Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)
учебно-методический материал по теме

Закирова Сания Исмагиловна

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.fkhretdin.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан  файдалану

                                                Башкарды:

                                          I квалификацион категорияле

                                          татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                          Закирова Сания Исмәгыйль кызы

                                         2014  нче  ел

   Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп санаган, милләтне аң-белемле, һөнәрле итү белән бергә,әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә дә зур игътибар биргән.”Кеше булу өчен гыйлем белән бергә күркәм холык кирәктер,һәм дә боларны бер-берләреннән аеру дөрес булмас”,-ди ул.

   Хәзерге заманда,рухи ярлылык,рухи гариплек көндәлек тормышыбызга нык үтеп кергән чорда, күренекле галим Р.Фәхреддин мирасының халкыбызга кабат кайтуына күңел сөенә,галимнәребезгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәсе килә.

   Ризаэддин Фәхреддин исеме- үзем өчен дә,фәнем өчен дә кадерле зат. Мәгърифәтче,язучы,журналист буларак та,тәрбия өлкәсендәге хезмәтләре белән дә тел һәм әдәбият фәненә зур өлеш керткән бу олпат шәхескә хөрмәтебез бик зур. Моңарчы аның хезмәтләренең зурлыгын,тирәнлеген,шәхеснең бөеклеген бөтен тулылыгы белән аңлап бетерә дә алмаганбыз икән.

   Беренчедән, Р.Фәхреддин- күпкырлы талант иясе: педагог,тарихчы,

мөхәррир,галим,дин белгече,җәмәгать эшлеклесе.

   Икенчедән,тирән белемле,киң эрудицияле бу шәхес 20 гасыр башы татар дөньясына гына түгел,барлык мөселман илләренә билгеле булган, аңа зур хөрмәт белән караганннар.Совет власте белән дә килешеп яши алган дин белгече чын-чынлап дипломат булган.

   Өченчедән,милләте,халкы өчен җан аткан,бөтен көче,таланты белән аның ирекле,мәгърифәтле,зыялы булуы өчен тырышкан.

   Дүртенчедән,халык үз шәхесләрен,аларның үлемсез эшләрен белергә тиеш.Болар горурлыгыбызны,булдыра алу сәләтебезне,    ышанычыбызны үстерә.

   Мәгърифәтче Р.Фәхретдин иҗатын эш тәҗрибәмдә дә яратып кулланам. Аның  “Нәсыйхәт”,”Балаларга- үгет-нәсихәт”,

“Тәрбияле бала”,”Гаилә” китаплары һәрчак өстәлемдә.Дәресемә әзерләнгәндә бөек мәгърифәтченең гыйбрәтле сүзләрен,үтемле үгет-нәсихәтләрен мисал итеп алам.

   Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү алымнары,юллары күп төрле. Ләкин укытучының да,тәрбияченең дә,әти-әниләрнең дә максаты бер: бала белемле,тәрбияле,сәламәт булырга тиеш.

  Яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы- мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлеген, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиеш икәнлегенә басым ясап, Р.Фәхреддин үзенең “Адабе тәгълим”(“Укыту кагыйдәләре”) китабының 16 нчы битендә болай ди:”Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса- мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте- куәте булуы тагын да артыграк тиештер...

   Ризаэддин Фәхреддиннең балалар тәрбиясе буенча язган хезмәтләре 100 елга якын кулланыла инде.Дөрес,совет хакимияте чорында бу бөек зат эшчәнлеге беркадәр яшерелде, әсәрләре аз өйрәнелде.

Р.Фәхреддин хезмәтләрен бигрәк тә без –укытучылар һәм ата-аналар өйрәнергә,белергә тиеш дип исәплим,чөнки аларның күпчелеге нәкъ менә тәрбия,әхлак,әдәплелек,аң-белем алуның  кирәклеге,моның өчен нәрсә эшләргә икәнлеге турында. 1888 елда басылган”Китабел-игътибар”,1200 битлек “Юаныч”,1908 елда дөнья күргән”Әдәбе тәгълим,”Нәсыйхәт” хезмәтләрендә ул тәрбия төшенчәсенә аңлатма бирә.Р.Фәхреддин фикеренчә,”Тәрбия-акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру” Тәрбиядә иң мөһиме-ата-ана һәм укытучы үрнәге.

  Галим өйдә һәм мәктәптә укыту,белем бирү юллары турында күп яза.

Балаларны мәктәпкә җибәрүнең максаты-“дөрес вә гүзәл тәрбияләү,ә мәктәпнең вазыйфасы-фәкать гыйлем өйрәтү белән генә

чикләнмичә,бәлки балаларның күңелләренә гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык  кебек  “яхшылык орлыкларын чәчү  вә тәрбияләп үстерү”,-дип исәпләгән ул. 1912 елда басылган.

   “Тәрбияле бала”дигән китабында Р.Фәхреддин  тәрбияле баланың алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле, дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерүче, дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләтнең патшалыгы белән дә алмаштырылмый торган олы байлык булуын ассызыклап күрсәтә.

  Тәрбияле бала үзен һәрвакытта җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоярга һәм үзен тотышы белән дә әйләнә-тирәсендә булган кешеләргә, иптәшләренә, остазларына карата уңайсызлыклар тудырмаска, урамда тәртипле йөрергә, өйгә кайтып кергәч, әти-әнисе һәм якыннары белән бик мөлаем, бик җылы мөнәсәбәттә булырга, аларга хөрмәт күрсәтергә һәм аларны шатландырып, рәхмәтләрен, хәер-догаларын, изге теләкләрен алырга тиеш.Балаларның әдәп белән тәрбияне, тәртип белән әхлакны олыларның үзләрен тотышларыннан, гамәлләреннән өйрәнүләрен һәм һәрвакытта әдәпле, тәрбияле, әхлаклы, зур дәрәҗәле кешеләрдән гыйбрәт, үрнәк алып, аларга охшарга тырышуларын тәфсилләп аңлата.  

  Р. Фәхреддин “бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк”,- дип саный һәм шуңа күрә, ана буласы хатын-кызның үзен тәрбияләү мәсьәләләренә бик күп игътибар бирә. Ул:”Бала тәрбияләү-ананың гаиләдә генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора”,- дип искәртә. Гомумән,Р.Фәхреддиннең бала тәрбияләү буенча язган хезмәтләре хәзерге катлаулы чорда укытучылар һәм ата-аналар өчен бик файдалы,кадерле һәм кирәкле кулланма булып торалар.    

   Тәрбия, әдәп, әхлак мәсьәләләренә багышлап бастырган күп санлы хезмәтләреннән тыш, Р.Фәхреддиннең әле матбугатта басылмаган, кулъязма хәлендә сакланган язмалары да шактый. Бу инде аның әлеге мөһим мәсьәләләргә һәрвакыт зур игътибар күрсәтүенә дәлил булып тора.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    

   Ризаэддин Фәхреддин мирасы барыбыз өчен дә зур табыш булды.

Моннан күп еллар элек Р.Фәхреддин әйткән фикерне бераз үзгәртеп,

болай дияр идем: “Тормыш өчен фәнни белемнәрне өйрәнү,үзләштерү генә җитми,ә дин гыйлемен дә өйрәнү кирәк. Чын кеше булу өчен,

гыйлем белән бергә,күркәм холык,кешелекле булу кирәк”

                                  Татарның иң олуг улы-

                                  Ризаэддин Фәхреддин.

                                  Үткәннәрдән юллар ярып,

                                  Асылыбызга кайта дин.  

  Дин-кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итәр өчен Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләр аркылы кешеләргә ирештерелгән илаһи әмерләр һәм тыюлардыр. Һәртөрле тәрбиянең башы-ачкычы булып Аллаһны тану һәм аның кануннары буенча эшләргә өйрәнү тора. Шушы урында Р.Фәхреддин сүзләрен китерү урынлы булыр:

“Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә,беләсезме?...әлбәттә,

дөрес вә гүзәл тәрбияләүдәдер...моннан аңлашылганча,мәктәпнең вазифасы да- фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә,күңеллә-

ренә Аллаһны сөю,гүзәл гадәтләр,тырышлык,эшлеклелек,туганлык,

гайрәт,инсафлылык,гүзәл холык,гаделлек,батырлык,олы җанлылык

кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр”.Боларның барысы да ата-ананың,укытучының шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгында булу сорала.

  Дин балаларда ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары,сынауларны үтә алмаулары,

эчкечелеккә,наркоманиягә бирелүләре ышанычлары булмаудан килә.

Кеше тормыштан туймасын,кыенлыклар алдында югалып калмасын,

дисәк,Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышаныч гомер буе югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк.

  Баланы табигать белән таныштырырга,хозурлана белергә өйрәтү дә кирәк. Әлбәттә,ул шул гүзәллекнең иҗат итүчесе барын һәм аның Аллаһ булуын,һәрнәрсәнең урынлы һәм әһәмиятле булуын төшенергә тиеш. Җир,су,һава төшенчәләре аркылы да табигатьне таныту.

  “Халыкларны сөю һәм алар өчен теләктәш булу,тиешле эш-гамәл-

ләрне кылып,кирәкмәгән эшләрдән тыелып тору,кешеләргә изгелек,

яхшылык кылу,ярдәм итү,явызлыкларга изгелек белән каршы булу,

сүздән бигрәк гамәл белән яхшылык күрсәтү кирәк”,-дип язган күренекле мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин.

  Дөнья –яшел гүзәллек. Шушы гүзәллектә яшәү-зур бер бәхет. Гүзәллек дигән дөньяда үз дәрәҗәбезне белик.Әгәр балада табигатьне танып-белү теләге уята алсак,белемгә һәм Аллаһны танырга омтылыш тудырдык,дигән сүз.

  Балага дин кирәкме? Әлбәттә! Кешенең күңеленә “дин” дигән орлыкны салу өчен иң кулай вакыт-балачак. 7 яшькә кадәр Аллаһка

мәхәббәт формалашкан булырга тиеш. Әгәр без кечкенәдән дөрес тәрбия бирә алсак,дин аның өчен үзе белән бергә дөньяга килгән һәм үлгәнче алып барасы хакыйкать булып торачак һәм инде ул динсез яшәүне күз алдына китерә алмый. Димәк,ул әхлаклы тормыш алып барачак.

  Диннең төп бурычы- баланың рухи үсешен тәэмин итү. Рухи үсешнең ачкычы булып Аллаһны тану тора. Әгәр бу ачкыч югалса,

тормышта туры юлны табу балага бик кыен булачак һәм ул туры юлга зур ялгышлар,фаҗигаләр аша,авырлык белән килергә мәҗбүр булачак,

бәлки,моңа гомере дә җитмәс.

  Дин тәрбия нигезенә ике принципны куйган: нәрсә ярый,хуплана һәм нәрсә ярамый. Әйтик,ярый: тыңларга,эш эшләргә,ярдәм итәргә,

игелекле, намуслы булырга һ.б. Ярамый: урлашырга,зыян китерергә,

дорфа,саран,рәхимсез булырга һ.б. Без боларны барыбыз да беләбез.

Менә шушы гади мисалдан чыгып кына да,үзебезнең тәрбия кыйбласын,әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып,ышанып,балаларыбызны дин кануннары буенча тәрбияләсәк кенә, балаларыбыз чын кеше булып җитешерләр һәм үзебез дә бәхетле киләчәккә насыйп булырбыз

Р.Фәхреддин хезмәтләреннән файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә, аның ышандыру көче дә изге китап Коръәнгә бик якын булуында шул.

  Бүгенге укучыларыбыз мәшһүр галимебез Р. Фәхреддин  күрергә теләгән бөтен яктан  да үрнәк балалар булып җитешсеннәр һәм халкыбызга лаеклы булып, милләтебез горурланырлык, ул хыялланган зур шәхесләр булып үссеннәр иде, ә ата-аналар  исә, үзләренең балаларына игътибарлырак һәм үзләре дә балаларына бөтен яктан үрнәк алырлык кешеләр булсыннар иде...Амин!...

                             

                                 Кулланылган  әдәбият

1. Ф.Ризаэддин.Фәнни-биографик җыентык.-Казан.” Мәгариф”

нәшрияты,-1999.

2. Ф.Ризаэтдин. Ислам дине-нинди дин? // Мирас.-1992.-№12.б.43

3. Б.Солтанбәк. Ризаэтдин бине Фәхретдин. // Казан утлары.-1993.-№5.-б.181

4. И.Баязитов. Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә дини тәрбия һәм хәйрия мәсьәләләре.// Ислам.-2009.

5. Ф.Ризаэддин. Тәрҗемәи хәлем.//Мәгърифәт.-2008.

6. Ф.Ризаэддин. Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр.// Мирас.-1995.-

№4.-б.135.

7. Татарның олуг улы.// Мәгариф.-2009.-№1.-б.14-15

8.Ф.Ризаэддин. Балаларга нәсыйхәт. Казан “Полиграфия-нәшрият комбинаты”,-2006.

9. Ф.Ризаэддин. Нәсыйхәт.-Казан”Мәгариф” нәшрияты,-2005.

10. Ә.Хәйри. Бөек  галимебез //Казан утлары.-2009.-№1.-б.153

11.Т.Сабирҗанов. Уйландырдың безне, Фәхреддин! // Мәгариф.-2009.-№3.-б.73.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану

Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп сана...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Ризаэддин Фәхреддин мирасын балаларга рухи-әхлаки тәрбия бирүдә файдалану

   Ризаэддин Фәхреддин дә: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язып калдырган [1:135]. Чынла...

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Р.Фәхреддин мирасыннан файдалану

Бүгенге көндә укучыларда күрергә теләгән мөһим сыйфатларның берсе - әдәп. "Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкатъ күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торга...

Тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре.

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен урт...


 

Комментарии

Закирова Сания Исмагиловна

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә.