Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.
статья по теме

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрəтүлəре бүгенге заман талəплəренə дə аваздаш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie.docx21.8 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Петрова Әлфия Минирахман кызы

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрəтүлəре бүгенге заман талəплəренə дə аваздаш.

Риза Фəхреддин – укытучылык һөнəренə гомере  буе тугрылыклы булып калган шəхес.  Ул педагогиканың нечкəлеклəрен шулкадəр тирəн белеп, искиткеч күп мəгълүматлар туплап, үзенең актуальлеге белəн бүген дə тиңе булмаган һəм һəр укытучының өстəл китабы булырлык бик күп хезмəтлəр язган.

Мин, мәктәп  укытучысы буларак, үз бурычымны укучыларга ана телен өйрəтү, туган телебезгə мəхəббəт тəрбиялəү белəн беррəттəн, рухи яктан бай, милли үзаңлы укучылар тəрбиялəүдə дə күрəм.

Белем һəм тəрбия эшлəрендə Ризаэддин Фəхреддин хезмəтлəрен актив кулланам, аны балалар күңеленə җиткерүгə үз өлешемне кертəм.

Безнең мәктәптә балаларны халык педагогикасы нигезендə тəрбиялəүгə зур урын бирелə. Бигрəк тə Р.Фəхреддин мирасын өйрəнү һəм аны укыту-тəрбия эшчəнлегендə куллану системага салынган.

  Эшебездə Р.Фəхреддиннең “Адабе тəгълим” (“Укыту кагыйдəлəре”) китабы төп кулланма булып тора, дисəм дə, ялгыш булмастыр.

Галим бу зур күлəмле җитди фəнни хезмəтендə мəктəплəрнең эшен яхшырту юнəлешендə зур үзгəрешлəр, яңалыклар кертү турында эшлекле тəкъдимнəр күтəрə. Китапның беренче бүлеге “Гыйлем. Мөгаллим. Тəрбия” дип  исемлəнгəн. Монда укучы балаларның иң изге һəм олы вазифалары – гыйлем үзлəштерү, ə аларны гыйлем белəн тəрбиялəү – мөгаллимнəрнең, ягъни укытучыларның, бурычы икəнлеге аңлатыла.  “Шəкертлəрне гыйлем белəн тəрбиялəү, изге шəригатьтə аңлатылган күркəм холыклар белəн таныштыру һəм гадəтлəндерү – укытучының беренче эше булыр,” – ди Р.Фəхреддин. Һəм шунда ук: “Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шəкертне туфрак итеп җирдə калдырыр. Укытучының тагын шундые да булыр, туфрак булачак бер баланы алтын итə белер,” – дип тə өстəп куя. Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга, дəреслəрен ничек укытырга һəм аның вазифалары нидəн гыйбарəт булырга тиеш – укытучының вазифалары бу китапта төгəл язылган. Ризаэддин Фəхреддин укытучыларга карата куела торган унөч вазифага туктала. Китапта бирелгəн бу вазифалар миңа даими рəвештə үз өстемдə эшлəргə, балаларга тəрбия бирүдə һəм əти-əнилəр белəн эштə төп этəргеч булып торалар.

Р.Фəхреддинең “Адабе тəгълим” китабындагы укытучыга куйган талəплəрнең иң беренчесе - беренче вазифа “Холык һəм гамəл” дип атала. Чыннан да, гүзəл холыкка ия булган мөгаллимнең генə үз укучыларында да гүзəл холык тəрбияли алуы бəхəссез. “Бер укытучының сөйлəгəн сүзен үзенең кылган гамəле ялганга чыгарса, ул укытучының сүзе һичбер баланың колагына кермəс, керсə дə – тормас,” – дип язган Р.Фəхреддин.

Укытучы яки тəрбияченең гамəле аның холкы белəн тəңгəл килгəндə генə гамəл  нəтиҗəле була.  Без үзебезнең холык һəм гамəллəребезнең тулы чагылышын укучыларыбызда күрəбез. Һəрбер укучыга олы шəхес итеп караганда гына эшнең нəтиҗəсе дə яхшы була, минемчə. Бөтен рухында, күңелендə матур гамəллəре булган укытучылар гына безнең укучыларга үрнəк-күчергеч булып тора. Риза Фəхреддин, укытучының икенче вазифасы итеп, “Белемнəр һəм булдыклылык”ны күрсəтə. “Укытучының тиеш булачак белемнəрне белүе, укытучылык итəргə кулыннан килүе, булдыклылыгы тагын да күбрəк тиештер,” – дип яза ул. Чыннан да, укытучының булдыклылыгы төпле белемнəргə ия булуы, аны дөрес итеп җиткерə белүе, укучыларның өзлексез фəн үрлəрен яулавында  күренə.  Мәктәбебездә балаларның иҗади сəлəтлəрен үстерү юлларының берсе – аларны төрле бəйгелəргə тарту, фəнни-эзлəнү эшлəренə өйрəтү. Укучыларыбыз ел саен үз эшлəре белəн төрле шəһəркүлəм программаларда һəм республикакүлəм конференциялəрдə уңышлы чыгыш ясыйлар, белемнең əһəмиятен аңлап, тырышып укыйлар. Ə бу үз чиратында укытучы  эшенең күркəм   нəтиҗəсе   булып  тора. Бу урында  Р.Фəхреддиннең  түбəндəге  сүзлəрен китерəсе килə: “Игътибар белəн тəрбиялəнгəн  шəкерт  надан калмаячагы кебек, чəчкəн орлыкларыннан үсə торган игеннəрне күреп укытучы да шатланыр...” Алтынчы вазифасында тагын:  “Шəкертлəре өчен һəрвакытта хəерхаһлык, ягъни телəктəшлек, дөнья һəм ахирəттə бəхет иялəре булулары өчен Аллаһы Тəгалəдəн ялвару һəм күңел зарыгып көтеп тору – укытучыларның мактаулы бер вазифаларыдыр,” – ди. Укытучыларга һəм укучыларга бар ихласларын биреп эшлəү өчен мәктәбебездә  барлык шартлар да тудырылган. Бөтен талəплəргə туры китереп җиһазланган   татар теле һəм əдəбияты кабинетлары эшлəп килә. Методик кабинетта Ризаэддин  Фəхреддин почмагы булдырылган. Анда галимнең əсəрлəре, үзе турында хезмəтлəр тупланган. Ул даими тулыландырыла һəм дəреслəрдə, сыйныфтан тыш чараларда кулланыла.

Белем һəм тəрбия бирү шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек кебек изге төшенчəлəргə нигезлəнгəндə генə аның яхшы нəтиҗəлəр бирүендə шик юк. Ризаэддин  Фəхреддин алдагы вазифаларда бер-бер артлы ихласлылык, дикъкатьлелек, тырышлык, телəктəшлек, хөрмəт һəм мəхəббəт тəрбиялəү, дөреслек, игътибар һəм белем алуга кызыксыну тəрбиялəүне күрсəтə. Ул укучы баланың һəрьяктан камил шəхес булып җитешүе өчен, бөтен җаваплылыкны укытучыга йөкли һəм болай ди: “Шəкерт ничек кенə яшь булса да, ул мəгърифəт үзлəштерергə сəлəтле булыр, фəкать укытучының укыту ысулын белүе һəм алдында утырган көчсез җан иясенең килəчəк көндə мəшһүр һəм файдалы адəм булу ихтималы барлыгын фикерлəп, саклык белəн тəрбиялəве шарттыр.”

Белемле кеше тəрбияле дə, тəрбиясез дə булырга мөмкин. Ə тəрбияле кеше, əлбəттə, һəрдаим үз белемен күтəрү өстендə эшлəячəк. Укытуның нигезе – тəрбия. Тəрбия эшенең камиллеккə ирешү икəнен күрсəтеп, Р.Фəхреддин түбəндəге сүзлəрне китерə: “Тəрбиясе булмаган җирдə гүзəл ашлык җитешмəгəн кебек, тиешле тəрбия бирелмəгəнлектəн, гүзəл кеше дə җитешмəс”. Укытучы дəрес алып баручы гына түгел, ул тəрбияче, сыйныф җитəкчесе дə. Сыйныфтан тыш үткəрелгəн һəр чара: төрле кичəлəр, очрашулар, экскурсиялəр – барысы да əхлак, тəрбия дəреслəре ул.

Ризаэддин Фәхреддиннең  тәрбия китаплары (“Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле хатын”, “Шәкертлек әдәбе”, “Нәсыйхәт”) минем өстәл китапларым.

 Чыннан да, галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Аның кайсы гына хезмәтен алып карасаң да, аларның һәрберсендә тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәрвакыт тәрбияле кешедән үрнәк алалар, аны мактыйлар, хөрмәт итәләр. Р.Фәхреддиннең әлеге хезмәтләрендә бүгенге көнгә туры килердәй асыл үрнәкләр, күркәм нәсихәтләр, киңәшләр бик күп. Әгәр дә без Р.Фәхреддиннең өйрәткән кагыйдәләренә нигезләнеп яшәсәк, тормышыбыз тыныч, балаларыбыз күркәм булыр иде. “Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”,- дип язган Р.Фәхреддин.

  Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында мәшһүр галимебез Р. Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә –  тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә  йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас – аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәяхас хурларлар  вә кимсетерләр генә.”

 Бүгенге көндә мин рус мәктәбендә татар һәм рус төркемнәрендә   эшлим. Нәкь менә мәшһүр мәгърифәтчебез хезмәтләренә  таянып   Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча  һәр дәресемне  корырга тырышам.

Рус мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты программасында  Р.Фәхреддин иҗатын өйрәнүгә сәгатьләр каралмаган. Шулай булуга карамастан, аның үгет – вәгазьләрен  өйрәнүне әдәби уку дәресләрендә тәрбияви  текстлар белән  бергә алып барам.   Сөйләм, киенү, өстәл  янында, кунак, туганннарга, дусларга  карата әдәплелек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар, ә бәлки үзләре дә бер-берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

 Белем алу, уку, гыйлемлелек темасы башлангыч сыйныфтан башлап елдан-ел кабатланып, киңәйтелеп бирелә.  Р.Фәхреддиннең “Гыйлем –күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, йорт эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр”, сүзләрендә никадәр мәгънә, хакыйкать.   8 сыйныфта “Өлгерәм әле...” өзеген, Р.Вәлиеваның “Барый телевизор карый” шигырен  укыгач, белем алырга теләмәгән, ялкау балаларга үзебезнең киңәшләрне бирәбез. Ярдәмгә Р. Фәхреддинның “Җәвамигуль – кәлим шәрехе” китабы килә.  Әлеге хезмәттә шундый юллар бар: “Галим яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче булып  йөр! Гыйлем –ул дан күлмәге. Һәрбер фәнне үзләштер, надан булма”.  Бу җөмләләр әсәрдәге геройларга һәм укучыларга киңәш булып яңгырый. Шулай ук мәктәптә, дәрестә үз –үзеңне яхшы тоту өчен мәктәп  әдәпләрен белү кирәк. “Мәктәп әдәпләре” хезмәтендә шундый  нәсыйхәтләр бар: “Мәктәпкә баргач  әдәпле генә үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас тырышыгыз, әдәп  өйрәнегез, күркәм холыклы булуны олы бәхет дип белегез. Китап, кәгазь һәм башка язу әсбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез”.  Әлеге нәсыйхәтләрне 8 сыйныфта “Пирамида” текстын, 5 сыйныфта “Дәрестә”  шигырен өйрәнгәндә кулланам. Әлеге нәсыйхәтләргә нигезләнеп геройларга киңәшәләр бирәбез.

   Бүгенге көндә  укучыларда күрергә теләгән   мөһим  сыйфатларның берсе –әдәп, гүзәл әһлак һәм  оялу, начар эшләрдән саклану, тартыну дигән сүз. “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән  ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр”,- дип яза Р. Фәхреддин.

   “Әдәп вә хая барлык кешеләрдә дә бертөрле булмый. Кайбер кешеләр ялгышлык белән генә, белми яисә сизмичә генә, берәр хата эшләсәләр, көннәр буе оят кайгысыннан котыла алмыйлар. Кайберләре исә зур гөнаһлар, гафу итмәслек хаталар эшләсәләр дә, исләре китми. Чөнки алар, кызганычка каршы, әдәп  вә хаяларын, вөҗдан тойгыларын югалтканнар”. Әлеге сыйфатлар  5 сыйныфта “Язгы каникул”, “Тәмле сүз”, “Туган көндә” әсәрләрендә, 7 сыйныфта “Иң зур кеше”, “Вөҗдан газабы”, 8 сыйныфта “Подъезддагы язулар”  шигырендә, “Җиңәсем килде”,  хикәясендә төп теманы алып тора.

   Р.Фәхреддин тәрбиялелекнең бөтен ягын исәпкә алып, үзенең хезмәтләрендә балаларга үгет – нәсыйхәт  бирә. 5 сыйныфта табын янында үзеңне тоту турында текстлар “Минем туган көнем” темасы астында берләштерелгәннәр. “Туган көн – күңелле бәйрәм” текстында Гүзәл, “Рөстәм” текстында Рөстәм исемле тәрбияле   балалар белән  очрашабыз. Алар мактауга лаек, шуңа күрә  аларны укучылар мактыйлар, алардан үрнәк алалар. Шунда ук укучылар капма – каршы геройны чагылдырган –“Табын янында” тексты белән танышалар. Текстның герое – Саша табын янында бик тәрбиясез була: ул тиз- тиз, авызын чапылдатып, ашыга–ашыга, сөйләшә–сөйләшә ашый. Ул  киткәннән соң, өстәл өсте бик ычрак кала: анда ит һәм ипи валчыклары аунап ята. Текстны укып, эчтәлеген  аңлаганнан соң, Р.Фәхреддиннең  “Тәрбияле бала” хезмәтеннән  түбәндәге сүзләрне куллану бик урынлы: “Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры гына утырыр, бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса дәһи яхшы гына итеп сорар.  Ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс. Ашны ашъяулыгына вә үзенең  киемнәренә  түкмәс. Мондый балаларны һәркем яратып вә мактап сөйләрләр.”

Бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып балаларның ата-аналарына,  гомумән, өлкәннәргә карата мөнсәбәтнең  үзгәрүе. Балалар ата-аналарны  тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга рәхмәтле булырга тиешләр.

 “Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен  иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр  аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!”- дип яза Р.Фәхреддин үзенең хезмәтендә. Югарыда әйтелгән темага караган әсәрләр дәреслектә шактый күп. Мәсәлән, 5 сыйныфта “Уллар” хикәясе, 8 сыйныфта “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Өзелгән чәчәкләр”, “Җиңәсем килде” хикәяләре зур мәгънәле әсәрләр. Р.Фәхреддиннең әлеге сүзләрен әсәрне аңлау, геройларга бәя бирү өчен кулланам.

Дəреслəрдə Риза Фəхреддин шəхесенең үзенчəлеклəрен, аның кешелек сыйфатларын ачу бик тə отышлы, дип исəплим. Шулай ук галимнең акыл хəзинəсен һəр сыйныфта төрле чор əдəбиятын өйрəнгəндə дə файдаланып була. Мəсəлəн,  10 нчы сыйныфта Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры əдəбиятларын өйрəнгəндə аның “Казан ханнары”, “Болгар тарихы” кебек əсəрлəре аша укучыларда үткəнебез турында ачык күзаллау формалаша, милли горурлык хислəре уяна.

 Гомумән, киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура  дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә.

Бүгенге укучыларның белем, яхшы тəрбия алырга тулы мөмкинлеклəре бар. Безгə бары тик белем алуга тырышлык, телəк һəм омтылыш тəрбиялəргə кирəк.  Безнең укучыларыбыз, бөтен яктан да үрнəк балалар булып үссеннəр иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану.

Р.Фәхреддиннең китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмәләр бирүдә; балаларда олыларга ...