Безнең канатлы дуслар
план-конспект

Сафина Гульназ Ринатовна

Кошлар көненә багышланган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon beznen_kanatly_duslar3.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Сафина Г.Р.-Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Безнең канатлы дуслар

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кошлар көне”нә багышланган  кичә.)

Максат:

-табигатькә һәм кошларга сакчыл караш һәм җаваплылык  тәрбияләү;

-кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру;

- балаларның сөйләм телен үстерү;

Җиһазлар:

Кошлар тавышы язылган аудио тасма, кошлар рәсемнәре,паззллар,  презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук.

(Залда кошлар тавышлары яңгырый)

Укытучы.Менә март ае да килеп җитте.Туган ягыбызда әлегә кыш хөкем сөрсә дә, табигать акрынлап йокыдан уяна.Салкын кышны бездән еракта, җылы илләрдә үткәргән кошлар туган якка кайтырга әзерләнәләр. Меңнәрчә чакрымга сузылган сәяхәт алдыннан көч җыймыйча ярамый. Шуңа күрә кошлар күп ашыйлар, озак йоклыйлар. Сыерчык, ләкләк, сандугач,  күк карга һәм шәүлегәннәр безгә Африка һәм Азиядән очып кайталар. Туган якка беренче булып сиртмәкойрыклар юл ала. Әйләнә-тирә ап- ак әле, әмма елга ярлары аз- маз гына кардан арына башладымы- сиртмәкойрыкларны көт тә тор. Керәшәләр сәгатенә 140 км  тизлек белән очалар. Димәк, ярыш автомобильләре тизлегендә ашыгалар алар туган якка. Шунысы кызык, канатлы сәяхәтчеләр төгәл бер юнәлештән тайпылмый очалар. Бу юнәлешне аларга кем күрсәтә, дисезме? Кояш һәм йолдызлар күрсәтә икән. Көне - төне бертуктаусыз очып, үз ояларына ашыгалар кошлар. Күп тә үтмәс, җырчы кошлар тавышы безнең  як урманнарын җанландырыр. Яз килә, яз! Кошларга яңа оялар корыр, бала чыгарыр вакыт җиткән.

Җыр “Яз килә”

1 а.б.Кошлар турында нәрсәләр беләсез икән.Әйдәгез,  кошлар турында табышмаклар чишеп алыйк.

Җепшек бураны да бар,          Үзе озын, чабуы  кыска. (торна)

Тәмле боткасы да бар,             Колга башында йорты,

Аның карасы да бар                 Эчендә яши җырчы.   (сыерчык)

Хәтта аласы да бар. (карга)     Үзе йомырка басмый,

Бер кошым бар: тынмый,         Баласын да бакмый. (күке)

Агачка оя кормый;                    Кулы юк, балчык ташый

Өе - җирдә,                                 Балтасы юк, өй ясый. (карлыгач)

Җыры күктә.  (тургай)

Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,

 Ит белән сыйлый. ( каз )

2 а.б. Ә хәзер  икенче сынау. Минем сорауларга җавап биреп карагыз әле.

1)Кайсы кош жылы яктан иң беренче булып кайта? (кара карга) 2) Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә? (казлар)3) Иң күп ашаучы кошнын исеме. (Песнәк) 4) Дөньядагы ин бәләкәй кош нинди? (колибри)5) Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак).6) Дөньяда иң зур кош? (Африка тәвә кошы) 7) Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга. (Саескан).8) Нинди кош су төбендә йөри ала? (Су чыпчыгы)9) Иң матур койрыклы кош? (тавис).10) Күгәрчен гадәттә ничә бала чыгара? (ике)11) Нинди кошлар кар астында төн куна? (көртлек) 12) Сыерчык оясының тишеме ничә см диаметрлы булырга тиеш? (4,5 -5см)

1 а.б.“Кошларны таны “уены (кошлар рәсемнәре күрсәтелә, укучылар танырга тиешләр)

2 а.б. “Кошлар турында кем күбрәк җыр белә?” уены(1 вариант.Җырлардан өзекләр тыңлатыла, укучылар җыр исемен белергә тиешләр. 2 вариант. Укучылар кошлар турында үзләре белгән җырлардан өзек җырлап күрсәтергә тиешләр).

1 а.б. “Кызыл китап”ка кертелгән нинди кошларны атый аласыз?

2 а.б. Паззллардан кошлар рәсемнәрен җыю һәм кошның исемен әйтү.

 Укучы. Кошларның файдасы гаять зур.Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр.

Укучы. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк.

Укучы. Яшелчә һәм җимеш бакчаларына сыерчык оялары куйыйк. Алар агачларны корткычлардан саклыйлар.

Укучы. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк!

Укытучы. Кичәбез тәмам, ә кошлар бездән ярдәм көтә. Игелекле эшләрдә уңышлар сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар-безнең дуслар

Презентация. Кошлар-безнең дуслар. Презентация...

Белемле кеше - канатлы кош.

Белемнәрне бәяләү....

"Канатлы дусларыбыз"

Внеклассное мероприятие ко дню птиц...

Кошлар – безнең дуслар. Проект эше

Максат: кошлар тормышын өйрәнү.Бурычлар: ·        туган як табигатен өйрәнү;·        туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә ...

Канатлы дусларыбыз

Башлангыч класслар өчен кошлар көненә багышланган КВН кичә -  "Катанлы дусларыбыз"...

Канатлы дусларыбыз

Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ,әйдәгез,бергәләп ярдәм итик!...

Кошлар - безнең дуслар!

Кошлар - безнең дуслар!...