план самообразования; план работы со слабыми и с одаренными детьми;
материал (1, 2, 3, 4 класс) на тему

 

 

Татар теле фәнен

 авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы

 

 

 

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль

бюджет гомумбелем бирү  учреждениесе

“Апас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү  мәктәбе”

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Сәгъдеева Лилия Хәмит  кызының

  үз  белемен  күтәрү өстендә

 эшләү  планы

2015-2020 нче уку елы

Татарстан Республикасы Апас муниципаль

 бюджет гомумбелем бирү  учреждениесе

“Апас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү  мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Сәгъдеева Лилия Хәмит  кызының

  үз белемен  күтәрү өстендә  эшләү  планы

Туган елы: 12 апрель 1982ел.

Белеме:  югары

Тәмамлаган уку йорты:  Казан  педагогия училищесы 2002 ел, башлангыч                 класслар          укытучысы ;

Казан  дәүләт гуманитар - педагогика  университеты  2009, татар теле  һәм әдәбияты укытучысы.

Курсларда булу: татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү курсы: “ФДБС таләпләре нигезендә хәзерге татар теле һәм әдәбияты дәресләре”,  Казан  шәһәре,  ФГАОУ ВО  « Казан (Идел буе) дәүләт университеты», 108 сәг.  Регистрацион  номеры  УПК-20-014970/2015,  бирелде  “08” октябрь  2015 ел.  

 Эш урыны : Татарстан Республикасы Апас муниципаль бюджет гомумбелем бирү  учреждениесе “Апас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү  мәктәбе”.

Белгечлек :  татар теле  һәм әдәбияты укытучысы.

Белем бирү  учреждениясенең адресы: 422350, Татарстан Республикасы, Апас муниципаль районы,  Апас авылы,  Кызылармейцлар  урамы.

Методик  тема: ”Укучыларның сөйләм телен үстерү нигезендә белем һәм тәрбия бирү”.

                                                 

Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
  4. Киңәшмәләрдә, дискуссияләрдә,тәҗрибә уртаклашуда катнашу.
  5. Укучылар һәм укытучылар өчен оештырылган төрле     конкурс, олимпиадаларда катнашу.
  6. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
  7. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
  8. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
  9. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
  10. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

11. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

12.Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

13. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.

14.Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

15. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

16. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

17. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

18. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

Эчтәлек

Эш нәтиҗәләре

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.

  1. “Татар грамматикасы”н  уку,  өйрәнү.
  2. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан “Хәзерге татар әдәби теле” китабын өйрәнүне дәвам итү.

  1.  “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау, китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
  2. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

  1. Академик  Ә. Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыруны дәвам итү.

  1. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
  2.  Методик папканы тулыландыру, баету.
  3.  Портфолионы яңарту.
  4.  Сингапурча укыту алымнарын куллану.
  5.  “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын эштә файдалану.

Х.Салимов “Татар теле грамматикасы”  III томда.

Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабы.

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” III томда.

Сафиуллина Ф.С. “Татарча-русча фразеологик сүзлек”.

Әдәбият белеме: “Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге”.

Гарифуллин С.Ф. Татарча-русча-инглизчә фразеологик сүзлек”.

“Татар теленең орфографик сүзлеге”.

“Тәрбия дәресләре”.

“Тәрбия-мәңгелек фәлсәфә”.

“Мәгърифәт-мәңгелек юлдаш”.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

  1. Шәхси китапханәне китаплар белән баету.
  2.  “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
  3. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
  4. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
  5. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

 

Г.Тукай китаплары.

Р. Миңнуллин китаплары.

Ф. Яруллин китаплары.

И.Туктар китаплары.

Л. Ихсанова китаплары.

Ш. Галиев китаплары.

Б. Рәхмәт китаплары.

Г. Бәширов китаплары.

Т. Миңнуллин томнары.

К. Насыйри томнары.

М. Җәлил китаплары.

Х. Туфан томнары.

А. Алиш китаплары.

Низамов Р.А., Нигъмәтов “Татар халык педагогикасы”.

“Мы татары” шигырьләр җыентыгы.

                                       

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

  1. “Татар халык педагогикасы” китабын  тәрбия сәгатьләрендә файдалану.
  2. Р.Фәхретдин,  К.Насыйри китапларын куллану.
  3. “Салават күпере” журналына язылу, эштә куллану.
  4. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
  5.  “Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.
  6. Законнар белән танышу.

  1.  Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  2.  Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
  3.  Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
  4.  Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
  5.  Иншалар,  иҗади эшләр яздыру.
  6.  Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
  7.  Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
  8.  Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
  9.  Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

16. Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

17. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

“Гаилә һәм мәктәп”, “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары.

Татарстан Республикасының телләр турындагы законы.

Газизова А.Н. “Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы”.

Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы”.

“Татар халкының йолалары”.

IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
  2. “Халкымның күңел җәүһәрләре” почмагын тәртиптә тоту.
  3. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
  4. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
  5. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
  6. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  7. Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.
  8.  Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

  1.  Бөек Җиңүнең  71 еллыгына багышланган чараларда катнашу.

  1.  Габдулла Тукайның 131 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

  1.  Муса Җәлилнең 110 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

Кабинет китапханәсен баету.

“Алар безгә җиңү китерделәр” стенгазета, май.

“Тукай-сүнмәс йолдыз ул” әдәби музыкаль кичә, апрель.

«Телдән журнал», февраль.

V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу.

1. Башлангыч сыйныф укытучыларының татар теле һәм  әдәбияты дәресләрендә булу, катнашу, тәҗрибә уртаклашу.

 2. Мәктәп һәм район күләмендәге олимпиадада катнашу.

 

3. Сингапурча укыту алымнарын кулланып  ачык дәрес бирү.

         

Ел дәвамында.

Мәктәп күләмендә, 1 урын – Бәшарова Камилла, 4А сыйныф, октябрь,  2016нчы ел.

III этап обучения – Развитие критического мышления. Тема: Билгесез үткән  заман  хикәя  фигыль”.  – декабрь, 2016нчы ел.

VI. Практик чыгышлар.

1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

2. “Туган тел” атналыгында катнашу.

3. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

4. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

5. Яңа басылган китапларны презентацияләү.

6. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.

7. Татар теленнән һәм әдәбияттан ачык дәресләр күрсәтү.

8. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

9. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

Мәктәпкүләм “Тамчы шоу” уены, март, 2016нчы ел.

VII. Компьютер технологиясен  камилләштерү.

Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнүне дәвам итү.

Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

 “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.

Онлайн Библиотека “Бала” (www.balarf.ru),

Tatarscool.ru-обучение татарскому языку Он-лайн!

belem.ru; tatarile.org.com);

http://tatar.com.ru/fonetika.php http://www.tugantelem.narod.ru/   http://www.akiat.ru/ http://www.tatknigafund.ru/

VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү.

Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.

Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.

Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

Халык педагоглары Каюм Насыйри,  Риза Фәхреддин хезмәтләре.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль

бюджет гомумбелем бирү  учреждениесе

“Апас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү  мәктәбе”

                                                        

Татар теле фәнен

 авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү планы

Укытучы: Сәгъдеева Лилия

                                                                                            Хәмит кызы

2016 – 2017 нче уку елы

Авыр үзләштерүче укучылар белән

эшләү максаты

       

       1.         Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләнүнең  яңа технологияләрен тудыру;

  1. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләнүнең эш системасы булдыру;
  2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү (олимпиадалар, конкурсларда җиңү, уку күрсәткечләре яхшыру, еллык  өлгереш һәм  белем сыйфаты күтәрелү);
  3. Алган белемнәрне тормышта куллана  белү, тормышка яраклаша белү, креативлык, конкурент булырга сәләтлелек.

Авыр үзләштерүче укучылар белән

эшләү планы

№ п/п

Эшләнәчәк эш төре

Авыр үзләштерүче укучыларны барлау.

Авыр үзләштерүче укучылар белән эш дәфтәрләре башлау.

Матур язу күнекмәләрен үстерү, күнегүләр өстендә эшләү.

Үзләштереп җиткермәгән темалар өстендә эшләү.

Өй эшләре тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетмәгән укучылар белән өстәмә эшләү.

Аерым темалар буенча тестлар эшләү.

Хаталар күп җибәрүче укучылар белән күчереп язу күнегүләре башкару.

Язылышлары төрле кагыйдәгә караган сүзләрне сүзлек диктанты итеп язу.

Диктантлар язу вакытында киткән хаталарны анализлау, орфограммалар өстендә эшләү.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Картиналар буенча миниатюр – сочинениеләр язу.

Уку тизлеге ким булган укучылар белән өстәмә китаплар уку.

Контроль, мөстәкыйль эшләрдә хаталары булып, начар билге алган укучылар белән индивидуаль биремле карточкалар өстендә эш.

Стилистик хата төрләрен өйрәнү һәм аерым күнегүләр өстендә эшләү.

Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү.

        

Авыр үзләштерүче балалар белән эш

Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерүдә укучының үз-үзенә бәясе һәм белем алуга карашы зур роль уйный. Шуңа күрә дә укучының интеграль күрсәткечләре сыйфатында баланың шәхси мөмкинлекләрен бәяләү кирәк. Шәхес үсешенең төрле факторларын болай бәяләү укытучыга аерым укучылар белән кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген күрсәтә .

Эшнең эчтәлеге

Эш төре

1

Уку техникасын яхшырту өстендә эш.

Кычкырып уку

2

Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эш.

Аудиоязмада А. Арсланов,

Ф. Галимуллинның үрнәк укуын тыңлату.

3

Аңлап уку күнекмәләрен үстерү өстендә эш.

План төзү, укылган өлешнең эчтәлеген сөйләтү.

4

Каллиграфик режимны үтәү юнәлешендә эш

Матур язу күнегүләре

5

Грамоталылыкны үстерү

- контроль күчереп язу

- хәтер диктанты

- күрмә диктант

6

Орфограммалар белән эш

Сүзлек диктанты, хаталар өстендә эш.

7

Индивидуаль-дифференциаль биремле карточкалар белән эш.

Я. Абдрәхимова.  Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.

Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова .   Мөстәкыйль эшләү өчен биремнәр җыентыгы.

8

Тестлар белән эшләргә өйрәтү

Н. Максимов, С. Трофимова. Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.


Уку техникасын исәпкә алу

Уку техникасын исәпкә алу уку елы башында һәм ахырында башкарыла һәм анализ ясала. Индивидуаль эш төрләрен планлаштыру өчен кулай. Үсеш динамикасы күзәтелә.

Язу техникасын исәпкә алу

Язу тизлеген исәпкә алу  уку елына бер тапкыр гына башкарыла. Искәрмәләр графасында укучының язуында үзгәрешләр күрсәтелә, шулай ук шәхси үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелә (сул кул белән яза, хәреф элеметларын дөрес тоташтырмый, язу авышлыгы дөрес түгел, хәрефләп күчереп язуы һәм башкалар).

Хаталар өстендә эш

Язма эшләрдәге хаталарны классификацияләү ике төрле вариантта тәкъдим ителә. Контроль язма эшләрдәге хаталар һәр чирек саен анализлана һәм параллель сыйныфлардагы нәтиҗәләр белән чагыштырыла.

 Орфографик хаталар

1.

о-ы, ө-е

2.

э-е

3.

е, ю, я

4.

ъ-ь

5.

Җ

6.

н-ң (нг-ңг, нк-ңк)

7.

йо, йө

8.

къ-гь, к-г

9.

йо, йө кушылмалары

10.

В-[w]

11.

Кушма сүзләр

12.  

Парлы сүзләр

13.

Тезмә сүзләр

14.

Алынма сүзләр

15.

Кисәкчәләр язылышы

16.

Кушымча, теркәгеч

Грамоталылыкка ирешүнең беренче шарты - системалылык. Нинди дә булса орфограмманы онытылмаслык итеп үзләштерү һәм ныгыту өчен дөрес язу кагыйдәсен белү генә җитми. Моның өчен түбәндәгеләр таләп ителә:

Беренче чиратта, орфографик бишминутлыклар үткәрү отышлы. Күрмә диктантлар яздырту эше дә нәтиҗә бирә. Тексттан шушы орфограммага караган сүзләрне табарга;

  1. Төшеп калган хәреф урынына тиешлесен куярга;
  2. Бер кагыйдәгә нигезләнгән сүзләрне аерым баганага язарга;
  3. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзергә;
  4. Сүзләрнең дөрес язылышын аңлатырга;
  5. Басымын куярга;
  6. Хаталарны төзәтергә һ.б.

Бу төр биремнәр хаталарны киметергә ярдәм итә. Индивидуаль-дифференциаль биремнәр эшләү укучыларда кызыксыну уята.

Татарстан Республикасы Апас муниципаль

бюджет гомумбелем бирү  учреждениесе

“Апас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү  мәктәбе”

                                                        

Татар теле фәнен

 сәләтле  укучылар белән эшләү планы

Укытучы: Сәгъдеева Лилия

                                                                                            Хәмит кызы

2016 – 2017 нче уку елы

“Сәләтле балалар программасы”нигезендә

 түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла:

-укучыларда милли үзаң тәрбияләү;

-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;

-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;

-“сәләтле балаларның” фәнни-гамәли күнекмәләрен, иҗади мөмкинчелекләрен үстерү;

                       

Бурычлар һәм максатлар:

1.  Укучының фикерләү сәләтләрен үстерү.

2.  Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыда әхлак кануннары тәрбияләү.

3.  Укучының сүзлек хәзинәсен баету.

4.  Әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр булдыру.

5. Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру.

Укучылар өчен ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр

1. Татар телен өйрәнү өчен шартлар булдыру;

2. Уку-укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;

3. Татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;

4 . Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;

5 Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;

6 Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;

7 Әдәби әсәрнең жанрын тану, әсәрнең төп  идеясен аңлау;

8.Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;

9. Укучыларны гуманитар профиль буенча әзерләү;

10. Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү;

Эш планы

Эчтәлеге

Вакыты

1

Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалану.

Даими

сентябрь

2

Татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җыю.

даими

3

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш:  диалогка чыгу, төрле уеннар оештыру, бәйрәмнәрдә катнашу.

даими

4

Иҗади конкурсларда катнашу: “Нәфис сүз”  “Йолдызлык”, “Шигырьләр уку конкурслары”, “Иншалар язу конкурслары”.

даими

5

Иҗади  презентация әзерләү “Мин татарча беләм”.

даими

6

Викторинада  катнашу “Татарча да яхшы бел”.

даими

7

Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү.

даими

8

Татар телендә булган газета-журналлар белән танышу.

даими

9

Интернаттан әдипләр турында мәгълүматлар туплау, альбом-папкалар, презентация әзерләү.

даими

10

Мәктәпкүләм, районкүләм,  республикакүләм конкурсларда , олимпиадаларда катнашу.

даими

Укучының шәхси картасы

Укучының фамилиясе___________________

Класс  _________  

Юнәлеш __________________  

Дата

Тема

Ата-аналар белән эш төре

Бурычлар һәм максатлар:

  1. Үз фикерен ана телендә сөйләшә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, укучының фикерләү сәләтләрен үстерү;
  2. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыда әхлак кануннары тәрбияләү;
  3. Укучының сүзлек хазинәсен баету;
  4. Әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр булдыру;
  5. Укучыда милли рух, үз халкының сәнгатенә, тарихына, мәдәниятына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү;
  6. Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру.
  7. Ата-аналар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен ия булырга тиешле белем,

осталык һәм күнекмәләр.

  1. Татар телен өйрәнү һәм гаилә-көнкүрешкә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында үзләштерү өчен шартлар булдыру;
  2. Уку – укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;
  3. Татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;
  4. Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;
  5. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;
  6. Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;
  7. Әдәби әсәрнең жанрын тану, әсәрнең төп идеясен аңлау, аны мисаллар белән раслау;
  8. Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;
  9. Укучыларны гуманитар профиль буенча әзерләү;
  10. Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү.

1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

2. Сәләтле укучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү.

3. Укучыларның район, республика чараларда катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә һәм дәрестән соң даими эш алып баруга кызыксынуларын үстерү.

4. Олимпиадалар үткәрү турында положениеләрдә мәктәп, район, республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру.

5. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Сәләтле укучылар белән эшләү планы.

Эшләнәчәк эш төре

1.  Фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау.

2.  Укучылар белән эш дәфтәрләре башлау.

3.  Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау:

- үз фикерен ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте;

- эчтәлекне сөйли белү;

- терминнар куллана белү;

- грамоталылык;

- иҗадилык.

4.  Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә кызыклы материаллар белән эшләү

      Газета –журнал материаллары, интернет ресурслар

5.   Газета-журналларда татар теле һәм әдәбияты фәне темаларына караган ребуслар, кроссвордлар чишү, кызыклы материаллар өстендә эш.

      Газета-журнал номерлары

6.  Язучылар турында өстәмә мәгълүматлар туплау, папкалар эшләү.

       Газета –журнал материаллары, интернет ресурслар

7.  Аерым темалар буенча тестлар эшләү.

     Татар теленнән тестлар.

8.  “ Мәгариф” журналында чыгып килүче олимпиада биремнәрен чишү.

 9.  Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

       З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга.

10.   Картиналар буенча миниатюр – сочинениеләр язу.

11.  Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү.

        Татар теленнән тестлар.

12.   Укучыларны мәктәп, район, республика олимпиадаларына әзерләү.

        Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле

        М.З. Зәкиев. Татар грамматикасы.

        Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек

         Татар теленнән тестлар.

          Узган уку еллары олимпиада сораулары.

13.  Район, республика буенча сочинение конкурсларына әзерләү һәм катнаштыру

        Д.С. Заһидуллина. Татар әдәбиятын укыту методикасы.

         З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга.

         Үрнәк сочинениеләр, укучылар иҗаты

14.  Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар, махсус биремнәр эшләтү.

       Һәр класс өчен йомгаклау тестлары