Сценарий мероприятия "Башкортостан – гөлләр иле, Һәр милләт аның гөле"
план-конспект занятия (4 класс)

 Шакирова Финзира Галимзяновна

сценарий мероприятия ко дню республики Башкортостан

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dinara.docx31.23 КБ

Предварительный просмотр:

11 октябрь к        өненә багышланган кичә

Фанфары

Вокал “Башкортостан туган җирем”

Музыка №1(медленно)

Алып баручы 

Исәнмесез, диеп башлыйк әле

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар

Күңелләрем шундый шатлана.


Хәерле  кич, кадерле  дуслар, хөрмәтле авылдашлар, мөхтәрәм кунаклар!  Башкортостан  көненә  багышлаган  кичәне  башлап җибәрергә рөхсәт итегез. 

Музыка №1(громко)-5сек

Музыка №1(медленно)

Бүген без сезнең белән күркәм бәйрәмгә жыелдык. Илебезгә  иминлек, тормышыбызга  бәрәкәт, гомеребезнең  бәхетле, бәхетебезнең гөмерле  булуын  телик. Ә иң мөһиме-тынычлык булсын, дуслар! Бәйрәмебезне авылыбызның  гүзәл кызлары, күркәм вокал коллективы “Ихлас”  “Башкортостан туган җирем”җыры белән ачып җибәрде. Әйдәгез аларны тагын бер алкышлыйк, дуслар!

Алып баручы

Бие, әйдә биегез!
Һәммәсе таң калсыннар.
Биктәш кызлары бу диеп,
Сокланып карасыннар!

Ә хәзер сезнең каршыгызда Регина Кадырова татар биюе белән

Музыка №2 (медленно)

Алып баручы

Башкортостан – гөлләр иле,

Һәр  милләт  аның  гөле,-  дип  юкка  гына  исемләнмәгән  кичәбез. Республикабызда  иңне- иңгә  терәп  бик  күп  милләт  кешеләре  гомер  кичерә. Татар, башкорт,рус,чуваш, мордва, әзербайҗан, үзбәк  милләтләре  бик  тату  яши  бездә  һәм  киләчәктә дә шулай  булсын.

Ә хәзер сезнең каршыгызда нәни кунагыбыз Зөлфинә Төхватуллина “Туган илем” шигыре белән

Каршы алыгыз!

Музыка туктый

Зөлфинә Төхватуллина “Туган илем”

Алып баручы

Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Мин мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез.

Иң татлы тел –      (туган тел  ,анам сөйләп торган тел.)

 Сөйдергән дә тел,     (биздергән дә тел.)

Теле барның    (иле бар.)

Аз сөйлә -   (күп эшлә.)

Акылы кысканың   (теле озын.)

Сүзнең кыскасы,    (бауның озыны яхшы.)

Туган илем -  (туган анам.)

Көнне җил боза, (кешене сүз боза)

Рәхмәт! Афарин, дуслар!

Тигез булмаса да, озын булсын

Өзелмәсен барыр юлыбыз.

Изге теләк,бәхет, ләззәт биреп,

Яңгырасын безнең җырыбыз.

Ә хәзер сезнең каршыгызда Зөлфия Зарипова “Җырлыйм туган якка” җыры белән

Алып баручы

Саратский  яшел  гармун

Көмеш  кыңгыраулары.

Шул  көмеш  кыңгырауларның

Кичке  яңгыраулары,

Әллә  нишләтә  күңелне

Үксеп  елыйсы  килә.

Елау  егет  зше мени,

Эх, бер  җырлыйсы  килә.

Ә хәзер сезнең каршыгызда Вазих Зарипов “Сөмбел”

Алып баручы

Безнең бабайлар бик акыллы булганнар икән дим мин. Чөнки безнең туган авылыбыз Биктәшебез урманнарга, елгаларга, чишмәләргә бай урынга урнашкан.

Урманнарыбыз гөмбә, хуш исле чәчәкләргә, теленне йотарлык  җиләкләргә бик бай. Тукай сүзләре белән әйтсәк “Урманында кура җиләк тә, җир җиләк, күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк”. Чыннан да туры килә әйеме, дуслар?

Ә ул җиләкнең тәмнәре турында безгә Регина җырлап күрсәтер

Каршы алыгыз! Регина Кадырова “Кура җиләк”

Регина Кадырова “Авыл көйләре”

Зулфия Зиннатовна (за сценой)

Тизгә генә кайттым туган йортка,

Күреп китим,- диеп нигезне.

Онытмасын,-диеп туган ягым,

Суытмыймын -диеп эземне.

Финзира Шакирова “Туган нигезем”

Музыка Финзира СТИХ

Резеда Ахметшина “Ишкәкче җыры”

Музыка №1

Алып баручы

Мин яратам сине Яңа Биктәшем

Әнием белән куеп янәшә.

Гүзәллегең, миллилегең җуймый

Яшә, туган авылым, гел яшә..

Вазих Зарипов “Солдатлар”

Музыка №1

Алып баручы

Матур кызлар суга бара,

Чылтырый чиләкләре;

Берсе - сирень, берсе - роза,

Берсе- гөлнең зәңгәре.

Матур кызларны күргәндә

Ярсып тибә йөрәгем;

Берсе - алма, берсе - хөрмә,

Берсе - кура җиләге.

Гаҗәпләнәсең, үтсәләр

Барысы бергә җырлап;

Берсе - былбыл, берсе - тургай,

Берсе - сандугач сымак.

Барысы дә бер дигәннәр,

Ефәктән киенгәннәр.

Кайсын сайларга да белмим,

Барысы дә чибәрләр...

Кем турында дип уйлыйсыз бу сүзләрне? Әлбәттә, ул безнең авылыбызның вокал коллективы “Ихлас” кызлары турында. Каршы алыгыз, “Ихлас” вокал коллективы “Уфа юкәләре”

“Ихлас” вокал коллективы “Сагындыра бит туган як”

Финзира Шакирова “Килә ява бер болыт”

Регина Кадырова “Шаулый урман”

Алып баручы

Музыка №2

Уеннар

Алып баручы

Хәзер сәхнәбез түренә 4 тамашачыны чакырабыз. Моның өчен сез билетлар белән бергә “котлыйбыз” дип исемләнгән язулар  да сайлап алдыгыз. Кайсыгызның шул язулары яшел төстә, шуларны сәхнәгә чакырам! Рәхим итегез!

Хәзер үзегезгә охшаган, күңелегезгә якын кәгазне сайлап алыгыз.

  1. Авылдашларыгызны котлап берничә сүз әйтеп китәргә
  2. Кабызган музыкага бергәләшеп биергә
  3. Шигырьне сәнгатле укып күрсәт:

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле тел дип, телең йотма,

Туган телне онытма.

  1. Гармунчы белән Бергәләшеп  җырларга:

Күбәләк

Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?

Припев:Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?

Афәрин, дуслар! Әйдәгез безнең катнашучыларны алкышлыйк!

Отбивка

Алып баручы

Дуслар, ә менә сез туган як дигәч күз алдыгызга ниләр килә? Әлбәттә, туган өйдер, таныш сукмаклар, су буйлары, хәтта әни пешергән тәмле күмәч исләредер. Ә менә минем күз алдыма туган ягым дигәч яланнардагы хуш исле мәтрүшкәләр искә төшә. Җәй көннәрендә шул мәтрушкәләрне җыеп, кыш көннәрендә авылга кайтып,  тәмләп чәй эчсәң үзе бер зуур сөенеч, дусларым. Шулаймы?

Зөлфия Зарипова “Мәтрүшкәләр”

Алып баручы

Бөрлегәнем-җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
 
Зур түгел шул, бик кечкенә,
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Бар эшкә дә өлгерәм.

Резеда Ахметшина “Бөрлегән”

Финзира Шакирова “Абага”

Сәхнәгә барысы да чыга гимн яңгырый
Алып баручы.
Башкортостан – Туган илем,
Синдә туып күкрәп яшимен.
Синең сулыш, димәк, минем сулыш,
Синең белән бергә яшнимен.

Башҡортостан
Һине маҡтап һайрай
Урмандарҙа һары һандуғас.
Һине һағынып ҡайта кейек ҡоштар
Һәр йыл һайын, йылы яҙ еткәс.

