Тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре.
статья

Нугуманова Миляуша Салимовна

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.Р.Фәхреддин :”Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала,- дип яза һәм аның күп кенә китаплары тәрбияләүдә ярдәм итү максатында язылганнар.Һәрберебезнең изге бурычы-  балаларны белемле итү генә түгел, тәрбияле, әхлаклы итү. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”. Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбүр итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_birud_rizaeddin_fhreddin_hezmtlre.docx19.38 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                              Ногманова М.С.

                                                                                       Татарстан Республикасы

                                                                  Әгерҗе муниципаль районының

                                       “Әгерҗе шәһәре 4 урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                                           Муниципаль бюджет белем  бирү учреждениесе.

 Тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Максат:  яшь буынны  әхлаклы шәхес итеп тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таяну.

       Теманың актуальлеге:  

         Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.Р.Фәхреддин :”Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала,- дип яза һәм аның күп кенә китаплары тәрбияләүдә ярдәм итү максатында язылганнар.Һәрберебезнең изге бурычы-  балаларны белемле итү генә түгел, тәрбияле, әхлаклы итү. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”. Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбүр итә.

        Кереш

“Тәрбия-мәңгелек фәлсәфә” булуын без инде күптәннән беләбез. Күп кенә галимнәребез бу өлкәдә шактый гына хезмәт куйганнар. Шуларның берсен генә карап үтик. Менә минем алдымда бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист Ризаэддин Фәхреддиннең күп санлы хезмәтләре ята. Яшь буынны югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләүне Р.Фәхреддин җәмгыятебезнең иң мөһим эше дип санаган.

 Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укыту-тәрбия эшләрен халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләнеп алып барырга тырышабыз. Р.Фәхреддин  үзенең хезмәтләрендә әйтеп калдырганча, әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, кешелеклелек,  намус, яхшылык һәм башка бик күп күркәм сыйфатларны бала күңеленә салу-һәрбер  татар теле укытучысының  бурычы  дип уйлыйм мин.

        Төп өлеш

Р.Фәхреддиннең тәрбиягә караган кайсы гына хезмәтен алып карасак та, һәрберсендә балага ныклы тәрбия бирүдә гаилә һәм мәктәпнең роле зур  булуын күрсәтә.“Ата-ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә  олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда шатлык, ахирәттә йөзгә аклык китерер. Балагыз күз алдында үз-үзегезне хөрмәтле тотыгыз, алар сездән үзләрен тотарга өйрәнсеннәр, вә бу күләгәдә гаилә эчендә бердәмлек вә мәхәббәт нык булыр. Аларга һич ялган сөйләмәгез вә аларга яман дога кылмагыз, бу нәрсәләр исә аларны ялган сөйләргә өйрәтер, вә атаның хөрмәтен киметер”,– кебек өйрәтүләре бүгенге көннең болгавыр вакыты өчен бик мөһим. Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында остазыбыз Р.Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә -тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер, дөнья байлыгына бирелми, берни белән дә алыштырылмый.” Сабый чакта нинди тәрбия алу – бала өчен зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә аналарның бурычы зур. Бүгенге укуылар киләчәктә  ата- аналар булачагын истә тотып,  “Тәрбияле ана” һәм “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата” китапларыннан  әдәбият дәресләрендә өзекләр  китерергә тырышам: “Балаларыгызны тәрбияләргә иң кечкенә чакларыннан башлагыз, аларның күңелләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, адәмчелекне вә изгелек ничек булганын белдерегез, урынына карап, бераз йомшаклык, вә вакытына карап, бераз катылык та күрсәтегез, ләкин куркытып түгел, бәлки киңәш чишмәсе икәнен аңлап, сүзләрегез белән гамәл кылачаклар булыр кадәр, үзегезне олы итеп тота белегез”.Һәрбер әдәбият дәресе- тәрбия фәне һәм тәрбия сәгате ул. Ә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану, аның киңәшләрен тоту бүгенге көн укучысын тәрбияләүдә отылышлы чара булып тора.

Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә , һәр очрашуда балаларга тәрбия бирергә, гореф-гадәтләребезне, ата-аналарыбызны, хөрмәт итәргә өйрәтергә тырышам. Һәрвакыт Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен мисал итеп китерәм. Югары сыйныфларда Г.Кутуй, Һ.Такташ, А.Гыйләҗев, Ә.Еники һәм башка язучыларның әсәрләрен өйрәнгәндә дә Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланам. Әңгәмә корулар дәресләрне нәтиҗәле итә, балаларны  олы тормышка аяк басарга әзерли.

         Ризаэтдин Фәхретдин- иң күренекле затларның  берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул- тарихчы  да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе  дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.

     Мәшһүр галимебез Ризаэддин бине Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» исемле  җыентыгына “ Әхлак гыйлеменнән” сериясендәге алты хезмәте тупланган.

Аларның һәркайсында, күпгасырлык халык педагогикасына таянып ,гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүнең һәм шуның нигезендә җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерүнең бөтен серләре ачып бирелә.Бу хезмәтләр бүгенге көн өчен бик кирәкле һәм актуаль.Китапның беренчесе– ир балаларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә, әдәпкә, тәртипкә өйрәтүгә багышланган. Икенчесе– кыз балаларны тәрбияләү, ничек итеп эчке һәм тышкы матурлыкка ирешү, үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Өченчесе исә–  зурларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә багышланган.“Нәсыйхәт” җыентыгының “АТА ВӘ АНА”, “ТУГАННАР”, “ЯКЫН КАРДӘШЛӘР”, “КҮРШЕЛӘР” бүлекләренә тукталып үтик.“Әй хөрмәтле балалар! Хезмәт күрсәткән кешеләр, яхшы күңелле кешеләр, һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә үзегез дә беләсездер. Хәлбуки сезнең ата-аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгыртып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар вә һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар”,- дип яза галимебез. Балаларга мөрәҗәгать итеп,  ата- ана хакын хакларга, аларга карышмаска, һәрвакыр хөрмәт белән карарга кирәклеген искәртә: “Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз,  ишарәләрен аңлагыз,  алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!..” Туганнарның   әти- әниләрдән кала иң якын кешеләр булуын искәртә, алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булырга өнди. Олыракларын ата- ана урынында күреп, аларга хөрмәт күрсәтергә, ә  кечеләренә  карата шәфкатьле булырга, кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә куша.

      Р. Фәхретдиннең: ”Туганнарыгызның серләрен гүзәл саклагыз, аларга шатлыклы хәбәрләр сөйләп (әгәр дә аларга зарар китерәчәк булмаса), яманнарын сөйләмәгез! Сүз вә гамәлләрегез  белән аларга ихласлы булыгыз, гаепләрен яшерегез, һәрвакытта ачык йөз вә киң күкрәк белән каршы алыгыз!”- дигән сүзләрендә бүгенге көн өчен  бик тә мөһим булган өйрәтүләр ята.

         Дус- иш, кардәшләрнең дә безнең өчен якын кешеләр булуын күрсәтеп ул: ”Ата-ана вә туганнарыгыздан соң сезгә якын кешеләр- үзегезнең кардәшләрегездер. Болар да сезнең сәгадәтегезне вә бәхетегезне теләрләр. Шуның өчен боларга да ата- ана вә туганнарга булган мөгамәлә кебек мөгамәләдә булыгыз. Шатлык вә кайгы вакытларны уртаклашыгыз, хаҗәтләрне  гүзәл сурәттә үтәгез!”- дип яза. Чыннан да, нинди тирән эчтәлеккә ия бу сүзләр. Дусларыбыз( әгәр чыннан да дус икән) безгә һәрвакыт яхшылык кына тели, кыен чагыбызда ярдәмләшә, шатлыклы минутларыбызны уртаклаша.

 Халык телендә күрше- күлән хакында бик күп әйтемнәр йөри: ”Күршең үзеңнән яхшырак булсын”, “  Күрше хакы- Тәңре хакы” һәм башкалар.Әйе, чыннан да күршең әйбәт булу-  зур бәхет ул. Бүгенге болгавыр вакыт өчен үтә дә мөһим булган өйрәтүләрне без, әлбәттә, Ризаэддин Фәхретдин әсәреннән табабыз. Бөек галимебез күршеләр турында үзенең бик тә гыйбрәтле сүзләрен әйткән:” Кардәшләрдән соң иң якын кешеләр- күршеләрегездер. Шуның өчен күршеләр белән гүзәл мөгамәләдә булыгыз, алар белән дус торыгыз, шатлык вә хәсрәт вакытларында уртаклашып, хәстә вә чирле вакытларында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса күрегез, алар өчен даими догачы булыгыз!”

           Йомгак

 Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, балалар, мәшһүр зат Р.Фәхреддин күрергә теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк кешеләр булып җитешсеннәр һәм, халкыбызга лаеклы булып, ул хыялланган милләт горурлыгы булып үссеннәр өчен, ата-аналар үзләренең балаларына игътибарлырак һәм үзләре дә, балалары да бөтен яктан үрнәк алырлык кешеләр булсыннар дисәк, тәрбия эшен оештыручы да камил бер зат булырга тиеш. Р. Фәхреддиннең эшчәнлеге, аның бай һәм күпкырлы иҗатының зур өлеше безнең рухи мирасыбызның алтын фондына керә. Аларны халык белергә һәм тәрбия эшендә мул итеп кулланырга тиеш. Ул вакытта гына халкыбызның якты киләчәге, тәрбияле яшь буыны булыр.Укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә, милләтебез белән горурлану хисләре уятуда да аның  хезмәтләре,  тормыш юлы безнең өчен үрнәк булып тора. Безнең тарихыбыз булган Р. Фәхреддин хезмәтләрен без онытмаска, шәхес тәрбияләүдә иң мөһим һәм кирәкле чыганак дип санарга тиеш.

          Әдәбият  

1. Ә. Хәйри. Р. Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре.171б

 2.Р. Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында куллану.  Казан: ”Школа”, 2007  

3.Р. Фәхреддин. Нәсыйхәт. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2005 нче ел

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә куллану.

Күп еллар дәвамында белем бирү учреждениесе галим – мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи фикерләренә, ТР халкының милли мәдәнияте тра-дицияләренә нигезләнеп милли белем бирү с...