Нәүрүз
статья на тему

Нәүрүз бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon neuruz.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Хөрмәтле редакция. Гимназия тормышының бер көне турында сезнең газета битләрендә сөйлисем килде.  Минем шушы кечкенә генә статьямны “Мәгърифәт” битләрендә бастырып чыгарсагыз, бик шат булыр идем. Әгәрдә хаталары булса, төзәтмәләр кертегез.

Нәүрүз мөбаракбад!

        Безнең төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаять, безнең көннәрдә әйләнеп кайта башладылар. Көннәрнең төнне куып җиткән выкытында, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең бабаларыбыз язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар.

        Буа шәһәре уртасында урнашкан М.М. Вахитов исемендәге гимназиядә тәрбия эшләре татар халкының гореф – гадәтләрен өйрәнүгә нигезләнеп башкарыла. Шул тарафтан 21 мартта гимназиядә  Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. 6 “а” сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Юнусова М.М. ярдәмендә сәхнәләштерелгән “Нәүрүз мөбаракбад!”   тамашасы күрсәттеләр. Бәйрәм концерт һәм милли уннар белән дәвам итте.Башлангыч сыйныф укучылары “Оста куллар түгәрәгендә” (җитәкчесе Хәйбуллов Ә.С.) үз куллары белән кул астында булган материаллардан җыеп ясаган машиналарны ярыштырдылар. Гимназия фойесында бәйрәм ярминкәсе гөрләп торды. Һәрбер сыйныф татар халык ризыкларын пешереп килгән. Бәйрәм кунакларына чәк-чәк, коймак, өчпочмак тәкъдим иттеп, сый-хөрмәт күрсәтелде.

        Борынгы йолабыз киләчәк буынга  кире кайтарылды. Бүген ул тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелеп бара.

Мөдәррисова Д.М.

Буа  шәһәре М.М. Вахитов

исемендәге гимназиясе укытучысы