Татарстан дәүләт символлары
классный час по теме

Укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру    

  Символларга сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_dult_simvollary.docx18.2 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан дәүләт символлары.

Максат: 

 

  Укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру    

  Символларга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһаз:  Татарстанның дәүләт флагы, гербы рәсемнәре, гимн язылган диск.

Тәрбия сәгатенең барышы:

  1. Сез кайдан ,-дип сорыйсыз.

-Без Казаннан, Иделдән.

Идел- эчкән су булыр.

Иделдә иген иккән

Яшәгән көнен иткән

Татарстан шул булыр.

  1. Сез кайдан ,-дип сорыйсыз.

-Без Казаннан.Казанны

Идел кичкән шул белер.

Урамнары ак ташлы,

Җырлый Сәйдәш, Такташны –

Татарстан шул булыр.

  1. Татар иле Татарстан,

Син яңадан калыктың.

Син-рухы , көче намусы

Татар дигән халыкның...

  1. Һәр дәүләтнең үзенә генә хас символлары була.

Флаг, герб, гимн.

  1. Яшелле, аклы, кызыллы

Туган илем әләме.

Кул изәгәндәй җилфердәп,

Ул дөньяны сәламли.

  1. Сәламли ул һәр кешене,

Һәр дәүләтне, халыкны-

Ул җирдәге байракларга

Тигез булып калыкты.

  1. Төсләренең мәгънәсен дә

Ул беркемнән яшерми-

Ирек, өмет билгесе дип

Җилфердәтә яшелне.

  1. Кызылны – кан һәм яшәү дип

Электән таный халкым.

Кызыл төс -әләмдә шатлык

Билгесе булып балкый.

  1. Ак тасма –безне бәхеткә

Илтә торган туры юл.

Ак сөлге кебек кунакчыл,

Пакъ сөт төсле изге юл.

10.Ниятебез –дустанәлек!

Куәтебез җитәрлек...

Әләмне без аңа иң саф

Мәгънә биреп күтәрдек.

11.Татарстан Дәүләт флагы 1991 нче елның 29 нчы ноябрендә ТССР Югары Советы тарафыннан раслана. Флаг яшел, кызыл, ак төстәге буйлардан торган дүртпочмаклы тукыма. Яшел һәм кызыл төсләре бертигез киңлектә. Ак буй уртада урнашкан . Флагның буе иңеннән ике тапкыр зуррак. Флагның авторы Тавил Хаҗиәхмәтов.

12. Татарстан дәүләт гербы флагтагы төсләрдән башкарылган. Ул түгә- рәк рәвешендә. Гербның үзәгендә-кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән,янтавында түгәрәк калкан булган ак барс сурәтләнгән. Ул кояш түгәрәгенә татар милли орнаменты һәм лалә чәчәге төшерел- гән, аскы өлешенә  “ Татарстан” дип язылган кайма белән уратып алынган.

12.Канатлы барс – уңдырышлылык билгесе. Татарстан Республикасы гербында ул исә республика гражданнарын, анда яшәүче барлык халыкның яклаучысы дигәнне аңлата. Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен һәм канат астындагыларны якларга әзер торуын күрсәтә. Барсның сул янтавындагы түгәрәк калкан да шуңа ишарәли.

13.Таҗ яфраклары җөп санынча булган кашкарый- астра чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне символлаштыра.

14.Гербның өске өлешендә лалә чәчәге. Ул Татарстанның яңаруын, үсәргә, чәчәк атарга омтылуын гәүдәләндерә.

15.Дәүләт гербының авторы Назыйм Ханзафаров, иҗат коллективы җитәкчесе Татарстан халык шагыйре Ренат Харис.

16.Гимн – грекчадан “тантаналы  җыр” дигәнне аңлата. Ул мәгълүм бер вакыйгалар уңаеннан башкарыла. Һәр дәүләтнең үз гимны бар.

17.Татарстан Дәүләт Гимны композитор Рөстәм Яхин музыкасы нигезендә эшләнә. Аны симфоник оркестр өчен Рубин Абдуллин эшкәрткән. Гимн Татарстан Республикасы Югары Советының 1993 нче ел, 14 нче июль карары нигезендә раслана.

18. Гимн хөкүмәт җитәкчеләрен каршылаганда, һәйкәлләр ачканда , бәйрәмнәрне ачканда һәм япканда, спорт уеннарын башлау тантаналары алдыннан башкарыла.

19.Дәүләт гимны башкарылганда, анда катнашучылар, гимнны баскан килеш, ир-атлар исә баш киемнәрен салып тыңларга тиеш.

20.Дәүләт символларына карата ихтирамсызлык күрсәткән кешеләргә штраф салына.

21.Дәүләт символлары илнең, халыкның үзенә хас үзенчәлекләрен, аның гасырлардан килгән традицияләрен, уй-хыялларын гәүдәләндерә. Шуңа күрә дәүләт символларын хөрмәт итәргә, кадерләп сакларга кирәк  

Гимн яңгырый.

Татарстан дәүләт

символлары.

(сыйныф сәгате)

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

Россия һәм Татарстан символлары буенча парламент дәрес.

Россия һәм Татарстан символларын искә төшерү...

Парламент сәгате. Тема: "Татарстан Республикасының символлары"

Парламент сәгате. Тема: "Татарстан Республикасының символлары"...

Парламент дәрес. Туган илебез символлары.

Парламентский урок для учащихся начальных  классов....

Безнен символлар

Безнен символлар...

Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан")

Открытый урок " Туган җирем- Татарстан"для 4 класса...