Яңа 2014 ел
план-конспект занятия по теме

Хабибуллина Танзиля Магсумовна

Яңа ел бәйрәменә эшкәртмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana2014el.doc86.5 КБ

Предварительный просмотр:

3куян музыка астында гимнастик күнегүләр ясап керәләр.

1к. Борын- борын заманда,

Кәҗә команда, саескан сотник,

Үрдәк үрәтник  булган урманда

2к. Бик елак та булмаган,

Бик тәртип тә бозмаган,

Бик ялкау да булмаган

Бер Шүрәле яшәгән.

3к. Яшәгән ди бу Шүрәле

Бик зур газап кичереп.

Бөтен тәне сызлавыннан

Яшәгән ди интегеп.

4.к. Китапларны ятып укып

Күзләре кысылып беткән.

Бармаклары кәкре-бөкре

Тешләре төшеп беткән.

Барысы бергә.

Хәле начар булганлыктан,

Бөтен күңеле тулган, ди,

Чөнки бу шүрәле белән

Менә нәрсә булган, ди.

1нче күренеш.

Куяннар чыгып китә.Шомлы музыка уйный. Хәлсез, күзлек кигән Шүрәле керә. Ул, бармакларының, тәннәренең сызлавына түзә алмыйча үкереп, кычкырып керә.

Шүрәле:

Зур газап эчендә бүген,

Кызарып туды таңым.

Сызлыйдыр бармак, тәннәрем

Кем соң дәвалар мине?

Ах, үләм, харап булдым ич,

Коткарыгыз сез мине.   У-у-у, үләм.

Агачлар  артыннан җырлый- җырлый спорт киемнәреннән Төлке керә.

Төлке.

Тормыш бит ул бик катлаулы,

Гүя лабиринт кебек.

Лабиринтка кайберәүләр

Адашып кала кереп.

Ялгышмагыз, ялгышмагыз.

Туры юлны сайлагыз.

Сәламәт яшәүгә корып

Тормышларны җайлагыз.

Җырлап бетергәндә генә Шүрәлене күрә һәм куркып китә.

Төлке.

Син кем?

Шүрәле.

Курыкма, син, өрекмә, син,

Мин усал Шүрәле түгел.

Өстерәлеп кенә йөрим,

Сәламәтлегем дә нык түгел.

Төлке ( көлеп)

Шүрәле-е, нинди Шүрәле?

Мондый Шүрәле була димени?

Бармакларың кәкре-бөкре,

Күзләрең кысылып беткән,

Тешләрең дә исән түгел,

 Барысы да череп беткән.

Әллә инде бөкрең дә бар?

Кит инде, шул яшеңнән!

Дәваланырга кирәк сиңа,

Кичекмәстән, күптәннән.

Шүрәле.

У-у-у! Әйтәм ич, мине берсе дә танымый. Нишлим соң, Төлке дус? Киңәш бир.

Төлке.

Менә миңа син кара,

Бармакларга, колакка,

Күзлегем дә юк бит минем,

Буй-сыным да бик зифа.

Шүрәле.

Хәлләр начар, Төлкекәй,

Берәр серен әйтче, әй!

(аягына барып егыла, тезләнә)

Төлке.

Я,я, ярый инде, ачам, ачам серемне. Мин бит былтыр бик матур аланга килеп чыккан идем.

Шүрәле.

Э-э-э (куркып), Былтыр, Былтыр дисеңме? Мин куркам аңардан (кача башлый).

Төлке.

Юк ла инде, синең нинди Былтырың булсын,ди. Теге елны әйтүем. Сиңа дәваланырга кирәк, кичектермәскә.

Серле алан мәктәбендә

Бик күңелле ди анда.

Һичкемнең һичкайчан

Кайтасы килми аннан.

Анда иң кирәклесе –

Исәнлек икән,

Сәламәтлек ачкычы

Шушында икән!

Шүрәле.

Белсәң иде, белсәң иде

Минем сызланганымны.

Әйдә ашыгыйк, көтеп тормыйк

Тагын кемдер чыкканны.

Төлке.

Ярый, әйдә киттек,

Тик минем бер шартым бар:

Уйнамасаң гына кети

Чыгардым шундый карар.

Шүрәле.

Юк, юк, кытыкламыйм.

(Китәргә җыеналар. Төлке артына борылып караса, Шүрәле утырып тора.)

Төлке.

Тор, әйдә, нәрсә утырасың?

Нәрсә көтеп торасың?

Шүрәле.

Автобус.

Төлке.

Хәрәкәттә бәрәкәт, дип,

Әйткән бит синең бабаң.

Саф һаваны сулый – сулый

Барабыз әле, туган.

Раз, два, раз, два,

Һаваны иркен сула.

( Музыка астында бергәләп китәләр. Төлке артыннан Шүрәле өстерәлеп кенә бара. Икенче яктан куяннар уйнаклап килеп чыгалар.)

Төлке.

Чү, тукта, карыйк әле,

Болар кая баралар?

Музыка уйный. Куяннар сикерешеп керәләр, җырлыйлар (“Яратыгыз” көенә)

Без бәхетле куян балалары,

Һәрчак көләч безнең йөзебез.

Алма һә кишерләр яратабыз,

Тирә-якка шатлык таратабыз,

Ут борчасы кебек үзебез.

Яратабыз, җырларга, биергә,

Яратабыз, Яңа ел бәйрәмен,

Бернигә дә карамый,

Бәйрәмнәрсез яшәү ярамый.

1к. Дусларым, бүген Алан мәктәбендә Яңа ел бәйрәме, әйдәгез, дусларыбызны бәйрәмгә чакырыйк! (Шатланышып йөгереп чыгып китәләр)

Төлке.

Менә, күрдеңме, Шүрәле,

Алар кая талпына?

Әйдә, без дә соңга калмыйк,

Барыйк алар янына.

Авыруларың да таралыр,

Матур бәйрәм барында

2нче күренеш.

Дуга тотып Яңа ел керә, артыннанбалалар да ияргән. Болар Сочи шәһәренә олимпиадага баручылар.

 Яңа ел .Җиктереп пар ат бәйрәмгә

Киттек туп-туры карап.

Чаптыра атларны буран

Суккалап та тарткалап.

Бер заман ачсак күзебезне,

Бер матур авыл алда.

Шаулап тора клублары

Яңа ел бәйрәме анда!

Матур көй уйный. Залга маскарад киемнәреннән үзләренең укытучылары белән башлангыч сыйныф укучылары керә. Чыршы тирәли басалар.

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән кунакларыбыз! Яңа ел белән сезне!

1. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

2. Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә. 

1бала.Өр-яңа ел килә, өр-яңа.

Чынлап яңа булсын ул.

Кояш кебек, һәммә кешегә дә

Тигез көлеп торсын ул.

2бала. Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар

Алып баручы. Шундый матур чыршыбызга берәр җыр җырламыйча булмас.

(Зур капчык сөйрәп, Убырлы керә)

Убырлы Мин беләм, мин беләм чыршы турында җыр!

Алып баручы. Исәнмесез. сез кем?

Убырлы. Мин- Убырлы. Мине Кыш бабай бүләкләрне өләшә тор, дип җибәрде.

Алып баручы. Кыш бабайның үзеннән башка өләшергә ярамас бит,Убырлы. Ул килгәнче без җыр башкарабыз.

 Убырлы. Җырлый беләсезме соң сез, ә? Миңа менә бу җыр бик ошый (җырлый):

Урманда яшәгән ди бер кечкенә чыршы,

Аның янында гел булган куркак куян җырчы...

Алып баручы.Туктале, туктале Убырлы! Син бит бу җырның көен генә дөрес җырлыйсың, ә сүзләре аның бөтенләй икенче төрле бит. Шулаймы, балалар?

Алып баручы. Әйдәгез, балалар, җырлап күрсәтик әле Убырлыга аның яраткан җырын. Чыршыбызга да күңелле булып китәр.

(“Үсте чыршыбыз урманда” җыры башкарыла)

(Ишек шакыйлар)

Печкин. Тук- тук!

Алып баручы.Кем бар анда?

Печкин. Бу- мин, почтальон Печкин. Сезгә котлау китердем.

Алып баручы. Рәхим итегез!

Убырлы. Печкин иптәш, китер котлауларыңны. Үзем тапшырырмын.

Печкин. Ә сез кем буласыз? Паспортыгыз бармы? Монда мәктәп директорына тапшырырга диелгән. Кул куеп алырга кирәк.                    

Алып баручы. Алайса, Илшат Сәйфелганиевичны чакырырга кирәк.

Печкин. Директор иптәш, бу котлауларны үзегез тапшырырсыз. Менә монда кулыгызны куегыз.

Илшат Сәйфелганиевич. Рәхмәт, Печкин әфәнде, бик теләп тапшырырмын. Монда 4 һәм 5 билгеләренә генә укыган балаларның әти-әниләрен кул кысып котларга, дип язган Кыш бабай.

Печкин. Болар бик күп бит, директор иптәш. 4,5лене киләсе елга азрак куегыз, миңа да җиңелрәк булыр.

Илшат Сәйфелганиевич. Печкин әфәнде, хәзерге заманда бик белемле кешеләр кирәк бит, ә сез ничек уйлыйсыз?

Печкин. Әйтмәгез дә инде, директор иптәш, почта эшенең дә мәшәкатьләре бик күбәйде. Чутлап та бетереп булмый. Пенсиягә киткәнче тырышып карыйм инде.

Алып баручы. Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә калыгыз.

Печкин. Юк-юк , иптәшләр. Бәйрәм котлауларын Кыш бабай ничек җибәреп

җитешәдер. Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.

Алып баручы. Рәхмәт инде сезгә. Печкин әфәнде! Сау булыгыз! Ә хәзер сүзне Илшат Сәйфелганиевичка бирәбез!

(Илшат Сәйфелганиевич чыгышы)        

(Котлап                                                     җыры  башларыла

Җыр тәмамлангач, фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.

 Алып баручы.Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.

Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

   Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!

Кар кызы.   Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!  Без сезгә ерак- ераклардан сәлам алып килдек.

Балалар. Рәхим итегез, Кыш бабай һәм Кар кызы!

(“Кыш бабай-бабакай” җыры башкарыла)

Кар кызы. Балалар, ә сез кем белән килдегез соң бүгенге бәйрәмгә?

Убырлы. Минем белән, минем белән. Мин алып килдем аларны. Алар бит бер нәрсә дә белмиләр, чыршының кайда икәнлеген дә белмиләр иде. Укучы булып йөриләр тагын шунда.

Алып баручы.  Туктале, Убырлы. Син ник дип безнең балаларны шулай хурлыйсың?.

Убырлы. Кара ничек итеп киенеп килгәннәр, үзләре ялтыр-елтыр киләләр, күзләре янып тора, ә үзләре бер генә дә әйбер эшли белмиләр. Белмиләр шул, менә терә вәйт!

Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, күрсәтик Кыш бабайга һөнәрләребезне!

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

3бала.Көн артыннан көннәр үтә,
Гүя еллар йомгак сүтә.
Иске елның матур киче
Саубуллашу кичен көтә.

4бала.Килсен Яңа ел, килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.

5бала.Яңа ел килде, Яңа ел

Күңелдә шатлык.

Матур ел булсын диеп

Бергә җыелдык.

6бала.Әйдәгез, әйдәгез!

Бергә җырлыйкчы.

Ак кар кулга төшсә әгәр,

Була, ул тамчы.

7бала.Һәр ел саен безгә шулай

Яңа ел килсен.

Күңелләрне шатландырып,

Θскә кар сипсен.

8бала. Яңа елның йолдызлары

Яктырып янсын

Йолдызлар кебек безнең тормыш

Мәңге балкысын( чыршыда ут яндырыла)

Җыр башкарыла.

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк

(“Оста икән Кыш бабай”җыры)

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, кар бөртекләреңне ияртеп  бер биеп тә күрсәт инде.

Кар кызы

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Без биеп алыйк әле!

(“Кар кызы җыры” башкарыла,

Карчәчәк һәм кар бөртекләре бии.)

Кыш бабай. Һай, кызым Карчәчәк,

 Вәт биисез, ичмасам,

 Синең баскан эзләреңә,

 Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да татарча көйгә биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Кар кызы. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым.Сез кызык уеннар беләсезме?

Убырлы. Хи-и-и, уен ди. Кем белсен ди ул кызык уенны? Болар бит (балаларга күрсәтә) сикерә, йөгерә, җырлый, бии генә беләләр. Ә менә кызык уенны алар белми. Әйдә спорим!

Кыш бабай. Юк-юк, бәхәсләшеп тә тормыйм, чөнки безнең балалар барын да булдыралар. Кара әле, барысы да уйныйбыз дип торалар. Шулаймы, балалар? Уйныйбызмы кызык уенны?

Кыш бабай. Ә мин 2нче сыйныф укучыларын сынап карыйм әле. Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

        (Уен: «Өшетәм»)

( Балалар түгәрәккә басалар да кулларын алга сузалар. Кыш бабай таягы белән аларның кулларына тимәкче була, ә балалар кулларын артка качыралар. Кемгә тия, шул кеше уеннан чыга)

Кыш бабай. Тагын уйныйбызмы, балалар?

Убырлы И, карт җүләр! Карт башыннан уйнап ята бит, әй!(җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә?  Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне. (  Балаларга карап)  Исләре киткән ди, анда инде күптән Дед Мороз биеп ята.

Кыш бабай.

Кызым,бу хәсрәт капчыгын сез  чакырдыгызмы соң?

