Сыйныфтан тыш чаралар

Закирова Сания Исмагиловна

Предварительный просмотр:

                    

 “ Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз”

                      (сыйныфтан тыш чара)

                     

  Кичә Г.Тукайның 125 еллыгына багышлап үткәрелә. Зал чәчәкләр белән бизәлгән. Түрдә Г.Тукайның портреты. Тукай шигырьләреннән цитаталар язып эленә. Г.Тукай әсәрләре һәм аның турында булган әдәбиятны туплап китап күргәзмәсе оештырыла.

 Милли киемнәрдән киенгән алып баручылар(кыз белән егет) залга чыгалар.

 Әкрен генә “Тәфтиләү” җыры ишетелә. Г.Тукай сүзләре, халык көе.

1 а.б.  Г.Тукай-татар халкының гасырлардан гасырларга җыйналып килгән зар-интизар, кайгы-сагышлар, әрнү-үкенечләр, өмет-ышанычлар белән тулып ташкан йөрәк хисләренең, уй-фикерләренең, күңел моңнарының чагылышы, поэтик гәүдәләнеше.

2 а.б.  Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәһабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була. Г.Тукай- татарның 20 гасыр рухи тормышын, мәдәни дөньясының әнә шундый биек тау башы.

1.  Шагыйрь язгы ташулар гөрләп аккан чакта, җылы кояш нурлары белән татар дөньясы җанлана башлагач туган. Егерме җиденче язында ук бу дөньядан китеп тә барган. Җырлары, моңнары-сагышлары, олуг өмидләре халыкның намусы, вөҗданы булып киләчәк буыннар хәтерендә яңарсын өчен үткен телле, гадел,туры сүзле тугры Тукай шул кыска гына гомерендә хәйран калырлык гамәлләр кылып өлгергән.

2.  1905 нче елның азагыннан башлап, 1913 нче елның язында өзелгән җиде еллык иҗат дәверендә, ул ун мең юлдан артык шигырь һәм күпләгән проза әсәрләре язып калдырды. Аның иҗатын, һичшиксез, 20 йөз башындагы татар җәмгыятенең энциклопедиясе дияргә була.

3.  Һәр язда бөек шагыйрь рухын ядъкәр итәбез. Җырларын-моңнарын, рухи мирасын, шигырьләрен күңелләребездә кабат-кабат яңартабыз.

4.  Шигырь. Тукайны эзлим. Р.Әхмәтҗанов//Татар шигърияте. 1980-2000 еллар.-Казан,2003.

                     Дөнья буйлап аваз салып барам,-

                     Мин Тукайны эзлим телләрдән:

                     Яшәлмичә калган гомерләрдән,

                     Тау-тау китап янган көлләрдән...

                     Эзлим аны бөтен кыйтгалардан,

                     Укучы һәм шагыйрь булыа та

                     Үзе белән фатихасы кирәк,

                      Кирәк миңа шушы минутта!

                      Гизәм дөм-дөм Кырлай урманнарын,

                      Казаннардан эзлим, Җаектан.

                      Тавышы кая аның? Шигъриятем,

                      Анам теле әллә саеккан?

                      И мөкатдәс моңлы сазым минем,

                      Хәзинәбез китә Тарихка.

                      Без Тукайны алып кайттык, шигырем,

                      Үткәннәргә чаклы барыйк та!

                      Кочак җәеп көтә аны халкым,

                      Көтә шигырь-нокта куймаган.

                      Чорлар буйлап барам Тукайны эзләп

                      Табуыма өметем җуймаган.

 5.    Бала чактан ук ана мәхәбәтеннән мәхрүм булып, җылы кул сыйлавын да күрмәгән һәм тамагы ашка туймаган сабыйның кулдан-кулга, кешедән-кешегә күчеп йөрү еллары аның күңелендә тирән эз калдыралар. Тукай зур үсеп шагыйрь булгач бу бәхеткә, мәхәббәткә сусау хисләре йөрәк тетрәткеч шигырь юлларына әвереләләр.

“Өзелгән өмид” Г.Тукай.

                       Күз яшең дә кипмичә, егълап, вафат булган әни!

                       Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?

                       Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

                       Һәр ишектән сөрде улыңны мәхәббәт сакчысы.

6.    Тукайның тормышында Кырлай авылы аерым урын алып тора. “Бу Кырлай авылы минем дөньяга күзем ачылган урыным”- дип язды соңыннан шагыйрь.

Тукай Г. Туган җиремә.// Тукай Г. Шигырьләр.-Казан,1990.б.56.

2 а.б.             Күпме шигырьләргә сокландым мин

                      Күңелемә күчте ялкыны.

                      Ә шулай да синең, Тукай абый,

                      Шигырьләрең иң-иң якыны.

                      Синең шигырьләрең тел ачкычы,

                      Һәрбер сүзең безгә васыять.

                      Мин горурмын,Тукай, телем ачтым

                      “Туган тел”не, “Пар ат”ны сөйләп.

  Тукай Г. Пар ат// Тукай Г. Шигырьләр.-Казан,1990,-б.39.

  Мингалимов Р. Тукайга// Азат Хатын.-1986. №4-6,9.

                      Шигърияттә Тукай язы булып

                      Килдең, шагыйрь, безнең арага.

                      Актарылды ташкын, бозлар купты,

                      Без җыелдык шуны карарга.

                      “Кисекбаш”лар акты боз өстендә,

                      Яманлыклар акты күгәреп

                      Чирәм чыкты, яңа тормыш үсте

                      “Тукай язы, Тукай язы”!- диеп

                      Сокландык без синең шигырьгә.

                      Без өйрәндек синнән ташкын булып

                      Шигъри язлар ясый белергә.

7.   Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тукай дигәндә иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез килеп баса. Тукай-халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе. Аңарда туган тел, туган ил бербөтен тәшкил итә. Тукай шигырьләрендә әнә шул бердәмлек, шуның көче бик тәэсирле.

    Тукай Г. Туган тел.

8.  Тукай үзен тулысынча халыкка хезмәткә багышлады. Халык язмышын кайгыртып яшәү-аның өчен бар нәрсәдән дә югарырак иде. Үзе кече яшьтән үк татып өлгергән тормыш авырлыгына битараф була алмый ул.Шуңа да төннәрен күзенә йокы керми шагыйрьнең. Шигырьдәге көзге төн, җил символлары аркылы шагыйрь кара реакция елларында халык тормышын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

   Тукай Г. Көзге җилләр// Тукай Г. Шигырьләр.-Казан, 1990,б.147.

1.  Тукай Г. “Көз”- шулай ук халык, милләт язмышы турында ачынып язылган әсәр.

2.  Әмма шагыйрь халыкның көченә, аның матур һәм якты киләчәгенә ышанычын бервакытта да җуймый. Туган як табигате шагыйрь күңеленә рухи җегәр бирә, авырлыклар каршында баш имәскә, нык булырга өйрәтә.

1.   Бу уңайдан табигать лирикасының гүзәл үрнәге саналырга лаек әсәре:

 Тукай Г.Җәйге таң хатирәсе //Тукай Г.Шигырьләр.-Казан, 1990,б.116.

 Тукай Г. Кышкы кич // Тукай Г. Шигырьләр.-Казан, 1996-б.194.

2.  Тукай чын мәгънәсендә милли шагыйрь, татар халкының, туган җирнең бөек патриоты. Бу аның Русия халыклары арасындагы дуслыкка, ихлас хезмәттәшлеккә чөй кагарга, үзара дошманлык хисләре таратырга маташучы шовинистларга кискен җавабында ачык чагыла.

Тукай Г. Китмибез // Тукай Г. Шигырьләр.-Казан, 1990,-б.57.

Тукай Г. Олуг юбилей мөнәсәбәте // Тукай Г.-Казан, 1990-б.177.

1.   Безнең балалар әдәбиятыбызның  елга башында да Г.Тукай тора. Ул нәниләр өчен дистәләгән, берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр иҗат итте. Аның”Шүрәле”,”Су анасы”,поэмалары, “Кәҗә белән сарык” әкияте “Карлыгач” һ.б. шигырьләре татар балалар әдәбиятының алтын фондын тәшкил итәләр. Аларда татар милләтенең дистәләгән буын нәни балалары тәрбияләнде.

    “Шүрәле” ( бер өзек сәхнәләштерелә)

2.   Татар прфессиональ музыка сәнгате барлыкка килүендә, балет жанры тууында да Тукай иҗатының роле гаять зур. С.Сәйдәшев, Ф. Яруллиннар Тукайдан илһам алып иҗат иткәннәр. Мәшһүр композитор Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты Казан, Мәскәү театрларында гына түгел, күп кенә Европа илләренең башкалалары сәхнәләрендә шаулап барды, татар музыкасын дөнья аренасына алып чыкты. Ә бит аның нигезендә Тукай тудырган шигъри образлар ята.

1.   Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтиләү”дән дә көчлерәк җыр юк”,-дип язган иде Сибгат Хәким. Нинди илаһи көч бу җырда! Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек. Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Бу җырның көче күз яшендә түгел. Ул сине әллә кайларга, тарихка, язмышка алып кереп китә. Нигезендә- әрнү. Исеме дә бит”Өзелгән өмид”. Тукайның бу җыры безне мәңге газаплар өчен язылган шикелле.

     “Тәфтиләү” җыры җырлана. Г.Тукай сүзләре, халык көе

2.    Сөекле шагыйребез Г.Тукай халык җырларына зур бәя биреп, болай дигән:”Халык җырлары-халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”

       Аның иң яраткан көйләреннән берсе”Зиләйлүк”була. Шагыйрь бу җыр көенә үзенең иң көчле әсәрләренең берсе”Эштән чыгарылган татар кызына” шигырен иҗат итә.

     “Зиләйлүк” җыры җырлана. Г.Тукай сүзләре, халык көе.

1.    “Милли моңнар” шигырен Тукай халык җыры “Әллүки”нең көчле тәэсире нәтиҗәсендә иҗат итә. Ул бу көйне “Болгар номерларында” яшәгәндә күршедә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсеннән ишетә.

       “Әллүки” җыры. Г.Тукай сүзләре, халык көе,-б.106.

2.     Дүрт җыр”Тәфтиләү”,”Зиләйлүк”,”Әллүки”,”Туган тел”. Барысы да милли. Татар халкы белән бергә яшәячәк җырлар. Үлемсез җырлар. Әйе, халык хәтере гасыр башында туган Тукай җырларын әле һаман пөхтәләп саклый, бүген дә җырлый.

1.                 Әнкәемнең күкрәк сөте белән

                    Моңлы җырың сеңде күңелгә.

                    Күпме сулар акты Иделгә!

                    Мәхәббәте сүнми кешелекнең.

                    Гомер үткән саен яңара

                    Алгы рәткә куеп һәрбер юлын,

                    Җырларыңны тыңлый замана.

Гәрәй Р.Тукайга // Мин Тукайга киләм.-Казан, 1996 /

2.      Тукай таланты, күпкырлы иҗаты 20 гасырда татар профессиональ сынлы сәнгате тууда, милли рәссамнарның иҗат үсешенә дә җитди этәргеч булды.  Әйе, Тукай иҗатына күп кенә сынчылар, рәссамнар мөрәҗәгать иткәннәр, аларның һәркайсы бөек шагыйрьне үзенчә тасвирлый, үзенчә ачып бирә. Рәссамнар Абрек Абзгилҗдин, Тавил Хаҗиәхмәтов, В.Маликов, М.Хәертдинов, Л.Фаттахов һ.б. лар Тукайны үзләренең эшләрендә төрле яклап чагылдырганнар.Сынчы Б Урманченың шулай ук, дистәләрчә эшләре Тукай иҗатына багышланган.    /  картиналар  галереясы /

1.     Татарстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт бүләкләренең Г.Тукай исемен йөртүе дә бер дә очраклы түгел.

        Тукай шәхесе, тукай иҗаты яңадан-яңа талантлы әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең нигезенә алына. Тукай чишмәсе бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы буларак шаулап агуында дәвам итә.

2.   Тукайның мәхәббәт тарихы- шактый өйрәнелгән шагыйрь тормышының иң кызыклы, четерекле һәм бәхәсле якларыннан. Һәркемнең тормышында җанын җылытырлык, дөньясын яктыртып, авыр чакларында көч бирерлек саф, изге хыялы- мәхәббәте була. Кеше гомере буе шул сөюгә табынып, сыенып- сыгынып яши. Тукайның тормышын да бизәгәнме андый садә мизгел? Шагыйрь йөрәгендә очкынлы хис уяткан, иҗатына илһам биргән туташ  Зәйтүнә кем булган?

1.     1907 нче елда пыялачы Хәйдәр гаиләсе Чистайдан Казанга күчә. Аларның Зәйтүнә исемле кызларын Тукай яратып йөргән”,- диелә Тукай турында истәлекләрдә. Чынлап та, Тукайның нәкъ менә гашыйк елларында иҗаты яңа үргә, яңа биеклеккә күтәрелүе билгеле.

      Мәхәббәт турындагы шигырьләреннән берничәсен тыңлап китик:

     “Мәхәббәт”. Г.Тукай. - 84 б.

     “Гашыйк”. Г.Тукай – 101 б.

     “Соңра”.   Г.Тукай  -   86 б.

2.    Бүгенге кичәбездә, без шагыйрь Г.Тукайны төрле яктан ачарга тырыштык. Ул шагыйрь дә, әкиятче дә, ул җырчы да, ул милли көрәшче дә һ.б. бик күп асыл сыйфатларга ия булган.

                      Телсез идек, Тукай безне телле итте,

                      Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

                      Күгебездә балкып торган йолдыз булып

                      Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

                                                   “Тукай”. С.Кудаш.

1.      Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган-

         Тартыш белән тулган көннәрең.

         Шуңа,ахры, искә алынмыйча

         Үткән синең туган көннәрең....

         Бәйрәмнәрең алда икән әле,

         Кара, шагыйрь, бүген текәлеп-

         Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

         Ал чәчәкләр белән күтәреп.

         Син күрмәгән яңа буын килде,

         Котлап бүген туган көнеңне.

         Киләчәккә барган улларыңнан

         Ишетәсең “Туган телеңне”

     “Тукайга” Шәүкәт Галиев// Азат хатын.-1986.-№4,6,9.

2.    Татар халкының гимнына әверелгән”Туган тел” җыры башкарыла.

      “Туган тел”. Г.Тукай сүзләре, халык көе. б.112.

                               Кулланылган  әдәбият

 1.   Гайнанова Л. Тукайның  беренче китабы// Татарстан.- 1998.-№7,б.86.

 2.   Гафиятуллина Н. Тукай мәхәббәте.// Сөембикә.-2002.-№4.-б.14.

 3.   Рәсулева З. Тукайның нәсел-нәсәбе// Сөембикә.-1995.-№4.-б.6-8.

 4.  Татар шигърияте. 1980-2000 ел.-Казан, 2003.-б.75.

 5.  Тукай-ул гасырлар могҗизасы // Татарстан.-1996.-№4.-б.23-29.

 6.  Тукай Г. Сайланма әсәрләр.-Казан, 1996.

 7.  Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр.-казан, 1990.

 8.  Хантимерова Г. Мин сөям // Сөембикә.-1997.-№8.-б.28.

 9.  Хәким С. Тукайның тууына 100 ел // Азат хатын.-1986.-№4.-б.6-7.

10. Хәсәнов М. Г.Тукай // Татарстан.-2000.-№1.-б.32-37.

11. Әмирхан Р. Тукай чоры Казаны // Сөембикә.-2002.-№4.-б.11.

12. Татар халык җырлары.-Казан, 1997.



Предварительный просмотр:

                                    ТЕЛНЕ  СӨЮЧЕ  КЫЗЛАР!

                                                  ( бәйге)

  Максат:  1) Кызларның белемнәрен тикшерү  һәм ныгыту;

                  2) Татар халкының милли йолаларын, гореф- гадәтләрен

                       барлау һәм аларга хөрмәт тәрбияләү;

                  3) Сәламәт яшәү шартларын булдыру; уйный- уйный

                      телгә мәхәббәт тәрбияләү.

 Җиһазлау:   туплар, мәкальләр язылган карточкалар, тестлар,

                      диктант тексты язылган карточкалар, магнитафон,

                      дисклар, курчак, курчак төрү өчен җәймә, бәрәңге һәм

                      пычак.

                     

                                         БӘЙГЕ   БАРЫШЫ

I.  Оештыру моменты.

- Капитаннар уенчылар белән таныштыра.

II.  Төп өлеш.

  1 нче ярыш “Киңәшле эш таркалмас”( диктант)

                               Тел күрке- сүз.

     Җир йөзендә яшәгән халыкларның телләре бик күп төрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә якын, кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти- әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә ул телне туган тел, ана теле диләр.

     Безнең туган телебез- татар теле. Илебез халыклары телләре арасында бай тарихлы телләрнең берсе. Бу телдә ел саен йөзләрчә исемдәге китаплар басыла, дистәләгән газета- журналлар чыга.

2 нче ярыш “Җитезләр һәм тапкырлар”

 Тупны идәнгә бәреп, малай исемнәрен әйтү.

 

3 нче ярыш” Хезмәт иясе- хөрмәт иясе”

 Ике кыз яулык читен бөгешли, ике кыз суган әрчеп турый.

  ( тизлек һәм сыйфатка игътибар ителә)

4 нче ярыш” Борынгылар сүзе”( мәкальләр)

 ( Мәкальнең беренче һәм икенче яртысын алганчы, бала сүзләрне таба)

                                   Мәкальләр

1.  Әдәп  башы- тел.

2.  Иң  татлы тел – туган тел,

     Анаң  сөйләп торган тел.

3.  Теле  татлының дусы күп.

4.  Туган  телен  кадерләгән  халык  кадерле  булыр.

5.  Бер ялган  сөйләсәң- тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.

6.  Адәмгә  иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз.

7.  Яхшыны  ишетәсең  килсә,  яман  сөйләмә.

8.  Әүвәл  уйла, аннан сөйлә.

9.  Аз  сөйлә, күп  бел.

10. Сөйли  белсәң- тыңлый  да бел.

 5 нче ярыш. “Тылсымлы  сүзләр – тәрбия  чарасы”.

  ( Кызлар  курчак  төрә. Төргәндә юату сүзләре әйтә, аннары бишек җыры  башкара)

                                     Бишек  җыры

                               Әлли- бәлли- бәү итә,

                               Кызым  йокыга  китә.

                               Кызым  йокыга киткәч,

                               Әнисе дә ял итә.

                               Әлли- бәлли  итәргә

                               Ал  бишеге  бар  аның,

                               Елаганда  тирбәтергә

                               Үз әнисе  бар аның.

                               Әлли- бәлли итәр ул,

                               Тәмләп йоклап  китәр  ул,

                               Әтисенә- әнисенә

                               Терәк булып үсәр ул.

  6 нчы ярыш”Теләсә нинди  ситуациядән чыгу юлы бар”

   ( Күзләре  бәйләнгән кызлар икенче кызның чәчләрен тарап үрә)

  7.  “Аукцион”

     (  Мин  бу җырны  бер  юлдан  беләм....)

  8.  Капитаннар  ярышы

     ( Тест сорауларына җавап)

  1.  Кайсы  сүздә  басым беренче иҗеккә төшә?

  1)  беләләр

  2)  эшләгез

  3)  сорамыйлар

  2.  Сүзнең  дөрес транскрипциясен табыгыз.

             Сәнгать

  1) ( сангат)

  2 ) ( сәнгәт)

  3)  ( сәнгъәт)

  1. Кайсы сүздә у хәрефе языла?

  1)  с...р...т

  2)  гә...д...

  3)  к...ләм

  4.  Артык  сүзне  табыгыз.

  1)  арыслан

  2)  калган

  3)  имтихан

  5.  Парлы  сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

          Тора- бара

   1)  вскоре

   2)  вовремя

   3)  со  временем

  6.  Сүзнең  синонимын табыгыз.

         Тапкыр

    1)  бераз

    2)  мәртәбә

    3)  аерым

  7.  Сүзнең антонимын табыгыз.

        Кайгы

     1)  бәхет

     2)  уңыш

     3)  шатлык

                     



Предварительный просмотр:

Кама Тамагы муниципаль районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

                               Әлифба  бәйрәме

                                   ( сценарий)

                         Башкарды: I квалификацион категорияле

                                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                            Закирова Сания Исмәгыйль кызы

                                          2014 нче ел

Максат һәм  бурычлар. Белемнең  нигезе  булып  торган “Әлифба”ның кеше тормышында тоткан  ролен  аңлату. Әлифба  нәрсәгә   өйрәткәнен искә  төшерү, мәктәп, уку  турында  булган  шигырьләрне яттан  сөйләү  күнекмәләрен  камилләштерү.

Җиһазлау. Әлифба рәсеме, кисмә  хәрефләр, проектор, экран, презентация, милли костюмнар.

                                              Бәйрәм  барышы

  • Кадерле ата-аналар һәм кунаклар! Бүген зур бәйрәм. 1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашырга җыелды. Әлифба бәйрәме кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр, җырлар, әйтемнәр һәм табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, ярдәмчел булырга өйрәнде.

Хөрмәтле ата-аналар! Әлифба бәйрәме- сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бар. Бәйрәм котлы булсын!

1 нче укучы

Әлифба алды                              Белем иленең

Әтием миңа.                               Тәүге баскычы.

Бик-бик сөендем                        Баскычка басып,

Бүген мин шуңа                         Югары менәм,

Белдем, Әлифба-                       Фән нигезенең

Телнең ачкычы,                         Серләрен беләм.

2  нче укучы

  Әлифба китабын укырга өйрәткән өчен беренче укытучыбызга һәм әти-әниләребезгә бик зур рәхмәт!

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, кадерле әти-әниләребезгә һәм хөрмәтле кунакларыбызга нәрсәләргә өйрәнүебез турында сөйлик.

                                             Укучылар

 Без укырга, язарга, сөйләргә, табышмаклар, мәкальләр әйтергә, мәсьәләләр  чишәргә өйрәндек.

3 нче укучы

 Әлифбабыз тәмам булды,

 Без җыелдык бәйрәмгә.

 Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

 Ничек сезгә сөйләргә?

4  нче  укучы

 Нигә бүген куанмаска,

Без бит инде зур үстек.

Әлифбаны  тәмамлап,

“Туган тел”гә дә күчтек.

Укытучы. Дөрес, укучылар, сез Әлифбаны өйрәнүне тәмамладыгыз. Ул сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Әйдәгез Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк.

 Укучылар(бергә) “Кадерле Әлифба! Безнең бәйрәмгә рәхим ит!”

 Әлифба. Минем  шатлыгым бик зур. Бүген зур бәйрәм.

                                           5  нче  укучы

 Әлифба, син барлык фәннең

 Тәүге  баскычы

 Син кадерле туган телнең

 Алтын  ачкычы

6  нчы укучы

 Иң  якын дусларың

 Булдык  гел без  синең.

 Һәр  хәреф  елмаеп  

 Әйтте  үз  исемен.

7  нче  укучы

Алар бит бик матур

Сүзләргә әйләнде.

Сүз  төзеп  укуы

Кызык  һәм  күңелле.

8  нче  укучы

Кызык  әкиятне

Укуы  рәхәт.

Рәхмәт, Әлифба,

Сиңа  з-р-р рәхмәт!

                                           Әлифба

Нәни  дусларым,                                   Һәрбер  укучы

Рәхмәт  сезгә дә,                                   Бик  күп  укысын!

Әлифбаны нык                                      Китап иң якын

Үзләштергәнгә.                                     Дустыгыз  булсын!

Белем сараен                                         Нәни  дусларым,

Керергә ачып,                                       Шуны  белегез:

Сезнең кулларда                                   Фәкать Әлифба-

Хәзер  бар  ачкыч.                                 Белемгә  нигез.

Зур  доктормы  ул,                                Үтәргә  эшнең

Космонавтмы  ул,                                  Кечесен, зурын

Укытучымы,                                           Әлифбадан  ул

Әллә  галимме,                                       Башлаган  юлын.

Яки  төзелештә                                    

Агроном, яисә

Бер инженермы ,                                

Гади  эшчеме,

9  нчы  укучы

Әлифба, Әлифба

Китәсең  бит  инде.

Җыр итеп  җырлыйбыз

Иң  соңгы  битеңне.

                                      Җыр “Әлифба”

  1. И әлифбам, син  фәннәрнең

Тәүге  баскычы.  

Син  кадерле  туган  телемнең

Алтын  ачкычы

Кушымта.                         Укырга да  өйрәттең

                                             Язарга  да өйрәттең.

                                             Син кадерле  туган  телемнең  

                                             Алтын  ачкычы.

  1. И әлифбам, син кулымда

Балкыйсың  нәкъ  нур  булып.

Һәр  баланы  зур  бәхеткә

Илтүче  ак  юл булып.

Кушымта.                          Укырга да  өйрәттең

                                             Язарга  да өйрәттең.

                                             Син кадерле  туган  телемнең  

                                             Алтын  ачкычы.

                                     Әлифба

Кем  кайсы  хәрефне

Бигрәк  ошатты.

Я, әйтеп  бирегез,

Ачмыйча  китапны.

                                         10  нчы  укучы

     А  тора  әлифбаның

     Иң  мактаулы  җирендә

   Ансыз  әйтеп  булмый

   “Ата-ана” сүзен  дә. (А хәрефен  күрсәтә)

11  нче  укучы

    А ны  бик  мактыйсыз,

    Әллә  У  ямьсезме?

   “Укы,- ди ул  безгә,

   “Уйла”,- ди һәр  сүзне. (У хәрефен  күрсәтә)

12  нче  укучы

Э  белән  башланган

    Сүзләр  дә  нинди  күп.

    Күп  сүз  эчендә

    Балкый  ул  энҗе  күк.

13  нче  укучы

Әлифба, Әлифба, минем сиңа  бер шигырь  сөйлисем  килә.

Әлифба

Әйдә, сөйләп  кара  минем  укучым.

14  нче  укучы

    Нәрсә  булган?

    Нәрсә  булган?

    Мич  башыннан

    Минем  әлифбам  егылган!

    Аягын  сындыра  язган

    Баш  хәреф  М, мескенкәй.

    Г  әз   генә  ботын  борган,

    Җ таралган  бөтенләй

    Ю  югалткан  үзенең

    Арадагы  күперен.

    Төшеп  идәнгә  кырын,

    У  сындырган  койрыгын.

                                             Әлифба

Бу  шигырьдә  нәрсә  турында  сүз  бара?

Укучылар

Укучы  китабын  саклап  тотмаган, шуңа күрә  хәрефләр  гарипләнгән.

                                            Әлифба

 Китапларны  саклап  тотарга  кирәк.

15  нче  укучы

Китап- киңәшчең  синең,

    Дустың, ярдәмчең  синең.

    Ул  хөрмәткә бик  хаклы,

    Кадерлә  син  китапны.

                                           16  нчы  укучы

    Укы, дустым, син  аны

    Китапның  син  дусты  бул.

    Бик  күп  сорауларыңа

    Җавап  биреп  торыр  ул.

                                            17  нче  укучы

   Почмакларын  бөкләмә,

   Битләрен  дә  ертма  син,

   Керле  кул  белән  аны

   Беркайчан  да  тотма  син.

                                              Әлифба

 Кадерле  балалар,                               Беләсең  алмашка

 Мин  китәм, хушыгыз.                      Туган  тел  киләчәк

 Акыллы  булыгыз!                             Ул  сезгә  бигрәк  күп

 Гел “5” кә  укыгыз.                            Бүләкләр  бирәчәк.

                                             Туган  тел

Исәнмесез, минем нәни  дусларым! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Таныш  булыйк, дуслар! Сез хәзер минем  исемемне  укырсыз. Минем  ни  өчен  Туган  тел  дип  аталуымны  белмисездер  әле. Тыңлагыз, сөйлим:

                                           “Дөньяда  күп нәрсә  белдем,

                                            Син туган  тел  аркылы”,-

 дип язган безнең  сөекле  шагыйребез  Габдулла  Тукай. Әйе, туган  тел бик  күп нәрсәгә  өйрәтә. Мин  быел  сезгә  Туган  илебез, батыр халкыбыз турында сөйләрмен. Сез  ни өчен  җил  исүен, кыш  һәм  җәй, көн һәм төн  булуын  белерсез.

  Мине  тырышып  укыгыз, битләремне  ертмагыз. Уку елы  беткәндә дә, ул өр-яңа  булсын!

                                           Укучылар

Туган  тел, Туган  тел

 Боларны  беләбез.

 Өйрәндек  күп  нәрсә

 Әлифба  белән  без.

                                            Туган  тел

 Сез  Тукайны  абыйны

 Беләсез  һәммәгез.

 Ул  язган  бер  җырны

 Җырлыйбыз  әйдәгез.

                                      Җыр”Туган  тел”

                                         18  нче  укучы

   Йөрәгемә  иң  якын  тел-

   Туган  телем- үз  телем.

   Ярдәмең  белән  өйрәндем

   Гүзәл  телне  рус  телен.

19  нчы  күнегү

  Татарча  да  яхшы  бел,

  Русчаны  да  яхшы   бел!

  Икесе  дә- безнең  өчен

  Иң кадерле  затлы  тел!

                                           Укучылар

  Тырыш  булырга

  Ялкауланмаска,

  Артка  калмаска,

 “2” ле  алмаска

 “5” кә  укырга

  Сезнең  алда

  Вәгъдә  бирәбез.

   Бәйрәмнең  II  өлеше уенлы-җырлар  белән  дәвам  итә.

                                       Уенлы- җыр”Миңлебай”

                                       “Күрсәт, әле үскәнем”

                                       “Йөзек  салыш”

                                 Кулланылган  әдәбият

  1. К.В.Закирова. Күңел ачыйк бергәләп. Казан”Мәгариф” нәшрияты, 2003.
  2. М.Ф.Кашапова. Иң гүзәл  тел- туган  тел. Казан. 2009.
  3. М.А.Вәлиуллин. Балачак илендә. Казан, 2009.
  4. М.Ф.Кашапова. Уйныйк әле балалар. Казан, 2011.
  5. К.В.Закирова, Л.Р. Мортазина”Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”Казан, 2012.
  6. К.В.Закирова. Иң матур сүз. Уку  китабы. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2012.



Предварительный просмотр:

Кама Тамагы муниципаль районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                               

                        ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕ

                                 ( әдәби- музыкаль кичә)

                                           

                                Башкарды: I квалификацион категорияле

                                                    татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                    Закирова Сания Исмәгыйль кызы

                                     

                                        2014 нче ел

                             

Максат.  Укучыларда  туган телебез-татар теленең  матурлыгы, гүзәллеге, фикри тирәнлеге турында тоя беләргә өйрәтү;

сәнгатьле сөйләм телен үстерү; туган телне ярату, белү һәм туган телдә сөйләшү теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, экран, презентация,  плакатлар, магнитафон язмасы, китаплардан күргәзмә.

 

1 нче укучы. Без- татарлар, туган телебез татар теле.

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

2 нче укучы. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

                          И минем җандай кадерлем,

                          И җылы, тере телем.

                          Кайгылар теле түгел син,

                          Шатлыгым теле бүген.

3 нче укучы. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

                       

4 нче укучы. Әйе, мәшһүр шагыйребез Г.Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтеп биргән.

Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия коралы итеп тә караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп, “туган тел”, “матур тел”, “әткәм-әнкәмнең теле” дип атаган.

                         Без –татарлар!(шигырь)

5 нче укучы.  Без- татарлар!

                         Татар исемен без

                         Горур йөртә торган бер халык.

                         Без- татарлар!

                         Шулай диеп белә

                         Безне бөтен дөнья илләре.

                         Без- татарлар.

                        Батыр халык дигән

                        Зур даныбыз әле сүнмәде.

                        Без- татарлар!

                        Шушы исем белән

                        Җирдә яшәү үзе бер бәхет

                        Без- татарлар!

                        Яшибез без җирдә

                        Бар халыклар белән гөрләшеп.

                     

                        Җыр”Кояшлы ил”

  1. Кояшлы ил, безнең ил

Күге аның гел аяз

Кыш китерсә, Кыш бабай

Чәчәк алып килә яз

  1. Һавасы да, җире дә

Салават күпере дә.

Яңгыры да, кары да

Безгә якын бары да.

  1. Сандугачлы урманы

Ашлык тулы кырлары.

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары

6 нчы укучы.  Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.Туган-үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Милләтебез сәнгать ияләренең матур-матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз, рухланабыз.

7 нче укучы.  Дөньяда иң-иң матур ил-

                          Ул минем туган илем.

                          Дөньяда иң-иң матур тел-

                          Ул минем туган телем.

                         “Балам”,- диеп туган телдә

                          Эндәшә миңа әткәм.

                         “Әнкәем”,- дип әниемә

                           Мин туган телдә дәшәм.

8 нче укучы.   Туган телемдә сөйләшеп

                          Яшим мин туган илдә.

                         “Туган ил” дигән сүзне дә

                           Әйтәм мин туган телдә.

                           Иң изге хисләремне мин

                           Туган телдә аңлатам.

                           Шуңа күрә туган телне

                           Хөрмәтлим мин, яратам.

9 нчы укучы.   Мин сөйлим анам телендә

                           Яшим атам җирендә.

                           Бу бәхет миңа бирелгән

                           Туган йорт бишегендә.

                          Тәүге кабат аяк басып

                          Сукмактан киттем йөреп.

                          Әйттем анам теле белән:

                        -Мин җирдә кеше!- дип.

10 нчы укучы. Туган тел- иң татлы тел,

                           Туган тел- иң тәмле тел.

                           Тәмле дип, телең йотма-

                           Туган телне онытма!

                          Халкым бер тумыш көндә дә

                          Тукаен онытмады.

                          Без-“Туган тел”дән туганнар

                           Без- Тукай оныклары.

11 нче укучы. Күзләремне ачты минем,

                          Иркәләде үз телем.

                          Үз телем яктыртты юлны,

                          Үз телем бирде белем.

                          Үз телеңне сөймәгәндә

                          Ярты ул алган белем.

                          Канатсыз коштай буласың,

                          Белмәсәң ана телен.

                          Әткәң-әнкәң телен белсәң,

                          Адашмассың кайда да...

                          Туган телемдә эндәшәм

                          Кояшка да, айга да.

                          Туган телемдә аңлашам

                          Үткән, бүгенем белән...

                          Әлифбамны  дога итеп

                          Укыймын күңелемнән

                          Игелекле булып үсим

                          Газиз  туган телемә.

                          Туган  тел бер генә була-

                          Әнкәй кебек бер генә.

                              Җыр”Туган тел”

12 нче укучы.  Татар дигән исемнең тарихы да бик борынгы. Төрле чор галимнәре аны төрлечә аңлатканнар. Кайберәүләр аны “тар-тар” сүзеннән алынган дип уйлыйлар

13 нче укучы. Бу фикер безнең халыкка туры килә, чөнки ул сүз бөтен авырлыкны тартыр дигәнне аңлата.

14 нче укучы. Туган җирем- Идел буе,

                          Һәр телнең бар туган иле.

                          Туган җирең кебек назлы,

                          Җырдай моңлы татар теле.

                           Халкың  кебек уңган да син,

                           Хезмәттә син көне-төне.

                           Ир-егетләреңдәй дәртле,

                           Гайрәтле син, татар теле.

15 нче укучы.  Туган  телем күп еллдардан бирле

                           Чәчәк ата йөрәк түрендә.

                          “Әнкәй” дигән иң беренче сүзне

                            Мин әйткәнмен  татар  телендә.

16 нчы укучы.  Үз ана телем- минем өчен\

                             Матур, иң тәмле тел,

                             Үз телем- үз әйберем булган өчен

                             Ярата  күңел.

17 нче укучы.   Туган телем- татар теле,

                            Сандугачлар теле бит ул.

                            Үзе гади, үзе бөек,

                            Аһәңле һәм моңлы бер тел.

18 нче укучы.   И туган  тел!

                            Сине Әнкә  итеп

                            Йөрәгендә саклый бу халык.

                            Таралган ул... Әгәр син булмасаң

                            Бетәр иде күптән югалып.

                            Югалмадың.

                            Югалтмадың  безне-

                            Халык исән калган син барга.

                            Бу дөньяга күзебезне ачтың,

                            Вакытыбыз юк кабат йомарга.

19 нчы укучы.  Татар баласы (Л.Лерон)

                                                         

Калфак  кигән  кыз  баланың

Багып  алчы  йөзенә:

Нинди  гүзәл  татар  кызы!-

Күз  тимәсен  үзенә.

Килешеп  тора  түбәтәй

Аның  күркәм  йөзенә:

Нинди  матур  татар  улы!-

Күз  тимәсен  үзенә.

Үзе  тыйнак,үзе  горур,

Хак  сүз  булыр  әйткәне.

Яратыр  газиз  Ватанны,

Сөяр  әткәй-әнкәйне.

Дәү  булгач  та  шулай  калыр-

Татар  баласы  булып.

Әйтерләр:

-Татар  кызы  бу!

Диярләр:

-Татар  улы!  

                         Татар халык бию”Әпипә”

   20 нче укучы.   Татар  теле(Н.Мадьяров)

                                                   

Татар  теле- минем  туган  телем,

Сөйләшүе  рәхәт  ул  телдә.

Шул  тел  белән  көйлим...

Милләттәшем  булган  һәркемгә.

Дөньялар  киң, анда  илләр  бик  күп,

Туган  илем  минем  бер  генә.

Туган  илемдә  дә телләр  бик  күп,

Туган  телем  минем  бер  генә.

                     Җыр “Мин яратам сине, Татарстан!”

                           

                                 Кулланылган әдәбият

  1. М.Ф.Кашапова. Иң гүзәл  тел- туган  тел. Казан. 2009.
  2. М.А.Вәлиуллин. Балачак илендә. Казан, 2009.
  3. М.Ф.Кашапова. Уйныйк әле балалар. Казан, 2011.
  4. К.В.Закирова, Л.Р. Мортазина”Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”Казан, 2012.
  5. К.В.Закирова. Иң матур сүз. Уку  китабы. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2012

                   



Предварительный просмотр:

                                      «Балачак  кыңгыравы”

4нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.

  Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар, кунаклар! Без бүген башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә җыелдык. Дүрт ел буе шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз  да уртак булды.

  Бүген безгә күңелле дә, бераз моңсу да. Күңелле, чөнки башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлау көнен бәйрәм итәбез. Алда сезне тагын да авыррак, әмма кызыграк, мавыктыргыч сынаулар көтә.

  Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп 4 еллык мәктәп тормышын күз алдыннан үткәрик.

1 нче укучы:

Дуслар бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн.

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде һәммәбез.

Башлангыч белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

2 нче укучы:

Уку елы тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә.

Нигә бүген куанмаска,

Без бит инде зур үстек.

Башлангычны тәмамлап,

5нче класска күчтек.

   3 нче укучы:

Тик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе.?-

Башлангычтан  - балачактан

Бер дә килми китәсе.

Гел карап торырбыз инде

Кечкенәләр ягына.

Нигә укытмыйлар икән,

Гел башлангычта гына.

Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Үсмерчак белән тоташа.

4 нче укучы:

Инде менә үсеп җиттек,

Сау бул балачак иле.

Юлларыбыз хәерле

Сәгатътә булсын иде.

Бик моңсу булса да бүген

Ярамый боегырга.

Дәвам итәрбез укуны

Шушы ук мәктәптә.

Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә.

5 нче укучы:

Җитте хушлашу сәгате,

Сау бул, башлангычыбыз

Һәм мондагы бик кадерле,

Беренче укытучыбыз.

Саубуллашу бигрәк моңсу икән,

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек укытучыбыз,

Кырыс йөзегезне күрмәдек.

6 нчыукучы:

Беренче укытучы. Бу сүзләр

Мәңгегә калырлар йөрәктә.

Сагынып гел искә алырбыз

Булсак та без еракта.

 

Тәүге тапкыр кулларыма

Әлифбаны син бирдең.

“Әйдә балам, белем иле

Сине бик көтә”- дидең.

 

Син өйрәттең хәрефләрне

Дөрес яз, тырыш дидең.

Әниемдәй якын кешем

Бары син генә идең.

 

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга Сез

Тотып башта нәни куллардан.

 

Минем нәни кулларымны

Сез эшкә өйрәттегез.

Ялгыш , хата, бозуларны

Язганда кисәттегез.

7 нче укучы:

Узып китте 4 ел уку елы

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек ,

Ватылган да төсле, бөтен дә.

 

Дулкынланып карап торам,

Юксындырасың сыйныфым.

Син минем үткән гомерем,

Син минем алгы көнем.

 

Синдә күрергә өйрәндем,

Матурлыгын дөньяның

Тәүге кат синдә башкардым,

Балачагым җырларым.

8 нче укучы:

Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез!-дип шулай гел бергә.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга

Рәхмәт әйтәсе килә:

Хор белән

  • Безгә белем биргән өчен,
  • Кадерләп үстергән өчен,
  • Назлы карашыгыз өчен,
  • Дөрес тәрбиягез өчен,
  • Икенче әни булганыгыз өчен,
  • Барысы, барысы,барысы өчен,
  • Рәхмәт ,сезгә,укытучым.

9 нчыукучы

Җылы караш, назлы сүзләреңнән,

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр:  “Сез иң гүзәл кеше икәнсез»

Минем укучыларым

5нче класска җиттегез,

Кадерле укучыларым.

Ә бит сез минем күптәнге

Нәни беренчеләрем.

Бер гөнаһсыз самими күзләр,

Төбәлделәр үземә.

Сезнең белән мин дә чумдым

Сабыйлар дөньясына.

Онытылды борчуларым,

Дөнья мөшәкатьләре

Сезнең белән бәйле тормышның

Иң матур мизгелләре.

Тиктормаслар,шаян , шуклар

Идегез сез барыгыз

Тиз арада үзегезне

Яратттыра алдыгыз.

Зур өметләр баглап озатам

Сезне бүген 5нче класска.

Туры килсен иде сезнең хакта

Мактау сүзе генә ишетергә.

Бер баскычка бүген күтәреләсез,

Алда әле юлның озыны.

Начар гадәтләргә иярмичә

Сезнең юлыгыз булсын туры.

Акыллы, тәртипле булып

Үсәрсез дип ышанам.

Сөйкемле сөякләрем

Мин сезне бик яратам.




Предварительный просмотр:

         Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган

XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясенә

                                                                     заявка

Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы

Республика, шәһәр (район), мәктәп исеме (устав буенча), сыйныф

Телефон

(мәктәп,

өй яки кәрәзле

телефон номеры)

     Адрес,индекс

           (email)

Кирәкле техник чаралар

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Сания Исмәгыйль кызы.

1968 елгы

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

884377 2-19-88

884377 2-40-68

422820

ш.т.п. Кама Тамагы районы,Комаров урамы, 19 нчы йорт

zakirovasania@yandex.ru

Илһам Шакиров замандашлары хәтерендә

(сыйныфтан тыш чара) эшкәртмәсе

                                 Халкыбызның милли хәзинәсе

                                         (Сыйныфтан тыш чара)

1.Алып баручы.  Һәрбер бай тарихлы, олуг язмышлы халыкның мәдәни үсеш дәрәҗәсен һәм киләчәккә барыр кыйбласын билгели торган шәхесләр була. Татар халкы исә нәкъ менә шундый игътибар, талантларга бик бай халык. Әдәбият-сәнгатьнең һәр өлкәсендә безнең гүзәл йолдызларыбыз бар. Ә Илһам Шакиров – алар арасында да илаһи таланты белән балкып торган йолдызларның-йолдызы. Ул-гасырларга бер генә туа торган, тулы мәгънәсендә мәшһүр халык җырчысы. Туган халкыбыз Илһамы, ә Илһам халкы белән бәхетле.

  Февраль аенда “милләтебезнең гасырларга тиң мәхәббәтен казанган”җыр сандугачына –Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакировка       яшь тула. Әйе, “Тукайны яздан аерып булмаган” кебек, Илһам Шакировны да февраль аклыкларыннан аерып карау мөмкин түгел һәм халкыбыз үзенең сөекле улы каршында баш иеп, концерт залларына ашыга, җыр кичәләре уздыра. Без дә бүген сөекле җырчыбызга багышланган бәйрәм кичәсенә җыелдык. Бәйрәмең котлы булсын, күңелең шатлыклар белән тулып торсын, Илһам ага! Афәрин! Мең яшә!

  1 нче укучы.                             Мәдхия (Нури Арсланов)

                                          Илһам бирә икән кем Илһамга?

                                          Шундый моңлы аның тавышы!

                                          Халык белән тулган заллар тарта,

                                          Киң кырларга җәелә сагышы.

                                                  Алып китә Идел буйларына,

                                                  Хәтерләтә ерак узганны.

                                                  Бөек язмыш җырчы уйларында:

                                                  Бәгырьләрне баскан тузаны.

                                           Юар өчен ләйсән булып ява,

                                           Яшен булып балкый күкләрдә,

                                           Илһам күле аңа зәңгәр һава,

                                           Ул яшәргә өнди, күкләргә!

                                                  Илһам җырлый, җырлар әсир кыла,

                                                  Рухландыра яшьне, картны да:

                                                  Нәфис татар моңы яңгырап тора,-

                                                  Игелеккә күңел тартыла.

                                           Җырчы Илһам кайдан илһам ала?-

                                           Идел-йорттан, туган халкыннан.

                                           Зур алкышлар һәр дәм юлдаш аңа-

                                           Кайда барса калмый артыннан!

Илһам Шакиров башкаруында җыр тыңлау “Идел буе каеннары”

2 нче укучы.                Җырчыга шагыйрь сүзе (Нәби Дәүли) 

                                        Туган җирең-Сарман ягы,

                                        Дөньяның тын почмагында.

                                        Бөек Ватан сагышлары

                                        Синең татар җырларыңда.

                                             Нинди авыл, шәһәрләрне

                                             Узмадың син юлларыңда.

                                             Татарстан чәчәкләрен

                                             Йөретәсең җырларыңда.

                                        Тыңлый сине Урал, Себер,

                                        Казах тыңлый кырларында.

                                        Таулар үтеп, сулар кичеп

                                        Дуслык бара җырларында.

                                             Кемнәрнеңдер аһ-зарлары

                                             Синең тавыш чыңлавыңда,

                                             Бәхет белән куандырып

                                             Шатлык тула җырларыңда.

                                         Туган илгә чын мәхәббәт

                                         Яши синең уйларыңда.

                                         Илһам дигән исемеңә

                                         Лаеклы син җырларыңда.

                                              Гади сүзне син җыр иттең

                                              Йөрәгеңнең кылларында.

                                              Шагыйрь йөри синең белән,

                                              Дустың булып җырларыңда.

2.Алып баручы.   Илһам Шакиров –дөньядагы милләтләр арасында мәшһүр урын тоткан татар халкының мәдәният, җыр сәнгатенә бүләк иткән, сирәк очрый торган олы таланты. Андый талантлар ел саен, хәтта дистә еллар саен да түгел, гасырга бер туа. Ул үзенең табигый таланты, иҗаты белән туган халкының җыр сәнгате өлкәсендәге җегәрен, рухи мөмкинлекләрен бөтен тирәнлеге  һәм куәте, байлыгы һәм нәфислеге белән гәүдәләндереп кенә калмады, җырны татарның йөрәк тибеше, рухи дөньясы, күңеле белән бәйләде; җыр, моң аркылы халыкның уй һәм теләкләрен, шатлык- хәсрәтләрен, киләчәк язмышын, гомумән, аның телдән, сүз белән әйтеп бирү мөмкин булмаган серләрен ачып салды; җырчы җанын халык йөрәгенә сихри җепләр, моңлы кыллар белән тоташтыра, бәйли алды.

  Урыс вокаль сәнгатен Европа , дөнья күләмендә танытуда Федор Шаляпин нинди урын тотса, татар җырларын киң дөньяга яңгыратуда, җыр, моң, сәнгать аркылы татар милләтенең язмышы хакында чаң сугуда И.Шакиров шундый ук рольне уйный.

3 нче укучы.                      Илһамга ничә яшь?(Илдар Юзеев)

                                           Илһам Шакировка ничә яшь соң?

                                           Нинди уйлар аның башында?

                                           Халык яшәгәндә-яшәр моңы,

                                           Илһамыбыз- халык яшендә.

                                           

                                           Борынгы да үзе... Киләчәк тә...

                                           Тоям шул чишмәнең кипмәсен.

                                           Һәр кешенең йөрәгендә һәр көн

                                           Илһам килсен, Илһам китмәсен!

1.Алып баручы.  Илһам Шакиров, һичшиксез, легендар шәхес, татар музыка сәнгате тарихында олы вакыйга. Аның тавышы тембр ягыннан күңелгә йомшак, матур. Аның күп меңләгән, бәлки миллионлаган тыңлаучының йөрәгенә үтеп керә торган бөек байлыгы-моң. Бу моң татар халкы тарихының ерак төпкелләренә, иң борынгы бабаларыбызның рухи тамырларына барып тоташа. Илһам Шакиров- татар җырының үрнәк яңгырашын тудырган, милли яңгырашны тулысы белән үзләштергән башкаручы. Әмма җырчы бу яңгырашны үзмаксат итеп куймый, ә халык моңына табигый рәвештә кушылып китә, аны үстерә. И.Шакиров башкаруында татар моңы бөтен милләт вәкилләренә, һәр халыкка аңлашыла., ул халыкара төс ала. И.Шакиров шәхес буларак та бик кызыклы- ул кешеләр белән җиңел аралаша, нечкә юмор хисенә ия, ул белемле, хисле һәм мавыгучан әңгәмәдәш. Шул ук вакытта ул башкаларны кабатламый, үзенә һәм үз тирәсендәгеләргә бик таләпчән. Ул иҗатында да, гади тормышта да зыялы, тирән фикерле кеше.

 4 нче укучы.                       Илһам Шакировка(Мөдәррис Әгъләмов)

                                             Ник сазыңны уйнадың син әле,

                                             Бәлки айламаска калгандыр?

                                             Тукай сазы өзелгәнен белеп,

                                             Халык сине сорап алгандыр.

                                             “Син” дип әйттем, үпкәләмә, туган,

                                               Бәйләнгән бит нәсел-ыруым-

                                               Син бит кирәк,

                                               Бары бу дәүләткә

                                               Кирәк түгел кирәк булуың.

                                               Тибеше булыр башлыкларда да бер

                                               Халыктагы олы йөрәкнең,-

                                               Шуңа кадәр, бәлки, күпмилләтле

                                               Дәүләт өчен син дә кирәктер.

                                               Һәм халыкка эндәшәсе килә:

                                               Киләчәккә,

                                               Акылың булса, бак:

                                               Тукай сабак,

                                               Сәйдәш сабак иде,

                                               Соңгысыдыр, бәлки, бу сабак!...

2. Алып баручы.   Илһам Шакировны тыңлаган саен аның илаһи тавышы белән гадәти көй генә түгел, бәлки гаҗәеп бер моң кыяфәтенә кергән уй-хыяллар, хәтта үзенчә бер гыйбрәтле уй-фикерләр күңелләрдән кичә сыман. Әйе, кичәләр күңелдән...

 Моңында аның яктылык, уй-фикерләрендә исә тирән трагизм... Шуңа да ул, күңел кылларын чиертеп, әллә нинди сәер хисләрне уятудан тыш, зиһеннәргә, аңга да тәэсир итә, сине тулаем бөтереп алгандай була. Бер мәлгә син хәзерге халәтеңне, реаль чынбарлыкны онытып ук җибәрәсең- гүяки әйтеп бетергесез тирән хис-фикерләргә чумасың...

  Нәрсәдән бу- җырының мәгънәлелеге, тавышының үзенчәлегеннәнме, әллә җырлау алымының илаһи тылсымыннанмы?

  Башкалар да бит беләләр шул ук җырларны, буыннан буынга тапшыра киләләр. Матур итеп тә башкаралар. Ләкин Илһам гына барыбер үзенчә җырлый, тик Илһамча гына... Нәрсәдән бу?

5 нче укучы.                         Татар моңының таҗы(Роберт Миңнуллин)

                                               Ну җырлыйсың! Өзелә бит

                                               Гармунның күрекләре.

                                               Җырчылар күп лә ул бездә,

                                               Юк синең кебекләре!

                                               Юк шул синең кебекләре,

                                               Бәлки туарлар әле?!

                                               Аларны да елый-елый,

                                               Бәлки, тыңларлар әле!

                                               Ну җырлыйсың...

                                               Син меңнәрнең

                                               Үзәген өзәсеңдер.

                                               Без түзәбез инде, үзең

                                               Ничекләр түзәсеңдер?!

                                               Безнең язмышлар-карурман,

                                               Адаштык шул урманда.

                                               Бәлки әле, чыгалырбыз

                                               Синең моңың булганда...

                                               Синең моңың әле безгә

                                               Кирәк, кирәк булачак!

                                               Син дә тынсаң, татар җаны

                                               Туңачак та тыначак.

                                               Син татарның асыл моңы,

                                               Татарның кадерлесе!

                                               Син татарымның үткәне,

                                               Бүгенге-хәзергесе...

Илһам Шакиров башкаруында җыр тыңлау”Син  сазыңны уйнадың”

1.Алып баручы. Илһам Шакиров дидеңме- бу җыр! Сихри моң. Тоташтан моң. Һәр буының, күзәнәгең калтырый. Син үзеңне онытасың. Шул сихри моңга эрисең. Шул йомшак дулкында агып барасың, дөньяны иңлисең сыман. Рәхәт моң. Бер дә туйдырмый торган моң. Көчле җыр. Матур җыр. Син үзеңне бу якты дөньяда күкләргә ашкан иң бөек зат итеп хис итәсең. Пәйгамбәр! Фәрештә кебек. Ай, мәгърур татар моңы менә нинди көчкә ия бит ул дип, гомерлеккә шатланасың.

  Илһам Шакиров- ургыл елга ул! Биек-биек таулардан агучы ургыл сулы елга, беркайчан саекмый, тизлеген югалтмый. Ашкына-ашкына алга таба ага. Шуңа күрә дә И.Шакировны куып җитәрлек җырчы юк әлегә.

6 нчы укучы              Син җырлаган чакта (Лена Шагыйрьҗан)                                       

                                           Син җырлаган чакта тынып калам,

                                           Кузгалырга кыймый урынымнан.

                                           Адашам мин кереп моңнарыңа,

                                           Әйтерсең лә алар кара урман.

                                           Һәммә нәрсә җырлый, бер мин җылыйм,

                                           Бар дөньяны күмә синең моңың.

                                           Мин әсирең шунда, мин –бер колың,

                                           Аңлаталсаң, аңлат серен моның...

                                           Син җырлаган чакта- дөнья гүзәл,

                                           Авырлыклар килсә, аңа түзәм.

                                           Бер канатсыз киңлекләргә очам,

                                           Бер корабсыз дәрьяларны гизәм...

7 нче укучы.                            Илһам җырлый(Галимҗан Латыйп)

                                                       Илһам җырлый,

                                                       Илһам килгән,

                                                       Дисәләр,

                                                       Бәйрәмнәргә

                                                       Әйләнәләр

                                                       Кичәләр.

                                                     

                                                       Концерттка дип,

                                                       Куба авыл

                                                       Тамырдан.

                                                       Җыр бит бездә

                                                       Бик тә яшьли

                                                       Кабынган.

                                                       Бишек җыры

                                                       Җырлап безне

                                                       Бакканнар.

                                                       Җырлап кына

                                                       Уятканнар

                                                       Ал таңнар.

                                                       Җырга гашыйк

                                                       Шуңа күрә

                                                       Безнең җан.

                                                        Илһам безгә,

                                                        Җыр дигәндә,

                                                        Төп Имам.

                                                        Яшә, Илһам,

                                                        Җырла, Илһам,

                                                        Йөз яшә.

                                                        Синең җырың

                                                        Илгә шатлык

                                                        Өләшә.

    2. Алып баручы.  Җир йөзендә аңа үз гомереннән дә артып калырлык рәхмәтләр ишетергә язгандыр. Якты намазлык өсләрендә күпме садә җаннар аңа исәнлек теләп дога кылгандыр. Ул әсир иткән залларда яңгыраган алкышларны бергә тупласаң, Ниагара шарлавыгына тиң кодрәтле ташкын-күкрәү хасил булыр иде. Ходай биргән сәләтен ул, тамчысына кадәр халыкка биреп, дан-шөһрәт тәхетендә ләззәтле алкышларга коенган һәм иҗат эшенең газаплы да, татлы да мизгелләрен аз кичермәгәндер.

   Ул- кичәге, бүгенге, киләчәкле Илһам...          

Бәйрәм И.Шакиров җырларын тыңлау белән дәвам итә.

( “Кара урман”, “Сарман”, “Һаман  истә”)

Кулланылган әдәбият

  1. Ә.Шәрипов. Илһам моңы//Мәйдан.-2005.-№2.-Б.43
  2. И. Шакиров. Истәлекләр, мәкаләләр, шигырьләр.-Казан: “Җыен” фонды, 2005.
  3. И.Шакиров. Китап-альбом.- Казан, 2010
  4. М.Галиев. Илһам // Сәхнә.-2005.-№1.-Б.1-3.
  5. Р.Вәлиев.Халык яшәгәндә, Илһам яшәр// Мәйдан.-2005.-№1.-Б.12-23.
  6. Р.Вәлиев. Илһам. –Казан: Татар. кит. нәшр.,1995.-Б.126.
  7. Туган көнең белән, Бөек Җырчы! // Мәдәни җомга.-2015.-№5.-Б.2-24
  8. Халкыбызның милли хәзинәсе // Казан утлары.-2005.-№2.-Б.121-131.