Тәрбия эше программасы
рабочая программа по теме

Хабибуллина Танзиля Магсумовна

Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия эше прогрпммасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon terbiya_eshe_programmasy_2kl.doc230 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Балтач  муниципаль районы

Алан төп гомуми белем бирү мәктәбе

                                                                        “Раслыйм”

                Алан төп гомуми белем

                                                                          бирү мәктәбенең

                                                                        тәрбия эшләре буенча

                                                                        директор урынбасары

                                                                        ______________

                                                                        Г.Җ. Нәбиева

                                                                        “   ”_________ 2013  ел.

“Башлангыч сыйныф укучыларына

белем һәм тәрбия бирүдә

татар халык педагогикасын куллану”

программасы.

Программаның авторы һәм төзүчесе:

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Хабибуллина Т.М.

2013 - 2014  нче уку елы

Аңлатма язуы.

Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган,  буыннан буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту- тәрбия турындагы тәгълимат. Анда халыкның даими кулланган тәрбия алымнары, чаралары, ысуллары, тәрбияви карашлары, идеалы, максатлары- барысы бергә туплана.

Халык педагогикасының өйрәнү предметы булып, балага тәэсир итү алымнары, чаралары, тәрбия эшенең максаты, чыганагы , эчтәлеге, закончалыклары җыелмасы тора.

Милли педагогика яшь буынны тәрбияләү җыелмасына түбәндәгеләрне кертә: ана телен, халык авыз иҗаты әсәрләрен, милләтнең тарихын, динен, һөнәр кәсебен, тәрбия максатын, идеалларын, тәрбия чараларын, ысул, алымнарын, уеннарын, гомумән, халыкның матди һәм рухи мәдәниятен,

рухи һәм матди мәдәниятен белми торып, халкыбызның дөнья халыклары арасында тоткан урынын билгеләп булмый, шөһрәт казанган галимнәрен, артистларын, спортчыларын, милләт зыялыларын белми торып, милләт белән горурланып булмый.

Яшь буын гомумкешелек кыйммәтләргә таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнгать технологияләренә яраклы итеп тәрбияләнергә тиеш. Бу бурычларны фәкать халыкның педагогикасын тәрбия процеессы нигезенә куеп, киң файдаланып кына хәл итәргә була.

Тәкъдим ителә торган программа милли мәктәптә тәрбия бирүнең эчтәлеген үз эченә ала. Тәрбия эчтәлеге, хәзерге чордагы дөньякүләм һәм халыкара  интеграция процессларын,  илдәге иҗтимагый- икътисади шартларны исәпкә алып, шәхеснең һәрьяклы үсешен тәэмин итү максатын күз алдында тота. Бу максат түбәндәге иң әһәмиятле тәрбия бурычларын хәл итү аша тормышка ашырыла:

  • татар халкының милләт буларак яшәешен, рухи чисталыгын саклау һәм үстерү, дәүләтчелеген һәм бердәмлеген, башка дәүләтләр белән бәйләнешләрен ныгыту буенча яшь буынга юнәлеш бирү;
  • татар халкының теле, тарихы, мәдәнияте, милли традицияләре, ислам дине аша милли үзаң формалаштыру;
  • укучыларның гомумкешелек кыйммәтләрен тануларына ирешү, аларда гомумкешелек һәм татар милләтенең уңай сыйфатларын тәрбияләү.

Тәрбия эчтәлегенең элек гамәлдә булган тәрбия (хезмәт, эстетик, физик, экологик, патриотик һ.б.) юнәлешләрен тәкъдим ителгән программа үз эченә ала.

Программаны тормышка ашыру өчен, сыйныф җитәкчесеннән тыш, фән укытучыларының да иҗади эшләве таләп ителә. Татар теле һәм  әдәби уку, музыка, әйләнә – тирә дөнья, рәсем дәресләрендә программаның аерым өлешләре тормышка ашырыла. Бу уңайдан сыйныф җитәкчесе белән фән укытучыларының тыгыз бәйләнештә булуы, мәктәп җитәкчеләренең тәрбия эшчәнлеген координацияләве сорала. Программаны тормышка ашыруда , дәресләр белән беррәттән, класстан тыш тәрбия эшчәнлеге зур урын алып тора. Нигездә, тәрбия эчтәлеге сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, түгәрәкләр, мәктәп һәм сыйныф дәрәҗәсендә үткәрелә торган  күп төрле тәрбия чаралары аша тормышка ашырыла.

        Программа нигезендә укучылар белән 12 бүлектән ( юнәлештән) торган эш башкарылырга тиеш.

  1. Халык педагогикасында гражданлык- патриотик тәрбия.
  2.  Халык педагогикасында әхлак тәрбиясе.
  3. Татар халык педагогикасында физик тәрбия.
  4. Экологик тәрбия.
  5. Акыл тәрбиясе.
  6. Зәвык (эстетик) тәрбия.
  7. Гореф- гадәтләрнең, йолалаларның, бәйрәмнәрнең урыны.
  8. Хезмәт тәрбиясе.
  9. Гаилә тәрбиясе.
  10. Сәләтле балалар белән эш.
  11. Тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән эш.
  12.  Гаиләдә үзара уңай мөнәсәбәт урнаштыру.

Программа өстендә эшнең төп максаты- шәхесне гармонияле үстерүгә юнәлтелгән яңа педагогик технологияләр эзләү.

Проблема һәм бурычлар.

Халык педагогикасына һәм милли гореф-гадәтләргә таянып, иҗади фикерләүче, югары әхлакый кыйммәтләргә ориентлашкан, җәмгыятьне үстерүдә катнаша алырлык, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү

Программаның эчтәлеге.

1. Кешелек җәмгыятенең мораль нигезләре булган гомумкешелек кыйммәтләре, аларның төрләре.

Тормыш кыйммәте.

Кеше һәм аның тормышы турында төшенчә. Кеше тормышына мөнәсәбәт. Әти-әниләрнең үз балаларына, аларның тормышына мөнәсәбе. Кеше тормышына диннең мөнәсәбәте.

Сәламәтлек кыйммәте.

Аның әһәмияте, бүгенге хәле. Укучыларда сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыру. Халык педагогикасында сәламәт яшәү турында өйрәтүләр.

Гаилә кыйммәте.

Гаиләнең асылы, төрләре һәм вазифалары. Татар гаиләсенең үзенчәлекләре. Гаиләдә бала тәрбияләү технологияләре. Кешелеклелек мөнәсәбәтләре. Баланың иҗади үсешенә игътибар. Әти- әни үрнәге. Халык педагогикасында гаилә тәрбиясе. Әти-әниләрнең мәктәп белән бәйләнеше.

Милли кыйммәтләр.

Милли кыйммәтләрнең асылы һәм төрләре. Әдәби әсәрләр, музыка, сынлы сәнгать, туклану, киенү, йорт-җир һ.б. Милләтне барлыкка китергән халык, туган җир, табигый байлыклар, күренекле шәхесләр, туган тел, тарих, милли традицияләр. Эстетик тәрбия бирүдә милли кыйммәтләрне файдалану.

Бәйсезлек кыйммәте.

Бәйсезлек- бу күренешнең җир йөзендәге чагылышы. Шәхси бәйсезлек, аның кеше тормышында әһәмияте. Татар халкының яшәеше- бәйсезлек өчен көрәш тарихы.

Белем кыйммәте.

Кешелек тарихында белем кыйммәтенең барлыкка килүе. Татар халкында белем-тәрбия бирү. Мәгарифтә дөньякүләм бара торган үзгәрешләр. Заманча укыту технологияләре. Укучыларда уку хезмәтен формалаштыру алымнары. Белем бирүнең сыйфаты.

Талант һәм сәләт кыйммәте.

Сәләт һәм талант төшенчәләренең асылы. Балаларның сәләтен ачыклау. Сәләтнең шәхес эшчәнлеге һәм танып-белү процесслары белән бәйләнеше. Һөнәр сайлауга хәзерлек. Татар халкында һөнәрчелек һәм һөнәр сайлау тәрбиясе.

Милләтара һәм халыкара бәйләнешләр кыйммәте.

Халыкара һәм милләтара татулык, аның хәзерге чордагы  хәле. Бүгенге шартларда халыкара һәм милләтара татулык тәрбияләү үзенчәлекләре. Чит телләрне өйрәнүнең әһәмияте. Милләтләр һәм төрле дин тотучылар арасында татулык. Ислам диненең функцияләре.

2. Җәмгыятьтә мөнәсәбәт нормалары буларак гомумкешелек сыйфатлары, аларның төрләре, укучыларда формалаштыру юллары.

Әхлак тәрбиясенең асылы.

Намуслылык.

Аның асылы, үзенчәлекләре, укучыларда формалаштыру  алымнары. Ислам дине һәм намуслылык.

Кайгыртучанлык.

Кайгыртучанлык төшенчәсенең асылы. Күренекле мәгърифәтчеләр иҗатында кайгыртучанлык. Укучыларның кайгыртучанлык сыйфатына мөнәсәбәтен өйрәнү.

Кешелеклелек.

Кешелеклелек сыйфатының асылы. Укучыларда кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру шартлары. Ислам дине һәм кешелеклелек.

Хезмәт ярату.

Хезмәт һәм хезмәт ярату төшенчәсенең мәгънәсе. Хезмәт тәрбиясе һәм аның хәзерге чордагы  үзнечәлекләре. Акыл хезмәте һәм физик хезмәт. Иҗтимагый файдалы хезмәт. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм йорт хезмәте. Җитештерүчән хезмәт. Хезмәт тәрбиясенең нәтиҗәсен билгеләү алымнары.

Үз бурычларыңа җаваплы караш.

Укучыларның төп бурычлары. Педагогик этика, аның состав өлешләре. Ата-ананың бер-берсенә бәйле вазифалары. Ата-ананың балалары алдындагы вазифалары.  Кан-кардәшләрнең, туган- тумачаларның бер-берсенә бәйле вазифалары.

Милләтпәрвәрлек.

Ватан һәм туган ил төшенчәләренең асылы. Балаларны туган якның үзенчәлекләре белән таныштыру. Яшьләрдә туган илне ярату хисләре формалаштыру. Туган як табигатен саклау һәм яңарту.

3. Милләт буларак яшәүнең төп шарты булган милли үзаң формалаштыру.

Милләт төшенчәсенең асылы, татар милләте һәм аның үзенчәлекләре.

Бәйсезлеккә, мәгърифәткә омтылу. Моң ярату. Татар халык педагогикасында үзенчәлекле хезмәт һәм һөнәрчелек төрләре.

Милли үзаң, миллият тойгысы һәи милли горурлык  хисе формалаштыру.

Милли шәхеснең билгеләре, милли үзаң һәм аның состав өлешләре.  Үзеңне милләт вәкиле итеп тану.  Миллият  тойгысы һәм милли горурлык хисе.  Татар халкының күренекле шәхесләре.  Укучыларны татар халкының күренекле шәхесләре белән таныштыру алымнары, аларны нәтиҗәле куллану.

Туган телне белү.

Милләт өчен туган телнең әһәмияте. Мәктәптә татар телен өйрәнү һәм аны укыту- тәрбия процессында  куллану. Туган телнең дәрәҗәсен күтәрү шартлары.

Милли мәдәният.

Милли культура  һәм милли мәдәниятнең асылы. Рухи һәм матди мәдәният. Иҗатлары кабаттан кайтарылган шәхесләр. Укучыларны мәдәни мирас белән таныштыру, кызыксыну уяту.

Милли традицияләр.

Милли традицияләрнең асылы һәм төрләре. Ел фасылларына бәйле элекке бәйрәмнәр һәм йолалар. Татар халкының яңа бәйрәмнәре. Зур эшләрне күмәкләп башкару йолалары.  Бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләрне яшьләргә тәрбия бирүдә файдалану. Мәктәп сабантуйлары, Көзге бал, Сөмбелә бәйрәме һ.б. Элекке хәрәкәтле уеннар һәм аларның әһәмияте.

Үз милләтеңнең тарихы.

 Татар халкының тарихы. Татарларның хәзерге чорда таралышы. Киләчәк буынга үз тарихың турында мәгълүмат бирү юллары.  Музейлар белән бәйләнеш. Мәктәп, авыл музейларының әһәмияте.

Үз халкың кабул иткән диннең үзнечәлекләре.

Татарларның ислам динен кабул итүе. Ислам дине йолалары һәм бәйрәмнәре.

Исламда әхлакый нормалар һәм тыюлар. Хәзерге чорда Татарстанда ислам дине үсеше үзенчәлекләре.

4. Милли үзенчәлекләрне саклау шарты буларак, үз милләтеңнең уңай сыйфатларын үзләштерү.

Җыр-музыка  ярату.

Җыр, музыка тарихы, жанрлары. Музыка уен кораллары. Татар халкының күренекле композиторлары  һәм җырчылыры. Музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Өлкәннәрне хөрмәтләү.

Өлкәннәрне хөрмәтләү-татарларда борынгы чордан бүгенге көнгә кадәр сакланган күркәм сыйфатларның берсе. Гаиләдә, авылда, күршеләр арасында  өлкәннәргә хөрмәт традицияләре.  Өлкәннәр киңәше һәм тәҗрибәсе. Өлкәннәр көне һәм аларга карата кайгыртучанлык күрсәтү.

Кунакчыллык.

 Аның үзенчәлекләре, чагылышы, камилләшүе. Ул үзара мөнәсәбәтләрне, милләтара дуслыкны җайга салу чарасы. Яшьләрдә бу сыйфатны формалаштыру алымнары.

Чисталык ярату.

Чисталык-сәламәтлекнең нигезе. Татар халкында торак, кием, ашау-эчү, тән гигиенасы. Сәламәт яшәү рәвешен гамәлгә кертү һәм укучыларга өйрәтү алымнары.

Кануннарны хөрмәтләү, хуҗалык итә белү, ярдәмчеллек һ.б. уңай сыйфатларның әһәмияте һәм аларны үзләштерү алымнары.

 

Татар халык педагогикасында гражданлык- патриотик  

( Туган илгә, халыкка, телебезгә мәхәббәт) тәрбия.

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Мәкаль-күңел көзгесе

сентябрь

Туган ил, туган тел турында халык авыз иҗатын өйрәнү; халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан танышу, әхлакый-эстетик тәрбия бирү.

Бәйге

2

Татарстан-туган җирем!

Һәр атнаның сишәмбе көне

Ил-көн яңалыклары белән даими танышып бару, хәбәрдар булу.

Әңгәмә.

3

Милли символларыбыз

ноябрь

Милли символларыбызның җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтү; милли горурлык хисе тәрбияләү

Аралашу, фикер алышу.

4

Татар телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем

февраль

Туган телебезнең матурлыгына соклану хисләре уяту, горурлык хисе тәрбияләү.

Әдәби-музыкаль кичә

5

“Даулы”га  кунакка

декабрь

Туган як  урманының тарихын өйрәнү, милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Экскурсия

6

Үткән тарихыбыз ни сөйли ?

февраль

Балтач төбәге тарихын өйрәнү; милли хис тәрбияләү.

Тарихи эзләнүләр

7

Туган җирем, рәхмәт сиңа!

март

Туган җирне, туганнарны ихтирам итү хисе, милли горурлык хисе формалаштыру.

Милли ядкярләр кичәсе.

8

Чәчәк ат, Татарстаным!

апрель

Туган ил язмышы турында кайгыртучанлык хисе тәрбияләү; тел байлыгын үстерү.

Шаяннар, тапкырлар кичәсе.

9

Казанның тарихи урыннары

май

Милләтебезнең үткәне, тарихы белән кызыксыну уяту; мәдәниятле, һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү.

Хыялый экскурсия

10

Батыр иле өчен үләр

май

Сугыш ветераннары үрнәгендә батыр, кыю, Туган илеңә, үз халкыңа тугры шәхес формалаштыру.

