Проект эшенә презентация
презентация к уроку по окружающему миру (1 класс) по теме

Хабибуллина Танзиля Магсумовна

"Аланым - минем кече Ватаным"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alanym_-_minem_keche_vatanym.pptx2.75 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Максат: Аланым – минем кече Ватаным !

Слайд 2

Безнең туган җиребез Балтач районы Алан авылы.Авылыбызның исеме дә бик матур – урман эчендәге аланлык. Авылыбызның тирә –ягын урман уратып алганга борынгы бабаларыбыз аны Алан дип атаганнар . Бу теманы ачу өчен без авылыбыз тарихы белән таныштык. Әти – әниләребезгә, әби – бабайларыбызга бик күп сораулар бирдек. Истәлекле урыннарга сәяхәтләргә бардык.

Слайд 3

Әнием миңа менә ниләр сөйләде... Мин Хисаметдинова Зөһрә Таһир кызы әниемнән: -”Әни, нәрсә ул туган җир?” дип сорадым . Минем туган авылым Кукмара районы Тырыш авылы . Туган авылымда тырыш , уңган , булган кешеләр яши . Авылым бик матур . Кыз баланың язмышы , кызым , ире яшәгән җиргә береккән булырга тиеш . Мин дә әтиенгезгә кияүгә чыгып , Алан авылына килдем . Аланның матур табигатен бер күрүдә үз итсәм дә авылымны гел сагынып яшим . Ә менә синең кече Ватаның , кызым , матур , бай табигатле Алан авылы . Син монда тудың , монда беренче кат егыла-егыла тәпи басарга өйрәндең , шушы авыл табигатенә сокланып беренче җырыңны суздың ... Кая гына китсәң дә туган авылыңны онытма , балам

Слайд 4

Мин Гафурова Гөлгенә Илнур кызы бабаемнан: - Бабай, туган ил кайдан башлана?” дип сораган идем, бабаем миңа түбәндәгеләрне сөйләде: Туган ил, туган туфрак кеше өчен әти-әнисе белән бер дәрәҗәдәге кадерле әйберләр. Син өеңне, безне яратасың икән, язын ташу акканын сокланып күзәтәсең, аннан соң елга кырыйларында калган чүп-чарлар өчен борчыласың икән, димәк, син, кызым, туган илеңне яратасың. Туган ил ул синең капка төбеңнән башлана. Аны һәрчак чиста-пөхтә тот!

Слайд 5

Туган җиремне яратам! Мин – Миннемуллина Гөлгенә Раиф кызы. Әти-әнием, әби-бабаем, абыйларым, апам һәм сеңлем белән дус, тату, бердәм гаиләдә яшим. Без туган ил турында шигырләр укыйбыз, җырлар тыңлыйбыз. Мин үз авылымны, бакча башларын, су буйларын бик яратам. Мин башта мүкәләп, аннары тәпиләп, аннары йөгереп йөргән бу җирләр – минем кече Ватаным! Рәхмәт сиңа изге туган җир!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок проект с презентацией Птицы Саратова

Этот материал показывает все виды птиц-Луней, которые обитают в Саратовской области....

Первоцветы. проект с презентацией. Окружающий мир 1 класс "Перспективная начальная школа"

Данный материал представляет собой творческую работу учителя и учеников первого класса. Включает рассказ о первых весенних цветах, среди которых есть и лекарственные растения, и ядовитые растения, ест...

Первоцветы. Проект с презентацией. 1 класс Перспективная начальная школа

Материал представляет собой совместную творческую работу учителя и учеников в которой не только перечисляются растения-первоцветы, но и рассказывается об особенностях их цветения ранней весной. Д...

Урок- проект с презентацией по русскому языку в 4классе.

Урок-проект по русскому языку(развитие речи)в 4классе.Конспект с презентацией.Тема:"Обобщение знаний учащихся о трёх типах текстов".Сочинение о весне....

Визитная карточка проекта НАШИ ПРЕЗЕНТАЦИИ.

Визитная карточка проекта НАШИ ПРЕЗЕНТАЦИИ. Технология. 4 класс....

Педагогический проект "Читалочка" презентация

рассчитан на 1-4 класс, для проведения внеурочки...