план занятия кружка" тукымадан чәчәкләр"
методическая разработка (4 класс) по теме

план занятия "Тукымадан чәчәкләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_zanyatiya.doc263 КБ

Предварительный просмотр:

         

               Кайбыч муниципаль районы  Шушермә башлангыч  мәктәбе

   

                                                  Түгәрәк җитәкчесе:  IIкв. категорияле  башлангыч      

                                                  сыйныфлар  укытучысы  Мөхәммәтҗанова  З.Р.

 

   Тема: Тукымадан   чәчәкләр.

  Максат:  -тукыма кисәкләреннән  чәчәкләр ясарга өйрәтү.

                  -Эш урынын әзерләү күнекмәләрен камилләштерү.

                  - Пөхтәлек, сакчыллык, игътибарлылык, матурлыкка  омтылыш      

                   тәрбияләү.

              - балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһаз:   (балалар өчен)  инә, җеп, кайчы,  тукыма кисәкләр  (укытучы өчен):              

                 презентация

                                                        Эш  барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1.  Исәнмесез, кызлар!  
  2. Түгәрәк эшен   башлаганчы   безгә сезнең белән танышып чыгарга кирәк. Танышу өчен  менә бу матур курчак ярдәмгә килер. Курчакны бер-беребезгә чылбыр ярдәмендә биреп,  үзебез белән таныштырырга кирәк булачак.  Башлыйбызмы?
  3. Мин -  Зөлфия Рафыйк кызы, Борындык урта мәктәбенең “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе. Мин бәйләргә, тегәргә, җырларга, кыскасы,  кул эшләрен  яратам.
  4. Ә хәзер үзегез белән таныштырыгыз. (исемегезне әйтеп,  курчакны  бер-берегезгә җибәрәсез).
  5. Менә таныштык  та.
  6. Димәк,  сез  нинди түгәрәккә килгәнегезне аңладыгызмы?

       2. Балалар, ә хәзер  мин сезгә бер  табышмак әйтәм.

           Патша түгелмен,  таҗым бар,

          Кешеләргә бирер  назым бар.  (чәчәк).

     Мин сезгә чәчәк, гөл  рәсемнәрен күрсәтәм, ә сез кул күтәреп  аларның    

  исемнәрен әйтерсез.

                            

           тузганак         ала  миләүшә    ландыш(энҗе чәчәк)            Ромашка

                                                                  

           роза(гөлчәчәк)              яран (пеларгония)         Умырзая

     

 “Яшәр өчен кояш, ирек  һәм кечкенә генә чәчәк кирәк”- дигән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсен. Әйе , чәчәкләр - борын-борыннан ук тормышыбызның аерылмас юлдашы.

         Чәчәкләр –кешеләр арасындагы гаҗәеп арадашчылар, аларга иң нечкә хисләреңне ышанырга була. Чәчәкләр үстерүче кеше үзенә һәм башкаларга сөенеч китерә. Чәчәкләрне ярату- дөньяны ярату, җирне ярату дигән сүз ул.

   Балалар , ә сез бакчагызда чәчәкләр үстерәсезме соң?

   Балалар, чәчәкләр үстерегез, чәчәкләрне яратыгыз.

Без хәзер сезнең белән чәчәкләр турында сөйләштек. Димәк, без бүген нәрсә ясарга өйрәнәчәкбез инде?  (чәчәкләр)

Балалар, ә чәчәкләрне нәрсәләрдән ясарга мөмкин соң? (Кәгазьдән...тагын  нәрсәләрдән ясап була икән чәчәкләрне. Карагыз әле .  слайд 2)

3. Димәк, без бүген сезнең белән тукымадан чәчәкләр ясарга өйрәнербез..

 Моның өчен безгә нәрсәләр кирәк булачак: материал кисәкләре(капрон, органза) кайчы, энә, җеп, шаблон, карандаш яки маркер.

Чәчәкне ясау тәртибе.

  1. шаблон ярдәмендә тукымага түгәрәкләр сызабыз.
  2. Сызган түгәрәкләрне кисеп чыгабыз.
  3. Түгәрәкне алып урталайга бөкләп, атлатып тегеп чыгабыз.
  4. Беренче катка шундый биш түгәрәк тегеп,  җыйдыртабыз.
  5. Беренче таҗ белән соңгы таҗны тегәбез.

  1. Шул тәртиптә икенче кат таҗларны тегеп чыгабыз.
  2. Ике кат таҗны беркетеп тегәбез.
  3.  Чәчәкнең уртасына төрле төймәләр тегергә була.

 Йомгаклау.

 Балалар, менә нинди матур чәчәк  килеп чыкты. Сезгә ошыймы соң инде?

Балалар, бу чәчәкләрне кайларда кулланырга була?(күлмәк бизәү өчен, заколка итеп ясарга була, ободокка, сумкаларга  ябыштырырга була.

Балалар, кулдан  ясалган  әйберләр хәзер  кыйммәт бәяләнә.

Безнең эшебез дә матур килеп чыкты. Димәк, сезнең бүгенге  эшегез дә яхшы бәяләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План занятий по математике

План занятий по математике...

План занятия «Практическая работа по изготовлению цветов из ткани – розы. Мифология розы»

План занятияТворческого объединения «Рукодельница»Педагог дополнительного образования Фуника Л.А.Тема занятия выбрана из учебной программы творческого объединения «Рукодельница» первого года обучения....

Валеологический кружок. Планы занятий.

Предлагаются разработки кружковых занятий, направленных на формирование навыков ЗОЖ у учащихся. Материалы можно использовать и на уроках окружающего мира при изучение темы "Человек" в 3-4 классе....

Конспект-план занятия по логопедии.

Материал по проведению логопедического занятия....

Перспективный план занятий в старшей группе

Перспективный план занятий в старшей группе...

план занятия по танцу "модерн"

конспект занятия по танцу "Модерн"(2-й год обучения) для начальной школы...