Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану (чыгыш)
материал по зож

Басирова Фания Тагировна

Здоровьесберегающие технологии в начальных классах.(Выступление на татарском языке)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:

«Башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүдә сәламәтлек саклау технологияләре куллану»

(чыгыш)

                               

                                                       

                                                       

                                                                     

                                                                             

          Хәзерге көндә укыту процессын укучы кызыксынырлык итеп үткәрү өчен һәр укытучы яңа алымнар, яңа технологияләргә мөрәҗәгать итә. Әмма иң мөһиме: белем һәм тәрбия бирүдә укучыларның сәламәтлегенә зыян килерлек булмаска тиеш. Бердәм дәүләт белем бирү стандартлары укучының физик сәламәтлеге турында гына кайгыртып калмыйча, шәхес формалаштыру максатыннан уңай психологик һәм эмоциональ атмосфера тудыруны бурыч итеп куя. Һәр  укучы өчен комфорт шартлар тудыру, һәр баланың индивидуальлеген искә алып, үз көченә ышаныч тудыру, шәхес буларак үсәргә, ачылырга ярдәм итү мөһим шарт булып тора.   Сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләргә ия булу – хәзерге заман укытучысының профессиональ компетентлыгы күрсәткечендә үзәк урынны алып тора дип саныйм.

      Сәламәтлек саклау технологияләре ул - белем бирү процессындагы барлык субъектларның рухи, интеллектуаль, физик сәламәтлеген саклау, ныгыту, үстерүгә ярдәм итә торган һәм оешкан төстә, максатчан, эзлекле алып барыла торган укыту методлары, алымнары, тәрбия чаралары җыелмасы. 

        В.Д.Сонькин фикеренчә сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләрнең  нигезендә:

  • баланың мәктәптә укуы өчен шартлар тудыру: стресс булдырмау, адекват таләпләр һәм укыту-тәрбия методлары;
  • укыту-тәрбия процессын, индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләренә, гигиеник таләпләргә туры китереп,  рациональ оештыру;
  • хәрәкәт активлыгын тәэмин итү тора.

    Сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләр баланың табигый сәләтләрен: акыл, әхлакый сыйфатлар, зәвык, эшчәнлеккә ихтыяҗ, кешеләр һәм  табигать белән  аралашу тәҗрибәсен үстерүгә юнәлдерелгән.

     Бу технологияләр түбәндәге принципларга нигезләнә:

  • “Зыян салма!” 

   Кулланыла торган барлык метод, алымнар һәм чаралар гамәлдә тикшерелгән, нигезләнгән, укучы һәм укытучының сәламәтлегенә зыян салмаслык булырга тиеш.    

  • Дәвамчанлык һәм өзлексезлек

    Эшчәнлек һәр көнне һәм һәр дәрестә алып барылырга  тиеш

  • Субъект-объект мөнәсәбәтләре

    Укучы - барлык чараларда турыдан-туры катнашучы

  • Белем бирү процессы һәм укыту эчтәлегенең балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килүе
  • Педагоглар һәм ата-аналар  эшчәнлеге бердәмлеге
  • Җаваплылык. Укытучы балаларда үз-үзләренең сәламәтлекләрен саклау хисе тәрбияләргә тиеш.

        Укыту-тәрбия процессында баланың сәламәтлеген саклау ничек тормышка ашырыла соң?

        Дәресләрдә сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән компонентлар түбәндәгеләрне кулланырга мөмкин:

  • Дәресне оешкан төстә башлап җибәрү дәрес башында ук уңай психологик климат урнаштыруга этәргеч бирә. Бу исә укучының дәрес барышында талчыгуын кисәтеп кенә калмый, ә бәлки ана иҗади мөмкинлекләрен ачарга да ярдәм итә.
  • Балалар уку эшчәнлегенә күп көч сарыф иткәнлектән,  физкультминуткалар үткәрүнең  әһәмияте зул.  Укучыларның игътибарлары кабат активлаша, яңа материалны кабул итү сәләте арта,   балаларның кәефе күтәрелә, дәрестә туган киеренкелекне юкка чыга. Укучы балаларның яшь үзенчәлекләренә, дәрес төренә, темага, материалның катлаулылыгына карап, физкультминутны укытучы үзе сайлый. Дөрес итеп сайланган физкультминут укучыларның сәламәтлеген ныгытырга булышлык итә, аның һәрьяклап үсешенә, аерым алганда, хәтерен, игътибарын, сөйләм телен үстерергә, уку эшчәнлеге өчен файдалы күнекмә һәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.
  • Укучыларның гәүдә торышына һәрвакыт игътибар итү дә зур  әһәмияткә ия. Төз итеп утыру тышкы кыяфәтнең матурлыгына  гына түгел, бәлки эчке органнарның - баш һәм арка миенең, йөрәк, үпкә, ашказаны-эчәк, умыртка сөяге, буыннарның -дөрес эшләвенә йогынты ясый.
  • Укытуның актив методларын куллану: эзләнү, уен-дәрес, проект эшчәнлеге һәм башкалар. Укыту эчтәлегенә бәйле рәвештә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
  • Спорт уеннары һәм күңел ачулар да гимнастика һәм хәрәкәтле уеннар шикелле үк әһәмияткә ия. Халык уеннарын уйнау да яхшы нәтиҗәләр бирә.
  • Хәрәкәт активлыгы-сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе булып тора.  К. Д. Ушинский хәрәкәтнең  әһәмияте турында болай дигән: «Балага бераз хәрәкәтләнергә ирек бирсәгез, аның ун минут ныклы игътибарын җәлеп итә алырсыз, ә ун минут ныклы игътибар белән тыңлау нәтиҗәдә атнадан артык йокымсырап үткәргән шөгыльне алмаштырыр». Тәнәфес вакытларындагы физик күнегүләр утырып шөгыльләнгәннән һәм акыл хезмәтеннән соң тәнне язып җибәрә, балаларның тәртибенә дә уңай йогынты ясый. Кайчакларда озын тәнәфесләрдә музыкага күмәк биюләр, кыска гына спорт чыгышлары оештырырга мөмкин.
  • Сәламәт яшәү рәвешенә нигез балачактан  гаиләдә һәм мәктәптә салына. Бу исә  педагог һәм ата-ананың бердәм эш алып баруы таләп итә.  Чөнки рухи яктан бай, физик яктан сәламәт бала гына үз киләчәге турында кайгырта, әти- әнисенә, җәмгыятькә файдалы шәхес булып формалаша.   Әлбәттә, ата-аналар балаларында элементар гигиеник күнекмәләр булдырырга, аларның сәламәтлеген сакларга омтылалар.  Ләкин, бу гына җитәрлек түгел. Башлангыч класстан ук балаларны үзеңнең тормышыңны, сәламәтлегеңне сиңа бирелгән кыйммәтле бүләк итеп кабул итәргә өйрәтергә кирәк дип саныйм.
  •   уен формасындагы дәресләр кечкенә яшьтәге балаларның дәрестә актив эшләүләренә ярдәм итә.Дәресне музыка белән бәйләү, кечкенә яшьтәге балаларның армый, кызыксынып эшләүләрен  тәэмин итә.  
  •  сәламәт яшәү рәвешенә багышланган тәрбия сәгатьләре, төрле чаралар, очрашулар үткәрү;( медицина хезмәткәрләре, ГИБДД хезмәткәрләре һ. б.)  

      Тормышта һәрвакыт сәламәтлекнең беренче торуын без балаларга кече яшьтән үк аңлатып үстерергә тиешбез. Төрле юллар белән баланың психикасын үстереп һәм ныгытып, без аларның көчен саклыйбыз, физик авыруларга нигезне югалтабыз. Әлеге дәресләрдә алган белемнәр минем укучыларыма алдагы тормышларында да ярдәм итәр дип ышанып калам.

         Балага үзен һәрвакыт бәхетле тоярга ярдәм итик. Һәр дәресне бала күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калырлык итеп оештырыйк. Балалар безнең яклауны һәм ярдәмгә әзер торуыгызны сизеп торсыннар. Белемнәргә бәя җәза түгел,ә баланың кызыксынуын үстерү чарасы булсын.

        Сүземне Ж.Ж.Руссо әйткән фраза белән тәмамлыйсым килә: «Баланы акыллы фикерләүче итеп үстерәсегез килсә, аны нык һәм сәламәт ясагыз»

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)

Башлангыч сыйныф укучыларының  рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру

Башлангыч сыйныф укучыларына эхлак тэрбиясе биру...

Сәламәтлек саклау технологияләре

Укыту һәм тәрбия  процессында кече яшьтәге мәктәп укучыларының сәламәтлекләрен саклау технологияләре...

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

"Башлангыч сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын, кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләр куллану" темасына чыгыш

quot;Башлангыч  сыйныф укучыларының белемгә омтылышларын,кызыксынуларын арттыруда яңа технологияләрнең берсе булган проект методын куллану...

Башлангыч сыйныф укучыларын татар милли бәйрәм һәм йолалары белән таныштыру

quot;Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән  башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдә...