә аннары, онытма син

Күз салырга уң якка.

Хәрәкәт күп урамнарда,

Ялгызың гына йөрмә.

Кызыл ут янып торганда,

Каршы якка йөгермә!

Ашыгып йөри күрмәгез,

Беркайчан да шәһәрдә.

Бәлагә һич юлыкмассыз

Сак булсагыз әгәр дә.

Светофор.

Дуслар! Юл фәне иле бик зур . Анда адашмас өчен сезгә “Юл әлифбасы”н бүләк итәм. Бу китап сезгә урамда хәвефсез йөрергә, велосипедта йөргәндә дөрес юл сайларга өйрәтер.

Куян һәм тиен. Рәхмәт

Җыр “Юлларда тәртип булсын” (В.Вәлиева көе һәм сүзләре)

Бер-беребезне хөрмәт итеп

Урамда йөрик әле.

Кагыйдәне бер дә бозмыйк

Син-шофёр, мин- җәяүле.

Урамда, урамда

Шау-гөр килеп уйныйбыз.

Юлларда, юлларда

Бер дә тәртип бозмыйбыз.

 Светофор. Дусларым, юлда йөргәндә игътибарлы булыгыз!

Инспектор.

Ягез,  балалар, кемнәр юл турында мәкальләр белә, әйтеп күрсәтегез.

  1. Юлда йөрергә дә акыл кирә.
  2. Юлга чыксаң, азыгың үзең белән булсын.
  3. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.
  4. Юлга чыксаң уяу бул!

Инспектор. Булдырдыгыз, балалар!

Светофор. Чү, нәрсә булган анда, нинди шау-шу ишетелә?

Сәхнәләштерү “Машиналар бәхәсе”

Юл чатында 4 машина бәхәсләшә башлаганнар: кем беренче булып узып китәргә тиеш?

Йөк машинасы. Мин иб\ң кирәкле машина. Төзелешкә кирпечләр илтәм. Мине төзүчеләр көтә.

Автобус. Юк, иң кирәклесе мин. Пассажирларны ял итәргә алып барам.

Юл чистартучы машина. Сез нәрсә бәхәсләшәсез? Беренче булып мин узарга тиеш. Чөнки мин урам себерәм, тузан булмасын дип, юлга су сибәм.

Иң кечкенә машина. Алга мине үткәрегез! Мин туңдырма алып барам.

Инспектор. Сез барыгыз да бик кирәкле. Ягез, светофорга карап юл алыгыз.

Светофор

Ягез, дуслар, сезнең тапкырлыкны тикшереп карыйк әле.

( конверттан табышмаклар ала)

Ике көпчәкле арба

Атсыз да алга бара. (велосипед)

Кылга асылына, тимергә таяна,

Утыртып чаба теләсә кая ( Трамвай)

Алма дисәң, алма түгел,

Агачта сыман үзе.

Кызыл, сары, яшел төсле

Бер-бер артлы кыса күзен. (светофор)

“На” дисәң, йөрми,

“Трр!” дисәң, туктамый,

Печән салсаң ашамый,

Койрыгын борсаң,

Кычкыра-кычкыра чаба. (машина)

Светофор

Булдырдыгыз, тагын бер сынауны үтәдегез.

Куян. Әй, тиенкәй, кил әле. Монда әллә нинди рәсемнәр бар. Ни өчен куйганнардыр?

Тиен. Белмим шул.

Инспектор.

Я, балалар, сөйләп күрсәтик әле, нәрсә аңлата икән бу юл билгеләре.

Тиен. Һич аңламыйм, бу нинди билге?

Бала.

Бу әһәмиятле билге-

Димәк, кирәк игътибар.

Шофер иптәш, машинаңны

Акрын гына алып бар!

Куян.

Ә менә кызык,

Нишләп монда сызык?

Бала.

Бу билге кисәтә:

Кайгы була күрмәсен

Монда җәяүле йөрмәсен!

Тиен.

Бу билге турында

Минем беләсем килә.

Өчпочмакта балалар

Ник йөгереп баралар?

Бала.

Ул кисәтә шофёрларны

Акрын, игътибар!

Якында гына балалар-

Мәктәп, бакча бар.

Куян. Күзләремә ышанмыйм,

           Нишләп монда батарея?

Бала.

Мин моны күптән аңладым,

Бу дуслар шлагбаум.

Тиен. Ах, нинди матур рәсем!

Бала.

Бу билге кисәтә-

Светофорга карап йөр.

Куян.

Ә монысы нинди билге?

Бала.

Менә, дуслар, бу билге

Җәяүлене яклый

Курчак белән бу юлны

Безгә чыгарга ярый.

Светофор.

Менә дуслар, юлда йөргәндә һәрвакыт юл билгеләренә карап йөрегез, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез.

Инспектор.

Светофорның күрсәтмәсен

Курыкмыйча тыңлагыз.

Һәрбер юлның кагыйдәсен

Дөрес итеп үтәгез.

Светофор. Мин сезгә һәрвакыт хәвефсез юллар гына телим.

ТР Кукмара районы Зур Кукмара гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе

Светофор бәйрәме

сыйныфтан тыш чара

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде

2010-2011 уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник "Путешествие в страну Светофорию"

Данный праздник способствует с помощью разных методов и приёмов изучать правила дорожного движения....

Праздник «Светофора»

Цели: Способствовать осознанию важности соблюдения ПДД;Закрепить полученные ранее знания и представления о дорожных знаках; Развивать умение контролировать своё поведение; воспитывать такие ...

Сценарии праздников "Масленица", "Светофор", викторина "Зимняя сказка", викторина "Весёлая математика"

Сценарии праздников были созданы на онове игровых, здоровьесберегающих технологий. В них использовано много игровых заданий: пословицы, загадки, ребусы, весёлые стихотворения. Во всём ходе занятия раб...

Сценарий праздника для начальной школы."В гостях у светофора."

Праздник посвящен правилам дорожного движения....

Внеклассное мероприятие "Праздник Светофора".

Праздник Светофора знакомит младших школьников с основными правилами дорожного движения. Его можно проводить также среди ребят младших отрядов  в лагере....

Занятие Праздник по правилам дорожного движения "Мой друг Светофор". Презентация к празднику "Мой друг Светофор".

В современном городе движение весьма оживленное даже на небольших улицах. И без знаний правил дорожного движения в большом городе просто не выжить! Хорошо, если родители научат ребенка вест...

Праздник Светофора.

Знай и соблюдай правила дорожного движения!...