Закирова Сания Исмагиловна

Туган тел һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты

Ул булганда адашмабыз-юлым туры, нурлы көнем, күз карасы кебек саклыйм, анам теле-Татар телен! И.Гыйләҗев.

Профессия: Туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Түгәрәк өстәлләр һәм методик эшләрне оештырам.

Увлечения: Бәйгеләрдә катнашам, мәкаләләр язам, түгәрәкләр алып барам.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: ш.т.п. Кама Тамагы

Место работы: Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zakirova-saniya-ismagilovna

  Туган  тел! Һәркем  өчен  дә газиз, иң  кадерле, бернәрсә  белән  дә  алыштырмый  торган  сүз. Туган  телебезне  саклау, үстерү, аның  сафлыгы, матурлыгы  өчен  көрәшү- туган тел  укытучыларының, халкыбызның  изге  бурычы. 

  Сөйләм  телен, туган  телне  үзләштерүнең  төп  чарасы  булып, сыйныфтан  тыш  эшләрне  оештыру  тора. "Сыйныфтан тыш  эшләр" бүлегендә  туган  телебезгә багышланган бәйрәмнәрнең  сценарийлары  белән  таныша  аласыз.  "Фәнни-иҗади эшләр" бүлегендә республика  күләмендә үткәрелгән  конкурсларда катнашып, уңышлы, нәтиҗәләргә ирешкән  иҗади чыгышлар урнаштырылды. "Аудио" бүлегендә татарча җырларның  минусовкалары  бирелде. Сайтка  куелган материаллар үз эшебездә кирәкле һәм  файдалы  булыр дип  өметләнеп  калам.  

 

 

О себе

                             Укытучы, язгы  кояш  кебек,

                             Күңелләрне  назлап  җылыта.

                            Авыр  чакта  ярдәм  кулын  суза

                            Сабыр  сүзе  белән  юата.

 

     Мин, Кама  Тамагы  районының  Олы  Бортас  авылында туганмын. Урта  белемне  туган  авылымда  алдым. Мәктәп  елларым  күңелле кичәләр, дус- сыйныфташлар, эчкерсез  укытучылар  белән  еллар узган  саен  ерагая. Аннан  Арча  педагогия  көллиятендә һәм  Казанда Татар дәүләт гуманитар педагогика университетында укыган  вакытлар  тагы  да кадерлерәк  кебек. Бу  уку йортларында  мин югары  белем  алып, Укытучы дигән  бөек  һөнәр  серләренә  төшендем.

      Хезмәт  юлымны  туган  мәктәбемдә  башладым. Аннан  соң, Кама Тамагы  урта  гомуми белем  бирү  мәктәбендә  дәвам  иттем. Менә  26  ел инде шул белем  йортында яратып  хезмәт  итәм. Тормыш  девизым:"Укытучыга  җитмеш  төрле  һөнәр  дә  аз", Шуны  истә тотып, барысына да җитешергә, һәрнәрсәдән  хәбәрдар  булырга  тырышам. Эшемдә  һәрчак гаиләмнең  терәген  тоям. 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

                              "Китап  алсаң  кулыңа, нур  сибелер  юлыңа"

      Кешелекнең бөтен  уй- фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе-  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. "Китап- галим, телсез  мөгаллим", "Китап- тормыш  көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең  җаны, киләчәкнең таңы" кебек  бик  тә  тирән  мәгънәгә ия  булган  әлеге  сүзләр  буыннан- буынга  тапшырылып  килә. 

      Китаплар  алар  буыннарның  акылын, белемен  үзләренә  туплаган  тиңдәшсез  хәзинә.  Китап  ул-  игелекле  дус, киңәшче  сердәш  тә. Һәр  яңа  буын  аңардан  тиңдәшсез белем  ала, аның  байлыгы  киләсе  буыннарга  да кала. Безнең  татар  халкында "Китапсыз  өй- тәрәзәсез  бүлмә" дигән мәкаль  бар. Китапларны күп  укыган  баланың  күңелендә  начарлыкка  да  урын  калмаячак, чөнки  ул  китаплардан  яхшыны  яманнан  аерырга, үзендәге  әйбәт  һәм  начар  гадәтләрне  бәяләргә  өйрәнәчәк.

    Безнең  мәктәп  китапханәсе  дә, районүзәк  китапханәсе  дә китапларга бик  бай. Даими рәвештә, ел дәвамында  яңа  китаплар  кайтып  тора. Матур  рәсемле, эчтәлекле  китаплар  да  күп алар  арасында.  Хәзерге  заманда төрле яшьтәге  кешеләр  дә  укый  алырлык  теләсә  нинди формадагы  китаплар  бар. 

    Укырга  кермәгән  балалар  өчен  дә, зурлар өчен  дә, эре  һәм  вак  хәрефлеләре  дә  бик  күп. Димәк, һәр  кеше  өчен  китаплар  укырга, аларны  яратырга  мөмкинлекләр  бар. 

    

Моё портфолио

     Мин, Закирова Сания Исмәгыйль кызы, туган тел һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Югары белемле, I квалификацион категорияле. Педагогик эш стажым 35 ел. 

     Укучыларымда  туган  телебезгә  мәхәббәт  тәрбиялим.  Туган тел- дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал- үзара аралашу -аңлашу коралы ул. Туган тел буыннан-буынга күчеп килгән, саклау һәм варисларыбызга тапшыру өчен бирелгән изге әманәт. Үз телен яраткан, белгән кеше генә чит телләрне дә өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, үзләштерә ала. һәр дәресем - иҗади эзләнүләр нәтиҗәсе. Укыту-тәрбия эшендә төрле заманча методик технологияләрдән, аеруча мәгълүмати – коммуникацион, проблемалы эзләнү технологияләреннән уңышлы файдаланам “Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү”дигән методик тема өстендә эшлим. Һәрбер дәрес, укучыга белем бирүдән тыш, тәрбия чыганагы да булырга тиеш. Укучыларымда кешелеклелек, шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларга ихтирам кебек сыйфатларны тәрбияләргә тырышам. Укучыларым район, республика, рәсәй  күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып призлы урыннарны алалар.

    Укучыларның буш вакытын файдалы һәм кызыклы итү, сөйләм телен үстерү, туган телнең нечкәлекләрен аңларга өйрәтү, халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән кызыксыну, милли горурлык хисләре тәрбияләү өчен, мәктәптә драмтүгәрәкләр эшли. Мин “Бәхетле балачак” дигән театр түгәрәге алып барам.  Һәр елны  укучыларым төрле театр бәйгеләрендә актив катнашып югары урыннарны яулыйлар. Укучыларым белән төрле әдәби кичәләр, әкият, шигырь  кичәләре, викториналар, театр кунакханәләре, татар халкының милли йолаларын ( "Нәүрүз", "Сөмбелә", Аулак өй", "Карга боткасы") үткәрәбез. Бу бәйрәмнәрдә безнең укучыларыбыз бик теләп катнаша. 

    Безнең телебез- матур, күркәм тел. Безнең киләчәк буынның төп бурычы  телебезне саклау. 

 

 

Добавить грамоту в портфолио