Классный час в начальных классах по теме "Сочига- кышкы Олимпиадага сәяхәт"
классный час (2 класс) на тему

Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү. Спорт белән шөгыльләнү теләге, Олимпиада уеннары барышы белән кызыксыну тәрбияләү.

Үткәрү формасы: уен-сәяхәт, әңгәмә, презентация.

Материал: интернет материаллары, газета-журнал мәкаләләре, жетоннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochiga_klass_chas.docx18.69 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате.

2 класс.

Тема: Сочига- кышкы Олимпиадага сәяхәт.

       Максат: Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү. Спорт белән шөгыльләнү теләге, Олимпиада уеннары барышы белән кызыксыну тәрбияләү.

      Үткәрү формасы: уен-сәяхәт, әңгәмә, презентация.

      Материал: интернет материаллары, газета-журнал мәкаләләре, жетоннар.

План:

  1. Оештыру. Кереш әңгәмә. Хай-фай!
  • Балалар! Бүген нинди көн? Бүгенгесе көндә нинди тема бик актуаль? Сезнең туганнарыгыз арасыннан анда китүчеләр юкмы? Бәлки авылдашлар арасында бардыр?
  • Димәк бүгенге класс сәгатебезнең темасы нинди булыр икән?

 Тема: Сочига кышкы Олимпиадага сәяхәт. Слайд1.

Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү – безнең бурычларыбыз. Слайд 2.

  • Без Сочига кышкы Олимпиадага читтән торып сәяхәт итәрбез. Күзәтү җайлы, уңайлы булсын өчен транспорт сайларга кирәк. Транспортны табышмак ярдәмендә белербез:

                                    Пуф-пуф итә, бик ераклардан килә

                                    Арттан тизрәк йөгерә.

                                   Рельслар буйлап менә.

  • Әйе, сәяхәт итү өчен  поезд уңайлы транспорт. Хәзер сезгә купеларга бүленеп утырырга тәкъдим итәм.

  1. Төп өлеш.
  1. Слайд 3 – текстны укыту (вывескалар).
  2. Слайд 4 –  тарихы.
  3. Слайд 5 –күренешләр.
  4. Слайд 6 – эмблема.
  5.  Слайд 7 - Хай – фай!
  • Ә хәзер һәр купедагы, ягъни группадагылар, бергә фикерләшеп эшләрләр.
  • Логотипта нәрсәләр бар?
  • Нинди төсләр хакимлек итә?
  • Һәр төс нәрсәне белдерә?

Зәңгәр - ..., ак - ...,  кызыл - ... .

Боҗрадагы төсләрне карыйбыз. Аларның төсләре нәрсәне белдерә дип уйлыйсыз?

(фикерләрне тыңлау, мактау)

  • Ә хәзер нәтиҗәне укып карыйк әле.
  1. Слайд 8 – Сочи күренеше. Хәзер бераз ял итик. (Физ  - минутка)
  2. Слайд 9 – Оештыручы һәм җитәкчеләрне карап үтү.
  3. Слайд 10,11 – Олимпиадада нинди спорт төрләре буенча ярышлар?
  • Сезгә нинди спорт төрләре таныш, кайсылары таныш түгел? Нинди спорт төрләрен яратасыз?
  1.  Слайд 12 – Хай – фай! Болар нәрсәләр?

Хазер группаларда эшләп алырсыз.

Өч группага һәр талисман турында чыгыш әзерләргә. Сез газета-журнал, өстәмә материаллар куллана аласыз.

  1. Слайд 13    
  2. Слайд 14
  3. Слайд 15
  4.  Группаларда фикерләшеп алу. Тыңлау. Нәтиҗә ясау.
  5. Слайд 16 күренеш. Олимпиада өчен ни өчен Сочины сайлаганнар?

  1.  Слайдлар буенча нинди корылмалар булуын , анда күпме кеше сыюын ачыклау.
  • Сез кайсы спорт төрен күзәтергә теләр идегез?
  1.  Ә хәзер иҗади өлеш.

– Сәяхәттән сувенирсыз яки фотосыз кайту килешмәс. Әйдәгез әле күргәннәрдән чыгып сувенир яки фоторәсем ясап алыйк, бәлки кемгәдер шигырь иҗат итәргә илһам килгәндер.

(Пластилин, кәгазь, карандашлар, ручка, тәкъдим итү).

Йомгак. –Бүгенге дәрес сезнең өчен әһәмиятле булдымы? Ни өчен? Нәрсәләр белдегез?  Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?  Киләчәктә Олимпиада уеннарында катнашырга телисезме? Ләкин анда катнашу өчен хәзердән үк спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк. Уңышлар сезгә!

Сәяхәтебез тәмам!  Сезгә бик зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий классного часа для начальных классов «Знакомимся с гербом и флагом России»

Знакомство младших школьников с историей герба и флага России...

Папка классного руководителя в начальных классах

Папка содержи схемы, таблицы для заполнения сведений о классе. Представлена табличная форма работы с детьми девиантного поведения, детьми, стоящими на учёте в ПДН и т.д....

Визитная карточка классного руководителя-учителя начальных классов

Этот материал может использоваться на конкурсе "Учитель года"...

" В гости к кошке" -классный час для начальных классов

Ведущий:Этот зверь живет лишь дома,С этим зверем все знакомы,У него усы, как спицы,Он , мурлыча песнь поет,Только мышь его боится,Угадали? Это….(кот)  Слайд№1 Ведущий.  Ребята! Се...

классный час в начальных классах на тему "Права человека"

Цель:   раскрыть понятия «права человека», «права ребенка»; познакомить учащихся с                 Декларацией...

" Мой друг - собака" Классный час для начальных классов

Содержание классного часа  повысит интерес детей к животным, научит  младших школьников  любить животных и гуманно относиться к своим меньшим братьям. ...

Материал для классного часа в начальных классах "Олимпийская викторина"

Данная викторина разработана на основе материалов учителя физкультуры МОУ Озёрской ООШ Бебер О.О. и адаптирована для учащихся начальных классов. Также в нее добавлены вопросы по Олимпийским играм ...