Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе"
классный час по зож (3 класс) на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

Сыйныф сәгате"Чисталык-сәламәтлек нигезе"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chistalyk.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Чисталык –сәламәтлекнең нигезе.

Тәрбия сәгате

Тема. Чисталык- cәламәтлекнең нигезе. Әйләнә –тирәбезнең матурлыгы.

Максат. Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү;

сәламәт яшәү кагыйдәләрен барлау; чиста булырга, эш белән ялны аралаштырырга, сәламәтлекне ныгытуда табигать байлыкларыннан киң файдалана белергә өйрәтү.

Укытучы. Хәерле көн кадерле укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Исәнлек булганда гына ул хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.Әйе “Саулык – иң зур байлык.” Балалар, ата-аналар һәм укытучылар да шушы байлыкка ирешү, аны саклау һәм үстерү - ныгыту юлларын яхшы белергә тиеш.

Дуслар, кеше нинди булганда гына яши ала ?

Укытучы. Әйе. Кеше җир йөзендә бер тапкыр гына яши. Безгә үзебезнең гомеребезнең кадерен белеп, сау-сәламәт булып яшәргә кирәк. Сәламәт кеше тормышны ярата. Әгәр кеше табигать биргән табиблардан – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас.

Без сәламәтлек, чисталык, пөхтәлек турында мәкаль һәм әйтемнәр дә беләбез.(Укучылар чиратлашып сәламәтлек турында мәкаль һәм әйтемнәр әйтәләр. Мәкальләр слайдлар белән экранда языла бара.)

- Байлык бер айлык, саулык гомерлек.

- Байлыкның башы – сәламәтлек.

- Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет - сәламәтлек.

- Таза булсаң таш та ярып була.

- Чисталык - сәламәтлек нигезе.

- Күлмәкне яңа чагында, сәламәтлекне яшьтән сакла!

- Йогышлы авырулардан саклан!

- Бездә шапшакларга урын юк.

- Көндәлек режимны үтәгез!

- Саулыкны сатып алып булмый.

- Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

Укытучы. Кеше сау-сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар - сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Ә даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр.

Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра.

Сәламәт яшәргә теләгән кеше чисталыкны бар урында да сакларга, тешләрне һәр көнне ике тапкыр юарга, атна саен мунча керергә, чәчне тарап, юып йөрергә, тырнакларны кисәргә, салкын су белән юынырга, тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Сәламәт тормыш рәвеше – кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтлеген, рухи байлыгын, сәламәтлеген тәэмин итә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү ул

Баш дүрт очракта авырта: күп йокласаң, бер дә йокламасаң, артыгын ашасаң яки күп су эчсәң.

Чисталык, пөхтәлек, сәламәтлек, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында шигырьләр дә бар.

Аппетит белән аша,

Булырсың таза.

Ә чамадан тыш ашау –

Үзе бер бәла.

Иренмим беркайчан да:

Иртән торып басам да,

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

Физзарядка ясагач,

Тәмле була ашарга.

Барыгыз да тырышыгыз

Физзарядка ясарга.

Спортны яратсаң – авырмассың,

Сәламәт булырсың.

Кояш, һава, су – безнең дусларыбыз.

Сәламәт яшим дисәң,

Гел чиста йөрт үзеңне

Чисталыкта- пөхтәлектә

Сәламәтлек нигезе

Чисталык- сәламәтлекнең нигезе.

Пычраклык һәм пөхтә киенмәү- үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртмау ул.

Мәктәпкә чиста һәм пөхтә киенеп кил.

Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысын да кочаклый ул.

Табигать безнең уртак йортыбыз. Экология шушы йортта яшәүче тереклек ияләренең үзара һәм әйләнә-тирәлек белән бәйләнешләрен өйрәнә.

Экология – ул яшәгән йорт-җирләребезнең чисталыгы, уңайлыгы да, табыннардагы ризыкның сыйфаты да , кеше сәламәтлегенең нигезе дә. Шуңа да бүгенге сүзебез экология турында. Без әйләнә-тирәлекнең, бигрәк тә һава, су, туфракның пычрануы тереклеккә зарар китерүе турында күп сөйлибез. Әмма кеше үзенең иң күп вакытын ябык бүлмәләрдә үткәрүен онытып җибәрәбез (мәктәптә, балалар бакчасында, өйдә кеше гомеренең күп өлеше үтә). Ә аларның кеше өчен экологик яктан уңай булуы мөһим.

Сез үзегезнең өегездә уңай атмосфера булдырырга, сау-сәламәт яшәргә нәрсәләр ярдәм итә дип уйлыйсыз? Кеше сәламәтлегенә өйнең нинди материалдан эшләнгән булуы, мебельләрнең, обойлар, линолиум, пластмасса савыт-сабалар да йогынты ясый.

Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә өйрәнгәннәр. Аларның дәвалау үзлекләреннән дә файдаланганнар. Сезнең дару үләннәре турында да ишеткәнегез бардыр. Дару үләннәре бик күп. Аларның төрлесе төрле авыру өчен кулланыла. Аларны дөрес җыярга, дөрес киптерергә һәм табиб киңәше белән генә эчәргә ярый.

Укытучы. Туклану шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.

Көнгә 4-5 тапкыр, билгеле сәгатьләрдә генә ашарга кирәк.

Ризыкны акрын һәм яхшылап чәйнәп ашагыз.

Йокларга ятар алдыннан чәй, кофе эчмәгез.

Шикәрне бал, җиләк-җимеш, яшелчә белән алыштырырга

тырышыгыз.

Ак ипине мөмкин кадәр азрак ашагыз.

Тозны азрак кулланыгыз.

Ашаган чакта су эчмәгез.

Ашаганда сөйләшү, уку, телевизор карау зыянлы.

Өстәл янына ашыйсы килгәч кенә утырырга кирәк.

Укытучы. Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

Укытучы. Викторина сорауларына җавап бирү.

1. Ни өчен тәмәке тартырга ярамый?

( тәмәке тарткан кешенең тешләре, бармак тиресе саргая, авызыннан тәмәке исе килә, ул еш йөткерә)

2. Спиртлы эчемлекләр эчү кешенең сәламәтлегенә һәм тышкы кыяфәтенә нинди зур зыян китерә?

( ашказаны, бавыры бозыла, гомере 15-17 елга кыскарак була)

3. Башны ничә көнгә бер мәртәбә юарга кирәк?

( 3-4 көнгә бер мәртәбә юарга кирәк)

4. Ни өчен тырнакларны чәйнәргә ярамый?

( тырнак астында зарарлы микроблар була)

5. Ни өчен кешенең өс, баш, аяк киемен кияргә ярамый?

( тире авырулары очрарга мөмкин)

IY Йомгаклау өлеше. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.

Шулай итеп без күп кенә нәрсәләргә тукталып киттек.

Ә хәзер әйдәгез, йомгаклап, искә төшереп чыгабыз. Без бүген

нинди файдалы киңәшләр алдык? Дәрес сезгә ошадымы?

Дәресебезнең ахырына да килеп җиттек.

Мин сезгә өй эше итеп анкета сораулары бирәм. Бу сорауларга

“әйе”, “юк” дип җавап бирерсез.

Анкета сораулары

1. Син гимнастика белән шөгыльләнү өчен йокыдан иртән торасыңмы?

2. Иртән әйбәт тукланасыңмы?

3. Мәктәптә, тәнәфесләрдә әйбәт ял итәсеңме?

4. Син класс бүлмәсенең җилләтелүенә каршы түгелме?

5. Һәр көнне саф һавада иң кимендә 30 мин. буласыңмы?

6. Әгәр дә сиңа дәресләргә әзерләнергә кирәк булса, радио тыңлаудан, телевизор караудан аерыла аласыңмы?

7. Өйгә бирелгән эшләрне көндез үтисеңме?

8. Дәресләргә әзерләнер алдыннан, бүлмәне җилләтәсеңме?

9. Дәресләргә әзерләнгәндә, гимнастика күнегүләре ясау, бүлмә буйлап йөрү өчен, тәнәфесләр ясыйсыңмы?

10. Мәктәптән кайткач һәм йокы алдыннан юынасыңмы?

11. Витаминнар һәм җиләк-җимешләр ашыйсыңмы?

12. Үзеңә һәр көнгә план төзисеңме?

Татарстан Республикасы Апас районы Бакырчы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Чисталык –сәламәтлекнең нигезе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" (Презентация)

Сыйныф сәгатенә презентация тәкъдим итәм....

Алар Бөек Җиңүне якынайтты. Сыйныф сәгате.

Тема:Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык. Максат:балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

Сыйныф сәгате. Тема: Иң-иң яратканнарыбыз..

Максат.1.Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.            2.Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү....

Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...