Нравственное воспитание
статья по теме

Хабибуллина Танзиля Магсумовна

Әхлак тәрбиясе бала тәрбияләүнең иң отышлы бүлеге. Ә менә әхлак тәрбиясенә ничек төшендерергә?...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nravstvennoe_vospitanie.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хабибуллина Тәнзилә Мәгъсүмовна

Балтач районы Алан урта мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Әхлак һәм хокук

Әхлак ул – кешенең эш – хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат    Әхлак сыйфатлары мәңгелек калып түгел, алар җәмгыятьтәге үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп торалар һәм шул рәвешле үзләре дә җәмгыятьне үзгәртәләр.

     Әхлак һәм хокук үзара тыгыз бәйләнештә, алар бер – беренә тәэсир итәләр. Гадәттә әхлак нормаларының иң катгыйлары хокук нормалары булып урнаша. Шуңа күрә дә, җәмгыять тормышында хокук һәм закон әлеге җәмгыятьнең нинди әхлак сыйфатларына табынып яшәвенә бәйле.

    Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.

    Әхлакый аң – кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша танып белүе, шушы чынбарлыкны үз идеаллары аша чагылдыруы ул. Әлеге аң кешенең  эш – хәрәкәтләрендә, яшәү принципларында, теге яки бу адымны ясаганда нинди юллар сайлавында күренә.

    Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешеләр яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра. Монда инде кешенең, шәхеснең нинди идеалларга табынуы, аның чшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный. Әлеге идеаллар шәхеснең тормышында һәм яшәү рәвешендә, яшәү мәгънәсен билгеләгән эш – хәрәкәтләрендә чагыла.

    Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз – үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели. Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз – үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә һәм, гомумән, тормышның үзенә карата субъекитв мөнәсәбәтен чагылдыра. Хисләр исә дөньны танып – белү процессына да үтеп керәләр һәм, эзләнү шатлыгы, ачышлар бәхете, хакыйкать өчен көрәшләрдәге кичерешләр булып, кешенең кылган барлык гамәлләрендә кичереш табалар.   Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы чех педагогы Ян Коменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен китерә: “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”. Атаклы швейцарь педагогы Песталоцци  әхлак тәрбиясе балалар учреждениләренең төп бурычы булырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләргә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра... Ә халкыбызның атаклы улы Ризаэтдин Фәхретдин “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дип язып калдыра.

 Гасырлар дәвамында кешелек белән аерылгысыз, һәркемнең яшәү эчтәлеген формалаштыручы, тормыш девизы булган хезмәт һәм әхлак тәрбиясен бүгенге белем һәм тәрбия өлкәсендә төп тема итеп алуны бурычыбыз итеп саныйбыз. Фән – техниканың нык үсеше белән беррәттән эчкечелек, наркомания, фахишәлекнең дә чәчәк атуы кешелек дөньясына чаң суга. Укучыларда  - яшь буында хезмәткә хөрмәт, югары әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләүне һәркем үзенең изге бурычы итеп санасын иде.

Киләчәк буында әхлак сыйфатларын тәрбия дәресләре, уен, төрле чаралар һәм иң мөһиме –  үзара бердәм хезмәт аша тәрбияләү югары нәтиҗәләргә китерә. Моның өчен хезмәтнең төрле формаларын кулланырга мөмкин: һәр балага кече яшьтән үк вазыйфа йөкләү,   балалар белән табигатьтә эшләү (урман полосаларын, чишмәләрне, елга кырыйларын җыештыру), нәфис хезмәт.

Шушыларның барысы белән дә бәйле рәвештә, балаларда мөстәкыйльлек, яхшы күңеллелек, иптәшеңнең хәленә керә белү һәм кирәк булганда ярдәм кулы сузарга әзер булу, дөрес итеп аралашу кебек уңай сыйфатларга аеруча игътибар бирелергә тиеш. Нинди генә авыр хезмәткә алынсаң да, аны үзең яхшы итеп башкару гына түгел, иптәшләреңә булышу, бер – береңә игътибарлы булу -  болар әхлак тәрбиясенең мөһим бурычлары.       Һәркемнең тормышы кешеләр арасында үтә. Шуның өчен дә башкалар белән аралашырга һәм аларны хөрмәт итәргә, кешеләр арасында үз – үзен тотарга өйрәнү бик мөһим. Нинди сүзләрнең яхшы, нинди сүзләрнең начар икәнен, нинди гадәтләр күркәм, ниндиләре ямьсез икәнен төшендерүдә әти - әни һәм укытучылар көчләрен кызганмаска тиеш. Начар гадәтләргә нәфрәт, яхшы гадәтләргә мәхәббәт уяту өчен балаларга атап язылган тәрбияви хикәяләр, матур әкиятләр уку – укыту, сөйләү отышлы, чөнки яшь вакытта ишеткән, укыган хәтердә кала. Моның белән без, беренчедән, күркәм сыйфатлар тәрбияләсәк, икенчедән, туган телебезгә һәм милли китапка мәхәббәт уятабыз. “Мөселман кеше теле белән дә, кулы белән дә, гамәле белән дә башкаларны рәнҗетмәс”, - диде Пәйгамбәребез. Балаларыбыз шундый сыйфатларга ия булсын дисәк, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтик. Тирә - юньдәгеләрне хөрмәт итү, көчсезләргә, зәгыйфләргә мәрхәмәтле булу, кеше кайгысын уртаклаша белү – болар барысы да Аллаһка итагать итүдән башлана. Һәртөрле тәрбиянең башы – ачкычы булып Аллаһны тану һәм Аның кануннары буенча яшәргә өйрәнү тора. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормыш диңгезендә туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә. Бу дөнья никадәр генә гаделсез булмасын, бала Аллаһ кулындагы гаделлек үлчәвенә ышанырга тиеш.

   Кешеләрне хайваннардан аера торган беренче сыйфат – акыл. Адәм баласы акылы ярдәмендә өй хәтле филләрне дә, кечкенә генә бал кортын да үзенә хезмәт иттерә. Кешенең хакыйкый гүзәллеге дә акылында. Иң чибәр дип саналган кыз яисә егет акылсыз кала икән, берәү дә аңа борылып карамый. Ә акылны баета, зиннәтли торган әйбер – ул күркәм тәрбия һәм гыйлем алудыр.

   Кешене кеше итә торган икенче сыйфат – ул дин. Хайваннарда дин юк. Кеше динсез яши алмый. Дин ул “Юл” дигән сүз. Аллаһның барлыгын, берлеген танып, Аның кушканнарын үтәп,тыйганнарыннан тыелып бара торган юл.

   Кешене кеше иткән өченче сыйфат – оят. Кеше булган кеше ояла белә. Хайваннарда оят дигән хис юк. Кешеләр ояла белергә, тиешле киемнән гаурәтләрен каплап йөрергә тиеш.

   Кешене кеше иткән дүртенче сыйфат – изге гамәлләр. Кешеләр әти - әниләрен хөрмәт итә, тәрбияли, инвалидларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итә. Хайваннарда мондый хисләр юк. Бүген бездә дә бу хисләр югалып бара икән, димәк без хайванга әйләнеп барабыз.

   Безгә изге гамәлләр кылырга, изге гамәл кылучыларны күрә белергә, аларны күрсәтә белергә кирәк. Киләчәкне матур итеп күрәсебез килсә һәр кеше  шушы сыйфатларның асылын төшенергә тиеш.

   Шулай итеп, бүгнге заман шартларына ярашлы, әхлак культурасы, әхлакый үзаң тәрбияләүнең тулы эш системасын булдыру һәркайсыбыз өчен төп мәгънәгә ия. Мондый система балаларны олы тормышка әзерләү, һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү өчен зур хәзинә булып тора.

      Әхлаклы кеше – сүзендә, эшендә, һәртөрле хәл һәм хәрәкәтләрендә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган кагыйдәләрне үти. Әхлак кагыйдәләре кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салалар. Дөньяда бу мөнәсәбәтләрне җайга салучы кануннар, кагыйдәләр, гореф – гадәтләр барлыкка килә. “Ислам әхлагы – дингә таянган һәм бөтен көч – куәтен ислам диненнән алган бер әхлактыр. Холкы яхшы булган мөселман – иман ягыннан иң мөкәммәл мөселмандыр”, - диелә пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә.

Гуманлылыкны, кешеләргә карата зур ихтирам билгесе буларак, кеше турында кайгырту, аның көнкүреше, ирекле һәм һәрьяклап үсеше турында кайгырту буларак билгеләп үтсәк, безнең һәр сүзебез, һәр төшнчәбез шушы гуманлылык мәсьәләсенә килеп тоташачак. Тәрбия эшенең барлык принциплары, әхлак тәрбиясенең барлык юнәлешләре гуманлылык төшенчәсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Чөнки тәрбиянең соңгы максаты – нәкъ менә һәрьяклап камил булган, гуманлы шәхес тәрбияләү.

   Гуманлылык, әхлакның мөһим бер сыйфаты буларак, кешегә йөз тота, ягъни кешенең башка кешеләргә әхлакый мөнәсәбәтен билгели.Гуманлылык – дөньяны, әйләнә - тирә мохитне танып – белүдә, кешеләр белән мөнәсәбәттә үз янәшәңдәгеләргә тигеү хокуклы, якын, тугандаш шәхес итеп карау, ярдәмгә һәрчак әзер булу, кеше хәленә керә белү, хакыйкатьне үз вакытында яклый белү дигән сүз.

   Кешенең гомуми культурасында аерым бер өлеш буларак урын алган тәртип культурасы нәкъ менә гуманлылык белән аеручы тыгыз бәйләнгән. Чөнки кешенең үз – үзен тотышы, тәртибе иң беренче чиратта башка кешеләр белән мөнәсәбәт коруга, аларга ни дәрәҗәдә хөрмәт, ихтирам, игътибар күрсәтүгә кайтып кала.

   Игътибарлылык – кешеләргә мөнәсәбәттә иң югары сыйфатларның берсе. Игътибарлы булу – тактлы булу дигән сүз. Кешеләрне кыен хәлгә куймау, аларны авыр хәлдә калдырмау, урынсыз сүзләр әйтмәү яки кирәк вакытта тиешле ярдәм күрсәтә алу өчен зур игътибар, кешелекле, гуманлы игътибар кирәк.

   Сабырлык һәм киң күңеллелек – шулай ук гуманлылыкның бер чагылышы. Кешеләрнең йомшак якларын яки авыр хәлен аңлый белү, аларның очраклы ялгышларын кичерә белү гуманлы булуны сорый. Әлеге төшенчәләр үч саклау, кешенең кыен хәлдә калуыннан көлү, аның кыенлыкларыннан тәм табу яки әрләп – битәрләп тору кебек күренешләрне кабул итә алмый, кире кага.

   Киң күңеллелек исә, элек – электән үк, яхшылык булып кына түгел, ә бәлки үз көчеңә ышану булып та исәпләнгән. Күңеле киң булган кеше башкаларның кайгысын беркайчан да читләтеп үтми, уртаклашырга, ярдәм итәргә тырыша.

   Балаларда гуманлылык тәрбияләү эшендә аеруча мөһим рольне укытучы башкара.Сыйныфташлар арасында дөрес, гадел мөнәсәбәтләр булдыру да монда зур әһәмияткә ия. Шулай ук укчытучы һәм укучы арасындагы гуманлы мөнәсәбәт тә уртак эшкә үрнәк булып торачак.

   Мәктәптә гуманлылык принципларын урнаштыруның төп алымнарыннан берсе – тәрбия эшендәге уңай гадәтләргә, традицияләргә, тәҗрибәгә таяну. Мәктәпнең үз традицияләре, халыкның рухи тәҗрибәсе, гореф – гадәтләре укучыбалалар күңелендә кече яшьтән үк урын ала башларга тиеш. Чөнки нәкъ менә еллар дәвамында сыналган, халыкның үзе тарафыннан яклау тапкан гадәтләр һәм кануннар чын мәгънәсендә гуманлы булалар һәм гореф – гадәткә әвереләләр. Менә шундый гадәтләрне өйрәнү, белү, күңел белән кабул итү укучы балаларда гуманлы мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен тудыра, яңа гадәтләрнең, яңа әхлак нормаларының асылын аңларга, аларны чагыштырып – үлчәп карарга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә дә мәктәпнең үз традицияләрен, авылның, районның тарихын, аның кешеләренең гореф – гадәтләрен, халыкның гореф – гадәтен өйрәнү, белү тәрбия эшендә мөһим бер мәсьәлә итеп каралырга тиеш.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская программа внеурочной деятельности по духовно-нравственному воспитанию "Азбука нравственности"

Актуальность программы в том, что одной из важнейших задач образования в настоящее время является освоение детьми духовных ценностей, накопленных человечеством. Уровень  нравственности чело...

Формирование нравственных качеств личности во внеурочное время. Из опыта работы по нравственному воспитанию детей-сирот.

Важным структурным компонентом личности является нравственность. В практике работы с детьми с особыми образовательными потребностями это наиболее значимый аспект воспитания. Представленный материал бу...

Духовно — нравственное воспитание младших школьников через реализацию программы“Азбука нравственности”

Нравственное развитие ребенка занимает ведущее место в формировании всесторонне развитой личности. Занятие, проводимое в рамках “Азбуки нравственности”, является дополнительным средством решения задач...

Духовно-нравственное воспитание молодёжи является сегодня неоспоримой и важнейшей целью всякого общества. Недостатки и упущения в нравственном воспитании наносят обществу такой невозвратимый и невосполнимый ущерб, что при недостатках другого характер

  Духовно-нравственное воспитание молодёжи является сегодня неоспоримой и важнейшей целью всякого общества. Недостатки и упущения в нравственном  воспитании наносят обществу такой нев...

Духовно-нравственное воспитание младших школьников. Основные направления и ценностные основы духовно-нравственного развития и воспитания обучающихся.

Программа духовно - нравственного развития, воспитания обучающихся на ступени начального общего образования должна быть направлена на обеспечение духовно-нравственного развития обучающихся в единстве ...

Проект по духовно-нравственному воспитанию «Воспитание духовно-нравственных качеств личности через национальные русские традиции посредством социально-педагогического взаимодействия»

Создание условий для духовно-нравственного развития детей дошкольников и младших школьников в тесном взаимодействии ДОУ и СОШ с семьями и объектами социума....