“Түгәрәк” өстәл янында сөйләшү.

11

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Апрель

Туган тел язмышына игътибарлылык тәрбияләү; халкыбызның тел байлыгы турында тулы мәгълүмат бирү.

Әңгәмә-диалог

12

Алар Ватан өчен көрәштеләр

май

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга , тылда хезмәт итүчеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; сугыш кырында ятып калган якташларыбызны искә алу.

Батырлык дәресе

Халык педагогикасында әхлак тәрбиясе

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Изгелек җирдә ятмый.

сентябрь

Кешелекле, мәрхәмәтле шәхес тәрбияләү

Диспут

2

Кешегә булган мәрхәмәт, үзеңә кайткан дәрәҗә.

сентябрь

Укучыларның рухи дөньясын баету; аларда гуманистик караш формалаштыру.

Сыйныф сәгате

3

Безнең игелекле эшләр.

Уку елы дәвамында

Укучыларны бердәм, дус, тату коллективка туплау; әхлак сыйфатлары тәрбияләү, хезмәт ветеранына шефлыкка йөрү.

Акция

4

Әдәплелек иленә сәяхәт

ноябрь

Халкыбызның әхлак кагыйдәләре  һәм нормалары белән таныштыру; әхлакый- эстетик тәрбия бирү.

Сыйныф сәгате

5

Шәфкатьлелек

октябрь

Шәфкатьле, киң күңелле, эчкерсез шәхес тәрбияләү (Картлар һәм инвалидлар йортына күчтәнәч илтү, пенсионер укытучыларны “Өлкәннәр көне” белән тәбрикләү һ.б.)

Акция

7

Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.

декабрь

Әхлакый тәрбия бирү; укучыларның үз-үзләрен дөрес тотуларына ирешү.

Сыйныф сәгате

8

Күркәм холык- изге юлдаш

январь

Әхлыклылык принципларына омтылыш формалаштыру; изге күңелле шәхес тәрбияләү.

Диспут

9

Әдәп төбе-матур гадәт

февраль

Милләтебезнең күркәм гадәтләрен көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү; әдәплелек, инсафлылык тәрбияләү.

Сыйныф сәгате

10

Чын батырлык- илгә тугрылык

май

Әхлак сыйфатларына ия булу сәләтен үстерү; батырлык, кыюлык, кылган гамәлләр өчен җаваплылык хисе тәрбияләү

Конференция

11

Халык әйтсә, хак әйтә!

декабрь

Укучыларның дөньяга карашын киңәйтү; әхлак, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү

Зиһен сынаш уеннары.

12

Бәйрәмең белән дустым!

Уку елы дәвамында

Укучыларны туган көннәре белән тәбрикләү

Акция

13

Исемең матур, кемнәр куйган?

март

Исемнәрнең асылына төшендерү; әхлак тәрбиясе бирү.

Иҗади- тарихи эзләнү.

Татар халык педагогикасында физик тәрбия

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Сәламәт яшәү рәвеше

сентябрь

Үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре булдыру; спорт белән шөгыльләнү теләге тудыру.

диспут

2

Саф һава- тәнгә дәва

октябрь

Сәламәт яшәү күнекмәләре булдыру

Әңгәмә

3

Эш беткәч, уйнарга ярый

ноябрь

Тырышлык, өлгерлек сыйфатлары тәрбияләү; җитезлекне арттыру

Татар халкының хәрәкәтле уеннары

4

Әти, әни һәм мин- сәламәт гаилә

март

Ныклы характер, бердәмлеккә омтылу хисе; сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру.

Эстафета

5

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

ноябрь

Сәламәтлекне ныгыту, көч, җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияләү

Әңгәмә

6

Тәмәке белән бергә тартучы да яна

декабрь

сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру

диспут

7

Саулык- зур байлык

Январь

Тормышка оптимистик караш тәрбияләү; максатка омтылучанлык, кыюлык, ныклык, тәвәкәллек позициясе формалаштыру.

Сыйныф сәгате

8

Исәнлеккә- саулыкка, тазалыкка- байлыкка.

Февраль

Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Сәламәтлек сәгате

9

Сәламәт булыйм дисәң

март

Рухи чистарынуның асылын ачу; ихтыяр, активлык, тиз ориетлашу, чыдамлылык тәрбияләү.

Әңгәмә

10

Сәламәтлек көне

май

активлык, тиз ориентлашу, чыдамлылык тәрбияләү.

Табигатькә экскурсияләр, спорт уеннары.

Татар халык педагогикасында экологик тәрбия

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Хәзерге заманда табигать

сентябрь

Табигатькә сак караш тәрбияләү

Тематик кичә

2

Кеше һәм чишмәләр

сентябрь

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як турындагы белемнәрне тирәнәйтү

Практикум (“Дуслык чишмәсе”нә бару)

3

Татарстан табигате

октябрь

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як турындагы белемнәрне тирәнәйтү

Бәйге

4

Гөлләрдән күчкән шатлык

Уку елы дәвамында

Экологик тәрбия бирү

Бүлмә гөлләре үстерү

5

Кеше һәм табигать

ноябрь

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як турындагы белемнәрне тирәнәйтү

Сыйныф сәгате

6

Экология һәм сәламәтлек  (Халык-педагогикасында )

декабрь

Экологик тәрбия бирү

Сыйныф сәгате

Төбәгемнең “Кызыл китабы”

январь

Экологик тәрбия бирү; әйләнә-тирә турында мәгълүмат җиткерү

Телдән журнал

7

Кошлар –безнең дусларыбыз

март

“Кошлар көне”ндә катнашу; табигатькә сак караш тәрбияләү

Кичә

8

Табигатьне саклау турында халкыбыз кисәтүләре

март

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як турындагы белемнәрне тирәнәйтү

Сыйныф сәгате

9

Туган ягым – яшел бишек.

Апрель

Экологик тәрбия бирү; әйләнә-тирә турында мәгълүмат җиткерү

Брейн-ринг

10

Чисталык айлыгы

Апрель-май

Мәктәп территориясен яшелләндерү һәм аны җыештыруда катнашу;

Район җирлегендә оештырылган өмәләрдә катнашу

Өмәләр

Татар халык педагогикасында акыл тәрбиясе

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Белем бәйрәме

сентябрь

Белемнең кеше тормышында тоткан әһәмиятен аңлату

Сыйныф сәгате

2

Күп укыган күп белер

октябрь

Сөйләм әдәбе тәрбияләү; әйләнә- тирә дөнья белән дөрес мөнәсәбәт урнаштыру күнекмәсе формалаштыру

Диспут

3

Китап-галим, телсез мөгаллим

ноябрь

Шәхес үсеше өчен мөмкинлекләрдән тулысынча файдалану; мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәтү.

Авыл китапханәсенә экскурсия

4

Кем тапкыр һәм зирәк?

декабрь

Уйлау сәләтен активлаштыру; тапкырлык, зирәклек сыйфатлары тәрбияләү.

Зиһен сынаш уеннары

5

Нәселем зыялылары

январь

Милләтебезнең тырыш, эзләнүчән, мәгърифәтле халык булуын исбатлау; гыйлемгә, камиллеккә омтылыш тәрбияләү.

Иҗади проект

6

Татар галимнәре

февраль

Бөек шәхесләр белән таныштыру; дөньяга фәнни караш тәрбияләү.

Телдән журнал

7

Татар халкының күренекле мәгърифәтчеләре

март

Һәрьяктан белемле, мәдәниятле шәхес тәрбияләү; атаклы мәгърифәтчеләрнең  хезмәте белән кызыксыну тудыру.

Иҗади проект

8

Акылның кадере әдәп белән, куәтнең кадере сәләт белән

апрель

Шәхес үсеше өчен уңай шартлар тудыру; аның үзенә генә хас сыйфатларын үстерү, акыл тәрбиясе бирү.

Диспут

9

Белем- бәхет ачкычы.

Уку елы дәвамында

Һәр укучының иҗади- интеллектуаль түгәрәкләргә йөрүен оештыру, акыл тәрбиясе бирү

Түгәрәкләргә йөрү

10

Зиһен сынау бәйгеләре

Уку елы дәвамында

 Укучыларның фән атналыкларында, олимпиадаларда, төрле конкурс- бәйгеләрдә катнашуларына ирешү; һәрьяктан белемле, мәдәниятле шәхес тәрбияләү

Олимпиадаларда, конкурс- бәйгеләрдә катнашу.

11

Мәкаль- әйтемнәрдә, табышмакларда халык зирәклегенең чагылышы

май

Шәхес үсеше өчен уңай шартлар тудыру; аның үзенә генә хас сыйфатларын үстерү, акыл тәрбиясе бирү.

Зиһен сынаш уеннары

12

Тизәйткечләр

май

Бер-береңне хөрмәт һәм ихтирам итү хисе тәрбияләү; тел байлыгын, зиһенне үстерү

Бәйге

Татар халык педагогикасында зәвык ( эстетик) тәрбия

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Киемеңә карап каршы алалар...

сентябрь

Укучыларны милли традицияләр белән таныштыру, эстетик ихтыяҗларны канәгатьләндерү

Сыйныф сәгате

2

Такмазалар әйтешү

октябрь

Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан танышу; әхлакый, эстетик тәрбия бирү.

Бәйге

3

Көзге бал

октябрь

Бәйрәм кичәсе өчен концерт номерлары әзерләү, эстетик зәвык тәрбияләү

Кичә

4

Татар рәссамнары

ноябрь

Танылган рәссамнарыбызның иҗаты белән  таныштыру; рәсем сәнгатенең  бай тарихы белән кызыксыну хисе тәрбияләү

Телдән журнал

5

Татар эстрадасы йолдызлары

декабрь

Сәнгать әһелләре тормышы һәм язмышы белән таныштыру; эстетик тәрбия бирү.

Телдән журнал

6

Кышкы нардуган.

Яңа ел бәйрәме

декабрь

Бәйрәм кичәсе өчен концерт номерлары әзерләү, стена газетасы чыгару, эстетик зәвык тәрбияләү

Кичә

7

Кыш бабай остаханәсендә

декабрь

Боздан фигуралар ясау, эстетик зәвык тәрбияләү

Бәйге

6

Халкым моңы

январь

Халкыбызның тарихын, гореф- гадәтләрен , тормыш- көнкүрешен, рухи тормышын бәян итү; рухлану, матурлыкка соклану кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Фольклор кичәсе

7

Татар егете- ил бөркете

февраль

Укучыларны милли традицияләр белән таныштыру

Бәйге

8

Татар гүзәле

март

Яшьләрдә күркәм холык- фигыль тәрбияләү; укучының шәхси сәләтен, иҗади мөмкинлеген ачу.

Бәйге

9

Без Тукайлы халык

апрель

Туган телебез белән горурлану хисләре тәрбияләү; эстетик тәрбия бирү.

Әдәби- музыкаль кичәдә катнашу.

10

Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс!

май

Милли батырларыбызны ихтирам итү хисе тәрбияләү; чынбарлыкны танып белергә өйрәтү, эстетик тәрбия бирү

Әдәби- музыкаль кичәдә катнашу

11

Милли киемнәр тарихы

май

Татар халкының милли киемнәре турында аңлатма бирү

Сыйныф сәгате

Татар халык педагогикасында гореф- гадәтләрнең, йолаларның,

бәйрәмнәрнең урыны ( иҗади- сәнгать эшчәнлеге)

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Милли йолалар.

Татар

халкының яшәеш дәверендә ныгыган, урнашкан гореф- гадәтләре, йолалары;

Хезмәт бәйрәмнәре;

Ял итү бәйрәмнәре.

Уку елы дәвамында

Милләтебезнең йолаларын өйрәнү, милли үзаң тәрбияләү.

Йолалар архивы

2

Милли ризыкларыбыз

сентябрь

Милли ризыкларыбызның табын түрендә булуын исбатлау; ризыкка, азык- төлеккә сакчыл караш булдыру.

Практикум- кичә

3

Сөмбеләне кем белә?

октябрь

Милләтебезнең йолаларын өйрәнү, милли үзаң тәрбияләү.

Викторина

4

Нәүрүз

март

Халкыбызның буыннардан килгән милли –йола гадәтләренең сакланышы һәм яшәеше өчен җаваплылык хисе тәрбияләү

Милли бәйрәмдә катнашу

5

Сабантуй

май

Милләтебезнең йолаларын өйрәнү, милли үзаң тәрбияләү.

Милли бәйрәм

Халык педагогикасында хезмәт тәрбиясе

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Гади хезмәт кешесенә хөрмәт

сентябрь

Хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү; тырыш, хезмәт сөючән булырга өндәү

Сыйныф сәгате

2

Минем гаиләмнең  шөгыле

ноябрь

Укучыларны һәркөнне файдалы эшкә тарту; кылган гамәлләр өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Иҗади отчет

3

Үзең тапкан мал кадерле вә бәрәкәтле

декабрь

Матди байлыкларга һәм хезмәткә хөрмәт тәрбияләү

Эшлекле уен

4

Агач- җимеше белән, кеше- хезмәте белән.

январь

Халкыбызының хезмәткә мөнәсәбәте турында сөйләү; хезмәт һәм акыл тәрбиясе бирү

Сыйныф сәгате

6

Татар халкының кәсепчелеге

март

Милләтнең төп кәсебен саклау, аны алга таба камилләштерү; яшь буынны милләт эшен, аның яшәешен дәвам итәрлек итәрлек тәрбияләү

Тарихи эзләнүләр

7

Нәселемдә кәсепчелек

Апрель

май

Халкыбызның кәсепчелеген саклауга өндәү

Иҗади отчет

Татар халык педагогикасында гаилә тәрбиясе

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Гаиләм портреты

сентябрь

Игелекле, миһербанлы, тәүфыйклы бала тәрбияләү; балада үз гаиләсе өчен горурлык хисләре тудыру.

Фотокүргәзмә

2

Фамилиям тарихы

Уку елы дәвамында

Нәселнең тарихи тамыры белән танышу; әхлакый, эстетик тәрбия бирү

Шәҗәрә төзү

3

Гаилә иҗаты

февраль

Гаиләнең иң яхшы традицияләрен саклау  һәм үстерү омтылышы тәрбияләү; уртак эшчәнлек, хезмәттәшлек хисе формалаштыру

Аукцион

4

Гаилә бенефисы

март

Гаиләне берләштерү; өлкәннәр һәм балалар арасында ихтирамлы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру

Очрашу кичәсе

(8 март-халыкара хатын-кызлар көне)

5

Гаиләм гадәтләре

апрель

Гаиләдә һәркемне ихтирам итү, бер-береңә игътибарлы булу хисе тәрбияләү

“ Түгәрәк өстәл” янында сөйләшү

6

Минем гаиләм

май

Рәсемнәр конкурсы

Бәйге

Бала тәрбияләүдә халык кайгыртучанлыгы (сәләтле балалар белән эш)

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Белем-бәхет ачкычы

Уку елы дәвамында

Фән укытучылары белән сәләтле укучыларның мөмкинлекләрен ачыклау

Әңгәмәләр

2

Әти-әни белән индивидуаль эш

Уку елы дәвамында

Балаларның сәләт-мөмкинлекләрен ачыклау, иҗатка тарту.

Диалог

3

Интеллектуаллар

Уку елы дәвамында

Балаларның сәләт-мөмкинлекләрен ачыклау, иҗатка тарту.

Факультативларга, түгәрәкләргә язылу. Әдәби кичәләрдә, викториналарда, бәйге- олимпиадаларда катнашу.

                

Сәләтле балалар

Т/с

Укучының фамилиясе, исеме

Кайсы түгәрәккә йөри

Кайда үткәрелә

1

Әүхәдиев Рәмзис Рафил улы

“Здоровейка”, “Мы растем патриотов”,  шахмат

Алан төп гомуми белем мәктәбе

2

Гафурова Гөлгенә Илнур кызы

“Здоровейка”, “Мы растем патриотов”,  шахмат

Алан төп гомуми белем мәктәбе

3

Миннемуллина Гөлгенә Раиф кызы

“Здоровейка”, “Мы растем патриотов”,  шахмат

Алан төп гомуми белем мәктәбе

4

Тимербаев Айназ Айнур улы

“Здоровейка”, “Мы растем патриотов”,  шахмат

Алан төп гомуми белем мәктәбе

5

Тимербаева Дәлия Мулланур кызы

“Здоровейка”, “Мы растем патриотов”,  шахмат

Алан төп гомуми белем мәктәбе

6

Хисаметдинова Зөһрә Таһир кызы

“Здоровейка”, “Мы растем патриотов”,  шахмат

Алан төп гомуми белем мәктәбе

Авыр үзләштерүче һәм тәртибендә үзгәрешләр булган укучылар белән эш.

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Белемгә юл

Уку елы дәвамында

Фән укытучылары белән авыр үзләштерүче укучыларның мөмкинлекләрен ачыклау; фикер алышулар, дәресләрдә булу.

Әңгәмәләр

2

Әти-әни белән индивидуаль эш

Уку елы дәвамында

Балаларның сәләт-мөмкинлекләрен ачыклау, иҗатка тарту. Әти-әниләрне балаларга ярдәм итәргә өйрәтү.

Диалог

3

Гаиләләрдә булу

Уку елы дәвамында

Балаларның сәләт-мөмкинлекләрен ачыклау. Авыр үзләштерүче һәм тәртибендә үзгәрешләр булган укучыларның өйләрендә булу.

Факультативларга, түгәрәкләргә язылу. Әдәби кичәләрдә, викториналарда, бәйгеләрдә катнашуга ирешү.

4

Тәүфиклы бала- бәхетле бала.

Уку елы дәвамында

Авыр үзләштерүче, тәртибендә үзгәрешләр булган укучылар белән индивидуаль әңгәмәләр үткәрү

Диалог

Гаиләдә үзара уңай мөнәсәбәт формалаштыру

Т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Формасы

1

Әти-әниләр белән шәхси әңгәмәләр

даими

Диалог

2

“Үз балаңның күзләренә кара”

сентябрь

акция

3

Әти-әниләр җыелышлары

Чирек саен

Түгәрәк өстәл, конференция, форум һ.б.

4

Әти-әниләр комитетының яңа составын сайлау

октябрь

Түгәрәк өстәл

5

Әти-әниләр университетларында катнашу

Уку елы дәвамында

конференция

6

Татар халык педагогикасында әти-әниләрнең гаиләдә тоткан урыны. Аларга хөрмәт.

декабрь

лекция

7

“Уңышка юл” программасы белән эш

Уку елы дәвамында

акция

8

Гаилә көне

Уку елы дәвамында

Гаиләләрдә булу

Әти-әниләр комитеты:

  1. Миннемуллин Раиф Нурулла  улы  -  әти-әниләр комитеты рәисе
  2. Хисаметдинова Гөлназ Фаил кызы
  3. Тимербаева Рәмзия Рашит кызы - әти-әниләр комитеты  секретаре

Хокук бозуларны кисәтү буенча  2нче сыйныфта эш планы

т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Яхшы ният- эш башы

сентябрь

Хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү

Инструктаж үтү

2

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

сентябрь

Укучыларны бердәм, дус, тату коллективка туплау; әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Сыйныф сәгате

3

Закон кайда туа?

октябрь

Хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү; Балтач муниципаль районы прокурор урынбасары белән очрашу

Очрашу

3

Начар  гадәтләр – начар юлдашлар.

октябрь

Тәмәке тарту, аракы эчү, наркоманиянең аяныч нәтиҗәләргә китерүен төшендерү;.

Телдән журнал

4

Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.

ноябрь

Балаларга төрле ситуацияләрдә үз-үзләрен саклау чаралары турында аңлату, бәхетсезлекләрне булдырмау чараларын күрү

Әңгәмә

5

Наркотик бәйлелек һәм аның төрләре

январь

Наркотик бәйлелек һәм аның төрләре турында аңлату, аяныч нәтиҗәләргә китерүен төшендерү.

Әңгәмә- фикер  алышу

6

Тәрбияле бала

Март-май

Әдәп, әхлак кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре булдыру

Телдән журнал

7

Уңышка юл!

Уку елы дәвамында

Наркотикларга каршы программа белән эшләүне дәвам итү, хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү

Акция

8

Гадәтне сәләт җиңә

Уку елы дәвамында

Төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә язылу, йөрү; буш вакытны файдалы итеп уздырырга өйрәнү

Түгәрәкләр эшчәнлеге

9

Киңәшле эш таркалмас

Уку елы дәвамында

Хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатында әти-әниләр белән индивидуаль эш

әңгәмә

10

Имин үтсен  җәйге каникуллар!

май

Җәйге каникул көннәренә инстуктаж үткәрү;  хокук бозуларны профилактикалау

инструктаж

Кулланылган  әдәбият.

  1. Әдәплелек дәресләре. Көч һәм рух тамырлары. Казан. Мәгариф, 2000
  2. Әхмәтҗанов М. Гаиләнең тәрбия алымнары.// Мәгариф, 1995.
  3. Әгъләмҗанов Р. Четерекле сорауларга да җавап табыла.// Мәгариф, 1993.
  4. Балаларга үгет-нәсихәт. Казан. 2001.
  5. Баязитова Ф. Халык йолалары// Мәгариф, 1993, №2,3, 6,11.
  6. Булатов В. Гореф-гадәт, йолаларыбыз.// Казан утлары, 1992, №8.
  7. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2000.
  8. Җәмил хәзрәт Фазлыев. Иманлы бала. Тәрбия турында.  Казан. 2003.
  9. Исмәгыйлова С.Г. Исмәгыйлова Ф.М. Тәрбия хәзинәләре. Яр Чаллы, 1992
  10.  Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы, 1998.
  11.  Казыйханов В. Тәрбияле бала. Казан. 2006.
  12.  Камалов Б. Хак хаклау// Мәгариф, 1992, №5.
  13.  Мәхмүтов Х.  Ел тәүлеге-12 ай. Казан:  Тат.кит.,нәшр., 1991
  14.  Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэттдин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия эшендә  файдалану. Казан, 2006.
  15.  Низамов Р. Халык педагогикасы- тәрбиянең нигезе. Мәгариф, 1992, №9.
  16.  Низамов А.М. Милли мәктәп. Тәрбия нигезләре. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005
  17.  Сәхипова Р.Ә. Халык педагогикасы  нигезендә укыту һәм тәрбия бирү.-Казан: Татар. кит.  нәшр., 2005.
  18.  Татар халык педагогикасы. Шәймәрданов Р.Х., Сибгатуллина Ә.Т., Алабуга, 1997.
  19.  Таһиров И. Милләтебезнең төп сыйфатлары.// Мәгариф, 1993, № 7, 8
  20.  Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре.- Казан: Тат.,кит. нәшр., 1992.
  21. Уразманова Р.К. Народные обряды и праздники татар: Историко-этнографическое исследование.-Казань: Татар.кн. издательство. 1984.
  22.  Ханбиков Я.И. Из истории педагогической мысли татарского народа.-Казань : Татар.кн. издательство. 1967
  23.  Хәсәнов А. Акыллы гыйбарәләр, зирәк кисәтүләр.// Мәгариф, 1992, №2.
  24.  Шиһапова Д. Балам тәрбияле булсын, яхшы укысын дисәң. Мәгариф, 1993
  25.  5-11 сыйныфлар өчен әдәплелек дәресләренең программасы. Төзүче Р.А. Низамов. Казан: Мәгариф, 1995.

 

 

2нче сыйныфта тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән эш планы

т/с

Сыйныфтан тыш чара

Үткәрү вакыты

Максаты

Формасы

1

Яхшы ният- эш башы

сентябрь

Хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү

Инструктаж үтү

2

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

сентябрь

Укучыларны бердәм, дус, тату коллективка туплау; әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Сыйныф сәгате

3

Закон кайда туа?

октябрь

Хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү; Балтач муниципаль районы прокурор урынбасары белән очрашу

Очрашу

3

Начар  гадәтләр – начар юлдашлар.

октябрь

Тәмәке тарту, аракы эчү, наркоманиянең аяныч нәтиҗәләргә китерүен төшендерү;.

Телдән журнал

4

Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.

ноябрь

Балаларга төрле ситуацияләрдә үз-үзләрен саклау чаралары турында аңлату, бәхетсезлекләрне булдырмау чараларын күрү

Әңгәмә

5

Наркотик бәйлелек һәм аның төрләре

январь

Наркотик бәйлелек һәм аның төрләре турында аңлату, аяныч нәтиҗәләргә китерүен төшендерү.

Әңгәмә- фикер  алышу

6

Тәрбияле бала

Март-май

Әдәп, әхлак кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре булдыру

Телдән журнал

7

Уңышка юл!

Уку елы дәвамында

Наркотикларга каршы программа белән эшләүне дәвам итү, хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү

Акция

8

Гадәтне сәләт җиңә

Уку елы дәвамында

Төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә язылу, йөрү; буш вакытны файдалы итеп уздырырга өйрәнү

Түгәрәкләр эшчәнлеге

9

Киңәшле эш таркалмас

Уку елы дәвамында

Хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатында әти-әниләр белән индивидуаль эш

әңгәмә

10

Имин үтсен  җәйге каникуллар!

май

Җәйге каникул көннәренә инстуктаж үткәрү;  хокук бозуларны профилактикалау

инструктаж


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на тему "Баланы ирек рухында тәрбияләү"

Рухи байлык - ирекнең нигезе. Чын кеше моделе....

Доклад:УКУЧЫЛАРДА БЕРДӘМЛЕК ХИСЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.

Башлангыч сыйныфта укучылар  коллетивын  туплау, аралашырга өйрәтү, психоогик үзенчәлекләрне ачыклау....

Еллык тәрбия эше планы. 2 нче класс.

Башлангыч классларда класс җитәкче булып эшләүчеләргә ярдәмгә....

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

тәрбия эше программасы

2-4 класслар өчен  тәрбия программасы...

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Тәрбия программасы.

Балаларда Туган илгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш, иптәшлек, дуслык, намуслылык,ихтияр көче, әдәплелек,туганлык кебек иң күркәм сыйфатлар тәрбияләү башлангыч мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларны...