Әдәплелек дәресләре
методическая разработка на тему

Закирова Сания Исмагиловна

Мәктәп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традицияләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә. Бала аңына үз халкыңның үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, дөнья халыклары арасында тоткан урынын, зыялылары, галимнәре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең "нәсел агачы", гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтеңә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                 ӘДӘПЛЕЛЕК  ДӘРЕСЛӘРЕ  ҺӘМ  АЛАРНЫ
                                                        ҮТКӘРҮ   ҮРНӘКЛӘРЕ

                                                           4  нче Б  сыйныф

                                                          ( татар төркеме)

                                                        2012-2013 нче уку елы

                                                               АҢЛАТМА  ЯЗУЫ

   Бүген  мәктәптә баланы ата- бабаларыбызның гаҗәп бай акыл хәзинәсенә нигезләнгән һәм мең еллар буенча тупланып, камилләшеп килгән милли гадәт, йолаларыбыз, гаилә, әдәп, әхлак кануннары нигезендә тәрбияләү зур әһәмияткә ия.

  Мәктәп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә халыкның милли традициялләренә нигезләнгәндә генә үзенең тәрбияви һәм белем бирү бурычларын уңышлы хәл итә ала.

  Бала аңына үз халкыңның үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, хәзерге көндәге хәләтен, дөнья халыклары арасында тоткан урынын, зыялылары, галимнәре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең “нәсел агачын”, гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтеңә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә.

  Тәрбия программасының максатлары һәм бурычлары:

- халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә төшенчәсен кече яшьтән үк төшендереп,  укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү;

- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;

- югары әдәп, әхлак сыйфатларын булдыру;

- туган телебез, мәдәниятебез үсеше өчен җаваплылык хисе булдыру.

    Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер  тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч  була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре  халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли  мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.

    Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул  милләтнең  рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен  буыннан буынга тапшыру төре.

    Республикага исем биргән  халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка  милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң мөмкинлекләр ача. Хәзергесе чорда   Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә игътибар арта бара.

Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.

      Кече яшьтәге мәктәп  укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте  белән таныштыру  төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган  ярдәмче чыганагыбыз булып  балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат.  Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә  бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык.

     Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә

алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда  балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек   кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.

     Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада  эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә  тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка  күп төрле  түгәрәк  уеннарын алырга була.

     Кешеләрнең үз- үзләрен  тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре  - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә  таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә .бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире сизелә. Хәзерге мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган карашы үзгәрүен һәркем күреп  тора.

     Әдәби уку дәресләрендә  укучылар  әдәплелек кагыйдәләре  белән  бик  күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

     Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә  чыганак  итеп кулланыла.   Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.

.   Түгәрәкнең эш программасына татар халкының  гореф- гадәтләрен , бәйрәмнәр, йола уеннарын , халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупладым. "Сабантуй", " Нардуган","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәрен керттем. Җырлы- биюле   уеннар, табышмак ,мәкальләр өйрәнүне максат итеп куйдым .Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.Укучылар тәртибендә үзгәрешләр  сизелә башлый. Бу инде аларның аңлы рәвештә үзләренең сәламәтлекләренә карата  уңай мөнәсәбәт тудыра. Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез.

     Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен  күздә тотып эшләргә  бурычлы.

     Хәзергесе вакытта  җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап  үстерүне күздә тотып , никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли  рухлы  хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф- гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, без үзебезнең   татарлыгыбызны саклап кала алырбызмы соң?

     Тәрбия  программасы атнага 2 сәгать исәбеннән, балаларның яшь үзенчәлекләрен ( 9-10 яшь)  исәпкә алып төзелде.

   Программа 2 елга, 2011-2012, 2012-2013 нче уку елына исәпләнә.

 

             

                         

      Тема   исеме

                         Эш  төрләре

Сәг.

саны

Дәрес төре

Үткәрү вакыты

   План

   Факт

1.

1.Әдәплелек  нәрсә ул?

Өйдә, сыйныфта,мәктәптә

үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре: ихтирамлы,

игътибарлы булу; исәнләшү,саубуллашу.

   1

Дәрес-

презентация

2.

2.Минем өйдәге көндәлек эшләрем

Һәр көнне бер үк вакытта тору, бүлмәне җилләтү, урын- җирне җыештыру, иртәнге гимнастика ясау, юыну. Кайткач аяк киемен чистартып кую.

   1

Дәрес-

әңгәмә

3.

3.Безнең гаилә.

Әти.әни, әби, бабай һ.б. Кемнәр  алар? Кайда,кем булып эшлтләр?Аларның туган көннәре кайчан? Аларны хөрмәтләү, ихтирам итү.

   1

Дәрес-

презентация

4.

4.Урамда, мәктәптә, дәрестә, тәнәфестә, өйдә үзеңне ничек тотарга?

Башкалар белән аралашу кагыйдәләре..

   1

Дәрес-

әңгәмә

5.

5.Яхшы гадәтләр.

Нинди алар?Нәрсә яхшы? Нәрсә начар?Балаларның үз-үзләрен ничек тотулары турында әңгәмә.

   1

Уен-дәрес

6.

6.Без кунак чакырдык.

Кунакчыллык нәрсә ул? Кунак чакыргач, үзеңне ничек тотарга? Кунакны каршы алуга ничек әзерләнергә? Аңа ничек сый-хөрмәт күрсәтергә? Ничек озатырга?

   1

Дәрес-

әңгәмә

 7.

7.Мин кунакка барам.

Моңа ничек әзерләнергә? Ничек киенергә? Кунакта үзеңне ничек тотарга? Өстәл янында утыру кагыйдәләре. Пычак, кашык, чәнечке белән дөрес эш итү. Күнегүләр үткәрү.

   1

Уен-дәрес

8.

8.Без театрда, музейда, трамвайда, автобуста.

Үз-үзеңне ничек тотарга?

Кешеләргә ничек мөрәҗәгать итәргә? (кычкырып сөйләшмәү, гафу үтенү, итагатьлелек)

   1

Дәрес-

әңгәмә

9.

9.Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт

Халкыбызның үткәне белән якыннанрак танышу: эш кораллары, киемнәре, бизәнү әйберләре һ.б.

   1

Дәрес-

экскурсия

10.

10.Буш вакытны ничек үткәрергә?

Ничек ял итәргә? Өйдә, урамда уйный торган уеннар. Аларны өйрәнү.

   1

Дәрес-

әңгәмә

11.

11.Халкыбызның җырлы- биюле, такмаклы уеннары.

Фольклор.

Балаларда эстетик ләззәтләнү, шатлык, канәгатьләнү хисләре тәрбияләү; җырлы-биюле уеннар-“Чума үрдәк, чума каз”, “Миңлебай”,”Кәрия-Зәкәрия” уеннары һ.б.

Күмәк уеннар, ялгыз уеннар оештыру.

   1

   

Җырлы-биюле уен-дәрес

12.

12.Милли кием үзенчәлекләре.

Татар хатын-кызларының милли киеме. Ир-атларның милли киеме. Милли киемнәрнең бизәлеше, төсләре.

    1

Дәрес-

презентация

13.

13.Милли ризыклар.

Милли ризыклар төрлелеге белән таныштыру; матурлыкны күрә белергә өйрәтү; иҗади фикерләүне үстерү.

    1

Дәрес-

презентация

14-15

14-15.”Чал тарихы булган халкым бар”

Татар халкының иң гүзәл бәйрәме белән танышу. Халкыбызның гореф-гадәтлә-ренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

   2

Дәрес-

әңгәмә

Уен-дәрес

16.

16.Мин ничек киенәм?

Ничек матур киенергә?

Аяк киемнәрен ничек карарга? Киемнәрне саклап кию.

   1

Дәрес-

әңгәмә

17.

17.Сөйләшү әдәбе.

Өйдә, мәктәптә, урамда сөйләшү. Тәмсез телләр кулланмау, кешене сүз белән үпкәләтмәү, кимсетмәү. Телефоннан сөйләшә белү.

   1

Дәрес-

әңгәмә

18.

18.Акчаның төрләре.

Акча эшләү мөмкинлекләре. Бүләкне ничек әзерләргә?( Әти-әнигә, туганнарга, укытучыларга, дусларга, һ.б.)

   1

Дәрес-

әңгәмә

19.

19.Вакытның кадерен белү.

Теләгәнеңне эшләргә ничек өлгерергә? Китап укырга, телевизор карарга вакытны ничек җиткерергә?

   1

Дәрес-

әңгәмә

20-21.

20- Милли бәйрәмнәр.

21.

Йолалар; татар халкының көзге-кышкы

(Сөмбелә, кунаклашу, каз өмәсе, аулак өй һ.б. )

   2

Уен-дәрес

22-23

22-Милли бәйрәмнәр.

23.

Нәүрүз, боз озату, карга боткасы, Сабантуй, Нардуган, Җыен бәйрәмнәре белән танышу.

   2

Уен-дәрес

24.

24.Әти-әнинең кадере.

Әти-әнигә мәхәббәт тәрбияләү, аларны хөрмәтләү.

   1

Дәрес-

әңгәмә

25

26-

27.

25-26-27.Әниемә иң матур сүз! (музыкаль-кичәгә) әзерлек. Кичәне

үткәрү.

Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

   3

Әңгәмә

Җырлы-биюле уен-дәрес

28.

28.Һәр эш мактаулы.

Хезмәтнең әһәмиятен төшендерү. Эшнең мактауга лаек икәнен аңлату. Кызлар һәм малайлар эше ничек аерыла?

   1

Дәрес-

әңгәмә

29.

.

29.Матур минем туган телем.

Туган телдә матур, аңлаешлы итеп сөйләргә ничек өйрәнергә мөмкин? Матур итеп укый алам. Яттан шигырьләр беләм.

   1

Дәре-

презентация

30

30.Казан-Татарстан башкаласы.”Дәүләт символларын беләсеңме?

Татарстанның Дәүләт флагы,гербы.

Татарстан районнары һәм шәһәрләренең символлары һәм традицияләре,гимны.

   1

Дәрес-

презентация

31.

31.Тотнаклылык, юмартлык. Халкыбызның матур гореф-гадәтләре.

Балаларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү. Гайбәт сөйләшмәскә өндәү һәм таләп итү.Халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру.

   1

Дәрес-

әңгәмә

32

32.Без аш пешерә беләбез.

Аш-су әзерләүдә мин өлкәннәргә ничек булышам?. Нинди ашамлыклар пешерә беләм?

   1

Дәрес-

әңгәмә

33

33.Батыр булу өчен нишләргә кирәк?

Мин ничек курыкмаска өйрәндем?

   1

Дәрес-

әңгәмә

34.

34.Сакчыллык.

Электрга, газга, суга сакчыл караш булдыру. Аларның бәясе күпме? Ай, ел саен күпме түлибез?

   1

Дәрес-

әңгәмә

35

35.Дөреслек. Гаделлек. Алдашмау.

Дөреслек тәрбияләү.Алдашуның зыяны, зарары турында аңлату. Ялганлашуның нинди ямьсезлекләргә китерүен күрсәтү.

   1

Дәрес-

әңгәмә

36

36.Кызыксынып уку.

Һәрнәрсәне өйрәнергә омтылу.

Балаларда кызыксынып уку күнекмәсе тәрбияләү.

   1

Уен-дәрес

37

37.Намуслылык, илтифатлылык.

Намуслылык, илтифатлылыкның  нәрсә икәнен таныштыру; бу сыйфатларны үзеңдә ничек тәрбияләргә.

   1

Дәрес-

әңгәмә

38

38.Халкыбызның  җыр-уеннары, мәкаль һәм табышмаклары.

Халык иҗаты белән таныштыру. Мирасыбызга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Укучыларның сөйләм байлыгын арттыруга биремнәр.

   1

КВН дәрес

39

40

39-40. Татар балаларының хәрәкәтле милли уеннары.

Уенлы-җырлар җырлау,шигырьләр сөйләү.Тизлек, зирәклек, җитезлек уеннары.

   2                                                                                                                                                                                                                            

Уен-дәрес

41

41.Үз-үзеңне карый белү.

Балаларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә, пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәтү.

   1

Дәрес-

әңгәмә

42

42.Мәкаль яхшыга өйрәтә.

Эш, хезмәт, дуслык турында мәкальләр өйрәнү.

   1

Уен-ярыш

43

43.Халык авыз иҗаты.

Татар халык әкиятләре, бәетләр.

   1

Уен-дәрес

44

44.Халкыбызның әхлакый сыйфатлары: кунакчыллык, пакьлек, чисталык һ.б.

Татар халкының күркәм гореф- гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтүне дәвам итү. Кунакчыллык, кешелеклелек, чисталык, пакьлек кебек матур сыйфатларга ихтирам тәрбияләү.

   1

Дәрес-

әңгәмә

45

45.Туган ил, туган йорт.

Туган илне, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Районыбызны(авылыбызны,урамыбызны) матур итүдә катнашу теләге уяту.

   1

Дәрес-

презентация

46.

46.Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту.

Урманның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Анда үсүче, яшәүче бар нәрсәгә мәрхәмәтле булырга өйрәтү. Урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү.

   1

Дәрес-

әңгәмә

47

47.Су- яшәү чыганагы.

Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү, тормышта елга һәм чишмәләрнең әһәмиятен аңлату.

   1

Дәрес-

әңгәмә

48.

48.Кошлар- яшеллек сакчылары.

Балаларга кошларның файдасы турында аңлату, аларга мәрхәмәтле, кайгыртучан караш тәрбияләү.

   1

Дәрес-

презентация

49.

49.Тыюлыклар.

Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату. Сирәк калган җан ияләренә ярдәм итү турында сөйләшү.

   1

Дәрес-

әңгәмә

50

50.Бу кайчак була?

Табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасындагы бәйләнеш турында аңлату.

   1

Уен-дәрес

51.

51.Кыюлык. Батырлык.

Кыюлык, батырлык турында сөйләшү.

Нәрсә ул батырлык?

Синең батырлык эшләгәнең бармы?

   1

Дәрес-

әңгәмә

52

52.Сабырлык.

“Сабыр төбе-сары алтын” мәкален аңлату.

Сабыр була белү иң күркәм холыкларның берсе икәненә инану.

   1

Дәрес-

әңгәмә

53

53.Өлкәннәрне хөрмәтләү.

 Өлкәннәрне хөрмәтләү турында сөйләшү.

Өлкән кешеләргә һәрвакыт ярдәм итү.      

   1

Дәрес-

әңгәмә

54

54.Яхшы сүз яшәртә, көч бирә.

 Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар? Мәкальләр аша аңлату.    

   1

Дәрес-

презентация

55

55.Тылсымлы  сүзләр.

Көндәлек тормышта  тылсымлы сүзләрне урынлы куллану.

   1

Дәрес-

презентация

56

56.Безнең игелекле эшләр.

Кешеләргә ярдәмчел булу.

   1

Дәрес-

әңгәмә

57

57.Эш беткәч уйнарга ярый.

Мәкальләр, әйтемнәр аша аңлату.

   1

Уен-ярыш

58.

58.Начар хәлләр- ямьсез холыклар.

 Ялган сөйләү.

 Урлашу.

Ялган сөйләү, урлашу иң начар гадәтләрнең берсе.икәнен балаларга төшендерү.

   1

Дәрес-

әңгәмә

59.

59. Безнең бәйрәмнәр.

Бәйрәмнәр турында гомуми төшенчә.

Бердәмлек,дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбияләү.

   1

Дәрес-

әңгәмә

60

60. Дуслык бәйрәме

   1

61

61.Сабан туе-хезмәт туе

   1

62.

62. Гаилә бәйрәме.

   1

63

63. Икмәк булса табында.

   1

64.

64. Хезмәт бәйрәме.

   1

65.

65. Саулык-зур байлык.

   1

66.

66. “Тылсым иле”ндә

   1

67.

67. Чәч матурлыгы.

   1

68

68.Балачак  бәйрәме

   1

                                                               

                                                               Кулланылган әдәбият

1. Р.Уразман “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”

2. В.А.Вәлиуллин. Балачак илендә.Казан. ”Идел-Пресс”нәшрияты -2009.

3. Г.С. Нуриев, М.Ф.Кашапова  “Сөйли белгән морадына ирешкән”

4. К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова. Әхлак нигезе- матур гадәт.Казан ”Мәгариф”нәшрияты -2006.

5. Татар халык иҗаты. Мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр.

6.  К.В.Закирова. Күңел ачыйк бергәләп. Казан ”Мәгариф”нәшрияты -2008.

7.  В.Г.Гомәрова, Ф.Я.Зарипова. Бәйрәмнәр бәйләме.Казан ”Мәгариф”нәшрияты- 2005.

8. Ф.С.Баязитова. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”Казан “Татарстан китап” нәшрияты – 2008..

9. Ш.Ш.Җәләлиев. Милли тәрбия нигезләре. Казан” Мәгариф” нәшрияты- 2009.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру

Гадәти укыту технологияләре иҗади эзләнүгә эшмәкерлек тулысынча ачылырга бирми ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән планлаштыра алган тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Укып алган дип...

Әдәплелек иленә сәяхәт

Укучылар, бүген без әдәплелек турында сүз алып барачакбыз.Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “пөхтәлек”, “кыюлык”,”батырлык” төшенчәләрен еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлы...

Әдәплелек иленә сәяхәт.

Дәрес "Әдәплелек иленә сәяхәт" дип атала. Дәрес эшкәртмәсе Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча 3 сыйныфлар өчен төзелгән....

Әдәплелек иленә сәяхәт (презентация).

Әдәплелек иленә сәяхәт дәресе конспектына презентация....

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...