Китапханә белән элемтә

Закирова Сания Исмагиловна

 Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары белән берлектә үткәрелгән әдәби кичәләрнең сценарийлары куелды.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                         

Р.Фәйзуллинның 70 еллыгына багышланган әдәби музыкаль кичә

“Яшьнәп үтелгән вакыт”

        Залны бизәү:

  • Равил Фәйзуллинның портреты эленә.
  • Равил Фәйзуллин шигырьләреннән өзекләр языла.
  • Китап күргәзмәсе төзелә:

                “Шагыйрь күңелендә ниләр бар”.

  • Презентация төзелә.
  • Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар.- диск.

        Кичә Р.Фәйзуллинның “Аккошлар” җыры белән башланып китә.

        1а.б.        “ Алай үтелгән вакыт...

                  Болай үтелгән вакыт...

                  Яшәп үтелгән вакыт,

                  Яшьнәп үтелгән вакыт...” – дип язды Равил Фәйзуллин “Вакыт”  исемле бер шигырендә. Унбиш яшьлек вакытында язган бу шигыре бүгенге Равил Фәйзуллинның бөтен тормышына, иҗатына багышлап язылган шикелле.

        2а.б. Алтмышынчы еллар уртасында көчле дулкын булып әдәбиятка килгән бер төркем шагыйрьләрне тәнкыйтьчеләр “Фәйзуллиннар буыны” дип атады. Бу табигый иде, чөнки Равил Фәйзуллин каләмдәш – яшьтәшләреннән күпмедер элегрәк танылды, үз буынының максатын да үзенең беренче шигырьләрендә үк иң әүвәл нәкъ менә ул аныклый алды.

        1а.б. “Язмышка рәхмәт : гомерем буе күңел тарткан, яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлегем булды. Бу яктан мин бәхетле кеше. Исән-сау килеш ярты гасыр Әдәбиятта хезмәт итәм, язу эшенә яшьли кереп, әдәбият-сәнгать дөньясының үзәгендә кайнарга насыйп булды”, - дип язды Равил Фәйзуллин.

        Әйе, ул япь – яшь килеш шигъри биеклекләргә, югары дәрәҗәләргә иреште: 23 яшьтән СССР Язучылар союзы члены, 25 яшьтән Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе, РСФСР язучылар съездында иң яшь делегат, иң яшь идарә члены, иң яшь Тукай премиясе лауреаты... Аның исеме, иҗаты Мәскәүдә чыккан энциклопедияләрдә урын алды, китапларын иң яхшы рус шагыйрьләре тәрҗемә итте.

        2а.б. Равил Фәйзуллин үткән иҗади юлны күзалласаң, инанып шуны әйтеп була: заяга үтмәгән шагыйрь гомере! – тау кадәр эшләр башкарылган. Төрле елларда, төрле телләрдә 50 дән артык китабы дөнья күрә. Татарстанның халык шагыйре дигән олуг исем яуланган. Күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак бихисап эшләр башкарылган...

         1а.б. Равил Фәйзуллинның шигърияткә килүе үзенең балачагыннан, беренче каләм тибрәтүе туган төбәгенең (Балык Бистәсе) Котлы Бөкәш авылы мәктәбендә укыганда ук башлана. Шул елларда шигырьләре республика матбугатында күренә башлый. Равил Фәйзуллин үзенең “Рәсем ясыйм” исемле беренче китабын 1965 елда нәкъ менә иң нәни укучыларына багышлап чыгарган иде.

        2а.б. Кешене гомере буе балачагы озата килә. Ап-ак сакаллы бабайга әйләнсә дә, балачагы, әнә, кулына алсу алма тотып, кычытканлы койма буенда аны күзәтеп тора; кулына кармак тоттырып, балыклы күлләргә алып төшә; Алмачуарга атландырып, еракларга чаптырып алып китә. Һәм... шигырь яздырта.

        Р.Фәйзуллин да балаларга атап самими ихлас шигырьләрне язып кына тора. Ничек язмасын ди? Шагыйрь янәшәсендә шаян һәм хәйләкәр балачагы елмаеп басып тора бит. Моңа аны кечкенә улы – Газизе дә этәрә.

        Р.Фәйзуллин. Калейдоскоп.- шушы китаптан балалар өчен язылган шигырьләрне укып китәбез.

        1. Хыял.- б.433.

        2. Бердәнбер. – б.398.

        3. Онытма син!- б. 435.

        4. Паласны кем кагар? –б.462.

        5. Сабыйлар елы. – б.464.

        6. Илләр, җирләр гизүчегә.- б.502.

        1а.б. Р.Фәйзуллин поэзиянең олы мәйданына исә алтмышынчы елларда чыга һәм татар поэзиясенә сыйфат яңалыгы алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Шагыйрь турыдан-туры кеше шәхесенең бөеклеге, гади кешенең тормыш герое булырга тиешлеген, үзенең бөек рухына тәңгәл килерлек биеклекләргә чакыра. “Җаныңның ваклыгын...” (1967) шигыре-Р.Фәйзуллин иҗатының “визит карточкасы”-шушы фәлсәфәне дәвам итә.

  1. “Җаныңның ваклыгын..”.- /Р.Фәйзуллин.Сайл.әсәр.т1.-338/
  2. “Гадиләргә гимн”.- /Р.Фәйзуллин.Сайл.әсәр.т3.-б.435./
  3. “Нюанслар иле”
  4. “Аҗаган”.-/Р.Фәйзуллин.Сайл.әсәр.т1.-б.284/
  5. “Мәрмәр”   (1970 елда М.Җәлил прем.)
  6. “Наз” шигырьләре  укыла.

          2а.б. “Хәзерге татар шигыре күләме буенча кыскара, җыйнаклана, тыгызлана бара. Бу өлкәдә Р.Фәйзуллин эзләнүләре аеруча нәтиҗәле булды. Ул кыска шигъри алымның абруен бермә-бер күтәрде,”- дип язды галим, язучы Тәлгат Галиуллин.  Р.Фәйзуллин – бер юлдан башлап сигез юлга кадәр күләмдәге кыска шигырь остасы. Бу төр шигырьләрендә ул үзен чын мәгънәсендә сурәтләр остасы итеп танытты. Ул Тормыш, Яшәү гармониясен өйрәнә, укучыга сүзне җегәрле иткән мәгънәви модель-метафора тәкъдим итә. Шул рәвешле аның шигырь-афоризмнар, шигырь-метафоралар  дөньяга килде.

        Ә хәзер “Җил – вакыт ул” китабыннан берничә шигыре белән танышып китәрбез.

        1. Сүзләр бик аз.    – 5 бит.

        2. Туган җирең.      – 68 бит.- 4юллык.

        3. Җил – вакыт ул.  -  239 бит – 8юллык.

        1а.б. Һәр яңа шигырендә, һәр яңа китабында Р.Фәйзуллин үзенең берәр яңа ягы белән ачыла бара. “Яздым Мәхәббәт турында, янып-көеп мин дә бер...”- дип язды шагыйрь. Әйе, шагыйрьнең мәхәббәт турында матур шигырьләре бик күп. Анда яшьләребезнең иң саф гүзәллеккә, эчкерсез матурлыкка омтылуы, мәхәббәт җылысына сусавы, ялгышулары, ярату хисләре ята. Күп кенә композиторларыбыз аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. Халык яратып җырлый торган “Аккошлар”, “Мин сине ничек яраттым”, “Сагыш”, “Иясез шатлык” кебек җырлары әнә шундыйлардан.

         Җыр: 

          “Мин сине ничек яраттым”.- /Р.Фәйзуллин. Сайл.әсәр.т1.-б.291.

          “Сагыш”.- /Р.Фәйзуллин.Сайл.әсәр.т2.-б.39.

         “Аккошлар”.-/Р.Фәйзуллин.Сайл.әсәр.т2.-б.35.

          2а.б. Мәхәббәт турында сүзне башлаганбыз икән инде, Р.Фәйзуллинның “Мәхәббәтнамә” китабы турында әйтми мөмкин түгел. Бу китабы аның 40 елдан артык вакыт дәвамында иҗат иткән мәхәббәт шигырьләрен эченә ала..Шулардан берничәсен тыңлыйбыз:

                  Р.Фәйзуллин. Мәхәббәтнамә.- Казан,2003.:

  1. Онытылмас бер кыш..  -13 б.
  2. Яктыга төшә.               – 49 б.

                3. Яздым мәхәббәт тур.    – 55 б.

                4. Бәлки, Син..            -79 б.

                5. Бу сөю..          – 81 б.

                6. Син-теләп алган...      – 126 б.

                7. Тимим күңелемә..      – 133 б.

                8. Язгы кар суларында..    – 262 б.

                9. Сезнең урам аша..        – 288 б.

        1а.б. Р.Фәйзуллин олы шагыйрь генә түгел, ул абруйлы әдәбият белгече, әдәбиятыбыз флагманы булган “Казан утлары” журналы баш мөхәррире, тәнкыйтьче, үз шигъри мәктәбен тудырган остаз да. Ул сәясәткә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр, эссе-уйланулар, каләмдәшләренең һәм күренекле шәхесләрнең иҗат портретлары, сәяхәтләре турында юлъязмалары авторы буларак та җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле.   “Җырларда ил гаме”, “Сайланма әсәрләр”е, “Илбагар уйлар” кебек китаплары шундыйлардан.

        “Илбагар уйлар” китабы белән танышабыз.  

        

        2а.б. Кичәбезне Р.Фәйзуллинның “Вакыт” шигыре белән башлаган идек. Чынлап та, Р.Фәйзуллин үзе сайлаган шигърият дөньясында яшьнәп яшәде. Юкка гына ул “Шигърият гомерем буе тугры юлдашым, таянычым, яшәү мәгънәм булды”,- дип әйтмәгән.

                “Яшәсен”.   /  Равил Фәйзуллин. Сайланма әәрләр. 2т.-б.59./

                                 Кулланылган әдәбият

 

  1. Илбагар уйлар// Татарстан. – 2013. - №8.-65б.
  2. Мәйдан. – 2003. - №10. (юбилей саны)
  3. Равил Фәйзуллинга 50 яшь// Казан утлары. – 1993. - №8.- б.97-120.
  4. Равил Фәйзуллинга 60 яшь// Казан утлары. -2003.-№8.-б.63.
  5. Равил Фәйзуллинга 70 яшь// Казан утлары.-2013.-№8.-б.116-137.
  6. Фәйзуллин Равил. Җил-вакыт ул...-Казан, 1996.
  7. Фәйзуллин Равил. Заман. Иҗат. Шәхес.-Казан, 2002.
  8. Фәйзуллин Равил. Калейдоскоп: Шигырьләр.-Казан, 2004.
  9. Фәйзуллин Равил. Мәхәббәтнамә.-Казан, 2003.

10.Фәйзуллин Равил. Мәңгелек мизгел:Шигырьләр.-Казан, 2012.

11.Фәйзуллин Р.Сайланма әсәрләр:6т.-Казан, 2005.

12.Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр.2 томда.-Казан, 1992.

13.Һәр табуда күпме югалтулар/ Мәйдан.-2013.-№8.-б.79.

                   



Предварительный просмотр:

                                           Тукай- шигъри  кыябыз

                                        Әдәби музыкаль кичә

                   

                                            Зал бизәлеше:      

        Кичә Габдулла Тукайның тууына 127 еллыгына багышлап үткәрелә. Зал чәчәкләр белән бизәлгән. Түрдә Г.Тукайның портреты. Тукай шигырьләреннән цитаталар язып эленә. Г.Тукай әсәрләре Һәм аның турында булган әдәбиятны туплап китап күргәзмәсе оештырыла.

        Милли киемнәрдән киенгән алып баручылар залга чыгалар.

        Әкрен генә “Тәфтиләү” җыры ишетелә. Тукай сүзләре, халык көе.

1а.б.  Г.Тукай – татар халкының гасырлардан гасырларга җыйналып килгән зар-интизар, кайгы - сагышлар, әрнү - үкенечләр, өмет – ышанычлар белән тулып ташкан йөрәк хисләренең, уй – фикерләренең, күңел моңнарының чагылышы, поэтик гәүдәләнеше.

2а.б.        Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәҺабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була. Г.Тукай – татарның XX гасыр рухи тормышының, мәдәни дөньясының әнә шундый биек тау башы.

1а.б.        Шагыйрь язгы ташулар гөрләп аккан чакта, җылы кояш нурлары белән татар дөньясы җанлана башлагач туган. Егерме җиденче язында ук бу дөньядан китеп тә барган. Җырлары, моңнары – сагышлары, олуг өмидләре халыкның намусы, вөҗданы булып киләчәк буыннар хәтерендә яңарсын өчен үткен телле, гадел, туры сүзле тугры Тукай шул кыска гына гомерендә хәйран калырлык гамәлләр кылып өлгергән.

2а.б.        Һәр язда бөек шагыйрь рухын ядъ итәбез, җырларын – моңнарын, рухи мирасын, шигырьләрен күңелләребездә кабат – кабат яңартабыз.

1а.б “Тукайны эзлим”. Р. Әхмәтҗанов.// Татар шигърияте. 1980 – 2000 еллар. – Казан, 2003.

                Дөнья буйлап аваз салып барам,-

                Мин Тукайны эзлим телләрдән:

                Яшәлмичә калган гомерләрдән,

                Тау – тау китап янган көлләрдән...

                Эзлим аны бөтен кыйтгалардан,

                Укучы Һәм шагыйрь булып та.

                Үзе белән фатихасы кирәк,

                Кирәк миңа шушы минутта.

                Гизәм дөм – дөм Кырлай урманнарын,

                Казаннардан эзлим, Җаектан...

                Тавышы кая аның? Шигъриятем,

                

                   Анам теле әллә саеккан?

                И мөкатдәс моңлы сазым минем,

                Хәзинәбез китә Тарихка.

                Без Тукайны алып кайтыйк, шигырем,

                Үткәннәргә чаклы барыйк та!

                Кочак җәеп көтә аны халкым,

                Көтә шигырь – нокта куймаган.

                Чорлар буйлап барам Тукайны эзләп

                Табуыма өметем җуймаган.

2а.б.        Бала чактан ук ана мәхәббәтеннән мәхрүм булып, җылы кул сыйпавын да күрмәгән Һәм тамагы ашка туймаган сабыйның кулдан – кулга, кешедән – кешегә күчеп йөрү еллары аның күңелендә тирән эз калдыралар. Тукай зур үсеп шагыйрь булгач бу бәхеткә, мәхәббәткә сусау хисләре йөрәк тетрәткеч шигырь юлларына әвереләләр.

                Күз яшең дә кипмичә, егълап вафат булган әни!

                Гаиләсенә җиҺанның ник китердең ят кеше?

                Үпкәнеңнән бирле , әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

                Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

                                                        Г.Тукай. Өзелгән өмид.

1а.б.        Тукайның тормышында Кырлай авылы аерым урын алып тора. “Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным” – дип язды соңыннан шагыйрь.

        

Укучы:  Тукай Г. Туган җиремә.// Тукай Г. Шигырьләр.- Казан, 1990.- б.56.

2а.б.         Күпме шигырьләргә сокландым мин

         Күңелемә күчте ялкыны.

         Ә шулай да синең, Тукай абый,

         Шигырьләрең иң – иң якыны.

         Синең шигырьләрең тел ачкычы,

         Һәрбер сүзең безгә васыять.

         Мин горурмын, Тукай, телем ачтым

         “Туган тел”не, “Пар ат”ны сөйләп.

укучы: Тукай Г. Пар ат // Тукай Г. Шигырьләр.- Казан, 1990.- б.39.

 1а.б.         Мингалимов Р. Тукайга// Азат хатын.- 1986.-№4.- б.9.

                Шигърияттә Тукай язы булып

                Килдең, шагыйрь, безнең арага.

                Актарылды ташкын, бозлар купты,

                Без җыелдык шуны карарга.

                 “Кисекбаш”лар акты боз өстендә,

                Яманлыклар акты күгәреп.

                Чирәм чыкты, яңа тормыш үсте

                

                   Синең язны биек күтәреп.

                 “Тукай язы, Тукай язы!”- диеп

                Сокландык без синең шигырьгә.

                Без өйрәндек синнән ташкын булып

                Шигъри язлар ясый белергә.

 2а.б.        Тукай Һәм туган тел!  Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер – берсеннән аерылгысыз. Тукай дигәндә иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез килеп баса. Тукай – халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе. Аңарда туган тел, туган ил бербөтен тәшкил итә. Тукай шигырьләрендә әнә шул бердәмлек, шуның көче бик тәэсирле.

1а.б.        Тукай Г. Туган тел.

2а.б.        Тукай үзен тулысынча халыкка хезмәткә багышлады. Халык язмышын кайгыртып яшәү – аның өчен бар нәрсәдән дә югарырак иде. Үзе кече яшьтән үк татып өлгергән тормыш авырлыгына битараф була алмый ул. Шуңа да төннәрен күзенә йокы керми шагыйрьнең. Шигырьдәге көзге төн, җил символлары аркылы шагыйрь кара реакция елларында халык тормышын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

 

Укучы: Тукай Г. Көзге җилләр// Тукай Г. Шигырьләр.- Казан, 1990.- б.147.

Укучы: Тукай Г. Көз. -  шулай ук халык, милләт язмышы турында ачынып язылган әсәр.

1а.б.        Әмма шагыйрь халыкның көченә, аның матур Һәм якты киләчәгенә ышанычын бервакытта да җуймый. Туган як табигате шагыйрь күңеленә рухи җегәр бирә, авырлыклар каршында баш имәскә, нык булырга өйрәтә.

2а.б.        Бу уңайдан табигать лирикасының гүзәл үрнәге саналырга лаек әсәрләре:

Укучы:  Тукай Г. Җәйге таң хатирәсе// Тукай Г. Шигырьләр.- Казан, 1990.- б.116.

Укучы:  Тукай Г. Кышкы кич// Тукай Г. Шигырьләр. – Казан, 1990. – б. 194.

1а.б.        Тукай чын мәгънәсендә милли шагыйрь, татар халкының, туган җирнең бөек патриоты. Бу аның Русия халыклары арасындагы дуслыкка, ихлас хезмәттәшлеккә чөй кагарга, үзара дошманлык хисләре таратырга маташучы шовинистларга кискен җавабында ачык чагыла.

Укучы:     Тукай Г. Китмибез// Тукай Г. Шигырьләр.- Казан, 1990.- б.57.

2а.б.   Г.Тукай – бер татар халкының гына түгел, аның өчен мәдәни бишек булган шәрекъның да бөек шагыйре. Ул төрки халыкларның әдәби, мәдәни үсешенә көчле йогынты ясаган кабатланмас талант казах язучысы С.Моканов Тукайны “Шәрекъ поэзиясенең титаны” дип атый.

1а.б.         Безнең балалар әдәбиятебезнең елга башында да Г.Тукай тора. Ул нәниләр өчен дистәләгән, берсеннән – берсе гүзәл әсәрләр иҗат итте. Аның “Шүрәле”, “Су анасы” поэмалары, “Кәҗә белән сарык” әкияте, “Карлыгач” Һәм башка шигырьләре татар балалар әдәбиятенең алтын фондын тәшкил итәләр. Аларда татар милләтенең дистәләгән буын нәни балалары тәрбияләнде.

Укучы:”     Шүрәле “       /бер өзек/

2а.б.        Татар профессиональ музыка сәнгате барлыкка килүендә, балет жанры тууында да Тукай иҗатының роле гаять зур. С. Сәйдәшев, Ф.Яруллиннар Тукайдан илҺам алып иҗат иткәннәр. МәшҺүр композитор Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты Казан, Мәскәү театрларында гына түгел, күп кенә Европа илләренең башкалалары сәхнәләрендә шаулап барды, татар музыкасын дөнья аренасына алып чыкты. Ә бит аның нигезендә Тукай тудырган шигъри образлар ята.

1а.б.        “Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтиләү”дән дә көчлерәк җыр юк,”- дип язган иде Сибгат Хәким. Нинди илаҺи көч бу җырда? Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек. Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Бу җырның көче күз яшендә түгел. Ул сине әллә кайларга, тарихка, язмышка алып кереп китә. Бу җырның тамыры бик тирәндә ята. Нигезендә - әрнү. Исеме дә бит “Өзелгән өмид”. Тукайның бу җыры безне мәңге газаплар өчен язылган шикелле.

        “Тәфтиләү” җыры җырлана. Г.Тукай сүз., халык көе.

2а.б.        Сөекле шагыйребез Г. Тукай халык җырларына зур бәя биреп, болай дигән: ”Халык җырлары – халкыбыз күңеленең Һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”.

        Аның иң яраткан көйләреннән берсе “Зиләйлүк” була. Шагыйрь бу җыр көенә үзенең иң көчле әсәрләренең берсе “Эштән чыгарылган татар кызына” шигырен иҗат итә.

         “Зиләйлүк” җыры җырлана. Г.Тукай сүз., халык көе.

1а.б.        “Милли моңнар” шигырен Тукай халык җыры “Әллүки”нең көчле тәэсире нәтиҗәсендә иҗат итә. Ул бу көйне “Болгар номерларында” яшәгәндә күршедә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсеннән ишетә.

         “Әллүки” җыры башкарыла.    Г.Тукай сүз., халык көе.

2а.б.        Дүрт җыр. “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Әллүки”, “Туган тел”. Барысы да милли. Татар халкы белән бергә яшәячәк җырлар. Үлемсез җырлар. Әйе, халык хәтере гасыр башында туган Тукай җырларын әле Һаман пөхтәләп саклый, бүген дә җырлый.

        

Укучы:  Гәрәй Р.Тукайга// Мин Тукайга киләм.- Казан, 1996.

            Әнкәемнең күкрәк сөте белән

            Моңлы җырың сеңде күңелгә.

            Кечкенәдән сеңде...Аннан бирле

            Күпме сулар акты Иделгә!

           

             Мәхәббәте сүнми кешелекнең

            Гомер үткән саен яңара.

            Алгы рәткә куеп Һәрбер юлын,

            Җырларыңны тыңлый замана.

1а.б.        Тукай таланты, күпкырлы иҗаты xx гасырда татар профессиональ сынлы сәнгате тууда, милли рәссамнарның иҗат үсешенә дә җитди этәргеч булды. Әйе, Тукай иҗатына күп кенә сынчылар, рәссамнар мөрәҗәгать иткәннәр, аларның Һәркайсы бөек шагыйрьне үзенчә тасвирлый, үзенчә ачып бирә. Рәссамнар А.Абзгильдин, Т.Хаҗиәхмәтов, В.Маликов, М.Хаертдинов, Л.Фаттахов Һәм башкалар Тукайны үзләренең эшләрендә төрле яклап чагылдырганнар. Сынчы Б.Урманченың шулай ук, дистәләрчә эшләре Тукай иҗатына багышланган.

             /картиналар галереясы эшләргә мөмкин/

2а.б.        Татарстан Республикасының әдәбият Һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт бүләкләренең Г.Тукай исемен йөртүе дә бер дә очраклы түгел.

        Тукай шәхесе, Тукай иҗаты яңадан – яңа талантлы әдәбият Һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына, Тукай чишмәсе бетмәс – төкәнмәс илҺам чыганагы буларак шаулап агуында дәвам итә.

1а.б.        Тукайның мәхәббәт тарихы – шактый өйрәнелгән шагыйрь тормышының иң кызыклы, четерекле Һәм бәхәсле якларыннан. Һәркемнең тормышында җанын җылытырлык, дөньясын яктыртып, авыр чакларында көч бирерлек саф, изге хыялы – мәхәббәте була. Кеше гомере буе шул сөюгә табынып , сыенып – сыгынып яши. Тукайның тормышын да бизәгәнме андый садә мизгел? Шагыйрь йөрәгендә очкынлы хис уяткан, иҗатына илҺам биргән туташ Зәйтүнә кем булган?

2а.б.        “1907 елда пыялачы Хәйдәр гаиләсе Чистайдан Казанга күчә. Аларның Зәйтүнә исемле кызларын Тукай яратып йөргән”, - диелә Тукай турында истәлекләрдә. Чынлап та, Тукайның нәкъ менә гашыйк елларында иҗаты яңа үргә, яңа биеклеккә күтәрелүе билгеле.

        Мәхәббәт турындагы шигырьләреннән берничәсен тыңлап китик:

Укучы:                “Мәхәббәт”. Г.Тукай.

                        “Гашыйк”. Г.Тукай.

                        “Соңра”. Г.Тукай.

1а.б.        Бүгенге кичәбездә, без шагыйрь Г.Тукайны төрле яктан ачарга тырыштык. Ул шагыйрь дә, ул әкиятче дә, ул җырчы да, ул милли көрәшче дә Һәм бик күп асыл сыйфатларга ия булган.

                        “Телсез идек, Тукай безне телле итте,

                         Җырсыз идек , Тукай безне җырлы итте.

                         Күгебездә балкып торган йолдыз булып

                         Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

                                                 “Тукай”. Сәйфи Кудаш.        

2а.б.                            “Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган –

                          Тартыш белән тулган көннәрең.

                          Шуңа, ахры, искә алынмыйча

                          Үткән синең туган көннәрең...

                          Бәйрәмнәрең алда икән әле,

                          Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –

                          Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

                          Ал чәчәкләр белән күтәреп.

                          Син күрмәгән яңа буын килде,

                          Котлап бүген туган көнеңне,

                          Киләчәккә барган улларыңнан

                          Ишетәсең “Туган телеңне”.

                 /”Тукайга”. Ш.Галиев // Азат хатын.- №4.- б.9/

1а.б.        Татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры башкарыла.

        /”Туган тел”. Г.Тукай сүз.., халык көе./

                                       

                                                  К У Л Л А Н Ы Л Г А Н    Ә Д Ә Б И Я Т

1.Гайнанова Л. Тукайның беренче китабы// Татарстан.- 1998.- №7.- б.86.

2.Гафиятуллина Н. Тукай мәхәббәте// Сөембикә.- 2002.- №4.- б.14.

3.Рәсулева З. Тукайның нәсел – нәсәбе// Сөембикә.- 1995.-№4.-б.6-8.

4.Татар шигърияте.1980-2000 ел.- Казан, 2003.- б.75.

5.Тукай – ул гасырлар могҗизасы// Татарстан.- 1996.- №4.- б.23-39.

6.Тукай Г. Сайланма әсәрләр.- Казан, 1996.

7.Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр.- Казан, 1990.

8.Хантимерова Г. Мин сөям.// Сөембикә.- 1997.- №8.- б.28.

9.Хәким С. Тукайның тууына 100 ел// Азат хатын.- 1986.- №4.- б.6-7.

10.Хәсәнов М. Г.Тукай// Татарстан.- 2000.- №1.- б. 32-37.

11.Әмирхан Р. Тукай чоры Казаны// Сөембикә.- 2002.- №4.- б.11.

                 

        

        

     



Предварительный просмотр:

Кама Тамагы муниципаль районы

Үзәк китапханә

Халкыбызның рухи

хәзинәсе

(Мөнәҗәтләр кичәсе)

                                                                            Төзеде: Заһретдинова М.С.

                                                                          Уку залы китапханәчесе

                                                              2013 ел

                                                     Зал бизәлеше:

  1. Китап күргәзмәсе: "Чәчелгән энҗеләр тезмәсе".
  2. Залның бер почмагы татар халкыкың  чигелгән җәүһәрләре белән бизәлгән.
  3. Элеккеге авыл өе күренеше.

4.”Халкыбызның рухи хәзинәсе дигән зур итеп язылган исем   астында

“Бәетләр, мөнәҗәтләр" китабының зурайтып ясалган рәсеме.

5.Сәхнәдә пәрдә ябык. Залда Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзада Сафиуллина башкаруындагы мөнәҗәтләр яңгырый. Бу мультимедио аша күрсәтелә.

    Пәрдә ачыла. Мөнәҗәт укучылар сәхнәдә тезелешеп утырганнар.

    Алып баручы сәхнәгә чыга.

( Шигырь укыла (Мультимедио аша күрсәтелә)

    (Келәнче авылыннан килгән Хасанова Рәйсә сәхнәгә чыга. “Борынгыдан аваз” дигән мөнәҗәт укый.)

А.Б.    Келәнче авылыннан килгән Хәсәнова Рәйсә “Борынгыдан килгән аваз” дигән мөнәҗәт укыды.

    Әссәләәмү галәйкүм мөселман-кардәшләрем!

 

1) И кардәшләр, сөенеч безгә - изге мәүлид ае туды,

Шатлык булсын барчабызга – изге мәүлид ае туды.

2) Бу ай безгә бик зур бәйрәм, дөньяга тулды зур ярдәм,

Хөрмәтлек, изгелек берлән изге мәүлид ае туды.

 3) Каршылыйбыз бу мөкаддәс айны без шатлык белән,

   Бер авыздан әйтәбез без, Мәрхәбә, бу Мәрхәбә.

А.Б. Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар, мөселман – кардәшләрем! 2012 ел Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителгән иде. Ул республика биләмәсендә яшәүче халыклар вәкилләренең тарихи һәм рухи традицияләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен саклау, үстерү мәсьәләләрен,  мәдәни мирас объектларын торгызу, халкыбызның үз милли мирасын, гореф-гадәтләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыруны күздә тотты. Шуны истә тотып әлеге ел кысаларында бик күп чаралар уздырылды. Без дә читтә калмадык, бүген тагын бергәләшеп Мәүлид аенда Мөнәҗәтләр кичәсенә  җыелдык.

       Мәүлид бәйрәме белән котларга сүзне районның имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәткә бирәбез.Ул безгә Мәүлид бәйрәме тарихы , Пәйгамбәребез Мөхәммәт( г.с.в.) турында кыскача гына таныштырып үтәр.

А.Б.: Бүген сүз татар халкының бәһасез рухи хәзинәсе булган – мөнәҗәтләр турында барыр. Бу кичә Кама Тамагы муниципаль районы хакимият башлыгы Гәрәфиев Зөфәр Галимулла улы тәкъдиме белән үткәрелә.

Хәзер, сүзне  Зөфәр Галимулла улына бирәбез.

Рәхим  итегез.

А.Б. Мөнәҗәт – мөселман культурасы белән бәйләнешле, фольклор белән язма әдәбият арасында торучы лирик жанр. Мөнәҗәт” – гарәп теленнән алынган сүз. Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас куңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсендә. Иң мөһиме, мөнәҗәтләр халыкның, узган тарихи чорлардагы милли аңын, иҗтимагый һәм әхлакый идеалын, хәтта характерын аңларга ярдәм итә.

 Мөнәҗәтләр бик күп тематик төркемнәргә бүленәләр. 1.  Дини рухлы мөнәҗәтләрдә  мөэмин –мөселманның Аллаһка сыгынуы, Мөхәммәд пәйгамбәрне данлау күзәтелә. Шуңа мисал итеп түбәндәге мөнәҗәтләрне тәкъдим итәбез.

Хәзер сүз сезгә,  мөнәҗәт әйтүче апалар!  Рәхим итегез!.

1. Кама Тамагы бистәсеннән Ганиева Гөлсинә апаны тыңлап үтик .(“Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа турында”)

2.Хәзер сүзне Олы Карамал авылыннан килгән Мухамедшина Фирая апага бирәбез.(“Укы ихлас берлән коръән”)

3.Сүзне сәхнәбездә чыгыш ясарга Кече Салтык авылыннан килгән Җәләлева Нурфия апага бирәбез.(“Мәүлид ае”)

АБ.    Бүгенге бәйрәм кичәбезгә якташыбыз “Мәрҗани” мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов та кунакка кайтты, җыелган кардәшләребезгә әлеге бәйрәм турында сөйләп китсәгез иде.

А.Б. Хәзерге вакытта ялгызлык, яки туган җирдән, якыннарыңнан аерылу сагышы, балаларны югалту кебек темаларга кагылган мөнәҗәтләр күп күләмдә языла. Мондый текстларда ана кайгысы үзенең иң югары ноктасына җитә, баласыннан мәңгелеккә аерылу фаҗигасе күңелләрне өтеп алырлык итеп тасвирлана.

Хәзер сезнең алдыгызда чыгыш ясый:

1. Кече Карамал авылыннан Гизутдинова Сания апа.(“Әҗәл шәрабе”)

2.Мөнәҗәт кичәбезне Яңа Сала авылыннан килгән Халиуллина Гайшә апа, Фаттахова Фәридә апа,  Мотыйгуллина Ләлә дәвам итәләр.(“Дөнья малы калачак”)

3.Сезнең каршыгызда Затон бистәсеннән килгән Гыззәтова Фәридә апа чыгыш ясый.(үлем хәлләре тур.)

А.Б.:  Мөэмин-мөселманның яшәү мәгънәсе турындагы мөнәҗәтләрдә комсызлык, саранлык, хәрәм мал җыю, бозыклык, гайбәт сөйләү кебек сыйфатлар хөкем ителә. Әлеге темага чираттагы мөнәҗәтләр укыла

1.Ерак юлларны якын итеп Атабай авылыннан килгән  мөнәҗәт әйтүчебез Идрисова Миннегаян апа чыгыш ясый.(яшәү тур.)

2. Казиле авылыннан Шәйхетдинова Минзилә апа үзенең яраткан мөнәҗәтен әйтә.(“Без дөнья кунаклары”)

3.  Хамидуллина Рузалия апа безгә бүгенге кичәгә Көрәле авылыннан килгән. Хәзер сүзне аңа бирәбез.  (гыйбадәт тур.)

 А.Б.: Балалары үсеп таралышкач ялгыз калган ананың йөрәге өзгәләнә, эчләре ут булып яна, йөзенә сары коела. Күңеленә юаныч һәм җиңеллек эзләп чыгарылган мөнәҗәтләрне тыңлап үтәбез

1. Кече Карамал авылыннан килгәнМоталлапова Гөлчирә апа үзенең яраткан мөнәҗәтен әйтә.  (“Рәсүлебез васыяте”)

А.Б.   Безнең мөнәҗәт әйтүчеләр арасында ир-егетләребез дә бар.Шуларның берсе Балтач авылыннан килгән  Вафин Нияз абый. Аның башкаруында мөнәҗәтне тыңлап китик. (“Рәсүлебезгә”)

 А.Б.     Бүген бәйрәмебезгә килгән тагын бер кунак белән таныштырып китәбез: ул

     Күрше Тәтеш районының имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт.  Рәхим итегез, сүз сезгә.                        

 А.Б.  Мөселман халыкларында мөнәҗәтләрне музыкага ияреп башкару гадәткә кергән. Төрки халыклардан азәрбайҗан, төрек, үзбәк, төрекмәннәр исә мөнәҗәт-мәкамнәрне кыллы уен коралына кушылып әйтәләр. Ә инде безнең Келәнче авылыннан килгән Гаделҗан абый мөнәҗәтне    тальянга     кушылып башкара.   (Келәнче авылыннан килгән Газиев Гаделҗан абый    -  “Хан кызы” дигән мөнәҗәт әйтә).

А.Б. Мөнәҗәтләрнең тагын бер төре - туган якны сагыну, туган як табигатенә мәдхия җырлау. Туган як, туган авыл. Кем генә сагынмый икән ул туган җирен. Әйе, олыгая барган саен, ул сагыну хисе тагы да көчәя, тирәнәя, Туган авылыңның һәрбер урамы,  һәрбер чишмәсе, кешеләре  кабат — кабат сагындыра. Туган авыл төрле җирләргә таралган туганнар, дус-ишләр белән очраштыра, түгәрәк табыннар артына җыя. Хәзер тыңлаячак мөнәҗәтләребез шул турыда:

1.Сезнең алда Балчыклы авылыннан килгән Акмалова Әнисә мөнәҗәт әйтә.  (“Рәхмәт якты йөзегезгә”)

2.Олы Кариле авылыннан Шакирова Зөлхәбирә апа чыгышын тыңлап үтәбез. Рәхим итегез.  (“Бу мөбарәк җомга көн”)

А.Б. Язучылар гына түгел, артык кайгы килсә, я бик шатлыгы булса, шагыйрь булмаган кеше дә мөнәҗәт чыгара, мөнәҗәт әйтә. Хәзер сүзне үзе чыгарган  мөнәҗәтне  әйтүче Нурания апага бирик әле. Рәхим итегез.

1. Бәрлегуҗа авылыннан Закирова Нурания. (“Сагынасызмы,- дип сорыйсыз”)

А.Б. Мөнәҗәтләр тарихның иң аяусыз һәм гарасатлы дәверләрендә дә, бабаларыбызга узенчәлекле этник йөзебезне һәм динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше. Мөнәҗәттә булган бу темаларның барысын да халык, дин. милли культураның бүгенге һәм киләчәк язмышы өчен борчылу - кайгыру рухы берләштерә.

     Кадерле милләттәшләр! Үзебезнең халыкның, мөселман кардәшләрнең, милләтнең гореф – гадәтләре, йолалары онытылмасын иде. Менә безгә килгән бугенге кунаклар, милләт, тел яшәсен өчен янып йөрүчеләр. Аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм дә милләтебезнең һәрбер кешесе, милләт язмышы өчен борчылып, бай рухи мирасыбызны яшь буынга тапшыруда ярдәм итеп яшәсен иде дигән теләктә калабыз.

Мәүлид ае мөбарәк булсын!

               Татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” көе яңгырый.



Предварительный просмотр:

Кама Тамагы муниципаль районының

җирлекара үзәк китапханәсе

“Татар  кызы – 2014”

(Бәйге)

                                                        Төзеде: Заһретдинова М.С.

                                                           уку залы китапханәчесе

   

                                             

                                            2014 ел

А.Б.                “Сөбханалла...машалла!” – дип  кулына алган татар кешесе яңа  туган  баланы. Кыз бала икән, шунда ук аның ирененә бал-май  тигезгәннәр – балдай  татлы, майдай йомшак телле булсын, йөзкәйләрен таң суы белән юганнар – тулган айдан нурлы  булсын; мунчада каен миллек суында коендырганнар-каендай зифа булсын! “Кыйгач кашым,асылташым”- дип көй- ләп йоклаткан әнисе. Ә әтисе тез өстендә сикертеп: “Кызым, кызым, кыз кеше, кызыма килер йөз кеше”,- дип  такмаклаган.

            Шигырь.                           ТАТАР КЫЗЫ

Борынгының кулъязмасы-

Ап-ак ефәк каен тузы.

Толымнары бөдрә каенмени,

Ак каеннан сылу сыны

Бары безнең татар кызы.

Милләтемнең хисе, сүзе-

Ап-ак ефәк каен тузы.

Сөю алкаланган язда

Тамчы-тамчы алка тагар

Бары безнең татар кызы.

  А.Б.  1.Танышудан башлыйбыз.

           “Кулымдагы йөзегемнең исемнәре...” дигән баш астында кызлар үзләре белән таныштыралар.

        (Исеме – мәгънәсе, кем кушкан – кыскача тарихы).

  А.Б. 2. Икенче бәйгебезнең исеме “Ак калфакның табылган чагы...” дип атала. Кызларыбыз татар хатын-кызларының  милли киемнәре  турында сөйләргә тиеш булалар.  (Яки алар татар киемнәреннән  чыгалар).

  А.Б.         Әйе, халкыбызның милли  киемен торгызу, бүгенгегә  кайтару зарурлыгы турында хәзер матбугатка күп язалар. Соңгы елларда бу өлкәдә  алга китеш сизелә: милли бизәкләр кулланып эшләнгән пальтолар, күлмәкләр, балалар киемнәре тегелә. Намазлыклар, калфаклар, түбәтәйләр чигелә, хәтта  яшь кәләш белән кияүгә милли туй киемнәре дә тегәләр. Хәзер хатын-кызларыбыз мөселманча күлмәкләр  кия башладылар. Бу бик күркәм күренеш.

А.Б.        Өченече бәйге. Баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган һәм беркайчан  да  саекмый торган хәзинәсе ул – туган тел. “Әни” дип телебез

           ачыла. Туган тел ул Ватан, ата-ана кебек сүзләр  белән бер дәрәҗәдә торырдай бөек  һәм изге сүз. Шуңа күрә без аны туган тел дип атыйбыз да.

        Тел турында    мәкальләр – 3

                                шигырьләр – 1

                                җырлар   - 1

    А.Б.    Дүртенче бәйге. Сибелә чәчәк, сибелә моң...

                              (Музыкаль сәләтне ачу бәйгесе)

21гасыр татар кызы милләткә, чорга лаек  булырдай асыл затлар булырга тиеш. Уңган, булган, укымышлы булу өстенә, ул  әле җыр-биюгә дә оста булсын, кешеләр арасында да югалып калмасын.

А.Б.        Бишенче бәйге. Милләтне милләт иткән өч асыл сыйфат бар. Ул – ана телендә сөйләшү, киенү –ясану һәм аш-су әзерләү. Хәзер кызларыбыз  милли

             ризык әзерләп күрсәтәләр. (Яки өйдән әзерләп киләләр, яки берәр милли ризыкның  рецептын сөйлиләр).

А.Б.        Алтынчы бәйге. Кызларны һәрвакыт матурлыкка омтылу берләштерә. “Матурлык коткарыр дөньяны” – дигән гыйбарә бар.

                Ул эчке матурлык кына түгел,  ә инде  тышкы матурлык турында да кайгыртырга  кирәклекне искәртә. Татар кызы әдәпле, матур, чиста – пөхтә, зәвыклы итеп киенергә, килешле прическалар  да ясый  белергә тиеш.

        (Прическа  ясау. Прическага исем уйларга һәм сөйләргә).

   А.Б.           Җиденче бәйге. Без халык иҗаты чишмәләренә якынаю максатыннан  татар әдипләренең бай мирасына мөрәҗәгать итәбез. Дәрестә һәм сыйныфтан тыш  эшләрдә язучыларның юбилейларына  багышлап төрле чаралар уздырабыз, аларның  иҗатларын өйрәнәбез.

           Хәзер әдәбиятны ни дәрәҗәдә белүебезне тикшереп карыйк.

           Язучылар һәм аларның әсәрләре турында сорауларга җавап бирү.

        

                                             КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

  1. Сөембикә.-1997.-№3.
  2. Сөембикә.-2004.-№3,5,10.