Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге
классный час (3 класс) по теме

Классный час   Дуслык бит ул-тормыш үзәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslyk.docx95.1 КБ

Предварительный просмотр:

Кайбыч муниципаль районы Шушермә башлангыч  мәктәбе

Дуслык бит ул-    

     тормыш  

             үзәге 

                                  ( Класс сәгате  эшкәртмәсе)

                       

   башлангыч сыйныф укытучысы   Мөхәммәтҗанова Зөлфия

Тема: Дуслык бит ул – тормыш үзәге.

Максат:

  1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
  2. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.
  3. Татар мәкальләре аша үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  ноутбук, видеопроектор

Уен барышы.

Алып баручы.  Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Без бүген сезнең белән 1 сыйныф укучыларының "Дуслык көне"нә җыелдык.

Әйе, әле менә быел гына сез беренче тапкыр мәктәпкә килдегез, белем йортына аяк бастыгыз. 4 ел дәвамында, сез шушы мәктәптә, шушы классташларыгыз белән бергәләп белем алырсыз, аралашырсыз. Уку, белем алу җиңел булмас, тикмәгә генә татар халкында "Уку- инә белән кое казу" димәгәннәр. Уку кайберләрегезгә җиңелдән бирелер, ә кайберләрегезгә тырышырга кирәк булыр. Дөнья булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин, укудан тыш төрле проблемалар, кыенлыклар очрарга мөмкин. Бу очракта, безгә ярдәмгә әти- әниләрегез, апа- абыйларыгыз, дусларыгыз килә. Кыенлыкларны, кайгы - күңелсезлекләрне, укудагы авырлыкларны бары тик бер-берең белән дус-тату, бердәм булганда гына, бер - береңә ярдәм иткәндә генә, тәртипле, әдәпле булганда гына җиңеп чыгарга мөмкин.Тикмәгә генә татар халкында:"Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле", "Ялгыз ял күрмәс, күмәк ару белмәс", "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар" кебек мәкальләр яшәп килми.

1 сыйныфында 5 бала: 4 кыз, 1малай. Сез хәзер 1 колектив, 1 гаилә. Ничә ай уку дәверендә, сез дуслашып, туганлашып алдыгыз. Ата - аналар, абый - апалар, укучылар 1 гаилә булып яши башладык. Хәзерге зур очрашуыбызда бу дуслык тагын да тирәнәер дип өметләнәм. Әгәр сезнең бүген йөзләрегез балкый,  кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшегез дә, укуыгыз да җиңелрәк булыр.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә,

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

Алып баручы . Уенда  ике команда катнашачак. Әйдәгез, кичәбезне башлаганчы,  уеныбызның девизын бергәләп, кулга-кул тотынышып  кабатлыйк әле.

Галәмнең серләрен белергә,

Укырга, эшләргә, төзергә.

Дус булып яшик без гомергә,

Атлыйк без гел бергә, гел бергә.

Алып баручы  Бүгенге "Дуслык көне"нә без кунаклар  чакырдык. Хәзер бергә бәйрәмебезнең икенче өлешен башлап җибәрәбез, (жюри сайлау, уенның тәртибе белән таныштыру,  командаларның бер -берләрен сәламләве).

1 нче уен. “ Бу рәсемдә нинди сүз яшерелгән”  дип атала. Игътибар белән рәсемгә карагыз, анда сурәтләнгән предметлар атамасының  беренче хәрефен алып, килеп чыккан сүзне укырга кирәк.

 

2 нче уен. “Бирелгән сүздән кем иң озын сүз төзи?”

Д У С Л Ы К

3 нче уен. “Шушы хәрефләрдән кем күбрәк сүз төзи?”

Т, П, И, К, У, Д,  С, Л, А,  +

МУЗЫКАЛЬ  ПАУЗА

4 нче уен. “Мәкальләрне дәвам ит”.  

Йөз сум акчаң булганчы,

Кош канаты белән,    

Дустың булмаса – эзлә, тапсаң -

Иптәшең үзеңнән -

Дуслыкта, бердәмлектә

йөз дустың булсын.

кеше дуслары белән көчле.

югалтма.

яхшы булсын.

көч.

5 нче уен. “Дусларын табарга ярдәм ит”.

1. Шаян, шук борындыклар: Чип һәм  ..............(Дейл).

2. Мәрхәмәтле Белоснежка һәм ..........................(җиде гном).

3.   Тапкыр Винни Пух  һәм ..............................(Пятачок).

4. Крокодил Гена һәм .......................................(Чебурашка).

6 нчы уен. “Шаян сорауларга җавап тап!”

1.Көн белән төн нәрсә белән тәмамлана? (" Н " хәрефенә тәмамлана)

2. .Бер тавык - тавык, ике тавык нәрсә? (тавыклар).

3. .Күлмәкне урталайга бүлгәч нәрсә була? (күл һәм мәк).

4. 1 кг тимерме, 1 кг мамык авырмы?(тигез).

5.  .Сыер нигә ята? (утыра алмаганга).

6. Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый?(күләгәсен).

    7 .Бер имәндә 3 ботак, ботак саен 3 әр алма, барлыгы ничә алма? (имәндә  

    алма булмый).

8. Әфлисунның беренче яртысы нәрсәгә охшаган?(икенче яртысына).

9. .Мәче нигә йөгерә?(очар иде, канаты юк).

10.Чыпчык үзен кош дип атый аламы?(юк, чөнки ул сөйләшә белми).

11. Кайсы ай исеме иң кыска?(май).

12. .Нинди сәгать вакытны тәүлеккә бары тик ике тапкыр гына дөрес күрсәтә? (туктаган сәгать)

13. Сакалын кыру өчен кемнең акчасы юк? (кәҗәнең)

14. Әбидә берәү, бабайда икәү. Ул нәрсә? (б хәрефе).

7 нче уен. “Кем күбрәк белә?”

Һәр командадан бер кеше чыга. әкрен генә атлый, атлаган саен “матур сүзләр” әйтә.

Алып баручы.

  1. Балалар, сез кемнәр?
  2. Укучылар.
  3. Сез ниндиләр?
  4. Дуслар
  5. Уңганнар.
  6. Сөйкемлеләр.
  7. Ләззәтлеләр
  8. Ышанычлылар.
  9. Көчлеләр
  10. Хәзер безнең коллективта, узара нәрсә булырга тиеш?
  11. ДУСЛЫК

АНТ КАБУЛ ИТҮ

Бергә:   Тырыш булырга, Ялкауланмаска,

              Артка калмаска!

Тәрбияле булырга, Тәртипсезләнмәскә,

Ярдәм итәргә!

Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшәргә,

Сезнең алда вәгъдә бирәбез,

Әйдәп барырга, дус булырга, Уңышка ирешергә.

(Күмәк җырлы - бию "Вуги - вуги", татар халык уеннары, биюләр)

Нәтиҗә чыгару, бүләкләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты

«Кем  миллионер  булырга  тели?» уенының  эчтәлеге (тестлар  белән  эшләү)....

Ачык дәрес "Чәчәкләр- тормыш яме"

укучыларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәтү; мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү; укучыларны пөхтә итеп эшләргә өйрәтү; кеше тормышынд...

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...

Китап- тормыш көзгесе

Китапның килеп чыгу тарихы белән таныштыру...

СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ БАТЫРЛЫК

Патриотик тәрбиягә карата материал...

Рафаил Төхфәтуллин иҗатында халык тормышы

“60-80 еллар прозасында сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыл тормышы шак-тый  киң  яктыртылды. Монда урта буын  дип йөртелгән прозаикларның  роле  зур.Р.Төхфәтуллин-шул буынның ...