Классный час "5звезда-игра слово"
классный час по теме

Хабибуллина Танзиля Магсумовна

Этот материал предназначен для внеклассных мероприятиях.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5yoldyz_suz_ueny.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Алан урта мәктәбе

Хабибуллина Т.М.

                                                           “5 йолдыз” – сүз уены.

Уен 5 турдан тора, һәр турда 6шар бирем. Һәр биремнең җавабы 1 сүздән тора. Җавап сүзләрен язарга һәм уенда катнашучы сүзләрне билгеләп куярга. Дөрес җаваплар табып 5 тапкыр “ЙОЛДЫЗ” сүзе җыйган укучы җиңүче була.

Уенның максаты:  

  1. төрле фәннәр буенча алган белемнәрне ныгыту;
  2. балаларда активлык, кызыксынучанлык тәрбияләү;
  3. логик фикер йөртү күнекмәләре формалаштыру, тирән белемгә омтылыш тудыру.

Уенның тибы:  интеллектуаль уен.

I тур

1. Татар халкының милли бәйрәме. Уенда 8нче хәреф катнаша (сабантуй).

2. Үзе хәреф, үзе сан, бөтенләй санамасаң. Уенда хәреф исеме катнаша (0).

3. Бердәмлектә көч дигән мәкаль туры килә торган әкият исеме. Уенда 3нче хәреф катнаша(шалкан).

4.Һава составындагы кеше һәм барлык тереклек ияләре сулаганда өота торган газ. Уенда 8нче хәреф катнаша (кислород).

5. Үлән ашый, май ташый. Уенда 2нче хәреф катнаша (сыер).

6. Кешедәге парлы әгъзаларның берсе. Уенда 3нче хәреф катнаша (күзләр).

IIтур

  1. Җирнең иярчене, анда һава юк, күбесенчн төнлә күренә. Уенда 2нче хәреф катнаша (ай).
  2. Йомры фигура, ләкин түгәрәк  түгел. Уенда 1нче хәреф катнаша (овал).
  3. Йорт мәчеләренең бер нәселе, җитез, көчле. Биеклеге 3 метрдан озынрак. Уенда бу җәнлек исемендәге 2нче хәреф катнаша (юлбарыс).
  4. Чүлләрдә яшәүче хайван. Эссегә чыдам. Су эчмичә берничә көн тора ала. Уенда 1нче хәреф катнаша (дөя).
  5. Үсемлекләрнең җир асты өлеше. Уенда 4нче хәреф катнаша (тамыр).

6. Кыйммәтле металларның берсе. Уенда 5нче хәреф катнаша (алмаз).

IIIтур

  1. Бөтен организм буенча кан йөртүче орган. Уенда 1нче хәреф катнаша (йөрәк).
  2. Иң зур масса үлчәү берәмлеге. 2нче хәреф уйный (тонна).
  3. Кызгылт каурыйлы искиткеч матур кош. Кечкенә бөҗәкләр белән туклана. Исеме 8 хәрефтән тора, 2нче хәреф уйный (фламинго).
  4. Америкада акча берәмлеге. 1нче хәреф уйный (доллор).
  5. Чага торган үсемлек. 2нче хәреф катнаша (кычыткан).
  6. Буйлы – буйлы майка кигән атның исеме. 1нче хәреф катнаша (зебра).

IV тур

  1. Мин түгәрәк, җип - җиңел Тотсаң койрыктан минем, Мәңге күтәрә алмыйсың. Уенда 1нче хәреф катнаша (йомгак).
  2. Төзелештә киң кулланыла торган файдалы казылма. Суны яхшы үткәрә. 2нче хәреф уйный (ком).
  3. Барлык хәрефләрнең тәртип буенча бер – бер артлы тезелүе. Уенда 2нче хәреф катнаша (алфавит).
  4. Ерак араларга йөрүче тимер юл транспорты. 5нче хәреф уйный (поезд).
  5. Җәй дә кыш та яшел агач. 2нче хәреф (чыршы).
  6. Дару үләне, яфраклары, чәчәк һәм тамыры да кулланыла.  8 хәрефтән тора, 3нче хәреф уйный (тузганак).

Vтур

  1. Өч урынлы иң кечкенә сан исемен язарга. 1нче хәрефне билгеләгез (йөз).
  2. Үсемлекләр турындагы фән . Уенда 2нче хәреф катнаша (ботаника).
  3. Сарыдыр тышы, әчедер тәме. Җылы якта үсә торган җимеш. 1нче хәреф уйный (лимон).
  4. Барлык яклары да тигез турыпочмаклык. 4нче хәреф уйный (квадрат).
  5. Культуралы(игүле) басу үсемлеге. Көздән чәчеп клдыралар. 3нче хәреф уйный (арыш).
  6. Республиканың, илнең халык тарафыннан сайлап куелган дәүләт башлыгы. 9 хәрефтән тора, уенда 4нче хәреф катнаша (президент).

 Уенның ахырында җиңүче билгеләнә. 5 тапкыр “ЙОЛДЫЗ” сүзен җыйган укучыга “ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ” исеме бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час "Вежливое слово должен знать каждый"

План-конспект открытого классного часа, проведенного в 3 классе. Цель классного часа:: закрепить и углубить знания учащихся о вежливости, о культуре поведения; учить употреблять вежливые слова, привив...

РАЗРАБОТКА ЕДИНОГО ВСЕКУБАНСКОГО КЛАССНОГО ЧАСА «ГЛАВНОЕ СЛОВО В ЛЮБОМ ЯЗЫКЕ»

Придание особого значения в нашей жизни главного человека —   Матери;-привлечение внимания широкой общественности к празднованию Дня Матери в России, придания этому празднику большего з...

Классный час «Волшебные слова»

Аннотация: Классный час «Волшебные слова»Цель:формировать потребность употреблять в речи «вежливые слова».Первые слова, которыми мы начинаем день, – это «доброе утро». Произнося их, мы желаем нашим до...

Классный час "О слове спасибо"

Классный час для начальной школы.Цель: углубление знаний о вежливом слове "спасибо"Задачи:научить пользоваться правильно этим словом в жизни;познакомить с историей слова «спасибо»;расширить понятие де...

классный час "Главное слово на любом языке"(ко Дню матери)

Данный классный час предназначен для проведения мероприятия ко Дню Матери в начальной школе. Стихи, игры, сценки, музыкальное сопровождение помогут учителям начальных классов поздравить мам и бабушек....

Сценарий Единого Всекубанского классного часа «Главное слово на любом языке» в 1 – 2 классах

Сценарий Единого Всекубанского классного часа  «Главное слово на любом языке»  в 1 – 2 классах...