Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Р.Фәхреддин мирасыннан файдалану
картотека на тему

Ахмедзянова Миляуша Анвершаевна
Бүгенге көндә укучыларда күрергә теләгән мөһим сыйфатларның берсе - әдәп. "Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкатъ күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр", - дип яза Р.Фәхреддин. Р.Фәхреддиннең эшчәнлеге, аның бай һәм күпкырлы иҗатының зур өлеше безнең рухи мирасыбызның алтын фондына керә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ahmedzyanova_m.a._riz.fehr_.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

                     Татарстан Республикасы Апас муниципаль  районы

                                                                                 

                                                                                     М.Ә.Әхмәтҗанова

                                                                 Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                                 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

“Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый

тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин

мирасыннан файдалану”

                                       

   Җәмгыятьнең  төп бурычы –  яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай итеп тәрбияләү.   Яшь буынны югары кешелек сыйфатларына ия булган, мәдәниятле, үз тарихын камил белүче һәм киләчәк буынга тапшырырдай кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен күренекле мәгърифәтче, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин  бөтен халкыбызның  иң мөһим эше дип карый. Галимнең «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр», – дигән. Димәк, укытучы заманадан алдарак барырга тиеш.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кызганыч, урлашу, алдашу гадәти күренешкә әверелеп бара. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.    Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә Р. Фәхреддин: яшь буынны тәрбияләү эше  укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итүен әйтә. Галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия генә түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан. Аның кайсы гына хезмәтен алып карасаң да, аларның һәрберсендә тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәрвакыт тәрбияле кешедән үрнәк алалар , аны мактыйлар, хөрмәт итәләр. Р.Фәхреддинның  хезмәтләрендә бүгенге көнгә туры килердәй асыл үрнәкләр, күркәм нәсихәтләр, киңәшләр бик күп. Әгәр дә без Р.Фәхреддинның өйрәткән кагыйдәләренә нигезләнеп яшәсәк, тормышыбыз тыныч, балаларыбыз күркәм булыр иде. “Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”,- дип язган Р.Фәхреддин.  

    Рус телле белем йортында  эшләсәм дә, рухи остазыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең чын дәрәҗәдә кыйммәтле, асыл үгет-нәсихәтләре белән татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында  танышабыз, аның хезмәтләренә еш мөрәҗәгать итәбез, бәяләп бетермәслек хәзинәсенә таянабыз.

  Р. Фәхреддинның “Гыйлем –күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, йорт эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр”, сүзләрендә никадәр мәгънә, хакыйкать. 5 сыйныфта “Эшкә өндәү” ,”Эш беткәч уйнарга ярый” шигырьләрен укыгач  балаларга галимебез киңәшләрен бирәбез. Ярдәмгә Р. Фәхреддинның “Җәвамигуль –кәлим шәрехе” китабы килә . Әлеге хезмәттә шундый юллар бар: “Галим яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче булып йөр! Гыйлем –ул дан күлмәге. Һәрбер фәнне үзләштер, надан булма”.  Бу җөмләләр әсәрдәге геройларга һәм укучыларга киңәш булып яңгырый. Шулай ук мәктәптә, дәрестә үз –үзеңне яхшы тоту өчен мәктәп әдәпләрен белү кирәк. “Мәктәп әдәпләре” хезмәтендә шундый  нәсыйхәтләр бар: “мәктәпкә баргач  әдәпле генә үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас тырышыгыз, әдәп өйрәнегез, күркәм холыклы булуны олы бәхет дип белегез. Китап, кәгазь һәм башка язу әсбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез”. Әлеге нәсыйхәтләргә нигезләнеп дәрестә геройларга киңәшләр бирәбез, сыйныф сәгатьләрендә сөйләшәбез..

   Бүгенге көндә  укучыларда күрергә теләгән   мөһим сыйфатларның берсе –әдәп. “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр”,- дип яза Р. Фәхреддин.

   “Әдәп вә оялу барлык кешеләрдә дә бертөрле булмый. Кайбер кешеләр ялгышлык белән генә , белми яисә сизмичә генә , берәр хата эшләсәләр, көннәр буе оят кайгысыннан котыла алмыйлар. Кайберләре исә зур гөнаһлар, гафу итмәслек хаталар эшләсәләр дә, исләре китми. Чөнки алар, кызганычка каршы, әдәп вә хаяларын, вөҗдан тойгыларын югалтканнар”.  Әлеге сыйфатларны  5 сыйныфта “Кояштагы тап”,  “Туган көндә” әсәрләрендә, 7 сыйныфта “Сарыкны кем ашаган?”, “Ике чебен” мәсәлләрен, 9 сыйныфта “Солтангәрәйнең язмышы”  повестендә очратырга мөмкин.

   Р.Фәхреддин тәрбиялелекнең бөтен ягын исәпкә алып, үзенең хезмәтләрендә балаларга үгет –нәсыйхәт  бирә. 5-6 сыйныфларда кунакта, табын янында үзеңне тоту турында сыйныф сәгатьләрендә сөйләшкәндә  Р.Фәхреддинның  “Тәрбияле бала” хезмәтеннән  түбәндәге сүзләрне куллану бик урынлы: “Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры гына утырыр, бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса дәһи яхшы гына итеп сорар.  Ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс. Ашны ашъяулыгына вә үзенең киемнәренә түкмәс. Мондый балаларны һәркем яратып вә мактап сөйләрләр.”

Бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып балаларның ата-аналарына , гомумән, өлкәннәргә карата мөнсәбәтнең үзгәрүе. Балалар ата-аналарны  тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга рәхмәтле булырга тиешләр. Мондый мөнәсәбәт кешенең табигатенә үк салынган. Ана кешегә аеруча игътибар кирәк, чөнки төп авырлык аның җилкәсенә төшә.  Әгәр балада эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфатлар күренсә, бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә  ерак калмый. Сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышында галимебезнең түбәндәге сүзләрен китерсәк, бик урынлы булыр дип уйлыйм.

      "Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала- дөнья байлыгына да һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алмаштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр.”

      Ф.Әмирханның “Хәят” повестен, М.Фәйзинең “Галиябану” драмаларын анализлаганда  "Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер,... укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр,... мондый кызлар карендәш-кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен дә мактаныч булыр” дигән галимнең кыз балаларга мөрәҗәгать итеп язган сүзләрен кулланам.

    “Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!”- дип яза Р.Фәхреддин үзенең хезмәтендә”. Югарыда әйтелгән темага караган әсәрләр дәреслектә шактый күп. Мәсәлән 9 сыйныфта “Җилкәннәр җилдә сынала”, Ш.Камалның “Буранда” хикәяләре зур мәгънәле әсәрләр. Р.Фәхреддинның әлеге сүзләрен әсәрне анализлау, геройларга бәя бирү өчен кулланам.

Гомумән, киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә. Бүгенге мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендәге төп вазифаларның берсе шул.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак минем бурычым , программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея- эчтәлеген аңлатудан, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Тәрбияче буларак, үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү, балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, балалар, мәшһүр зат Р.Фәхреддин күрергә теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк кешеләр булып җитешсеннәр һәм, халкыбызга лаеклы булып, ул хыялланган милләт горурлыгы булып үссеннәр өчен, ата-аналар үзләренең балаларына игътибарлырак һәм үзләре дә,       балалары да бөтен яктан үрнәк алырлык кешеләр булсыннар дисәк, тәрбия эшен оештыручы да камил бер зат булырга тиеш. Р. Фәхреддиннең эшчәнлеге, аның бай һәм күпкырлы иҗатының зур өлеше безнең рухи мирасыбызның алтын фондына керә. Аларны халык белергә һәм тәрбия эшендә мул итеп кулланырга тиеш. Ул вакытта гына халкыбызның якты киләчәге, тәрбияле яшь буыны булыр.

 

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту –тәрбия процессында файдалану. II кисәк.- Казан: “ Школа”  нәшр., 2006.-200 б.
  2. Опыт и перспективы развития гуманистической парадигмы творчества  Р.Фахреддина  в условиях современной трансформации национального социума.- Альметьевск, 2004.-  134с.
  3.  Фәхреддин Р.Р.  Балаларга үгет- нәсыйхәт/Р.Р. Фәхреддин  - Казан: “Дом печати” нәшр., 2001.- 192 б.
  4.  Фәхреддин  Р.Р.  Гыйлем әхлак./Р.Р. Фәхреддин//  Идел.- 2002.- №4.- 58-60 б.
  5. Фәхреддин Р.Р.  Җәвамигуль- кәлим шәрехе/ Р.Р. Фәхреддин .- Казан: “Рухият”  нәшр., 2005.- 352 б.
  6. Хәйдәрова  Р.З.  Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче сыйныф өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З. Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н. Хәбибуллина.- Тулылындырылган өченче басма.-  Казан:  Мәгариф, 2006.- 192 б.
  7. Хәйдәрова  Р.З.  Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче сыйныф өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева.-   Казан:  Мәгариф, 2007.- 191 б.
  8. Хәйдәрова  Р.З.  Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныф өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева.-   Казан:  Мәгариф, 2008.- 207 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күренекле татар драматургы, прозаик Туфан Миңнуллинның татар милләтен рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә керткән өлеше.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбә...

Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)

Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Яшъ буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану

Күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин бар тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, гомере буена армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән. Хезмәтләрендә ул кеше тәрбияләүне үзенең изге вазифасы итеп сана...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

УКУЧЫЛАРГА ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ БИРҮДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН МИРАСЫННАН ФАЙДАЛАНУ

Ризаэддин Фәхреддин укулары өчен әзерләнгән материал...

Ризаэддин Фәхреддин мирасын балаларга рухи-әхлаки тәрбия бирүдә файдалану

   Ризаэддин Фәхреддин дә: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язып калдырган [1:135]. Чынла...