"Әниләр бәйрәме"
классный час (3 класс) на тему

Балаларда  әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kich_niem.docx17.9 КБ

Предварительный просмотр:

 “Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(башлангыч сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)

Әзерләде: Ф.Ф.Вәлиуллина

Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.

Җиһазлау : сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән. Тактада укучылар язган иншалар.

Алып баручы :

Исәнмесез, хөрмәтле әниләр, әбиләр, кунаклар!

Бүген без иң матур бәйрәмне, әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр бәйрәмен- 8 Мартны билгеләп үтәргә җыелдык.

Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кунаклар, безнең матур сөйкемле кызларыбыз, сезне  язның беренче бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Тормышларыгыз матур, йөзегез көләч булсын. Уңышлар, бәхет, сәламәтлек сезнең юлдашыгызга әйләнсен. Бәйрәм котлы булсын!

Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез.

1нче бала: Кадерле әбиләр, әниләр. Сезне халыкара – хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

2нче бала:

 “Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз һич ярамый!

Әни сүзен таптарга.

3нче бала:

Бар да матур безнең өйдә,

Тәрәзәдә ап-ак пәрдә.

Үрмә гөлләр сузылып үсә,

Тәп-тәмле ашлар пешә.

4нче бала:

Чиста-җыйнак урын-җирләр,

Җилфердиләр ап-ак керләр.

Кем тырыша әкрен генә,

Барын эшли, барын белә?

Хор белән : Бу бит әни, беләсезме?

                     Минем әни! Күрәсезме?

5нче бала: Г.Әхтәмова “ Чәчәк”

Сигезенче март көнен

Һәркем бәйрәм итәчәк.

Әниемә бүләк булыр

Үзем ясаган чәчәк.

Җыр :Н.Мәдияров сүзләре “ Мин әнигә булышам”

6нчы бала:

Кайсын җыям, кайсын юам,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

7нче бала:

Бәйрәм бүген, бәйрәм, диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын

Әти дә көлеп торсын.

8нче бала: Саҗидә Сөләйманова  “ Кем уяткан Ләйләне?”

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган үзе торган

Бүген әни бәйрәме.

9нчы бала :

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, әй ямьле!

Якты булсын, балкып торсын –

Бүген әни бәйрәме!

10нчы бала:

Өстәл өстен кат-кат сөртте

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын.

Бүген әни бәйрәме.

11нче бала:  Вәсимә Хәйруллина “ Минем әни иң әйбәт”

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Үзе бөтен эшкә оста,

Безне өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә

Иң кирәк сүзләр сайлап.

Иң чибәр әни минеке,

Толымнары карачы.

Кояш кебек нурлар сибә,

Ягымлы күз карашы.

12нче бала :  Кадыйр Сибгат “ Әни”

Тавышлары булмаса да

Әллә каян ишетәм:

Аяк очларына басып,

Керә әни ишектән.

Уянмасын ди ул мине,

Таң йокысын бүлмәсен.

Күзләремне йомып ятам,

Уянганны күрмәсен.

Куанып ятам әнинең

Исән-сау көннәренә.

Аяк очларына басып,

Су сибә гөлләренә.

Алып баручы :   8 нче Март бәйрәмендә без тагын кемнәрне онытмаска тиешбез?

Балалар : Әбиләрне!

Алып баручы :   Әйе, дөрес. Ә татарларда ягымлы һәм яратып без әбиләргә әбекәй, әбием, дәү әнием дип дәшәбез (слайдларда әбиләрнең фоторәсемнәре күрсәтелә)

13нче бала:   Әминә Бикчәнтәева “ Дәү әнием”

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул – минем дәү әнием.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

Өйдә аны һәммәбез

Яратабыз, сөябез :

-Син бик кадерле безгә,

Озак яшә диябез.

Җыр “Бүләк”

Әбиләр, әниләр турында язылган хикәяләрне уку.

14нче бала :  Мөхәммәт Садри “ Минем әби”

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде алар.

Төрле һөнәр беләләр,

Казанда- алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы,

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә – төзүче.

Алып баручы:

 Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Җил-яңгырдан саклар өчен

Усаллардан яклар өчен

Хор белән : Әни кирәк! Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен,

Гөлләр чәчәк атсын өчен

Бәхет, шатлык артсын өчен

Хор белән : Әни кирәк! Әни кирәк!

“ Кем күбрәк назлы сүзләр әйтә” уены.

Алып баручы:  Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы әниләрдә.

Әниләр безнең өчен әни генә түгел әле алар. Алар төрле тармакларда эшләүчеләр дә. Балалар укыталармы, авырулар дәвалыйлармы, мул иген үстерәләрме, терлек карыйлармы – кайда   гына эшләмәсеннәр – туган илебезнең байлыгын арттыруга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

Дан әниләргә!

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Л.Ошанин шигыре, Л.Айтуганов тәрҗемәсе, А.Островский көе      Җыр “Һәрвакыт булсын кояш!”