парламент дэрес
классный час (4 класс) по теме

Ситдикова Эльвира Ильдусовна

тэрбия сэгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon parlament_dres.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

                 Парламент дәрес.  Туган илебез символлары.

Безнең бүгенге дәресебез, күргәнегезчә,  үзенчәлекле.Без сезнең белән Россия һәм Татарстанның символлары турында сөйләшербез. Ә бу инде илебезнең тарихы да , бүгенге көне дә.Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыра. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы – дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәбәтнең һәм горурлыкның чагылышы.

Символлар турында сөйләшә башлаганчы,  бер укучы картадан Россия Федерациясенең территориясен күрсәтсен әле. Дәүләтнең башкаласын күрсәтегез һәм исемен атагыз.

Татарстан Республикасы территориясен картадан күрсәтегез. Татарстанның башкаласын күрсәтегез һәм исемен атагыз.

Менә минем кулымда Россиянең  һәм Татарстанның  дәүләт гербы һәм флагы. Шуларны классыбызның стенасына беркетик әле. Кайсысы уң якка , кайсысы сул якка куелыр? (Җаваплар тыңлана.)

Дөрес , Татарстанның символларын уң якка, Россиянең символларын сул якка куярбыз.(Символлар беркетелә.Ә сезнең  гербны кайларда күргәнегез бар? Флаг кайчан куела? )

Башта Татарстан  флагы, гербы, гимны турында сөйләшик, белемнәрегезне ачыклыйк.  Татарстан Республикасы флагы ТР дәүләт символы булып тора.Ул 1991 нче елның 29нчы ноябрендә ТР Югары Советының карары нигезендә расланды.Дәүләт флагы яшел, ак, кызыл төстәге горизонталь буйлардан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт.Ак буй флаг киңлегенең 1\15 өлешен тәшкил итә, ул яшел һәм кызыл төстәге бертигез киңлектәге буйлар арасында урнаша.Яшел буй өстә була.

  • яшел – яз һәм яңарыш төсе;
  • ак – чисталык төсе;
  • кызыл – җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш төсе.

 

Татарстан Республикасы гербы  ТР дәүләт символы булып тора. ТР Югары Советының карары1992нче  елның 7нче  февралендә расланган.

ТР Дәүләт гербы Татарстан  флагы төсләрендә башкарылган; ул түгәрәк формасында.

Гербның үзәк образы – канатлы барс – борынгы заманнарда уңдырышлылык тәңресе, балалар яклаучысы.ТР гербындагы барс – республика гражданнарының һәм аның барча  халкының яклаучысы.

Барс кояшның кызыл дискы җирлегендә сурәтләнгән. Кояш - борынгы заманнарда бик күп халыкларның төп тәңресе. Татарстан гербындагы  кызыл кояш игелеклелек билгесен,  уңышны, бәхетне, тормышны аңлата.

Барсның сул янтавында – ТР  гражданнарының хокукый, икътисади, төрле яктан якланганлыгын аңлатучы түгәрәк калкан.

Җөп саны таҗ яфраклары булган кашкарый чәчәге - мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомерлекне, озын гомер теләүне символлаштыра.

Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе – ул югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә. Бу шулай ук хәрәкәтне (эшне)”уң аяктан” башлауны, Татарстанның яңарыш юлында хәрәкәтен игелекле башлавын аңлата.

Барсның үткен тешләре  һәм тырнаклары аның үз –үзен дә, канат астындагыларны да яклау сәләтен күрсәтә.

Барс канатларының җиде каурые  җирдә дә, күктә дә  яклау көченең колачын символлаштыра.

Барсның койрыгын тотышы аның кәефе шәп, дустанә булуын аңлата.

Татарда үсемлекләрдән ясалучы популяр орнамент һәм лалә чәчәге табигатьнең язгы уянуын гәүдәләндерә һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.

Өч алтын боҗра гербны өч мәртәбә уратып алган. Алар бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясен чагылдыралар.

Төсләрнең символик мәгънәсе:

  • алтын төс - нәфислек, матурлык, Татарстанның бай булуы;
  • яшел төс - яз яшеллеге, Татарстанның яңарышы;
  • ак төс - Татарстан гражданнары ниятләренең изге булуы;
  • кызыл төс - җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш, Татарстанның яшәү сәләте.

  ТР гербының авторы- Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы  Риф Фәхретдинов.

Нәрсә ул гимн? Гимнны кайларда уйнаталар һәм аны ничек тыңларга кирәк? (җаваплар)

ТР Дәүләт гимны ТР Законы белән расланган, оригиналы ТР Дәүләт Советында  саклана.Гимнның авторы - күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин.

Әңгәмәбезнең икенче өлешендә  Россия дәүләтенең символларыннан берсе -  Россиянең флагы турында сөйләшик. Аңарда нинди төсләр урын алган әле? Дөрес,  ак, зәңгәр, кызыл. Ак төс - чисталык,  пакълек төсе ; зәңгәр - күк төсе; кызыл – кан төсе.  Флаг- бертигез киңлектәге өч полосадан торучы турыпочмаклык формасындагы тукыма. Иңенең буена чагыштырмасы 2\3. Россия Дәүләт флагы илебезнең җитәкче органнары урнашкан биналарда даими эленеп тора. Флаг шулай ук тантаналы чаралар, бәйрәмнәр вакытында күтәрелә.  Россия корабльләренең мачталарында шулай ук флаг җилферди.

Флаг – безнең изге әйберебез, без аңа хөрмәт белән карарга тиеш. Россия флагы 1991нче  елның 21нче  августында кабул ителгән.

Россиянең дәүләт гербы  аскы почмаклары түгәрәкләнеп, уртасы очланып киткән, канатлары өскә күтәрелгән ике башлы бөркет сурәте төшерелгән  турыпочмаклы калкан формасында.  Бөркетнең ике башында - ике кечкенә таҗ, алар лента ярдәмендә зур таҗга беркетелгән.Бөркетнең уң аягында –скиптер, сул аягында –дәүләт. Бөркетнең күкрәгендә, кызыл калканда көмеш атка атланган, зәңгәр плащлы, аяк астында чалкан яткан аждаһаны аты белән таптаткан көмеш җайдак сурәтләнгән. Гербта ике башлы бөркет  Россия Федерациясенең бәйсезлеген, Европа  һәм Азия өлкәсе халыкларының бердәмлеген символлаштыра.

Россия гербын кайларда күргәнегез бар?

Безнең илебез җитәкчеләре эшли торган биналарның алгы  ягында , дәүләт документларында, паспортларда. (Класс җитәкчесе үзенең паспортын күрсәтә)

    14 яшь тулуга, сез дә паспорт алырсыз. Аны саклап, кадерләп тотарга кирәк. Шулай ук илебезнең чик баганаларына герб куела,  хәрбиләрнең сугышчан байрагын шулай ук Россиянең гербы бизи. Дәүләт учреждениеләренең мөһерләрендә дә бар.  Безнең мәктәпнең  печате – мөһере директорда саклана.  Аны беркайчан да югалтырга ярамый. Мөһер сугылмаган документ чын дип саналмый. Ә герб сүзе  үзе нәрсә аңлата соң? Герб сүзе немец теленнән “нәсел”дигәнне аңлата.

РФ гимнын С.В.Михалков сүзләренә композитор А.В. Александров язган.

Басып, гимнны  тыңлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дэрес-йомгаклау:Ботендонья тарихы сэхифэлэре

Разработка урока для 4 класса по УМК " Школа России" по учебнику Плешакова....

Россия һәм Татарстан символлары буенча парламент дәрес.

Россия һәм Татарстан символларын искә төшерү...

Парламент сәгате. Тема: "Татарстан Республикасының символлары"

Парламент сәгате. Тема: "Татарстан Республикасының символлары"...

Парламент дәрес. Туган илебез символлары.

Парламентский урок для учащихся начальных  классов....

Сочинение по картине Клода Моне "Лондон. Парламент"

Материал для использования  на уроке русского языка по программе "Перспективная начальная школа"...

Парламент Великобритании

Политическое устройство Великобритании...