Сыйныф сәгате: "Батырлык"
классный час (4 класс) на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

Сыйныф сәгате: "Батырлык"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon batyr_kem_ul_-15_avtosohranennyy.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате « Батырлык дәресе»

4 нче сыйныф

Сыйныф җитәкчесе Мусина Рәмзия Рафик кызы

Максат һәм бурычлар

1.Батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны  дәлилли белүләренә ирешү. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.

2. Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

3. Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эшләү.Сәламәт, тыныч  яшәүнең әһәмиятенә игътибарны арттыру.

Дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: сүзлек белән эш, презентация күрсәтү, әңгәмә,сорауларга җаваплар бирү, карточкалар белән эшләү, эпиграфлар барлау, кроссворд чишү һ.б.

Җиһазлау.

1. Дәреслек.

2. Сүзлек.

3. Өстәмә әдәбият.

4. Компьютер.

5. Карточкалар.

6. Ватман

7.фломастерлар

Такта ике өлешкә бүленгән:бер якта-“Һәрвакыт булсын кояш!”плакат.“Без тынычлык яклы!”дип язган чиста ватман,икенче якта:”Бөек Ватан сугышы 1941-45 ел”Россия картасы.Сугыш турында китаплар,рәсемнәр күргәзмәсе

Дәреснең эпиграфы.

Батырлык ул – рухи матурлык...Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән .Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...

                                                                                                 Минтимер  Шәймиев

Сыйныф сәгате барышы:

I. Сыйныф сәгатен оештыру, исәнләшү.

1 Укытучының кереш сүзе.

-Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Кәефләрегез ничек?

Фарида

БАТЫРЛЫК ЭШЛӘР ИДЕМ.

Ничек эшлим
Шәп батырлык? –
Бөтен дөнья
Шаккатарлык!
Батырлыкка
Сәләт кирәк.
Сәләтем бар –
Сәбәп кирәк!
Эзләп йөрим
Шул сәбәпне,
Иң бәхетле
Шул сәгатьне.
Тик сәбәпне
Табып булмый,
Тапмыйча да
Калып булмый.
Әрәм ята батырлыгым –
Уйланам шул хакта гына.
Үч иткәндәй, җае чыкмый
Иң-иң батыр чакта гына.
Батырлыклар эшләү җиңел,
Батыр булсаң җайлы гына.
Батырлыклар эшләр идем -
Чыкмый әле җае гына.

Р.М иннулинныкы.

Әйдәгез җыр тыңлап узыйк әле.

 “.Җыр “Һәрвакыт булсын кояш”

  2.Уку мәсьәләсен кую.

Сорауларга җавап алына.

1)Кешеләр нәрсәдән курка?

2)Кешеләр нәрсә тели?

Нәтиҗә

1. Сугыш дигән сүзне ишеткәч, күз алдына коточкыч күренешләр килә, дидек, нәрсәләр алар?  Күз яше, кайгы, бәхетсезлек, ...

Сугыш  сүзенең капма – каршы мәгънәдәге сүзе нинди сүз булыр?  Тынычлык.Тынычлык сүзен ничек аңлатырсыз?

 Яшәү, өмет, шатлык, сәламәтлек...

Димәк, без нәрсә яклы икән? Без бу дөньяга ярату, җирне матурайту өчен килгән. Без тынычлык яклы. Без сәламәт яшәү яклы. Матур яшәү үзе батырлык.Димәк без батырлык турында сөйләшербез.

II.Уку мәсьәләсен адымлап чишү

1.Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар

- Ә менә сез батырлыкны ничек аңлыйсыз ? Нәрсә соң ул батырлык?

Моның өчен безгә группаларга берләшергә кирәк. Мин сезгә батыр кеше нинди булырга мөмкин, шул сыйфатлар язылган карточкалар өләшәм, ә сез шуларны икегә аерырсыз:кайсылары  батырлык дуслары, ә кайсылары батырлык дошманнары икәнен билгеләрсез. (Группаларда эш)

  • Ягез әле, батырлык дуслары нинди сыйфатлар икән.
  • 1 группадан , __________, укып кит әле. Рәхмәт.
  • 2 группада нинди сүзләр икән, __________, рәхим ит, укып күрсәт әле.
  • 3 группадан, __________, сез нинди сыйфатларны яхшы дип таптыгыз?
  • Балалар, ә артып калган сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз? __________, укып чык әле, сездә нинди сүзләр артып калды? Башка группада да шул ук сүзләрме? Алар турында нәрсә әйтә аласыз?
  • Әйе, балалар, бу сыйфатлар беркайчан да батырлык белән янәшә йөри алмыйлар. Алар булган җирдә батырлык яши алмый. Рәхмәт урыннарыгызга утырыгыз.

Нәтиҗә.

Димәк, батыр кеше  нинди сыйфатларга ия  икән?

Укучыларның җаваплары тыңлана:

Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар.

Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә менә ничек аңлатма бирелгән икән. (Мәгънәсе  укыла)

1.Батыр – курыкмаучанлык,кыюлык,көчлелек,уңганлык сыйфатлары белән танылган шәхес.

2. Көрәштә барлык башка көрәшчеләрне җиңеп чыккан кеше,тәвәкәллек.

  • Әгәр дә без аны күрә алсак,батырлык нинди төстә булыр иде икән?.
  • Укучылар җавабы тыңлана:Димәк батыр кеше,кыю,максатчан.унган,тәвәкәл.

2нче бирем.Мәкальләр

  • Балалар, элек-электән батырлык – бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган. Борынгы әби-бабайларыбыз батырлык  турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр-мәкальләр әйтеп калдырган. Без инде аларны дәресләрдә өйрәнеп киләбез. Бүген шуларның ,батырлык  турында булганнарын тагын бер кат искә төшереп үтәрбез. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез – ахырын. Сөйләштекме?

1. Батыр яуда беленер.

     2. Батырга таяк та корал.

3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.

4. Батыр баткактан курыкмас.

5. Батыр үз халкын яклый.

6. Батырлыгыңны мәйданда сынат.

     7. Батырлыкта – матурлык.

 Нәтиҗә.

-Укытучы. Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.

   Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.

Укучы укый:

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне.

Менә,тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәш безгә һәрчак үрнәк булсын иде.

3нче бирем.Төркемнәрдә эш

1..Укучылар узләренен әбиләре һәм бабаларыңнын сугыш вакытындагы тормышы, батырлыгы турында сөйлиләр.

Презентацияләр күрсәтү

Физминутка Релли Робин

Ә хәзер,әйдәгез биибез.Музыка тукталгач,парлашып басарсыз,кулларыгыз белән белән сәлам бирерсез.

(Укучылар музыка астында бии буталалар.Музыка туктаган саен,сорауларга кара –каршы җавап бирәләр)

1.Бөек Ватан сугышы кайчан башланды.

2.Бөек Ватан сугышы кайчан бетте?

3.Авыбыздан ничә кеше фронтка киткән?

4.Районыбызда ничә Советлар Союзы Герое бар?

5.Батырлык ,синеңчә,нәрсә ул?

Нәтиҗә.

Укытучы:

Үзгәрсә дә Заман,

Юк, үзгәрми,

Төсе уңмый ”Җиңү” сүзенең!

Нәкъ 70 ел элек

Шундый ук яз

Җиңү алып килгән бу Җиргә!

Сафлар сыек,

 Җиңүчеләр китә

Кими тарих,

 Йолдыз югала.

Мәңгелек моң булып

Хәтер кала

Батырларның даны

Җыр кала.

11.Йомгаклау. Рефлексия.

Әйе,бәхетле киләчәгебез өчен, миллионнар гомереләрен биргән.Аларның батырлыгы безнең күңелләрдә.Тынычлыкны ,сугыш кургән,кичергән, ишеткән кеше генә бәяли аладыр.

Әйдәгез,сугыш кырларында һәлак булган көрәшчеләребезне искә алып плакат ясыйбыз!

Тынычлык символлары(күгәрчен,шарларфлагчыклар,кеше силуэтлары)

Ватманга ябыштырабыз.Ә хәзер тактага карагыз,укучылар.Берьякта тыныч,матур тормыш, ә икенче якта сугыш,кан кою.

Кайсын сайлыйсыз,чыгып басасыз!

Әлбәттә без тынычлык яклы! Тыныч тормышта бәхетле киләчәк телим укучылар.Илебезнең батыр уллары һәм кызлары булып үсегез!

Җыр.”Һәрвакыт булсын кояш!”

Нәтиҗә ясала.

Дәрес өчен үз – үзеңә бәя кую.

Әгәр дәрес ошаса(смайликлар бн.эш)

  1. Өйгә эш бирү.

1.  Батырлык турында  гаиләдә сөйләшү үткәрегез.

2. “ Ничек батыр булырга” дигән темага инша язып килергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...