Хөрмәтле дуслар, мохтәрәм кунаклар, кадерле авылдашлар.  Бүген безнең дуслыкка, татулыкка , бердәмлеккә багышланган бәйрәмебез азагына да якышлашты.

Безнең бәйрәмебезнең артислары белән тагын бер  таныштырып үтәм.

Авылыбызның сылу кызлары, күркәм вокал коллективы “Ихлас”

Резида Ахметшина

Сәлимә Габдрахманова

Зөлфия Зарипова

Рәмилә Төхватуллина

Илвера Төхватуллина

Гөлфәния Авзалова

Кичәбезнең җырчы һәм биюче кызыбыз Регина Кадырова

Авылыбызның талантлы һәм шәп җырчыбыз-Вазих Зарипов

Нәни кунагыбыз-Зөлфинә Тәхватуллина

Салима Раисовна:Кичәбезне Алып барды-Финзира Шакирова

Катнашучыларыбызга әзерлекләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләсе бәйрәмнәрне дә зарыгып көтеп калабыз.
Шулай итеп бергә-бергә яшәргә язсын, дуслар, авылдашлар, туган илебез Башкортостаныбызда бер- беребезне хөрмәтләп, дус яшик.
Киләсе очрашканга тиклем.
Игътибарыгыз өчен зууур рәхмәт!
Туган тел

11 октябрь к        өненә багышланган кичәдә катнашучылар исемлеге

  1. Вокал “Башкортостан туган җирем”
  2. Регина Кадырова. Татар биюе
  3. Зөлфинә Төхватуллина “Туган телем”

Тамашачылар белән эш алып бару. Мәкалләр әйтү.

  1. Зөлфия Зарипова “Җырлыйм туган якка”
  2. Вазих Зарипов “Сомбел”
  3. Регина Кадырова “Кура җиләк”
  4. Регина Кадырова “Авыл көйләре”
  5. Финзира Шакирова “Туган нигезем”
  6. Резеда Ахметшина “Ишкәкче җыры”
  7. Вазих Зарипов “Солдатлар”
  8.  Вокал “Уфа юкәләре”
  9.  Вокал “Сагындыра бит туган як”
  10. Финзира Шакирова “Килә ява бер болыт”
  11. Регина Кадырова “Шаулый урман”

Тамашачылар белән уен

  1. Зөлфия Зарипова “Мәтрүшкәләр”
  2. Резеда Ахметшина “Бөрлегән”
  3. Финзира Шакирова “Абага”
  4.  Гимн. Туган тел.

АБАГА

  1. Aбaгaдaй cepлe cинeң мәxәббәтeң,

 Kaйчaн чәчәк aтap — бeлмәcceң

Өзгәләнeп cинe, cинe чaкыpcaм дa

 Ишeтмәcceң индe, килмәcceң.

Припев:Aбaгaдaн юккa бәxeт copaмa cин,

Hинди гeнә мaтуp чәчәк aтca дa.

 Cин aшыкмa минe, минe югaлтыpгa

Юллapыңдa өeлeп aлтын ятca дa.

  1. Kapуpмaнгa кepдeм бapы cинe эзләп,

Kүpcәтep дип юлны aбaгa.

Чәчәгeнeң cиxpи яктылыгы cинe

Яpдәм итәp диeп тaбapгa.

Припев: Aбaгaдaн юккa бәxeт copaмa cин,

Hинди гeнә мaтуp чәчәк aтca дa.

Cин aшыкмa минe, минe югaлтыpгa

Юллapыңдa өeлeп aлтын ятca дa.

  1. Шундый мaтуp итeп, чәчәк aтa, диләp,

Tиpә-якны күмeп яктыгa

. Aбaгaның шулaй чәчәк aтмaвын дa

 Юpыйcыдыp, бәлки, яxшыгa.

 Припев: Aбaгaдaн юккa бәxeт copaмa cин,

Hинди гeнә мaтуp чәчәк aтca дa.

Cин aшыкмa минe, минe югaлтыpгa

 Юллapыңдa өeлeп aлтын ятca дa.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна

(сценарий  выступления  агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий спектакля по сказке С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев" . К сценарию прилагается презентация для экрана на сцене.

Сценарий создан по пьесе С.Маршака ( в сокращении) для постановки спектакля с учениками 2-4 классов....

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...