Мәкаләләр

Закирова Сания Исмагиловна

"Идел таңнары"газетасында басылган мәкаләләр. Республика күләмендә уздырылган мәкалә язу бәйгеләрендә катнашу.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Үз илемдә – үз телем.

        Һәр халыкның үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңгегә аерылгысыз, изге төшенчәләр.

        Туган тел- акыл үсешенең нигезе, белем хәзинәсе. Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый эшләргә кирәк.

        Туган телеңне камил белү, бу телдә аралашу, мөмкин кадәр аны башкаларга өйрәтү безнең бурычыбыз.

        Туган тел- милләтнең төп билгеләренең берсе, милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Әгәр дә бала туган көненнән башлап гомере буенча ана теле дөньясында булмаса, аның белән бергә яши алмаса, бу әһәмиятле милли сыйфатның көчле уңай йогынтысыннан мәхрүм булачак.

        Иң элек телгә баланы аның иң газиз кешесе- әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли, юата.

        Ләкин әле безне чолгап алган мохит бар. Балалар бакчасыннан алып уку йортын тәмамлаганчы балаларыбыз күбрәк рус телендә аралаша. Әти-әнисе татар кешеләре дә балаларын укырга рус төркеменә бирергә тырыша, янәсе, ул татар телен начар аңлый, аз белә, я бөтенләй татарча сөйләшә алмый. Моның белән мин берничек тә килешә алмыйм. Татар баласы булып та, баланың бөтенләй татарча аңламавы, бу бит-көлке.”Кем гаепле икән соң моңа?”-дигән сорау туа. Әти-әниең татар булуына да карамастан, үз балалары белән тел сындыра- сындыра русча сөйләшүләре бик гаҗәп бит.         

        Сер түгел: хәзер балалар әдәби китапны аз укыйлар. Күпләр телевизор карауны, кич белән урамда йөрүне, компьютер каршында утыруны хуп күрәләр. Ә әдәби китапларны күбрәк укыган саен, кеше тормышны күбрәк танып белә, уңай әдәби образларга охшарга тырышып яши, әдәп-әхлак кагыйдәләренә яхшырак төшенә.         

Соңгы елларда милли телләргә, шул исәптән татар телен саклау һәм үстерүгә зур игътибар арта. Рус телле балаларны да татар телендә гаилә- көнкүреш, мәдәният темаларына сөйләшергә өйрәтү, уку һәм язу күнекмәләрен формалаштыру, болар барысы да татар теленә өйрәтүнең төп бурычлары булып тора.

Туган  телебезнең сакланышын, төзеклеген тәэмин итү, тел мәсьәләләренең җитдилеген күздә тотып, һәрдаим туган телебезне үстерүгә

төрле чаралар уздырабыз. 21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.Телләрне  саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Һәр елны безнең мәктәбебездә дә Туган тел көненә багышланган атналык уздырыла. Бу атналыкка хәзерлек бер ай алдан башлана һәм программа төзелә.

        Мәктәп укучылары һәм шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары районүзәк китапханә белән берлектә түгәрәк өстәлләр оештырабыз. (“Тел язмышы- милләт язмышы”, “Татар кызлары- милләтебезнең киләчәге”, “Туган телем- татар теле”)

        Түгәрәк өстәлләрдә милли тәрбия бирүдә: татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын тану һәм үтәү; үз милләтеңнең тарихын белү, аны саклау һәм хөрмәт итү; үз милләтеңнең музыка, рәсем сәнгате, мәдәният казанышлары белән таныш булу һ.б. мәсьәләләр күтәрелә.

        Милләт язмышы- телебез язмышы. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без үз телебезне яхшы белергә тиеш. Тел белүнең нигезен гаилә, балалар бакчасы, башлангыч класс белеме сала. Галимнәр әйтүенчә, балада телне үзләштерү нигезе тугыз яшькә кадәр салына. Баланың аңы, хисе ата-анасының теле ярдәмендә үсә башлый. Өйдә ата-ана көне-төне телевизор карап утырса, баланы үз теле белән, ата-баба көе белән иркәләмәсә, ясле-бакчаларда, башлангыч сыйныфта татар теле такы-токы гына өйрәтелсә балага туган телгә мәхәббәт уятуы бик авыр.Башлангычтан ук телгә нигез салынса бала үз ана телен онытмаячак, гомер буе аннан тәм табып, аны хөрмәт итеп, кадерен белеп, үзе үк аны баета барачак һәм башка телләрне үзләштерү өчен ышанычлы таяныч итеп файдаланачак.

        Газиз туган телебез-татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Теле барның- милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар.




Предварительный просмотр:

Яшь буында милләтара дуслык тәрбияләү,туган телне укытуда

туган актуаль проблемалар буенча тәҗрибә уртаклашу

      Татар теле фән буларак та даими үсеш-үзгәрештә, камилләшүдә. Мәктәптә  өйрәтелә торган фәннәр арасында туган тел – татар теле – халкыбызның әхлак кагыйдәләрен, рухи мирасын киләчәк буыннарга тапшыру чарасы.

      Туган тел укытучысының бурычы – үзенең  барлык белемен, балага уңай тәэсир итүнең төрле юлларын файдаланып, аны туган телнең нечкәлекләрен аңлауга, тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерү, туган телне даими кулланылышка кертүгә теләк уяту, туган телебезнең үсү-камилләшү процессын барлауга кызыксыну тәрбияләү.

             Телне гаиләдә, башлангыч сыйныфта ныклап өйрәнгән очракта ул хәтергә мәңгегә сеңеп кала дигән фикер еш кабатлана. Гаиләдә, бакчада, башлангыч мәктәптә өйрәнеп, аны саклап калу, үстерү мөмкин эшме? Әгәр бала беренче-дүртенче сыйныфларда саф татарча укыса, милләтен җуймый. Фәнни яктан нигезләнгән бу. Галимнәр әйтүенчә, балада телне үзләштерү нигезе 9 яшькә кадәр салына.

           Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы Һәм шактый ук катлаулы, бигрәк тә рус мәктәбендә укыту. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бик авыр. Сер түгел: хәзер балалар әдәби китапны аз укыйлар. Күпләр телевизор карауны, кич белән урамда йөрүне, компьютер каршында утыруны хуп күрәләр. Ә әдәби китапларны күбрәк укыган саен кеше тормышны күбрәк танып белә, әдәби образларга охшарга тырышып яши, әдәп - әхлак кагыйдәләрен яхшырак үзләштерә.Сөйләм телен, туган телне үзләштерүнең төп чарасы – сыйныфтан тыш эшләр. Бу чаралар вакытында укучылар үзләрен иркенрәк тота, укытучы белән укучы якыннан аралаша. Туган телгә, халык җырларына, фольклорга багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар балалар Һәм ата-аналар күңелендә онытылмас эз калдыра. Мәктәптәге әлеге чаралар да әнә шул максаттан чыгып оештырыла.

          Милләтебезнең бүгенге хәле, авыр язмышы турында кемнәр генә язмады, сөйләмәде: янәсе татар яшьләре үз туган телендә сөйләшми, имеш, татар телен начар укыталар һ.б. Күпчелек очракта татар теленең авыр хәле турындагы зарланышулар үз-үзеңнән гаеп эзләүгә барып терәлә: имеш, татарларда бердәмлек хисе юк, гаиләдә «дөрес» тәрбия бирелми, янәсе, татар телен укыту программалары «начар» һ. б. Күп акчалар түгеп, даими рәвештә дәүләт ярдәмендә зур-зур форумнар, конференцияләр, җыеннар, бәлеш мәҗлесләре оештырыла. Ул чаралар вакытында югары «трибуна»лардан татар теленең мөһимлеге, аны шиксез сакларга кирәклеге турында күп фикерләр әйтелә.

          Мин интернет челтәрләрендә күп кенә кешеләрнең язмаларын укыдым. Имеш мәктәпләрдә татар теле дәресләре артык булып чыккан икән. Кемгә комачаулаган соң ул? Кемнең кинәт кенә татар телен укыйсы килми башлаган? Татарстанда яшәп тә, дәүләтебезнең икенче теле саналган татар телен укыту шуның белән бетәрме? Нигә мәктәпләрдә физкультура дәресен атнага 3 тапкыр кертәләр дә, ә татар теленә күп дигәндә 2 сәгать кенә бүлеп бирәләр? Башыма мондый сораулар бик күп килде. Тик бу сорауларның барысына да җавапны каян алырга гына белмәдем.

           Бер уйласаң, нигә гаҗәпләнергә соң? Гаепне үзебездән эзләргә кирәк. Нәкъ менә татар кешесе туган телебезне шундый аяныч хәлгә куя да инде. Моңа мисаллар бик күп бит. Татар гаиләсеннән булган сабыйны рус балалар бакчасына йөрткән, рус гимназияләренә укырга биргән, матур яңгырый дип, рус яки бөтенләй чит илдән кергән исем кушкан заманда, бу бер дә гаҗәеп түгел.

           Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы. Ә тел таянычы – гаилә. Гаиләдәге тәрбия белән татар телен саклап калуга зур өлеш кертеп була. Замана баласы булып үсү өчен телләрне белү кирәк.

          Без – татарлар үз туган телебезне саклау калу өчен тырышырга тиеш. Нәкъ менә бүген, телне саклау турында уйламыйча, чаралар күрмәсәк нәтиҗәләре бик аянычлы булачак. Шуңа күрә кечкенәдән үк яшь буынны туган телнең мөһимлеген, кадерлеген аңлатып, аның милләт өчен зарури булуын искәртеп тәрбияләргә кирәк.

          Туган телебезгә игътибарлы булыйк, аны үстерүгә көчебездән килгәнчә тырышыйк, киләчәк буынга тапшырып калдыру өчен дә хезмәт итик, яклыйк һәм сөеп үстерик. Ана телендә аралашу мөмкинлегеннән иркен файдаланыйк, интернет челтәрендәге уеннарны, сайтларны татар телендә булдырып, эшләгән вакытыбызны да татар телен үстерү өчен кулланыйк. “Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр”, – дигәннәр борынгы әби-бабаларыбыз.