Фәнни - иҗади эшләр

Закирова Сания Исмагиловна

Предварительный просмотр:

                                          Татарстан  Республикасы

Кама  Тамагы  муниципаль  районы

Кама  Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                      “КЕШЕ  КАЙЧАН  МАТУР  БУЛА?

КЕШЕ  МАТУР  БУЛА ШУЛ ВАКЫТ” (Р.Харис)

                                                              ( Чыгыш)

Башкарды:

Iквалификационкатегорияле

татар телеһәм әдәбияты укытучысы

     Закирова Сания Исмәгыйль кызы

                                                 2013 нче ел

Шагыйрь, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, үзешчән рәссам, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1997), Татарстан Республикасының халык шагыйре(2004), Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе иясе(2005) Ренат Харис Мәгъсүм улы 1941 нче елның 6 маенда Ульянов өлкәсенең Цильна(Чынлы) районы Кәшә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Балалык һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа төбәге авылларында уза. Буа урта мәктәбен (1958), Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлагач ( 1963) Арча педагогия көллиятендә рус телен һәм әдәбиятын укыта,”Татарстан яшьләре”, “Яшь Ленинчы”( хәзерге “Сабантуй”) газеталарында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип (1965-1971) вазифаларын башкара. Әдәбиятка мәхәббәте мәктәп елларында уяна, шигърияткә студент елларында килә. Шагыйрь булу – бөек ләззәти биеклектер ул, мөгаен.

“ Р.Харис – әдәбият мәйданына  алтмышынчы еллар башында килгән һәм беренче адымнарыннан ук шигърияттә үз сөйләү формасын, үз стилен булдырырга тырышкан үзенчәлекле шагыйрьләрдән берсе. Р.Харисның шигъри  әсәрләре заманча үткен яңгырашлы, интернациональ рухы, образлы фикерләүдәге яңача алымнары, кыю метафоралары һәм чагыштырулары белән җәлеп итә.

      Шагыйрь үзенең шигырь һәм поэмаларында халкыбызның тарихи яшәеше, кеше шәхесенең тормыштагы урыны, җәмгыять  каршындагы җаваплылыгы, буыннар дәвамлылыгы турында уйлана. Гомумән, халыкның тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, кеше һәм табигать, аларның үзара багланышы- шагыйрь иҗатында үзәк темалардан санала”

     Бүгенге Ренат Харис- төрле телләрдә чыккан утызлап китап авторы, республиканың М.Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Каракалпакстанның мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

     Төрле жанрларда уңышлы эшләрлек сәләте булса да, Р.Харис гомер буе шигырь язды. Тезмә әсәрдә булган бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, бөтен форма-төрләрен сынап карады. Озын шигырь, кыска шигырь, баллада, хикәя, либретто… һәм поэма. Поэмаларны күп язды шагыйрь. Төрле рухтагылар, лирик, эротик һәм публицистик. Менә кайберләренең исемнәре:

“Мулланур”, “Камил Якуб”, “Рәссам”, “Җәлилчеләр”, “1972 ел икмәге”, “Ат иярләү”, “Ант суы”, “Өч үбешү”, “Гармунчы”, “Сәйдәш яры”, “Борылышта”, “Чехов базары”, “Идегәй”, “Бүре күзе”...Күп бит! Композитор өчен симфония язу нинди зур хезмәт саналса, шагыйрь өчен поэма да шуңа тиң. Бүгенге шигърияттә шулай күпсанлы поэмалар язучылар сирәк.

    1972 ел корылыгын нигез итеп алган “Җитмеш икенче ел икмәге” поэмасы Р.Харис мөмкинлекләренең тирәнлеген раслаучы әсәр булды. Бөртекне әдәби персонаж дәрәҗәсенә күтәргән бу әсәрендә автор икмәкне, җир кешесен олылап, иҗтимагый нәтиҗәләргә килә.

    Сәнгати югарылыкка ирешеп, үзен поэма жанрында раславы “Рәссам” һәм “Ат иярләү” әсәрләре белән бәйле.

  “Рәссам”поэмасының беренче җөмләсе үк укучыны “сискәндереп, әсәрнең дәвамын укырга мәҗбүр” итә:

                                     Сарафанын салды да ул.

Көтмәгәндә бөтенләй ялангач калды.

   “Ат иярләү” поэмасының төп персонажлары – Кәрам белән кешегә хас хис-кичерешләр ярдәмендә тасвирланган ат. Кәрам сугыштан читтә, тылда калу нияте белән фронтка үзе урынына атын озата. Хуҗасының хәйләсен “сизеп” алган ат ярты юлдан качып кайта. Аның да үләсе килми. Кәрам үзен мәсхәрә иткән өчен атын котырына-котырына кыйнау аша хатасын таный һәм сугышка китеп, җиңүче-батыр булып кайта. Авторның уңышы, әлбәттә, Кәрамны шулай тиз “төзәтүдә” түгел, ә куркаклыкны, хәйләне фаш итүнең күчерелмә алымын табып, эчке дөньяның  катлаулылыгын ачуның  мөмкинлекләрен киңәйтүдә иде.

   “Ат иярләү” поэмасында да  әдәби персонаж дәрәҗәсенә күтәрелгән ат образы Р.Харисның яратып сурәтләгән объектларының берсе. “Кыздырма атның аягын”, “Ат”, “Ярсыган ат” шигырьләрендә ат татар кешесенең ярдәмчесе, таянычы, өмете булу өстенә миллилекнең бер билгесе буларак та сурәтләнә.

   Р.Харис татар тарихында эз калдырган шәхесләр язмышына игътибарлы.  Аның “Мулланур”, “Камил Якуб”,”Борылышта” поэмалары  сурәтле фикерләү үзенчәлекләре белән хәзер  дә заманча яңгырыйлар.

   Р.Харис бер әсәрендә дә кабатланмаска тырышып, һәр шигыренә, поэмасына  чишелеш, бетем эзли. Шул ук вакытта аның сынала килгән, әмма һәр очракта да укучы күңелен җәлеп итеп, аны әсәргә алып керә, кызыктыра торган алымы бар. Көй уйнауны башлап җибәргәндә уен коралына тәүге чиертүнең әһәмияте зур булган шикелле , Р.Харисның поэмаларының беренче юлларын сайлап алуга игътибар бирүе, аның бу юнәлештә туктаусыз уйлануы, эзләнүе турында сөйли.

   Р.Харис иҗатын өйрәнүгә күп көч куйган Ф.Хәсәнова фикеренчә, “шагыйрьнең соңгы елларда язылган поэмалары гади халык тормышын кырыс реализм пыяласы аша чагылдыра, фәлсәфи тирәнлек һәм сәнгатьчә нәфислеге белән сокландыра. Шагыйрь җитлеккән сүз остасы тәвәкәллеге белән кешенең тарихи барыштагы урыны турында уйлана, укучыны тәэсирләндерә, уйландыра”

   Һәр шагыйрь иҗатын төрле кеше төрлечә кабул итә. Р.Харис иҗаты тәнкыйтьтә нигездә уңай бәя алса да, аның сурәтләү үзенчәлекләрен кабул итмәгән язучылар, галимнәр булуы да табигый. Талантлы, үзенчәлекле сүз осталарына һәрдаим иҗатларын раслау, аңлату өчен көрәшергә туры килә.  Аерым алганда, Н.Фәттах белән И.Нуруллин башлангыч чор иҗаты нигезендә Р.Харис шигърияте артык коры, салкын, акыл эшчәнлегенә корылган дип чыктылар. Р.Харисны кирәгеннән артык оптимист, “кызыл”, тормыш авырлыгын күрмичә, йөрәк сыкрауларын аңламыйча күтәрелгән шагыйрь дип  раслаучылары  да табылды. Мондый  дуамал бәяләргә җавап рәвешендә  әдип “Шигырьләремдә  минем тимер,бетон” сигезьюллыгында аңлатма  бирә.

                                      Тимер  ләкин һәрчак ап-ак була,

                                      Әллә кыза, әллә бозлана.

                                      Бик  беләсең килсә, шигыремә

                                      Йөрәгеңне тидер, кызганма.

  Р.Харисның  мәхәббәт хисенә  багышланган  әсәрләре дә,  гомумән  мәхәббәт лирикасы күләме,  эчтәлеге,  жанрлар  һәм  сурәтләү  алымнары  байлыгы  тарафыннан  могҗизаи күренеш.  Шунысы  үзенчәлекле: шигъриятнең  иң нәзберек төренә  ул  олы  кәнәфиләр  биләгәндә, баш мөхәррир, министр  урынбасары, депутат  вазифаларын  үтәгән чорларда  мөрәҗәгать  итә. Мәхәббәт  хисе, Такташ  әйтмешли, “үзе   иске  нәрсә” булса да, һәр  инсанда  үзенчә  дулый, шырпысыз  дөрләп  кабына, төрле  даирә  кешеләрен  йө  дөньяда  иң  бәхетле яисә  иң  дивана  ясый  торган   төшенчә, ди  кебек  шагыйрь. “Р.Харисның  мәхәббәт  лирикасы- әсәрләр  саны  һәм  төрлелеге  белән  дә... татар  әдәбиятында  аерым  урын  алып  тора... Р.Харисның  мәхәббәт  лирикасын  хисләр  энциклопедиясе   дип  тә  атап  булыр  иде,- дип  яза  Ф.Хәсәнова.  Чыннан  да аның  татар  әдәбиятына  алып  килгән  яңалыкларының  берсе- мәхәббәт  лирикасы  булды.

  “Көзге  мәхәббәт”(1991), “Хисемнең  исеме”(1996) кебек мәхәббәт  тойгысын  үзәккә  алган  шигырь  тупланмаларын, “Өч  үбешү”( эротик  поэма), “Тукайның  мәхәббәт  төшләре”, “Сәйдәш  яры”, “Гармунчы”, “Зөләйха” кебек  күләмле  әсәрләре  тулыландыра.

   Мәхәббәтне  Р.Харис  Блок  яисә  яшь  Такташ  кебек  символик хис  буларак  сурәтләми, ә һәр  кешегә  килә  торган  олы  бүләк  дип  бәяли. Җан  белән  Тәннең  бердәмлеге,  аларның  язгы  сулардай  ташулары, күкрәүләре, яшеннәре  мәхәббәт  дигән  бөек, тетрәндергеч  хис  уята. Берәрсе  генә  ялгышса  яисә  мәхәббәт  акылга  гына  буйсынса, “Өченче  фәрештә” ваклана, уала, җенси  тойгыга  гына  кайтып  кала.  Чын  мәхәббәт- ул  газап,  саташу, сагыш, ләкин  иң  ләззәтле,  татлы  сагыш, ди  шагыйрь.

                                       Чын  бер  көнләшү  хакына

Мин  мең  газапка  риза. (“Көнләшүләр”)

  Мәхәббәт- ул зиһен  белән  аңлап  бетерә  алмаслык  күктән  иңгән  бәхет, сөенеч, шатлык, аны  саклый  белергә  дә  кирәк, ди  шагыйрь. “Мәхәббәтсез  беркем  яши  алмый. Мәхәббәтсез  һәркем  бәхетсез”. (“Мәхәббәтсез”).

 Мәхәббәт  лирикасы  Р.Харисны  дөнья  әдәбиятының,  бигрәк  тә, Көнчыгыш  классикасыннан  Хәйәм, Сәгъди, Хафиз, Руми,  татар шигъриятенең  Кандалый, Тукай, Такташ, Туфаннарның  лаеклы  дәвамчысы  итеп  бәяләргә  мөмкинлек  бирә.  Якын  кешене  ярату  фани  дөнья  бизәге  генә  түгел, ахирәт  ачкычы  да  сөйгәнең  кулында  икән:

                                     Ә  җәннәт  ишеген  ачучы  бер  генә  кеше

                                     бар-  Сөйгән  яр!  

   Р.Харисның  күләмле  әсәрләренең  нигезендә  мәхәббәт  һәм  каһарманның  бу  олы  хискә  мөнәсәбәте  ята.  Аның  һәр  герое  диярлек, кем  булуына  карамастан, “мәхәббәт  сынавын” үтәргә  тиеш  була. Шул  сынауны  үтсә  генә  ул-  чын  кеше, матур  кеше.

  Хәзерге  шигърияттә  хатын-кыз  портретын  тудыруда  аның  кебек  чагыштыру, образ  тудыра  алучы, хыялга  бай  сүз  осталары  күп  түгел. Такташның “Мәхәббәт  тәүбәсе” поэмасында  ул  Зөбәйдәне  түбәндәгечә  сурәтли:

                                     Теле  бай- май,  күзе  чакма,

                                     буй-сыны- Зөя  камышы.

                                     Ә  йөреше- ак  он  иләү,

                                     Куллары –ак  каз  муены...

  Шул  рәвешле, мәхәббәтне  Р.Харис  кешене  үстерә, күтәрә  торган  олы,  табигать  матурлыгына  тиң  нәзакәтле, бар  нәрсәдән  өстен  серле  һәм  гүзәл  хис  буларак  сурәтли.  Р.Харисның  мәхәббәт  лирикасы  нигезендә  эшләнгән  “Шашкын  мәхәббәт” телевизион  фильмы  озак  еллар  экраннан  төшмәде. Шагыйрьнең  либреттолары  буенча  опералар (“Идегәй”. Р.Гобәйдуллин,”Тукай  мәхәббәте”. Р. Ахиярова)  языла, “Йосыф   кыйссасы” балеты  Россия  Федерациясенең  еллык  премиясенә  лаек  була.  Күләмле  әсәрләренең  нигезендә  дә  ахыр  чиктә  мәхәббәт  хисе,  киң  мәгънәсендәге  мәхәббәт  сынавы  ята.

Шагыйрьне җырлары буенча да яхшы беләләр. Аның сүзләренә йөзләп көй язылган. Арада менә дигән җырлар бар. Шулай булмый ни!- байтак еллар татарның иң талантлы композиторлары  белән  хезмәттәшлек  итте  бит ул.

Н.Җиһанов, Р.Яхин, А.Монасыйпов, Р.Еникиев, Ф.Әхмәтов... Чагыштырмача яшьрәк буын вәкиле Резеда Ахиярова белән иҗади дуслыгы бигрәк тә нәтиҗәле булды.

  Шагыйрьнең  поэзиясе, җыр-көйләрдән  тыш, музыканың  катлаулырак  өлешләренә  дә үтеп  керә  алды. Аның  либреттолары   буенча  дүрт  оратория  язылды. “Кеше”(М.Яруллин), “Казан”(Б.Мөлеков), “Кеше  һәм  машина”(И. Якупов), “Мулланур”(Е. Кожевникова). Үз  вакытында  алар  композиторларның  пленум- җыелышларында  яңгырап,  җәмәгатьчелек  тарафыннан  уңай  бәяләнделәр.

  Гомумән, шагыйрьнең  иҗаты  зур, бай,  күпкырлы. Ул “кырлар” сәнгатенең  бүтән  төрләре  белән  дә  табигый  тоташып  китә, икенче  төрлерәк  әйткәндә, бер  зур  сәнгать  икенче  сәнгатьне  кузгата,  үстерә.

  Рәссамга хас  сурәтлелек  һәм  фәлсәфи  гыйбрәтләр  шагыйрьнең  мемуар  циклында  аеруча  көчле.  Андый  шигырьләрдә  автор  белән  якын  аралашкан  бөек  шәхесләребезнең  мәһабәт  сыннары  күз  алдыннан  уза.  Нзҗип  Җиһанов,  Гомәр  Бәширов,  Сибгат  Хәким, Хәсән  Туфан,  Сара  Садыйкова,  Рөстәм  Яхин... Әмма  шулар  арасыннан  фикер  һәм  сурәт  җәһәтеннән  иң  көчлесе – Бакый  Урманчега  багышланган  шигырь. Анда  шагыйрьнең  кичереш- күзәтүләре  бөек  рәссамның  иҗат  дөньясы  белән  тирән  уртаклыкта  гәүдәләнгән.  

  Р. Харис турында  каләмдәшләре  дә  уңай  фикердә.

  “Ренат  Харис-  уйчан  шагыйрь.Ул  үзе  дә, шигырьләрендәге  туйралары  да  уйлы. Шагыйрь  фикерен  үтемле  итеп, уйландырырлык  итеп  әйтергә  омтыла”(Нил  Юзеев)

  “Кеше  һәм  табигать, аларның  үзара  мөнәсәбәте- шагыйрь  иҗатындагы  төп  темаларның  берсе. Җыеп  әйткәндә, Р.Харис  иҗатының  бер  үзенчәлеге  шунда, ул  кеше  һәм  табигать  дөньясындагы  капма-каршы  булганда, һәрхәлдә, бер- берсеннән  ерак  торган  әйберләрне  үзара  якынайтырга  ярата”. ( Илдус  Ахунҗанов)

  “Ул  бүгенге  көн  кешесен  кызыксындырган  әйберләр  турында  яза,  замандашы  белән  бер  сулышта  яши,  аның  һәр  шигыре  диярлек, яңаны  тасвирлаудан  битәр, яңа  бер  ачыш  та. Ренат  Харис  шигърияте, мин  әйтер  идем, ул – новатор, авангард, яңа  фикри  мөмкинлекләрне  ачучы  шигърият”

( Рафаэль  Мостафин)

“Р.Харисның  фәлсәфи  шигырьләрендә  Бөек  Шигъриятнең  матур  үрнәкләре: Яшәү  һәм  Мәхәббәт  турында  түбәннән  торып  фикер  йөртүче  инсан  түгел,  монда  җисем-тәннән  арынып  югарыга  ашкан   Шагыйрь  җаны!”( Алсу  Шамсутова)

Ренат Харис шигырьләре кайберәүләргә артык катлаулы булып күренә. Мәктәп программасында аның шигырьләренең урын алмавы, бәлки, шуның белән дә аңлатыладыр. Ләкин игътибар белән укырга тотынсаң, шигырьләрнең гади һәм аңлаешлы, тышкы бизәкләрдән азат булуын күрәсең. Шигырьләрнең эчтәлеген бөтен тирәнлегендә аңлар өчен, аны бер кат түгел, күп мәртәбәләр укырга кирәк.

Ренат Харис шигырьләре – чынлап та тормыш күренешләренең олы мәгънәсен ачучы әсәрләр. Бу иҗат дөньясында фикер һәрвакыт тирәнгә, фәлсәфи катламнарга кереп китә, кеше гомере, аның рухи яшәеше проблемаларына барып чыга. Шагыйрь иҗатының поэзия өчен төп кыйммәте дә шунда: ул бүгенге шигъри сүзнең көчен арттыруга зур өлеш кертә.

Беренче әсәрләреннән үк гади укучыларны да, әдәби җәмәгатьчелекне дә сискәндереп җибәргән Ренат Харис, Роберт Миңнуллин сүзләре белән әйтсәк, бүген дә үз кыйбласына тугры калып иҗат итә, «Мине аңламыйлар» дип тә исе китми. Аны аңлаучылар да, яратучылар да җитәрлек. Ул еллар узган саен фикер ягыннан тирәнәя, шигъри осталык ягыннан үсә генә бара. Р.Харис иҗатыннан башка әдәбиятыбыз шактый көчсезләнеп, төссезләнеп калыр иде. Бай тарихлы, олы шигърияттә генә Ренат Харис төсле шагыйрь була ала!

                                     Кулланылган  әдәбият

  1. Т. Галиуллин. Акыл  һәм хис  берлеге  шагыйре // Казан  утлары.  2011.- №5.-  109-121 б.
  2. Р. Фәйзуллин.  Заманга  иш  иҗат// Казан утлары. 2001.- №5.-  87-91 б.
  3. Н.Хисамов. Шагыйрьнең  фикер  һәм хис  дөньясы// Мәйдан.  2011.- №5.-  60-64 б.
  4. Р.Харис”Хәл-әхвәл  яңа  шигырьләр, поэмалар  һәм җырлар.

Казан. Татарстан  китап  нәшрияты, -2001.

  1. Р..Харис. Сайланма  әсәрләр. 1 том. Казан. Татарстан  китап  нәшрияты,- 2006.
  2. Ф. Галимуллин. Ренат  Харис- Дәүләти  шәхес  һәм  иҗатчы // Мәдәни  җомга. 2011.- №18.- 14-15 б.

         


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Туфан  Миңнуллин  истәлегенә багышланган  укытучыларның I  республика конференциясендә катнашу  өчен

                                                       Гариза

 Ф.И.О.

авторның туган вакыты, тулы яше

Белем бирү оешмасының тулы исеме, авторның вазыйфасы

“Утырып уйлар уйладым” фәнни-иҗади эшнең исеме, күләме

Авторның почта буенча тулы адресы, электрон адресы, телефоны

Фәнни-иҗади эшкә бәяләмә

1

Закирова Сания Исмәгыйль кызы  19.07.1968

 45 яшь

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Милли мәгариф оешмаларында

 яшьләрне тәрбияләү алымнары.

  (5 бит)

422820

штп. Кама

Тамагы районы,  

Комаров урамы,

16 нчы йорт

e-mail: sch737@yandex.ru

884377

2-19-88

Бу иҗади эшемдә Т.Миңнул-линның күпкырлы талантка ия шәхес булуы һәм  һәр әсәре-нең үзәген-дә ихлас-лык, халык язмышы өчен борчы- луы чагыл-дырыла.

Депутат буларак та ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, милләт язмышы турында кайгыртып, җан атып яшәве турында әйтелә.

                                              14 гыйнвар 2014 ел

                                                  

                                                  Тезис:

Тема:  Милли  мәгариф оешмаларында яшьләрне тәрбияләү алымнары

Эшне башкарды: Закирова  Сания  Исмәгыйль  кызы

( татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

Теманың актуальлеге:   Телне саклау- татар милләтенең киләчәген саклау ул. Татар милләте үзенең татар теле аркасында көчле. Шуңа күрә татар халкы үзенең туган телен саклауга бөтен көчен, акылын бирергә тиеш. Татар халкында татар әдәби  теленең үсешенә, милли мәгариф оешмаларында  милли тәрбияне үстерүдә  җан атучыларның берсе -якташыбыз  Туфан Миңнуллинның күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү теманың актуальлеген тәшкил итә.

 Иҗади эшнең максаты: Туфан Миңнуллинның  иҗади мирасын киңрәк өйрәнү, татар  әдәбияты тарихындагы күпкырлы эшчәнлеген ачыклау.    

Бурычлар:

1. Т.Миңнуллинның  әсәрләре тормышчан, мәңге үлемсез булуын ачыклау.

2. Халык язмышы, милләт язмышы өчен барган көрәшләрдә аның алгы сызыкта булуы.

3.  Татарларда миллилекне саклау һәм яшь буында милли үзаң тәрбияләү.

4. Т.Миңнуллинның милли мәгариф оешмаларын саклап калуда керткән өлешен бәяләү.

5.  Туган ягына булган мәхәббәте белән горурлану.

      Өйрәнү материалы:

1.Таныш  исемнәр: Туфан  Миңнуллин //Юлдаш.-2010.-№57.-б.3.

2.Кызлар-милләт өмете//Мәдәни Җомга.-2011.-№36.-б.9

3. Вәлиев Р.Туфрактан яралган Туфан//Ватаным Татарстан.-2010.-

№158-159.-б.б.

4.Миңнуллин Т.Акланмыйк, мескенләнмик//Мәдәни Җомга.-2011.-№39.-б.8.

5.Миңнуллин Т.Утырып уйлар уйладым.-Казан”Мәгариф-Вакыт”нәшрияты,-2010.

6. Дуслар җыелган җирдә//Мәдәни Җомга.-2010.-№50.-б.19  

7. Туфан Миңнуллин авылында//Акчарлак.-2012.-№39.-б.8

8. Милләтебез бөек улын югалтты//Шәһри Казан.-2012.-№50.-б.3

9. Әгәр дәүләт булмаса...//Ватаным Татарстан.-2012.-№79.-б.1.

10.Туфан  эзе//Ватаным Татарстан.-2012.-№170.-б.3.

                                       Татарстан Республикасы

                                   Кама Тамагы муниципаль районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе                                        

    Милли мәгариф оешмаларында яшьләрне тәрбияләү алымнары

                                                  (чыгыш)

                                                       Башкарды:

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Закирова Сания Исмәгыйль кызы                        

                                                       19.07.1968

                                          Туфан  салган  иң зур, иң төп йорт ул- каләм

белән  иҗат  иткән, татар әдәбиятында һәм дөнья

                                               әдәбиятында лаеклы  урын  алган, нигезе белән

                                            нык, бизәлеше белән  матур  һәм үзенчәлекле

                                                әдәби  сарай.

М.Харисов

   “Тау ягы. Шундый  дәү хәрефләр белән язып куйдым да, бик зур эш кырган шикелле, үз язуыма үзем сокланып карап тордым. Бигрәк тә күңелгә якын сүз инде – Тау ягы. Без”Тау ягы” малайлары диеп мактануы  гына җиңел икән. Ул як табигатенең матурлыгын, кызларының гүзәллеген, егетләренең уңганлыгын, әбиләренең аклыгын, бабайларының ныклыгын язар өчен шагыйрь булырга кирәктер.

    “Их,юкка гына әйттем шагыйрь дигән сүзне. Казан артлары әйтерләр инде, безнең Тукаебыз бар, кыр яклары  Гаяз Исхакый исемен атап, хаклы рәвештә горурланырлар”- дип язды Туфан абый 1994 елны Идел журналында. Ә без аның якташлары хаклы рәвештә”Безнең Туфаныбыз бар” дип горурланабыз.

   Шагыйрь әйтеп бирә алмаслык бик күп фикерләрне кирәгенчә тасвирлап бирә алган үткен үзенчәлекле драматург, персонажлар теле белән яза белү өчен дә бик талантлы булу кирәктер. Юкка гына М.Әгъләм тарихта кала торган Туфан дип мондый юллар язмагандыр.

                                             Әйтәләр бит кояшта да

Гыйбрәтле таплар була,

Халыкта да мәңге калыр

                                             Бәхассез затлар була.

   Андыйлар бездә дә бар ул,

                                             Тарихта кала торган

                                            “Әлдермештән Әлмәндәр карт,

Мәрәтхуҗадан  Туфан”

  Мәңге үлмәс әсәрләр иҗат иткән Туфан ага бөтен татар халкы өчен, ул драматургия өлкәсендә безнең Тукаебыз. Аның һәрбер иҗади әсәре тормышчан, һәрвакыт бүгенге көн үзәгендә, озын гомерле.

  Аның әсәрләрендәге һәм шулай ук үз холык- фигылендәге горурлык- туган ягындагы таулардан, бетмәс- төкәнмәс көч-куәте, ярсулыгы- офык читендәге мәгърур Иделдән, күңел сафлыгы һәм мәңгелек сабыйлыгы авыл табигатен-нән, авыл кешеләреннән күчкәндер, күрәсең.

 Туфан ага Миңнуллин республикабызда беренчеләрдән буларак РСФСРның  

К.С.Станиславский исемендәге, Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм башка бик күп мактаулы исемнәр... Менә шундый бөтен яктан уңган, өлгер, игелекле кеше белән ничек горурланмаска кирәк. Ул күренекле шәхес, якташ, тау ягы туфрагыннан чыккан, шушы табигать кочагында үсеп, олы юлга чыккан кеше, безнең Туфан абый.

   Т.Миңнуллин язган әсәрләр бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган. Аның һәр әсәренең үзәгендә, бәгырендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята.

   Халык язмышы, милләт язмышы өчен барган көрәшләрдә ул фикердәшләре белән һәрвакыт алгы сызыкта.

   Т.Миңнуллин заманында шәһәр Советына да, СССР Югары Советына да депутат булып сайланды. Законнар кабул иткәндә, Дәүләт программалары хакында фикер алышканда, бигрәк тә авыл проблемалары, милли мәсьәләләр хакында сүз барганда битараф булган, үз фикерен кистереп әйтми калган чагы юктыр аның.

   Дәүләт Советында халык борчуы белән борчылучы, милләт кайгысын кайгыртучы иң фидакарь депутатларның берсе Т.Миңнуллин икәнен барыбыз да күреп-белеп торабыз.

   “Без көрәшергә сәләтле әле. Татарга көрәшмичә яшәп булмый. Русны сүгүдән безгә әллә ни файда юк. Татарларда милли аңны тәрбияләмәсәк, без юкка чыгачакбыз. Мәскәүдәге башлыклар беркайчан да: “Татар телендә сөйләшегез”,- дип әйтмәячәк. Аларның сәясәте- ачыктан- ачык руслаштыру. Безгә дә ачыктан- ачык көрәшергә кала”.

   Хәзер безгә телебез өчен көрәшергә, татар мохитен булдыру өчен тырышырга, күңелдә миллилекне сакларга кирәк. Кешеләрдә милли аң тәрбияләү зарур. Ләкин күп очракта милли аң төшенчәсе сүздә генә кала. Әйтик, безгә еш кына: “Депутатлар нәрсә карый? Нигә татар мәктәпләре юк? Нигә татар мәктәпләрен ачмыйлар?”- дип кычкыралар. Татар мәктәпләре ачыла, тик анда йөрүче балалар юк. Шул ук кычкырган кешеләр балаларын татар мәктәпләренә бирмиләр. Тәтештә нинди авыр шартларда татар мәктәбен ачтык. Ул искиткеч бина, ул кабинетлар! “120 урынлык була”,- дигәч, мин:”Андый  мәктәп бик бәләкәй була бит ул”,- дидем. “Әй, Туфан абый, әле монысына йөрсәләр ярар иде”,- дип җавап бирделәр. Мәктәп 30 августта ачылды, бүген анда 65 бала укый, чөнки башкалар балаларын рус мәктәбенә бирә. Алар һаман да нәрсәдер көтәләр, балаларыннан “ начальник” ясарга тырышалар. Алар рус теле аша гына дәрәҗәле кеше булырга мөмкин, дип уйлый. Аның киресен халыкка аңлатып та булмый. Нәкъ менә баганага сөйләп торган шикелле. Югыйсә, әйтеп торабыз:”Татар мәктәбен тәмамлаучылар бөтенесе югары уку йортларына керә,уңышлы гына тәмамлый. Ул мәктәпләрдә тәрбия системасы  икенче, әйбәтрәк, көчлерәк, югары дәрәҗәдә”. Юк, тыңламыйлар! Чөнки рус тәрбиясе алып имгәтелгән әти-әниләр, рус теленнән башка беркая барып булмый, дигәнгә инанган да  башканы ишетергә дә теләми.

   2011 нче елның 1 сентябре  Казан шәһәрендәге 12 нче кызлар гимназиясенә зур куаныч алып килде. 16 ел дәвамында Тукай урамында инкыйлабка кадәр төзелгән бер татар баеның йортында эшләп килгән бу уку йортына яңа бина бирелде.

   Барлык фәннәрне татарча укыта, милли тәрбия кыла торган әлеге уку йортына фатыйха биреп, Президент Р.Миңнеханов болай диде:”Мондый мәктәпләр безгә бик кирәк. Без туган телебез, динебез, милли гореф-гадәтләребез турында кайгыртырга бурычлы. Шушындый уку йортларында безнең милләтнең каймагы тәрбияләнергә тиеш. Мин бик ышанам, бу мәктәп бөтен Татарстаныбызга үрнәк булыр. Монда укып чыккан балаларыбыз Татарстанның киләчәге булырга тиеш”.

   Кызларга яңа бина кирәклеген республика җитәкчелегенә Туфан ага Миңнуллин ирештерә. “Моннан 7 ел элек, әле Премьер- министр чагында Рөстәм Нургалиевичны гимназиягә алып килдем. Стеналары ярылган, коточкыч кысан бүлмәләрне карап йөргәч, ул:”Монда балалар укытырга ярамый”,- диде. Шуннан соң әкренләп төзелеш эшләре башланды. Ул тулысынча республика бюджеты хисабына төзелде”,- дип сөйләде Туфан ага. Узган ел ахырында, төзелеш эшләре төгәлләнеп барганда, Казан шәһәре башлыгы И.Метшин:”Заманча уку йортында бассейн булырга тиеш. Әйдәгез, без башта төзеп бетермичә, бинаны тапшырмый торыйк”,- дигән. Шулай итеп, гимназия бассейнлы да булган. “Миңа бу йорт бик кадерле. Чөнки без Р.Вәлиев белән аны төзетүне берөзлексез кайгыртып тордык. 7 ел эчендә язган мөрәҗәгатьләребез бер папкалык булган”,- диде Туфан ага. ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф  һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.Вәлиев та татар телендә белем бирүче мәктәпләрне саклап калуның әһәмияте хакында үз фикерен әйтте. “Тел өйрәтү генә аз, фәннәрне дә татарча укытырга кирәк. Татарның язучылары да, галимнәре дә, математик-физиклары да булырга тиеш”,- дип сөйләде ул журналистларга.

   Гимназиянең ишек өстенә:”Татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия” дип язылган. Барлык фәннәрне дә татар телендә үзләштереп, милләтнең йөзек кашы булырлык туташлар тәрбияләнеп чыгачагына өмет бар димәк.

  Соңгы 15-20 ел эчендә депутат Туфан Миңнуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән эшләнгән эшләр санап бетергесез. 2002 нче елда республикабыз Конституциясенең яңа редакциясен әзерләгәндә Туфан ага Төп Законга бер маддә өстәргә тәкъдим итте. Белгәнебезчә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Россия төбәкләрендәге милләттәшләр-ебезгә балаларын татар мәктәбендә укыту, туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклау, кыскасы, чын милли тормыш белән яшәү елдан-ел кыенлаша бара. Туфан ага тәкъдим иткән әлеге маддә нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итәргә тиеш иде. Бик озак бәхәсләр һәм фикер алышудан соң ул, ниһаять, 14 нче маддә булып Конституциябездә урын алды. Анда “Татарстан Республикасы Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятләрен үстерүдә, туган телләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә” дип язылган иде. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплау, бердәм милләт итеп яшәтү һәм саклау өчен үтә дә кирәкле маддә иде бу. Соңрак”Россия хөкүмәте белән берлектә” дигән сүзләр өстәлеп, әлеге статья Татарстан һәм Россия арасындагы вәкаләтләр бүлешү хакындагы Шартнамәдә дә урын алды һәм ул федераль закон белән расланды.

   Еш кына “Язучының  төп эше- иҗат, ул үз талантын депутатлык яисә башка җәмәгать эшләренә сарыф  итмәскә тиеш”, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мондый кинаяләргә бөек Тукай  инде моннан йөз ел элек бик ачык итеп җавап биргән. Чыннан да, Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек, милләтпәрвар язучы- депутатларыбыз булмаса, туган телебезне, милли мәктәпләребезне, милли матбугатыбызны, милли мәдәниятебезне, динебезне яклап кемнәр сүз әйтер иде икән?!  

 -Күренекле язучы, иҗтимагый эшлекле, татар драматургиясе классигы Туфан Габдулла улы Миңнуллин арабыздан китте. Бу хәбәр аның бай әдәби мирасы белән азмы-күпме таныш булган һәркемне тетрәндерде.

  Ул тормышны чиксез яратып, хезмәт кешесе алдында баш иеп яшәде. Аның безгә мирас итеп калдырган әдәби әсәрләре шул хакта сөйли. Без күп сорауларга көндәлек тормышка хас булганча бик гади, әмма зирәк итеп җавап бирә алган, язылмаган законнар буенча, ягъни гомум кабул ителгән әхлак нормалары буенча яшәргә күнеккән республика парламенты депутатын югалттык. Язмыш кушуы белән без озак еллар бергә эшләдек. Дәверебезнең шушы күренекле вәкиле белән аралашу һәм һәрвакыт аның эшлекле киңәшләренә исәп тоту мөмкинлеге биргән язмышыма чиксез рәхмәтлемен.

  Туфан Миңнуллинның абруе татар дөньясы өчен какшамас иде, аны эчкерсез яраттылар, ихтирам иттеләр. Гади кеше күңелен тирәнтен аңлый- сиземли торган кешене әле бик озак юксыначакбыз.(Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин)        

  Туфан аганы  Кама  Тамагында да, Олы Мәрәтхуҗасында да яраталар, хөрмәт  итәләр, сагыналар. Аның туган көне уңаеннан туган җирендә уздырылган чаралар моны тагын бер кат дәлилләде. Район үзәгендә Туфан Миңнуллин исемендәге музей ачылу- барыбызны да аның белән булган хатирәләргә алып кайтты.

 -Туфан ага районга һәм биредәге кешеләргә игелекле эшләр эшләп калдырды,- ди Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гәрәфиев.

-Якташыбыз:”Гомерең озын, ә картлыгың кыскы булсын”,- ди торган иде. Чыннан да, аның картлыгы булмады. Гел безнең арада, һәрвакыт безнең белән аралашып яшәде.

  Әйе, Туфан аганың картаерга вакыты юк иде. Чөнки ул үзен аямыйча милләте, аның киләчәге өчен көрәшкә ыргылды. Депутат Советы сессиясендә татар мәктәпләрен саклап калу өчен ялкынлы чыгышлар ясады, гомумән, милләтенә җил-яңгыр тидертмәде. Район башлыклары еш кына аның янына килеп:”Мәктәбебезне ябалар, без җитәкчелеккә әйтә алмыйбыз, безгә килешми дә, сезнең сүз үтә”,- дип әйтә торган булганнар. Ә Туфан Миңнуллинга бу сүзләрне әйтү килешә иде, чөнки ул аны килештереп, үтемле итеп әйтә белде.

  Район үзәгендә балкып утырган музей, китапханәне төзүдә дә Туфан абыйның өлеше зур иде. Ә туган авылы Мәрәтхуҗасында аның кылган  игелекләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Танылган шагыйрь, драматург белән дүрт дистә ел иңгә-иң куеп эшләгән Разил Вәлиев тә:”Без Туфан абый белән бик күп илләр һәм җирләр гиздек, әмма аның өчен Олы Мәрәтхуҗадан да матуррак, якынрак җир юк иде”,- диде ул.

-Мин Туфан кебек туган ягын яраткан кешене белмим,-ди хәләл җефете Нәҗибә апа Ихсанова.- Андый кеше юктыр кебек. Аның туган җиренә мәхәббәте шулкадәр көчле иде. Бу яратуы аша Туфанның күпме иҗат җимешләре туды?!

  Җыелган  халык Туфан Миңнуллин музее белән танышып чыкканнан соң да Нәҗибә апа иренең истәлекләре фотосурәтләреннән аерылып китә алмады.

  Нәҗибә апа сөйләгәндә күземә яшь тулды. Туфан абый белән нәкъ исән вакыттагы кебек сөйләшеп утыра иде. “Туфан дөнья бәһасе шәхес иде,- дип өзелгән фикерне ялгап китте ул.

-Мине ул тәрбияләде, ул яшәргә өйрәтте. Үзе безнең арадан китсә дә, аның эшләгән эшләре, кылган изгелекләре, саллы иҗаты безгә дә, киләчәк буынга да калачак.

  Татар күңелендә аның рухы озак сакланыр. Алай гына да түгел, без бу рухны үзебез сакларга тиеш, чөнки дәүләтчелегебез беткән бер заманда безне Туфан абый кебек олы шәхесләр тотып, берләштереп торачак. Урының оҗмахта, гүрең якты булсын, Туфан абый.

           

                                      Кулланылган  әдәбият

1.Таныш  исемнәр: Туфан  Миңнуллин //Юлдаш.-2010.-№57.-б.3.

2.Кызлар-милләт өмете//Мәдәни Җомга.-2011.-№36.-б.9

3. Вәлиев Р.Туфрактан яралган Туфан//Ватаным Татарстан.-2010.-

№158-159.-б.б.

4.Миңнуллин Т.Акланмыйк, мескенләнмик//Мәдәни Җомга.-2011.-№39.-б.8.

5.Миңнуллин Т.Утырып уйлар уйладым.-Казан”Мәгариф-Вакыт”нәшрияты,-2010.

6. Дуслар җыелган җирдә//Мәдәни Җомга.-2010.-№50.-б.19  

7. Туфан Миңнуллин авылында//Акчарлак.-2012.-№39.-б.8

8. Милләтебез бөек улын югалтты//Шәһри Казан.-2012.-№50.-б.3

9. Әгәр дәүләт булмаса...//Ватаным Татарстан.-2012.-№79.-б.1.

10.Туфан  эзе//Ватаным Татарстан.-2012.-№170.-б.3.

                       

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                               

 



Предварительный просмотр:

                         М.Галиевның  тормыш  юлы  һәм  иҗаты

  Танылган әдип- шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Балтач авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне туган авылында, сигез сыйныфны шул ук райондагы Туйкә авылы мәктәбендә, унберне исә 1964 елда Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә укып тәмамлый. Бер ел Азнакайдагы төзелеш оешмасында рәссам- бизәүче булып  эшли. 1965-1968 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

  1969 нчы елда М.Галиев  Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, 1974 елдан 1979 елга кадәр Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшли, аннан соң өч елга якын “Казан утлары” журналының  проза бүлеген  җитәкли. 1982- 1984 елларда М.Галиев Мәскәүдә М.Горький  исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында белемен  арттыра.

   Марсель Галиев, нигездә, поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә. Матбугатта беренче шигырьләре һәм хикәяләре үткән гасырның 70 нче елларында күренә башлый, бер төркем шигъри әсәрләре 1970 елда яшь шагыйрьләрнең күмәк җыентыгына (“Беренче карлыгачлар”) кертелә, ә 1979 елда “Еллар чалымы” исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике лирик повестен һәм хикәяләрен эченә алган “Ул чакта” исемле проза китабы дөнья күрә. Беренче китапларыннан соң узган өч дистә еллар дәвамында әдипнең иҗат активлыгы, бигрәк тә проза өлкәсендә, артканнан- арта бара.(“Ерак урман авазы” романы, “Ак абагалар”,”Нигез”,”Алтын тотка”

кебек лирик повестьлары һәм хикәяләре).

  Язучының юмор- сатира жанрында(“Кәефең шәпме?”,”Арыслан йокысы” җыентыклары), балалар әдәбияты(“Ак рәсем,”Шүрәле һәм җил” исемле шигъри тыентыклары, “Җиңәсем килде” исемле кыска хикәяләр җыентыгы), драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлекле уңышлары бар. Аның “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Көзге моң”, “Кайту” кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Әдипнең “Исемсез утрауда” драмасы 1983 елда- Минзәлә татар драма театры, “Әлегә соң түгел” драмасы 1985 елда Татарстан Күчмә театры

(хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры) сәхнәләрендә куела.

  Тәрҗемә бабында исә ул азербайҗан язучысы Әкрам Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен татар теленә тәрҗемә итә.

   Язучының аерым әсәрләре рус, поляк, украин, үзбәк, казах, каракалпак, осетин, чуваш телләренә тәрҗемә ителә.

   М.Галиев 1983 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

   Поэзиясендә булсын, проза әсәрләрендә булсын, М.Галиев- үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып  тора.

   Шигъриятенең йөзе күп төрле, ул борынгы мифлардагы алла кебек: кайсы яктан карасаң, шул яктан йөзен күрәсең. Мәйданга яңа буын шагыйрьләр килүе шигърияткә тагын бер тарафтан караш ташларга мөмкинлек бирә. Шигърият турындагы уйлануларга этәргәне дә шулар арасында, М.Галиевның “Еллар чалымы” исемле җыентыгы. Үтә таныш, газиз күренешләр: әни, авыл, туган як табигате, яшьлектә сөйгән яр... Иске әрнүләр кузгала, бәхетле мизгелләр кабат кайткандай була.

  Бүгенгенең чын бәһасен аңлау өчен кичәгене истән чыгармаска кирәк. Шул хакыйкать шагыйрьне уйга этәргәнме? Югыйсә, үзе әйтмешли, “ни җитмәгән, әгәр берни тоймый бүгенгеңдә генә яшәсәң?” Бәлки үзенең үткәне турында курыкмыйча, ихлас сөйләргә мөмкин булгандыр.  Әллә югалтулар тетрәткәнме шагыйрь күңелен?

  Китеп югалучы һәр мизгел кабатланмас мәгънәгә ия. Аны тотып алу, үз вакытында аңлау мөһим. М.Галивның әнә шул мизгелне, үзгәрүчән тойгы, хиснең кыска җилпенешен тотып ала торган әсәрләре байтак. Шигырь-ләрендә истәлекләр күп урын алуның  сәбәбе дә әнә шунда ята.

  Тормыш югалтулар, табышлардан тора. Кеше гомере- төрле халәтләрнең бер-бер артлы алышынуы, үзгәрешләр. Менә шул үзгәрешләр эчендә үзеңне югалтмау кирәк. Моның өчен тотнаклы бер таяныч булу шарт. М.Галиевның ул таянычы- аның үз күңеле, хәтере.

  Шагыйрьнең  хәтере, чыннан да, зур көчкә ия, әмма ул гел үткән көннәр кояшында җылынып кына гомер кичермидер ич? Китапның исеме-“Еллар чалымы”. Бүгенге көн чалымы да бардыр ич аның иҗатында? Китабына шундый исем куеп, М.Галиев, билгеле, шигырьләрендә чагылучы чор билгеләренә ишарәләгән.

  Безнең чор- катлаулы, кискен үзгәрешләр дәвамы. Бүгенге көннең кызыклы типларыннан берсе- шәһәрләшеп килүче кичәге авыл кешесе. Ул каршылыклы хисләр, уйлар иясе. Әдәбиятның бүгенге көндәге мөһим бурычы- әнә шул кешенең каршылыклы рухи дөньясын ачып салу. Аның лирик герое “олы шәһәрдә” яши, авылны, андагы әнисен, туган як урманнарын сагына. Йорт тойгысы аның өчен авыл төшенчәсе белән бәйләнешен өзмәгән әле һәм шул ук вакытта ул авылга бөтенләйгә үк кайтмаячак инде.

                                               Эссе җәй, Олы шәһәрдә

                                               ачылды кинәт хәтердә-

                                               шул урман, учак, тугай.

                                                Мыштым гына килеп, авыл

                                                Чабудан тартты  бугай.

Бу –шәһәрдә чакта шулай.   Ә авылга кайтса:

                                                Бу якларның керләнмәгән кары,

                                                исе дә юк салкын буранның.

                                                Ә бит нидер искәртәсе килә,

                                                Шау уятып бөтен урамны!

   Авыл, беренче карашка, үзгәрмәгән кебек тоелса да, геройның җаны моңа ышана алмый. Ләкин авыл үзгәрә, ягъни, китапта авыл, аның табигате, кешеләре турында сүз булса да, күренешләрнең төбенәрәк төшү, тирәнгәрәк керү җитенкерәми әле. М.Галиев шигъри миниатюраларының күбесендә үзе булып кала алган. Аның китабының- димәк, иҗатының әлегә кадәрге чорының да- йөзен әнә шул шигырьләр билгели.

  Ләкин иң мөһиме- шагыйрьнең дөньяга, кешегә үз карашы бар. Тормыш шигъриятен, кеше күңеле матурлыгын үзенчә күрсәтеп бирә белүе бар.

-Марсель, нәрсә язса да- шагыйрь ул. Ул хәтта мәкаләләрендә дә шагыйрь. Ул оста төзүче, нәкышче. Ни өчен Марсель роман язмый?Чөнки бу кадәр пөхтәләп, көнкүрешне дә поэзия дәрәҗәсендә тасвирлап язганда, биш катлы, тугыз катлы йорт кадәр әсәр тудырырга аның  түземлеге җитмәячәк. Мин аны проза әсәрләрендә галәмәт тирән фикерләр белән шаккаттыра дип уйламыйм. Чөнки мондый тип язучылар өчен нәрсә турында язу мөһим түгел. Ничек язу мөһим. “Менә нәрсә турында әйттем!”- дими алар. “Аһ, ничек әйттем!”- ди. Ә кайчакта “нәрсә әйттем” белән”ничек әйттем” бергә кушылып куя да шедевр туа. Марсель шундый. Марсельнең  мәкаләләренә кадәр укымыйча калмыйм. Беренче чиратта, аларның  уйлау рәвеше, язу рәвеше кызыксындыра. Укучы язучыдан үзендә булмаганны көтә. Кешегә ярарга тырышып язган әдипне укымыйлар. Марсельнең күңеленнән чыккан, кулыннан төшкән һәр әсәр кояш нуры кебек ялтырап китә. Марсель Галиев һәр әсәрендә үзе булып кала. ( Туфан Миңнуллин)

 



Предварительный просмотр:

Туфан Миңнуллинның  80 еллыгына багышланган регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен

 гариза

п\п

Укучының

фамилиясе

исеме,әтисенең исеме, туган елы

  Район,

мәктәп,

  класс

Фәнни-иҗади эшнең исеме, номинациясе, күләме

Авторның почта буенча тулы адресы, электрон адресы, телефоны

    Фәнни

җитәкченең

фамилиясе,

исеме, әтисенең   исеме

1.

Миңнуллина Диләрә Дамир

кызы, 15.12.1996,

18 яшь

Кама Тамагы

урта гомуми белем бирү мәктәбе,

     11А

сыйныфы

Т.Миңнуллин әсәрләрендә халкым язмышы.

Фәнни-иҗади  эш

7  бит

422820 Кама Тамагы районы,

Комаров урамы,

7 йорт, 2 фатир

Закирова Сания Исмәгыйль кызы

zakirovasania@yandex.ru

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципальрайоны

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

                 Туфан Миңнуллин әсәрләрендә халкым язмышы

                                             (фәнни-иҗади эш)

                                            Башкарды:   11А сыйныфы укучысы

                                                                   Миңнуллина Диләрә

                                                                   Дамир кызы

                                            Җитәкче:     I квалификацио нкатегорияле

                                                                 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                 Закирова Сания Исмәгыйль кызы

                                                     2015 нче ел

                                        Туфан  салган  иң зур, иң төп йорт ул- каләм

белән  иҗат  иткән, татар әдәбиятында һәм дөнья

                                             әдәбиятында лаеклы  урын  алган, нигезе белән

                                         нык, бизәлеше белән  матур  һәм үзенчәлекле

                                                 әдәби  сарай.

М.Харисов

   “Тау ягы. Шундый  дәү хәрефләр белән язып куйдым да, бик зур эш кырган шикелле, үз язуыма үзем сокланып карап тордым. Бигрәк тә күңелгә якын сүз инде – Тау ягы. Без”Тау ягы” малайлары диеп мактануы  гына җиңел икән. Ул як табигатенең матурлыгын, кызларының гүзәллеген, егетләренең уңганлыгын, әбиләренең аклыгын, бабайларының ныклыгын язар өчен шагыйрь булырга кирәктер.

“Их,юкка гына әйттем шагыйрь дигән сүзне. Казан артлары әйтерләр инде, безнең Тукаебыз бар, кыр яклары  Гаяз Исхакый исемен атап, хаклы рәвештә горурланырлар”- дип язды Туфан абый 1994 елны Идел журналында. Ә без аның якташлары хаклы рәвештә”Безнең Туфаныбыз бар” дип горурланабыз.

   Шагыйрь әйтеп бирә алмаслык бик күп фикерләрне кирәгенчә тасвирлап бирә алган үткен үзенчәлекле драматург, персонажлар теле белән яза белү өчен дә бик талантлы булу кирәктер. Юкка гына М.Әгъләм тарихта кала торган Туфан дип мондый юллар язмагандыр.

Әйтәләр бит кояшта да

Гыйбрәтле таплар була,

Халыкта да мәңге калыр

                                             Бәхассез затлар була.

  Андыйлар бездә дә бар ул,

                                            Тарихта кала торган

     “Әлдермештән Әлмәндәр карт,

                                            Мәрәтхуҗадан  Туфан”

   Мәңге үлмәс әсәрләр иҗат иткән Туфан ага бөтен татар халкы өчен, ул драматургия өлкәсендә безнең Тукаебыз. Аның һәрбер иҗади әсәре тормышчан, һәрвакыт бүгенге көн үзәгендә, озын гомерле.

   Аның әсәрләрендәге һәм шулай ук үз холык- фигылендәге горурлык- туган ягындагы таулардан, бетмәс- төкәнмәс көч-куәте, ярсулыгы- офык читендәге мәгърур Иделдән, күңел сафлыгы һәм мәңгелек сабыйлыгы авыл табигатен-нән, авыл кешеләреннән күчкәндер, күрәсең.

Т.Миңнуллин драмаларындагы каһарманнарны бергә туплап карасаң, чамасын белеп кенә шаян-мул, беркатлы-гадел, елдам-хәйләкәр, түземле-сабыр, ярсу-дуамал, моңлы-уйчан, эшчән-фидакарь затлардан татарның милли асыл табигате, йөз-кыяфәте, холык-рәвеше калкып чыгар иде. Җир йөзендә без менә шундый халыктан дигән хакыйкатьне олуг драматург үз милләтенә һәм чит милләтләргә дә миллионнарча тамашачы күңелен яулап, сәнгати телдә танытып бирде.

Үзгәртеп корулар чоры тудырган проблемаларны  Туфан Миңнуллин алдан күрә һәм сәхнәгә чыгара белде. Шундый проблемаларның берсе – аны һәрвакыт борчып-бимазалап торганы, ул-халкыбызның бүгенге язмышы, үткәне һәм киләчәге. Гомумән дә,безнең язучыларның күпчелеге милләтебез язмышына борчылмый калмаган һәм ул бүген дә шулай.Моның сәбәбе дә ачык,билгеле. 1952 нче елда мөстәкыйльлеген югалткан халык, бетәргә хөкем ителгән  саналып,эзәрлекләнә, сыегая, вагая, милли асылын җуя бара. Нинди генә акыл иясе моңа битараф калсын?! Гаяз Исхакыйны гына алыйк. Иҗатын иҗтимагый тормыш корылышы , сыйнфый  тигезсезлек мәсьәләләрен үзәккә куеп башлаган (“Тартышу”, “Алдым-бирдем”әсәрләрендә ) автор тора - бара беренче урынга милләтебез язмышын чыгара. Без моны “Зөләйха”, “Мөгаллимә”,” Олуг Мөхәммәд” әсәрләрендә ачык күрәбез.Туфан Миңнуллин да иҗатында шул юнәлештә хәрәкәт итә.Халыкны милләт итеп яшәтә торган сыйфат-фигыльләр аның беренче  әдәби геройларында ук шактый ачык төсмерләнә.Мәсәлән, Нигез ташлары” комедиясендә ата һәм балаларның карашлар төрлелегеннән формалашкан  конфликт туган нигезгә мөнәсәбәт, заман, җәмгыятьнең яшь буынга тәэсире , буыннар арасындагы рухи бәйләнешләрнең өзелү алдында торуы кебек проблемаларны күтәрә.Төп образ Гарифуллага нәсел, үткәннәрнең кадерле  символы булган өй –яшь буын- аның балалары өчен бөтенләй ят төшенчә; алар туган җирдән читләшкән , нигез кадерен тоймаучы , милли тойгылары җуелган  геройлар буларак ачыла.Әсәр тукымасында өй, Гарифулла һәм Гөлҗиһан, ә йортның нигезе исә картның балалары итеп кабул ителә. Шуңа бәйләнештә Гарифулла карт сүзләре төп идея буларак яңгырый:”Әгәренки син өй салырга уйласаң, нигез ташларың таза булсын.Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп  төшә.Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була.Менә мин дә әтиеңне , абыйларыңны шуның өчен ачуланам.Алар нык,таза булса,минем нәселнең гомере озын булачак, аңладыңмы инде...Буең озын булса да акылың  яшь  шул әле синең. Ярый, диген! Өсләренә үскән мүкләрне кыргалый торсаң, шактыйга чыдарлар, диген!” Өйнең күпмәгънәле символ дәрәҗәсенә җиткереп сурәтләнүе аның тагын ике –иҗтимагый һәм милли эчтәлектә шәрехләнә алу мөмкинлеген дә  тудыра. Беренчедән,ул ярымдемократик үзгәрешләр тәэсирендә яңа тормыш төзергә омтылуга мөнәсәбәт, аның “нигезенә” ишарә кебек укыла (Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй, бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп төшә.Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була.), икенче яктан милли эчтәлек тә сиземләнә (Алар нык,таза булса, минем нәселнең гомере озын булачак).Гомерен намуслы итеп үткәргән Гарифулла абзыйның йорт нигезендә дә ныклы, ышанычлы ташлар ятарга тиеш, җиңел юл белән тапкан мал-мөлкәт аның өчен ят күренеш.

Бу пьеса, әйтерсең лә, Туфан Миңнуллинның кырык еллык иҗатының нигез ташлары булып тора.Чөнки бүгенге заманда үтә дә кискен төс алган күренешләр-милләт,тел язмышының аянычлылыгы, кешеләрдәге әхлаклылык-әхлаксызлылык сыйфатлары кинәт кенә туган әйберләр түгел.Аларның яралгылары күптән барлыкка килгәннәр.Моңа вакытында игътибар гына итүче булмаган.Әгәр Гарифулла абзый кебекләр буынының һәр вәкиле үзеннән туган балаларына моны тиешенчә аңлатып, төшендереп торган булса, бәлки, бүгенге яшәеш бу кадәр үк аянычлы төс алмас та иде.

Т.Миңнуллиннны үзенчәлекле әдип иткән сыйфат иң элек аның дөньяга

карашыннан, тормыш күренешләрен заман үзгәрешләрен аңлау дәрәҗәсеннән башлана.Кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы бурычларын онытмаска тиешлеге аның Әниләр һәм бәбиләр(1984) драмасында ачык күрсәтелә.Драмада  әдәбиятның мәңгелек  темаларыннан берсе ана булу бәхете чагыла, һәм бу бәхетнең матурлыгы милли-әхлакый кануннарга барып тоташа.Драмадагы төрле дәрәҗәдәге хатын-кызлар- аналарның сөйләшүләре, гади авыл хатыны, унике бала анасы Гөлфинәнең акыллы, борчулы, миһербанлы, кирәк икән кисәтүле дә сүз-киңәшләре җәмгыятьтәге әхлак кануннарының бозыла башлавында хатын-кызның роле зур  икәнлеген аңларга ярдәм итә.Тамашачы күңелендә аптыраулы гаҗизлек катыш кызганулы нәфрәт уяткан образ- Дилемма. Баш табибның “иманыгыз бармы сезнең?”, “бишек җырын беләсезме?” дигән сорауларына яңа гына баладан котылган  яшь хатынның “мин ул сүзне аңламыйм”, безгә аны өйрәтмәделәр”  дип җавап бирүе Дилемма кебекләрнең бу тормышта очраклы күренеш түгеллеген, аларның барлыкка килүләренең сәбәпләре бик тирәндә икәнлеген күрсәтә. Тәрбия ана сөте, бишек җырлары, балага булган мәхәббәт, иреңә карата ихтирам , ата-анага хөрмәт кебек гүзәл сыйфатлар белән күчә.  Әйе, ул вакытларда тапкан баласын алырга һәм тәрбияләргә теләмәүләр, ташлап калдырулар күренә башлаган була инде.Бу күренешнең  ни дәрәҗәдә куркыныч  булуын , кешелекнең алга үсешенә ничек янавын әйтеп, драматург чаң суга.

Драманың төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга.Бишек җыры-милли гадәт-йолаларның  гомумкешелек   кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра.Ике Ананың шартлы образлары, бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары татар,рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә, кешелекнең дәвамлылыгына, яшәүнең мәңгелегенә ышаныч булып яңгырый. “Бишек җырын онытмаган милләт кенә яшәячәк” ди безгә әсәр.”Әгәр дә без бишек җырларын онытып барабыз икән, балаларыбызга ни өйрәтербез соң?Аларны моннан мәхрүм итмибезме соң? Каты күңелле  хатын-кызлардан рухи гарипләр туып, ул балалар рәхимсез,миһербансыз булып үсмиләрме?Әгәр алар күбәйсә, кешелек җәмгыяте нишләр?-дип сорый драматург үзе.Шундый күп сорауларга җавап эзләргә  тырыштым мин бу драмада”(Миңнуллин Туфан.Татарның бер баласы.-Казан:Рухият,2003.-229б).Әлбәттә, язучы бу әсәре белән киләчәккә куркыныч янамасын өчен безне гореф-гадәтләребезне онытмаска, гаилә корганда  игътибарлы һәм җитди булырга, тәрбия-әхлак төшенчәләрен онытмаска, туган телебезне, динебезне сакларга өнди.

Үзгәртеп корулар чорына килеп кергәч, Туфан Миңнуллин кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән тыгыз бәйләнештә алып сурәтләүдә, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын  тасвирлауда яңа баскычка  күтәрелде.

  Милләтебезнең эреп югалуына алып барачак төп сәбәпләрнең берсен Гаяз Исхакый динебезне югалтуда күргән иде. “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән,ул халык үзе бетә”,-дип язган ул.Мәсәлән,”Зөләйха” исемле драмасы белән ул көчләп чукындыруга каршы чыккан.”Ул әле өйләнмәгән  иде” дип аталган повестенда да, иске татар тормышында рухи канәгатьлек тапмаган яшь егетнең акрынлап үз милләтеннән читләшүен, марҗа “тырнагы”на  эләгүен  сыкранып сурәтләде.

 Туфан Миңнуллин бу фикерне  дәвам итә, алай гына да түгел, тирәнәйтә. Милләтебезнең акрынлап сыегая баруын ул рус һәм татар арасындагы катнаш никахларда да күрә.

 Тарихтан билгеле инде: русның күренекле шәхесләре арасында  күбесе татар шәҗәрәсеннән килә, татар канына барып тоташа (Кутузов, Карамзин, Юсуповлар һ.б. бик күпләр). Наполеонмы (Пушкин да диләр) әйткән, имеш: кайсы гына урысны әйбәтләп кыргычлап юма, татарга барып чыгасың... Әле соңгы гасырларга кадәр рус дворяннары үз нәселләрендә татар каны агу белән  горурлана – кәпрәя торган булганнар, диләр.Димәк, бүгенге бөек милләтләрдән саналганнарның берсен формалаштыруда  һәм үстерүдә татар зур роль уйнаган.

 Әгәр дә урыс татарны катнаштырган никахлары белән канәгатьләнә һәм горурлана алса, без, “кече милләт” вәкилләре,моны әйтә алмыйбыз.Ни өчен? Моңа ачык җавапны Т.Миңнуллинның үзгәртеп корулар чорындагы иң көчле әсәрләреннән берсе  булган Илгизәр +Вера”(1992) пьесасында табарга мөмкин.

    Элек-электән үк барлык милләтләр дә катнаш никах мәсьәләсенә үтә дә сак булганнар. Гореф-гадәтләргә, йолаларга курку катыш хөрмәт белән караган  борынгы әби-бабаларыбыз гаилә кору, нәсел калдыру кебек вазифаларны бөтен җитдилеге белән уйлап башкарганнар. Изге юлда ялгышлыклар, ашык-пошык эшләр  һич тә хупланмаган. Бу фикернең дөреслеге пьесада ачык дәлилләнә. Мәсәлән, олы буын кешеләре –урыс милләтеннән булган Алексей да, татар милләтеннән булган Нурхәмәт тә  Вера белән Илгизәрнең бергә гаилә корырга җыенуларын курку катыш ышанычсызлык белән көтәләр. Бу авылда өч йөз ел буена татар һәм рус милләте бик дус гомер иткән. Бергә эшләгәннәр, күңел ачканнар, кыз-егетләре аулакта бер-беренә мәхәббәт сүзләре пышылдашканнар. Ләкин эш шуннан ары узмаган. Чөнки катнаш гаилә коруның һәр ике милләт өчен дә куркыныч хәлләргә китерү мөмкинлеген төшенеп яшәгәннәр борынгылар. Ләкин замана үзгәрә, әхлак нормалары  һәр ике  халыкта да тотрыксыз хәлгә килә. Яшьләр әби-бабай йолаларына җиңел акыл белән карыйлар . Нәтиҗәдә ике милләт баласы бергә кушыла, ләкин төптән уйлап корылмаган  гаилә таркала.

Пьесадагы төп фикер  тагын да зуррак, автор тагын да  тирәнрәк казый, фикерен үстереп ул мантыйкый нәтиҗәгә килә. Бу нәтиҗә - әлегәчә бер генә сәнгатькәр һәм язучы тарафыннан да әйтелмәгән , әдәбиятыбызда яңа сүз. Катнаш никах нык һәм тату булган очракта да ул объектив төстә бер милләт файдасына гына булып чыга. Бигрәк тә сан ягыннан  зур булган милләт белән саны азрак милләт арасындагы мондый мөнәсәбәтләр соңгысына зыян сала,-ул аны үз файдасына суыра бара.Татар милләте белән дә нәкъ менә шул хәл. Әйләнә–тирәбездә руслар. Башка өлкә һәм республикаларда яшәүче милләттәшләр турында әйтәсе дә юк инде, үз  җөмһүриятебездә үк ярты халык –“олы милләт” вәкилләре. Һәр җирдә рус теле өстенлек итә. Пьесадагы үзенчәлекле персонаж- Ислам әйткән сүзләр чын хәлебезне дөрес бәяли :”Без рус белән кушыла алмыйбыз,-ди ул.-Урыс белән янәшә генә яши алабыз.Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы?Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме?Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша,белдеңме?”                                Исламның соңгы сүзләре артык кискен яңгырый, әмма дөрес.Аның әйткән сүзләре яшьләрнең беренче балалары тууга раслана: Вера улына беркем белән  киңәшләшмичә Иван исемен куштыра.

Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны дөрес чагылдырып, драматург милләтебез язмышына битараф булмаска, һәрнәрсәне, хәтта  һәркемнең  үз шәхси  эше генә булып күренгән кемгә өйләнү, кемгә кияүгә чыгу мәсьәләсен дә акыл белән, үлчәп хәл итәргә чакыра. Монда безнең таяныр нокталарыбыз бар, ди ул. Милләт тарих түреннән үк җыйнап килгән югары әхлак кануннарына һәм кешелекнең изге кыйммәтләренә тугрылык саклап кына үз-үзен яклый һәм алга таба үсә ала. Мөстәкыйльлек  өчен алып барылган катлаулы көрәштән халкыбызның фидакарь уллары һәм кызлары әле дә читләшмәгән хәзерге көннәрдә милләт язмышы өчен борчылу һәм уйлану темасы һаман да актуальлеген саклый.

    Татар театры тарихында аерым урын алып торган , тамашачыны еларга һәм көләргә мәҗбүр иткән иң уңышлы , халыкчан комедияләрнең берсе , әлбәттә, “Әлдермештән Әлмәндәр”(1976). 1980 елда шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Т.Миңнуллинга, режиссеры М. Сәлимҗановка һәм төп рольне уйнаган Ш.Биктимеровка Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматург Әлмәндәр карт образына татар халкының рухи ныклыгын, тирән акылын, гүзәл гореф-гадәтләрен , намуслы яшәү рәвешләрен салып биргән.

Халкыбызның рухи байлыгын, тормыш тәҗрибәсен үзләрендә туплаган олы буын вәкилләре белән  тормыш ыгы-зыгысына кушылып , буыннан- буынга күчеп баручы иң изге тойгылар турында  онытып баручы яшьләр арасында туган каршылык аркасында гасырлар буена туплап килгән әхлакый кыйммәтләренең бетү, югалу куркынычы күп кенә әсәрләрдә яктыртылды.Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә исә, халкыбызның физик һәм рухи байлыкларын үзендә туплаган , сокландыргыч уңай сыйфатларга ия булган Әлмәндәр белән тирә-юньдәге кешеләр арасындагы  мөнәсәбәтләрне җылы , матур тасвирлап , өлкән буын белән яшьләр , элеккедән калган гореф-гадәтләр, йолалар белән яңалары килешеп яшәсә, ике арада гармония сакланса, моңа беркемгә дә зыян килмәве , киресенчә, бу кыйммәтләрнең тагын да затлырак , кадерлерәк төсмер алуы турында сөйли . Яшьләрне аңлый белүе , характерының җиңелчә булуы, шаян рухы Әлмәндәр картны тирә-юньдәгеләр өчен кадерле , кирәкле картка әйләндерә.Әлмәндәр тормышны ярата, безне дә дөрес, иманлы һәм мәгънәле яшәргә чакыра.

   Йомгак ясап шуны әйтәсе килә, нык ихтыяр көченә ия булган Туфан Миңнуллин күпкырлы талантка ия шәхес. Татарның бөек шагыйре Хәсән Туфаннан соң, тагын бер тапкыр Туфан исемен аклау,әдәбият диңгезендә югалмыйча, шул исем белән тагын бер тапкыр бөтен халыкка танылу, дан казану-үзе бер могҗизадыр!

    Туфан Миңнуллиннын таланты милләт язмышын үз язмышы итеп яшәвендә, көчле-куәтле, серле-мәгънәле, шифалы-бәрәкәтле әсәрләр иҗат итүендә,үз халкының бәгырь кисәге, газиз баласы һәм яклаучысы була алуында.

                                      Кулланылган  әдәбият

1.Таныш  исемнәр: Туфан  Миңнуллин //Юлдаш.-2010.-№57.-б.3.

2. Вәлиев Р.Туфрактан яралган Туфан//Ватаным Татарстан.-2010.-

№158-159.-б.б.

3.Миңнуллин Т.Акланмыйк, мескенләнмик//Мәдәни Җомга.-2011.-№39.-б.8.

4.Миңнуллин Т.Утырып уйлар уйладым.-Казан”Мәгариф-Вакыт”нәшрияты,-2010.

5. Дуслар җыелган җирдә//Мәдәни Җомга.-2010.-№50.-б.19  

6. Туфан Миңнуллин авылында//Акчарлак.-2012.-№39.-б.8

7.Туфан  эзе//Ватаным Татарстан.-2012.-№170.-б.3.



Предварительный просмотр:

                                                       Заявка

Ф.И.О.

Класс

контакт.

телефон

Наименование общеобразоват.

организации

(адрес, телефон,

email)

Секция.

Название исследоват. работы

Ф.И.О.руководителя

(должность преподава-емый предмет, контактн. телефон)

1

Исмагилова Ильгина

Ильнаровна

9Б  класс

884377

2-31-49

15 лет

РТ Камско-Устьинский район,МБОУ

“Камскоустьинская СОШ” п.г.т. Камское-Устье, ул.

Комарова, д.16

e-mail: sch737@yandex.ru

884377 2-19-88

Татарская филология

Фәнни эшләр

“Үзем сайлаган язмыш”

12 бит

“Фәнис Яруллинның татар әдәбияты тарихындагы күпкырлы эшчәнлеге”

Закирова Сания Исмагиловна

Учитель татарского языка и литературы

884377 2-19-88

e-mail:

zakirovasania@yandex.ru

                                        Татарстан Республикасы

                                   Кама Тамагы муниципаль районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнис Яруллинның татар әдәбияты тарихындагы күпкырлы эшчәнлеге

                                                       Башкарды: Кама Тамагы урта гомуми

                                                                           белем бирү мәктәбенең

                                                                           9 нчы Б сыйныфы укучысы

                                                                           Исмәгыйлева Илгинә Илнар кызы

                                                  2016 нчы ел

I . Кереш

                                                                                 Кеше гомере-

                                                                                        тыгыз бер йомгак,

                                                                                 Барлык юллар

                                                                                        шунда уралган.

                                                                                 Сүтә-сүтә генә

                                                                                        беләсең-

                                                                                 Кемгә нинди

                                                                                        язмыш юралган

                                                                                                Ф.Яруллин

    Узган гасырның алтмышынчы елларында татар әдәбиятына бер төркем яңа буын әдип һәм шагыйрьләр килде. Алар арасында Ф.Яруллин үзенең күп тармаклы һәм үзенчәлекле иҗаты белән игътибарны җәлеп итә. Алай гына да түгел,  шагыйрь, прозаик, драматург, балалар әдәбияты өлкәсендә армый-талмый эшләүче һәм матбугат аша үз бәясен биреп баручы кыю фикерле, туры сүзле публицист булуы белән дә ул чорда әдәбиятка килгән каләмдәшләреннән аерылып тора.

   Төрле жанрларга караган әсәрләре Ф.Яруллинның эзләнү һәм табышларын гына түгел, бәлки әдипнең яңарыш чоры татар әдәбиятында тоткан урынын тулырак ачыклау ягыннан да игътибарга лаеклы.

   Ф.Яруллин әсәрләрен һичбер авторныкы белән бутап булмый. Теленең байлыгы, сыгылмалылыгы, әсәрләрдә буш җөмләләрнең булмавы, иң тирән кичерешләрне дә гади һәм аңлаешлы итеп ача белүе, тормыш проблемаларын күтәрүдәге новаторлык - болар барысы да аның олы язучы, шәхес икәнен раслый. Кайбер язучылар гади генә вакыйганы да катлауландырып бирергә яраталар. Ф.Яруллин исә, киресенчә, катлаулы вакыйгаларны, тирән фикерләрне халык бер укуда тотып алырлык, аңларлык итеп яза. Аның талант үзенчәлеге дә шундадыр, мөгаен.

Фәнни эшемнең максаты: халык шагыйре Ф.Яруллинның иҗатын тулырак ачу, татар әдәбияты үсешендә аның ролен һәм тоткан урынын төгәлрәк билгеләү.

Бурычлар: Ф.Яруллинның төрле жанрларда уңышлы иҗат итүче нык каләмле, киң колачлы язучы һәм тормышчан шагыйрь булуын ачыклау.

Ф.Яруллин шигырьләренең тәрбияви әһәмияте.

Ф.Яруллин иҗатында кеше тормышының мәгънәсе, кыйммәте, яшәешнең катлаулы, каршылыклы якларын күрә белү.

Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем. “Идел”, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларыннан материаллар алдым.        

Мин сайлаган тема бик актуаль дип саныйм.Беренчедән, әдипнең язмышы беркемнекенә дә охшамаган. Башта-мәктәп, аннары институт бетереп, үзенең хезмәт юлын газета яки журнал редакцияләрендә башлап җибәргән язучылардан аермалы буларак, Ф.Яруллин әдәбиятка шактый ук тормыш тәҗрибәсе туплаган, зур фаҗигаләр кичерергә өлгергән шәхес буларак килеп керә.Ф.Яруллин җәмгыятьтә иң беренче шәхес булырга тиешлеген үз әсәрләре аша күрсәтә алды.

II.Төп өлеш.

1. Ф.Яруллинның тормыш юлы.

   Шәхес булып формалашуда әйләнә-тирә мохит зур роль уйный. Бу урында Ф.Яруллинның кыскача биографиясенә тукталсак артык булмастыр.

   Танылган шагыйрь, прозаик һәм драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Баулы районы Кызылъяр авылында дөньяга килә. Булачак язучы Ф.Яруллин туган як табигатенең бөтен матурлыгын күңеленә туплап үсә.

   Беренче тапкыр шигырь язып карау теләге кайчан тугандыр, әйтүе кыен. Һәр матурлыкка исе китеп караучы малайның шашкын хисләре, күкрәгенә генә сыймыйча, шигъри юлларга әверелеп дөньяга аваз сала башлый.

    Сугыштан соңгы авыр елларда Ф.Яруллинга төпле белем алырга мөмкинлек булмый. Гаиләдә бер анага алты бала. Әтиләре Гатаулла абзый 1942 нче елда сугышта һәлак була. 1954 нче елда сигезенче классны бетергәч, ачлык-ялангачлыктан котылу юлларын эзләп, апалары артыннан ул да эш эзләп районга китә. Ләкин 16 яшьлек егетне эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Йөри торгач булачак язучы “Татнефть” берләшмәсенең элемтә конторасына монтер булып эшкә керә. Сынау шарты белән генә алынса да, эш эшләп үскән Фәнис бу һөнәрнең нечкәлекләрен тиз үзләштерә һәм өч ел да өч ай вакыт аралыгында иң югары разрядлы монтер була, 1957 нче елда Армия сафларына алына. Армиядә Ф.Яруллин һава укчы-радистлары әзерли торган авиация мәктәбендә укый. Кечкенәдән физик эшкә күнеккән егеткә әлеге уку йорты гына тар тоела, ул спорт секцияләренә язылып, җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнергә тотына. Турникта күпләр булдыра алмаган “кояш”ны ясый. Һәм көннәрдән бер көнне шушы фигураны ясаганда куллары ычкынып китә.

   Хастаханәләрдә ятканда да ул үлем турында түгел, яшәү турында уйлый. Операция артыннан операция кичереп, хастаханәләрнең мамыклары укмашып ташка әйләнгән матрацлар аның бөтен тәнендәге итен төзәлмәс ярага әверелдергәндә дә күңеленә шигъри юллар килә. Хәрби госпитальнең 16 кешелек палатасында барлык авырулар йоклап беткәч, ул үзенең хәтер дәфтәренә шигырьләр яза башлый.

   Яшәү өчен көрәш әнә шулай башлана. “Мин авыруга бирешергә тиеш түгел”,- дигән фикер аның күңеленә ныклап урнаша. Казан хастаханәсендә ятканда урта белем ала. Аңа Казан шәһәренең 18 нче эшче-яшьләр мәктәбе укытучылары ярдәм итә. 1964-1970 нче елларда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Иҗат эшен дә туктатмый. Яшь авторларның 1963 нче елда чыккан “Җырчы чишмә” дип аталган күмәк җыентыгында иң күп урынны Ф.Яруллин шигырьләре алып тора.

2.Ф.Яруллин- шагыйрь.

Тирән дә син, ярсу да син, шигърият дигән елга...

 Тумыштан күңелендә шигъри сәләте булган һәм мәктәптә укыган елларында ук өйрәнчек шигырьләр язган егет соңыннан иҗат эшенә ныклап тотына.

   Аның шигъриятен нигездә лирика тәшкил итә. Ф.Яруллин укучылар күңелен самими, шул ук вакытта фәлсәфи, тирән фикерле һәм эчкерсез әсәрләре белән яулап алды, шагыйрь буларак нәкъ менә шушы жанрда танылды. Бу хакта замандашы һәм каләмдәше Ф.Шәфигуллин хаклы рәвештә:”Фәнис Яруллин лирикасы гади лирика гына түгел. Аның лирикасында чиксез мәхәббәт җырлары да, тормыш матурлыгы өчен көрәш авазлары да, кешене, кеше акылының бөеклеген мәңгеләштерү мотивлары да бергә үрелеп бара”,-дип билгеләп үтте.[1]

   Аның шигырьләренең нигезендә шагыйрьне шагыйрь иткән – оптимистлык

рух көченә таянып биеклеккә күтәрелү омтылышы ята. Чөнки ул, үзенә Ф.Әмирхан, М.Җәлил, А.Алиш кебек олы шәхесләрне үрнәк итә. (Төшә дә исемә”(1977),”Көч бирәсең миңа син, Муса”(1964)

   Ф.Яруллин тормышта үз урынын табу турында уйлана башлый. “Нәрсә эшлим сөйгән халкым өчен?”- дигән сорау куя ул”Теләк”(1962) шигырендә һәм шунда ук һавада ак юл сузып очып узган самолетны күреп:

                                    Их, минем дә шулай ак юл булып

                                    Сузылсачы иде хезмәтем!-

дип, үзалдына куйган максатының нидән гыйбәрәт икәнлеген белдерә.

    Шигъри образ итеп “ак юл сузып очучы” самолетны алу шагыйрь өчен аерым мәгънәгә ия. Беренчедән, ак юл- яхшы эш, икенчедән, һавадагы самолет- биеклек символы. Бу шигырьдән күренгәнчә, авторның нияте яхшы эш белән биеклеккә күтәрелү.

    Шулай ук “Кеше”,”Мин гомеремне томан аша түгел”(1962) шигырьләре моңа мисал була ала.

    Ф.Яруллинның”Мин тормышка гашыйк”(1964) һәм “Бакчалар бәскә төренә”(1967) җыентыкларына тупланган шигырьләренең күбесе авыл темасына багышланган. Аларда авыл табигатенә мәдхия җырлана: шагыйрь кошлар җырына соклана, икмәктә игенченең сулышын тоя, туган җирен

“назга бай” анага тиңли, көзге җилләрнең “уйнап” йөргәнен күрә(“Яз җыры”, “Аш нигезе”, “Җир йөзендә күбрәк торган саен...”,”Җилләр”, “Язгы уйлар”, 1962).

    Ф.Яруллин иҗатында “туган як, туган авыл” темасы даими урын алып тора. Шагыйрьнең лирик герое туган якларын, аның табигатен сагынып яши, ул хакта сокланып, рухланып сөйли, үзенең кайгы-шатлыкларын, уңышла-рын туган ягы белән уртаклаша, яшәр өчен аңардан көч ала, аның үз җанына һәрвакыт кирәклеген тоя, тел ачкычы бирүе өчен рәхмәт укый, туган ягыннан иҗатына илһам, йөрәгенә җылылык, күңеленә яктылык җыя, туган ягы белән халкының аерылгысыз икәнен тасвирлый(“Туган ягы кирәк кешегә”(1976), “Шул караш”(1982), “Якты тәрәзәм”(1983),”Кайту”(1998),”Авылга кайткач”

(2001),”Якташларыма бәйрәм котлавы”(2002).

                                          Кайтам-кайтам, яна-яна кайтам,

                                          Эчләремне тоташ ут баскан.

                                          Ул утларның кайнар тамырлары

                                          Халкым йөрәгенә тоташкан.

     Ф.Яруллин елга, диңгез, гөлләр, әрәмәләр, таулар, җил-давыллар, кар-бураннар кебек табигать күренешләренә шулай ук еш мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле ул беренчедән, кешенең табигать белән һәрвакыт бергәлеген гәүдәләндерсә, икенчедән, кешенең психологиясен киңрәк ача. Шуңа күрә һәр очракта аларга яңа мәгънә, яңа фикер салына.

Мин халкымның баласы,

 Баласы-күз карасы;

Халык күңеленә әле

Барасы да барасы(1995),-

дип камиллеккә ирешүнең дөрес юлы- халык күңеленә мөмкин кадәр үтеп керә алу икәнлеген, һәм шул ук вакытта, бу юлның бик үк җиңел булмавын белдерә.

    Ф.Яруллин лирикасында шактый урынны мәхәббәт темасы алып тора. Ул үзенең әүвәл иҗат ителгән шигырьләреннән алып хәзерге вакытка кадәр бу темага тугрылыклы калды. Нәкъ менә шушы факт, ягъни мәхәббәт шигырь-ләрен өзлексез язу аны яшьләр белән тоташтыручы күпер булып тора. Дөрес, аның иҗатын яше-карты укый, ләкин тәнкыйть билгеләп үткәнчә, “безнең әдәбиятта Илдар Юзеевтан соң яшьләрнең рухи дөньясына тирәнрәк керә алган иҗат булса, ул-Фәнис Яруллин иҗатыдыр”[2]

                                         Тормышым-авыр арба,

                                         Йөгем гел артып бара.

                                         Арбам күптән туктар иде

                                         Мәхәббәт тартып бара(1974),-

дип мәхәббәтнең көче, зурлыгы, кеше тормышындагы ролен матур образ аша тасвирлый ул.

    Яшьлеккә хас булганча, Ф.Яруллинның мәхәббәт темасына язылган беренче шигырьләрендә сөйгән ярын үзенә карату, аның мәхәббәтен яулап алу мотивлары өстенлек итә. Ул яраткан кешесе өчен теләсә нинди батырлыклар эшләргә сәләтле икәнен исбатлый:

                                          Йөрәгең кыя тау булса,

                                          Ургырмын чишмә булып;

                                          Агармын да агармын мин,

                                          Тау төшкәнче убылып.

                                                                (“Әгәр йөрәгең таш булса...”,1962)

      Шагыйрьнең 1968 нче еллардан башлап язылган шигырьләрендә лирик герой инде сөйгән яры белән кавышкан. Хәзер ул гомер юлын матур, онытылмаслык итеп узу турында хыяллана, киләчәккә өмет, ышаныч белән карый(“Юлга чыктык”(1968),”Ике алма”(1988); яраткан кешесенә әйтер өчен сүзләр эзли(“Бер сүз эзлим”,1973);аның үз янында булуына шатлана(“Ярый әле”,1973); башка кызлардан да сөйгәненә хас сыйфатлар эзли, ләкин табалмый һәм тормыш иптәшенең күркәм якларын тагы да калкурак чагылдыра.

Шигърият дөрестән дә Ф.Яруллинның язмышын “үз кочагына сыйдырган” диңгездәй тирән, күктәй биек, офык кебек чиксез, вакыт сыман гел алга ашкынучы хикмәтле образ. Ул аңа яшәү стимулы биреп торучы рухи азык.

    Иҗатны үзенең яшәү рәвешенә әверелдергән шагыйрь шигърият булмаса дөньяда үзенә урын таба алмас иде.

    Шигырьләрне анализлау шундый нәтиҗәгә китерә: Ф.Яруллин тирән фикерле үзенчәлекле шагыйрь. Ул табигый рәвештә җирдән күккә-йолдызларга күчә; диңгез төпләрендәге энҗеләрне таба; еллар аралыгын салават күперләре белән тоташтыра. Ф.Яруллин шигъриятне җан очышы дип атый:”Мин бит гомерем буе тормыш авырлыкларын шигъри канатларымда күтәреп барам. Дөрес, кайвакыт бу канатлар өзелеп төшәрдәй тала. Кыяларга бәрелеп яралана, давылларга очрап каурыйлары йолкына. Мондый чакта берәр кыяга башны салып ял итәсе килә. Ләкин ярамый, мин бары тик очышта гына яши алам. Минем матурлыгым очышта”[3]

3. Фәнис Яруллин- прозаик.  

       ...Гомер-китап...

Ф.Яруллин иҗатының башангыч чорында ук шигърият белән прозаны бергә алып бара. Гәрчә ул әүвәл шигырьләре белән танылса да, хикәяләр язуда да үзенчәлекле прозаик икәнен раслый. Аның ике йөз илледән артык хикәясе, унбер повесте (“Җилкәннәр җилдә сынала”,”Кайту”,”Кыйгак, кыйгак каз кычкыра”,”Яралы язмышлар”,”Мәхәббәт упкыны”), унбиш драма әсәре һәм балалар өчен язылган күп кенә әкиятләре бар.

    Ф.Яруллин хикәяләрендә сагыну, ярату, юксыну кебек хисләр, конкрет образларга, вакыйгалар сөрешендәге үзгәрешләргә тәэсир итәрлек көчкә әвереләләр. Мисалга”Тарту көче”(1969) хикәясенә күз салыйк. Анда армиядә хезмәт итүче солдат радиодан җырлаучы кызның тавышына гашыйк була. Җыр, моң хикәядә сынландыру рәвешендә бирелә. Радиодан яңгыраган җыр аерым образ тәшкил итә. Ул еракта хезмәт итүче солдат егет белән авыл кызының арадашчысына әверелә.

 “Җилкәннәр җилдә сынала” исемле повестенда Ф.Яруллин болай дип яза:

“Язмыш синең тез астыңа китереп сукса- егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса-үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа- күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса- чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә-орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.”[4]

   Никадәр тирән мәгънәле сүзләр!

   Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек.

Ф.Яруллинның һәр әсәренә хас булганча,”Кайту”повесте да тирән кичерешләр аша тасвирлана. “Кайту”-ул кешенең туган авылына кайтулары гына түгел, ә үз асылына кайтулары. Повестьның төп герое Фәрит Шәйхиев образында бу бик ачык чагыла. Улына урыс исеме куштыру, туган телендә сөйләшүне хурлыкка санау, үзеннән югары командирларның иң акылсыз әмерләрен дә һич уйлап тормыйча үтәргә ашкыну, кайчандыр авылда бер телем икмәккә тилмереп яшәгән ун балалы гаиләдән чыкканлыгын да оныттыра.

  Әсәр беренче карашка гади булып күренсә дә, әсәрдә күтәрелгән проблемалар зурая, көчәя барганын күрәсең.

Ф.Яруллинның”Яралы язмышлар”ы татар әдәбиятына яңа герой-Миңсылу апа образын алып килде. Күп кенә әдипләр үз геройларын алдынгылар арасыннан эзләгәндә, Ф.Яруллин иң зур батырлыкның әхлакый батырлык икәнен ачты. Бу “Җилкәннәр җилдә сынала”,”Кыйгак, кыйгак каз кычкыра” повестьларында шактый тирән чагылган иде инде. Әлеге әсәрендә автор, тагын да нечкәрәк алымнар кулланып, проблеманың үзәгенәрәк керә алган.

  Ф.Яруллин татар әдәбиятына, беркемне кабатламыйча, үз юлы белән килде. Аның йомшак юморы, табигать белән кешеләр арасында зур роль уйный.

  Гомумән алганда, үзенең заманча эзләнүләре белән Ф.Яруллин татар әдәбиятында барган яңарыш хәрәкәтенә лаеклы өлеш кертте.

  4. Ф.Яруллин-драматург һәм балалар язучысы.

Ф.Яруллин иҗади эшчәнлегенең бер ягы- драматургия. Аның беренче пьесасы “Әнә килә автомобиль”М.Сәлимҗанов тарафыннан сәхнәләштерелеп Г.Камал театрында куела һәм озак еллар сәхнәдән төшми.

  Ф.Яруллин шушы беренче пьесасы белән үк үзенең драматургия өлкәсендә дә талантлы каләм иясе икәнен таныта.

  Ф.Яруллин драма жанрының комедия төренә ешрак мөрәҗәгать итә. Әйтик, “Бай әти”(1986),”Койрыксыз сандугач”(1987),”Сөембикә егет сайлый(1989),

“Бер күрешү-үзе бер гомер”(1996),”Кызларның кызганнары”(1989) шундыйлардан. Комедияләрендә автор тормышның ярлылыгы, туган белән туган, дус белән дусның конфликтка керүен төрле ситуацияләргә куеп сурәтли.

 “Язмышларны язып булмый яңадан” пьесасын Башкортстанның Туймазы Татар дәүләт театры куйган иде. Ул-тулысынча шигырь белән язылган драма. Куелышы да әйбәт. Бөтенроссия театрлары фестивалендә яхшы әсәр дип билгеләп үтелде. Уфа телевидениесе аша күрсәтелде. Калган пьесалары да Әлмәт, Минзәлә, Чаллы дәүләт театрларында, Уфаның”Нур”, Казан яшьләр театрларында уйналды һәм уйналып тора.

   Ф.Яруллинның әкият-пьесалары да бар. Мәсәлән,”Әмәк белән Шәмәк”(1985),”Шүрәлеләр каргышы”(1991-1993),”Каракның бүреге яна”(1992),”Бәхет ачкычы”(1993),”Ак яфрак”(1993),”Хәзинә”(1996) балаларны тәрбияләү ягыннан зур мәгънәгә ия. Һәр пьесада яхшылык белән яманлыкның бәрелеше, ялкаулык һәм алдау нәтиҗәсендә килеп чыккан күңелсезлекләр ышандырырлык итеп сурәтләнгән.

Г.Тукайтрадицияләрен дәвам итеп балалар өчен матур-матур әкиятләр язучы татар әдипләре шактый. Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Р.Сверигин хаклы рәвештә:”Абдулла Алиш, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзиләр дә заманында бик матур әкиятләр иҗат иткәннәр иде. Һәм менә бүген шушы юнәлешнең бер тарафдары буларак-Фәнис Яруллин!”[5]-дип яза. Аның “Зәңгәр күлдә Ай коена”(1990),”Өч балчык- иясе карчык”,”Биюче бака”(1996) һәм “Серле дөнья”китапларында бик күп әкиятләр тупланган. Ф.Яруллинның әкиятләре башка авторларныкыннан иң элек аларның шигъри телле, образлы сөйләмгә бай булулары белән аерылып торалар.

  Ф.Яруллин әкиятләрендәге үзенчәлек- ул тормышчанлык, ягъни аның әкиятләре, күпчелек очракта, хикәягә тартым булуны әйтергә кирәктер.

  “Бөкре урман сакчысы”(1986),”Тиен малае Тим-Тим”(1988),”Хәтерсез күке”(1996) һәм тагын бик күп әкият аша сүзебезне раслап булыр иде.

  Ф.Яруллин әкиятләрендә төп геройлар үз максатларына ирешкәндә генә зур канәгатьләнү алалар. Билгеле, максатка ирешү авыр. Моның өчен кыюлык, тәвәкәллек, киң күңеллелек, юмартлык сыйфатларына ия булу кирәк. Әгәр син үз-үзеңне генә яратасың, мохтаҗларга, көчсезләргә ярдәм итмисең икән-тормыш сине бик кыен хәлдә калдыруы мөмкин. Югарыда әйтелгән фикерне “Алсу чәчәк”(1993) дигән әкият бик матур раслый. Аның әкиятләрендә ялкаулар, алдакчылар, киребеткәннәр һичбер вакыт максатларына ирешә алмый.

Әдипнең балалар өчен язылган шигырь, поэма, хикәя, повесть һәм әкиятләрен балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып укый. Гадәттә баласына китап сайлаганда ата-ана үзенә ошаган әсәрләрне сайлый. Ф.Яруллин әнә шул ягы белән, ягъни ата-аналар белән балаларны якынайту ролен дә уйный.

5. Түземнәр генә бәхеткә лаек. Фәнис белән Нурсия.

Бер шигырендә Ф.Яруллин :

                                           Кешеләргә бурычым бар:

                                           Алар хаклык табыштылар,

                                           Алга юллар салыштылар...-

дип язган иде.

   Әнә шул “алга юллар салышучыларның” берсен, укучылар күзеннән читтәрәк калып килгәнен, Фәниснең фәрештәсен- гомер юлдашы Нурсөяне аерым телгә алырга кирәктер. Нурсөянең дә һәр көне, һәр төне Фәнискә тиң батырлык, олы йөрәклелек сорый. Фәниснең уңышлары- аның уңышлары, Фәниснең сызланулары- аның сызланулары...

  Нурсөя...Чандыр гына гәүдәле, җитез-йөгрек, чибәр кыз... Аны еш кына Фәнис янында күрергә туры килә иде. Алар инде бер-берләрен күз карашлары белән генә аңлаша башлаган иде. Баксаң,ике яшь йөрәк әле Фәнис армиягә киткәндә үк, Татвоенкомат казармасында ятканда ук табышканнар икән! Икесе үзара килешеп-аңлашып беткәч, Нурсөя Фәнис янында берничә ел яшәде. Ул еллар һәр икесе өчен дә сынау чоры иде. Ниһаять, алар өйләне-шергә карар кылалар.

  1967 нче елның декабре иде. Фәнис белән Нурсөянең өйләнешүен “Татарстан яшьләре” газетасы хәбәр итте. Нурсөя үзенең рух ныклыгы, ихтыяр көче белән Фәнискә тиң булды. Язмыш ялгышмаган, аларны белеп кавыштырган. Нурсөя-Фәниснең илһамчысы. Ул булмаса, белмим, Фәнис Яруллин дигән язучы әдәбиятта шундый үрләр яулый алыр идеме икән? Нурсөя, шул чандыр кыз, Фәнисне тар бүлмәдән киң дөньяга алып чыкты. Ул, укып, машина йөртергә хокук алды. Машиналы да булдылар.Туган авылларына кайтып, дус-ишләргә барып йөрергә мөмкинлек туды. Бакча алдылар, йорт салдылар. Фәнис үз бакчасында ял итә, иҗат итә ала.

Фидакарьлегең өчен рәхмәт сиңа, Нурсөя!

III. Йомгаклау

  Гомумән алганда, Ф.Яруллин иҗаты төрле жанрларда тикшерелде. Ул нинди генә жанрда язмасын үз әсәрләрендә матурлыкны, камиллеккә омтылышны һәм рухи байлыкны иң зур кыйммәтләрдән саный. Төрле жанрларда иҗат итүче әдип буларак, аның хикәя, повесть һәм кайбер драма әсәрләренә игътибарны юнәлтү урынлы булыр. Автор “Тәрәзәгә кунган күбәләк”,”Сандугач оясы”,”Курку”,”Рәнҗү” кебек хикәяләрендә хәзерге заман проблемаларына әйләнеп баручы әхлаксызлык, халкыбызда булган матур традицияләрнең –кешелеклелек, ата-ананы зурлау, үз гаебеңне тану кебек матур сыйфатларның югала баруы өчен борчыла. Олыны- олы, кечене-кече итеп карау, авыр чакта бер-береңә ярдәмләшү безнең халкыбызны үзәге нык булган милләт итүдә зур роль уйнаган сыйфатларның берсе. Кешеләрдә хөсетлек, бер-берсеннән көнләшү кебек яман сыйфатлар өстенлек ала башлады. Ф.Яруллинның”Әнә килә автомобиль”,”Бай әти”,”Койрыксыз сандугач”һәм башка комедияләрендә үз туганыңнан да көнләшү, байлыкка табыну, үз әтиләренең акчасын һәр бала бары тик үзенә генә тиешле дип санау-матур традицияләребезнең инде күптән бозыла башлавын күрсәтә.

   Ф.Яруллин талантлы шагыйрь, прозаик, драматург, балалар язучысы булу белән бергә яшәешнең барлык проблемаларын күрсәтүче, сәяси хәлләргә нәкъ үз вакытында бәя биреп баручы публицист та. Соңгы елларда язылган “Вакыт уза безнең йөрәк аша”,”Таркалу”,”Төшәбезме, күтәреләбезме?”,

“Кысылабыз, буылабыз”һ.б. мәкаләләрендә әдип бүгенге көн вакыйгалары тудырган мәсьәләләрнең кискенлеген үтемле мисаллар ярдәмендә дәлилли.

   Ф.Яруллин шулай ук үзенең каләмдәшләре иҗатына да игътибарлы. Аның “Көн сулышы” дигән китабында күп кенә әдипләрнең иҗатларына бәя бирелгән мәкаләләре урын алган.

Әдипнең шигъриятен, прозасын, драматургиясен һәм балалар әдәбиятын тикшергәннән соң шуны әйтергә мөмкин: аның үзенчәлеге тирәнтен фикер йөртә, гап-гади тоелган тормышыбызда бик күп матурлыклар, катлаулы вакыйгаларны сурәтләп бирә белүдә; гыйбрәтле вакыйгаларны, тетрәндергеч язмышларны, беренче карашка сәер күренгән кешеләрне әсәрләренә герой итеп алып, чын сәнгать әсәрләре тудырды. Аның иҗаты татар әдәбиятында үз урынын, үз укучысын тапты.

Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллинның иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ”, дигән мактаулы исемгә, Муса Җәлил исемендәге премиягә, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. 1988нче елда “Халыклар дуслыгы”ордены белән бүләкләнде. “Татарстан Республикасының халык шагыйре”дигән мәртәбәле исемгә ул 2001 нче елда ия булды.

  “Халыкның кадерлесе”диләр аның турында. Ни өчен кадерле икәнлеге барыбызга да аңлашыла. Ул бөтен гомерен, җанын әдәбиятка багышлый. Язмыш аны гел сынап торса да, Фәнис абый өмет белән алга карап яшәде, тормышка гашыйк, башкаларны да дөньяны яратырга чакырды. Аның иҗаты мәңгелек ут булып яна.

                                     Кулланылган әдәбият

1.З.Мансуров.Фәнис Яруллин//Мәдәни җомга.-2008.-№5.б.7.

2.М.Шабаев. Түземнәр генә бәхеткә лаек //Казан утлары.-1998.-№2.-б.

161-167.

3.Р.Мулланурова. Фәнис белән Нурсөя//Сөембикә-1993.-№5.-б.20.

4.С.Г.Хәкимова. Фәнис Яруллин: тормыш һәм иҗат батырлыгы-Казан,”Идел-Пресс”, 2007.-192 б.

5.С.Г.Хәкимова. Язучы һәм шәхес//Мәйдан-2002.-№2.-б.88-93.

6.С. Закирова. Мин кайтырмын сезгә яңадан//Юлдаш.-1998.-№2.-б.2.

7.Ф.Яруллин. Туган якта туган уйлар//Идел-1999.-№2.-б.11-12.

8.Ф.Яруллин.Тормыш юлы һәм иҗаты-Казан”Мәгариф”нәшрияты,2006.-

167 б.

9.Ф.Мусин. Тормыш һәм иҗат батырлыгы//Мәйдан.-2003.-№2. –б.165-169.

10.Ф.Яруллин ,Татарстанның халык шагыйре//Мәдәни җомга.-2003.№2.-б.7

Согласие на обработку персональных данных

Я, Исмагилова Гульнара Рафаэлевна

Паспорт  серия  92 00   номер  132549, выдан ОВД  Камско-Устьинского района РТ  10.09.2004 г.

РТ. Камско-Устьинский муниципальный р-он,

п.г.т. Камское-Устье, ул. Комарова, д.22, кв 25

даю согласие на обработку персональных данных моего ребенка

Исмагиловой  ИльгиныИльнаровны

паспорт  серия  9212,   номер  516752  выдан  Территориальным пунктом УФМС России по республике Татарстан в Камско-Устьинском районе  22.09. 2014 г.

 РТ. Камско-Устьинский муниципальный р-он,

п.г.т. Камское-Устье, ул. Комарова, д.22, кв 25

оператору Министерства образования и науки Республики Татарстан для участия в Чтениях.

        Перечень персональных данных, на обработку которых дается согласие: фамилия, имя, отчество, школа, класс, домашний адрес, дата рождения, телефон, адрес электронной почты, результаты участия в заключительном этапе Чтений.

Оператор имеет право на сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение, использование, передачу персональных данных третьим лицам - образовательным организациям, органам управления образованием районов (городов), Министерству образования и науки РТ, Министерству образования РФ, иным юридическим и физическим лицам, отвечающим за организацию и проведение различных этапов конференции, обезличивание, блокирование, уничтожение персональных данных.

Данным заявлением разрешаю считать общедоступными, в том числе выставлять в сети Интернет, следующие персональные данные моего ребенка: фамилия, имя, класс, школа, результат заключительного этапа Чтения, а также публикацию в открытом доступе сканированной копии работы.

Обработка персональных данных осуществляется в соответствии с нормами Федерального закона Российской Федерации от 27 июля 2006 года № 152-ФЗ                           «О персональных данных».

Данное Согласие вступает в силу со дня его подписания и действует в течение 3-х лет.

       Исмагилова Г.Р.                                  13.01.2016 г.


[1].Шәфигуллин Ф. Яшьнәмичә кала алмый/Ф.Шәфигуллин//Яшь ленинчы.-1978.-27 сентябрь.

[2]Зарипов Х.”Үзем йөрәк булып тибәргә...”/Х.Зарипов//Татарстан яшьләре.-1978.-30 сентябрь.

[3].Яруллин Ф.Минем матурлыгым очышта/Ф.Яруллин//Көзге моң: Шигырьләр.-Казан,”Рухият”нәшр.,1998.-Б.8.

[4]Яруллин Ф.Җилкәннәр җилдә сынала: Повесть һәм хикәяләр/Ф.Яруллин.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1973.-Б.8

[5]Сверигин Р.Аны беләбезме?/Р.Сверигин//Казан утлары.-2003.-№2.-Б.136



Предварительный просмотр:

гариза

Республикакүләм укытучылар өчен Габдулла Тукай укуларында катнашу өчен

т/б

Катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме

 Укыту-

чының фәнни дәрәҗә-

се

Шәһәр, район, мәктәп

Адрес, индекс

Электрон адрес

Элемтә

өчен

телефон

номеры

(район

коды)

Номина-

     ция

1.

Закирова Сания Исмәгыйль кызы

Кама Тамагы районы Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

422820  Комаров урамы, 16 нчы йорт

zakirovasania@yandex.ru

884377

2-19-88

89063238488

Чыгыш

“Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традиция-ләр һәм заманча-лык”

                                            Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль  районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традицияләр һәм заманчалык

                                               Башкарды:  I квалификацион  категорияле

                                                                    татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

                                                         Закирова Сания Исмәгыйль кызы                        

                                                       

                                                  2016 нчы ел

Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традицияләр һәм заманчалык

                                                  Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай,

                                                  Тукайдагы кебек тел кайда?

                                                  Мең елдан соң да бер синең, илем

                                                  Кайтасыңны беләм Тукайга.

     Г.Тукай....Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. Андый исем һәрвакытта кызыксыну уята, гел нидер көтәргә мәҗбүр итә....  Моның сере әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемне бизи.

    Бу хакыйкать Г.Тукайга аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе, исемен олы, шәрәфле, хөрмәтле итте. Гомумән, Г.Тукай исеме белән бергә әдәбиятыбызны да мәртәбәле итте.

   Г.Тукай- халкыбызның иң сөекле газиз улларыннан берсе. Чын татар кешесе өчен ул бөек шагыйрь һәм олы шәхес кенә түгел, Тукай- милләтебезнең ерак тарих төпкеленнән күтәрелгән әрнүле- фаҗигале үз язмышы: аның үткәндәге барча хәсрәт- шатлыгын туплаган йөрәк парәсе, бүгенге яшәешнең өмет- хыялы, вөҗданы, иманы, киләчәк көннәргә озата барган рухи остазы.

  Белүебезчә, бәләкәй Габдулланың балачагы ук шактый әрнүле һәм сикәлтәле: шагыйрь кечкенәдән ятим кала, кулдан кулга, авылдан авылга йөреп, һәртөрле кимсетелүләрнең әчесен үзенең сабый күңеле аша уздыра.

  “Тукайны татар халкы үз кулында үстергән. Аның киләчәктә үзенә хезмәт итәрен белгән кебек, аны ташламаган, баккан, караган” ( С.Хәким)                                                                                          

    Бүгенге  көндә Г.Тукай күз алдыбызга үз заманының зур фикер иясе, кабатланмас талантка ия булган-бөек шагыйрь, халык бәхете өчен еллар буена көрәшеп килгән үткен телле, батыр йөрәкле җәмәгать эшлеклесе булып килеп баса. Г.Тукай гомер буена халык сагышы белән сагышланып, аның борчуына кайгырып, шатлыгына куанып яшәгән. Ул татар халкының хезмәт сөючән, тырыш халык булуы, киләчәккә якты өметләр баглап, үзенең йөрәк ялкынын кушып, гасырлар буена сүнмәслек, сүрелмәслек соклангыч әсәрләр дә язып калдырды.

  Г.Тукайның шигырьләре һәм поэмалары үзе исән чакта ук иң ерактагы татар авылларына тарала, хрестоматияләргә, уку китапларына күпләп кертелә.

  “Мәктәп” журналының 1914 нче елгы 6 нчы санында мондый юллар бар: “Балалар арасында Г.Тукайның популярлыгы искиткеч зур. Аның гади, аңлаешлы телдә язылган шигырьләрен, мәсәлләрен өйдә, мәктәптә ятлыйлар. Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре мәңге яшәр һәм сөелеп укылыр”

   Г.Тукайның балалар өчен эшчәнлеге шигырьләр, поэмалар, мәсәлләр иҗат итү белән генә чикләнми. Әле укыган вакытларында ук, хәлфәләре юк чагында, Тукай шәкертләргә дәрес бирә. Аны укучылары түземсезлек белән көтеп алалар, дәресләрендә тырышып, кызыксынып укый торган булалар.

  Мәктәп- мәдрәсәләрдә татар телен, татар әдәбиятын укытуга Тукай күп көч куя.

  Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре, җыентыклары, китаплары безнең көннәрдә аеруча күпсанлы тираж белән һәм еш басылып тора.

  Г.Тукай калдырган мирас һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз, горурлыгыбыз.

  Тукай бүген дә әдәбият күгендә якты йолдыз булып яна. Без бүген дә аның моңлы сазы алдында баш иябез, шигъриятенә тагын бер кат сокланабыз, аннан ләззәт алабыз. Г.Тукайны зур хөрмәт белән искә алып чын күңелебездән горурланабыз. Моның кадерен белергә, Тукай традицияләрен дәвам итәргә тырышабыз. Шагыйрьнең юбилейлары бөтен халык бәйрәменә әверелүе шул хакта сөйли булса кирәк.

  Мәктәбебездә һәр елны Г.Тукайга багышланган атналык уздырыла. Тукай атналыгына әзерлек 1 ай алдан башлана. Укучыларыбыз Г.Тукай шәхесенә, иҗатына караган материаллар белән танышалар, иҗатына карата рәсемнәр ясыйлар, шигырь бәйгеләрендә катнашалар.

  Г.Тукайның”Күренекле шәхесләр” җыентыгы( диск), “Тормышы һәм иҗаты” (С.Хәким буенча), “Сайланма әсәрләр”.Телеспектакль. Г.Тукай : Фотоальбомы да укучылар тарафыннан бик яратып карала.

  Быел да Г.Тукайның 130 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бик бай һәм эчтәлекле программа төзелде. Программага Тукай исеме белән бәйле әдәби кичәләр, әкият, шигырь бәйрәмнәре, викториналар, китап күргәзмәләре, “Тукайның иҗатына сәяхәт” темасына мәктәп стена газеталары чыгару, “Тукай ул- гасырлар могҗизасы” исемендә театр кунакханәсе, “Милләтебезнең вөҗданы”( Тукай, туган тел темаларына сыйныф сәгатьләре), “Без- Тукай оныклары”( Тукай бәйрәме), “Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз”(уен-ярыш),“Чәчәкләрдән һәйкәл” дип исемләнгән әдәби экскурсия үткәрү кертелгән иде.

  Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән һәрбер чараларны район газетасы”Идел таңнары”нда яктыртып барырга тырышабыз.

  Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле.  Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр.

  Туган тел- дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал – үзара аралашу- аңлашу коралы ул.

  Туган телгә мәхәббәт бишек җырлары белән бергә нәкъ менә Тукай шигырьләреннән башлана. Туган тел буыннан- буынга күчеп килгән, саклау һәм варисларыбызга тапшыру өчен бирелгән изге әманәт. Үз телен яраткан, белгән кеше генә чит телләрне дә өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, аны үзләштерә ала.

  Безнең  мәктәбебездә дә һәр елны 21 нче февраль- Туган тел көне билгеләп үтелә. Бәйрәмне Г.Тукайның”Туган тел” шигыре белән башлап җибәрәбез. Бер гасыр инде ул телләрдән төшмичә укыла, ничә буын әлеге искиткеч гүзәл үрнәк тәэсирендә тәрбияләнә һәм киләчәктә дә тәрбияләнер.

  Г.Тукайны татар халкының бөек шагыйре, сөекле улы дип әйтү генә җитми. Тукай – күп кенә башка төрки халыклар арасында да киң танылган, яратып укыла торган зур әдип.

  Тукай- үз заманында ук үзбәк халкы арасында да билгеле һәм танылган шагыйрь. Моның шулай икәнлеген аның шигырьләре раслый.

  Г.Тукайның исемен телгә алгач ук, татар халкы белән үзбәк халкының тарихи элемтәсе күз алдына килә.

  Үзбәк укымышлыларының өендә татарча китаплар, газета- журналлар, шәхси китапханәләрендә Тукай әсәрләре һәрвакыт булган. Күренекле үзбәк мәгърифәтчесе Габдулла Авлони шул елларда Тукайның”Туган тел” шигырен үзбәк теленә тәрҗемә итеп, мәктәп дәреслегенә дә кертә. Тукайның “Шүрәле”, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”, “Япон хикәясе” кебек әсәрләре үзбәк китапханәләрендә аеруча яратып укылган һәм хәзер дә укыла.

   Тукай образын шигърияттә яктырту юнәлешендә эзләнүләр, аның тормыш юлы, мирасы турында уйланулар xx гасыр дәвамында тукталып тормады һәм бигрәк тә ике гасыр кисешкән дәвердә аеруча нәтиҗәле булды. Аерым алганда, С.Хәкимнең – “Тукай дәфтәреннән”шигъри бәйләме, “Кырыгынчы бүлмә”поэмасы, И.Юзеевның – “Очты дөнья читлегеннән...”,Р.Харисның- “Тукайның мәхәббәт төшләре” драматик поэмалары, М.Шабаевның”Тукайны сагыну”һәм башка күпсанлы әсәрләр Тукайның рухи дөньясын аңлауда җитди адым булды. Туган як матурлыгы җырчысы, Тукай мәктәбенең күренекле вәкиле С.Хәкимнең “Җырын җырга куеп карыйм, /Намусыма аның- намусын”,дигән юллары Тукайга багышланган бик күп шигырьләр өчен эпиграф була ала. Тукай образын үзәккә алган шигырьләр остазларының дөньяга карашын, холкын, рухи-әхлакый эзләнүләрен, замана таләпләрен дә искә алып, аңлау, укучыга җиткерү нияте белән яшиләр. Еш кына Тукай дөньясының төп хасиятләре- милләтенә тугрылыгы, намусына, вөҗданына кер төшермәве, илаһи пакьлеге- кичереш үзәгенә алына...”шигырь Алласы, вөҗданны безнең уят”,- дип яза Р.Гаташ “Шигърият “әсәрендә. Шагыйрьнең  югарыда искә алынган сыйфатлары атамага ук чыгарылып, әсәрнең кичереш кыйбласын билгели. Ш.Галиевнең-“Туры Тукай”, Ә.Әюпнең- “Туры сүзгә”, М.Әгъләмнең-“Әйтте Тукай”, Зөлфәтнең-“Тукай догасы”, Г.Рәхимнең –“Тукай”, Л.Шагыйрьҗанның-“Мин Тукайның үзен күргәнем бар”, М.Мирзаның”Тукай-иман”әсәрләрендә һ.б. Тукай- караңгы дөньяны нурга күмә алган энҗе ташы, нур көлтәсе, яшәеш чыганагы. Р.Мингалим “Язгы Тукай янында” шигырендә язганча, “Алда гасырлар чайкала, / Без аякта, без исән”.

  Җирдәге гомеренең кыска буласын пәйгамбәрләрчә сизенгәндәй, Тукай алтынга торырлык вакытын юк-барга әрәм итмичә, үз иҗатында халык мәнфәгатьләрен, милли әхлак кануннарын, телне саклау ихтыяҗларын калкытып куя. Шагыйрь үз мөстәкыйль дәүләте булмаган халыкларга һәрдаим- тел турында кайгырту кирәклеген, аның әби-әниләр, әти-бабайлар, ягъни үткәнебез һәм киләчәгебез белән бәйле йөрәккә якын, газиз төшенчә булуын хәтергә сеңдерә тора.

  Тукайның бүгенге тормышыбызда тоткан урыны ифрат зур. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, шагыйрь исемендәге Татар дәүләт филармониясе, язучыларның Тукай исемендәге клубы, сөекле шагыйребезнең Казандагы ике зур мәһабәт һәйкәле, Тукай мәйданы, Казан һәм Кырлайдагы музейлары, аның исемен йөрткән, бортында Тукай музее урнашкан теплоход, район, колхоз, авыл, урамнар, тукталышлар һ.б. булуы гына да шагыйрь истәлегенең халык күңелендә мәңге уелып калуы турында сөйли.

  Казанда ел саен үткәрелә торган шигырь бәйрәме дә Тукай исеме белән бәйле. Ул беренче мәртәбә Г.Тукайның 80 еллыгы уңае белән 1966 нчы елның 26 нчы апрелендә үткәрелде һәм матур традициягә әверелде.

  Г.Тукайның әдәби һәм шәхси язмышы да милләтебез тарихыннан аерылгысыз.

  Тукайдан соң татар поэзиясендә зур шагыйрьләр үсеп чыкты. Ләкин Тукай алар күләгәсендә югалып калмады. Бүген татар поэзиясенең традициясе дә бер очы белән Тукайда. Тукай- күпер. Аны берәүнең дә бүгенге көнгә кадәр читләтеп узганы юк әле.

                                        Тукайга ( Ш.Галиев)

                             

                    Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган-

                    Тартыш белән тулган көннәрең,

                    Шуңа, ахры, искә алынмыйча

                    Үткән синең туган көннәрең.

                    Бәйрәмнәрең алда икән әле,

                    Кара, шагыйрь, бүген текәлеп-

                    Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

                    Ал чәчәкләр белән күтәреп.

                    Син күрмәгән яңа буын килде,

                    Котлап бүген туган көнеңне.

                    Киләчәккә барган улларыңнан

                    Ишетәсең “Туган тел”еңне.

                    Буын арты буын алмашыныр,

                    Гасыр арты узар гасырлар.

                    Шигъриятең һәйкәленә шулай

                    Язлар һаман гөлләр ташырлар.

                    Халык моңы- синең моңың булды,

                    Халык күңеле- синең күңелең.

                    Ил гомере, халык гомере кебек

                    Озын булыр, шагыйрь, гомерең!

                                   Кулланылган әдәбият

 1.  Әмирхан Р. Тукай чоры Казаны // Сөембикә.-2002.-№4.-б.11

 2.  Татар шигърияте. 1980-2000 ел.-Казан, 2003.-б.75.

 3.  Тукай-ул гасырлар могҗизасы // Татарстан.-1996.-№4.-б.23-29.

 4.  Тукай Г. Сайланма әсәрләр.-Казан, 1996.

 5.  Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр.-Казан, 1990.

 6.  Тәлгат Г.Без-Тукайлы шигърият//Мәгариф.-2006.-№4.-б.7-11

 7.  Хәким С. Тукайның тууына 100 ел // Азат хатын.-1986.-№4.-б.6-7.

 8.  Хәсәнов М. Г.Тукай // Татарстан.-2000.-№1.-б.32-37.



Предварительный просмотр:

Заявка

на участие в II Межрегиональной научно-практической конференции

 «Татары, прославившие свой народ»  

Ф.И.О.

Класс

контакт.

телефон

Наименование общеобразоват.

организации

(адрес, телефон,

email)

Секция.

Название исследоват. работы

Ф.И.О.руководителя

(должность преподава-емый предмет, контактн. телефон)

1

Исмагилова Ильгина

Ильнаровна

10 класс

884377

2-31-49

РТ Камско-Устьинский район,МБОУ

“Камскоустьинская СОШ”

п.г.т. Камское-Устье, ул.

Комарова, д.16

e-mail: sch737@yandex.ru

884377 2-19-88

Секция

«Мы родом из этого края» (знаменитые земляки).

“Туфан Миңнуллинның татар әдәбияты тарихындагы күпкырлы эшчәнлеге”

Закирова Сания Исмагиловна.

Учитель татарского языка и литературы

884377 2-19-88

e-mail:

zakirovasania@yandex.ru

                                      Татарстан Республикасы

                                   Кама Тамагы муниципальрайоны

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Туфан Миңнуллинның татар әдәбияты тарихындагы күпкырлы эшчәнлеге

                                                       Башкарды: Кама Тамагы урта гомуми

                                                                           белем бирү мәктәбенең

                                                                           10 нчы  сыйныф укучысы

                                                                           Исмәгыйлева Илгинә Илнар кызы

                                                     2017 нче ел

I.  Кереш

Туфан  салган  иң зур, иң төп йорт ул- каләм

белән  иҗат  иткән, татар әдәбиятында һәм дөнья

әдәбиятында лаеклы  урын  алган, нигезе белән

нык, бизәлеше белән  матур  һәм үзенчәлекле

                                                                                     әдәби  сарай.

М.Харисов

         “Тау ягы. Шундый  дәү хәрефләр белән язып куйдым да, бик зур эш кырган шикелле, үз язуыма үзем сокланып карап тордым. Бигрәк тә күңелгә якын сүз инде – Тау ягы. Без”Тау ягы” малайлары диеп мактануы  гына җиңел икән. Ул як табигатенең матурлыгын, кызларының гүзәллеген, егетләренең уңганлыгын, әбиләренең аклыгын, бабайларының ныклыгын язар өчен шагыйрь булырга кирәктер.

“Их,юкка гына әйттем шагыйрь дигән сүзне. Казан артлары әйтерләр инде, безнең Тукаебыз бар, кыр яклары  Гаяз Исхакый исемен атап, хаклы рәвештә горурланырлар”- дип язды Туфан абый 1994 елны Идел журналында. Ә без аның якташлары хаклы рәвештә”Безнең Туфаныбыз бар” дип горурланабыз.

         Шагыйрь әйтеп бирә алмаслык бик күп фикерләрне кирәгенчә тасвирлап бирә алган үткен үзенчәлекле драматург, персонажлар теле белән яза белү өчен дә бик талантлы булу кирәктер. Юкка гына М.Әгъләм тарихта кала торган Туфан дип мондый юллар язмагандыр.

Әйтәләр бит кояшта да

Гыйбрәтле таплар була,

Халыкта да мәңге калыр

                                             Бәхассез затлар була.

                                             Андыйлар бездә дә бар ул,

                                             Тарихта кала торган

                                            “Әлдермештән Әлмәндәр карт,

Мәрәтхуҗадан  Туфан”

        Фәнни эшемнең максаты: Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү, татар  әдәбияты тарихындагы күпкырлы эшчәнлеген ачыклау.    

Бурычлар:

1. Т.Миңнуллинның  әсәрләре тормышчан, мәңге үлемсез булуын ачыклау.

2. Халык язмышы, милләт язмышы өчен барган көрәшләрдә аның алгы сызыкта булуы.

3.  Татарларда миллилекне саклау һәм яшь буында милли үзаң тәрбияләү.

4. Т.Миңнуллинның милли мәгариф оешмаларын саклап калуда керткән өлешен бәяләү.

5.  Туган ягына булган мәхәббәте белән горурлану.

Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем. Бигрәк тә язучының 65,70 һәм 75 еллык юбилейларына багышлап чыгарылган матбугат материалларыннан файдаландым. Республикада чыга торган “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Юлдаш”, “Акчарлак” газеталарыннан һәм “Идел”, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларыннан материаллар алдым.        

Мин сайлаган тема бик актуаль дип саныйм.Чөнки, беренчедән, Туфан Миңнуллин үзгәртеп корулар чоры тудырган проблемаларны, аеруча халкыбызның бүгенге язмышы, үткәне һәм киләчәге өчен борчылып, үз әсәрләрендә күрсәтә алды. Икенчедән, язучы кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы торган бурычларын онытмаска тиешлеген искәртә.Өченчедән, Т.Миңнуллин милләтнең бөтенлеген саклау-бүген безнең төп бурычларыбызның берсе икәнлеген аңлата, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлый, милләтебез язмышына битараф булмаска өнди.

II.Төп өлеш

1. Милли рухны чагылдырган әсәрләр.

Мәңге үлмәс әсәрләр иҗат иткән Туфан ага бөтен татар халкы өчен, ул драматургия өлкәсендә безнең Тукаебыз. Аның һәрбер иҗади әсәре тормышчан, һәрвакыт бүгенге көн үзәгендә, озын гомерле.

        Аның әсәрләрендәге һәм шулай ук үз холык- фигылендәге горурлык- туган ягындагы таулардан, бетмәс- төкәнмәс көч-куәте, ярсулыгы- офык читендәге мәгърур Иделдән, күңел сафлыгы һәм мәңгелек сабыйлыгы авыл табигатеннән, авыл кешеләреннән күчкәндер, күрәсең.

        Туфан ага Миңнуллин республикабызда беренчеләрдән буларак РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге, Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм башка бик күп мактаулы исемнәр... Менә шундый бөтен яктан уңган, өлгер, игелекле кеше белән ничек горурланмаска кирәк. Ул күренекле шәхес, якташ, тау ягы туфрагыннан чыккан, шушы табигать кочагында үсеп, олы юлга чыккан кеше, безнең Туфан абый.

Т.Миңнуллин язган әсәрләр бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган. Аның һәр әсәренең үзәгендә, бәгырендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята.

Т.Миңнуллиннны үзенчәлекле әдип иткән сыйфат иң элек аның дөньягакарашыннан, тормыш күренешләрен заман үзгәрешләрен аңлау дәрәҗәсеннән башлана.Кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы бурычларын онытмаска тиешлеге аның Әниләр һәм бәбиләр(1984) драмасында ачык күрсәтелә.Драмада  әдәбиятның мәңгелек  темаларыннан берсе ана булу бәхете чагыла, һәм бу бәхетнең матурлыгы милли-әхлакый кануннарга барып тоташа.Драмадагы төрле дәрәҗәдәге хатын-кызлар- аналарның сөйләшүләре, гади авыл хатыны, унике бала анасы Гөлфинәнең акыллы, борчулы, миһербанлы, кирәк икән кисәтүле дә сүз-киңәшләре җәмгыятьтәге әхлак кануннарының бозыла башлавында хатын-кызның роле зур  икәнлеген аңларга ярдәм итә.Тамашачы күңелендә аптыраулы гаҗизлек катыш кызганулы нәфрәт уяткан образ- Дилемма. Баш табибның “иманыгыз бармы сезнең?”, “бишек җырын беләсезме?” дигән сорауларына яңа гына баладан котылган  яшь хатынның “мин ул сүзне аңламыйм”, безгә аны өйрәтмәделәр”  дип җавап бирүе Дилемма кебекләрнең бу тормышта очраклы күренеш түгеллеген, аларның барлыкка килүләренең сәбәпләре бик тирәндә икәнлеген күрсәтә. Тәрбия ана сөте, бишек җырлары, балага булган мәхәббәт, иреңә карата ихтирам , ата-анага хөрмәт кебек гүзәл сыйфатлар белән күчә.  Әйе, ул вакытларда тапкан баласын алырга һәм тәрбияләргә теләмәүләр, ташлап калдырулар күренә башлаган була инде.Бу күренешнең  ни дәрәҗәдә куркыныч  булуын, кешелекнең алга үсешенә ничек янавын әйтеп, драматург чаң суга.

Татар театры тарихында аерым урын алып торган , тамашачыны еларга һәм көләргә мәҗбүр иткән иң уңышлы, халыкчан комедияләрнең берсе, әлбәттә, “Әлдермештән Әлмәндәр”(1976). 1980 елда шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Т.Миңнуллинга,режиссеры М. Сәлимҗановка һәм төп рольне уйнаган Ш.Биктимеровка Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматург Әлмәндәр карт образына татар халкының рухи ныклыгын,тирән акылын,гүзәл гореф-гадәтләрен, намуслы яшәү рәвешләрен салып биргән.

Халкыбызның рухи байлыгын, тормыш тәҗрибәсен үзләрендә туплаган олы буын вәкилләре белән  тормыш ыгы-зыгысына кушылып,буыннан- буынга күчеп баручы иң изге тойгылар турында  онытып баручы яшьләр арасында туган каршылык аркасында гасырлар буена туплап килгән әхлакый кыйммәтләренең бетү, югалу куркынычы күп кенә әсәрләрдә яктыртылды.Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә исә,халкыбызның физик һәм рухи байлыкларын үзендә туплаган ,сокландыргыч уңай сыйфатларга ия булган Әлмәндәр белән тирә-юньдәге кешеләр арасындагы  мөнәсәбәтләрне җылы, матур тасвирлап, өлкән буын белән яшьләр, элеккедән калган гореф-гадәтләр, йолалар белән яңалары килешеп яшәсә, ике арада гармония сакланса, моңа беркемгә дә зыян килмәве киресенчә, бу кыйммәтләрнең тагын да затлырак , кадерлерәк төсмер алуы турында сөйли. Яшьләрне аңлый белүе , характерының җиңелчә булуы, шаян рухы Әлмәндәр картны тирә-юньдәгеләр өчен кадерле, кирәкле картка әйләндерә.Әлмәндәр тормышны ярата, безне дә дөрес, иманлы һәм мәгънәле яшәргә чакыра.

2. Халык язмышы, милләт язмышы өчен көрәшү.

        Халык язмышы, милләт язмышы өчен барган көрәшләрдә ул фикердәшләре белән һәрвакыт алгы сызыкта.

         Т.Миңнуллин заманында шәһәр Советына да, СССР Югары Советына да депутат булып сайланды. Законнар кабул иткәндә, Дәүләт программалары хакында фикер алышканда, бигрәк тә авыл проблемалары, милли мәсьәләләр хакында сүз барганда, үз фикерен кистереп әйтми калган чагы юктыр аның.

        Дәүләт Советында халык борчуы белән борчылучы, милләт кайгысын кайгыртучы иң фидакарь депутатларның берсе Т.Миңнуллин икәнен барыбыз да күреп-белеп торабыз.

         “Без көрәшергә сәләтле әле. Татарга көрәшмичә яшәп булмый. Русны сүгүдән безгә әллә ни файда юк. Татарларда милли аңны тәрбияләмәсәк, без юкка чыгачакбыз. Мәскәүдәге башлыклар беркайчан да: “Татар телендә сөйләшегез”,- дип әйтмәячәк. Аларның сәясәте- ачыктан- ачык руслаштыру. Безгә дә ачыктан- ачык көрәшергә кала”.

        Хәзер безгә телебез өчен көрәшергә, татар мохитен булдыру өчен тырышырга, күңелдә миллилекне сакларга кирәк. Кешеләрдә милли аң тәрбияләү зарур. Ләкин күп очракта милли аң төшенчәсе сүздә генә кала. Әйтик, безгә еш кына: “Депутатлар нәрсә карый? Нигә татар мәктәпләре юк? Нигә татар мәктәпләрен ачмыйлар?”- дип кычкыралар. Татар мәктәпләре ачыла, тик анда йөрүче балалар юк. Шул ук кычкырган кешеләр балаларын татар мәктәпләренә бирмиләр. Тәтештә нинди авыр шартларда татар мәктәбен ачтык. Ул искиткеч бина, ул кабинетлар! “120 урынлык була”,- дигәч, мин:”Андый  мәктәп бик бәләкәй була бит ул”,- дидем. “Әй, Туфан абый, әле монысына йөрсәләр ярар иде”,- дип җавап бирделәр. Мәктәп 30 августта ачылды, бүген анда 65 бала укый, чөнки башкалар балаларын рус мәктәбенә бирә. Алар һаман да нәрсәдер көтәләр, балаларыннан “ начальник” ясарга тырышалар. Алар рус теле аша гына дәрәҗәле кеше булырга мөмкин, дип уйлый. Аның киресен халыкка аңлатып та булмый. Нәкъ менә баганага сөйләп торган шикелле. Югыйсә, әйтеп торабыз:”Татар мәктәбен тәмамлаучылар бөтенесе югары уку йортларына керә,уңышлы гына тәмамлый. Ул мәктәпләрдә тәрбия системасы  икенче, әйбәтрәк, көчлерәк, югары дәрәҗәдә”. Юк, тыңламыйлар! Чөнки рус тәрбиясе алып имгәтелгән әти-әниләр, рус теленнән башка беркая барып булмый, дигәнгә инанган да  башканы ишетергә дә теләми.

        2011 нче елның 1 сентябре  Казан шәһәрендәге 12 нче кызлар гимназиясенә зур куаныч алып килде. 16 ел дәвамында Тукай урамында инкыйлабка кадәр төзелгән бер татар баеның йортында эшләп килгән бу уку йортына яңа бина бирелде.

        Барлык фәннәрне татарча укыта, милли тәрбия кыла торган әлеге уку йортына фатыйха биреп, Президент Р.Миңнеханов болай диде:”Мондый мәктәпләр безгә бик кирәк. Без туган телебез, динебез, милли гореф-гадәтләребез турында кайгыртырга бурычлы. Шушындый уку йортларында безнең милләтнең каймагы тәрбияләнергә тиеш. Мин бик ышанам, бу мәктәп бөтен Татарстаныбызга үрнәк булыр. Монда укып чыккан балаларыбыз Татарстанның киләчәге булырга тиеш”.

        Кызларга яңа бина кирәклеген республика җитәкчелегенә Туфан ага Миңнуллин ирештерә. “Моннан 7 ел элек, әле Премьер- министр чагында Рөстәм Нургалиевичны гимназиягә алып килдем. Стеналары ярылган, коточкыч кысан бүлмәләрне карап йөргәч, ул:”Монда балалар укытырга ярамый”,- диде. Шуннан соң әкренләп төзелеш эшләре башланды. Ул тулысынча республика бюджеты хисабына төзелде”,- дип сөйләде Туфан ага. Узган ел ахырында, төзелеш эшләре төгәлләнеп барганда, Казан шәһәре башлыгы И.Метшин:”Заманча уку йортында бассейн булырга тиеш. Әйдәгез, без башта төзеп бетермичә, бинаны тапшырмый торыйк”,- дигән. Шулай итеп, гимназия бассейнлы да булган. “Миңа бу йорт бик кадерле. Чөнки без Р.Вәлиев белән аны төзетүне берөзлексез кайгыртып тордык. 7 ел эчендә язган мөрәҗәгатьләребез бер папкалык булган”,- диде Туфан ага. ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф  һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.Вәлиев та татар телендә белем бирүче мәктәпләрне саклап калуның әһәмияте хакында үз фикерен әйтте. “Тел өйрәтү генә аз, фәннәрне дә татарча укытырга кирәк. Татарның язучылары да, галимнәре дә, математик-физиклары да булырга тиеш”,- дип сөйләде ул журналистларга.

        Гимназиянең ишек өстенә:”Татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия” дип язылган. Барлык фәннәрне дә татар телендә үзләштереп, милләтнең йөзек кашы булырлык туташлар тәрбияләнеп чыгачагына өмет бар димәк.

3. Т.Миңнуллин- милләтпәрвар язучы.

Соңгы 15-20 ел эчендә депутат Туфан Миңнуллин тәкъдиме һәм тырышлыгы белән эшләнгән эшләр санап бетергесез. 2002 нче елда республикабыз Конституциясенең яңа редакциясен әзерләгәндә Туфан ага Төп Законга бер маддә өстәргә тәкъдим итте. Белгәнебезчә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Россия төбәкләрендәге милләттәшләребезгә балаларын татар мәктәбендә укыту, туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклау, кыскасы, чын милли тормыш белән яшәү елдан-ел кыенлаша бара. Туфан ага тәкъдим иткән әлеге маддә нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итәргә тиеш иде. Бик озак бәхәсләр һәм фикер алышудан соң ул, ниһаять, 14 нче маддә булып Конституциябездә урын алды. Анда “Татарстан Республикасы Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятләрен үстерүдә, туган телләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә” дип язылган иде. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплау, бердәм милләт итеп яшәтү һәм саклау өчен үтә дә кирәкле маддә иде бу. Соңрак”Россия хөкүмәте белән берлектә” дигән сүзләр өстәлеп, әлеге статья Татарстан һәм Россия арасындагы вәкаләтләр бүлешү хакындагы Шартнамәдә дә урын алды һәм ул федераль закон белән расланды.

        Еш кына “Язучының  төп эше- иҗат, ул үз талантын депутатлык яисә башка җәмәгать эшләренә сарыф  итмәскә тиеш”, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мондый кинаяләргә бөек Тукай  инде моннан йөз ел элек бик ачык итеп җавап биргән. Чыннан да, Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек, милләтпәрвар язучы- депутатларыбыз булмаса, туган телебезне, милли мәктәпләребезне, милли матбугатыбызны, милли мәдәниятебезне, динебезне яклап кемнәр сүз әйтер иде икән?!

 -Күренекле язучы, иҗтимагый эшлекле, татар драматургиясе классигы Туфан Габдулла улы Миңнуллин арабыздан китте. Бу хәбәр аның бай әдәби мирасы белән азмы-күпме таныш булган һәркемне тетрәндерде.

        Ул тормышны чиксез яратып, хезмәт кешесе алдында баш иеп яшәде. Аның безгә мирас итеп калдырган әдәби әсәрләре шул хакта сөйли. Без күп сорауларга көндәлек тормышка хас булганча бик гади, әмма зирәк итеп җавап бирә алган, язылмаган законнар буенча, ягънигомум кабул ителгән әхлак нормалары буенча яшәргә күнеккән республика парламенты депутатын югалттык. Язмыш кушуы белән без озак еллар бергә эшләдек. Дәверебезнең шушы күренекле вәкиле белән аралашу һәм һәрвакыт аның эшлекле киңәшләренә исәп тоту мөмкинлеге биргән язмышыма чиксез рәхмәтлемен.

        Туфан Миңнуллинның абруе татар дөньясы өчен какшамас иде, аны эчкерсез яраттылар, ихтирам иттеләр. Гади кеше күңелен тирәнтен аңлый- сиземли торган кешене әле бик озак юксыначакбыз.(Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин)

4. Туган якка мәхәббәт.

        Туфан аганы  Кама  Тамагында да, Олы Мәрәтхуҗасында да яраталар, хөрмәт  итәләр, сагыналар. Аның туган көне уңаеннан туган җирендә уздырылган чаралар моны тагын бер кат дәлилләде. Район үзәгендә Туфан Миңнуллин исемендәге музей ачылу- барыбызны да аның белән булган хатирәләргә алып кайтты.

Туфан ага районга һәм биредәге кешеләргә игелекле эшләр эшләп калдырды.

-Якташыбыз:”Гомерең озын, ә картлыгың кыскы булсын”,- ди торган иде. Чыннан да, аның картлыгы булмады. Гел безнең арада, һәрвакыт безнең белән аралашып яшәде.

Әйе, Туфан аганың картаерга вакыты юк иде. Чөнки ул үзен аямыйча милләте, аның киләчәге өчен көрәшкә ыргылды. Депутат Советы сессиясендә татар мәктәпләрен саклап калу өчен ялкынлы чыгышлар ясады, гомумән, милләтенә җил-яңгыр тидертмәде. Район башлыклары еш кына аның янына килеп:”Мәктәбебезне ябалар, без җитәкчелеккә әйтә алмыйбыз, безгә килешми дә, сезнең сүз үтә”,- дип әйтә торган булганнар. Ә Туфан Миңнуллинга бу сүзләрне әйтү килешә иде, чөнки ул аны килештереп, үтемле итеп әйтә белде.

        Район үзәгендә балкып утырган музей, китапханәне төзүдә дә Туфан абыйның өлеше зур иде. Ә туган авылы Мәрәтхуҗасында аның кылган  игелекләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Танылган шагыйрь, драматург белән дүрт дистә ел иңгә-иң куеп эшләгән Разил Вәлиев тә:”Без Туфан абый белән бик күп илләр һәм җирләр гиздек, әмма аның өчен Олы Мәрәтхуҗадан да матуррак, якынрак җир юк иде”,- диде ул.

-Мин Туфан кебек туган ягын яраткан кешене белмим,-ди хәләл җефете Нәҗибә апа Ихсанова.- Андый кеше юктыр кебек. Аның туган җиренә мәхәббәте шулкадәр көчле иде. Бу яратуы аша Туфанның күпме иҗат җимешләре туды?!

        Җыелган халык Туфан Миңнуллин музее белән танышып чыкканнан соң да Нәҗибә апа иренең истәлекләре фотосурәтләреннән аерылып китә алмады.

        Нәҗибә апа сөйләгәндә күземә яшь тулды. Туфан абый белән нәкъисән вакыттагы кебек сөйләшеп утыра иде. “Туфан дөнья бәһасе шәхес иде,- дип өзелгән фикерне ялгап китте ул.

-Мине ул тәрбияләде, ул яшәргә өйрәтте. Үзе безнең арадан китсә дә, аның эшләгән эшләре, кылган изгелекләре, саллы иҗаты безгә дә, киләчәк буынга да калачак.

        Татар күңелендә аның рухы озак сакланыр. Алай гына да түгел, без бу рухны үзебез сакларга тиеш, чөнки дәүләтчелегебез беткән бер заманда безне Туфан абый кебек олы шәхесләр тотып, берләштереп торачак. Урының оҗмахта, гүрең якты булсын, Туфан абый.

III Йомгаклау.

Йомгак ясап шуны әйтәсе килә, нык ихтыяр көченә ия булган Туфан Миңнуллин күпкырлы талантка ия шәхес. Татарның бөек шагыйре Хәсән Туфаннан соң, тагын бер тапкыр Туфан исемен аклау,әдәбият диңгезендә югалмыйча, шул исем белән тагын бер тапкыр бөтен халыкка танылу, дан казану-үзе бер могҗизадыр! Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев Т.Миңнуллин турында болай ди: “Туфан Миңнуллин - гаҗәеп талант иясе.Берсеннән-берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора...” Туфан Миңнуллин әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, озак кына аның геройларыннан аераласы  килми, тагын тагын шул образлар белән очрашасы килә.

Туфан Миңнуллиннын таланты милләт язмышын үз язмышы итеп яшәвендә, көчле-куәтле, серле-мәгънәле, шифалы-бәрәкәтле әсәрләр иҗат итүендә,үз халкының бәгырь кисәге, газиз баласы һәм яклаучысы була алуында!

Кулланылган  әдәбият

1.Таныш  исемнәр: Туфан  Миңнуллин //Юлдаш.-2010.-№57.-б.3.

2.Кызлар-милләт өмете//Мәдәни Җомга.-2011.-№36.-б.9

3. Вәлиев Р.Туфрактан яралган Туфан//Ватаным Татарстан.-2010.-

№158-159.-б.б.

4.Миңнуллин Т.Акланмыйк, мескенләнмик//Мәдәни Җомга.-2011.-№39.-б.8.

5.Миңнуллин Т.Утырып уйлар уйладым.-Казан”Мәгариф-Вакыт”нәшрияты,-2010.

6. Дуслар җыелган җирдә//Мәдәни Җомга.-2010.-№50.-б.19  

7. Туфан Миңнуллин авылында//Акчарлак.-2012.-№39.-б.8

8. Милләтебез бөек улын югалтты//Шәһри Казан.-2012.-№50.-б.3

9. Әгәр дәүләт булмаса...//Ватаным Татарстан.-2012.-№79.-б.1.

10.Туфан  эзе//Ватаным Татарстан.-2012.-№170.-б.3.



Предварительный просмотр:

ПРОЕКТ ЭШЕ

Сыйныфтан тыш чараларда төбәк тарихына караган материалларны куллану

.

                                                       

 2019 нчы ел

                                              ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ..........................................................................................................

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

 Укыту һәм тәрбия эшендә сыйныфтан тыш чараларның әһәмияте ...

1.1. Сыйныфтан тыш чаралар турында төшенчә.........................................

1.2. Сыйныфтан тыш эшләрнең эчтәлеге һәм формалары...........................

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. 

Сыйныфтан тыш эшләрне төбәк тарихы белән бәйләп оештыру.........

2.1. Якташ язучыларыбыз иҗатына багышлап сыйныфтан тыш чаралар үткәрү.............................................................................................................

2.2. Мәктәптә укучылар белән сыйныфтан тыш чара эшчәнлеген оештыру

(эш тәҗрибәсеннән)......................................................................................

ЙОМГАКЛАУ..............................................................................................

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ..............................................................................

КЕРЕШ

         Туган телебезнең һәм милләтнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә.

         Туган тел  һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи хәзинәсе, күңеле матурлыгы, хисләре сафлыгы һәм матур хыялларының үткәне, хәзергесе һәм киләчәгенең сәнгатьчә чагылышы. Шуның өчен дә кайда гына булмасын – гомуми урта белем мәктәпләрендә, шул исәптән рус мәктәпләрендә, гимназияләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында – туган тел һәм әдәбиятын укыту, иң беренче чиратта, телебезнең байлыгына һәм киң мөмкинлекләренә, нәфислегенә, халкыбызның, тел осталарыбызның талантына, сәнгатебезнең камиллегенә соклану хисләре тәрбияләү чарасы ул.

Сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә сыйныфтан тыш чараларны оештыру мөһим эшләрнең берсе булып кала бирә. Алар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный. Дәрестән тыш эшләрдә сүзгә сак караш, сөйләм осталыгы тәрбияләү юнәлешендә дә даими эш алып барыла. Халыкның ”Акыллы сүзгә ни җитә” , “Һәрбәр сүзнең үз урыны бар”дигән мәкальләре бик урынлы әйтелгән бит. Кичәләр оештыру үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Бу чаралар укучыларда белем һәм фәнгә карата кызыксыну уята, балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерәләр, киң күзаллау булдырырга ярдәм итәләр.

           Дәрестән тыш эшләр планлы рәвештә алып барыла. Мондый эшләрне планлаштыруда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, укытучы һәм китапханәче катнаша. План төзегәндә республикага, әдәбият һәм сәнгать әһелләренә бәйле истәлекле көннәр исәпкә алына. Алар, нигездә, белем һәм тәрбия бирү максатыннан чыгып эшләнә, дәресләрнең дәвамы буларак, укучының кызыксынуларын исәпкә алып үткәрелә.
         
Теманың актуальлеге. Сер түгел: соңгы елларда укучыларыбыз күп вакытын компьютер янында, иҗтимагый челтәрләрдә үткәрә, көннән-көн азрак укый, күпләре телевизор экранын якын күрә. Шуңа күрә укучыларда туган телгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүгә игътибарны көчәйтү бүгенге көндә зур әһәмияткә ия һәм актуаль мәсьәләләрнең берсе. Ә бу исә туган тел укытучысының төп бурычларыннан санала. Шунысын да искәртергә кирәк: рус һәм инглиз теленең йогынтысы көчәйгән хәзерге чорда туган телгә кызыксыну уяту һәм тәрбияләү укытучыдан шактый катлаулы, эзлекле, дәвамлы эш, игътибар һәм көч таләп итә, тирән белем һәм күнемәләр, иҗади якын килүне сорый. Тикшеренүгә алынган теманың актуальлеге нәкъ менә шушы факторлар белән билгеләнә.

Максат һәм бурычлар. Проект эшебезнең төп максаты булып  сыйныфтан тыш эшләрнең уку-укыту процессындагы үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен өйрәнү.

 Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

-сыйныфтан тыш эшләрне үткәрү, максат һәм бурычларына күзәтү ясау;

-сыйныфтан тыш эшләрнең эчтәлеге һәм формаларына карата галимнәрнең фикерләрен ачыклау;

-сыйныфтан тыш эш эшкәртмәсе һәм төрле методик биремнәр, күнегүләр, уеннар тәкъдим итү.

-сыйныфтан тыш эшләрне оештырганда төбәк тарихына караган материалларны куллану мөмкинекләрен билгеләү,эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Тикшеренү объекты – укучылар белән сыйныфтан тыш чаралар оештыру

Тикшеренү предметы – сыйныфтан тыш чаралар эшчәнлеген оештыруда төбәк тарихы материалларын куллануның әһәмияте.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, кебек эш алымнарын берләштерә.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте.

Проект эшендә укучылар белән сыйныфтан тыш  эшләрне үткәрү формалары һәм төбәк тарихы белән бәйләп оештыру турында теоретик мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән.

Тикшеренү барышында җыелган материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Хезмәттә тупланган материалларны мәктәп укытучыларына, укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру буенча, методик ярдәмлек буларак тәкъдим итеп була.  

Проектта катнашучылар: туган тел һәм әдәбияты укытучылары.

Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә:

Сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә төбәк тарихын туплау, өйрәнү, гамәлгә кую белем алуга кызыксынуны арттырыр, яшь буында әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итәр, укучы шәхесенең үсешенә зур йогынты ясар, иҗади активлыкка этәргеч бирер.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Укыту һәм тәрбия эшендә сыйныфтан тыш чараларның роле

1.1. Сыйныфтан тыш чаралар турында төшенчә

         Мәктәптә туган тел укытучысының эше җаваплы һәм шактый катлаулы. Туган тел укытучысы үзенең укучыларына туган телдән белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, мәктәптә укыла торган башка предметларны үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерли, башка телләрне, шул исәптән безнең илдә милләтләрнең аралашу коралына әйләнгән рус телен өйрәнүгә дә булыша. Дәресләр уздыру белән генә чикләнмичә, системалы һәм планлы рәвештә сыйныфтан тыш эшләр дә оештырырга туры килә. Уку-укыту процессының бу мөһим ягы укучы шәхесен формалаштыру җәһәтеннән дә нәтиҗәле чара булып тора, чөнки сыйныфтан тыш эшләрдә катнашу, бердән, ихтыяри булса, икенчедән, укучыларга мөстәкыйльлек һәм иҗади активлык күрсәтү өчен дә зур мөмкинлекләр тудыра. Күп очракларда нәкъ сыйныфтан тыш эшләрдә укучылар үзләрен ныграк таныталар.

          Л.З.Шакирова фикеренчә, сыйныфтан тыш эшләрне оештырганда, туган телнең башка телләр белән охшашлыгын һәм аермалылыгын чагыштыру эшләре дә балаларда зур кызыксыну уята.

           Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару – балаларга белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше. Туган тел укытучысы, үзенең укучыларына туган телдән белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, сүз ярдәмендә безне чолгап алган табигать һәм иҗтимагый тормыштагы матурлыкны тою кебек олы хисләр тәрбияли. Шуңа күрә дә аңа, дәресләр уздыру белән генә чикләнмичә, системалы һәм планлы рәвештә сыйныфтан тыш эшләр дә оештырырга туры килә.

          Сыйнфтан тыш эшләр – исеменнән үк күренгәнчә дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбия сәгатьләре ул.

         Сыйныфтан тыш эшләр, нигездә, дәрес алдына куелган белем һәм тәрбия, бирү мәсьәләләрен чишүне күз алдында тоталар, һәм аларның төп максаты – укучыларда туган телне тирәнрәк өйрәнү, аның байлыкларыннан мөмкин кадәр тулырак файдалануга омтылыш тудыру. Шуның өчен дә укытучы, сыйныфтан тыш эшләрне оештырганда, укучыларга күбрәк гамәли тормышта кирәк булган күнекмәләрне бирергә тырыша: тиешле темага материаллар тупларга куша, сүзлекләрдән файдаланырга өйрәтә, укучылар ата-аналар алдында һәм радио яки скайп аша чыгыш ясыйлар; стена газетасы чыгарыла, күрсәтмә материаллар ясала, стендлар һәм күргәзмәләр җиһазлана, кичәләр, конкурслар үткәрелә.

1.2. Сыйныфтан тыш эшләрнең эчтәлеге һәм формалары

            Сыйныфтан тыш эшләрнең формаларына тукталганда, кайбер методистларның фикерләрен дә искә алырга кирәк. Мәсәлән, доцент, педагогика фәннәре докторы Г.С.Закиров үзенең мәкаләсендә сыйныфтан тыш чараларны өч төргә бүлеп күрсәтә: даими эшләүче (түгәрәкләр, стена газеталары), периодик кабатлана торган (кичәләр, предмет газеталары, викториналар һ.б.) һәм эпизодик чаралар (олимпиадалар, атналыклар һ.б). Шулай ук, рус методистлары Е.А.Баринова, А.Ф.Боженкова, В.И.Лебедев та бу фикер белән килешәләр. Алар сыйныфтан тыш эш формаларын ике төргә бүлеп бирәләр. Беренче төре - системалы, ягъни озак вакытлар дәвамында

( уку елы яки берничә ел буена ) алып барыла торган чаралар. Бу төр сыйныфтан тыш эшләргә түгәрәкләр, туган тел почмагы, системалы рәвештә чыгарылып барылган стена газеталары яки журналларны кертәләр. Ә икенче төрен эпизодик дип атыйлар, һәм монда олимпиадалар, атналыклар, кичәләр, экскурсияләр һәм төрле конкурслар керә.

      Сыйныфтан тыш эшләрнең эчтәлеге мәктәпнең кайда урнашуына (авыл җирендә, шәһәрдә, район үзәгендә), кирәкле әсбаплар, кулланмалар, әдәбият булуга, укучыларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләренә һәм аларның үсеш дәрәҗәсенә, ниһаять, укытучының интеллекты, зирәклеге, иҗади фикерләвенә, оештыру сәләтенә,сыйныфтан тыш эшләрне системалы рәвештә оештыру теләгенә һәм ихтыяр көченә бәйле.

        Сыйныфтан тыш чаралар үткәрү башлангыч сыйныфларда ук башлана. Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чараларда өстәл уеннарын куллану үзен аклый: грамматик лото, домино уйнау, башваткычлар чишү. Чөнки башлангыч сыйныф укучыларына уен төре якын һәм кызыклы.

          Туган тел түгәрәге

         Туган тел түгәрәге – сыйныфтан тыш эшләрнең нәтиҗәле формасы, чөнки аның аша эшне системалы рәвештә, ел буена, хәтта берничә ел рәттән алып барырга мөмкинлек ачыла.

         Түгәрәк эшләренең укучыларга белем, тәрбия бирүдә аерым таләпләре бар  

1) укучыларның түгәрәккә ирекле рәвештә язылуы;

2) түгәрәк үткәрү өчен метод һәм алымнарны сайлый белү;

3) укучылар алган биремнәрнең авыр һәм катлаулы булмавы, укучыларга шәхси якын килеп эш итү;

4) түгәрәк эшләренең кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылуы;

5) конкрет темага нигезләнүе;

6) түгәрәкнең системалы рәвештә үткәрелүе.

       Түгәрәк эшен оештырганда, укучыларның яшь үзенчәлеген исәпкә алу бик кирәк.Түгәрәк дәресләреңдә кулланылган төп алымнар булып, гадәттә, сөйләп аңлату, әңгәмә үткәрү, күргәзмә әсбаплар куллану, практик эш барышында аңлату-төшендерү, бәхәс оештыру, төрле практик уеннар уздыру кебек алымнар санала.

                                Бәйгеләр һәм кичәләр

      Сыйныфтан тыш эшләрнең бу формалары мәктәп практикасында гаять зур популярлык казанганнар. Чөнки анда чикләнмәгән санда балалар катнаша ала, иреклелек, активлыкның чиге юк. Алар кызыклы уеннарга, эмоциональ кичерешләргә һәм хәрәкәтләргә бай булулары белән, киң колачлы мәйдан тудырулары белән кадерле. Болардан тыш, кичәдә катнашучылар җитди докладлар, чыгышлар ясауга да хәзерлек алып баралар.    

       Кичәгә әзерлек түбәндәге этапларга бүленә:

1. Укучыларга биремнәрне бүлеп бирү.

2. Репетиция оештыру.

3.Сәхнәләштереләчәк сценарий тексты белән якыннан танышу, мәгънәсен, асылын аңлау.

4. Укучыларның сөйләмен тыңлау һәм анализлау, төзәтмәләр кертү.

5. Бирелгән биремнәрне яттан өйрәнү.

6. Музыкаль әсәрләр сайлау.

        Кичәләрнең тематикасына килгәндә, алар укыту-тәрбия процессында әһәмиятле роль уйнаучы теләсә нинди өлкәне яктырта ала. Мәсәлән. “Әдәп төбе - матур гадәт”, “Хәтер йорты”, “Татар сөлгесе - күңел көзгесе”, “Дуслык бит ул - тормыш үзәге”, “Озын толым”, “Татар егете”, “Татар чибәре” темаларына үткәрелгән кичәләр укучыларны татар халкының гореф-гадәтләре, алардагы иң күркәм сыйфатлар белән таныштыра, элеккеге татар кызларының матурлыгын, гүзәллеген күрсәтә, төрле милләт балалары арасында дуслык тойгылары, милли хисләр культурасы тәрбияләүдә булышлык итә. Гомумән әйткәндә, кичәләр өчен җитдирәк максатлар алына.

Һәрбер үткәрелгән кичәләр укучыларның сүзлек хәзинәсен, сөйләм дәрәҗәсен үстерүгә, сөйләмдәге кимчелекләрне бетерергә, сөйләм осталыгын үстерүгә ярдәм итә. Шуңа күрә күренекле язучы, композиторларның, сәнгать эшлеклеләренең туган көннәрен билгеләп үткәндә, әдәби кичәләр, шигырь уку кичәләре һ.б. кызыклы һәм үтемле чаралардан киң файдалану зарур.

                          Атналык, айлык, декадалар

      Айлык, декада, атналык көннәрендә тел мәсьәләләре генә яктыртылмыйча, игътибарны матур әдәбиятка, язучылар иҗатына да юнәлтергә һәм бәйрәм көннәренең тагы да эмоциональрәк, эчтәлеклерәк үтүенә ирешергә була: шигырьләр укыла, җырлар җырлана. Мәктәп шагыйрьләре һәм рәссамнары үз көчләрен җиң сызганып сынап алырга мөмкинлек табалар. Башлангыч сыйныфларда, мәсәлән, билгеле бер шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләү, шул әсәр буенча рәсем ясау формаларын кулланырга мөмкин.

      Мәктәпләрдә татар телен укыту процессында сыйныфтан тыш эшләр арасында экскурсия дә әһәмиятле урын алып тора. Укытучы балаларны экскурсиягә алып барганчы ук, аның дәрес материалы белән ни дәрәҗәдә бәйләнеше барлыгы турында уйланырга тиеш.

       Экскурсияләр төрле максат белән оештырыла. Дәрес материалына бәйле рәвештә оештыру да, сочинение өчен материаллар туплау да, сүзлек запасын баету өчен оештыру да туган тел дәресләрендә укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерүдә зур ярдәм итә.

      Экскурсия вакытында укучылар үзләрен иркен тота алалар. Эш барышында алар дикъкать белән тыңлыйлар, күзәтәләр, язып алалар һәм, аңлашылмаган очраклар булганда, сораулар биреп ачыклыйлар.

       Укучылар белән, дәреснең дәвамы буларак, туган авылның, районның истәлекле урыннарына экскурсия оештырырга була. Болай эшләү укучыларның әлеге темалар белән кызыксынуларын арттыра, ономастик материалларны үзара чагыштырып, төпле һәм тирән итеп үзләштерүләрен тәэмин итә, хәтерләрендә озак сакларга булыша, танып белү активлыкларын һәм мөстәкыйльлекләрен үстерә, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә һәм аның тарихын өйрәнүгә ярдәм итә.

        Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: бу эш төре, халкыбызның рухи мирасын, тарихын китаплардан, газета-журналлардан гына укып түгел, ә бәлки, үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәтергә, тормышка якын килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга, авылдашлар, милләттәшләр белән горурланырга, җирле халыкның зур мәдәният-сәнгать тарихы белән танышырга булыша.

       

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Сыйныфтан тыш эшләрне төбәк тарихы белән бәйләп  оештыру

2.1. Якташ язучыларыбыз иҗатына багышлап сыйныфтан тыш чаралар үткәрү

         Бүгенге көндә яшь буында туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләү, туган телеңне хөрмәт итү, туган халкың белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү тәрбия өлкәсендә төп юнәлеш булып тора.

         Иҗади сәләтне үстерүдә сыйныфтан тыш чараларның әһәмияте бик зур. Чөнки бала уйлый, иҗат итә, яңалыкка омтыла.

Үзебезнең төбәктә яшәүче һәм шунда туып үскән язучыларның, күренекле кешеләрнең тормышын, әсәрләрен өйрәнгәндә, алар үрнәгендә тәрбия эшләре алып барганда укучыларның иҗади сәләте  ныграк ачыла, әдәбиятка-сәнгатькә тартылу теләге арта.

        Күренекле кешеләр белән якыннанрак танышу, аларның иҗатын, эшчәнлеген өйрәнү максатыннан, мәктәпләрдә,китапханәләр,музейлар, мәдәният йорты  белән берлектә еш кына кызыклы очрашулар үткәрәбез. Мондый очрашулар укучыларны белем алу кирәклегенә тагын бер кат инандыра, аларда якташларыбыз белән горурлану хисләре, иҗатка омтылыш уята.

         Кама Тамагы районы авылларында туып үсеп,ары таба татар әдәбияты, сәнгате, мәдәниятенең төрле-төрле чорларында игелекле эш күрсәткән һәм хәзер дә шул өлкәләрдә эшләп килүче шәриф затлар бихисап. Исем-фамилияләрен санап чыгу үзе генә дә зур урын алыр шикелле, шунлыктан, татар әдәбиятына теге яки бу дәрәҗәдә үз өлешләрен керткән шагыйрь һәм язучыларыбызны искә төшереп үтик эле.

                                      Әйтәләр бит кояшта да

                                         Гыйбрәтле таплар була,

                                         Халыкта да мәңге калыр

                                         Бәхассез затлар була.

                                         Андыйлар бездә дә бар ул,

                                         Тарихта кала торган

                                       “Әлдермештән Әлмәндәр карт,

                                         Мәрәтхуҗадан  Туфан”(М.Әгъләм)

   Ә без, аның якташлары, хаклы рәвештә”Безнең Туфаныбыз бар” дип горурланабыз. Мәңге үлмәс әсәрләр иҗат иткән Туфан ага бөтен татар халкы өчен, драматургия өлкәсендә безнең Тукаебыз. Аның һәрбер иҗади әсәре тормышчан, һәрвакыт бүгенге көн үзәгендә, озын гомерле.

      Туфан аганы  Кама  Тамагында да, Олы Мәрәтхуҗада да яраталар, хөрмәт  итәләр, сагыналар. Һәр елны аның туган көне уңаеннан туган җирендә уздырылган чаралар моны тагын бер кат дәлилли. Район үзәгендә һәм туган авылы -Олы Мәрәтхуҗада Туфан Миңнуллин исемендәге музейлар ачылу- барыбызны да аның белән булган хатирәләргә алып кайта.

      Туфан ага районга һәм биредәге кешеләргә игелекле эшләр эшләп калдырды,- ди Кама Тамагы муниципаль районының беренче  башлыгы Зөфәр Гәрәфиев.

        Якташыбыз:”Гомерең озын, ә картлыгың кыскы булсын”,- ди торган иде. Чыннан да, аның картлыгы булмады. Гел безнең арада, һәрвакыт безнең белән аралашып яшәде.

       Район үзәгендә балкып утырган музей, үзәк  китапханәне, авыл мәктәбен  төзүдә дә Туфан абыйның өлеше зур иде. Ә туган авылы кешеләре аның кылган  игелекләрен сөйләп бетерә алмыйлар. Туфан абый яшәгән кечкенә генә тыйнак йорт авыл балаларына озак еллар мәктәп булып хезмәт итә. Танылган шагыйрь, драматург белән дүрт дистә ел иңгә-иң куеп эшләгән Разил Вәлиев тә: ”Без Туфан абый белән бик күп илләр һәм җирләр гиздек, әмма аның өчен Олы Мәрәтхуҗадан да матуррак, якынрак җир юк иде”,- диде ул.

        - Мин Туфан кебек туган ягын яраткан кешене белмим,-ди хәләл җефете Нәҗибә апа Ихсанова.- Андый кеше юктыр кебек. Аның туган җиренә мәхәббәте шулкадәр көчле иде. Бу яратуы аша Туфанның күпме иҗат җимешләре туды?! Моңа дәлил булып, Олы Мәрәтхуҗа авылындагы йортлары хәзерге көндә кешеләргә музейлар булып хезмәт итә.

      Әйе, Туфан абыйның исеме үлемсез. Һәр елны Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче кызлар гимназиясе җирлегендә үткәрелеп килә торган укытучыларның һәм укучыларның  республика конференциясе бәйгесендә без дә бик теләп катнашабыз. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз белән фәнни хезмәтләр язабыз, театрдан өзекләр сәхнәләштерәбез, зур уңышларга ирешәбез. Театр бәйгесендә “Сәхнә көзгесе” театр  түгәрәгенә  йөрүче   8 нче сыйныф укучысы Бикмуллина Рәзилә “Иң яхшы хатын-кыз “ролен яулады.

“Бәхетле балачак” театр түгәрәгенә йөрүче балаларыбыз бу бәйгедә дипломант булдылар.

      Якташыбыз Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференциядә һәр елны катнашып килү укучыларыбызда зур горурлык хисләре уята.

      Проза остасы, тәрҗемәче, актив җәмәгать эшлеклесе, татар әдәбиятының күренекле вәкиле И.Гази да - безнең горурлыгыбыз. Ул Олы Карамалы авылыннан. Ибраһим Гази  иҗатына багышлап үткәрелгән әдәби кичә дә укучыларыбыз күңелендә тирән эз калдырды. ”Туган-үскән авыл! Тышкы матурлыкларың коелып беткән булса да, Гаязның күңеленә бик якын син. Һәрбер урам чатың, һәрбер почмагың, тыкрыгың, нинди дә булса бер күңелле истәлекне хәтергә төшерә. Шушылай йолкынган, шәрәләнгән килеш тә Гаяз сине ярата. Ул сине, синең кешеләреңне сагынып кайтып килә”. (И.Гази”Алмагачлар чәчәк ата”)

                                          Лачыннар оя корган як,

                                          Тау ягы-туган ягым,

                                          Илләр гиздем, табалмадым

                                          Мондый ямьле җир тагын..

          Матур шигырь юлларына салган якташ шагыйребез Хәмит Вәлиди турында әйтмичә калу мөмкин түгел. Һәр ел саен диярлек укучыларыбыз, укытучыларыбыз, китапханәчеләребез катнашында  якташыбыз Х.Вәлидигә багышланган очрашулар үтә. Аның үзен якыннан күреп сөйләшү дә хәтирәләрне яңарта, укучылар күңелендә  онытылмас тирән эз калдыра.

     Районыбызны Яңа Сала авылында туган тәрҗемәче-драматург, календарьлар авторы Фатих Халиди бизи. Ф.Халиди татар әдәбияты тарихында беренчеләрдән булып, драма әсәре бастыручы гына түгел, ә бәлки татар дөньясында, дивари календарь әзерләп, шулардан беренче буларак әдәби, әхлакый эчтәлектәге хикәятләр нәшер итүче дә. (Зөфәр Мөхәммәтшин.)

                                           Каршы яктан алтын кояш чыга,

                                           Нур сибелә Болгар җиреннән.

                                           Җәй айлары матур тау ягында,

                                           Китә алмыйм кайткач өемнән.

                                           Кама, Кама минем туган ягым

                                           Гашыйк булып ярлар сөйгән як.

                                           Үткәннәргә юллар булмаса да,

                                           Онытылмый шунда үскән чак. Рәдиф Сәгъди.

   Драматург,прозаик,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъдигә багышлап үткәрелгән очрашуларны укучыларыбыз беркайчан да онытмый. Очрашуга барганчы үзләренең сорауларын алдан ук әзерләп куялар. Һәм шунысы шатландыра: Рәдиф Сәгъди – туган ягыбызның еш кунагы.

    Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш.

Билгеле , кайсы төбәктә яшәвенә карамастан, һәр укучының , табигатьнең һәм халыкның бу үзенчәлекләрен белүе мәҗбүри. Ләкин үзе яши торган төбәкнең табигатен , аның үзенчәлекләрен , халкын, традицияләрен,

мәдәниятен, күренекле шәхесләрен,тарихын укучы аеруча яхшы белергә тиеш.

2.2. Мәктәптә укучылар белән сыйныфтан тыш чара эшчәнлеген оештыру (эш тәҗрибәсеннән)

       Мәктәптә сыйныфтан тыш чараларга аеруча игътибар бирәбез. Укучыларның буш вакытын файдалы һәм кызыклы итү, сөйләм телен үстерү, туган телнең нечкәлекләрен аңларга өйрәтү, халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән кызыксыну, милли горурлык хисләре тәрбияләү өчен, мәктәптә драмтүгәрәкләр эшли. Укучыларыбыз белән әдипләрнең әсәрләреннән өзекләр  “”, “”, “” кебек әкият-пьесаларны да сәхнәләштердек.   Күмәк эш балаларда бердәмлек, әдәплелек, башкалар хезмәтенә ихтирамлылык хисләре тәрбияли.

       Билгеле, һәр үткәрелгән чара күп мәшәкать-борчу тудыра, күп вакытны ала. Шулай да укучыларда чын кызыксыну, чын күңелдән яхшылык эшләргә омтылыш чаткылары күргәч, бар мәшәкатьләр онытыла. Эшнең нәтиҗәсе һәркемдә күңел гармониясе тудыра. Ә ул - берни белән дә бәяләнмәслек уртак хәзинә. Һәр баланы ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк, шул чакта гына педагогик хезмәттәшлек булырга мөмкин. Бер-береңнең йөрәк тибешен ишетеп, җан җылысын тоеп эшләгәндә, күркәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин..

      Безнең укучыларыбыз үзләрен төрле яктан күрсәтәләр: кайберләре кызыклы яза, икенчеләре матур җырлый, бии, өченчеләре рәсем сәнгатен үз итә, кемдер фән белән кызыксына.

      Укучыларны сыйныфтан тыш эш төрләренең тагын берсенә җәлеп итәргә була. Бу- конференцияләр. Бу төргә фән белән ныграк кызыксынган укучылар тартыла. Конференцияләр күп төрле темаларга үткәрелә. Чыгыш ясарга әзерләнүче укучылар күп материаллар белән эшләргә өйрәнәләр: өстәмә китаплар, сүзлекләр, мәгълүматлар табып укыйлар, үзлектән презентацияләр,  проектлар ясыйлар; хезмәтләрендә: күзәтү, эзләнү, тикшерү, анализлау, нәтиҗә ясау алым- методлары кулланалар.  Мәктәптә нәтиҗәләргә ирешкән укучылар район, республика күләмендә үткәрелгән конференцияләрдә катнашалар.
      Безнең дә Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбиви юнәлеш өстендә күп кырлы эшләр алып барыла.Чөнки дәрестән тыш эшчәнлек федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФДББС) мәҗбүри компоненты  булып тора. Дәрестән тыш эшчәнлек, алда әйтеп кителгәнчә, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан аермалы булып тора.    

     Укучылар түгәрәкләргә теләп йөриләр. 
Һәрбер эшчәнлек төренең нәтиҗәләре дә юк түгел. Укучыларыбыз район, республика һәм рәсәй күләмендә үткәрелгән конкурсларда, гамәли конференцияләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Мәктәп күләмендә, сыйныфта үткәрелгән кичәләр, бәйгеләрдә актив катнашып киләбез. Ул булмасын “Әлифба бәйрәме”, “Милли бәйрәмнәр”, башлангыч сыйныф укучылары белән үткәреләгән КВН, викториналар - болар барысы да балаларның активлыгын, мөстәкыйльлеген үстерүгә нигезләнеп эшләнгән.
     Дәрестән тыш эшләр - белем һәм тәрбия бирүнең аерылгысыз өлеше.
Мәктәп эрудицияле, компетентлы, фикер йөртүгә сәләтле, һәр яклап сәләтле, өлгергән шәхесләр формалаштыруга бурычлы. Моны гамәлгә ашыруда, теоретик һәм методик яктан югары сыйфатлы һәм нәтиҗәле дәресләр үткәрү белән бергә сыйныфтан тыш эшләр дә зур ярдәм күрсәтә.
Дәрестән тыш эшләр үткәрү җитди һәм катлаулы мәсьәлә булып тора. Һәр чара тиешле дәрәҗәдә, методик яктан дөрес үтсен өчен, беренче чиратта, укытучы белемле, иҗади фикерләү сәләтенә ия, бар яктан мәгълүматлы булырга тиеш.

                                               Йомгаклау

           Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару – балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше. Проект эшебездә сыйныфтан тыш чараларны куллану үзенчәлекләрен тикшереп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

1. Сыйныфтан тыш эш – дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен да, зиһенен да үстерә торган, аларның, гамали шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт һәм мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли алган тәрбия эше. Мондый чараларны үткәрүдә укытучылар үзләре дә, ата-аналар да, башка оешма вәкилләре дә катнашырга мөмкин.

2. Татар теленә – туган телгә багышланган сыйныфтан тыш эшләр – белем һәм тәрбия эшенең аерылгысыз өлеше. Мәктәп һәр укучыны, булсын башлангыч, булсын өлкән сыйныф укучысын, сөйләм культурасына ия булырлык итеп тәрбияләргә, аңа туган тел турында тирән мәгълүмат бирергә бурычлы. Бу бурычны тормышка ашыруда, теоретик һәм методик яктан югары сыйфатлы дәресләр бирү белән беррәттән, сыйныфтан тыш эшләр дә укытучыга зур ярдәм итәләр. Укучыларны мәктәптә, класста чыгыш ясарга, моның өчен материалларны мөстәкыйль сайларга һәм әзерләргә өйрәтү, сыйныфтан тыш вакытта чишү өчен төрле башваткычлар, шарадалар, ребуслар, кластерлар уйлату, аларны төзетү, хәбәрчелек эшенә өйрәтү, телнең тарихы, телдәге аерым сүзләрнең һәм җөмләләрнең, сүзтезмәләрнең килеп чыгышы белән таныштыру – болар барысы да туган телгә мәхәббәт, иҗади актив шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле чаралар.

3. Татар теленнән сыйныфтан тыш эшләрне уздырганда, тиешле методик принциплар күз уңында булырга тиеш. Беренчедән, бу эшләрдә катнашу-катнашмавын сайлауда укучы ирекле. Икенчедән, сыйныфтан тыш эшләргә катнаштыру өчен, укучыларны яхшы яки начар укучыларга бүләргә ярамый. Укучыны, ничек укуына карамастан, әлеге эшләргә җәлеп итү мөһим, чөнки укытучының төп максаты – уку предметына кызыксыну тудыру. Өченчедән, сыйныфтан тыш эшләрне тел дәресләре белән органик рәвештә бәйләп алып барырга кирәк, бу очракта грамматиканың кагыйдәләр җыелмасы гына булмыйча, тел законнары турындагы кызыклы фән булуын укучыларга тирәнрәк һәм мавыктыргычрак итеп аңлатырга мөмкинлек туа.

4. Сыйныфтан тыш эшләр белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре ягыннан тирән уйланылган, формасы ягыннан кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Дәресләр белән тыгыз бәйләнештә оештырылырга, әмма, алардан аермалы буларак, мөстәкыйльлек, иҗади активлык, материаллар күплеге белән аерылып торырга, бизәкле һәм эмоциональ итеп алып барылырга тиеш.

5. Сайланган эш төрләре, аларның максатлары һәм материаллары укучыларның яшь үзенчәлекләренә яраклы булсын. Сыйныфтан тыш эшләр мөмкин кадәр күбрәк укучы катнашында хәзерләнергә һәм оештырылырга тиеш.

6. Туган телгә багышлап сыйныфтан тыш эшләр уздыру җитди һәм катлаулы мәсьәлә булып тора. Әлеге эшләрне киң планда һәм максатка юнәлдереп алып бару өчен, укытучының үзеннән иҗади фикер йөртү һәм зур тырышлык сорала.

      Гомумән, туган телгә багышлап үткәрелгән класстан тыш эшләр укучыларның активлыгын күтәрүгә, белем һәм культура дәрәҗәсен, сөйләм телләрен үстерүгә, дөньяга карашларын киңәйтүгә, аларны җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә, матурлыкны аңларга өйрәтергә ярдәм итә. Тел турындагы кичәләр, атналыклар, айлыклар, олимпиадалар мәктәп балаларында бу фәнгә карата кызыксыну уяталар, алар ярдәмендә укучылар туган телнең нечкәлекләренә төшенәләр.

Әдәбият исемлеге

Норматив документлар

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273

2.«Россия   Федерациясендә мәгариф турында» Россия  федераль Законының 11 һәм 14 статьяларына үзгәреш кертү 03.08.2018 нче ел, 317 нче номерлы карар-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”)

3.«Мәгариф турында» Татарстан  Республикасы Законы, 22.07.2013 нче ел, 68 нче номерлы карар(үзгәртүләр белән).

4.”2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”(25.10.2013, 794 нче карар)

5. Төп гомуми белем өчен Федераль дәүләт белем стандарты компоненты.

6.ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының “Федераль дәүләт стандартлары нигезендә мәктәптә татар теле һәм  әдәбияты укыту турында” №17291/14 (04.09.2014) хаты.

Татар телендә

1. В.Г.Гомәрова,Ф.Я.Зарипова.Бәйрәмнәр бәйләме.Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2005.

2. К.В.Зарипова, Л.Р.Мортазина.Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак. Казан”Редакционно-издательский центр”2012.

3.Х.Г.Фәйзрахманова,Т.Р.Шакирова.Ал яулык,зәңгәр шәл.Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2014.

4. К.В.Закирова,Л.Р.Мортазина.Әй уйныйбыз, уйныйбыз. Казан”Беренче полиграфия компаниясе”, 2015.

5.В.С.Казыйханов.Әхлак белеме.Хрестоматия.Яр Чаллы”Өзлексез педагогик белем бирү институты”2000.

6. А.Саттарова.Татар драматургиясе.Сайланма пьесалар.Казан Татарстан Республикасы ”Хәтер”нәшрияты,2013.

7. И.З.Гази. Әсәрләр. Өч томда. Повестьлар һәм хикәяләр.

8. Т.Миңнуллин

9. Ә. Хуҗиәхмәтов.  “Әхлак тәрбиясе”. Мәгариф, №1,2005.

Электрон ресурслар

http://. belem.ru

http://. tatar.ru    ТР рәсми серверы

http://. tatcenter.ru  ТР мәгълүмати – аналитик  порталы

http://www.mon.tatar.ru  

http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану.

http://bala.rf@mail.ru

Мәгълүматны кластерда бирү(мисал)

“СИНКВЕЙН”  ТӨЗҮ

(мисал)

Исем. Туган як.

Тасвирлау: матур, кадерле

Эш-гамәлләре: үсә, матурлана, яшәрә

Хис: Кадерле туган ягым үсә, яшәрә.

Синоним сүз: Ватан



Предварительный просмотр:

Кама Тамагы муниципаль районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

ПРОЕКТ ЭШЕ

Туган телдә укыту-тәрбия эшен оештыруда яшь укытучылар белән эшчәнлек

ЭЧТӘЛЕК

Кереш ................................................................................................................3

I бүлек. Кама Тамагы районының рус мәктәпләрендә  туган тел дәресләрен

укыткан  яшь укытучылар белән эшләү планы....................................................4-8

II бүлек. Туган тел дәресләрендә  үстерелешле технологияләр кулланып,  сыйфатлы  белем һәм тәрбия бирүдә яшь укытучыларның роле.......................9-10

III бүлек.Тел язмышы- милләт язмышы........................................................10

3.1.Татар теленә каршы фикерләр....................................................................10-11

IV бүлек. Татар теленең яшәеше өчен кирәкле шартлар.............................11

4.1.Милли җанлы кешеләрнең фикерләре.....................................................12-13

Йомгак ...........................................................................................................14

Кулланылган әдәбият исемлеге ................................................................. 15

   

   

КЕРЕШ

               Һәр халыкның үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңгегә аерылгысыз, изге төшенчәләр.

            Туган телеңне камил белү, бу телдә аралашу, мөмкин кадәр аны башкаларга өйрәтү безнең бурычыбыз.

            Проект эшенең максаты: туган тел дәресләрендә  мәгълүмати-коммуникатив  технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү; туган телне саклау һәм аны киләчәк буынга түкми-чәчми хәзинә буларак тапшыру.

            Проектның бурычлары: туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту;

укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, заманча  технологияләр куллануның, мөстәкыйльлек һәм иҗадилык күнекмәләре бирүнең дәрәҗәсен үстерү; туган телебезне саклауда үз өлешеңне кертү; татар теленең язмышы һәм киләчәге турында кайгырту.

           Проектның өйрәнү объекты:. Туган телдә укыту-тәрбия эшен оештыруда яшь укытучылар белән эшләү алымнары.

 Проектның актуальлеге.

          Бүгенге көндә укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булу, иҗади эшчәнлек таләп ителә.

          Педагогик эшчәнлектә иҗадилык бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш – үзгәрешне тәэмин итә.  

          Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә заманча укыту методларының иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.

         Менә шуңа күрә яшь укытучыларыбыз үз дәресләрендә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет –ресурслардан киң файдалана. Хәзер  мәктәп, укыту  һәм тәрбия  системасы  бала  шәхесендәге  эшчәнлеккә   кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучының педагогик осталыгының торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде.

          Тел -  халыкның, милләтнең иң беренче, иң  әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телеңне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы,матурлыгы өчен көрәшү һәр кешенең изге бурычы.    

Туган телне саклау – хәзерге вакытта иң актуаль һәм җитди проблема булып тора.

Туган телне саклауда беренче адымнар нидән гыйбарәт соң? Әлбәттә, беренче чиратта үз туган телеңне камил белү һәм иркен аралашу. Татар телен саклап үстерү, аны кулланучыларның санын арттыру өчен әһәмиятле шартларның тагын берсе-татар телен өйрәнү, мәктәпләрдә уку системасын камилләштерү һәм яхшырту. Татар  телендә кичәләр үткәрү, дәресләрдә укучылар арасында әңгәмәләр оештыру да туган телебезне саклау һәм камилләштерү өчен, укучы күңелендә теленә карата мәхәббәт хисләрен тагын да арттырып, аның бай мираслы телен киләчәк буынга тапшыру ихтыяҗын булдырыр иде.

I бүлек. Кама Тамагы районының рус мәктәпләрендә  туган тел дәресләрен укыткан  яшь укытучылар белән эшләү планы

        Методик тема:  Туган тел  дәресләрендә  мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү.

Максат: туган тел дәресләрен  укытуның эчтәлеген яңарту,заманга яраклаштыру; укыту сыйфатын күтәрү, югары нәтиҗәлелеккә ирешү.

Бурычлар:

-һәр укытучыга профессиональ яктан грамоталы булырга, үз белемен күтәрү өстендә даими эшләргә ярдәм итү;

-эзлексез белем бирү системасы аша педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүне оештыру;

-балаларның кызыксыну сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен исәпкә алып, татар телендә грамоталы яза һәм сөйләшә белүче, һөнәр сайлауга әзерлекле, коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләргә ия булган шәхес формалаштыруны дәвам итү;

-укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә җәлеп итүне активлаштыру;

-төрле милләт балалары арасындагы дуслыкны ныгыту максатыннан системалы эш алып бару;

-укытучыларның иҗат лабораторияләрен баету, татар теле һәм әдәбияты кабинетларында эшне план нигезендә алып бару;

-Татарстан Республикасының дәүләт телләре булган рус һәм татар телләрен тигез хокукка ия булу өчен шартлар тудыру;

-милли мәгариф һәм тәрбия бирү эшендә юнәлеш бирү;

-педагогларга диагностикалау, фаразлау, тикшерү-өйрәнү, тәҗрибә үткәрү, мәгълүмат алмашу кебек юнәлешләрне үзләштерүдә, гамәлдә файдалануда булышу;

-тикшеренү эшләре үткәрүдә мәктәпләрдә фәнни-методик ярдәм күрсәтү;

-методик яктан җитәкчелек итү: программа, дәреслек, төрле укыту әсбаплары, методик кулланмалар белән эшләүне дәвам итү;

-авторлык программалары эшләү һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институты оештырган курсларда катнашу;

-укытучыларның фәнни-практик конференцияләрдә, семинарларда, педагогик укуларда, һөнәри мөмкинлекләрен күрсәтә торган конкурсларда катнашуларын тәэмин итү;

-укытучыларның белем һәм методик осталыкларын үстерү квалификацион категорияләрен күтәрү эшенә юнәлеш бирү.

Төп юнәлешләр:

-укыту-тәрбия эшен оештыруда фәнни-методик яктан ярдәм күрсәтү;

-укытучыларны белем күтәрүнең заманча формаларына тарту: дистанцион укулар, урындагы семинарлар һ.б.

-алдынгы педагогик тәҗрибәне туплау, өйрәнү һәм тарату эшен активлаштыру;

-укытучыларның һәм укучыларның республика күләмендәге конкурс, конференция, семинар, һөнәри осталык смотрларында, фән олимпиадаларында катнашуларын тәэмин итү;

-программа һәм методик материал әзерләүдә укытучыларга консультатив ярдәм күрсәтү;

-туган телгә мөнәсәбәт, аны өйрәнүнең кирәклеген дәлилләү, укучыларда гражданлык карашы тәрбияләүдә ата-аналарны җәлеп итү;

-туган тел дәресләрен укытканда тәрбия функцияләрен актуальләштерү;

- Фәнни-методик эшчәнлекнең төп принциплары:

  1. Фәннилек:

-укытучыларның эзләнүләре һәм иҗади табышлары тирән методологик нигезгә; универсаль фәнни теорияләргә (диалектика законнарына, танып белү теориясенә, логика законнарына, системалар теориясенә һ.б.) корылган; һөнәри-педагогик эшчәнлек нигезләренә таянган булу.

2. Комплекслылык, системага салынган булу:

-проблеманың фәнни һәм гамәли эшчәнлегенең барлык баскычларын планлаштыру һәм тормышка ашыру кирәклеген: укыту процессына диагноз кую һәм аның сыйфатына проблемалы анализ ясау, белем бирү мәсьәләсенең теоретик нигезләренә төшенү, аны хәл итүнең методик инструментларын булдыру һәм кулланышка кертү, методик тәкъдимнәр, уку ярдәмлекләре әзерләү, аларны һәм методик эшкәртмәләрне тәкъдим итү.

3. Актуальлек һәм таләп ителгәнлек:

-төп игътибарны туган телне укытуның эчтәлегенә һәм аны укыту методикасына, тәрбия эшләрен оештыруга, иң мөһим,профессиональ яктан ия булган мәсьәләләргә юнәлтү.

Эшчәнлек юнәлеше, чаралар

Төп эшчәнлекнең эчтәлеге

Үтәлү вакыты

Җаваплы

1

Районда яшь укытучыларга үткәрелгән  утырышлар һәм утырышта ясалган чыгышлар.

1. Федераль дәүләт белем стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре.

2.Укыту - тәрбия эшендә  информацион технологияләр кулланып индивидуаль һәм дифференциаль якын килү.

3. Яшь укытучыга ярдәмгә: ФДББС турында белешмәлек һәм терәк схемалар”(методик ярдәмлеккә күзәтү)

4. Методик берләшмәдә  яңа технологияләр куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Сентябрь

Октябрь

Гыйнвар

Март

Закирова С.И.

ММБ җитәкчесе

Закирова С.И.

ММБ җитәкчесе

 

Закирова С.И.

ММБ җитәкчесе

Закирова С.И.

ММБ җитәкчесе

2

Яшь укытучылар-ның теоретик әзерлеге. Аларның белемен һәм һөнәри  осталыкла-рын үстерү.

1. “Ел укытучысы 2017-2018” конкурсында катнашу;

2.Педагогик укуларда катнашу.

3.Рәсәй күләмендә үткәрелгән “Туган тел-мастер-класс” конкурсында катнашу.

4.Яшь укытучылар өчен методик ярдәм оештыру.

5. Район күләмендә үткәрелгән семинарларда ачык дәресләр, мастер- класслар күрсәтү.

6. Яшь укытучыларның иҗат лабораторияләрен баету өстендә эшләүне дәвам итү һәм төрле бәйгеләрдә катнашу.

7.Яшь укытучыларының шәхси эш планнарын тикшерү.

8.Укытучылар белән сәнгати чаралар оештыру.

9.Укытучыларның белем һәм методик осталыкларын үстерү, квалификацион категорияләрен күтәрү эшенә юнәлеш бирү.

10.Яшьукытучылар белән берләшмәләрдә  методик эш алымнарын  активлаштыру.

Ел дәвамында

Ел дәвамында

Март

Ел дәвамында

Ел дәвамында

Ел дәвамында

Сентябрь

Ел дәвамында

План буенча

Закирова С.И.

РМБ җитәкчесе

Татар теле укытучылары

Татар теле укытучылары

Закирова С.И.

РМБ җитәкчесе

ММБ җитәкчесе

Татар теле укытучылары

Закирова С.И.

РМБ җитәкчесе

Татар теле укытучылары

Закирова С.И.

РМБ җитәкчесе

Закирова С.И.

РМБ җитәкчесе

ММБ җитәкчесе

Закирова С.И.

ММБ җитәкчесе

3

Яшь укытучылар белән алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү, туплау һәм тарату.

1.Алдынгы тәҗрибә мәктәбенең эшчәнлеген дәвам итү. 

2.Республика күләмендә узучы авторлык  программалары,  методик эшкәртмәләр конкурсларында катнашу.

3. Дәрес эшкәртмәләрен, эш тәҗрибәсен яктырткан мәкаләләрне республикада чыга торган  газета- журналларда бастыру.

4.Район буенча үткәрелгән семинарларда ачык дәресләр, сыйнытан тыш чаралар, мастер-класслар күрсәтү.

Ел дәвамында

План буенча

Ел дәвамында

Ел дәвамында

Закирова С.И.

РМБ җитәкчесе

ММБ җитәкчесе

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Закирова С.И.

Закирова С.И.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

4

Республика, район, мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларда, фәнни-гамәли конферен-цияләрдә, конкурсларда катнашу.

1.Республика күләм чараларда актив катнашу;

2“Мин татарча сөйләшәм” республика акциясендә катнашу;

3.Туган телләр айлыгы кысаларында конкурслар, төрле чаралар үткәрү;

4.Мәктәпләрдә юбилярларны билгеләп үтү:

-М.Кәрим -95 ел;

Ш.Хөсәенов – 85 ел;

-Н.Исәнбәт – 115 ел;

-К.Насыйри -190 ел;

Ф.Кәрими – 145 ел;

Р.Вәлиева – 85 ел

Ел дәвамында

План буенча

План буенча

План буенча

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Закирова С.И.

ММБ җитәкчесе

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

                                                           Мәгълүмати эшчәнлек

1

Педагогик мәгълүмат банкын формалаштыру

“Электрон мәгариф” сайтында “Кама Тамагы районының рус мәктәпләрендә эшләүче яшь укытучыларының методик берләшмәсе” оешмасын булдыру һәм даими тулыландырып тору.Заманча укыту-методик материаллар медиатекасын булдыру.

Сентябрь

Ел дәвамында

Закирова С.И.

ММБ җитәкчесе,

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

2

Яшь укытучыларны  гомуми белем бирүнең яңа юнәлешләре, белем бирү программала-рының эчтәлеге, яңа дәреслекләр, видеоматериаллар белән таныштырып бару.

Мәгълүматлар әзерләү, укытучыларны укытуда яңа тенденцияләр белән таныштыру.

Ел дәвамында

Закирова С.И.

РМБ җитәкчесе

ММБ җитәкчесе,

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

3

Яшь укытучылар белән  мәгьлүмати-методик эшчәнлек оештыру.

Укыту-тәрбия процессында мәгариф һәм фән министрлыгы, "Белем. ru" , "Туган тел", укытучыларның шәхси сайтларын һ.б.  куллану.

 

Ел дәвамында

Закирова С.И.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

II бүлек. Туган тел дәресләрендә  үстерелешле технологияләр кулланып,  сыйфатлы  белем һәм тәрбия бирүдә яшь укытучыларның роле.

         Мин методик берләшмәдә яшь укытучылар белән   эшчәнлекне  түбәндәге юнәлешләр буенча алып барам: информацион технологияләрне, компьютерны өйрәнүне эш тәҗрибәсенә кертү; предмет буенча белемнәрне күтәрү, фәндәге яңалыкларны үзләштерү өстендә системалы эш алып бару; алдынгы тәҗрибәне өйрәнү максатыннан районда үткәрелгән семинарларда катнашу;Тел турындагы законны тормышка ашыру өстендә эшләү;истәлекле даталарны билгеләп үтү.

         Берләшмә эшчәнлегендә алдынгы технологияләрне өйрәнеп, мәктәп һәм укытучыларның мөмкинлекләреннән чыгып үз тәҗрибәңә кертү, дәресләрдә куллану, үз эш алымыңны булдыруга даими игътибар бирелә.

         Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгълүмати технологияләрдән башка үстерелешле була алмый.

          Һәркемгә белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесеннән берсе- информацион-коммуникатив технологияләрне файдалануны киңәйтү.

           Методик утырышларда методик тема өстендә эшне оештырудагы актуаль мәсьәләләр карала, чыгышлар ясала:укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә мәгълүмати технологияләрне куллану; яшь укытучыларның иҗади эшчәнлеген өйрәнү.

           Берләшмәдә шулай ук индивидуальләштереп һәм дифференциальләштереп  эшләүнең нәтиҗәләре, аларның ачык дәресләрдә чагылышы турында сөйләшүләр алып барыла.Дәресләрнең формасын һәм оештыру методикасын камилләштерүгә әһәмият бирелә, яшь укытучыларның дәресләрендә булып, эш алымнарын өйрәнү, иҗат лабораторияләрен баету - төп максатыбыз булып тора.

           Яшь укытучыларыбыз  район, республика, россия күләмендә үткәрелгән  бәйгеләрдә дә актив катнаша.

           Һәр елны россия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел-мастер класс” бәйгесендә катнашып, яшь укытучыбыз   Миләүшә район    күләмендә 1 урынга лаек булды.Укытучыбыз Шакирова Алсу Хәмит кызы, зона этабында “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, җиңүләр яулады.

           Һәр елны  татар теленнән мәктәпләрдә  район методик берләшмә утырышлары үткәрелә. Яшь  укытучыларының берсе дә читтә калмый. Һәрберсе диярлек ачык дәресләр, мастер-класслар, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтәләр, уңышлы чыгышлар ясыйлар.

          21 нче февраль – “Туган тел көне”нә багышланган туган тел  атналыгы да зур хәзерлек белән оештырыла.  “Туган тел  көне” уңаеннан үзәк китапханәдә “Тел язмышы кемнәр кулында”дип исемләнгән  татар теле укытучылары катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

          Һәр айда язучылар, әдипләр,сәнгать эшлеклеләре һәм татар зыялыларының истәлекле даталары төрле кичәләр, семинарлар, КВН һәм телдән журналлар формасында бара. “Туган якны өйрәнү”музеенда да укытучыларыбыз  төрле очрашуда катнашалар.

           III бүлек. Тел язмышы-милләт язмышы.

           Безнең Республикада ике дәүләт теле: рус Һәм татар телләре. Татар телен белүнең кирәклеге һәркайда чагылырга тиеш.

           Телне гаиләдә, башлангыч сыйныфта ныклап өйрәнгән очракта ул хәтергә мәңгегә сеңеп кала дигән фикер еш кабатлана. Гаиләдә, бакчада, башлангыч мәктәптә өйрәнеп, аны саклап калу, үстерү мөмкин эшме? Әгәр бала беренче-дүртенче сыйныфларда саф татарча укыса, милләтен җуймый. Фәнни яктан нигезләнгән бу. Галимнәр әйтүенчә, балада телне үзләштерү нигезе 9 яшькә кадәр салына.

          Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы Һәм шактый ук катлаулы, бигрәк тә рус мәктәбендә укыту. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бик авыр. Сер түгел: хәзер балалар әдәби китапны аз укыйлар. Күпләр телевизор карауны, кич белән урамда йөрүне, компьютер каршында утыруны хуп күрәләр. Ә әдәби китапларны күбрәк укыган саен кеше тормышны күбрәк танып белә, әдәби образларга охшарга тырышып яши, әдәп - әхлак кагыйдәләрен яхшырак үзләштерә.Сөйләм телен, туган телне үзләштерүнең төп чарасы – сыйныфтан тыш эшләр. Бу чаралар вакытында укучылар үзләрен иркенрәк тота, укытучы белән укучы якыннан аралаша. Туган телгә, халык җырларына, фольклорга багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар балалар Һәм ата-аналар күңелендә онытылмас эз калдыра. Мәктәптәге әлеге чаралар да әнә шул максаттан чыгып оештырыла.

          3.1. Татар теленә каршы фикерләр

         Милләтебезнең бүгенге хәле, авыр язмышы турында кемнәр генә язмады, сөйләмәде: янәсе татар яшьләре үз туган телендә сөйләшми, имеш, татар телен начар укыталар һ.б. Күпчелек очракта татар теленең авыр хәле турындагы зарланышулар үз-үзеңнән гаеп эзләүгә барып терәлә: имеш, татарларда бердәмлек хисе юк, гаиләдә «дөрес» тәрбия бирелми, янәсе, татар телен укыту программалары «начар» һ. б. Күп акчалар түгеп, даими рәвештә дәүләт ярдәмендә зур-зур форумнар, конференцияләр, җыеннар, бәлеш мәҗлесләре оештырыла. Ул чаралар вакытында югары «трибуна»лардан татар теленең мөһимлеге, аны шиксез сакларга кирәклеге турында күп фикерләр әйтелә, «Без булдырабыз!» шигаре астында беркемгә кирәкмәгән озын-озын отчетлар сөйләнелә, һәм ахыр чиктә, баналь зарланышу, милләтебезнең киләчәгенә берничек тә тамырдан үзгәрешләр ясый алмаслык, беренче урында тормаган кече проблемаларны сөйләшүгә кайтып кала. Бөтен кешенең күз алдында булган татар теленең төп мәсьәләсе, аны чишүнең төп юлы турында сүз әйтүчеләр сирәк. Бу йә махсус эшләнә, йә милләтебез турында борчылучы кешеләрнең белемсезлегеннән чыга.

        Соңгы арада интернет челтәрләрендә күп кенә кешеләрнең язмаларын укырга туры килде. Имеш мәктәпләрдә татар теле дәресләре артык булып чыккан икән. Кемгә комачаулаган соң ул? Кемнең кинәт кенә татар телен укыйсы килми башлаган? Татарстанда яшәп тә, дәүләтебезнең икенче теле саналган татар телен укыту шуның белән бетәрме? Нигә мәктәпләрдә физкультура дәресен атнага 3 тапкыр кертәләр дә, ә татар теленә күп дигәндә 2 сәгать кенә бүлеп бирәләр? Башыма мондый сораулар бик күп килде. Тик бу сорауларның барысына да җавапны каян алырга гына белмәдем.

           Бер уйласаң, нигә гаҗәпләнергә соң? Гаепне үзебездән эзләргә кирәк. Нәкъ менә татар кешесе туган телебезне шундый аяныч хәлгә куя да инде. Моңа мисаллар бик күп бит. Татар гаиләсеннән булган сабыйны рус балалар бакчасына йөрткән, рус гимназияләренә укырга биргән, матур яңгырый дип, рус яки бөтенләй чит илдән кергән исем кушкан заманда, бу бер дә гаҗәеп түгел.

Үзебезнең гаиләдән мисал китереп китәм. Апамның улы балалар бакчасына йөрер яшькә җиткәч, бер туганыбыз татар балалар бакчасына бирүләренә теше-тырнагы белән каршы чыкты. “Хәзерге заманда бала кечкенә чагыннан ук рус телен өйрәнеп үсәргә тиеш, чөнки ул шәһәрдә яши”,- дип аңлатты ул моны. Һәр ата-ананың үз эше һәм апам белән җизни дә үзләре теләгәнчә иттеләр, татар төркеменә йөртә башладылар. Һәм иң гаҗәпләндергәне, өендә, балалар бакчасында саф татарча гына сөйләшкән 3 яшьлек энекәшем, рус милләтеннән булган дуслары белән аңлашыр өчен, үзлегеннән рус телендә дә менә дигән итеп сөйләшә башлады. Бу бердә рус телен хуплап яки энекәшемнең русча сөләшүе белән мактануым түгел. Әлеге мисалны мин, балага рус телен өйрәтергә беркайчан да соң түгел, беренче чиратта туган телендә сөйләшергә өйрәтергә кирәк дигәнне әйтү өчен генә китердем.

            IV бүлек. Татар теленең яшәеше өчен кирәкле шартлар.

1. Татар теленең кулланылышын дәүләт тарафыннан тәэмин итү.

2. Тулы татар милли мәгариф системасын кору: татар балалар бакчалары-татар мәктәпләре, милли техникум, университетлар булдыру.

3. Тулы рәвештә һәм бөтен яклы татар мохитен булдыру.

4. 100% татар телевидениесен булдыру һәм аны эшләтү (Татарстанда гына түгел, Федераль дәрәҗәдә дә, чит илләргә чыгарлык итеп тә).

5. Милли үзаңны үстерү вә ныгыту өчен татар телен һәм мәдәниятенә зур реклама компаниясе башлау.

      4.1.   Милләт җанлы кешеләрнең кайбер фикерләре

Илсур Хәдиуллин

​​            Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хәдиуллин да бу канун шул килеш кабул ителсә, татар мәгарифен артка алып ташлаячак дигән фикердә.

“Дәүләт телен ата-аналар теләгенә калдырабыз икән, бу, беренчедән, артка чигенү булачак, икенчедән, дәүләт теле булуын югалтачак. Безнең республикадагы телләрнең әһәмиятен киметүгә юнәлгән канун кабул ителер дип ышанмыйбыз. Республика җитәкчеләрнең, җәмәгатьчелекнең һәм милли республикаларның фикерләренә дә колак салырлар дигән өмет белән яшибез”, диде Хәдиуллин.“Татарстанга поликультур мәгариф системасына күчү кирәк”

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтының тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәге фәнни хезмәткәре, фәннәр кандидаты Марат Лотфуллин, бу канун үзгәрешсез кабул ителсә, милли мәгариф бөтенләй җимереләчәк, болай да укытудагы күп әйберләр Мәскәү белән килешенмәгән дип белдерә.

“Безнең Татарстан мәгарифе 90-нчы елларда яңа дәрәҗәгә – поликультуралы мәгариф дәрәҗәсенә күтәрелгән иде. Ул Европада күп еллар буена алып барыла. Бу Русиянең яңа кануны белән без яңадан 80-нче еллар дәрәҗәсенә әйләнеп кайтачакбыз. Монысы, беренчедән булды. Икенчедән, татар халкы үзенең тарихын, мәдәниятен алдагы буыннарга тапшыру механизмын югалтачак.

Марат Латфуллин

​​    Бу хәл, гомумән алганда, Русия күләмендә яхшылыкка алып бармый. Үзләренең тарихи тамырларын югалткан кешеләр маргиналларга әйләнә. Маргиналлар арасында төрле фикерле оешмалар барлыкка килә. Бу хәлне бүген үк төрле халыкларда күреп була.

          Казанда гына да 700-ләп татар теле укытучысы эшсез калачак. Аннан да кала, бу хәл татар теле белгечлегенең тамырын кисә башлаячак, бер кеше дә баласын татар бүлекләренә бирергә теләмәячәк.

          Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә килгәндә дә, бүгенге көндә үк проблемалар бар. Бүген мәктәпләрдә Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган дәреслекләр генә кулланылырга мөмкин. Безнең әлегә мондый дәреслекләр юк. Бу таләпкә биш ел узды инде. Безнең татар теле буенча да, татар телендәге башка фәннәрдән дә Татарстан мәгариф министрлыгыннан Русия министрлыгына барып расланган бер генә дәреслек тә юк. Гомумән алганда, Татарстанның үзенең дәреслекләр һәм программалар әзерли ала торган хокукы юк”, диде Лотфуллин.

          Аның сүзләренчә, килеп туган бик катлаулы вазгыятьне Татарстан үз файдасына чишү өчен халык Русия думасына интернет аша таләпләрен, теләкләрен җибәрергә тиеш. Үзе ул Татарстанга поликультуралы мәгариф ситемасына керергә кирәк дип саный.

         

Йомгаклау

             Йомгаклап әйткәндә, мәгълүмати-коммуникатив технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

Милләтне аның теле саклый. Шулай булгач туган телне саклау һәр кеше өчен дә мөһим булырга тиеш. Тел – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.

Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.

Телсез милләт була алмый. Шуңа күрә телебезне үстерүдә, милли аңны саклауда әдәбият зур роль уйный. Матур әдәбият телне саклау мәсьәләсендә бик актив эш алып бара. Әдәбият безнең эстетик зәвыгыбызны үстерә, рухи яктан зур белем бирә, эчке дөньябызны баета. Белемгә, югарылыкка омтылучы халыклар үз телләрен саклау һәм үстерү өчен зур хезмәт юлы куялар. Без – татарлар үз туган телебезне саклау калу өчен тырышырга тиеш. Нәкъ менә бүген, телне саклау турында уйламыйча, чаралар күрмәсәк нәтиҗәләре бик аянычлы булачак. Шуңа күрә кечкенәдән үк яшь буынны туган телнең мөһимлеген, кадерлеген аңлатып, аның милләт өчен зарури булуын искәртеп тәрбияләргә кирәк. Туган телебезне саклау һәм үстерү – төптән уйланылган, киңкырлы, махсус дәүләт программасы белән башкарыла торган зур эш таләп итә.

Туган телебезгә игътибарлы булыйк, аны үстерүгә көчебездән килгәнчә тырышыйк, киләчәк буынга тапшырып калдыру өчен дә хезмәт итик, яклыйк һәм сөеп үстерик. Ана телендә аралашу мөмкинлегеннән иркен файдаланыйк, интернет челтәрендәге уеннарны, сайтларны татар телендә булдырып, эшләгән вакытыбызны да татар телен үстерү өчен кулланыйк. “Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр”, – дигәннәр борынгы әби-бабаларыбыз.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Вәлиева З. Теле барның – иле бар // Мәгариф. – №2. – 2003.

2. Госманов М.К. Каурый каләм эзеннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 463 б.

3.Низамов И.М. Ярдәмең берлән синең... – Казан, 2008. – 239 б.4.

https://vk.com/qazanutlari

4. Һади Р. Татар теле – киләчәк теле. – Казан, 2010. 2. Миңнегулов Х. Татарлыкны ничек сакларга?// Мәдәни җомга. – 1 февраль, 2013.

          5. Вәлиев Р. Әсәрләр: Публицистик язмалар. Дүрт томда. – Казан: Татар. кит. нәшр, 2007. –Т. 4. – 672 б.

          6. Гыйләҗев И. Татар теле язмышы турында кайбер уйланулар // Безнең мирас, 2012. – №71. – Б.7. 3. Фәйзрахманова К. Телләр турындагы программаның үтәлешен Мәгариф һәм фән министрлыгы контрольдә тотачак // Мәгариф, 2014. – № 3. – Б.5

          7. Шаймиев М. Без татар халкының абруен күтәрә алдык //Самара татарлары, 2014. –№1. – Б.6.

          8. Татар теле әдәбияты һәм тарих: үткәне, бүгенгесе, киләчәге: укучыларның һәм студентларның VII Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе материаллары (Алабуга, 18 ноябрь, 2016 нчы ел). – Алабуга: КФУның Алабуга институты нәшрияты, 2016. – 260 б.