Иң-иң яратканнарыбыз
материал по теме

Яббарова Альфира Мансуровна

Әниләр безнең өчен иң кадерле, якын кешеләр. Әниләр көне уңаеннан үткәрелә торган бәйрәмгә туры килә тоган бәйрәм эшкәртмәсе тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon in-in_yaratkannarybyz.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Иң – иң яратканнарыбыз

Иң матур юллар -

Син йөргән юллар,

Иң тәмле сулар –

Син биргән сулар.

                 Иң йомшак куллар –

                 Син сөйгән куллар,

                 Иң якты моңнар –

                 Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр –

Син баскан эзләр,

Иң моңлы күзләр –

Син баккан күзләр.

                 Иң тугъры сүзләр –

                 Син әйткән сүзләр.

                 Иң сабыр йөрәк –

                 Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк-

Синең беләгең,

Иң изге теләк –

Синең теләгең.

                  Иң бөгелгән бил –

                  Ул синең билең,

                  Гөл сибелгән тел-

                  Ул синең телең.

Үч тотмас күңел –

Синең күңелең, Әни!

   Исәнмесез, хәерле кич, кадерле әниләребез!

   Сезне “Әниләр көне” белән чын күңелдән котлыйбыз.

  Саулык, тән сихәтлеге, озын гомер, шатлык, бәхет, эшегездә уңышлар телибез.

       Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген безнең классыбызда.

       Әниләрнең чакырдык барчасын да.

       Сез бәйрәмнең иң түрендә, сөекле әниләр.

       Бары тик сезнең хөрмәткә яңгырый безнең җырлар.

Җыр “Гөлләрем-гөлкәйләрем”.

Укытучы:

  • Бүген кадерле әниләребезнең якты, илаһи зур бәйрәме.

    Җир йөзендә әнидән дә якын. әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

      Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълегенаңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып. “Җан бимешем, балам,”-дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.

       Әни булмаса, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

       Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак, иң ягымлы кешеләр.

       Иң сөйкемле, мәрхәмәтле алар безнең әниләр.

       Әни сүзе иң бөек сүз, юк аңа һичбер алмаш.

       Иң-иң әйбәт кешеләр дә әни кебек булмас.

         Иң-иң әйбәт балаң булып яшәсәм ярар иде,

         Әниемнең ышанычын акласам ярар иде.

         Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр.

         Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр ил-көннәр.

Укытучы:

    -Кадерле кунаклар. Бүген бәйрәмебезне без “Иң-иң..” дип атадык. Ни өченме? Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң-иң каделе кешеләребез - әниләр. Ә без иң-иң матур чыгышлары-бызны аларга бүләк итәбез.

     

                 “Колодец” биюе.

Укытучы:

    - Бүгенге бәйрәмебез командалар арасында ярыш итеп оештырылды. Бу ярышта 3 команда катнашачак. Һәр команда үзенә исем сайлый.

    -Безнең әниләр арасында иң яхшы гөл үстерүчеләр дә бар бит. Алар гөлләрне балалары белән бергә үстерәләр. Хәзер шундый әниләрнең берсе – Фирдиянең кызы Фәнзиләгә сүзне бирик.

       

Бик яратып әни белән без гөлләр үстерәбез,

Гөл карауның, үстерүнең бик күп серен беләбез.

Бар биеге, үрмәлесе, чәчәкле, чәчәксезе.

Һәрберсенең үз урыны, өйдә үз гүзәллеге.

Тамчы гөле. Яран гөле, Декабрист үсә бездә.

Кактусларның бик күп төре, бар бер бәрхет гөле дә.

 

  • Беренче конкурсыбыз “Рәсем ясыйк” дип атала. Һәр командадан 1 әр әни чыга. Аларның күзләрен бәйлибез һәм алар акбур белән тактага яран гөле рәсемен ясарга тиешләр. Ә калганнар аларга көч биреп торыгыз.

Барыгыз да бик матур ясадыгыз. Рәхмәт сезгә. Бәйрәмебезне акыллы малайлар дәвам итә.

Кызып-кызып бәхәсләшә, бүген бездә малайлар.

Рәниф, Илдар, Рәсүл, Фәнзил, Рөстәм, Илназлар.

      Минем әни пәрәмәчне шундый тәмле пешерә

      Телеңне йотарсың, малай, ашап карасаң менә.

Өчпочмакка җитми инде ни генә әйтсәгез дә

Әнием кебек берәү дә пешерә белмидер лә.

       Камыр тылсымгаәйләнә, минем әни кулында

       Кәнфит-прәннек кирәк түгел гөбәдия барында.

Кыстыбыйны бик яратам, бәлешне дә үз итәм

Әнием кебек пешекче бар микән җирдә бүтән.

        Чәк-чәк белән торт ясарга минем әни бик оста

        Тәмле, татлы ризыкларны абыем да ярата.

Мактанышмагыз, малайлар, иң оста минем әни

Сумса, пилмән, шәңгәләрне вәт пешерә, билләһи.

         Менә шулай берсен-берсе уздырышып малайлар,

         Тәмле әйберләр ашагач, әниләрен мактыйлар.

Алдагы бәйге “Әдәп төбе – матур гадәт” дип атала. Татар халкы - әдәпле, дөрес сүзле, туры халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән. Бәйгенең эчтәлеге моннан гыйбарәт: мин төгәлләнмәгән текстлар укыйм, ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз. Җавапларда халык әйтемнәре, мәкальләр булырга тиеш.

   “Сезнең улыгыз урамнан елап кергән. сез хәлне аңларга теләп:

- Улым нәрсә булды? – дип сорыйсыз.

- Шамил кыйнады.”

“Роза мәктәптән кайтты да, букчасын бер почмакка куеп, сиздермичә генә бүлмәсенә үтте. Әбисе:

-Кызым ашарга чык,-дип, табын янына чакырды.

Роза чыгып, әкрен генә ашый башлады.

-Балам  бүген нинди билгеләр алдың?-дип сорады әбисе.

Роза эндәшмәде.

-Әллә бер фәннән дә сорамадылармы?

Роза елап җибәрде. Ул. Тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле, “2”билгесе алганын әйтте.”

“Наилә табын янында ашап утыра. Әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый. Әбисе моны күреп алгач нәрсә әйтер?”

 

  -Элек-электән хатын-кызларның матурлыгы озын чәч толымнары белән үлчәнгән. безнең көннәрдә озын чәчле кызларны табу кыенрак инде. Шулай да. безнең класста озын чәчле кызларыбыз бар. Ә хәзер сүзне лилиягә бирик.

   Өйдә әнкәй белән икәү килдек шундый карарга:

   Бүтән бер дә кистермичә чәч үстереп карарга.

   Чәч ул бик озак көттерми, үсә икән карасаң:

   Әйбәтләп юып, яхшылап, байлап, майлап тарасаң.

   Йөрим чәчемне бер яки ике толымнан үреп,

   Милләтнең чын кызы диеп, соклансын кеше күреп.

Алдагы бәйге: “Исемең матур, кемнәр куйган?”

         Бер егет, күрше авылдан кунакка килгән кыз белән танышырга теләп:

  • чибәр кыз, исемең ничек?-дип сораган.

Кыз, бер дә аптырап тормыйча:

  • Бибидөрлемөнтәзимәбануямалөркыя!-дип җавап биргән.

Хәзер сез дә чиратлашып,  “Г” хәрефенә башланган татар хатын-кызлары исеме әйтегез. Сүзне беренче команда башлый, икенчеләре дәвам итә. Әйтә алмыйча тукталып калган команда җиңелүче була.

Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!

          Безнең егетләр бик тырыш

          Әтиләр дә уңганнар.

          Әниләргә булышалар

          Алар шундый булганнар.

                Малайлар башкаруында шаян такмаклар:

 

Әти белән бергәләшеп,

Таңнан торып утырдык.

Җиң сызганып кызу-кызу,

Без эшләргә тотындык.

Әниләр көненә әти

Тырышып камыр басты.

Ә песием Мырауҗаным

Эченә кереп батты.

Нәни энем сабын алып

Табаларны чистартты.

Аның майлы битен күреп,

Песием куркып качты.

Кызыл чалбар, аклы күлмәк

Машинада әйләнә.

-Харап иттең күлмәкне. – дип

Зур абыем бәйләнә.

Сеңлем дә бик тырышты,

Идәннәрне юышты.

Күл булып аккан суларны

Чүмеч белән җыешты.

Дүртәүләшеп, тәмле итеп

Пәрәмәчләр ясадык.

Көеп табага ябышкач

Кыра-кыра ашадык.

әниләр көненә шулай

без әнигә булыштык.

Аңа бер эш тә калмады,

Менә ничек тырыштык.

             “Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге” бәйгесен башлап җибәрәбез. Мин һәр командага 3 әр мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итеп бетерергә тиеш буласыз.

   Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

   Әгәр тапсаң сүзләрен.

   Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,

   Күрсәтсеннәр үзләрен.

Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен... (һаман бала).

Ана балага авызыннан... (өзеп каптыра).

Ана күңеле балада, ... (бала күңеле далада)

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә... (игелек күрмәс).

Ата-анасын хурлаган,

Үзен... (хурлаган булыр).

Ачтан үлсәң дә,

Ата-анаңны... (ташлама).

Аю да баласын аппагым, ди,

Керпе дә баласын... (йомшагым, ди).

Тән биргән дә ана,

Җан биргән дә ана, ... (тел биргән дә ана).

           Ә хәзер сезнең игътибарга заманча татар биюе тәкъдим итәбез.

Алдагы бәйгегә күчәбез. “Җырлыйм әнием турында”

  Җырсыз җирнең яме юк,

  Җырсыз тормыш тәме юк.

  Җыр сулар һава кебек,

  Җыр яши, җыр – мәңгелек!

    Хәзер һәр төркем әниләр турында берәр җыр башкара. Аерым кеше генә булса да, төркем белән җырласагыз да ярый.

                               Зилә башкаруында шигырь

Ана!

Йөрәгеинең иң кадерле хисе,

Күңелемнең ул иң түрендә;

Ул – салкында җылытучың синең.

Юанычың авыр көнеңдә.

“Эх” иткән тавыш ишетсә дә,

Сикереп тора ана, борчыла,

Ай янында йөзгән болыт кебек,

Баш очында аның төн чыга.

Кысып-кысып сөя, туя алмый,

“Минем өчен ул, ди бер генә”

Эшкә барып кайткан арада да

 Аны инде сагынып өлгерә.

Эшли алар киң кырларда,

Заводта, төзелештә.

Куллары алтын булганга

Алдынгылар һәр эштә.

 Хәзер “әбиемә яулык чигәм” дигән бәйгегә күчәбез. Һәр төркемгә ак бит һәм төсле кәгазьләр, клей, кайчы бирелә. Үзегез теләгәнчә матур итеп, яулыкны бизисез.

             

                         Рәмилә башкаруында шигырь

Синнән дә яктырак,

Синнән дә яхшырак,

Матуррак кеше юк

Бөтен Җир шарында.

Китсәм дә читләргә,

Әнием, шикләнмә -

Талпынып яныңа

Кайтырмын ерактан.

Ни генә булса да,

Мин сине елатмам.

Синең күзләреңне

Яшьләргә чылатмам.

Мин сине, әнием,

Үскәч тә сөярмен,

Әнием  - бәгырем,

Күз нурым, диярмен.

Барысы өчен дә,

Барысы өчен дә

Мин синең алдыңда

Башымны иярмен.

Алдагы бәйгедә сездән тапкырлык, төгәллек сорала. Мин сезгә сораулар бирәм, сез – җаваплар. Җавап кыска һәм аңлаешлы булырга тиеш.

-Камзул казакидан нәрсә белән аерыла? (Камзул җиңсез, казаки җиңле һәм кечкенә генә якасы бар.)

-Нәрсә ул моң? (Көй.)

-Нәрсә ул хөррият? (Ирек.)

-Нәрсә ул гамь? (Уй.)

-Нәрсә ул мөнәҗәт? (Дини дөнья белән фәнни дөнья арасында торган шигъри язма.)

-Нәрсә ул шәмаил? (Изге язу.)

                 “Әнигә булышам” җырын башкару.

  Ә хәзер барыбыз бергә ял итеп “Җиләк-җимеш салаты” уенын уйнап алыйк. Алма, груша, слива, банан.

Тормыш булгач давыллары була, барын җиңеп, алга барыгыз,

Сау-сәламәт, һәрчак киң күңелле, бик бәхетле булып калыгыз.

Иң-иң изге теләкләрне әниләргә әйтәбез.

Һәркөн саен әниләргә шатлык бүләк итәбез.

Безнең өчен гел сөенеп, яшәгез сез дөньяда.

Безгә яшәү бик-бик рәхәт сез янәшә булганда.

Аналарга рәхмәт укыйк, түр башында гына тотыйк,

Авыр сүзләр әйткәндә дә, каршы килми эчкә йотыйк,

Кадерлик әниләрне!

Барысы, барысы, барысы өчен рәхмәт сезгә, әниләр!

Исәнлек, саулык сезгә телиләр кызлар, малайлар.

Көннәр якты булсын өчен - Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен - Әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен - Әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен - Әни кирәк!

 

                “Кояш гомере” җырын башкару.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате. Тема: Иң-иң яратканнарыбыз..

Максат.1.Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.            2.Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү....