Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү
материал на тему

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең  һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш та инде. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, үз белемен камилләштерү темасын “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү”дип алдым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kommunikativ_tehnologiya.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

         Тема:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү.

Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.

А.Сент-Экзюпери.

Актуальлек.  Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең  һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш та инде. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, мин үз белемен камилләштерү темасын “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү дип алдым.

Өйрәнү объекты: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәдәни компетенция формалаштыру.

Өйрәнү предметы: коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнары.

Максат: Мәдәни компетенцияне үстерүдә коммуникатив технологиянең нәтиҗәлелеген исбатлау, методик рекомендацияләр әзерләү.

Бурычлар:

  1. “Коммуникатив технология” һәм “мәдәни компетенция” төшенчәләрен ачыклау;
  2. Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын куллану;
  3. Укучыларның башка милләт мәдәниятенә (бу очракта татар) мөнәсәбәтен ачыклау.

Гипотеза: 

дәресләрне коммуникатив технологиягә нигезләнеп оештырганда  гына мәдәни компетенцияне үстереп була. Һәм  бары тик шул телдә җанлы аралашу гына башка милләт мәдәниятенә карата кызыксыну уятыр.

нәтиҗә:

Мәдәни компетенция формалаштыруда коммуникатив технологиягә нигезләнгән эш төрләре (диалог,  сорау-җавап, уен, рольле уен , әңгәмә һ.б.) төп рольне үти. Укучылар беренчедән, икенче бер телдә аралашырга өйрәнсәләр, икенчедән, шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерәләр. Ягъни, мәдәни компетенция үсә.

Кереш өлеш.

Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.

А.Сент-Экзюпери.

         Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең  һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш та инде. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, мин фәнни-тикшеренү эшемнең темасын “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү дип алдым.

Эшемнең өйрәнү өлкәсе: татар теле һәм әдәбияты дәресләре.

Өйрәнү объекты: дәресләрдә кулланылган коммуникатив технологияләр.

Өйрәнү предметы: коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнары.

Максат: Мәдәни компетенцияне үстерүдә коммуникатив технологиянең нәтиҗәлелеген исбатлау.

Бурычлар:

1.“Коммуникатив технология” һәм “мәдәни компетенция” төшенчәләрен ачыклау;

  1. Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын куллану;
  2. Укучыларның башка милләт мәдәниятенә (бу очракта татар) мөнәсәбәтен ачыклау.

Гипотеза: 

дәресләрне коммуникатив технологиягә нигезләнеп оештырганда  гына мәдәни компетенцияне үстереп була. Һәм  бары тик шул телдә җанлы аралашу гына башка милләт мәдәниятенә карата кызыксыну уятыр.

Төп өлеш.

1.Коммуникатив технология турында төшенчә.

Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Ә чит телгә  өйрәтү тарихы 100 еллар белән исәпләнә. Шул исәптән укыту методикасы да күп тапкырлар алышынды: басым әле укуга, әле тәрҗемә итүгә, әле аудированиегә, әле бөтенесен бергә кушуга ясалды. Бөтен методлар арасында үзенең гадилеге һәм эффектив булуы белән игътибарны җәлеп итеп торганы “гувернантка методы”, ягъни шул телдә шәхсән аралашу методы. Фәнни телдә әйтсәк, коммуникатив укыту технологиясе.

               Коммуникатив укыту технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә.  Аралашу- чит телгә өйрәтүче бөтен интенсив курсларның асылында ята. Интенсив технологияне болгар галиме Г.Лозанов эшли. Шуның нигезендә күп кенә гамәли вариантлар барлыкка килә.

                Ә коммуникатив укытуның теориясен һәм практикасын Г.А.Китайгородская эшли. Бу технология:

Шәхескә юнәлеше ягыннан: мәгълүмати;

Эчтәлек характеры һәм төзелеше буенча: өйрәтүче, гомумбелем бирүче, гуманлы;

Идарә итү тибы буенча: заманча традицион укыту;

Оештыру формалары: бөтен төр форма булырга мөмкин;

Балага якын килү: хезмәттәшлек;

Өстенлекле метод: диалогик+уен;

Модернизацияләү юнәлеше буенча: укучылар эшчәнлеген активлаштыру.

    Максатчан юнәлешләр:

  • Аралашу ярдәмендә икенче бер чит телдә аралашырга өйрәтү;
  • Шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерү.  

2. Мәдәни компетенция турында төшенчә.

Коммуникатив технологиянең икенче максатчан юнәлеше үз чиратында мәдәни компетенциягә ия булуны таләп итә. Нәрсә дигән сүз соң ул мәдәни компетенция?

Мәдәни компетенция – өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, этикет кагыйдәләрен белеп һәм әлеге аермаларны – икенче тел нормаларын – искә алып оештыра алу сәләте ул. Бу төр компетенция “лингвострановедение”, ягъни тел аша халыкны һәм илне өйрәнүгә караш, “фон”(төп нигез, җирлек) кебек төшенчәләр белән тыгыз бәйләнештә тора, һәм күп очракта алар синоним буларак та кулланыла.

“Лингвострановедение” төшенчәсе халык телендә даими кулланылышта булган мәдәни мирасны өйрәнүне үз эченә ала. Икенче бер телгә өйрәтүгә әлеге карашны билгеләү өчен, Ф.С.Сафиуллина “тел аша халыкны өйрәнү” дигән терминны тәкъдим итә, ә Ф.Ф.Харисов исә “лингвокультурология” атамасын куллана. Фән мәгълүматларына килгәндә, алар милли мәдәният турындагы белемнәрне үз эченә ала. Г. Д. Томахин аларны ике төркемгә бүлеп карый:

  1. Реалияләр-  милли мәдәният үрнәкләре һәм күренешләре турындагы белемнәр. Бу төркем үз чиратында , ике төркемчәдән гыйбарәт: а) халыкның фәнни, мәдәни, әдәби, икътисадый, иҗтимагый, һәм җәмгыяви тормышындагы казанышлары, гореф –гадәтләре һәм традицияләре; ә) аларны чагылдыра торган лексик берәмлекләр: шушы халык өчен генә хас булган әйберләрнең исемнәре, тарихи вакыйгаларның атамалары, фольклор каһарманнарының исемнәре; фразеологизмнар һ.б.
  2. Сөйләм этикеты үрнәкләре – шушы илдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, принциплары: әдәплелек, тыйнаклык, стандарт аралашу ситуацияләрендә билгеле бер сөйләм үрнәкләреннән файдалану һ.б.

3. Коммуникатив нигездә оештырылучы эш төрләре.

Рус телендә сөйләшүче балалар татар теле һәм әдәбияты аша мәдәни компетенциягә ия булсыннар өчен, мәктәп дәреслекләрендә түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителә.

  1. Өйрәнелә торган телдә сөйләшүчеләрнең милли-мәдәни үзенчәлекләрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган татар әдәбияты үрнәкләре – әдәби текстлардан алынган өзекләр белән танышу.
  2. Татар халкының мәдәни казанышлары, күренекле шәхесләре турындагы уку текстлары.
  3. “Сез беләсезме?” рубрикасы кысаларында аерым сүзләрнең, кеше исемнәренең этимологиясе турында кыскача белешмә бирү.
  4. Җанлы сөйләшү үрнәкләре. Алар , бер яктан, укучыларны татар телендә кабул ителгән сөйләм этикеты калыплары белән таныштыра, икенче яктан, аларны гамәли үзләштерергә һәм аралашуда куллануга этәрә.
  5. Халык авыз иҗаты үрнәкләре. Алар белән эшләү ике этапка аерыла:
  • Халык авыз иҗаты үрнәкләрен тәрҗемә итү һәм алар нигезендә тел күнегүләрен эшләү. Бу төр күнегүләр аша укучылар, бер яктан татар мәдәнияте белән таныша, яңа лексик берәмлекләрне үзләштерә, икенче яктан, тел һәм тәрҗемә итү күнегүләрен дөрес башкарырга күнегә.Мәсәлән, “Сынамышларны сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез”, “Татар халык мәкальләрен тәрҗемә итегез, ия белән хәбәрне табып әйтегез”, “Мәкальләрне укыгыз, иярченле кушма җөмләгә мисал китерегез” һ.б. Шуны да истә тотарга кирәк: бу төр күнегүләр белән эш иткәндә, укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, җор сүзләрне, сынамышларны истә калдыруга да игътибарны арттыру кирәк. Шуңа күрә тел күнегүләре бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр белән чиратлашырга тиеш.  Мәсәлән, “Мәкальне кулланып, диалог төзегез”.
  • Халык авыз иҗатының мәгънәсенә төшендерү күнегүләре. Нәкъ менә шундый күнегүләр мәдәни компетенцияне формалаштырырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Татар һәм рус мәкальләрен туры китереп языгыз”, “Сынамышларның русча тиңдәшен әйтегез”, “Бер мәкальнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя языгыз”һ.б.

Бу алда санап кителгән эш төрләре түбәндәге алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла алалар: диалог,  сорау-җавап, уен, рольле уен , әңгәмә .

4. Укучыларның башка милләт (бу очракта татар) мәдәниятенә мөнәсәбәте.

Укучыларның башка милләт мәдәниятенә мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан түбәндәге сораулар тәкъдим ителде:

  1. Татар телен белү сиңа ни өчен кирәк?
  2. Башка милләт кешеләренә татарлар турында ниләр сөйләр идең?
  3. Татар халкының зыялысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсың?
  4. Татар кешеләрендә нинди сыйфатларның булмавын  теләр идең?
  5. Татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсең?

6. Татар халкының иң күренекле 5 язучысын, 5 галимен, 5 артистын, 5 җырчысын, 5 композиторын, 5 рәссамын санарга кушсалар , кемнәрне санар идең?

7. Татар халкының башка милләтләрдән аерылып торган нинди уңай сыйфатларын күрсәтә аласың?

8. Татар халкының нинди тискәре сыйфатларын күрсәтә аласың?

9. Татар халкының бөек шәхесләренә бәйле нинди музейларны беләсең?

10. Татар милләте турындагы мәгълүматларны син кайсы чыганаклардан аласың?

Әлеге сорауларга 9б, 11а, 11б сыйныфларының рус төркемнәрендә укучы 32 укучы җавап бирде.

Җавапларны җыеп, нәтиҗә ясап шуны әйтә алам: татар телен туган теле булган өчен 10 укучы өйрәнсә, шул ук вакытта 10 укучы кирәк түгел дип саный. 4нче сорауда   үзсүзлелекне тискәре сыйфатка кертеп җавап бирсәләр, 7нче сорауда бу сыйфатны татар халкын башка милләтләрдән аерып торучы уңай сыйфат дип тә саныйлар. Чыннан да, үзсүзлелегең (әлбәттә уңай мәгънәдә генә) булмаса, башлаган эшеңне ахырга кадәр җиткереп булмый.

Соңгы 10нчы сорауга 17 укучы татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дип җавап бирсә, 15 укучы шуңа әти-әнидән ишетеп дип тә өсти.  

                                      Йомгаклау.

Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның максаты – укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештыру. Шулай эшләгәндә генә укучылар мәдәни компетенциягә ия булалар һәм алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллану дәрәҗәсенә ирешәләр.

Тикшеренү эшемнең максаты: Мәдәни компетенцияне үстерүдә коммуникатив технологиянең нәтиҗәлелеген исбатлау иде.

Бурычлар:

1.“Коммуникатив технология” һәм “мәдәни компетенция” төшенчәләрен ачыклау;

  1. Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын куллану;
  2. Укучыларның башка милләт мәдәниятенә (бу очракта татар) мөнәсәбәтен ачыклау.

Түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:

  1. Мәдәни компетенция формалаштыруда коммуникатив технологиягә нигезләнгән эш төрләре (диалог,  сорау-җавап, уен, рольле уен , әңгәмә һ.б.) төп рольне үти.
  2. Укучылар беренчедән, икенче бер телдә аралашырга өйрәнсәләр, икенчедән, шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерәләр. Ягъни, мәдәни компетенция үсә.
  3. Хәзерге вакытта мәдәни компетенция әле тиешле дәрәҗәдә формалашмаган. Бигрәк тә татар халкының бөек шәхесләренә бәйле сораулар укучыларда кыенлык тудырды һәм киләчәктә шуның өстендә эшләргә кирәк дигән нәтиҗә ясадым.

                          Кулланылган әдәбият.

  1. Е.И.Пассов. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению.- Москва , 1989.
  2. Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.-Казан, 2001.
  3. Г.Д.Томахин. Лингвострановедение. Что это такое?// Ин.языки в школе.-1996.-№6.
  4. Ф.Ф.Харисов.Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. Л.З.Шакировой.- Казань, 2000.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү

Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану...

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү...