Яхшылык эшләргә ашык!
классный час (3 класс) на тему

Харисова Роза Гыйлвановна

Максат: укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә тирәдәгеләргә карата           игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; укучыларның үз-үзләренә әлеге хис-тойгыларның тәрбияләнүенә юнәлеш бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yahshylyk_achyk_dres.docx33.14 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Яхшылык эшләргә ашык!

Максат: укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә тирәдәгеләргә карата           игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; укучыларның үз-үзләренә әлеге хис-тойгыларның тәрбияләнүенә юнәлеш бирү.

Җиһазлау: презентация, кәрҗин, йолдызлар, “Яхшылык агачы”рәсеме, яхшылык һәм начарлык сыйфатларын чагылдырган сүзләр язылган яфраклар яфраклар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә!

  1. Тема һәм максатны билгеләү.
  • Төркемнәргә мәкальләрнең башы һәм берничә вариантта ахыры бирелә. Мәкальнең ахырын эзләп табарга.
  1. Бер яхшы эш (мең яхшы сүздән артык, акылың белән мактан, мәңгелек өч хәзинә, ташка кадак кагар, телсез мөгаллим).
  • Димәк дәреснең темасы .... һәм максаты .... .
  • “Ходайның һәр бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк.

Кешенең гомере бер генә,

Яхшылык  эшләргә ашыгыйк!” (Ф.Яруллин”).

  1. Төп өлеш.
  • Ә нәрсә соң ул яхшылык?
  • Шигырь “Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?” В. Маяковский.

Нәни улы әтисенә

Шундый бер сорау бирде:

-Әти, нәрсә ул яхшы,

Нәрсә ул начар?- диде.

Сер итеп саклыйсым юк,

Кызыксынган балалар

Әтисенең җавабын

Бу китаптан табарлар...

Була сугыш чукмары,

Нәниләрне елата.

Андыйны мин хәтта

Язмас идем китапка.

Бусы менә:

-Тимә,- ди,-

Кеченә балаларга!

Бу малай шундый яхшы,

Сокланырлык аңарга!

Китапны әгәр ертсаң,

Уенчыгыңны бозсан,

Укучылар сөйлиләр:

-Бу начар малай,- диләр...

Тырыш бала эш сөя,

Китапка күңел сала.

Андыйны бик мактыйлар:

“Ул менә яхшы бала...”

Бусы кергән пычракка,

Шуңа үзе шатлана,

Андыйны яратмыйлар:

“Ул- начар, шапшак бала... ”

Бусы юа галошын,

Пимасын үзе сөртә,

Нәни генә бклса да,

Ул үзен яхшы йөртә.

Малай китте шатланып,

Вәгъдә бирде ул шуннан:

“Мин гел яхшы булырмын,

Һичвакыт начар булмам”.

  • Кадерле укучылар, мәктәптә ел дәвамында без бик күп нәрсәләргә өйрәндек. Шул исәптән яхшылыклар эшләргә өйрәндек. Ә нинди яхшылыклар эшләдек икән без? Тагын нинди гамәлләрне яхшылык  дип атап була икән? Без сезнең белән бүген “Яхшылык галәменә” сәяхәт итәрбез. Үзебез кылган яхшылыклардан кабынган йолдызларны барларбыз һәм кәрҗингә салып барырбыз. Сез сәяхәткә әзерме?
  1. “Шәфкатьлелек” планетасы.
  • Шәфкатьлелек юнәлеше буенча безнең мәктәбебездә төрле чаралар үтә. Без нәни булуыбызга карамастан бу эшләрдән читтә калырга тырышмыйбыз. Уку елы башында ук “Чын йөрәктән” дип аталган акция уздырылды. Без балалар йортында тәрбияләнүче балаларга  уку әсбаплары җыйнадык. Ә өлкән класс укучылары җыйналган әйберләрне илтеп тапшырдылар һәм концерт куеп, төрле кызыклы уеннар оештырып кайттылар.
  • 1 октябрь – Өлкәннәр көне мәктәбебездә бик зурлап үткәрелә. Хөрмәтле тыл ветераннарын мәктәпкә чакырып кунак итәбез. Ә бәйрәмгә әзерлек алдан ук башлана. Без өлкәннәрне котлау өчен открыткалар, чакыру кәгазьләре ясыйбыз. Ә волонтерлар һәр ветеранның өенә йөреп, аларны бәйрәм белән котлыйлар.
  • Шигырь «Әбиемне яратам» Г.Зәнәшева.

Мин үзем шәһәрдә яшим,

Авылга кайтам җәен.

Чөнки ул авылда яши

Яраткан әбекәем.

Әбием анда ялгыз яши,

Мине сагынып көтә.

Мин кайткач, шатланып йөри,

Мине бик кунак итә.

Мин үскәч әбием белән

Авылда торачакмын.

Әбием картаеп киткәч,

Ярдәмче  булачакмын.

  1. “Экология” планетасы.
  • Мәктәбебез һәр елны көз һәм яз айларында авылыбыз табигате матурлыгы һәм чисталыгы өчен көрәшә. Без мәктәп тирәләрен, елга-болыннарыбызны, чишмәләрне чүп-чардан арындырабыз.
  • Шигырь “Чишмә җыры”

Челтер,челтер ага чишмә,

Аннан җырлап җибәрә.

Килегезче, кил әйдә, ди,

Чишмә суы көч бирә.

Суымнан авыз итегез,

Телләрегез баллансын.

Сезнең сөйләшүнеишетеп,

Барчасы хәйран калсын.

-Мөмкин булса көн дә иртән

Килегез су алырга.

Ашыгыз да, чәегез дә

Тәмле булыр табында.

Тик зинһар чишмә буйларын

Пычрата күрмәгез һич.

Таллыгымда өзеп-өзеп,

Кошлар сайрый иртә-кич.

  • Шулай ук мәктәбебездә “Сыерчык оясы” һәм “Җимлек” операциясе үтә. без дә бик теләп әлеге эштә катнаштык. Без табигать дуслары булырга өйрәнәбез.
  • Шигырь “Кошларга бүләк” З.Нури.

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган-үскән җирләре.

Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар:

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.

Килсеннәр әйдә, килсеннәр,

Без – дуслары кошларның!

Оялар куйдык: керсеннәр,

Бүләге, дип, дусларның.

Һәр җирен тикшереп кат-кат,

Оялар сайласыннар.

Сайрасыннар безне мактап,

Шатланып сайрасыннар.

  1. “Дуслык” планетасы.
  • Без мәктәптә дуслашырга да, башкаларның уңышлары өчен шатлана белергә дә өйрәндек .
  • Җыр “Про дружбу”

Если друг не смеётся - ты включи ему солнце,
Ты включи ему звёзды - это просто.
Ты исправь ошибку, превращая в улыбку,
Все грустинки и слёзы - это просто.
Воскресенье, суббота - дружба это не работа,
Дружба - это не работа.

Припев:
Есть друзья, а для них,
У друзей нет выходных.
Есть друзья, а для них,
У друзей нет выходных.

Если свалится счастье - подели его на части,
И раздай всем друзьям - это просто.
А когда будет надо - все друзья будут рядом,
Чтоб включить тебе солнце или звёзды.
Воскресенье, суббота - дружба это не работа,
Дружба - это не работа.

Припев:
Есть друзья, а для них,
У друзей нет выходных.
Есть друзья, а для них,
У друзей нет выходных.

  1. “Белем ”планетасы
  • Шигырь «Мәктәптән кайтып киләм» Ф.Яруллин

Мәктәптән кайтып киләм,

Сумкам тулы “бишле”ләр.

Мине алга сөйриләр –

“Бишле”ләр бик көчлеләр.

 “Саумысез”, - дим һәркемгә.

Кайтып барам ялгызым

Их, дөньялар иркен лә!

Ерык минем авызым.

Әллә кая ашкынам,

Чыдап булмый, чын менә,

Урамнар кояш кына.

“Бишле”ләрем көлдерә

  • Мәктәбебезнең йолдызы, уку алдынгысы – Галимҗан абый. Ул 10 нчы класста укый. Һәр елны район, республика буенча фән олимпиадаларында катнаша. Әнә аның мактау кәгазьләре генә дә күпме! Без дә Галимҗан абый кебек тырышып укырбыз. Мәктәбебез данын якларбыз.
  • Безнең дә беренче уңышларыбыз  бар инде. Һәр елны февраль аенда Муса Җәлил айлыгы үтә. Быел без дә шигырь һәм рәсем конкурсында катнаштык. Шигырь конкурсында Хөсәенова Айзилә 1нче урынны,ә Исхакова Нәфисә 3нче урынны, Нургалиев Райнур рәсем конкурсында 2нче урынны яуладылар.

5)“Яхшы кәеф” планетасы.

  • Үзеңнең һәм башкаларның кәефен күтәрү дә яхшы эш. Мәктәбебездә төрле кичәләр һәм бәйрәмнәр еш булып тора. Без бу чараларга бик теләп катнашабыз. Безнең өчен бигрәк тә истә калганы “Татар егете” конкурсы булды. Бу конкурста  классташыбыз Салават катнашты.
  • Салават шигырен сөйли.

Таныш булыйк, Салават булам.

Фәтхетдинов түгел мин,

Файзрахманов булам мин.

Беренчедә укып белем алам,
Мәктәпкә мин теләп барам.

Дусларым күп минем анда,
Яраталар мине бар да.

Түгәрәкләргә йөреп,

Өстәмә белем алам.

Татар телен, рус телен

Инглиз телен  өйрәнәм.

Спортны да үз итәм мин,
Хоккейчы булырга дип
Кечкенәдән хыялланам.

Җыр-биюгә дә оста  мин

Һәр эшне дә булдырам.

Утын кисәм, кадак кагам,

Дәү әнигә булышам.

Мактана дип уйламагыз,

Мактануым түгел бу.  

 Җитмеш төрле  һөнәр белү

 Егет кеше эше ул!

  1. Рефлекция
  • Укытучы: Балалар, әле сәяхәтебезне дәвам итәргә булыр иде. Чөнки әле без үтмәгән  “планеталар”, “йолдызлыклар” бик күп. Кәрҗинебездә дә шактый гына йолдызлар җыелды. Димәк без сезнең белән күп кенә яхшы эшләр эшләргә өлгергәнбез.  
  • Ә хәзер менә бу агачка игътибар итик әле. Нәрсә җитми икән аңа?(яфраклар). Әйдәгез тагын бер яхшылык эшлик . Терелтик без ул агачны. Сезнең өстәлләрдә яфраклар бар. Әлеге яфракларга яхшылык һәм начарлык билгеләре язылган. Яхшылык язылган яфракларны гына сайлап алып агачка беркетсәк, агач терелер (ярата белүче, ярдәмчел, игътибарлы, миһербанлы, шәфкатьле, игелекле, тырыш, әдәпле, намуслы, сакчыл, кайгыртучан; усал, кош ояларын туздыручы, башкаларны кыерсытучы, миһербансыз, шәфкатьсез).
  • Менә агачыбыз терелде дә. Ул тиздән яхшылык җимешләре бирер. Ә ул җимешләрне авыз иткән һәр кеше бары тик яхшы гамәлләр генә кылыр.
  • Шигырь “Кеше булыйм дисәң” Галия Гайнетдинова.

Нинди мирас кала бездән

Дәвам итсен өчен.

Килер буын без башлаган

Юлдан китсен өчен.

Кыл яхшылык кешеләргә –

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр, өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Аера белак-караны,

Начар юлдан йөрмә.

Яхшы белән явызлыкны

Берүк бутый күрмә.

Кирәк булса коткарырга

Батып баручыны,

Кулың суз дакоткар

Сагыш-моңга таручыны.

Шатландыр син ярдәм кылып.

Ялгыз бер әбине.

Үскәнем дип, син матур дип,

Юат бер нәнине.

Кеше булып калам дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

  1. Йомгаклау.

“Тылсымлы сандык” уены. Тылсымлы сандыкның капкачын ачып карасак яхшы кешене күрербез. (Балалар  чиратлап сандыкны ачып карыйлар һәм үзләрен күрәләр).

  1. “Шәфкатьлелек” планетасы.
  • Шәфкатьлелек юнәлеше буенча безнең мәктәбебездә төрле чаралар үтә. Без нәни булуыбызга карамастан бу эшләрдән читтә калырга тырышмыйбыз. Уку елы башында ук “Чын йөрәктән” дип аталган акция уздырылды. Без балалар йортында тәрбияләнүче балаларга  уку әсбаплары җыйнадык. Ә өлкән класс укучылары җыйналган әйберләрне илтеп тапшырдылар һәм концерт куеп, төрле кызыклы уеннар оештырып кайттылар.

  • 1 октябрь – Өлкәннәр көне мәктәбебездә бик зурлап үткәрелә. Хөрмәтле тыл ветераннарын мәктәпкә чакырып кунак итәбез. Ә бәйрәмгә әзерлек алдан ук башлана. Без өлкәннәрне котлау өчен открыткалар, чакыру кәгазьләре ясыйбыз. Ә волонтерлар һәр ветеранның өенә йөреп, аларны бәйрәм белән котлыйлар.

  • Шигырь «Әбиемне яратам» Г.Зәнәшева.

Мин үзем шәһәрдә яшим,

Авылга кайтам җәен.

Чөнки ул авылда яши

Яраткан әбекәем.

Әбием анда ялгыз яши,

Мине сагынып көтә.

Мин кайткач, шатланып йөри,

Мине бик кунак итә.

Мин үскәч әбием белән

Авылда торачакмын.

Әбием картаеп киткәч,

Ярдәмче  булачакмын.

  1. “Экология” планетасы.
  • Мәктәбебез һәр елны көз һәм яз айларында авылыбыз табигате матурлыгы һәм чисталыгы өчен көрәшә. Без мәктәп тирәләрен, елга-болыннарыбызны, чишмәләрне чүп-чардан арындырабыз.

  • Шулай ук мәктәбебездә “Сыерчык оясы” һәм “Җимлек” операциясе үтә. без дә бик теләп әлеге эштә катнаштык. Без табигать дуслары булырга өйрәнәбез.

  1. “Дуслык” планетасы.
  • Без мәктәптә дуслашырга да, башкаларның уңышлары өчен шатлана белергә дә өйрәндек .

4.“Белем ”планетасы

  • Мәктәбебезнең йолдызы, уку алдынгысы – Галимҗан абый. Ул 10 нчы класста укый. Һәр елны район, республика буенча фән олимпиадаларында катнаша. Әнә аның мактау кәгазьләре генә дә күпме! Без дә Галимҗан абый кебек тырышып укырбыз. Мәктәбебез данын якларбыз.

  • Безнең дә беренче уңышларыбыз  бар инде. Һәр елны февраль аенда Муса Җәлил айлыгы үтә. Быел без дә шигырь һәм рәсем конкурсында катнаштык. Шигырь конкурсында Хөсәенова Айзилә 1нче урынны,ә Исхакова Нәфисә 3нче урынны, Нургалиев Райнур рәсем конкурсында 2нче урынны яуладылар.

5)“Яхшы кәеф” планетасы.

  • Үзеңнең һәм башкаларның кәефен күтәрү дә яхшы эш. Мәктәбебездә төрле кичәләр һәм бәйрәмнәр еш булып тора. Без бу чараларга бик теләп катнашабыз. Безнең өчен бигрәк тә истә калганы “Татар егете” конкурсы булды. Бу конкурста  классташыбыз Салават катнашты.

Бер яхшы эш ....    

... мең яхшы сүздән артык.

Яхшы сүз җанга рәхәт, ....

.... яман сүз җанга җәрәхәт.

Яхшылык күрәсең килсә,....

..... яхшылык эшлә.

..... акылың белән мактан.

.... мәңгелек өч хәзинә

.... ташка кадак кагар.

.... телсез мөгаллим.

ярата белүче

Ярдәмчел

Игътибарлы

Миһербанлы

Шәфкатьле

Игелекле

Тырыш

Әдәпле

Намуслы

Сакчыл

Кайгыртучан

Усал

Кош ояларын туздыручы

Башкаларны  кыерсытучы

Миһербансыз

Шәфкатьсез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш....

Нәрсә ул яхшылык?

Халкыбыз бәйрәмнәренә багышланган презентация....

Ашык безгә,Яңа ел!

Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме....

Яхшылык җирдә ятмый

Яхшылык җирдә ятмый...

Әхсән Баян. Яхшылык кире кайта( 3 нче сыйныф)

План-конспект урока по литературному чтению на родном языке для 3 класса...

ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘРГӘ АШЫГЫЙК!

Тема: Яхшылык эшләргә ашык!Максат: укучыларда яхшылык эшләргә теләк формалаштыру; укучыларда бер-берсенә һәм әйләнә тирәдәгеләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; укучыларны...

“Яхшылык кылырга ашык”

    “Яхшылык” сүзенең мәгънәсенә төшендерү, яхшы эш эшләргә омтылыш тәрбияләү, әйләнә – тирәдәгеләрнең һәм үзләренең эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү, матур, дөрес ...