 Алып баручы

Юк, бабакай, юк. Нишләп без аны чакырыйк.

Кыш бабай.

Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан.(Таягы белән “дөп”итеп идәнгә суга)

      Әфсен-төфсен,

      Җилләр иссен, давыл чыксын,

      Һәм убырлы, безнең яннан

       Юк булсын!

 (Убырлы себеркесенә атланып чыгып китә)

  Кыш бабай.  Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар моңаеп,

    Кар кызы. Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары.

(“Каршылыйк ,дуслар, бергәләп” җыры,

Кар кызы.  Хәзер уенга 5 укучыны чакырам.

 Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез. “Әйе” булса, баскан килеш кенә  түгәрәк ясап  әйләнәсез, “юк” булса иелеп барасыз.

(“Әйе. Юк” уены)

Сораулар:

-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?                                                                                            

-Кыш бабай - әйбәт бабай,  әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

-Помидорлар да үсә, әйеме?

-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?

 -Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?

Кар кызы. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар. Нигәдер чыршыбыз күңелсезләнеп утыра. Әйдәгез, бер җыр җырлап әйләник.

(Яшел чыршы тезелешеп” җыры башкарыла)

Кыш бабай. Сез барсын да булдырасыз,

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кер, капчыгым, тизрәк!

Күчтәнәч бик тиз кирәк.

(Капчык керә. Аның эченә бер бала  кереп утыра. Чыршы артына китеп бара.)

Кыш бабай. Син кая киттең болай?

Капчык. Ил гизәргә, Кыш  бабай.

Кыш бабай. Әйтче әле, капчыгым , син ни эшләргә тиеш?

(Капчык дәшми.)

Кыш бабай.

Тиеш син тик торырга!

Әллә уйлыйсыңмы син,

Миннән алдан йөрергә?

Капчык.

Бүләк тутырып эчемә,

Килдем мин дә бирегә.

Ләкин, Кыш бабай, бүген,

Эшлим барсын кирегә.

Кыш бабай (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән).

Кар, боз, буран, өермә,

Тик тор, димен, йөремә!

Капчык.                                                                                                                    

Ярый, туктыйм, Кыш бабай.

Менә капчык, туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар әйтсен шуны.

Балалар. Күчтәнәчләр.

Кыш бабай Ай, һай-һай, малай,

Зирәк икәнсең алай.

Күчтәнәч өләш давай!

(Капчык күчтәнәч өләшеп йөри.)

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Кар кызы. 

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар!

Балалар. Хуш, бабай! Хуш Кар кызы! Сагынырбыз бер елдан соң, тагын килегез! (Кыш бабай, Кар кызы китә)      

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырга якынлашты .

Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,

Газиз әткәй-әнкәйләргә - озын гомерләр!

Без телибез илебезгә иминлек, байлык!

Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!

Сау булыгыз!  



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Олимпиада 2014 в г.Сочи

В презентации представлен материал об Олимпиаде и её талисманах....

Работа с одарёнными детьми. Готовимся к Всероссийской олимпиаде школьников. Олимпиадные задания по русскому языку в 4 классе -2014

Олимпиада ( школьный тур) включает задания на знание орфографии, лексики, словообразования, развитие речи и др. Готовые бланки с заданиями заполняются непосредственно в  начале олимпиады самими у...

Внеклассное мероприятие в 4 классе. Тема: "От Древней Греции до Сочи 2014 ."

Внеклассное мероприятие в 4 классе. Цель: закрепить знания об истории Олимпийских игр; дать представление о подготовке к проведению зимних Олимпийских игр в Сочи; воспитывать стремление к здоровому об...

Конспект открытого урока по математике во 2 классе. Решение примеров и задач. Таблица умножения на два. Олимпиада в Сочи 2014.

Цель работы учителя начальных классов – дать ученикам разносторонние, глубокие знания,  развить познавательные способности, учить детей свободно мыслить и формировать умение четко, правильно и бы...

Классный час «Паралимпийские игры 2014. «Сочи 2014»

«Паралимпийские игры 2014. Количество стран участниц. Виды спорта, краткий обзор каждого. Волонтеры. Послы «Сочи 2014»...

Итоговые контрольные работы за 2014- 2014 учебный год по математике

Письменная комбинированная контрольная рабрта для учащихся 1 - 4  классов...

Приказ №412 от 01.09.2014 г. "Об утверждении документации по организации образовательного процесса в школе на 2014-2015 учебный год"

Приказ №412 от 01.09.2014 г. "Об утверждении документации по организации образовательного процесса в школе на 2014-2015 учебный год"...