Гуманное отношение для людей
статья по теме

Хабибуллина Танзиля Магсумовна

Данная работа должна помогать учителям, воспитателям для татарских школ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon keshelrg_gumanly_monsbt_trbiyalu.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

Хабибуллина Тәнзилә Мәгъсүм кызы

Балтач районы Алан урта мәктәбенең

 башлангыч сыйныф укытучысы

Кешеләргә гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү

Сыйныф җитәкчеләре киңәшмәсендә ясаган чыгыш

   Гуманлылыкны, кешеләргә карата зур ихтирам билгесе буларак, кеше турында кайгырту, аның көнкүреше, ирекле һәм һәрьяклап үсеше турында кайгырту буларак билгеләп үтсәк, безнең һәр сүзебе, һәр төшнчәбез шушы гуманлылык мәсьәләсенә килеп тоташачак. Тәрбия эшенең барлык принциплары, әхлак тәрбиясенең барлык юнәлешләре гуманлылык төшенчәсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Чөнки тәрбиянең соңгы максаты – нәкъ менә һәрьяклап камил булган, гуманлы шәхес тәрбияләү.

   Гуманлылык, әхлакның мөһим бер сыйфаты буларак, кешегә йөз тота, ягъни кешенең башка кешеләргә әхлакый мөнәсәбәтен билгели.Гуманлылык – дөньяны, әйләнә - тирә мохитне танып – белүдә, кешеләр белән мөнәсәбәттә үз янәшәңдәгеләргә тигеү хокуклы, якын, тугандаш шәхес итеп карау, ярдәмгә һәрчак әзер булу, кеше хәленә керә белү, хакыйкатьне үз вакытында яклый белү дигән сүз.

   Кешенең гомуми культурасында аерым бер өлеш буларак урын алган тәртип культурасы нәкъ менә гуманлылык белән аеручы тыгыз бәйләнгән. Чөнки кешенең үз – үзен тотышы, тәртибе иң беренче чиратта башка кешеләр белән мөнәсәбәт коруга, аларга ни дәрәҗәдә хөрмәт, ихтирам, игътибар күрсәтүгә кайтып кала.

   Игътибарлылык – кешеләргә мөнәсәбәттә иң югары сыйфатларның берсе. Игътибарлы булу – тактлы булу дигән сүз. Кешеләрне кыен хәлгә куймау, аларны авыр хәлдә калдырмау, урынсыз сүзләр әйтмәү яки кирәк вакытта тиешле ярдәм күрсәтә алу өчен зур игътибар, кешелекле, гуманлы игътибар кирәк.

   Сабырлык һәм киң күңеллелек – шулай ук гуманлылыкның бер чагылышы. Кешеләрнең йомшак якларын яки авыр хәлен аңлый белү, аларның очраклы ялгышларын кичерә белү гуманлы булуны сорый. Әлеге төшенчәләр үч саклау, кешенең кыен хәлдә калуыннан көлү, аның кыенлыкларыннан тәм табу яки әрләп – битәрләп тору кебек күренешләрне кабул итә алмый, кире кага.

   Киң күңеллелек исә, элек – электән үк, яхшылык булып кына түгел, ә бәлки үз көчеңә ышану булып та исәпләнгән. Күңеле киң булган кеше башкаларның кайгысын беркайчан да читләтеп үтми, уртаклашырга, ярдәм итәргә тырыша.

   Балаларда гуманлылык тәрбияләү эшендә аеруча мөһим рольне укытучы башкара.Сыйныфташлар арасында дөрес, гадел мөнәсәбәтләр булдыру да монда зур әһәмияткә ия. Шулай ук укчытучы һәм укучы арасындагы гуманлы мөнәсәбәт тә уртак эшкә үрнәк булып торачак.

   Мәктәптә гуманлылык принципларын урнаштыруның төп алымнарыннан берсе – тәрбия эшендәге уңай гадәтләргә, традицияләргә, тәҗрибәгә таяну. Мәктәпнең үз традицияләре, халыкның рухи тәҗрибәсе, гореф – гадәтләре укучыбалалар күңелендә кече яшьтән үк урын ала башларга тиеш. Чөнки нәкъ менә еллар дәвамында сыналган, халыкның үзе тарафыннан яклау тапкан гадәтләр һәм кануннар чын мәгънәсендә гуманлы булалар һәм гореф – гадәткә әвереләләр. Менә шундый гадәтләрне өйрәнү, белү, күңел белән кабул итү укучы балаларда гуманлы мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен тудыра, яңа гадәтләрнең, яңа әхлак нормаларының асылын аңларга, аларны чагыштырып – үлчәп карарга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә дә мәктәпнең үз традицияләрен, авылның, районның тарихын, аның кешеләренең гореф – гадәтләрен, халыкның гореф – гадәтен өйрәнү, белү тәрбия эшендә мөһим бер мәсьәлә итеп каралырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Экологическое воспитание, как одно из практических направлений в привитии гуманного отношения к природе у младших школьников с ОВЗ»

Выступление на республиканском семинаре «Учебное сотрудничество как фактор формирования эффективных учебных действий детей с ОВЗ»...

Методическая разработка внеклассного мероприятия с элементами тренинга по формированию толерантного отношения к людям с ОВЗ «Дарите людям доброту!»

Социальная и педагогическая значимость: сформировать представление о жизни и возможностях инвалидов, дать понятие о том, какие бывают инвалиды, как они живут, и кем могут работать, с какими трудностям...

Формирование гуманных отношений у детей старшего дошкольного возраста

Проблема формирования гуманных отношений является наиболее важной не только для развития отдельного человека, но и общества и человечества в целом. Меня привлекла методика Е.Э. Шиловой. Она предлагает...

Формирование гуманных отношений у детей старшего дошкольного возраста. Методика Е.Э. Шиловой

Формирование гуманных отношений у детей старшего дошкольного возраста...

Гуманное отношение к природе

Что же такое гуманное отношение к природе?  Человек – часть природы, но зачастую именно он оказывает пагубное влияние на окружающий мир. Формирование активной позиции «защитника и дру...

Статья по теме: Формирование гуманных отношений между слабослышащими мальчиками и девочками в начальной школе.

ГУМАННЫЕ ВЗАИМООТНОШЕНИЯ СЛАБОСЛЫШАЩИХ МАЛЬЧИКОВ И ДЕВОЧЕК ХАРАКТЕРИ­ЗУЮТСЯ УМЕНИЕМ ЧУВСТВОВАТЬ, РАСПОЗНАВАТЬ И ПРЕДВИДЕТЬ ЭМО­ЦИОНАЛЬНЫЕ СОСТОЯНИЯ ДРУГИХ, ВЫРАЖАТЬ СВОЕ СОЧУВСТВИЕ В ДЕЙ­С...

Воспитание гуманного отношения к домашним животным.

Воспитание у детей доброго отношения к животным формирует у них такие социально важные качества, как отзывчивость, доброта....