"Юлда булсаң имин бул!".Уен-кичә
план-конспект занятия (1 класс) на тему

shaykhrazieva farduna giniyatullovna

Башлангыч сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләре буенча уен-кичә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы

Чат башлангыч   гомумбелем  бирү  мәктәбе

Юлда булсаң имин бул!

               

                                                   

                                                     Төзеде :

                                             башлангыч сыйныф укытучысы

                                             Шайхразиева Ф.Г.

2013 ел

Максат:

1 Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен”укый белүләрен” ачыклау.

2. Светофор төсләрен аера белүләрен тикшерү.

3.Балаларның урамда бер–берсенә карата игътибарлы,ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

Үткәрү формасы: Уен – кичә.

Җиһазлау: юл билгеләре,светофор рәсеме,юл йөрү кагыйдәләре буенча әзерләнгән рәсемнәр,, магнитафон тасмасы. Һ.б.лар

Кичәнең  барышы:  

Класс бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә.  “Юл йөрү кагыйдәләре”,  ”Хәерле юл” дигән плакатлар эленә., юлдагы билгеләр,светофор булып киенгән бала.

Укытучы кичәне башлап җибәрә.

Укучылар бүген без юл йөрү кагыйдәләрен кабатларбыз һәм аларны кулланырга өйрәнербез..Чөнки имгәнү булдырмау, сәламәтлекне саклау үзебездән тора. Кагыйдәләрне белмәгән , үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Аҗгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, светофор  сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана

     Ә хәзер шушы хәлләргә тарыган һәм дуслары ярдәмендә исән – сау калган Буратино маҗараларын күзәтербез.

Әтисе Карло:

  • Менә улым, беренче мәртәбә син мәктәпкә барасың. Укытучы ярдәмендә бик күп белем алырсың. Укы балам, белем кирәк.Юкка әйтмәгәннәр- “Белемле меңне егар”. Юлда йөргәндә  “Акрын барсаң,ерак китәрсең” дигән мәкальне онытма.

Буратино.

  • Беләм инде, папаша

Күр, өйрәтеп маташа.

Мин бит инде зур малай,

Өйрәтмә мине алай!

Әтисе Карло.

Урамда йөргән чагында

Алдың – артыңны кара.

Игътибарлы, сак йөргәндә

Мәктәп бит якын ара.

Буратино:

Минем кебек шәп малайга

Нинди куркып торырга? Чао!

(Җырлый –җырлый урамнан бара)

Мин барам урамнан,

Як –ягыма каранам

Урам тулы машина,

ә мин мәктәпкә барам.

Ля-ля-ля-ля-ля-ля

Ә мин мәктәпкә барам

(Урамда, юлның икенче ягында иптәшләрен күрә).

_Әй дусларым дусларым.

Мәктәпкә барасызмы?

Хәзер чыгам яныгызга

Мине дә аласызмы?

(Юл аркылы чыкканда аны машина бәрә. Иптәшләре йөгереп килә)

Балалар:

Ах, Буратино, ни булды?

Машина гына узды.

Чыкмадың юлдан карап.

Була яздың бит харап.

Юл –патруль хезмәткәре:

Нинди хәл бу,дусларым?

Бу нинди тәртипсезлек

Юл –патруль  хезмәткәре:

Ашыгыгыз. Барыгыз

Ярдәмне чакырыгыз.

Кирәк беренче ярдәм,

Була бит бала әрәм.

Кызыл Калфак:

-Хәзер үзем чакырам,

Телефонга йөгерәм.

Дуслар, номеры ничә?

Кайсыгыз әйтеп бирә?

Алло, алло, тизрәк

Монда ярдәм бик кирәк.

Буратино аңсыз ята,

Ярасыннан кан сарка.

Алып баручы: Балалар ашыгыч ярдәм чакыру өчен нинди номерга шалтыратабыз?

Балалар: 03 номерына.

Юл –патруль хезмәткәре:

Әйе,дөрес,балалар.

-Я сөйләп җибәр, шофер, Бу нинди тәртипсезлек?

Шофер:

Иптәш, юл хезмәткәре

Минем гаеп юк монда.

Бала кагыйдәне белми

Килде дә чыкты юлга.

Кинәт бастым тормозга

Ә машина туктамый,

Бала да һаман килә

Бернәрсә дә уйламый.

Ашыгыч ярдәм:

Хәзер, хәзер, авырттырмыйм

Әзрәк сабыр итегез.

Менә булды, я, әйдәгез

Юлны дәвам итегез!

Светофор керә.

  •  Исәнмесез балалар! Балалар сез мине таныгансыздыр инде, мин сезнең белемнәрегезне тикшерим әле. Юлда җәяү йөри беләсезме икән?

Балалар:

Беләбез, беләбез.

  • Кузгалма ! – ди , кызыл күз,
  • Сабыр!- ди, сары күз,
  • Ярый! –ди, яшел күз.

(Шул вакыт Мальвина кагыйдәләрне сакламыйча юл аша чыга)

Светофор:

  •   Әнә, теге кызга сез игътибар итегез,
  •   Чыгып бара юл аркылы бер гамьсез!
  •    Светофорда – кызыл ут, бераз гына көтегез!

      Ул бара, туктамый, инде хәзер нишлибез?

(Патруль сыбызгы сызгыртып, Мальвинаны туктата)

  • Кызыкай, сез юлда ничек йөрергә икәнен белмисезме әллә? Күрәсезме светофорны, алда кызыл ут яна.

Мальвина:

  • Төкерәм светофорына! Мин бит ирекле! Урамда ничек йөрү – һәркемнең үз эше!

Патруль хезмәткәре:

-Юк, кызыкай,, алай булмый! Урамда һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Син бәлки,  ул кагыйдәләрне белмисеңдер. Менә минем дусларны тыңла әле.

1нче укучы

Юлда булсаң- бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел!

2 нче укучы

Әгәр әйтсә шофер да:

“ Төкерәм тәртибенә,

Йөрим үземчә генә!”

Постовой постан китсә?

Трамвай йөртүче дә

Кагыйдәләрне бозса?

Ничек тели һәр кеше

Шулай йөрсә һәм узса?

3 нче укучы

Алай булса, дисеңме?

Дускаем, ниләр булыр?

Син яшәгән бу урам

Мең хикмәт белән тулыр.

4 нче укучы

Менеп барыр машина

Троллейбус өстенә!

Кереп китәр трамвай

Сөт кибете эченә!

5 нче укучы

Була алмый андый хәл!

Тәртип саклый поставой,

Кырыс, уяу светофор,

Тәртипле шофер абый.

Патруль хезмәткәре::

Булдырдыгыз балалар, ишеттеңме инде, кызыкай, һәр нәрсәнең кагыйдәсе була.

-Хәзер, балалар, бер уен уйныйбыз. Светофор үзенең төрле төсен күрсәтер.Кызыл төсне күрсәтсә – утырасыз, сары төсне күрсәтсә – басасыз, яшел төсне күрсәтсә- урыннарда атлыйбыз. Әбекәй, әйдә син дә балалар белән бергә бу уенны уйна, ләкин бик игътибарлы бул.

(Светофор уен уйната)

Буратино:

Сез бигрәк яхшы уеннар уйныйсыз икән. Мин моннан соң юлда бик сак йөрермен. Светофорның нәрсәләр аңлатканын тагын бер тапкыр әйтегез, мин бер дә онытмам.

Светофор:

Мин башлыйм, сез тәмамлагыз:

1 Кызыл күзле ут янса...  (Туктыйбыз)

2. Үзенең күзе сары иде....  (Әзерләнәбез)

3.Яшел күз , иң кирәкле күз...  (Мөмкин үтеп китәргә)

Патруль хезмәткәре:

  • Булдырдыгыз , балалар. Мальвина, безнең янда утырсаң, без сине бик күп юл билгеләрен танырга өйрәтербез. Карап торыгыз!

Буратино:

    -Мин Буратино,Буратино.

      Мин кая килеп эләктем?

-Син җәяүлеләр оешмасына килеп эләктең.Җәяүлеләрнең кем икәнен беләсеңме?

Буратино:

-Җәяү йөрүче кешеләр. Мин барысында беләм.

Патруль хезмәткәре:

-Җәяүленең юлда ничек йөрергә тиешлеген дә, бу юл билгеләрен дә беләсеңме? Яшел утның нәрсә белдергәнен дә беләсеңме?

Буратино:

       -Белмәскә, яшел ут туктарга куша, ә кызыл ут китәргә куша.

Патруль хезмәткәре:

-Юк ,Буратино, барысын да беләм дип мактанырга ярамый.Әйт әле җәяүлеләр кайдан йөрергә тиеш: тротуарданмы, әллә моставойданмы?

Буратино:

 -Әлбәттә, моставойдан. Ул бит киңрәк.

Патруль хезмәткәре:

-Тагын ялгыштың. Балалар, нинди кагыйдәне белми ул?

Хор:

-     Тротуар – җәяүлеләргә,

-      Моставой – транспортка.

Патруль хезмәткәре:

     -      Кабатла,Буратино!

Буратино:

       -Чепуха! Шофер мине күрер дә үзе туктар әле.

Патруль хезмәткәре:

        -Юк шул, Буратино. Балалар, машинаны кинәт туктатып буламы?

Бала:

-     Юк, тормозга баскач та машина туктамый, ул берничә метр юл                

     үтә.Зур тизлек белән барса, озынрак юл үтеп туктый.

 Патруль хезмәткәре:

  • Күрдеңме, Буратино, җәяүлегә дә юлда йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк икән.Юлда тәртипле йөрмәсәң, бик аяныч хәлләргә очрарсың. Папа Карло, Буратино, тыңлагыз! Безнең балалар берничә кагыйдәне сезгә күрсәтеп үтәрләр.

Бала:

     Велосипедка атланырга

Син ашыкма, Буратино!

     Күргән берсенә утырып

Йөрергә ярый имеш!

Зәңгәр түгәрәктә булсам-

Мин рөхсәт бирер идем.

Кызыл түгәрәктә ич мин,

Димәк “ярамый” дидем.

Юлда аклы сызык күрсәң-

Булыр чыгу урыны.

Мин булмаган җирдән чыксаң-

Машина бүлер юлыңны.

Мине күрсәң дә, ашыкма,

Светофорга кара син!

Юл читендә басып тора

Өч күзле бер командир.

Урамнарны күзәтәм,

 Узганнарны кисәтәм.

Янып тора өч күзем,

 Күреп торам ич үзем,

Әйтеп тора өч сүзем:

-Кузгалма! – кызыл ут,

-Сабыр! – дия сары ут,

-Ярый! –дия яшел ут.

Патруль хезмәткәре:

-Булдырдыгыз, балалар! Хәзер инде Буратино белән Мальвина да юл кагыйдәләрен үтәрләр.

-Әйдәгез, бергәләп әйтик:

Юлда булсаң- бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен нык бел.

Светофорның да һәрбер төсен,

Юлның да билгеләрен бел.

Алып баручы:

-Менә , укучылар, шуның белән безнең әзерләнгән кичәбез тәмам. Һәркайсыбызга юлларда исән – имин йөрергә язсын.Юлларда сак йөрегез!

Балалар!Әйдәгез,юлларда авыр хәлләргә калмас өчен,белемнәребезне тикшереп алыйк.Тест эшлик.

Тест сораулары.

1.Светафорның кызыл төсе нәрсәне аңлата?

    А)  юлда йөрүне тыя;

    Б) юлда йөрергә рөхсәт итә;

    В) туктап торырга куша.

2.Җәяүлеләр  җир астыннан чыгу урыны булмаса,  юл аркылы кайсы урыннан чыгарга тиешләр?

     А) светафор булган урыннан;

     Б) зебра булган урыннан;

     В) теләсә кайсы урыннан.

3.Юлны аркылы чыкканда трамвайны, автобусны кайсы яктан әйләнеп үтәргә?  

    А) трамвайны алдан, автобусны арттан;

    Б) икесен дә арттан;

    В) транспортлар китеп беткәч, якынлашып килүче техникалар булмаса һәм юл аермачык күренсә, юл аркылы чыгарга ярый;

4. Маршрут транспортларын кайда көтәргә?

    А) махсус мәйдан яки ул булмаса, күтәртелгән юл кырыенда;

    Б) юл уртасында;

5. Пассажир автобуста үзен ничек тотарга тиеш?

   А) шофёр белән сөйләшеп барырга, туңдырма яки майлы ризыклар ашарга;

   Б) кайчы яки башка очлы предметларны кулга тотып барырга, музыка акыртырга;

   В) махсус тотынгычларга тотынып яки утырып барырга, шофёрның игътибарын читкә юнәлтмәскә, башкаларга комачауламаска,керү, чыгу юлларын капламаска.

         

Тестның җаваплары

1. А)

2.Б)

3. В)

4.А)

5.В)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

Юлда булсаң бул өлгер

У Баларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен”укый белүләрен” ачыклау, светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...

Имин хәрәкәттә-бәрәкәт

Данную работу можно использовать на внеклассных мероприятиях....

Адымнар нык,юллар имин булсын!

Максат:1. Укучыларның  юл  йөрү  кагыйдәләре буенча  белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерү. 2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади...

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

Һәркөн саен диярлек, балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки баланың юлда куркып калулары сәбәпле килеп чыга. Шуңа күрә балаларн...

Тема: “Имин һәм хәвефсез сәяхәт” (Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе)

Тема: “Имин һәм хәвефсез сәяхәт”(Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу кичәсе)         ...