Ата-аналарга

Закирова Сания Исмагиловна

Ата-аналар җыелышында сөйләү өчен чыгыш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                              Ата- аналар җыелышында чыгыш

  Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, коллегалар бүгенге җыелышыбызда катнашучы белгечләребез!

  Яшь буынга дөрес тәрбия бирү, аларны заманга лаеклы шәхес итеп тәрбияләү - үтә катлаулы эш. Урам һәм телевидениенең тискәре йогынтысы гаять көчле булган хәзерге чорда бигрәк тә. Яңа гасыр алдыбызга көннән-көн катлаулырак бурычлар куя.  Бүген белем һәм мәгълүматка ия булу гына җитми, аларны тормышта төгәл куллана да белергә кирәк. Әхлаклы, белемле, проблемаларны мөстәкыйль хәл итәрлек, илнең социаль-икътисадый үсеше өчен җавап бирерлек буын үстерә алуыбыз - безнең төп бурычларның берсе. Тәрбия - кешенең бөтен тормышының асылын тәшкил итә торган категория. Шунлыктан, бигрәк тә үсмер вакытта, бала тәрбиясенә аеруча җаваплы карарга кирәк.

   Укыту – тәрбия эшендә алдыбызга куйган максатларны тормышка ашыруда укытучылар,  ата – аналар белән бердәм рәвештә укучыларга уңай шартлар, коллективта тиешле психологик халәт булдырып эш алып барырга тиешбез.  Без бүгенге сөйләшүдә барлык педагоглар, ата – аналар өчен актуаль булган "Мәктәптә укучыларга психологик ярдәм” темасы астында берничә проблеманы күтәрергә булдык һәм аларны чишү юлларын да карарга тиешбез. Әлеге тема өстендә эшләгәндә түбәндәге норматив документларга нигезләнәбез :  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының "Мәгариф турындагы законы”, "Балалар хокукын яклау конвенциясе”,     

"Балалар хокукы Декларациясе”

        Хөрмәтле әти-әниләр! Уйлап карагыз әле, укыту-тәрбия процессында

      нинди  проблемалар күзәтелә соң? Балага үсү чорында нәрсәләр йогынты

      ясый.

   Әйдәгез, санап карыйк.  Беребезгә дә сер түгел, хәзер җәмгыятебездәге һәртөрле кимчелекләр күзәтелә. Чыннан да, урамнарда, җәмәгать урын-нарында үсмерләрнең, яшьләрнең, хәтта өлкәннәрнең дә үзара сөйләшү  аралашуларына игътибар итсәк, гаҗәпкә каласың, бер-беренә тупаслык, шәфкатьсезлек, рәхимсезлек күренешләре еш очрый.

   Мәктәптәге класс коллективларны формалаштыру билгеле бер стадияләрне үтә.Сыйныфларга  тупланганда  балаларның барлык яклары да исәпкә алына, анализлана.Һәр сыйныф җитәкчесе үз класс коллективының үсеш күрсәт-кечен билгеләп бара.

   Яшүсмер чак тәрбиягә кыен бирелә торган вакыт дип исәпләнә. Яшүсмер тиз үпкәли, кызып китә. Кызлар да, малайлар да әти – әниләрен якын итеп сөйләшмиләр. Кайчакта ата – ана моңа бик борчыла, баланың үзләреннән читләшү сәбәбен эзли, бу хәлгә бер-берсен гаепләгән чаклары да була. 13 яшьлек балаларда үзенең хисләрен яшерү ихтыяҗы  барлыкка килә. Килеш – килбәте, начар укуы, өйдә хуҗалык эшләрендә катнашмавы турындагы тәнкыйть  сүзләре  яхшы нәтиҗә бирми. Үсмер аны акыл өйрәтү дип кабул итә. Мораль уку, аның ачуын китерә, ул әти – әнисеннән тагын да ныграк читләшә.  Өлкәннәр моны искә алырга, түзәргә тиеш.

   Күп вакыт баланың начар якка үзгәрүенә без үзебез гаепле. Уйлана калсак, күбебезнең чын күңелдән бала белән сөйләшкәнебез дә юк, чөнки вакыт юк.Өйгә соң гына кайтканлыктан, балалар белән аралашырга вакыт калмый. Бала бер генә юлны – урамны сайлый. Ә анда рәхәт. Беркем сине ачуланмый, акыл  өйрәтми, бөтен кеше бертигез. Баланың бердәнбер өмете урам булма-сын өчен бүген без аңа ярдәм итәргә тиеш.

   Күчү чоры - яшүсмерләрнең өлкәннәр белән конфликтлы мөнәсәбәтләр чоры. Бу вакытта үсмер үз "мин"ен булдырырга тырыша, шул сәбәпле барлыкка килгән мораль һәм физик стресслар өлкәннәр белән аралашуда каршылыклар китереп чыгара.

   Нәтиҗәдә,  үзара аңлашылмаучылык барлыкка килә, ягъни конфликт туа. Менә бу икенче проблема. Нәрсә соң ул конфликт?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше. Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә, бер-береңне күрә алмаучанлык.

    Иң киң таралган  конфликтлар - гаилә конфликтлары. Алар һәркөнне булып тора . Сан буенча башка барлык конфликтлар суммасыннан  да артып китә. Бу конфликтлар кинәттән килеп чыгалар һәм кинәттән сүнәләр. Ә конфликттан соңгы киеренкелек – тискәре эмоцияләр, авыр кичерешләр – болар барысы да  гаять көчле җимергеч факторлар. Ата – аналар һәм балалар арасында була торган низагларның сәбәпләре ниндиләр соң?   Алар: 

1.Бер – береңне  аңламау ;

2.Канәгатьсезлек;

3.Фикер каршылыклары

4.Бер-береңне кимсетү;

5.Артык зур таләпчәнлек;

    Тагын бер проблеманы ачыклап үтәргә мөмкин:  яшьләр үз өсләренә төрле бурычлар алып, куркыныч янаган проблемалар белән дә очрашалар. Бер үк вакытта ата-анадан читләшү дә барлыкка килергә мөмкин. Ул вакытта ата-ана киңәшләрен яшьтәшләре фикерләре алыштыра, алар яшьтәшләренә күбрәк ышана башлый.  Яшүсмерләр үз яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрен җайларга омтылалар. Алар үзара дус булырга һәм төрле группаларга берләшергә мөмкин. Мондый берләшүләр яшьләрнең олылардан мөстәкыйль булып, үз йөзләрен булдырырга тырышулары белән бәйле була. Алар бертөрле киенәләр, үз группаларында төрле шөгыльләр, шаярулар уйлап табалар. Зурлар кебек тәмәке тартырга, алкогольле эчемлекләр эчеп карарга телиләр. Алар бу татып карауларның зарарлы гадәткә әверелә барганын сизми дә калырга мөмкин.

 Һәркайсыбызның тәҗрибәсендә мондый хәлләр дә очрый: бала  классташын күрә алмый. Бала яратмаган укучы яхшы укый, актив, укытучылар гел аңа игътибар бирә. Ә үзен кимсетелгән дип санаучы укучы иптәшенә, хәтта укытучыга да  төрлечә һөҗүм оештыра.

    Тагын бер проблема :  адаптация чоры. Ягъни башлангыч класслардан урта классларга күчү мәктәптәге катлаулы педагогик проблемаларның берсе булып тора. Монда 5 класс укучылары өчен кыенлыклар тудырган түбәндәге очракларны санап китәргә кирәк:

-  бер төп укытучыдан класс җитәкчесе һәм фән укытучылар системасына күчү;

-  кабинет системасы барлыкка килү;

-  эш темпы, өй эшләренең күләме арту;

-  фән укытучыларының балаларга карата таләпләрне арттыруы һ.б.

    Болар барысы да укучы балаларның психикасына нык йогынты ясый.  Шул сәбәпле, беренче яртыеллыкта уку сыйфаты һәм кайберләренең тәртибендә үзгәрешләр күзәтелә. Бу күренешләрнең сәбәпләрен башлангыч һәм урта класслардагы эшчәнлекне чагыштыру аша ачыклап була.

Башлангыч класс укытучысы баланы үзенә якын итә

Фән укытучылары гомумиләштереп карый

Балаларның эшчәнлеге оптимистик рухта бәяләнә

Балага югарырак таләпләр куела

Телдән эшләү формалары өстенлек итә

Катлаулы эш формалары кулланыла

   Ата-аналарның бурычы - өй эшләренә битараф булмау, вакытны дөрес файдаланырга өйрәтү.  Фән укытучылары тарафыннан өй эшләренең бирелү күләмен контрольгә алуда  класс җитәкчесе  актив эш алып барырга бурычлы.

   Янә бер проблема - "Тәрбиягә авыр бирелүчән” балалар белән эш итү. Класс җитәкчесеннән аеруча зур сабырлык, түземлелек, ихласлык таләп итә. Мондый балалар ярдәмгә мохтаҗ. Алар укырга теләми, киреләнә, тупаслана һ.б. Дөрес итеп баланың характерындагы, тәртибендәге тайпылышларның сәбәпләрен ачыклаганда, шул сәбәпне (ә ул шәхси тормышта булырга мөмкин) төгәл ачыклап, юкка чыгарганда  мондый укучы белән уртак тел табарга мөмкин.

    Күргәнебезчә, безгә укыту һәм тәрбия эше барышында бик күп проблема-лар белән очрашырга туры килә. Ә шушы проблемаларны чишү юллары нинди була ала соң? Әти- әниләр, үзегезгә кайсылары белән очрашырга туры килде?

    Берничә чишү юлын санап үтәргә булыр иде.  Иң беренче бу очракларда педагогның яисә сыйныф җитәкчесенең укучы проблемасын кабул итәргә психологик яктан әзер булуы мөһим. Класс җитәкчесе бу укучыларны күзәтә, әңгәмә үткәрә, фикерләшә, психологны ярдәмгә чакыра, медицина хезмәткәр-ләре һәм башка белгечләр консультациясенә мөрәҗәгать итә ала.

   Безнең җыелышыбызда нәкъ менә шул юнәлештә эш алып баручы бегече-без психолог та катнаша. Хәзер  ул үз фикерләрен безгә җиткерер, сез дә үз чиратыгызда, сорауларыгызны биреп борчыган мәсьәләләрегез белән мөрәҗәгать итә аласыз.

   Хөрмәтле әти – әниләр! Бала тәрбияләүдә сезгә уңышлар телим.

   Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә : кулыгызда – уч төбегездә чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмагыз! Балагызның йөрәге куансын, шатлансын, сөйсен, горурлансын өчен сез барысын да эшләргә тырышыгыз.

    Бала – өйдәге  кояш.  Шуны онытмагыз: туктаусыз кайгыртып , тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр, өйгә җылы  нурларын сибәр.