Ризаэддин Фәхреддин мирасын балаларга рухи-әхлаки тәрбия бирүдә файдалану
статья на тему

     Ризаэддин Фәхреддин дә: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язып калдырган [1:135]. Чынлап та, мин әдәбият   дәресләрендә әдәби әсәрләргә анализ биргәндә, әхлак тәрбиясенә караган мәсьәләләрне хәл иткәндә,   Р.Фәхреддин хезмәтләренә таянам. Бигрәк тә аның "Җәвамигуль кәлим шәрхе" һәм “Балаларга үгет-нәсыйхәт”китабы.  "Җәвамигуль кәлим шәрхе"  хезмәтендә пәйгамбәребезнең 344 хәдисенә Р.Фәхреддин тарафыннан зур һәм киң аңлатма бирелә.  Шушы  хәдисләр аша балалар күңеленә тәрбия орлыклары салырга тырышам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rizaeddin_fhreddin_no2.docx32.44 КБ

Предварительный просмотр:

Хәсәнова Илсөяр Хәсәнҗан кызы

                                                                                             Татарстан Республикасы

                                                                                           Апас муниципаль районы

 «Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе»

 муниципаль белем бирү  учреждениесе             

Тема: ”Ризаэддин Фәхреддин мирасын  балаларга

рухи-әхлаки тәрбия бирүдә  файдалану ”.

                                                                                                         

    Ризаэддин Фәхреддин бөтен булмышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена туган халкы күңеленә армый – талмый якты нурлар чәчеп яшәгән  мәшһүр тарихчы - галим, әдип, педагог, журналист, шәрыкъ  белгече, философ, мәгърифәтче, имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф акыл иясе. Ул -  шулай ук әдәп, әхлак, шәфкать, изгелек, итагатьлелек , кешелеклелек, намус, сафлык, пакьлек, гаделлек, яхшылык кебек күркәм сыйфатларны эченә алган хезмәтләрне  мирас итеп   калдырган олы шәхес. Юкка гына микән ак күңелле Мифтахетдин Акмулла аны “Хөрмәтле Ризаэтдин – бер камид зат”, -дип зурлый һәм олылый.

       Аның “Тәрбияле ата”,“Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Шәкертлек әдәбе”, “Гаилә”, “Нәсыйхәт”, “Ата әдәбе”, “Ир әдәпләре”, “Хатын әдәпләре”, “Ана әдәпләре”, “Исерткеч эчүдән котылу чаралары”, “Сәлимә, яки гыйффәт”, “Китап вә уку” һ. б. хезмәтләрен өйрәнү, һичшиксез, бүгенге  көн укучылары өчен  бик кирәк. Хәзерге коточкыч, ямьсез - кеше талау, эчүчелек, наркомания, фәхишәлек, үтереш кебек күренешләр белән тулган заманда күренекле мәгърифәтче, педагог  Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре һәрбер әти-әнинең, укытучының  өстәл китабы булырга тиеш дип уйлыйм мин. Ә “Нәсыйхәт”  - энциклопедист  галимнең сайланма педогогик хезмәтләре җыентыгы. Ул үз эченә “Әхлак гыйлеменнән” сериясендәге  алты хезмәтен туплаган. Аларның һәркайсында, күпгасырлык халык педагогикасына таянып, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүнең һәм шуның нигезендә җәмгыятькә лаеклы шәхес үстерүнең бөтен серләре ачып бирелә. Бу хезмәтләр бүгенге көн өчен дә бик кирәкле һәм актуаль. Бүгенге яшьләр арасында  рухи ярлылык хөкем сөрә.  Ә рухи ярлылык әхлаксызлыкны тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш эшләрдә әхлакый тәрбиягә җитди игътибар бирергә кирәк.  Бу җәһәттән бигрәк тә балаларга  рухи-әхлакый тәрбияне әдәбият дәресләре бирә дисәм дә ялгышмамдыр.

     Ризаэддин Фәхреддин дә: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язып калдырган [1:135]. Чынлап та, мин әдәбият   дәресләрендә әдәби әсәрләргә анализ биргәндә, әхлак тәрбиясенә караган мәсьәләләрне хәл иткәндә,   Р.Фәхреддин хезмәтләренә таянам. Бигрәк тә аның "Җәвамигуль кәлим шәрхе" һәм “Балаларга үгет-нәсыйхәт”китабы.  "Җәвамигуль кәлим шәрхе"  хезмәтендә пәйгамбәребезнең 344 хәдисенә Р.Фәхреддин тарафыннан зур һәм киң аңлатма бирелә.  Шушы  хәдисләр аша балалар күңеленә тәрбия орлыклары салырга тырышам.

Ә галимнең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы укучыларны әхлак турында уйлауга этәрә, күркәм сыйфатларны үзләштерергә ярдәм итә. Әдәби әсәрләрне өйрәнгәннән соң, гомуми нәтиҗә ясау өчен, Риза казый нәсыйхәтләреннән мисаллар китерү   бик әһәмиятле.

 Һәр сыйныфта әдәбият дәресләре халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүдән башлана. Халык авыз  иҗатын  балалар яратып укыйлар, аларны чын күңелдән, гаять көчле хисләр, тойгылар аша кабул итәләр. Халкыбыз җәүһәрләре булган әкиятләр, бәетләр, легендалар белән танышканда балалар үзләрендә булган кимчелекле якларны табалар, анализлыйлар, шуның белән бергә  борчылалар да. Бу очракта “Ислам әхлагы гадәтләре” һәм “Яхшы хәлләр – күркәм холыклар” бүлегендәге киңәшләрне балаларга уку, шулар аша укылган әсәргә нәтиҗә ясау  бик үтемле булачак.Чөнки безнең максатыбыз да әдәби образлар аша  тискәре сыйфатларга тәнкыйть күзлегеннән карый белүче, уңай сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияләү бит.

7 нче сыйныфта “Кәҗүл читек” әсәре белән танышканнан соң да, нәтиҗә ясап, Р.Фәхреддиннең “Дин әдәпләре”ннән өзекләр укыйм һәм тиешле урыннарны дәфтәргә яздырып куям. “Мәчеткә кергәндә әдәп белән керегез, мәчетнең хөрмәтен җибәрә торган нәрсәләрдән сакланыгыз”[2:135], “Галимнәрне тыңлагыз һәм һәрвакыт телегезне төзек тотыгыз. Күңел төзек булса, бөтен тән төзек булыр”[2:136 ] һ.б.

 Шулай ук Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык” хикәясен, Ш.Хөсәеновның “Әни килде”,  Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасын,  А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән”әсәрләрен өйрәнгәндә  “Нәсыйхәт”тәге  “Ата-ана” бүлегендә бирелгән язмаларны уку әсәрләрнең эчтәлеген һәм Акъәбинең, Бибинур карчыкның, Ананың  рухи дөньясын ачуга ярдәм итә. “Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыздыр. Шуның  өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр” [3:14] дигән Р.Фәхреддиннең мәгънәле сүзләре белән дәресемне йомгаклап куям. 10 нчы сыйныфта Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрен укыганда – сөннәтле булу хакында, “Тормышмы бу?” әсәрендә – гыйлем хакында, “Зөләйха”да - ата-ана һәм динебез хакында әйтмичә мөмкин түгел. Билгеле, тиешле урыннарны укучылар дәфтәрләренә язып алалар. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы”әсәрен укучылар яратып укый. Әсәрнең нигезендә әхлаклылык темасы ята.. Бу әсәрне өйрәнгәндә  Нәсыйхәт” тәге “Әхлак һәм әхлак вазифаларыбыз” бүлегендә бирелгән язмаларны уку, шулай ук Т.Миннуллинның “Илгизәр + Вера”, Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде”әсәрләрен укыгач,  катнаш никахлар проблемасы турында әңгәмә вакытында  галимнең “Өйләнү әдәпләре”ннән өзекләр уку бик әһәмиятле. “Иргә барган чагында ир булачак кешенең акчасыннан элек холкын, нәселеннән элек

динен, гүзәллегеннән элек һөнәрен сорагыз вә үзегезгә тиңдәш булганнарны сайлагыз”[3: ]- дип яза Р.Фәхреддин. Бик  гыйбрәтле сүзләр. Г.Исхакыйның “Бай углы” әсәрен укыр алдыннан әлеге хәдисне тактага язып куям: “Ата-ана баланың яхшы дус табуына дикъкать итәр, чөнки начар кешеләр баланы юлдан яздырырга мөмкин”. Шулай ук дәрес соңында Риза казыйның бүгенге көн белән аваздаш булган бик мәгънәле гыйбарәсе белән укучыларны таныштырам. “Бозык кешеләр белән аралашмагыз, алар юлына кермәгез.Алар бозыклык кылу һәм кешеләрне һәлакәткә төшерүдән үзләренә ләззәт табалар. Адәм баласы ашап-эчмичә тора алмаган кебек, бозык кешеләр дә усаллык итмичә тора алмыйлар. Шуның өчен яхшылар юлына керегез,алар белән дус булыгыз.[3:32].

Тагын бер әсәр турында язмыйча мөмкин түгел. 11 сыйныфта класстан тыш уку дәресендә  Г. Гыйльмановның “Китек ай ” әсәрен өйрәнәбез.  Әсәрдә “адашкан мәхәббәт”аркасында Гөлнара әнисен рәнҗетә. Ул аларны ташлап китә, бик күп борчу-кайгы алып килә. Шуның өстенә  баласын да калдырып китә. Аның мондый юлга басуына кем гаепле соң? Әти-әнисеме, Гөлнарада саф хис уята алган яшь кешеме, әллә үземе? Ә инде әти-әнисенә килгәндә, алар бердәнбер кызларын бик иркәләп үстерәләр. Кыз мохтаҗлык күрми, ләкин артык иркәләү эзсез калмый. Һәрнәрсә ул дигәнчә булганга күнеккән Гөлнара ахыр чиктә ялгыш юлга баса. Әсәрне укыгач, укучылар шундый нәтиҗәгә киләләр: артык иркә булып үскән кешеләр өчен эгоистлык хас булучан. Менә шуны Гөлнараның әти –әнисе бала тәрбияләгәндә искә алмаганнар. Шуңа күрә Гөлнара әхлаксыз һәм бәхетсез. Бу урында укучыларны Р.Фәхреддиннең  “Бөтен хикмәт тәрбиядәдер. Хәле мөһмәл куелган агачтан яхшы җимеш хикмәтасил булмаса, яхшы тәрбия бирелмәгән  хатынлардан да фазыйләтле вә инсафлы хатынлар җитешүне көтәргә нинди хак бар?” дигән хәдисе белән таныштырам [2:256]. Бу җәһаттән, мисалга Т.Нәбиуллинның “Гаилә” дип аталган әсәрен дә китерәсем килә. Әсәр бик үзенчәлекле. 10 нчы, 11нче сыйныфлар  белән шушы әсәр буенча китап укучылар конференциясе үткәрүне отышлы  дип саныйм . Чөнки әсәр бик  тәрбияви . Бүген - иртәгә олы тормыш юлына аяк басачак укучылар, әсәрдә әдәп-әхлак, ир-хатынның бер-берсенә карата  мөнәсәбәтен, ата-ана хакын күрәләр һәм  Р.Фәхреддиннең   ата хакы, ана хакы , гаилә  турында хикмәтле сүзләрен укып нәтиҗә ясыйлар. Ә инде аның ”Ир әдәпләре”, “Хатын әдәпләре” кебек язмалары белән  дә таныштырсак,  бу иң әһәмиятле тәрбия чарасы булып торачак. ”Хатыннар өстендә булган хакларның олугсы ир хакы, вә ирләр, вә хатыннар өстендә булган хакларның олугсы ана хакыдыр” һәм шулай ук “Ләкин хатыннарны гафиф итә вә бозыклыктан саклый торган нәрсә чапан түгел, шәл һәм түгел, бәлки тәрбия вә гакыл, дин һәм инсаф – буларның өстенә дә ирләрнең үзләренең гафиф булуларыдыр”[2:337]. Бу хикмәтле гыйбарәләр белән балаларны таныштыру  бик үзенчәлекле. Чөнки үзләре дә тиздән ата-ана булачак бу балалар, ир һәм хатын әдәпләрен дә, ана хакының нинди олы булуын да белергә, Р.Фәхреддиннең үгет-нәсихәтләрен аңлап укырга һәм  күңелләренә сеңдереп тә калырга  тиешләр.

   Дәресләрдә Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану киләчәк буынны шәхес итеп тәрбияләүдә отышлы чара үрнәге булып тора. Чөнки Р. Фәхреддин гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирә. ”Тәрбия – акырынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер...Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән,тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”,-дип яза ул[1:134]. Ә әдәбият дәресләре- әхлак тәрбиясе бирүдә иң әһәмиятле  чара. 

                                                     

  Кулланылган әдәбият.

  1. Гыймранова Д.Г., Гобәйдуллина Л.И., Миңнуллин Р.Х. “Ризаэддин Фәхреддин: Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер”. Казан. “Рухият”нәшрияты, 2014.
  2. Ризаэддин Фәхреддин. "Җәвамигуль-кәлим” шәрехе. Казан. "Рухият” нәшрияты, 2005.
  3. Ризаэддин Фәхреддин.”Балаларга үгет-нәсыйхәт”. Казан, 2001.
  4. Ризаэддин Фәхреддин. “Нәсыйхәт”. Казан, 2004.
  5. Татарның олуг улы. Мәгариф. 2009 нчы ел. 1 нче саны.
  6. Татар - мөселман балалары өчен календарь.”Нәсыйхәтләр”, Казан

2012 , 6 нчы, 24 нче бит.

  1. Әнвәр Хәйри. Бөек галимебез. Казан утлары. 2009, 1 нче саны,

           149-153 битләр

             







По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия- әхлак мәсьәләләре.

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлына кыскача күзәтү, аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге сөйләнә....

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану

Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп сана...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...