Хабибуллина Танзиля Магсумовна

"Сайт учителя начальных классов"

"Һәрвакыт һәм һәр җирдә иң якты йолдызга"

Профессия: учитель начальных классов

Профессиональные интересы: внеклассные мероприятий

Увлечения: искусство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село Алан, Балтасинский район

Место работы: школа

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/habibullina-tanzilya-magsumovna
Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар.
РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН

 

“...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса- егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла.Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә-орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса- йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”.

Ф. Яруллин.

 

О себе

Мин Хабибуллина Тәнзилә Мәгъсүм кызы -  урманлы,сандугачлы-былбыллы Алан авылында туып үстем. Балачак хыялымны тормышка ашыру өчен, Арча педагогия көллиятенә укырга кереп, "Башлангыч сыйныф укытучысы" белгечлеге алдым. 1994 елда кулыма диплом тотып туган авылыма кайттым. Бәхетемне дә шунда таптым. Читтән торып югары белем алдым. Инде менә 2дистә ел гомеремне туган авылым бәләкәчләренә башлангыч белем бирәм. Эшемне яратып, намус белән башкарам. Укучыларымда иҗадилык тәрбияләргә, үз фикерләрен кыю әйтә белү сәләтләрен үстерергә тырышам.

һәр бала талантлы! Әмма шул  балага үзен ачарга, булдыклылыгын күрсәтергә булышырга  кирәк. Мин педагог буларак үз алдыма:  күрергә, табарга, балада булган талантны күрмичә узып китмәскә һәм иҗади үсеш ярдәмендә үстерергә дигән максат куям.Чөнки бала күңеле бигрәк сизгер бит ул . Алар ясалмалылыкны кабул итмиләр, җылыга бик тиз тартылалар,  гаделсезлеккә түзә алмыйлар, дөреслекне ярып әйтәләр.

Укытучы менә шушы үзенчәлекле сыйфатларны үзләштереп, һәр баланың күңеленә керергә, алар белән уртак тел табарга тиеш. Бик авыр, четерекле сыйфатлар. Шуңа күрә дә иҗади сәләтне үстерү бүгенге педагогларның төп максаты булып тора....

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Н.Островский "Корыч ничек чыныкты", Ш.Амонашвили "Исәнмесез,балалар!", В.А.Сухомлинский "Йөрәгемне балаларга бирәм", Г.Әбсәләмов "Ак чәчәкләр"

Мой взгляд на мир

Дөньядагы бер генә кеше дә әзер булып, ягъни тулысынча формалашып тумый, ләкин аның булган бар тормышы өзлексез хәрәкәттәге үсеш, туктаусыз формалашудан гыйбарәт.

                                                              В.Белинский.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек,

Һәрберебез кеше ләбаса.

Яшәү шундый җиңел булыр иде

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

                                                         Фәнис Яруллин.

 

Мои достижения

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Моё портфолио

Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.

Башлангыч сыйныф  укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән , иҗади укучы шәхес тәрбияләргә тиеш.

 

Мои публикации:
Воспитательная работа
Здоровый образ жизни
Изобразительное искусство
История
Математика
Материалы для родителей
Окружающий мир
Разное
Региональный компонент
Русский язык
Чтение
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Научно-техническое творчество
Художественно-прикладное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио