Тестлар

Закирова Сания Исмагиловна

Татар теле дәресләрендә куллану өчен тестлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

               ТАТАР ТЕЛЕННӘН  ТЕСТЛАР

                                   4 нче сыйныф

                                     

А1.   Кушма сүзне тап.

  1. сап-сары
  2. һәйкәл
  3. аккош
  4. вакыт

А2.   Парлы  сүзне тап.

  1. өчпочмак
  2. тимер
  3. бала-чага
  4. күңелле

А3.   Исемне тап.

  1. яшел
  2. һава
  3. җемелди
  4. йомшак

А4.  Чыгыш килешен билгелә.

  1. паркта
  2. юлга
  3. кызның
  4. сыйныфтан

А5.  Фигыльне тап.

  1. бөҗәкләр
  2. нечкә
  3. киенгән
  4. сәлам

А6.   Сыйфатны тап.

  1. җир
  2. елга
  3. юеш
  4. киттеләр

А7.  Яхшы  сүзенә антонимны тап.

  1. әйбәт
  2. начар
  3. матур
  4. ямьле

 А8.  Өй сүзенең синонимын тап.

  1. бүлмә
  2. йорт
  3. ишек
  4. бакча

 А9.  Урман сүзенә күплек сан кушымчасын ялга

  1. –ның-нең
  2.  - да-дә
  3.  –нар-нәр
  4.  –лар-ләр

А10.  Сүзне юлдан юлга дөрес күчерү очрагын билгелә.

  1. б-асу-ларым
  2. ба-су-ла-рым
  3. бас-улар-ым
  4. басулары-м

А11.  Сөйләде фигыленең заманын билгелә.

  1. Хәзерге заман
  2. Үткән заман
  3. Киләчәк заман

А12.   Укыячак фигыле нинди заманда бирелгән.

  1. Үткән заман
  2. Хәзерге заман
  3. Киләчәк заман

А13.  Татар телендә барысы ничә килеш бар.

     1.    3

     2.    7

     3.    6

     4.    5

А14.  О сузык авазының нечкә пары нинди аваз.

  1. у
  2. ү
  3. ө
  4. е

А15.    Кайсы сүздә һ хәрефен куярга кирәк.

  1. . мит
  2. шә. әр
  3.  .ат
  4. . дичә

  А16.  Сүз ясагыч кушымчаны билгелә.

  1. –ны-не, дан-дән
  2. – лык-лек, даш-дәш, сыз-сез
  3. – лар-ләр, нар-нәр
  4. – ым-ем, -м

  А17.  Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаны билгелә.

  1. –чы-че,  лы-ле, кы-ке
  2. – ның-нең,  га-гә, ка-кә
  3. – чык-чек, гач-кәч, таш-тәш
  4. – ыр-ер, ар-әр, лы-ле

 А18.    Сүзнең дөрес тамырын тап.

  1. кошчылык
  2. кош
  3. кошчы

 А19.    Сүзнең нигезен дөрес итеп билгелә.

  1. сазлыкта
  2. сазлык
  3. саз

А20.     Бирелгән җөмләдә ияне тап.

            Кошлар җылы яктан очып кайттылар.

  1. җылы
  2. яктан
  3. кошлар
  4. очып кайттылар

А21.    Бирелгән җөмләдә хәбәрне тап.

            Түбәләрдән  язгы тамчылар тама.

  1. язгы
  2. түбәләрдән
  3. тама
  4. тамчылар

А22.    Бирелгән җөмләдә аергычны тап

           Зәңгәр күктә кояш елмая.

  1. күктә
  2. кояш
  3. елмая
  4. зәңгәр

А23.   Кызгылт сыйфатының дәрәҗәсен билгелә.

  1. гади
  2. кимлек
  3. артыклык
  4. чагыштыру

А24.  Матуррак  сыйфатының дәрәҗәсен билгелә.

  1. артыклык
  2. кимлек
  3. чагыштыру
  4. гади

А25.   Мәктәпнең  исеменең килешен билгелә

  1. Б.к.
  2. Ю.к.
  3. И.к.
  4. Т.к.

А26.   Озынча сыйфатының билгесен тап.

  1. төс
  2. тәм
  3. форма
  4. характер

А27.   Хәйләкәр сыйфатының билгесен тап.

  1. форма
  2. төс
  3. характер
  4. табигать күренеше

А28.   Юрган сүзендә ничә аваз бар.

  1. 4
  2. 3
  3. 6
  4. 5

А29.   Салкын сыйфатының синонимын тап

  1. җылы
  2. суык
  3. эссе
  4. кайнар

А30.   Борын авазларын билгелә.

  1. л,р,н
  2. м,н,ң
  3. д,т.п
  4. з,с.к

                                       В1- В6

                                Текстны  укы.

  1. Энем авырый. 2)  Аның  башы авырта. 3) Энем урамга чыкмый, өйдә йөгерми, сикерми дә. 4)Ул бүген караваттан төшми, җылы сөт тә эчми. 5)Дару гына эчә.
  1. Мин энем белән уйнамыйм, рәсем ясыйм. 7) Миңа да

бик күңелсез.

В1.   3 нче җөмләдә юклык формасындагы фигыльләрне табып яз.

В2.   7 нче җөмләдә ясалма сыйфатны табып яз.

В3.   4 нче җөмләдә тамыр сүзне табып яз.

В4.   3 нче җөмләдә   урамга сүзенең килешен билгелә.

В5.   Кайсы җөмлә җәенке җөмлә.

  1. 1
  2. 2
  3. 3

В6.   3 нче җөмләдә  ияне  табып яз.

           

     



Предварительный просмотр:

                         Татар  теленнән  административ  контроль эш (тест)

                                                     4  нче  сыйныф

2013-2014  нче  уку  елы( 3 чирек)

                 1 нче вариант                А  өлеше

А1. Калынлык билгесе(ъ) төшеп калган  рәтне  табыгыз.

  1. кул...язма, мәг...нә
  2. дөн...я, дәр...я
  3. ә..әмият, г..дәт
  4. ям..ле, яш..лек

А2. Хаталы сүзләр  рәтен  күрсәтегез.

  1. мәшәкать, авыл
  2. сәгать, болын
  3. каләм, ямь
  4. тәгъдим, яш

А3. Бирелгән сүз төркеме нинди  сорауларга җавап  бирә?

       сыйфат

  1. ничә? ничәнче?
  2. кем? нәрсә?
  3. нинди? кайсы?
  4. нишли? нишләде?

А4.  Дөрес  язылышны табыгыз.

  1. бер мең илле бишенче
  2. бермең илле бишенче
  3. бер мең илле биш енче
  4. бер мең иллебишенче

 А5. Сүзтезмәне күрсәтегез.

  1. Көн матур.
  2. Матур көн
  3. Көн бик матур.
  4. Көн.

  А6. Туры килгән җавапны күрсәтегез.

         күрсәтү алмашлыгы

  1. минеке, аныкы
  2. мин, без
  3. әнә, шул
  4. апаныкы, әнинеке

  А7. Туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

         Сыйфат ачыклаган  исем ничек дип атала?

  1. сыйфатланмыш
  2. саналмыш
  3. аныкланмыш
  4. дөрес җавап юк

  А8.  Туры килгән фигыльләрне күрсәтегез.

        киләчәк заман хикәя фигыль

  1. кайтты, сөйләде
  2. кайтыр, сөйләр
  3. кайта, сөйли

    А9.  Сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез.

            сарырак

  1. гади дәрәҗәдә
  2. кимлек дәрәҗәсендә
  3. артыклык дәрәҗәсендә
  4. чагыштыру дәрәҗәсендә

    А10. Сүзнең синонимын табыгыз.

           укымышлы

  1. дөрес
  2. әйбәт
  3. белемле
  4. ялгыш

   А11.  Кеше холкын күрсәтүче сыйфатлар төркемен табыгыз.

  1. ягымлы, шәфкатьле
  2. татлы, тәмле
  3. гүзәл, матур
  4. юан, кыска

   А12.  Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар?

             акыллы, кунакчыл

  1. тамыр
  2. кушма
  3. парлы
  4. ясалма

                                             В өлеше

  1. Ерак урманнар зәңгәрләнеп күренә. 2) Мин шуңа күрә кырда озак йөрмәдем.

3)Җәен гел шаулап торган карурманга кердем. 4) Мин анда язгы үзгәрешләр эзләдем.(Г.Хәсәнов)

В1. 4 нче җөмләдән ясалма сыйфатны табып языгыз.

В2. 1 нче җөмләдән тамыры борын авазына беткән исемне табып языгыз.

В3. 4 нче җөмләнең иясе белән хәбәрен табып языгыз.

В4. 1-2 җөмләдән үткән заман хикәя фигыльне табып языгыз.

В5. 2-3 җөмләләрдән урын-вакыт килешендәге исемне табып языгыз.

В6. 3 җөмләдән кушма исемне табып языгыз.

                                              С өлеше

С1. Хәзер елның кайсы вакыты? Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

      Үз фикерләреңне туплап  25-30 сүздән ким булмаган хикәя языгыз.

      2  нче  вариант                       А өлеше

      А1. Кайсы сүздә ъ  хәрефе аеру билгесен белдерә?

  1. нәкъ
  2. игътибар
  3. елъязма
  4. игълан

      А2.  Кайсы рәттәге сүзләрдә күпнокта урынына һ хәрефе языла?

  1. ..өрмәт, ..алык
  2. ..әтер, рә..мәт
  3. ..әлак, ..әрвакыт
  4. ..әрәкәт, ..әерле

       А3.  Сүзтезмәне күрсәтегез.

  1. Караңгы төн
  2. Төн бик караңгы
  3. Төн.
  4. Төн караңгы

       А4.  Туры килгән җавапны күрсәтегез.

               тартым алмашлыгы

  1. минеке, аныкы
  2. мин, без
  3. әнә, шул
  4. апаныкы, әнинеке

       А5.  Сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез.

               аксыл

  1. гади дәрәҗә
  2. кимлек дәрәҗәсе
  3. артыклык дәрәҗәсе
  4. чагыштыру дәрәҗәсе

       А6.  Җыйнак җөмләне күрсәтегез.

  1. Кар ява.
  2. Ак кар ява.
  3. Тиздән кар явар.
  4. Кар көчле ява.

       А7. Исем ничәнче зат тартым белән төрләнгән?

              әнием

  1. 1 зат берлек сандагы
  2. 3 зат берлек сандагы
  3. 2 зат берлек сандагы
  4. 1 зат күплек сандагы

       А8. Фигыльнең заманын билгеләгез.

            уйладым

  1. хәзерге заманда
  2. үткән заманда
  3. киләчәк заманда
  4. дөрес җавап бирелмәгән

       А9. Сүз ясагыч кушымчасы булган сүзләр рәтен билгеләгез.

  1. мөгезборын, Акбай
  2. көн-төн, гореф-гадәт
  3. кояшлы, күңелсез
  4. утырды, утыргыч

       А10. Алмашлыкның төркемчәсен билгеләгез.

                шул

  1. күрсәтү алмашлыгы
  2. зат алмашлыгы
  3. тартым алмашлыгы
  4. дөрес җавап бирелмәгән

       А11. Сүзнең антонимын  билгеләгез.

                кайгылы

  1. башлы
  2. әйбәт
  3. надан
  4. шатлыклы

       А12. Туры килгән җавапны күрсәтегез.

                иялек килешендәге исемнәр

  1. укучыдан, урманнан
  2. укучыда, урманда
  3. укучының, урманның
  4. укучыны, урманны

                                           В өлеше

  1. Чулпан белән Ләйсән арттагы партада утыралар. 2) Чулпан бүген математикадан китабын өйдә калдырган. 3) Алар, Ләйсәннең китабын уртага куеп, мәсьәлә чиштеләр. 4) Шулвакыт укытучы Чулпанны такта янына китаптан мисаллар эшләргә чакырды. 5) Ләйсән китапны Чулпанга бирде, үзе китапсыз калды.

                                                                                             ( Л.Әхмәтҗанова)

В1. 4 нче җөмләдән нечкә сузыклардан гына торган сүзне табып языгыз.

В2. 5 нче җөмләдән ясагыч кушымчалы сүзне языгыз.

В3. 1 нче җөмләдән рус теленнән кергән алынма сүзне табып языгыз.

В4. 2 нче җөмләнең иясен, хәбәрен табып языгыз.

В5. 3 нче җөмләдәге фигыльнең заманын языгыз.

В6. Ләйсәннең сүзенең килешен билгеләгез.

                                            С өлеше

С1. Яз җитү белән җылы яклардан кошлар кайта. Син кошларны ничек каршылыйсың? Үз фикерләреңне туплап 25-30 сүздән ким булмаган хикәя языгыз.



Предварительный просмотр:

                                                                                        4 нче сыйныф. Тест

                                                                                             Татар теле

А1 Исем нәрсәне белдерә?

Предметның исәбен

Предметның билгесен

Эш яки хәлнең билгесен

Предмет исемен hәм затын

А2 Исем нинди сорауларга җавап бирә.

Кайда?, кайчан?, Ничек?

Кем ?, нәрсә? ни?

Нинди кайсы, кайдагы?

Нишли, нишләгән, нишләр.

А3 Синоним парын табыгыз Пөхтә

 чиста

пычрак

әшәке

шапшак

А4 Ясалышы ягыннан болар нинди саннар. җиде- сигез,   илле- алтмыш,   бер- ике.

тамыр

 кушма

парлы

тезмә

А5  Бу җөмләнең иясен табыгыз

Ак күлмәкле ике укучы килеп керде.

ике укучы

укучы

ак күлмәкле укучы

күлмүкле ике укучы

А6.Татар алфавитында ничә хәреф бар?

1. 34            2.39        3.38          4. 32

А7. Татар телендә ничә килеш бар?

1. 2            2. 5             3.  6            4.  Юк

А8. Татар телендә ничә сан бар?

1. 2               2. 3               3. 4             4. 5

А9. Җөмләдән исемне тап.   Сандугач бик матур итеп сайрый.

1. сайрый                   2. Бик матур

3. сандугач                4. Итеп

А10. Кушымчалы сүзне тап.  Тимер, умарта, юлчы, футбол.

1. тимер

2. умарта

3. юлчы

4. футбол

А11. Кушма сүзләрне табыгыз: карабодай, әти-әни, китапханә, көнчыгыш, кием-салым, ташбака, бала-чага.

1. әти-шни, китапханә, кием- салым

2. ташбака, карабодай, китапханә, көнчыгыш

3. әти-әни, кием-салым, бала- чага

4. карабодай, китапханә, бала-чага

А12. Иялек килешендәге исемне тап: миңа, бакча, каенга, китапның

1.миңа

2.бакча

3.каенга

4.китапның

А13. Татар телендә фигыльнең ничә заманы бар?

1.2.       2. 4        3. 1     4.3

  А14.Бүген без кичә үткәрдек  җөмләсендә үткәрдек  сүзе нинди сүз төркеме булып килгән?

1.  фигыль

2. исем

3. сан

4. алмашлык

   А15. Нинди кушымчалар төшеп калган?  Тырыш....... эшләсәң, тәмләп ашар.........  .

1. –кан,- лар

2.-ып, -сың

3. –са, -ды

4.- маса, -лар

А16. Җөмләдән хәзерге заман хикәя фигыльнең   IIIзат берлек сан формасындагы сүзне тап.  

Өрә, качтың, сикерәчәкмен, карыйсыз, утырдылар

Качтың

Өрә

Утырдылар

Карыйсыз

А17. Киләчәк заман хикәя фигыль кушымчаларын табыгыз

1. –а, -ә, -ый, -и

2. –ачак, - ячак, -әчәк, - ячәк

3.-ды, -де, -ган, -гән

4. –кан, -кән, -ган, -гән

А18. Җөмләдән ия белән хәбәрне табыгыз.

Бакчада кызыл, зәңгәр чәчәкләр үсә.

Бакчада  -ия,   үсә –хәбәр

Кызыл – ия,  үсә- хәбәр

Чәчәкләр  -ия,   үсә- хәбәр

Зәңгәр  -ия,    үсә  -хәбәр

А19. Хаталы сүзне тап.

1. кәгазь

2.озын

3. өскө

4. шәһәр

А20. Синоним сүзләрне табыгыз:

1. ак- кара

2. озын –биек

3. кыз- малай

4. калын- нечкә

А21. Исем нинди затта, нинди санда килгән?

Иптәшләре-

I зат,  берлек сан

II зат,  күплек сан

III зат,  берлек сан

III зат,  күплек сан

А22.  Кайсы сүзләр тезмәсе  монда артык?

1. китап, дәфтәр, акбур

2. такта, укучы, укытучы

3. песи, тиен, төлке

4. дәрес, бетергеч, парта

А23. Кәгазь сүзендә ничә аваз, ничә хәреф?

1. 6 х, 6 а

2. 5 х, 5 а

3. 5 х, 4 а

4. 6 х, 5 а

А24. Укытучыларга – сүзендә ничә тартык, ничә сузык аваз бар?

1. 6 с, 6 т

2. 7 с, 5 а

3. 5 с, 7 а

4. 8 с, 4 а

А25. Кайсы сан дөрес язылмаган?

1. сигез

2. ун дүрт

3. егерме

4. мең

А 26.Ике оч, ике балдак, уртасында бер кадак. Нәрсә ул?

1. арба

2. тегермән

3. энә белән җеп

4. кайчы

А27. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны тап.

1. ак

2. ап-ак

3. аграк

4. аксыл

А28. Нинди? соравына җавап булган сүзне тап.

1. тиз

2. бара

3. чибәр

4. иләк

А29. Артык сүзне тап.

1. Апа

2. Казан

3. Татарстан

4. Акбай

А30. Кайсы хәреф ике авазны белдерә?

1. ь

2. д

3. е

4. а

 

                                                                                                Б  биреме

1.Күңелле җәй ишек кагып керде! 2.Тирәкләр соргылт мамык очырды. 3. Сез кайчан кайттыгыз? 4.Урманда кура җиләге пеште. 5. Кызлар суга киттеләр. 6. Язын безгә җылы яктан кошлар кайта.

Б1. Өндәү җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

Б2. Икенче җөмләдән фигыльне языгыз.

Б3. Дүртенче җөмләдән сүзтезмәне табып яз.

Б4. Бишенче җөмләдән ияне табып яз.

Б5. Алтынчы җөмләдән  күплек сандагы исемне табып яз.

Б6. Сорау җөмләне табып, санын языгыз.