Статья "Дети войны" к 70-летию Великой Отечественной войны
статья на тему

Динмухаметова Кадрия Рафгатовна

Статья об истории моего отца - ветерана труда.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sugysh_chory.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сугыш чоры балалары.

       Бөек Җиңүгә тиздән 70  ел тула.Ә йөрәк яралары һаман  басылмый .Минем әтием дә сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән, тормышның барлык вырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән фидакарь кеше. Сугыш чоры балалары күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын дип   мин дә үземнең әтием турында язып китәргә булдым.

     Минем әтием Салахов Рәвкать тә – сугыш чоры баласы. Ул 1931 нче елда Чирмешән районы Лашман авылында Кәшап бабам белән Гатия әбиемнең беренче баласы булып дөньяга килә. Әби белән бабайның әле тагын биш ир баласы туа, иң кечкенәсе Рашат абыебыз 1942 нче елда бабай сугышка китүгә туа. Аңа бер генә мәртәбә дә әтисен күрергә, “әти”,- дип әйтергә насыйп булмый. 1943 нче елда бабайның үлеме турында кара печәтьле хат килә, бабай Ленинград сугышында һәлак була. 6 ятим малайны кочаклап Гатия әбием тол кала. Ул көннәрне искә төшергәндә әтием дулкынланмыйча гына сөйли алмый. “Әнинең ачынып елаганын җәлләп ,без дә елый идек, әле “үлем әчесе” дигән нәрсәне аңламый идек. Бу әчелекне безгә әни үлгәч бөтен тулылыгы белән татырга туры килде, “-ди ул.

     Ул елларда иң авыр нәрсә –ачлык булган. Ач, ярым ялангач 12-13 яшьлек малайлар тубал тагып чәчү дә чәчкәннәр, ат җигеп Шентала, Нурлат, Чистай станцияләреннән орлык ташыганнар, башак җыйганнар, урак урганнар. Әтием 13 яшендә чабата тукырга да, киндер сугарга да өйрәнә. Кечкенә арба белән урманнан корыган агач ботаклары ташып, соңрак, анысы да беткәч, каралты-кураларны сүтеп мичкә якканнар. Язга чыгу белән, урманнан зәрдә, алабута, кычыткан җыеп кайтып пешергәннәр. “Ә утырткан бәрәңгене ярала башлау белән кул белән казып алып ашый идек, шуңа күрә ул кыш чыгарга җитми иде. Яз көне бакчадан черек бәрәңге табып, шуны пешереп ашый идек. Ул көннәрнең авырлыгын беркемгә дә татырга туры килмәсен иде,” – ди әтием. Шулкадәр авырлыкларга да түзсә дә түзә икән адәм баласы, шаккаткыч! Хәзерге буын балалары моңа ышанмыйлар да, әкият тыңлаган кебек кенә тыңлыйлар алар бу сүзләрне. Ышанырлык та түгел шул. Кабатланмасын гына язмышлар!

     Бабай үлү хәсрәтеннән көннән-көн саулыгын югалта барган Гатия әбием дә кырык яшендә, 1948 нче елда якты дөньядан китеп бара. Алты малай шыр ятим кала. Бу вакытта 17 яшендә булган әтием берсеннән берсе кечкенә биш энесенә әти дә, әни дә булып кала. Сугыш бетсә дә хәсрәт өстәлә генә бара. Бер-бер артлы энеләрен төрле җирләргә урнаштырып, әтием 3,5 ел солдат хезмәтен дә тутырып кайта. Ул кайканнан соң энеләре дә барысы да армия сафларында хәзмәт итеп кайталар, белем һәм һөнәрләр алалар, гаилә коралар.

     Бүгенге көндә әтинең дүрт тугыны исән -саулар. Әтиебез төп йортта калып нигез корды, безне, алты баланы үстерде. Чөнки, әниебез дә әби шикелле үк кырык  яшендә алты баланы ятим калдырып гүр иясе булды.

     Әтиебез җитмеш төрле һөнәр иясе. Авылның ихтирамга лаеклы кешесе. Үзенең кул эшләре белән дә, акыллы киңәшләре белән дә барыбызга да, әле дә булса ярдәм итеп яши. Без дә тормышыбызда әтинең киңәшләрен тотып, тырыш, намуслы булып яшәргә тырышабыз. Аның көчле рухлы булуы белән горурланабыз, аңа нык исәнлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез.

  Сугыш чоры балаларының ачы язмышын берәүгә дә күрергә язмасын иде.    

                                   

                           

Кадрия Динмөхәммәтова

                                    Чирмешән  муниципаль районы Лашман урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к классному часу к 9 мая "Детство, опалённое войной", а также презентация с 70- летию Великой отечественной войне

Презентация посвящена детям, которые принимали участие наравне со взрослыми в Великой Отечественной войне 1941 года....

Классный час, посвященный 70-летию Великой Отечественной войне на тему: «Дети на войне», 1-2 класс

Рассказать детям 6-7 лет о войне иногда довольно сложно. Данная разработка представляет собой классный час о Великой Отечественной войне -  своего рода "урок мужества". Классный час требует опред...

Музыкально-игровая программа «Музыкальный калейдоскоп», посвящённая 75 - летию Великой Отечественной войне.

Цель: создание условий для активного вовлечения детей к интересному подведению итогов недели музыки.Задачи:- Сформировать целостную систему знаний по теме внеклассного мероприятия;- Воспитывать л...