Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"
статья по теме

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын белем бирү стандартларында да моңа зур урын бирелә.

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә ягындагылары да бәхетсез була.

Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master-klass_kaz.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс

“Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле.

Гаилә кыйммәтләре”.

Хәерле көн, исәнмесез!

Милли мәдәниятны саклау, телләрне, халык гореф-гадәтләрен, милли үзаңны торгызуга зур игътибар бирелгән чорда, минемчә барлык халык тәҗрибәсен һәм бөтен укыту-тәрбия эшен балаларда гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләүгә юнәлтергә кирәк.

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын белем бирү стандартларында да моңа зур урын бирелә.

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә ягындагылары да бәхетсез була.

Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

Бала тәрбияләүнең бишектән башлануын китапка язылудан алда халкыбыз болай дип әйткән:

  • ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми;
  • сөт белән кергән, сөяк белән китер;
  • җидедә ни булса, җитмештә шул булыр һ.б.

Әйе, баланы тәрбияләү бишектән башлана. Ата-ананың горурлыгы баланы ничек табуда түгел, ә аларның тәрбияле, әдәпле булуында. Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата-ананың абруе көчле. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата-ана дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз”, - дип язды Ризатдин Фәхретдин.

Ә менә соңгы дистә елларда мәктәпләрдә әдәп-тәртип, шәфкать, мәрхәмәтлелек белмәгән балалар күбәя бара, социум, балаларны һәм яшьләрне чолгап алган мохит танып була алмаслык үзгәрде. Ирек һәм демократияне беркайчан да күрмәгән рәсәйлеләр нәрсә эшләргә яравын һәм ярамавын белмәделәр. Ә әхлакый нормалар исә бернинди законда да язылмаган, алар кешеләр акылында һәм хисендә, йола һәм гореф-гадәтләрендә сакланып килә.

Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен шартлар тудыруны хөкүмәтебез һәм Рәсәй президенты иң мөһим бурычларның берсе итеп саный.

Укыту-тәрбия эшендә - дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда төрле тәрбияви формалар һәм ысуллар кулланыла. Элек-электән балага рухи-әхлакый тәрбия бирү, башка сүзләр белән әйткәндә, балана олы йөрәкле итеп тәрбияләү, тормышка якты карашлы булдыру ата-ана мисалында чагыла. Ата-ана тормыш үрнәге мисалы булмаса бала шәхси формалашу сәләтен югалта.

Минем бүгенге мастер-классымның максаты, ата-аналар белән эшләүнең бер алымын күрсәтү – ул ата-аналар җыелышы. Аны үткәрү ысуллары күптөрле, ә мин сезгә бүген аны “килешү кафе”сы формасында үткәрергә тәкъдим итәм. Кем әйтер, бу нинди технология? .... Әйе, бу мәҗбүр ителмәгән хәлдә кечкенә группаларда әңгәмә.

Бүгенге җыелышыбызның темасына сез инде төшенгән булсагыз да, төгәлрәк итеп без аны экранга күз салып алганнан соң билгеләрбез. Игътибар экранга:.....

Аңлаганыгызча, сүз нәрсә турында барачак? ........ Әйе, бүген без сезнең белән әхлак тәрбия турында сөйләшербез, яисә баланы әхлакый тәрбияләүдә гаиләнең роле. Әйдәгез, ничек итеп без балаларыбызда әхлакый сыйфатлар, әхлаклылык тәрбияләргә тырышабыз, ничек тормышыбызны төзибез, нинди адымнар ясыйбыз һәм дә ярату һәм йөрәк җылысы өчен нәрсә белән түлибез. Тормышта була торган шундый проблеманы хәл итү мәсьәләләре турында без сезнең белән сөйләшербез.

Сезнең алдыгызда салфеткалар. Бүген сез аларда яза да, кирәк икән рәсем дә ясый аласыз. Бер-берегезне тыңлагыз, үз фикерләрегезне әйтегез, аралашыгыз.

1 төркемгә сорау: сезнең тәрбиягездәге нинди гаилә кыйммәтләрен сез үз балаларыгызга күчерер идегез?

2 төркемгә сорау: без һәрберебез балаларыбызга әхлакый сыйфатлар бирергә омтылабыз. Сезнеңчә, безгә нәрсә комачаулый һәм гаилә моны ничек җиңәргә, я булмаса хәл итәргә мөмкин?

3 төркемгә сорау: гаиләгездә әхлакый тәрбия бирү өчен сез үз милләтегез культурасыннан нәрсә ала аласыз?

Фикер алышу өчен 2-3 минут вакыт җитәрдер дип уйлыйм. Фикерләрегезне алдыгыздагы салфеткаларга языгыз.

(Төркемнәр эшләгәндә сөйләргә мөмкин: ни өчен мин нәкъ менә шундый эш формасын сайладым? Минемчә, мондый эш формасы ул ата-аналарны берләштерергә, киңәшләшеп эш итәргә ярдәм итә. Бу очракта, алар тыңлаучы гына түгел, үз фикерләрен белдерәләр. Алар безнең педагогик эшчәнлегебездә шәхес булалар)

Ягез, сезнең җавапларыгызны тыңлыйбыз (һәр төркем үз фикерләрен укый, сорауларга җавап бирә).

Эшләрегез өчен рәхмәт.

Дәвам итәбез (гыйбрәтле хикәя)

Беркөнне иртән бер балыкчы ике улы белән балык тотарга китә. Кулларына төшкән байлык бик мулдан була, шуңа күрә дә алар инде төшкә таба өйләренә кайтырга җыеналар. Ятмәләрен җыйганда, көтмәгәндә көчле җил чыгып, яр буен күздән югалта.

Шул ук вакытта бу көчле җил аларның яр буенда булган кечкенә генә өйләрен дә кызганмый. Ут чыгып, өйләре нигезенә кадәр янып бетә, барлык мөлкәтләре юкка чыга.

Балыкчы уллары белән ярга чыкканда, аларны кайгыдап елап беткән хатыны каршы ала һәм шунда ук иренә һәм балаларына өйләре янып китү кайгысын җиткерә. Әмма балыкчы кашын да җыермый. Хатыны тагын да ачынып: “Ирем, без бар мөлкәтебезне дә югалттык, ә син берни дә әйтмисең?!”

Шулвакыт балыкчы болай дип җавап бирә: “безнең йортны урап алган ут яктысы көтмәгәндә томанда пәйдә булды һәм безгә ярга чыгарга юл күрсәтте. Шулай итеп без исән калдык”.

Өй тәрәзәсендәге утлар да безгә һәрвакыт яктылык бирә һәм юл күрсәтә.

Минем кулымда гаилә учагының символы. Шуны бер-беребезгә бирә-бирә менә шундый фразаны (әйтемне) дәвам итсәк иде: минем балам булсын иде, шундый ярдәмчел, акыллы, тырыш,....

Рәхмәт.

Өй тәрәзәсендәге яктылык... Ул безнең балаларыбызда нинди уй-хисләр уята икән:

- мине әле дә көтәләр икән дигән шатлыкмы, 

- менә мин инде өйдә дип күз яшьләреме,

- нәрсә инде аларга кирәк, ник йокламыйлар дигән ярсынумы,

- ничек итеп тыныч кына керергә икән дигән куркумы?

Нинди хисләр һәм уйланулар тудыра икән безнең балаларыбызда тәрәзәдә анган утларыбыз? Инде беркүпме вакыттан үзләре ата-ана булачак балаларыбыз нәрсә уйлыйлар икән? Шулар турында уйланып, балаларыбызга дөрес тәрбия бирсәк иде.

Балалар безнең киләчәгебез, аларны ничек тәрбияләсәк, безнең картлыгыбыз да шулай булачак. Сөйләгән сүзләребез, эшләгән эшләребез, ясаган хәрәкәтләребез белән балаларыбызга үрнәк булыйк дип чыгышымны тәмамлыйсым килә. Һәрберебезгә исәнлек һәм уңышлар телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Баланың  акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану

Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп сана...

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы.

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы....