Праздник 9 мая
классный час на тему

Наш дружный  класс

Тугызынчы май  -Җиңү БӘЙРӘМЕ

Максат: укучыларны авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары  белән таныштыру;

 сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт, Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

 

Бурычлар:

Өйрәтү: Халыклар бәйрәмнәре белән таныштыру. Укучыларны сәхнә культурасына өйрәтү.

Үстерү: Җыр-моңга, биюгә осталыкларын үстерү.

Тәрбияви: Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Тугызынчы май - Җиңү бәйрәме21.63 КБ

Предварительный просмотр:

Тугызынчы май  -Җиңү БӘЙРӘМЕ

Максат: укучыларны авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары  белән таныштыру;

 сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт, Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

 

Бурычлар:

Өйрәтү: Халыклар бәйрәмнәре белән таныштыру. Укучыларны сәхнә культурасына өйрәтү.

Үстерү: Җыр-моңга, биюгә осталыкларын үстерү.

Тәрбияви: Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.

1 бала.(Назлыгөл)

  Бөре чуклары белән, сыерчыклары белән

Яз килә,яз килә.

Яз ишекләрдән керә,яз тәрәзәдән керә,

Кар суында йөгерә, яшеллеккә төренә.

Яз күкри, тетри һава, яз кошлар белән кайта,

Язны һәркем ярата.

2 бала. (Илназ)Бозларны кузгатты, яз җитте, яз җитте.

Киң җәелеп су акты, су ерып боз үтте.

Көн ямьле, көн аяз, сайрый яз кошлары

Кадерле безгә яз, без бит яз дуслары.

3бала .(Ильвира)Ачылды ак калын юрган, исте апрель җилләре.

Кошлар кайта, сагындырган туган-үскән җирләре.

Көннәрен юлда үткәреп куанышып очалар

Канатларына күтәреп яз китерә ич алар.

4 бала .(Назлыгөл)Кышның салкын бураннары үтә,

Менә тагын җиргә язлар җитә.

Таллар бөре ача,кояш көлә,

Кара карга җиргә тавыш бирә.

 5 бала .(Илназ)Нинди матур, иркен, саф һавалы

Нинди күркәм безнең языбыз!

Кайда бар соң бездәгедәй язлар?

Гүзәл дә соң  туган ягыбыз!

6 бала.( Лиана) Һәр почмагы аның, һәр сукмагы

Тиңсез матур, чиксез ягымлы.

Җирнең  һичбер гүзәл урынына да

Алыштырмам туган ягымны.

7 бала. (Таһир)

Авылымныӊ матурлыгын

Сөйләп түгел, җырлап бирәм,

Чөнки туган авылымны сезнеӊ кебек,

Чын күӊелдән өзлеп сөям.

8 бала.(Эльвина) Ал чәчәкле туган җиребез

Гөл чәчәкле туган җиребез.

Җир шарында кояш булып

Балкый безнеӊ туган җиребез

Наилә Яхина үзләре,  Луиза Батыр-Болгари  музыкасы  Җыр “Тамчылар”

Чы-чык итә, чык итә

Тәрәзәгә кем чиртә?

Бу тамчылар биешәләр

Кошлар сөенешәләр.

Шундый сагынган алар,

Куанып кагыналар:

“Чут,чут диләр, чут, диләр

Мондый җирләр юк”,- диләр.

Кушымта: Җылы яз, яз килә, Һавалар шундый аяз.

Матур тавышлар арткан, сыерчыклар да кайткан.

Ә кояш көлеп тора,

Кояш ул белеп тора.

Җиргә ямьле яз килгән

Биектән күреп тора.

Яз килә шул, яз килә

Кояш көлә, ай көлә.

Малайларга, кызларга

Уйнар өчен җай килә.

Кушымта: Җылы яз, яз килә, Һавалар шундый аяз.

Матур тавышлар арткан, сыерчыклар да кайткан.

9 бала(Женя) Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

10бала (Ильвира)Бәйрәмнәрдә бәхет тантанасы,

Җан сафлыгы, күңел яктысы,

Гомер буе озатып бара безне

Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

Лиана

Бар күңеллелек бөтен – дөньяда , бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? –Мин беләм :бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Укытучы (Илзирә Илгиз кызы)

Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар, килгән  кунаклар, хезмәт һәм тыл ветераннары, балалар!

Сезне күңелләргә ямь бирүче, яшәүгә дәрт өстәүче, бар җиһанны матурлыкка күмүче бәйрәмнәрнең берсе Тугызынчы  май –Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз.Иртәгә зарыгып көткән тарихи  олы бәйрәм -  9 май .

Туган илебезне  яклап безгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән кадерле ветераннарыбыз, сугышта һәлдак булган якташларыбыз, хәзерге вакытта туган илебез чиген, безнең тынычлыгыбызны саклаучы солдат- егетләребезнең түземлелеге,сабырлыгы алдында баш ияргә, аларга чиксез рәхмәтебезне белдерергә җыелдык.

Сезне чын күңелебездән бөтенхалык бәйрәме- Җиңү көне, Бөек Җиңүнең  71  еллыгы                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  белән тәбрик итәбез.Сезнең барыгызга да  сәламәтлек, озын гомер, бәхетле , имин тормыш телибез.Май  бәйрәме һәр йортка кояш алып килсен, гаиләләрегезгә татулык, иминлек,

эшегездә уңышлар алып килсен.

Бәйрәм белән! Бөек җиңү көне  белән! Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен, сүзне Девятерня авыл җирлеге башлыгы Юсупов Фәнис Миңнефаяз улына бирәбез.

1бала(Таһир)

1941 ел  22 июнь … Таң атып килә.Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда.Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта фашист гаскәрләре безнең чикләрне бозып, авылларны,шәһәрләрне үлем утына  тоттылар.

Бөек Ватан сугышы башланды.

2 бала(Эльвина)

Июнь таңы тыныч, нурлы иде,

Күкне кара сөрем каплады.

Фашизмга каршы ил кузгалды,

Барча халык утка атлады.

3 бала (Лиана)(Көй уйнала)

Совет халкы үз Ватанының азатлыгы өчен 47 ай буена яки 1418 көн һәм төн дәвамында авыр, канлы сугыш алып барды. Мәскәү, Сталинград янында, Курск дугасында, Днепрда һәм Ленинград тирәсендә, Белоруссиядә, Молдавиядә һәм Заполярьеда, Кырымда һәм Кавказда, Висла, Дунай һәм Эльба буйларындагы дәһшәтле  сугышлар совет халкына җиңү алып килә.Әмма без Җиңү өчен бик кыйммәт түләдек.Сугышның һәр тәүлегенә уртача 20 мең 869 кешенең  гомере өзелгән  яки сугыш юлының һәр метрында 15е ятып калган.1418 тәүлеккә сузылган әлеге сугыш 22 млн.кв.метр мәйдандагы  тереклекне көйдергән, 1710 шәһәрне,70 мең авылны көл иткән.

1941- 1945 еллардагы сугышта 27 млн.ватандашыбыз  яу кырында ятып кала, шуларның 350 меңе – безнең якташлар.Аларның 100 меңнән артыгы орден һәм медальләргә лаек була.Советлар союзы Геройлары арасында 200 дән артык Татарстан егете һәм кызы булуы

белән без хаклы рәвештә  горурлана алабыз.

Әйе, Татарстан 1945 елның Җиңүле мае хакына зур корбаннар биргән.Сугыш безнең районнан 6950 якташыбызның гомерен  өзде.Шушы сугышка Девятернә авыл советыннан

482 кеше китә,ә 291 е һәлак була.Девятернәдән-265 китеп,145 е әйләнеп кайта алмый,Нарат авылыннан 166 кеше, 109 кеше мәңгегә ятып кала, Галидән- 50 кеше китеп,37 авылдашыбыз һәлак булдылар.

Әйе, фашизмга каршы көрәштә дистәләрчә миллион кеше һәлак булды.

Хөрмәтле кунаклар, тыл ветераннары, балалар безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

(1 минут тынлык. Венок салу.)(Ильвира ,Таһир)

4 бала (  Назлыгөл  )

Бөек Җиңү көне бүген

71яшь җиңүгә.

Миллионнарча кеше  киткән,

Фашистларны җиңергә.

5 бала.(Ильвира)

Кырык бишнең якты таңында

Кояш булып Җиңү балкыган.

Ул 71 ел җирне сөендереп

Нурын сибә дөнья халкына.

6 бала (Эльвина)

Бәйрәм бүген – Бөек Җиңү көне,

 Бәйрәм итә барысы-яше, карты.

71 ел элек нәкъ бу көнне

Якты булып җиңү таңы атты.

Укытучы.

Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, диләр.Без  Ватан азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда, станок артында җиңү хакына армый – талмый корал ясаган, колхоз кырларында  көне – төне эшләп, күз яше  һәм тир тамызып , икмәк  үстергән ветераннарны: әби –бабайларны олы ихтирам һәм юксыну белән искә алабыз

Сугыш  чорындагы тылдагы  «шинельсез солдатлар»  үз-зүләрен аямый, көнне- төнгә ялгап эшләделәр.Сезнең җилкәгә бик күп авырлыклар туры килгән, шушы Бөек Җиңүне якынайтуга сезнең дә өлешегез бик зур.Авылыбызда яшәүче  тыл ветераннар  сафы да елдан-ел сирәгәя. Хәзерге  вакытта   тылда  хезмәт  куйган  3 ветеран яши.Алар:

Ф.Нәсимә, Р.Рәшидә,М.Фәридә апалар.

7 бала (Ильвира)

Ветераннар, ветераннар

Сезгә хөрмәт,ихтирамнар

Сез булганга матур булып,

Аслу булып ата таңнар.

8 бала(Илназ)

Сугышта булып арыслан

Ватанга җиңү яулаган.

Тыныч хезмәттә дан алган

Һәр ветеран – чын каһарман.

9 бала(Женя)

Үтә гомер, ага сулар

Бер-бер артлы уза еллар

Бөек Җиңүгә 71 тула

Сафын барлый ветераннар.

10 бала(Лиана)

Инде бүген олыгайдылар

Сугыш чоры балалары.

Сездән өлкән  ветераннар

Ак әбиләр, ак бабайлар.

11 бала(Назлыгөл)

Бөек Ватан сугышында

Ир – егеткә  иңдәш булды

Каһарманга тиңдәш булды

Сылу, кыю хатын – кызлар.

12 бала(Таһир)

Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур Җиңү таңы.

Исән булсын әле, ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!

Шигырь Лиана

Р.Миңнуллин “Май килә!”

Дөньяны яктыртып,

Кояшлы Май килә,

Йөзләрне балкытып,

Урамда Май көлә!

Һәммәбез сагынып

Көттек Май килүне-

Китерә ул безгә

Иң бөек Җиңүне!

Бәйрәмнәр еш булмый-

ГЕЛ ШАТЛАН, ГЕЛ ЕЛМАЙ!

Май килә дөньяга-

Чәчәкле, җырлы Май!

Май килә иң якты

Көннәргә бай булып.

Калыр ул хәтердә

Чәчәкле Май булып!

1 бала.(Эльвина)

Җир йөзендә  бар халыкның

Бары тик зур бер теләге

«Тыныч булсын илебез» - дип

Тибә аның йөрәге.

2 Бала(Лиана)

Кабатланмасын сугышлар

Коелмасын тиргә кан,

Безнең әби-бабайлар бит

Шуның өчен сугышкан.

3 бала(Ильвира)

Тынычлыкның кадерне белсен

Теләгем һәркемгә дә.

Сугыш уты кабынмасын

Бер илдә , бер җирдә дә.

(Женя)

Жырлый-жырлый,  бии-бии

Бэйрэм  итик  гел  бергэ

Яз  бэйрэме  горлэп  шулай

Барсын  Гомер-гомергэ

(Ильвира)

Язлар  килсен  мул  булып,

Иген  унсын  кыр  тулып

Дуслар  булсын  хэр  жирдэ,

Тынычлык  булсын  илдэ,

(Илназ)

Изге теләк белән авылдашлар!

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Илнең, җирнең, тыныч көннең,

Кадерен белеп, армый эшләгез.

(Лиана)
Дуслык җебе өзелмәс ул

Халык моңы бар җирдә

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.

Җыр: «Тынычлык җыры.»

Җиңү  бәйрәме - 1945 елда нинди шатлыклы бәйрәм булса, хәзер дә - 71 ел узгач та  халык бу  Җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын онытмый һәм бу дәһшәтле көннәрне онытырга беркемнең дә хакы юк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий литературно-музыкального праздника, посвященного Дню Победы. Этот праздник со слезами на глазах"

Этот материал поможет учителям начальных классов провести утренник, торжественное мероприятие, линейку, посвященные Дню Победы....

Сценарии праздников: "Осень, Осень, в гости просим", "Здравствуй, праздник Новогодний"

Сценарии праздников: «Осень, Осень, в гости просим!»   «Здравствуй, праздник новогодний!»      ...

"Праздник Букваря." сценарий праздника.

В сценарии представлен вспомогательный материал  для проведения праздника в 1 классе " Прощай,Азбука!"...

Пасха – праздник праздников»

Сенмейные праздники в традициях народов....

Пасха – праздник праздников.

Семейные праздники в традициях народов...

Праздники и календари. Праздники буддизма и праздники христианства. (1-ый урок)

Конспект открытого урока по ОРКСЭ. ( "Основы   религиозных культур и светской этики"...

Православный праздник "Пасха - праздник праздников!"

Праздник православного праздника - Пасха....