Гаиләм - ныклы терәгем
классный час (1 класс) по теме

Шафигуллина Лилия Асхадулловна

гаиләгә багышланган тәрбия сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgate.docx18.61 КБ
Файл syynyf_sgate.docx18.61 КБ

Предварительный просмотр:

         Тәрбия  сәгате

  “Гаиләм-ныклы

       терәгем 

                                                                      Шафигуллина Л.А.

                         2012-2013 нче уку елы.

Максат: -  Әти-әниләргә, өлкәннәргә, туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булу; кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:  кәгазьдән кисеп ясалган йөрәк рәсемнәре, йөрәк-шар, гаилә альбомы, язмалар, укучыларның рәсемнәре, “Пар канатым” җыры язмасы.

                     Сыйныф сәгатенең барышы.

  1. Психологик уңай халәт тудыру. Кәефләрегез ничек? Елмаеп карагыз әле бер-берегезгә, барыгыз да матур, күркәм.
  2. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, Г.Тукайның бер шигырен искә төшерик әле. ( “Безнең гаилә” шигыре)

- Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

- Шигырьнең исемен кем әйтә ала? Әйе, бик дөрес. Димәк, бүгенге сыйныф сәгатендә без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

– Сез гаилә төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

- Әйе, гаилә - бик тирән мәгънәле сүз ул. Без үзебезне гаиләдә иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай- гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.

-“ Кайда минем гаиләм?” уенын уйнап алабыз. (Тактада дүрт җөмлә)

1. Әбисе бар, бабасы юк, әти-әнисе, үзе һәм яраткан энесе белән бик дус һәм тату яшиләр.(Диния)

2. Сыйныфыбызның иң күп кешеле гаиләсе.Әби-бабасы, әти-әнисе, үзе һәм яраткан игезәк сеңелләре белән бик матур гомер итәләр.(Илсаф)

3.  Гаиләдә алар дүртәү.Яраткан әти - әнисе,апасы һәм үзе, ягъни сыйныфыбызның иң сөйкемле кызы.(Айгөл)

4.  Абыйсы бар, энесе юк, ә гаиләдә алар дүртәү.(Азалия)

5. Оста куллы, акыллы абыйларга иң бай энекәш ул. Әти-әниләре берсеннән-берсе чибәр өч улларына карап сөенеп туя алмыйлар.(Айрат)

6. Сыйныфыбызның иң чая, шаян, тиктормас малае ул. Җырга, моңга сәләтле бабасы һәм супер әбисе бар аның. Әти-әнисе, бик акыллы, сабыр апасы булуы белән дә бик бәхетле ул.(Дәнис)

7. Аңа һәрвакыт ярдәм итәргә торучы әби-бабасы, өзелеп яратучы әти-әнисе, үзе һәм кечкенә энесе  белән алты кешеле гаилә булып бик бәхетле яши алар.(Зәринә)

8. Яңа матур йортка күченсәләр дә, яраткан әби-бабасыннан аерылу бик кыен булгандыр аңа. Ә хәзер дүртәү яшәп яталар. Әти-әнисе, апасы һәм үзе.(Әмир)

Мин сезгә үзегезнең гаиләләрегез турында сөйләргә әзерләнеп килергә куштым. Хәзер кайберләрегезне тыңлап карыйк әле.(укучылар сөйләве)

- Бик дөрес, укучылар. Дөньяда иң якын, иң газиз кешеләр- әти-әниләр. Алар һәрвакыт безнең янда. Әниләр безне йомшак куллары, назлы карашлары һәм киң күңелле булулары белән шатландырса, әтиләребез көчлелеге, батырлыгы һәм уңганлыгы белән үрнәк булып тора. Алар безне җил-яңгыр тидермичә, кадерләп тәрбияләп үстерәләр.

Әмма тормышта кайбер гаиләләрдәге кешеләр арасында узара күңелсез хәлләр дә була. Мәсәлән, әти-әнине тыңламыйча киенеп йөрмәгәннән, әби-бабайларга каршы сүз эндәшүдән, ике туган әйткәләшүеннән, хәтта сугышуыннан күңелсез хәлләр булырга мөмкин.

Сез, укучылар, барыгыз да гаиләләрегездә әйбәт, тәртипледер. Әти-әниләрегез белән яхшы мөгалләмәдәдер.

3.Без сезнең белән әкиятләр,  шигырьләр укыдык. Искә төшерик әле, кайсы әсәрләр гаиләдә әти-әниләрен тыңламаучы балалар турында?

- “Сак-Сок “ татар халык бәете, А.Алиш. “Куян кызы”, “Чукмар белән Тукмар”, Г.Тукай. “Су анасы”.

(Бер укучы “Куян кызы” әкиятен сөйли)

- Ә хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китим әле. “Булган ди, бер ана, ул үзенең малае белән генә яшәгән ди. Ул, улы начарлык эшләгән саен, тактага кадак кага барган ди. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадаккаигътибар итә һәм әнисе янына килә.: “Әни, нигә син шулай күп итеп кадак кактың?”-ди.

“Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, синең һәрбер начар эшең шушы кара тактага тезелеп киткән”- ди әнисе.

Улы уйга кала һәм үз-үзенә сүз бирә. Сез ничек уйлыйсыз, нинди сүз икән ул? (Укучыларның җаваплары).

“Әнием-әнием минем, кичер мине,

Зинһар өчен, гафу ит инде,

Синең каккан һәрбер кадагыңны

Яхшы гамәл кылып алырмын.”

- Ә нинди яхшы гамәлләр эшли алыр икән ул?

(Һәр яхшыэш эшләгән саен, бер кадак алынып барыла.)

- Менә ул ир уртасы булып җитешә, әнисе дә олыгая. Әнисе янына килә дә: “Әни, кара әле, тактада бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен, берсен ала бардым, начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем,”-ди

-Уйлап карагыз әле, әнисе нәрсә дип җавап бирде икән?”

- ...

- “Улым, син күп яхшылыклар эшләдең һәм шулай итеп начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик кара әле тактада никадәр кадак эзе калган”.

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу эзләр нәрсәне аңлата соң? (Начарлыкны эшләмәскә кирәк, чөнки күңел ярасы төзәлми. Бигрәк тә әти-әнинең хәтерен калдырырга ярамый).

“Кара такта бушап калды,

Сизелми дә кадак эзләре,

Ана күңеле барыбер җәрәхәтле

Тырнап тора кадак эзләре.”

- Әйе, начарлыкның эзләре беркайчан да җуелмый, начарлык кылырга, ата-анага күңелсезлекләр, борчулар китерергә ярамый. Авыр чакларда ата-ана баланың ярдәмен тойса, алар үзләрен иң бәхетле кеше итеп саный.

Үзенең ялгышын аңлап, бала төзәлде. Бу бик яхшы күренеш. Безнең әниләребез әйбәт, кадак кагып бармыйлар, ләкин начарлыклар эшләмәскә тырышырга кирәк. Кайчагында елыйбыз, начар билгеләр алабыз, тиз арада бу ялгышларны төзәтергә кирәк.

III. Рефлексив йомгак.

-Бүгенге сыйныф сәгатен күренекле язучы М.Гафуриның “Ата-ана” шигыре белән тәмамлыйсы килә.

- Бала үзен әти-әнисенә ни өчен бурычлы дип саный? Ул әти-әнисенә нинди матур сүзләр әйтә?  

Ата-ана.

 - Сез дә әти-әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтә аласыз?

- Мин сезгә төрле төстә ясалган йөрәк рәсемнәре өләшәм. Бу йөрәкләргә әти-әниләрегезне ярату хисен белдереп, матур сүзләр һәм теләкләр язарсыз. Чөнки йөрәк- безнең бөтен уй-кичерешләребезне, борчуларыбызны, шатлыкларыбызны, мәхәббәтебезне саклап тора. (Укучылар “йөрәк”ләргә матур сүзләр яза.) Бу йөрәкләрне әти-әниләргә тапшырырбыз.

 -Әти-әниләргә, туганнарга мәрхәмәтле, итагатьле, игелекле булыгыз. Игелек беркайчан да җирдә ятмый, аның савабы үзегезгә әйләнеп кайтыр.

  Игелек эшләгәндә тирә-яндагыларның да күңелләре була, алар да безгә игелек, бәхет тели. Аларның йөрәкләре шатлык хисеннән тула. Карагыз әле, безнең изге уйлардан да, гамәлләрдән дә бәхеттән елмаючы “йөрәк” барлыкка килде.

 Җир йөзендә бөтен кеше дус һәм иптәш, изге теләктә булу кирәк. Әйдәгез, бу шарга изге теләкләр язып күккә очырыйк, аны алган кешегә үзебезнең яхшы теләкләребезне телик.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...