Имтиханнарга хәзерлек

Закирова Сания Исмагиловна

БДИ(Бердәм дәүләт имтиханнарына) хәзерләнү өчен тест материаллары

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант №    1         (сынау)

1 нче өлеш

        Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

 А1  Саңгырау тартыклар гына язылган рəтне билгелəргə.

 1) [п], [р], [ж], [җ]

 2) [л], [м], [т], [й]

 3) [к], [з], [в], [гъ]

 4)[ һ], [х], [ч], [ф]

 А2   Бу сүздə нинди хəреф (хəрефләр) төшеп калган?

           Тəнк…ть

 1) и            

 2) ый          

 3) ы            

 4) й

 А3   Кайсы рəттəге сүзлəрдə ъ билгесе языла?

 1) кул...яулык,  ар…як

 2) сəнгат..., сəгат...

 3) көн...як, шигыр...

 4) ям...ле, яш...лек

 А4   Кайсы сүз уртасында ике төрле тартык аваз куела?

 2) гө...əр          

 3) то...ыз              

 4) бəхə...ез

 А5   Кайсы сүздə о хəрефе төшеп калган?

 1) Кара бол...т яңгыр алып килде.

 2) Бол...н хуш ис белəн тулды.

 3) Көнч...гыштан салкын җил исə башлады.

 4) Эчп...шыргыч хəбəрлəр ишетелде.

 А6   График принципка  караган сүзлəр рəтен билгелəргə.

 1) кызлар, йолдызлар                

 2) менеджер, компьютер

 3) тəрəзə, ишек                        

 4) хатын-кыз, малай-шалай

 А7   Кайсы җөмлəдə - да,  -дə кушылып языла?

 1) Ярдəм итəргə дип, ул (да) килде.

 2) Сөйлəшү (дə) ике егет тə катнашты.

 3) Авылда инде аның беркеме (дə) юк.

 4) Чакырсам (да), син бу йортка инде кайтмассың.

 А8   Сүздə нинди хəреф төшеп калган?

           Г…рур

 1) ы                

 2) е                

 3) ө                

 4) о

 А9   Кастр…ль сүзендə нинди хəреф төшеп калган?

 1) у        

 2) ю                 

 3) ү        

 4) йү

А10  Кайсы сүз аерым языла?

 1) һәр (бер)  

 2) бер (ничә)    

 3) бер (кем)    

 4) һич (югы)

А11 Таш йөрəк фразеологик əйтелмəсенең төгəл мəгънəсен аңлаткан сүзне күрсəтергə.

 1) миһербансыз        

 2) саран        

 3) көчле    

 4) тəртипсез

А12  Татар теленə гарәп теленнəн кергəн сүзлəрне билгелəргə.

 1) рекорд, чемпион, футбол    

 2) дəфтəр, əти, абый

 3) мəгариф, сəлам, галим          

 4) амбар, атаман, алтын

А13  Тезмə сүзлəр кергəн рəтне билгелəргə.

 1) җир (җилəге), ял (ит), Татарстан (Республикасы)

 2) ара (тирə), аш (су), хатын (кыз)

 3) юлчы, утынлык, оялчан

 4) юл, җир, яфрак

А14  Тамыр, ясагыч, бəйлəгеч кушымчасы булган сүзне билгелəргə.

 1) горурланабыз

 2) əйтегез    

 3) эшчене    

 4) юлга

А15   Билгесез килəчəк заман хикəя фигыль язылган рəтне билгелəргə.

 1) уйнар, көлер, елмаер

 2) уйнаячак, көлəчəк, елмаячак

 3) уйный, көлə, елмая

 4) уйнаган, көлгəн, елмайган

А16  Урын рəвешлəре язылган рəтне билгелəргə.

 1) аюдай, татарча, сөйлəгəнчə

 2) иртəгə, быел, тиздəн

 3) югарыда, түбәндә, якында

 4) тиз, əкрен, соң

А17  Исем сүзтезмə кергəн рəтне билгелəргə.

 1) əнине сөю, мəктəпне ярату

 2) җылы кояш, сөйкемле укучы

 3) ахырдан алтынчы, бəйрəмчə матур

 4) кырыйдан икенче, сөйлəгəнчə эшлəү

А18  Əйтү максаты буенча бу нинди җөмлə?

  Бире килегез, бире!

 1) хикəя        

 2) боерык        

 3) сорау          

 4) тойгылы

А19  Каршы алырга сүзе җөмлəнең кайсы кисəге булып килгəн?

  Атларны каршы алырга өчесе дə чыккан инде.

 1) тəмамлык                         

 2) сəбəп хəле          

 3) хəбəр                          

 4) максат хəле

А20  Туры тəмамлык кергəн җөмлəне билгелəргə.

 1) Умарта кортлары тукранбаш чəчəклəренə безелдəп куналар.

 2) Урамнар хəтфə чирəм белəн капланды, су буендагы тал бөрелəре ачылды. (Т.Ə.)

 3) Яшел киемнəрен киеп, тирə – якка күңелле нурларын чəчеп, яз килде. (Т.Ə.)

 4) Акыллы сүз алтыннан кыйммəтрəк. (М.)

А21  Кереш сүз кергəн җөмлəне билгелəргə.

 1) Үзем дə сизмəстəн, Саҗидə җиңгигə күз салдым.(Г.Б.)

 2) Ярты сəгать дигəндə, ниһаять, ишек ачылды. (Г.Ə.)

 3) Малайлар, кояш сүрелгəч, су коенырга барырга булдылар.

 4) Əй туган җир, матур да соң болының, урманнарың. (Р.Г.)

А22  Бирелгән теркəгечле тезмə кушма җөмлəдəге гади җөмлəлəр үзара нинди   теркəгеч белəн бəйлəнгəннəр?

  Назимов озак кына тыңлап ятты, (…) тимер чыбык тавышы яңадан   ишетелмəде. (Г. Ə.)

 1) һəм           2) гəрчə              3) бəлки               4) лəкин

А23  Җөмлəнең мəгънə ягыннан төрен билгелəргə. 

  Телең ни əйтсə, колагың шуны ишетсен. (М.)

 1) иярчен ия җөмлə                 

 2) иярчен тəмамлык җөмлə

 3) иярчен шарт жөмлə        

 4) иярчен хəбəр җөмлə

А24  Тыныш билгесе дөрес куелмаган җөмлəне табарга.

 1) Əйтем – сүзнең бизəге, мəкаль – сүзнең җилəге. (М.)

 2) Июнь, елның иң җылы, иң ягымлы һəм иң матур чагы.

 3) Яз – яз инде ул.

 4) Без – кырык беренче ел балалары.

А25  Кайсы варианттагы җавапларда өтер куеласы урынга барлык цифрлар да дөрес тəртиптə язылган?

   Сыерчык (1) бер тыңласаң (2) чут-чут итə (3) икенче тыңласаң (4) бака булып бакылдый (5) үрдəк булып кычкыра.

 1) 2, 3, 4, 5                        

 2) 3, 4, 5                  

 3) 2, 4, 5                      

 4) 1, 2, 3, 4, 5

А26 Җөмлə башында килеп, көчле басым белəн əйтелмəгəндə, эндəш сүздəн соң нинди тыныш билгесе куела?

 1) өндəү          

 2) сызык            

 3) өтер            

 4) сорау

А27  Тезүче теркəгечлəр белəн бəйлəнешкə кергəн тезмә кушма җөмлəлəрдə нинди   тыныш билгесе куела?

 1) сызык          

 2) ике нокта        

 3) нокталы өтер          

 4) өтер

А28   Аныклагыч фигыль белəн белдерелгəн кисəкне аныклап килсə, аныклагыч белән аныкланмыш арасына нинди тыныш билгесе куела?

 1) ике нокта      

 2) сызык      

 3) өтер      

 4) җəя

А29   Каршы куючы теркəгечлəр алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

 1) ике нокта        

 2) сызык

 3) өтер      

 4) берни дə куелмый

А30  Матур әдәбият стиленә караган җөмләне билгеләргә.

 1) Эш-хәрәкәтнең ничек үтәлүен белдереп килгән иярчен кисәк рәвеш хәле дип атала.

         2) Бүген, ягъни 26 нчы апрель көнне, мәктәптә шигырь кичәсе     үткәрелә.

 3) Сабынны моннан 6 мең еллар элек үк кайната белгәннәр.

         4) Идегәй андый ир икән, Идел йортта бер икән.

А31   Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

  Тел аваз теле буларак формалашкан. Авазлар сүзләрнең, җөмләләр һәм сөйләм кисәкләренең материаль (матди) тышчасын барлыкка китерәләр, телнең матдилеген тәшкил итәләр.

 1) рәсми стильдә

 2) фәнни стильдә

 3) публицистик стильдә

 4) матур әдәбият стилендә

А32   Сөйләм төгәллеге сакланган җөмләне күрсәтергә.

 1) Тел кылычтан үткен, энәдән очлы.

        2) Азат бүген кичен кинога барырга булды, чөнки Азат кино карарга бик ярата.

 3) Яшь кызларга үреп салган чәчләр бара, заманча киемнәр бара.

 4) Илнар – Казанның 1нче мәктәбенең укучысы.

2 нче өлеш

        Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка       В1 - В8 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмаккагына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.

     Текстны укыгыз һәм В1 - В8 биремнәрен үтәгез.

(1) Кеше үз гомеренең күпмедер өлешен нидер көтеп, нəрсəгəдер өметлəнеп үткəрə. (2) Хəтеремдə əле: əтиебез сугышта һəлак булып, əниебез күрше авылның хатыны үлгəн бер абзыйга тормышка чыгып киткəч, əнием менə-менə кире кайтыр дип гел көтеп яшəдем. (3) Бабам белəн капка төбендəге эскəмиягə чыгып утыра идек тə хыялга бирелə идек. (4) Мин тулышып-тулышып аккан ак болытларга карыйм. (5) Алар миңа кемнəрнеңдер уйлары, чынга ашмаган өметлəре булып тоела. (6) Ə чынга ашмаган өметлəр һəр кешедə җитəрлек. (7) Безнең авылда гына да ничə кешенең əтисе сугыштан кайтмады. (8) Үлгəнен үз күзлəре белəн күрмəгəч, һəркем əтисенең кайтырына ышана.    (9) Мин дə əтине һаман көтəм.  (Ф. Яруллин «Яралы язмышлар»)

      В1 - В6 нчы биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

 В1   1 нче җөмләдәге нəрсəгəдер алмашлыгының төркемчəсен билгелəргə. 

 В2   2 нче җөмләдәге һəлак булган фигыленə синоним билгелəргə.

 В3   4 нче җөмләдәге ак (болытлар) сыйфатының дəрəҗəсен билгелəргə. 

 В4   9 нчы җөмләдәге әтине сүзе тəмамлыкның кайсы төре?

 В5   1 нче җөмләдә кайсы сүзләр тиңдәшләнеп килгән?

 В6   9 нчы җөмләдәге һаман сүзенең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

      В7, В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз.

 В7    2 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бирелгән?

 В8    6 - 9 нчы җөмләләр арасыннан хәбәре юклык формасында килгән җөмләнең санын   күрсәтергә.

3 нче өлеш

         Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение (инша) тексты языла.

 С1       Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.Текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез. Сез автор фикере белән килешәсезме? Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язу яки эчтәлеген сөйләп чыгу булмаска тиеш. Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз. Бирелгән текстка нигезләнмәгән эш тикшерелми һәм бәяләнми.



Предварительный просмотр:

Татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант № 2         (сынау)

1 нче өлеш

        Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә,  1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына “Х” билгесе куегыз.

 А1    Сүзләрдә ирен гармониясе булган очракны күрсәтегез:

1) икенче, әнисе, кеше,  кинәт

2) талгын, төньяк, халык, көнбагыш

3) колын, төлке, болыт, өлгерү

4) качак, хозур, чалма, гаеп

 А2    Кайсы төркемдәге сүзләрдә хәрефләр һәм авазлар санында аерма бар?

1) балан, тәрәзә, шатлык, урманчы

2) савап, ватан, савыт, кавын

3) велосипед, комбайн, дисплей, аэропорт

4) юлбарыс, кәгазь, еллык, ябалак

 А3   [с] авазына дөрес билгеләмә бирелгән очракны күрсәтегез:

1) тел алды,  парлы, саңгырау

2) кече тел арты, парлы,  яңгырау

3) тел алды, парлы, яңгырау

4) тел арты,  парлы, саңгырау

 А4    – Нишләп балтасы суга төшкән кеше кебек утырасың? (Н. Дәүли) җөмләсендәге тотрыклы сүзтезмәнең мәгънәсен күрсәтегез:

1) моңсуланып, боегып утыру

2) шатланып, елмаеп утыру

3) аяк киемен салып утырып тору

4) су (елга) янында утыру

 А5   Әдипләребез үз әсәрләрендәге һәр кешене – персонажны үз баласы, үз нәселе санап, берсенең исемен икенчесенә кушмаганнар (Х. Сарьян) җөмләсендә рус теле аша кергән һинд-европа алынмасын күрсәтегез.

1) әдипләребез

2) әсәрләрендәге

3) персонажны

4) нәселе

 А6  Җөмләдәге неологизмны күрсәтегез: Дивардагы көнсанардан бүгенге битен  ертып алды. (Б. Камалов)

1) битен

2) дивар

3) көнсанар    

4) бүгенге

 А7    Сүз нигезе кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

1) чәчкечне (чәчкеч-)

2) алмагач (алма-)

3) төшемле (төш-)

4) эчтеләр (эчтеләр)

 А8   Сүз ясагыч кушымчалар  кайсы төркемдә бирелә?

1) -у, -ү, -сыз, -сез, -дан, -дән

2)  -ның, -нең, -да, -дә, -ым, -ем

3) -даш, -дәш, -лык, -лек, -чы, -че

4) -ды, -де, -ырга, -ергә, -гач, -гәч

 А9   Күзәнәклеләр сүзенең мәгънәви кисәкләргә бүленеше кайсы очракта дөрес итеп бирелгән?

1) күз-ән-әк-леләр

2) күзәнәкле-ләр

3) күз-әнәк-ле-ләр

4) кү-зә-нәк-ле-ләр

А10  Фигыльнең юнәлеш кушымчалары күрсәтелгән төркемне билгеләгез: 

1)  -м, -сың, -а

2)  -ыш,  -н, -дыр,  -ыл,

3)  -лар, -ләр, -нар, -нәр

4)  -ган, -ыр, -ачак, -ды

А11  Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килеше кайсы очракта дөрес билгеләнгән:  Төзелеш бик озакка сузылганга, без борчыла башладык. (Р. Мостафин)

1) баш килештә

2) юнәлеш килешендә

3) төшем килешендә

4) иялек килешендә

А12  Сорау алмашлыклары кайсы төркемдә бирелгән? 

1) кемдер, нәрсәдер, никтер, нидер

2) без, ул, алар, мин

3) үз, бөтен, һәр, барлык

4) ни, ничек, нәрсә, нигә

А13   Бәлки, тагын, һәм, әгәр сүзләре:

1) бәйлекләр

2) ымлыклар

3) кисәкчәләр

4) теркәгечләр

А14  Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез: Мин шундый карарга килдем: әйткәннәрнең барысын да теркәп барырга.

1) иярчен хәбәр җөмлә

2) иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен ия җөмлә

4) иярчен рәвеш җөмлә

А15  Телең ни әйтсә,  колагың шуны ишетер (Мәкаль) җөмләсендә баш җөмлә белән иярчен җөмләне бәйләүче чараны күрсәтегез.

1) көттерү интонациясе

2) мөнәсәбәтле сүзләр

3) янәшә тору

4) кискен каршы кую интонациясе

А16 Аналитик иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә  бәйләнә?

          1) мөнәсәбәтле сүзләр, чөнки теркәгече, көттерү паузасы ярдәмендә

          2) мөнәсәбәтле сүзләр, килеш кушымчалары  ярдәмендә

          3) күрә бәйлеге, килеш кушымчалары, дип сүзе ярдәмендә

          4) барлык чаралар ярдәмендә дә бәйләнә ала

А17   Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Кая ашыгасың, кеше?

          (Ф. Яруллин)

1) тойгылы җөмлә

2) өндәү җөмлә

3) хикәя җөмлә

4) сорау җөмлә

А18  Җөмләдә аерып бирелгән сүзләр арасындагы ияртүле бәйләнешнең мөнәсәбәт төрен күрсәтегез:

 Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. (Мәкаль)

1) ачыклаулы мөнәсәбәт

2) аныклаулы мөнәсәбәт

3) хәбәрлекле мөнәсәбәт

4) биредә сүзләр арасында тезүле бәйләнеш күзәтелә

А19  Җөмләдә аерып бирелгән кисәкнең төрен билгеләгез: Чыннан да, нинди кеше  икән ул “ят”?(М. Мәһдиев)

1) кереш сүз

2) аныклагыч

3) ия

4) эндәш сүз

А20  Сүзләр баш хәрефтән язылырга тиеш төркемне күрсәтегез: 

1) астра, миләүшә, төнбоек, кына гөле

2) сөн, галия, нәгыйм, урал

3) саулык, матур, исем, мәгънә

4) исле гөл, мамык, канәфер, имәнлек

А21   Сүзләр кушылып язылган төркемне күрсәтегез:

1) үги ана яфрагы, күгәрчен күзе,  мүк җиләге

2) сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал

3) ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге

4) шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак

А22   Кайсы төркемдә а хәрефе языла, [ә]  авазы ишетелә? 

1) елъязма, барсил, давыл, караш

2) фәкать, кадер, гадәт, гадел

3) ачкыч, бара, наян, кабак

4) ичмаса, хасил, кабилә

А23  Бирелгән җөмләдә җәя эчендә нинди тыныш билгесе булырга тиеш?     Кычкырып сөйлим (...) Кабан - Казанның моңлы бер күзе... – дим. (Р. Гаташ)

          1) биредә кискен каршы кую интонациясе, шунлыктан сызык куела

          2) биредә санау интонациясе, шунлыктан өтер куела

          3) биредә көттерү паузасы, шунлыктан ике нокта куела

          4) биредә бернинди дә тыныш билгесе куелмый

А24  Өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән?

Бер-бер кардәш-кабилә кунакка килсә (1) ул (2) бөтен гомерен шуларның баласы артыннан йөрергә сарыф итте (3) ул үзе йоклатты (4) үзе коендырды (5) үзе уйнатты (6) сөяргә тотынса (7) баланы елатмыйча       (8) туктамады. (Г. Исхакый)  

1) 1, 2, 3

2) 1, 2, 4, 5, 6

3)  1, 3, 4, 5, 8

4) 1, 3, 4, 5, 6, 7

А25    Кайсы җөмләдә сызык куелырга тиеш?

          1) Сукмагыма каршы төшмә кит солдат.

          2) Ичмаса берәр җылы сүз әйттеме ул аңа юаттымы берәр.

          3) Ул яраланган булырга кирәк.

          4) Мин аны яраттым кояш шаһит.

 А26  Сөйләм нормалары сакланмаган җөмләне табыгыз.

1) “Сабантуй белән бергә үскәнгә, тәүге каләмемне дә шушында чарлаганга,      ул миңа бик кадерле.

2) Галия апасы әйткәнгә борылып карады.

3) Бу ел ашлык уңмады.

4) Бер төнне Самат ямьсез төшләр күреп уянды.

 А27  Рәсми  стильгә караган җөмләне табыгыз.

    1) Барды – умартачы үзе юк.

    2) Регби буенча Мәскәүдә “Яшь Динамочы” турниры узды.

    3) Шәһәр мине бик үзгәртте.

    4) Ышанычнамә дүрт елга бирелә.

А28     Бары тик [қ] авазы гына булган төркемне табыгыз.

          1) керпе, кинәт, кино

          2) карсет, клип, клуб

          3) кайтару, койрык, карга

          4) китап, карандаш, камил

      Текстны укыгыз һәм А29 - А32; В1 - В8; С1 биремнәрен эшләгез.

   

1) Дивизия командирының скрипка уйнавын әле мин беренче күрүем.  2) Айвазян “безнең көйне” дигәч, генерал йә украин, яисә рус көен уйнар дип көткән идем. 3) Ул чын безнеңчә татар көе “Тәфтиләү”не сыздырырга тотынды. 4) Скрипка элек кайдандыр ерактан ишетелгән төсле тонык кына, сабыр гына моңланып торды да, авазы һаман көчәя, кыюлана барып, инде безнең тирәгә генә сыеша алмыйча, урман кырыйларына ук таралды. 5) Генерал салмак кына чайкала-чайкала уйный да уйный. 6) Әйтерсең лә ул, урман буйларын урап, тагын да көчәеп кайткан музыка дулкыннарыннан шулай чайкала иде. 7) Лейтенант белән без, үлән өстенә кырын яткан килеш, әсәрләнеп тыңлыйбыз. 8) Мин мин инде, менә бу әрмән малаеның шулай йотылып, дөньясын онытып тыңлавы миңа сәеррәк тоелды, генералга ихтирам йөзеннән генә түгелме икән дип шикләнгән идем. 9) Әмма аның бер ноктага төбәлгән дымлы күзләре дә, авызына капкан үлән сабагын тешләп, ара-тирә көрсенеп кую да кичерешләренең ихлас күңелдән, хак икәнлеген күрсәтә иде. ( Г. Шәрәфи)

А29  Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез:

1) фәнни-популяр стиль

2) матур әдәбият стиле

3) рәсми стиль

4) публицистик стиль

А30   Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?

  1) 1               2) 3               3) 5             4) 6

А31  Синонимнар кайсы җөмләдә кулланыла?

  1) 3               2) 4               3) 6             4) 8

А32  Фразеологик әйтелмә кайсы җөмләдә кулланылган?

  1) 2               2) 5               3) 7             4) 8

2 нче өлеш

         Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

      В1 - В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

 В1  8 нче җөмләдән кече тел охшашлануы булган сүзне язып алыгыз.

 В2   4 нче җөмләдән рус теле аша кергән алынма сүзне табып, күчереп языгыз.

 В3  7 - 9  нчы җөмләләрдән парлы сүзне  күчереп языгыз.

В4  8 нче җөмләдән исем фигыльне күчереп алыгыз. 

      В5 - В8 биремнәренә җавапларны цифр белән күрсәтегез.

 В5  Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

 В6   Каршы куючы теркәгеч белән башланган җөмләнең санын күрсәтегез.

 В7   4 - 7 нче җөмләләрдән тиңдәш ияләр кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

 В8   1 - 4 нче җөмләләрдән рәвеш хәле булган җөмләнең санын күрсәтегез.

        

3 нче өлеш

       Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

 С1  Текстка таянып, 150 сүздән  ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Сез милли музыканы тыңлыйсызмы? Татар милли музыкасы турында сездә нинди фикерләр бар? Милли музыка, халык көйләре милләт өчен ни өчен мөһим санала? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагы



Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант № 3                 (сынау)

1 нче өлеш

        Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

 А1  Галим сүзендә сүз башында нинди аваз ишетелә?

       1) [ гъ] – увуляр тартык, яңгырау

       2) [ гь] – увуляр тартык, саңгырау

       3) [ г] – тел арты тартыгы, саңгырау

       4) [ г] - тел арты тартыгы, яңгырау.

 А2   Кайсы сүз тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан, модальлек кушымчасыннан  һәм бәйләгеч кушымчадан  тора?

  1. тереклек
  2. биеклекләргә
  3. гөлләрне

4)   өянкеләрем.

 А3  Түбәндәге сүзләрнең кайсы “дошман кулына эләгеп, хокуктан мәхрүм ителгән кеше” мәгънәсен аңлата?

  1. җайдак
  2. әсир
  3. мөхәррир

4)   гашыйк

 А4   Кайсы рәттәге сүзләрдә сүз башында е хәрефе языла?

  1. ...лан, ...гет, ...рак
  2. ...омры, ...өзек, ...фәк
  3. ...лдаш, ...лаган, ...гары

4)   ...озак, ...герме, ...лган.

 А5   Кайсы рәттәге сүзләрдә бер үк  хәреф  языла?

  1. дәр…я, р...кзак, карат...
  2. а...тор, прем...ера, л...нгвистика
  3. г...нерал, л...стра, вет...ран.
  4. адъ…тант; б…ллетень, дз…до

 А6   Кайсы рәттәге сүзләр сызыкча аша языла?

  1. кат кат, бер җир, шау шу
  2. үз үземә, сап сары, агай эне
  3. баргач ук, әйт че, кычкыралар мы

4)   һәр берсе, бик озын, рәт рәт.

 А7  Йомшак, йөзек сүзләрендә сүз башында й хәрефе язылышының дөрес аңлатмасын күрсәтегез.

  1. сүзнең икенче хәрефе ө, о булса
  2. аерым кагыйдәсе юк
  3. икенче хәрефе и булса

4)   өченче хәрефе й, е, ю һәм я хәрефләре килсә.

 А8   Кайсы рәттәге сүзләрдә ь һәм ъ хәрефләре аергыч билгесе ролен үти?

  1. пульс, дәгъва, сәнгать
  2. яшьлек, кулъязма, вәгъдә
  3. Ильяс, аръяк, берьюлы

4)   канәгать, альбом, Мәрьям.

 А9   Кайсы рәттәге сүзләрнең язылышы дөрес?

  1. хаман, хозур, ямсез
  2. хөрмәт, җәнлек, йөгән, даһи
  3. җегет, хәйкәл, тирә-юн
  4. һәйкәл, нихаять, хуҗа.

Җөмләләрне укыгыз һәм А10 – А13 нче биремнәрне үтәгез.

А. Мәшһүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган     төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә  калмады.

Ә. Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас!

Б. Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан     калдырылган

     иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр.

В. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык  шигырьләрен

туплар да ватмады, уклар да кадамады.

А10  Текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне кайсы эзлеклелектә урнаштырырга кирәк?

  1. А, Ә, В, Б                                  

2)     Б, Ә, А, В

3)     Ә, Б, В, А        

4)     В, А, Ә, Б

А11 Ә җөмләсендә ия булып кайсы сүз яки сүзләр тезмәсе  килгән?

  1. әйе
  2. бу
  3. кадерле мирас

        4)   кыйммәтле мирас 

А12 А җөмләсенең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез.

  1. Тиңдәш кисәкләр, аерымланган хәл белән катлауландырылган тезмә кушма җөмлә
  2. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә
  3. Иярченле  кушма җөмлә

4)   Күп тезмәле кушма җөмлә.

А13  Ә, Б җөмләләрендә сызык ни өчен куелган?

  1. Ия белән хәбәр арасында
  2. Аныкланмыш  белән аныклагыч арасына
  3. Тиңдәш кисәкләр арасына

4)    Гади җөмләләр арасына.

А14  Тыныш билгесенең дөрес куелу кагыйдәсен аңлатыгыз

Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә (,) аларга әһәмият бирергә кирәк.

  1. бу – гади җөмлә, өтер кирәк түгел
  2. бу – аерымланган хәлле гади җөмлә, өтер кирәк
  3. бу – иярченле кушма җөмлә, өтер кирәк

        4)   бу – тезмә кушма җөмлә, өтер кирәк.

А15   Өтерләр дөрес куелган вариантны табыгыз.

 Халык җырлары  (1) безнең киләчәктә (2) мәйданга  киләчәк әдәбиятыбызга (3) бер дә шөбһәсез (4) нигез  булачактыр.

          1) 1, 2           2) 2, 3         3)  3, 4         4) 1, 4

А16  . Тыныш билгесе дөрес куелган вариантны табыгыз.

        Шигъре Лермонтов вә Пушкин (1) олугъ саф диңгез ул (2)

        Хәзрәтле Пушкин вә Лермонтов (3) Тукай (4) өч йолдыз ул.

  1. өтер, өтер, сызык, өтер
  2. сызык, өтер, өтер, сызык
  3. өтер, сызык, өтер, сызык
  4. сызык, өтер, сызык,  өтер.

А17   Иҗек калыбы ялгыш күрсәтелгән сүзне табыгыз.

  1. С-ТС: а-ла
  2. ТСТ-ТС: чиш-мә
  3. СТ-ТС: ал-ды
  4. С-СТС: и-дән

А18   Сызыкча аша язылырга тиешле сүзләрне күрсәтегез.

  1. иң якты, бик матур, дөм караңгы;
  2. үтә караңгы, җете кызыл, гаять күп;
  3. сап сары, ямь яшел, ап ак
  4. шундый чиста, шулай кызыклы, ифрат акыллы.

А19    Бу еланның чакмый торган юаш елан икәнен беләләр иде. (Л.Ихсанова)  җөмләсендә юаш сүзе кайсы сүз төркеменә карый?

  1. рәвеш
  2. исем
  3. сыйфат
  4. алмашлык

А20    Шарт фигыль кушымчасын күрсәтегез.

  1. –са\-сә
  2. –ып\-еп, -ганчы\-гәнче
  3. –ачак\-әчәк, -ячак\-ячәк
  4. –ган\-гән

А21   Җөмләдәге сыйфатны аерып күрсәтегез.

Көннәрдән беркунне төньяктан усал диңгез патшасы килеп чыккан. (Г.Сабитов)

  1. диңгез
  2. усал
  3. беркөнне
  4. төньяктан

А22   Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килешен дөрес билгеләгез.

Мәрьям абыстай, улына сыенып, акрын гына елый иде. (Ә.Еники)

  1. чыгыш килешендә
  2. төшем килешендә
  3. юнәлеш килешендә
  4. урын-вакыт килешендә

А23   Бер составлы җөмләне күрсәтегез.

  1. Мин мәктәптән кайттым.
  2. Укытучы апа бүлмәгә килеп керде.
  3. Бүген эштән тагы соң кайтылды.
  4. Караңгы төшеп килә.

А24   Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсысы исем сүзтезмә?

  1. матур күзләр
  2. авылга кайту
  3. йорт саен йөрү
  4. якын килде

А25   Җөмләнең төрен билгеләгез.

Шунда өлкән абыстай лып итеп килеп утырды, икенчесе аны күтәреп бастырырыга кереште. (М.Х.)

  1. гади җөмлә
  2. иярченле кушма җөмлә
  3. тезмә кушма җөмлә
  4. катлаулы кушма җөмлә

А26   Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Көзге кыраулар башлангач та, аның бакчасындагы ал, кызыл, зәңгәр чәчәкләр шиңмәде. (А.Шамов)

  1. иярчен урын җөмлә
  2. иярчен вакыт җөмлә
  3. иярчен сәбәп җөмлә
  4. иярчен аергыч җөмлә

А27   Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Этнос тарихын этноним тарихы, ягъни халыкка тагылган исем белән бутау һәм тәңгәлләштерү мәсьәләсенә килгәндә, киң таралган мондый күренеш хакында кайбер аңлатмалар биреп китү белән чикләнәбез. Еш кына кайбер кабиләнең исеме, әкренләп киңәя барып, күршеләр каршында яулап алынган халыклар өчен дә, аннары төгәл бер дәүләтләргә карата да уртак атамага әйләнә, ягъни ул политоним булып китә.(М.Госманов)

  1. матур әдәбият стиле
  2. публицистика стиле
  3. рәсми стиль
  4. фәнни стиль

А28   Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне дөрес күрсәтегез.

  1. төгәллек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелек.
  2. Төгәллек, кыскалык, гадилек, терминнарны күбрәк куллану,
  3. Төгәллек, әдәбилек, фәннилек
  4. Төгәллек, синонимнарны, кушма җөмләләрне күбрәк куллану

А29    Сүзләрне юлдан юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

  1. зәң-гәр-лек, я-ше-ре-неп, ю-нә-ле-шен-дә, кы-я-фәт
  2. зәң-гәр-лек, яше-ре-неп, юнә-ле-шен-дә, кыя-фәт
  3. зәң-гәр-лек, яше-ре-неп, юнә-ле-шен-дә, кы-я фәт
  4. зәң-гәр-лек, яшер-ен-еп,  юнә-леш-ен-дә, кыя-фәт

А30   Түбәндәге мисаллардан синоним вариантны күрсәтегез.

  1. вак, бәләкәй, нәни, кечтеки, кечек
  2. васыять, кәгазь, китап, үтенеч
  3. керәшә, саескан, торна, әтәч
  4. алма-лама, ай-ай!, буялган- бу ялган

Текстны укыгыз, А31 – А32 нче, В1-В7 нче һәм С биремнәрен үтәгез.

(1)1913 нче елның 26 нчы февралендә (иске стиль белән) ул Клячкин шифаханәсенә (айга 150 сум түләп) кереп ятарга мәҗбүр була. (2)Ләкин 1 айдан аз гына артык вакыт үткәч, икенче апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутта йөрәге тибүдән туктый. (3) Ул көннәрдә халык шагыйре Г. Тукай рухына багышланган бик күп шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр языла. (4) Шәехзадә Бабич, аларда әйтелгән төп фикерләрне җыеп, болай диде:

               Әй хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,

               Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.

         (5) Г. Тукайга, иҗат итү өчен, язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты. (6) 1905 нче елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 нче елның апрелендә туктап калды. (7) Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки үзеннән нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә. (8) Габдулла Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота. (9) Ул мең еллык бу олы юлда бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде: урта гасырлар һәм XIX йөз әдәбиятлары казанышларына таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды; шигъриятебезне сәнгатьлелек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте. (10) Г. Тукай иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул. (11) Мондый шагыйре булган милләт – зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт. (Ф. Галимуллин)

А31   Текстның стилен һәм сөйләм тибын ачыклагыз.

  1. сөйләмә стиль, хикәяләү тибы
  2. рәсми стиль, сыйфатлау тибы
  3. публицистик стиль, хөкем йөртү тибы
  4. фәнни стиль, сыйфатлау тибы.

А32    4 нче җөмләдән сурәт чарасын табыгыз.

  1. гипербола
  2. антитеза
  3. метафора
  4. метонимия.

2 нче өлеш

В1. 7 нче җөмләдән сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган сүзләрне язып алыгыз.

В2.  7 нче җөмләдән алмашлыкларны язып алыгыз.

В3.  3 нче җөмләдән рәвешле рәвеш сүзтезмәне язып алыгыз.

В4. Икенче абзацтан тиңдәш кисәкләре булган җөмләнең номерын языгыз.

В5. Икенче абзацта эндәш сүзе булган җөмләнең номерын языгыз.

В6. Ия белән хәбәр арасына сызык куелган җөмләнең номерын языгыз.

В7. Иярчен җөмләләре булган кушма җөмләләрнең номерларын языгыз.

3 нче өлеш

С.   Бирелгән текст буенча сочинение языгыз.Текстның нәрсә турында булуы һәм авторның үз позициясе турында языгыз. Авторның фикере белән килешәсезме? (җавабыгызны нигезләгез) Автор кулланган сурәт чараларын күрсәтегез. Аларның тексттагы ролен ачыклагыз, мисаллар китерегез.Язманың күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.



Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант № 4    (сынау)

1 нче өлеш

        Бу өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3, 4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә.

А1      Тартык авазлар охшашлануы кайсы төркемдә күзәтелә?

  1.    көннәр, борынгы, сүзчән, унбер
  2.    балалар, тукта, җәйге, урманда
  3.    солы, көзге, гомер, соры
  4.    төн, утын, кара, сал

А2     «Кыска, иренләшмәгән калын сузык аваз» билгеләмәсе кайсы сузык авазга туры килә?

1) [а]

2) [ы]

         3) [е]

         4) [у]

АЗ     ХVII-ХVШ гасырларда татар язуы нинди язу төренә (графикага) нигезләнә?

  1.     кирилл (рус) язуына
  2.     рун язуына
  3.     латин язуына
  4.     гарәп язуына

А4     Түбәндә бирелгән мисаллар арасыннан кәкре каенга терәту фразеологизмына синоним сайлап алыгыз.

  1.     теле телгә йокмый
  2.     килмәгән җире юк
  3.     төпсез чанага утырту
  4.     тел белән тегермән тарту

А5    Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Сузлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сузлекләр төзу ...

        1)    лексикология дип атала

  1. лексикография дип атала
  2. пиктограмма дип атала
  3. морфемика дип атал

А6    Мактанчык, һавалы, әрсез сүзләре тыйнак сүзенә карата нинди мәгънә мөнәсәбәтендә торалар?

  1.    парлы сүз ясыйлар
  2.    бу сүзләр тыйнак сүзенә антоним
  3.    бу сүзләр тыйнак сүзенә омоним
  4.    бу сүзләр тыйнак сүзенә синоним

А7   ТР, РФ, КамАЗ, АКШ, БДБ сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалганнар?

  1.    сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән
  2.    сүзләрне кушу юлы белән
  3.    сүзләрне кыскарту юлы белән
  4.    сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

А8   Акрын рәвеше ясалыш ягыннан нинди төргә карый?

  1.    ясалма рәвеш
  2.    кушма рәвеш
  3.    тамыр рәвеш
  4.    парлы рәвеш

А9    Әти+ем+нең сүзендә кушымчаларның төрен күрсәтегез.

  1.    ике кушымча да мөнәсәбәтне (модальлекне) белдерү бәйләгеч төргә
    карыйлар
  2.    ике кушымча да сүз ясагыч төргә карыйлар
  3.    бу сүздә сүз ясагыч һәм бәйләгеч кушымча бар
  4.    сүзнең тамыры - әтием, димәк, бу сүздә бер генә бәйләгеч кушым
    ча  -
    нең кушымчасы гына бар

А10   Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен билгеләгез: Көн туса да, кич җитсә дә, аның уенда Гөлйөзем генә иде. (А. Шамов)

  1.   хикәя фигыль
  2.   сыйфат фигыль
  3.   боерык фигыль
  4.   шарт фигыль

А11    Түбәндә бирелгән сүзтезмәлөр арасыннан иярүче сүз рәвеш сүз төркеменә караган очракны күрсәтегез.

1) яхшы укый

2) яхшы сүз

3) яхшы кеше

4) яхшы көн

А12   Шарт-шорт, йолт-йолт, җем-җем сүзләре кайсы сүз төркеменә карый?

1) аваз ияртемнәре

2) хәбәрлек сүзләр

3)кисәкчәләр
4) бәйлекләр

А13   Фигыль сүз төркеме нәрсә белән төрләнә?

1) килеш, тартым, сан

2) заман, зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык

3) килеш, сан, дәрәҗә

4) килеш, тартым, юнәлеш

А14   Тиңдәш кисәкләр арасында ...

1) тезүле бәйләнеш була

2) ияртүле бәйләнеш була

3) хәбәрлекле мөнәсәбәт була

4) бәйләнеш булмый

А15   Җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешнең төрен күрсәтегез:

         Ал, кызыл, ак, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр. (Г. Тукай)

1) сүзләр бер-берсенә бәйләнмәгән

2) сүзләр арасында тезүле бәйләнеш

3) сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш

4) бәйләнеш төрен ачыклау мөмкин түгел, чөнки җөмлә тәмамланмаган

А16    Койма буйларында яшел чирәм, әмма юллар тузанлы. (Г. Әпсәләмов) жөмләсе

1) иярченле кушма җөмлә

2) теркәгечле тезмә кушма җөмлә
3) тезем

4) бер составлы исем (атау) җөмлә

А17   Җир өстен болытлы төн каплый. (Г. Ибраһимов) җөмләсендә аерып бирелгән сүз –

1) хәл

2) аныклагыч

3) аергыч

4) тәмамлык

А18  Җөмләнең төрен билгеләгез:

Авыр, юеш көзге көн кичегеп бара, куе кара болытлар эченнән, гөрләтеп, эре тамчылы салкын яңгыр коя башлый. (Г. Ибраһимов)

1) ике составлы, тулы, җәенке, раслау җөмлә

2) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

3) катнаш кушма җөмлә

4) иярченле кушма җөмлә

А19   Җөмләдә хәлне табыгыз:

Дөнья караңгылык эчендә югала. (Г. Ибраһимов)

1) дөнья

2) караңгылык эчендә

3) эчендә

4) югала

А20   Сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелгән вариантны билгеләгез.

1) йымырка, йырак, йытылып

2) йоморка, йорак, йотолоп

3) йомырка, ерак, йотылып

4) емырка, ерак, етылып

А21   Кулъязма сүзендә ъ билгесе ни өчен язылган?

1) аеру билгесе буларак язылган

2) ике сүзне бергә кушу өчен язылган

3) л] авазының калынлыгын күрсәтү өчен язылган

4) орфографик сүзлектә шулай язылганга күрә

А22   Текст эчендә җөмләләр кайсы очракта кызыл юлдан язылалар?

1) автор үзе теләгән теләсә кайсы очракта кызыл юлдан язарга мөмкин

2) текст буенча нәтиҗәләр генә кызыл юлдан языла

3) һәр аерым тема, күренеш, мәсьәләгә караган өзек һәм диалоглардагы репликалар кызыл юлдан языла

4) һәрбер баш хәрефкә башланган һәм тәмамланган фикерне белдергән
җөмлә кызыл юлдан языла

А23   Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Гомумиләштерүче суз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә,...

1) аның алдыннан сызык куела

2) аның алдыннан ике нокта куела

3) аның алдыннан өтер куела

4) аның алдыннан тыныш билгесе куелмый

А24   Кайсы очракта тыныш билгеләре дөрес куелган?

1) Кави үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.

2) Кави үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.

3) Кави, үтеп киткәч кенә, Гаязны искәреп, артына борылды.

4) Кави, үтеп киткәч кенә Гаязны искәреп, артына борылды.

А25   Җөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш: Күпләр сөенечтән көләләр <...> ә кайберәүләр елыйлар иде. (Р. Мостафин)

1) ике нокта куела

2) бернинди дә тыныш билгесе куелмый

3) өтер куела

4) сызык куела

А26   Язуда бер үк хәреф белән бирелә торган [w] һәм [в] тартык авазлары әйтелеш ягыннан  Бер- берсеннән аерылалармы?

1) әйе, аерылалар

2) юк, аерылмыйлар

3) кайбер сүзләрдә генә аерылалар

4) татар телендә [xv] авазы юк

А27   Татар әдәби теле өчен сүзләрнең кайсы язылышы норма булып санала?

1) җийләк, йегет, елдоз

2) йиләк, җегет, җолдыз

3) җиләк, егет, йолдыз

4)йеләк, йегеть, йолдоз

А28   Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Ирекле сузтезмә күчерелмә мәгънәгә ия булганда гына, фразеологик сузтезмөгә әйләнә.

1) матур әдәбият телендә

2) публицистика стилендә

3) рәсми стильдә

4) фәнни стильдә

Текстны укыгыз һәмА29 -А32; В1 - В8; С1 биремнәрен үтәгез.

1) Ике канатлы җиңел самолет бераз гына җирдән элдереп барды да, улый-үкерә һавага менеп тә китте. 2) Зур шәһәрнең бихисап йортлары, шау-шулы урам-мәйданнары, аларны тутырып йөргән кешеләре, армый-талмый киләп салып йөрүче тыгын трамвай-троллейбуслары, автобуслары артта калды. 3) Алда - иркенлек, зәңгәр күк йөзе, күпереп торган мамыктай аксыл болытлар, һәм... туган як. 4) ...Ул бәләкәй чакта ук утыртылган кыр ышыклау полосасындагы, шактый биек булып үскән өрәңге агачларындагы кошлар солдат абыйларын сәламлиләр иде шикелле. 5) Туган якның тымызык кына искән җылы җиле дә тәнне генә түгел, җанны да иркәли сыман... 6) Кояшы да яктырак, болытлары да аграк, күге дә зәңгәррәк... 7) Ә инде еракта шактый зур булып утырган туган авылын күргәч, Габделнур-ның күңеле бөтенләй нечкәрде, күзләре дымланды. 8) «Туган җирем! 9) Мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!» (Р. Кәрами)

А29    Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез.

1) фәнни-популяр стиль

2) матур әдәбият стиле

3) рәсми стиль

4) публицистик стиль

А3О   Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?
1) 1        2) 3        3) 4        4) 6

А31   Диалекталь сүз кайсы җөмләдә кулланыла?
1) 3        2) 4        3) 6        4) 9

А32   Фразеологик әйтелмә кайсы җөмләдә кулланылган?
1)2        2)4        3)7        4)8

2 нче елеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз, һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 - В4 биремнәренә җавапларны сузләр белән языгыз.

В1   6 нчы җөмләдән ирен гармониясе булган сүзне күчереп языгыз.

В2   9 нчы җөмләдән гарәп теленнән кергән сүзне күчереп алыгыз.

В3   1 нче җөмләдән парлы сүзне күчереп алыгыз.

В4   3 нче җөмләдән кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны күчереп алыгыз.

В5 - В8 биремнәренә җавапларны сан белән күрсәтегез.

В5   Антропоним кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В6    Зат алмашлыклары кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

В7   Тойгылы җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

В8    4-9 нчы пунктлардан иярчен вакыт җөмлә кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта языгыз. Башта биремнең номерын күрсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1     Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Автор нинди хисләрне тасвирлый? Сез авторның фикеренә ничек карыйсыз? Туган як турында язылган нинди әсәрләрне хәтерлисез? Сезнең өчен туган як нәрсә ул? Үзегез нәрсәләр өстәр идегез?

Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.



Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән

бердәм республика имтиханы

Вариант № 5    (сынау)

1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап
бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап
шакмагына «х» билгесен куегыз.

        

А1  Сөйләмдә тартык авазлар үзара тәэсир итешеп, ике охшаш булмаган аваздан бертөрле яки охшаш авазлар формалаша. Бу күренеш ничек дип атала?

1) дифтонг

2) сингармонизм

3) ассимиляция

4)диссимиляция

А2     Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

1) үлчәмле, савытта, юлдаш, кызчык

2) әнием, түбәнге, китерде, хәзерге

3) машина, китап, күксу, миңа

4) уйчанлану, сәламәт, атта, кәгазь

АЗ     Хәзерге татар язуы нинди язу төренә (графикага) нигезләнә?

1) кирилл язуына

2) рун язуына

3) латин язуына

4) гарәп язуына

А4   Җөмләдә аерып бирелгән сүз кулланылыш сферасы ягыннан кайсы төркемгә керә:

Өстәлне төрле-төрле тәкәләр, каймаклар, чәкчәкләр бизи иде. (А. Гыйләҗев)

1) диалекталь сүз

2) неологизм
3)архаизм

4) бу сүзнең лексик мәгънәсе юк

А5    Фразеологик берәмлекне күрсәтегез.

1) телсез (теле төшкән) сәгать

2) телсез гармун

3) телсез калу

4) телсез Кеше

А6     Кайсы төркемдә синонимнар бирелгән?

1) табу, эзләү

2) азатлык, бәйлелек

3) качу, яшеренү

4) киенү, чишенү

А7      Чынбарлыктагы сүзенең нигезен билгеләгез.

1) чын-

2) чынбар-

3) чынбарлык-

4) чынбарлыкта-

А8     Түбәндә бирелгән кайсы мисал тезмә сүз булып тора?

1) кура җиләге

2) әтиле-әниле

3) сату-алу

4) алган көн

А9     Ямьле, комлык, эшлә, озынча сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалганнар?

1) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән

2) сүзләрне кушу юлы белән

3) сүзләрне кыскарту юлы белән

4) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

А10   Фигыль сүз төркеменнән булган сүзләр кайсы төркемдә бирелгән?

1) барлык, үз, нәрсә, кем

2) сабак, ут, пыяла, кабак

3) ихтыярсыз, шәһри, көнүзәк, үксез

4) бару, төрелү, язу, кабатлау

А11   Түбәндә бирелгән сүзтезмәләр арасыннан иярүче сүз сыйфат сүз төркеменә караган очракны күрсәтегез.

1) яхшы укый

2) яхшы йөзә

3) яхшы сөйли

4)яхшы кеше

А12   Җөмләдә аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез:

Аяктан егарлык көче бармы аның? (Г. Афзал)

1) хикәя фигыль

2) сыйфат фигыль

3) боерык фигыль

4) шарт фигыль

А13   Их, бит, ич, да-дә сүзләре кайсы сүз төркеменә карый?

1) аваз ияртемнәре

2) хәбәрлек сүзләр

3) кисәкчәләр

4) бәйлекләр

А14   Җөмләдә аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып тора:

 Без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм-шәрәм итеп бетермик. (Ә. Еники) 

1) ия

2) аергыч

3) хәл

4) туры тәмамлык

А15   Җөмләнең төрен билгеләгез:

 Нәби авылда, уз постында кала, чөнки ул дан өчен дә, шөһрәт өчен дә эшләми. (Ф. Миңнуллин)

1) ике составлы тулы җәенке раслау җөмлә

2) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

3) катнаш кушма җөмлә

4) иярченле кушма җөмлә

А16   Бу ел апрель салкын килде (Г. Ибраһимов) җөмләсе

1) иярченле кушма җөмлә

2) ике составлы гади җөмлә

3) бер составлы фигыль җөмлә

4) бер составлы исем (атау) җөмлә

А17   Җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешнең төрен күрсәтегез:

Урамдагы алмагачлар ап-ак чәчәкләргә күмелделәр. (Ш. Бикчурин)

1) сүзләр бер-берсенә бәйләнмәгән

2) сүзләр арасында тезүле бәйләнеш

3) сүзләр арасында ияртүле бәйләнеш

4) бәйләнеш төрен ачыклау мөмкин түгел, чөнки җөмлә тәмамланмаган

А18   Кайсы төркемдә иярчен шарт җөмлә бирелгән?

1) Алар алтынчы классны тәмамлыйлар иде.

2) Сөйләгән сүзеннән туктап, миңа карады.

3) Кагылдың исә, кыргый киек кебек, чәбәкләнергә тора.

4) Төшкә таба яңгыр тынды, томан күтәрелә башлады.

А19   Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне күрсәтегез:

Клара өчен биредә һәр нәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. (Ә. Еники)

1) яңа, сәер, кызыклы

2) өчен, биредә, нәрсә

3) кызыклы иде

4) тиңдәш кисәкләр кулланылмаган

А20    Төн...боек сүзендә нинди хәреф языла?

1) ь билгесе языла

2) ъ билгесе языла

3) бер хәреф тә язылмый

4) бу сүз аерым языла

А21    Сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелгән вариантны билгеләгез.

1) торыф, кедыр, бигерәк, ичтимагый

2) торф, кедр, бигрәк, иҗтимагый

3) торфы, кедыр, бигэрөк, ижтимаги

4) дөрес язылыш бирелмәгән

А22   Кайсы очракта нокталар урынына ә хәрефе языла?

1) к...нәгать

2) г...зета

3) с...гать

4) фәк...ть

А23   Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?

1) ия дә, хәбәр дә фигыль белән белдерелгәндә сызык куела

2) ия дә, хәбәр дә баш килештәге исем, алмашлык яки исем фигыль белән белдерелгәндә сызык куела

3) ия белән хәбәр арасына бервакытта да сызык куелмый

4) җөмләдә кереш сүз булганда сызык куела

А24  Җөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш:

Әнә киң яланнар, әнә уйсу болыннар, әнә зур урманнар <... > һәммәсе яшәреп утыралар.

 (Г. Ибраһимов)

1) ике нокта куела

2) бернинди дә тыныш билгесе куелмый

3) өтер куела

4) сызык куела

А25  Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз:

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бер генә төрле тыныш билгесе - ...

1) өтер куелырга мөмкин

2) сызык куелырга мөмкин

3) ике нокта куелырга мөмкин

4) нокталы өтер куелырга мөмкин

А26   Кире сүз тәртибе булган җөмләне табыгыз.

1) Тау җәйләвенә күчүебезгә дә өч-дүрт көн булды инде.

2) Чынлап та шулай унике ел үтте микәнни күрешмәгәнгә?

3) Ул әкрен генә атка менеп атланды.

4) Белмим, күргән-белгән кешем түгел.

А27   Кайсы сүздә әдәби норма булып саналган кушымча кулланылган?

1) баргыл

2) бармаем

3) бармыш

4) барды

А28   Язуда бер үк хәреф белән бирелә торган [къ] һәм [к] тартык авазлары әйтелеш ягыннан бер-берсеннән аерылалармы?

1) әйе, аерылалар

2) юк, аерылмыйлар

3) кайбер сүзләрдә генә аерылалар

4) татар телендә [къ] авазы юк

Текстны укыгыз һәм А29 - А32; В1 - В8; С1 биремнәрен утәгез.

1)Габделнур тартынып кына әнисен кочаклагандай итте. 2) Кайбер халыкларда кабул ителгәнчә үбешүне әйткән дә юк, хәтта кочаклавы да аркасыннан кагу гына иде. 3) Кечкенәдән үк төчеләнүгә өйрәнмәгән, күнекмәгән бала да, аларны тәрбия кылган ана да беренче карашка салкынча, корырак исәнләштеләр кебек тоелырга мөмкин иде. 4) Ләкин ананың мөлдерәмә яшь тулы күз карашы, улының зур кулын үзенең кечкенә учларына алып каты итеп кысуында, аны сыпырып-сыйпап торуында шулкадәр наз, җылылык, көчле сагыну ярылып ята иде. 5) Артык сүз, артык хәрәкәт һич кирәк түгел иде бу минутларда ана белән баланың якынлыгын аңлатырга. 6) - Әни, исән-сау торасызмы? 7) Гөлзифа түти күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртте, сулу алды. 8) Шуннан соң гына улына җавабын кайтарды. (Р. Кәрами)

А29   Текстның нинди стильдә язылуын билгеләгез.

1) фәнни-популяр стиль

2) матур әдәбият стиле

3) рәсми стиль

4) публицистик стиль

АЗО   Текстның төп мәгънәсе кайсы җөмләдә тулырак бирелгән?
1) 1        2) 3        3) 5        4) 8

А31    Гади сөйләм сүзе кайсы җөмләдә кулланылган?
1) 1        2) 3        3) 4        4) 8

А32   Ялгызлык исеме кайсы җөмләдә кулланылган?
1) 1        2) 4        3) 5        4) 8

2 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне үтәгәндә, үз җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1 - В8 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз, һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сузләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

В1 - В4 биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1     3 нче җөмләдән ирен охшашлануы (ассимиляциясе) булган сүзне күчереп алыгыз.

В2   Рус теле аша Европадан кергән алынма сүзне күчереп языгыз.

В3   4 нче җөмләдән кушма сүзне күчереп алыгыз.

В4   Якынлыгын сүзенең килешен языгыз.

В5 - В8 биремнәренә җавапларны сан белән курсәтегез.

В5   1-3 нче җөмләләрдән синонимнар кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В6   Каршы куючы теркәгеч белән башланган җөмләнең санын күрсәтегез.

В7   5-8 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр кулланылган җөмләләрнең санын күрсәтегез.

В8   Сорау җөмләнең санын күрсәтегез.

3 нче өлеш

Әлеге өлешкә җавапны 2 нче номерлы бланкта языгыз. Башта биремнең номерын курсәтегез (С1), аннан соң инша языгыз.

С1

 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Татар халкына хас гадәтләрдән тагын ниндиләрне әйтер идегез? Автор нинди хисләрне тасвирлый?

Ана белән бала мәхәббәтен тасвирлаган нинди әсәрләр беләсез? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрең язмагызда кулланыгыз.



Предварительный просмотр:

Татар сыйныфлары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы

Вариант № 6         (сынау)

 1 нче өлеш

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1 - А32) утәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнән аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесен куегыз.

А1      Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләрне билгеләгез.

1) әлбәттә, таудай, урман

2) әйтмә, барма, күрмә

3) татарча, безнеңчә, күргәнчә

4) әйтәсез, барабыз, күрәләр

А2     Тартыкларга хас билгеләрне аерыгыз.

1) алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, озын аваз

2) ирен - ирен, йомык, саф, шаулы, тел алды, парсыз

3) арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, озын аваз

4) ирен - теш, өрелмәле, алгы рәт, югары күтәрелешле, озын аваз

АЗ     Кайсы юлдагы сүзләрдә ң хәрефе төшеп калган?

1) ә...кәй, киере...ке

2) у...биш, тә...кыйть

3) туга..., алды...гы

4) ТӘ...КӘ, ча...гы

А4     Сингармонизм законының иренләшү гармониясенә мисалларны күрсәтегез.

1) атларыбызда, безнең, бакчалар, дустыңның

2) борын, солы, көлке, коры

3) таулы, газаплы, сандугач, җырлы

4) салмак, яңгырлы, авылыбызда, тыныч

А5     Кайсы рәттәге сүзләрдә ь билгесе төшеп калган?

1) ар...як, нәк..., мәг.-.нә, иг...лан

2) иг...тибар, кул...яулык, сөнгат..., ел...язма

3) тугыз...еллык, кул...язма, кор...ән, шөгыл...

4) ям...ле, шинел..., шәфкат..., бер...юлы

А6     Кайсы сүздә күп нокталар урынына ъ билгесе куела?

1) Тирә-юн...дә бернәрсә дә күренми.

2) Табигат...кә матур май ае хуҗа булып калды.

3) Дошманнар туган илгә хыянәт тәк...дим итәләр. (Ш.Р.)

4) Ил...яс үзе бригаданы җыеп әйтте.

А7     Кайсы төркемдәге сүзләрдә ъ аеру билгесен белдерә?

1) мәг.-.нәдәш, с...езд, асфал...т, иг...лан

2) календар..., фигыл..., вәг...дә, шагыйр...

3) кул...яулык, кул...язма, ал...япкыч, ел...язма

4) вәгаз..., мәкал..., мәг...рифәт, мәс...әлә

А8     Кайсы рәттәге сүзләрдә бер үк хәреф төшереп калдырылган?

1) ...авалы, ...аман, ...ичкем, ни...аять

2) ...өзинә, я...шы, җ...фа, җөм...үрият

3) әп...граф, эн...ргия, ...әтер, ...әреф

4) бә...етле, рә...әт, ...әрби, мө...им

А9     Кайсы сүздә у хәрефе языла?

1) К...ӘТ

2) җәү-.әр

3) ма...май

4) рә...имсез

А10   Кайсы төркемдәге сүзләрдә н хәрефе языла?

1) җи...ел, мә...ге, ча...гы, мо...лы

2) кө...багыш, я...а, кү...ел

3) иртә...ге, ә...кәй, алды.-.гы, у...биш

4) зи...һар, со.-.гы, ты.-.ычлык

А11   Фразеологик әйтелмәләрне билгеләгез.

1) авыз еру, авыз йомып калу, авыздан өзү

2) зирәк, зиһенле, тапкыр, акыллы

3) карт аю - картаю, карат - кара ат, яра (утын яра) - яра (җәрәхәт)

4) ал - арт, дус - дошман, югары - түбән

А12   Антонимнарны билгеләгез.

1) якты-караңгы, тиз-әкрен, керә-чыга

2) аз гына, бераз гына, тамчы гына

3) ал (китапны), ал (яулык), ал (алгы як)

4) күз (күрү органы), күз (икмәктәге тишек), күз (шәл бәйләгәндә элмәк)

А13   Кайсы рәттәге сүзләргә модальлек белдерүче кушымчалар ялганган?

1) урталай, уйчан, бәхәсләш

2) килгәлә, илкәй, шәһәрчек

3) авылың, барасың, илдән

4) укыса, күргәч, баралар

А14   Кушымча ялгану юлы белән ясалган сүзләр рәтен билгеләгез.

1) сабантуй, аксакал, билбау

2) фикердәш, әдәбиятчы, чәчкеч

3) ащ - су, тимер -томыр, юк- бар

4) КамАЗ, драмтүгәрәк, БАМ

А15   Сүзтезмәдәге сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

Саргылт яулык, аксыл болыт, җылымса су, күгелҗем офык.

1) гади (төп) дәрәҗәдә

2) чагыштыру дәрәжәсендә

3) артыклык дәрәжәсендә

4) кимлек дәрәҗәсендә

А16   Затланышлы фигыль төркемчәләрен билгеләгез.

1) сыйфат фигыль, хәл фигыль, боерык фигыль

2) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль

3) сыйфат фигыль, хәл фигыль, инфинитив

4) исем фигыль, хәл фигыль, хикәя фигыль

А17   Сүзтезмәне бер мөстәкыйль сүздән аерырлык билгене табыгыз.

1) сүз - җөмлә өчен төзү материалы

2) сүзтезмә - шулай ук җөмлә өчен төзү материалы

3) бәйләнешле сөйләмдә үзе генә дә җөмлә була ала

4) кимендә ике мөстәкыйль сүздән тора

А18   Җөмләнең нинди кисәге ия була?

1) исем белән белдерелгән һәм кем? нәрсә? соравына җавап биргән.

2) баш килештәге сүз белән белдерелгән

3) башка кисәкләргә буйсынмыйча баш килештә килеп, кем? нәрсә? ни? сорауларына җавап булып килгән

4) ияртүче сүзгә буйсынып һәм аны ачыклап килгән

А19   Татар телендә нинди җөмлә кисәкләре аерымлана?

1) җәенке тәмамлыклар белән хәлләр

2) аныклагач һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булган хәл

3) аергыч һәм аныклагыч

4) тәмамлык һәм аныклагыч

А20   Түбәндәге җөмләнең төрен билгеләгез.

Илсөярнең ачуы кабарды, һәм ул, ачуын басарга теләгәндәй тиз-тиз атлап, уз юлына китте. (Г. Гобәй)

1) гади җөмлә

2) иярченле кушма җөмлә

3) теркәгечле тезмә кушма җөмлә

4) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

А21   Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Көннәр явымлы булса да, авыл белән ферма арасында юл өзелмәде.

1) иярчен шарт җөмлә

2) иярчен кире җөмлә

3) иярчен рәвеш җөмлә

4) иярчен күләм җөмлә

А22   Иярчен җөмлә баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килсә, андый җөмлә...

1) иярчен ия җөмлә дип атала

2) иярчен аергыч җөмлә дип атала

3) иярчен тәмамлык җөмлә дип атала

4) иярчен күләм җөмлә дип атала

А23   Синтетик иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар

1) көттерү паузасы

2) парлы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр

3) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору юлы

4) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр

А24   Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында

1) өтер генә куела

2) өтер, сызык куела

3) өтер, ике нокта

4) ике нокта, сызык куела

А25   Санап кителә торган тиңдәш кисәкләр алдыннан көттерү паузасы ясалган урында

1) ике нокта куела

2) сызык куела

3) өтер куела

4) җәя куела

А26   Тыныш билгесе дөрес куелмаган җөмләне билгеләгез.

1) Кешегә, хөрмәт казану минемчә төрлечә килә

2) Саумы, кояш, сүнмәс учак!

3) Без юлда, юлда исә урман - колак, кыр - күз.

4) Егетләр бабайның әйтеп бетергәнен дә көтмиләр, барабыз - бара
быз дип, атлыгып торалар.

А27   Аерымланган хәлләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

1) сызык

2) өтер
3) җәя

4) өтер, сызык, җәя

А28   Түбәндәге җөмләдә нинди тыныш билгесе куела?

 Минем тәкъдимем ( )сез аны сакларга тиеш.

1) ике нокта

2) сызык
3) өтер

4) тыныш билгесе кулемый

А29   Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

1) сызык

2) өтер

3) өндәү

4) ике нокта

АЗО   Фәнни стильгә караган җөмләне билгеләгез.

1) Җә, Сирин кергәч кенә телләшергә чамалап торма әле!

2) Күк йөзе эреле - ваклы йолдызлар белән тулы.

3) Кешеләрнең хис - кичерешләрен аңлата торган сүзләр ымлыклар
дип атала.

4) Элекке әдипләрнең әдәби иҗатка, шигъри сүзгә гаять җаваплы
караулары мәгълүм.

А31   Бирелгән өзек нинди стильдә язылган ?

Исенме, кадерле дустым Энҗе! Язган хатыңны алып укыдым. Рәхмәт.

1) фәнни стильдә

2) публицистик стильдә

3) матур әдәбият стилендә

4) эпистоляр стильдә

А32   Сөйләм җыйнаклыгы сакланмаган җөмләне күрсәтегез.

1) Дулкыннар Мәхмүтнең битенә бәрә, күз ачарга да ирек бирми.

2) Ул тырышып эшли, нормасын арттырып үти, булдыра.

3) Шәриф Камалны бәхет һем матурлык җырчысы дип атарга мөмкин.

4) Туып үскән авылын мактамаган кешене очратканыгыз бармы?

2 иче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне утәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәренең уц ягына 1 нче шакмактан башлап языла, һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сузләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.

Текстны укыгыз һәм В1 - В8 биремнәрен үтәгез.

(1) Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек күрәсең. (2) Ата-бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаганнар. (3) Алар, терлек-туар, күбәләкләр белән киңәшеп, серләшеп, кайгы-шатлык уртаклашып, әвәрә килеп яшәгәннәр. (4) Бу инде - рухи тормышның бөтенлеге. (5) Ата-баба сандугач, карлыгач, күке, тургай, кыр казы белән серлә шеп гомер кичергән. (6) Бу кошларның һәрберсе кеше күңеленә үзенчә тәэсир иткән: кеше күңеленең аерым халәтенә аерым кош булган. (7) Йә, нинди урман инде ул, карт юкә башында бәрәңге тукмагы кебек тып-тын гына утырган ябалак булмаса? (8) Май аенда урманга керүнең ни яме бар, әгәр анда вакыт-вакыт күке, кычкырып, синең гомереңне санап алмаса? (9) Нинди уҗым басуы инде ул, ук булып ыргылып, күккә тургай күтәрелеп сайрамаса; нинди кыр инде ул, биект&биектә тилгән тибрәлмәсә?

(М. Мәһдиев)

В1 - В6 нчы биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1   Тексттагы бердәмлек, карт, керу сүзләренең антонимнарын языгыз.

В2   8 нче җөмләдән алмашлыкларны язып алыгыз.

В3   4 нче җөмләдәге рухи сүзе кайсы сүз төркеменә керә?

В4   2 нче җөмләдәге беркайчан сүзе җөмләнең кайсы кисәге булып килгән?

В5   1, 2 нче җөмләләрдәге тиңдәш кисәкләрне язып алыгыз.

В6   3 нче җөмләдәге баш кисәкләрне язып алыгыз.

В7, В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз.

В7   Беренче абзацта гади җөмләләр ничәү?

В8   Беренче абзацтагы кайсы җөмләләрдә аерымланган хәлләр бар?

3 нче өлеш

Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение тексты языла.

С1   Башлангыч текстка нигезләнеп, 150 сүздән ким булмаган текст языгыз. Текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез. Сез автор фикере белән килешәсезме?

Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язарга яки эчтәлеген генә сөйләп чыгарга ярамый. Башлангыч тексттагы сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланырга мөмкин.

Бирелгән текстка нигезләнеп язылмаган эш тикшерелми һәм бәяләнми.