рабочая программа
рабочая программа (3 класс) на тему

Хабибуллина Танзиля Магсумовна

рабочая программа по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele.doc390 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                             Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

 муниципаль бюджет гомуми  белем бирү учреждениесе

“Алан төп  гомуми  белем  мәктәбе”

Каралды методик берләшмә утырышында

Җитәкчесе:

________/Хабибуллина Т.М./

Беркетмә №______

“___”_________20___

Килешенде:

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

__________/Хайруллина  Р.Р./

“___”_________20___

Раслыйм:

Мәктәп  директоры: ______/Корбанов И.С./

Боерык №_______

“___”_________20___

3нче сыйныф өчен

татар  теле  фәне буенча эш программасы

                                                                                                                                              Педсовет утырышында каралган  

                                                                                                                                              Беркетмә №______

                                                                                                                                              “___”_________20___

                                                                                                                                             Төзеде: Хабибуллина Т.М.

                башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                                                                                     

                                                                                                                                           

2014 - 2015 нче уку елы

Аңлатма язуы

  Эш программасы

  • РФ һәм РТ  “Мәгариф турында”гы Законы
  • Татарстан Республикасы  Балтач муниципаль районының Алан төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч белем бирү буенча төп укыту  программасы;
  • Белем бирү учреждениесендә 2013-2014 нче уку елына  укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән Федераль һәм региональ дәреслекләр исемлеге;
  • Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Алан төп  гомуми  белем    мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2014-2015нче уку елына 1-9 нчы  класслар өчен төзелгән укыту планы .
  •  06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373) нигезләнеп төзелде

 Программаның исеме: татар теле  

Сәгатьләр саны:

Барысы атнага 4 сәг. исәбеннән 136 сәг.

Дәреслек: 

  1. И.Х. Мияссарова, Ч.М.Харисова,   Татар теле дәреслеге, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2013
  2. И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова, Татар теле мөстәкыйль эш дәфтәре, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2013

Пограмма дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә

Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.

Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 3нче класс балалары өчен 9-10 яшьлек балаларга төзелгән.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа  әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән   бәйләнештә төзелгән.  

Программаның характерлы яклары (аерым яклары): Яңа стандарттагы иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Региональ компонент сәгатьләре, база курсы эчендә һәм аның белән эш:юк.

Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР, район мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик

 Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбәрәт

   Татар теле укытуның максатлары:

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру- әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми              

культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәнең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә

 аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү

  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
  • телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
  • дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
  • укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.        

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау.  Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.

Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү.  Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү.  Хат һәм төрле котлау текстлары язу.  Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.

     

Практик юнәлеш: Алган теоретик белемне күнегүләрдә файдалану осталыгына ирешү. Практик эшчәнлек булып язу күнекмәләрен камилләштерү тора.

                                                                     ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ (136 сәг.)

Орфограмма. 1-2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (13 сәг)

Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Тавышсыз хәрефләр. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар.Калын һәм нечкә сузык авазлар. Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу. Ъ,  ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку. Сүзгә фонетик анализ ясау.

Сүз. Сүзнең сүзлек байлыгы (11 сәг)

     Сүз.Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер мәгънәле  һәм күп мәгънәле сүзләр. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Аларның сөйләмдәге роле.  Сүзнең күп мәгънәлелеген һәм күчерелмә мәгънәсен (фразеологик әйтелмәләр) куллану. Татар теленең сүз байлыгы. Дәреслекләрдәге сүзлекчәләрдән, сүзлекләрдән сүзнең аңлатмасын табып алу.

Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр: сөт өсте, җир җиләге һ.б.

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы (10 сәг)

       Морфология һәм аның состав өлешләре. Бер тамырдан берничә сүз ясалу, кушымчалар, аларның яңа сүз ясаудагы роле.

       Тамырдаш сүзләр. Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре (ясалма, кушма, парлы сүзләр).

                                                                                                             Сүз төркемнәре

Исем (17 сәг)

Сүз төркемнәре төшенчәсе. Исем. Исемнең предметлык төшенчәсен белдерүе, аның җөмләдә ия булып килүе. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрне тематик төркемләү.

Исемнең берлек һәм күплек санда килүе. Күплек кушымчалары, аларның дөрес әйтелеше һәм ясалышы.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Татар телендә килешләр һәм аларның сораулары. Сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килешләр белән төрләнүе.

Фигыль (24 сәг)

Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльөч заманы: үткән заман, киләчәк заман, хәзерге заман.Фигыльнең заман формаларын дөрес ясау. Фигыльнең күп мәгънәлелеге.

Сыйфат (10 сәг)

Сыйфатларның семантик төркемнәре. Сыйфат дәрәҗәләре (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек  дәрәҗәләре).

Алмашлык (5 сәг)

Алмашлыкның мәгънә үзенчәлегенә –зат һәм предметны атамыйча, исемен генә алыштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары, килеш белән төрләнүе. Аларның җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге роле.

Кисәкчәләр (5 сәг)

Да-дә, та-тә кисәкчәләрен  -да/-дә, -та/-тә кушымчаларыннан аеру. Кисәкчәләрне дөрес язу.

Бәйлекләр (2 сәг)

Төрле килешләрдә исемнәрне  һәм зат алмашлыкларын белән, саен, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле, каршы, кадәр, чаклы, бирле, соң, башка бәйлекләре белән куллану.

Җөмлә (12 сәг)

Хикәя, сорау, өндәү (боеру), тойгылы җөмләләр. Аларны текстта аера белү.

Җөмләнең әйтелү максаты буенча төрләренә карап, җөмлә ахырына тыныш билгесе кую. Җөмләнең баш кисәкләре . Язма сөйләмдә ия һәм хәбәрнең урыннары.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару.

Сүзтезмә (3 сәг)

Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү, мәгънәләре, сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау, сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләү.

Бәйләнешле сөйләм (11 сәг)

Текстның темасын һәм төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. Төп фикерне темадан аера белү һәм аларны төгәлбилгеләү.

Текстның типлары: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Аларның төп үзенчәлекләре.

Әзер яки күмәк төзелгән план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсенә, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга сочинениеләр язу. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.

Сөйләм этикасы. Телдән һәм язмача чакыру, тәбрикләү.

Ел буена үткәннәрне кабатлау (13 сәг)

Тематик  планлаштыру

Бүлек исеме

Сәгатьләр саны

1

Орфограмма (1-2нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау)

13

2

Сүз.Сүзнең сүзлек байлыгы

11

3

Сүз  төзелеше.Сүз ясалышы

10

4

Сүз төркемнәре.

Исем

17

5

Фигыль

24

6

Сыйфат

10

7

Алмашлык

5

8

Кисәкчәләр

5

9

Бәйлекләр

2

10

Җөмлә

12

11

Сүзтезмә

3

12

Бәйләнешле сөйләм

11

13

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау

13

Календарь-тематик планлаштыру

пп

Дәрес  темасы

Сәг саны

 УУГ

План

Факт

Искәрмә

Орфограмма. 1-2 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

13

1

Орфограмма

1

Шәхси: мәгънә барлыкка китерү; кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру; дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек, : һөнәри һәм тормышта үзбилгеләнү, мәгънә барлыкка китерү- уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру, бәяләү; фаразлау(ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); коррекцияләү

Регулятив үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция); коррекцияләү

Танып белү-исбатлый - фикерләүдә логика булдыру, модельләштерү; танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру, : үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү, партнер гамәлләре белән идарә итү; аерып алынган нигез буенча объ-ектларны тәртипкә салу; -кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

Коммуникатив- партнер гамәлләре белән идарә итү; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;  үзфикереңне тулы, төгәл һәм ачык,аңлаешлы итеп әйтү, анализ; партнер гамәлләре белән идарә итү;  уку максаты кую (максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу);

2.09

2

Рәсем буенча хикәя язу

1

4.09

3

Авазлар һәм хәрефләр

1

Шәхси:табигать турында кайгырту;

Регулятив:эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

Танып белү:укытучы һәм иптәшләре белән эшләгән эшләргә нәтиҗә ясый белү;

Коммуникатив:төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

5.09

4

Сузык һәм тартык авазлар

1

6.09

5

Сүзләргә хәреф-аваз анализы ясау.

1

9.09

6

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү

1

11.09

7

Ъ, Ь хәрефләре

1

Шәхси:укуга уңай караш булдыру;

Регулятив:укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган мәсьәне чишү өчен дөрес юл сайлый белү;

Танып белү:кирәкле сүзләр группасын яки сүзләрне тизрәк эзләп табу, уку, сүзлекләрдә иркен ориентлашу өчен алфавитны яхшы үзләштерү;

Коммуникатив:күршең белән хезмәттәшлек итү;

12.09

8

Кереш контроль диктант

1

  Шәхси:уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Регулятив: максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу; гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

Танып белү:

Коммуникатив: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү;

13.09

9

Хаталар өстендә эш.  Я, ю, е хәрефләре. Алфавит

1

Шәхси:укуга уңай караш булдыру;

Регулятив:укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган мәсьәне чишү өчен дөрес юл сайлый белү;

Танып белү:кирәкле сүзләр группасын яки сүзләрне тизрәк эзләп табу, уку, сүзлекләрдә иркен ориентлашу өчен алфавитны яхшы үзләштерү;

Коммуникатив:күршең белән хезмәттәшлек итү;

16.09

10

Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр

1

Шәхси:кошларга карата сакчыл караш булу;

Регулятив:мөстәкыйль рәвештә хаталар өстендә эшләргә;

Танып белү:дәреслекләрдә ориентлаша белергә: шартлы билгеләрне укый белергә,берничә информация чыганагы белән эшләргә;

Коммуникатив: дәрестә төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; укытучының, классташларыңның сорауларына җавап бирү

18.09

11

Сүз төркемнәре. Җөмлә

1

19.09

12

Контроль күчереп язу.

1

Шәхси:уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Регулятив: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

Коммуникатив: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

20.09

13

Үткәннәрне кабатлау. Тест биремнәре.

1

Шәхси:укуга уңай караш булдыру;

Регулятив: кагыйдә һәм сүзлекләрдән файдаланып,башкарган эшеңнең дөреслеген тикшерергә өйрәнергә;

Танып белү:кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан төрле формада (текст, схема, таблица һ.б.)эзләп табу;

Коммуникатив:үз фикереңне әйтә белү;

23.09

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы

11

14

Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе

1

Шәхси:телнең төп аралашу чарасы икәнен аңларга;

Регулятив: эш өчен максат куя белү;

Танып белү: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

Коммуникатив:сөйләм этикеты нормаларын үтәү:исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; парларда эшли белү.

Шәхси: яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;

Регулятив: эш барышында инициатива күрсәтә белү;

Танып белү: дәреслектән яки укытучы тәкъдим иткән башка әдәбияттан тиешле мәгълүматны таба белү;

Коммуникатив: үз фикереңне  формалаштыру;  парларда эшләгәндә

25.09

15

Алынма сүзләр

1

26.09

16

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр

1

27.09

17

Әйтелеше бертөрле, мәгънәләре башка сүзләр – омонимнар

1

30.09

18

Охшаш  мәгънәле сүзләр – синонимнар

1

2.10

19

Синонимнарны ныгыту.

1

3.10

20

Капма-каршы  мәгънәле сүзләр – антонимнар

1

4.10

21

Антонимнарны ныгыту.

1

7.10

22

Тотрыклы сүзтезмәләр

1

9.10

23

“Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе” темасын ныгыту. Тест биремнәре.

1

10.10

24

Теманы кабатлау. Искәртмәле диктант “Тоз”

1

11.10

Сүз төзелеше. Сүз ясалышы

10

25

Тамыр һәм кушымча

1

Танып белү -анализ - бербөтенне өлешләргә бүлү;  синтез - аерым кисәкләрдән бербөтен төзү, исбатлый - фикерләүдә логика булдыру;

Шәхси: шәхси, һөнәри һәм тормышта үзбилгеләнү, кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу; мәгънә барлыкка китерү; кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру;

Регулятив: планлаштыру; (план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау);  коррекцияләү, үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция); рефлексия – гамәлләр ысулларына һәм шартларына анализ ясау, эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;  бәяләү; фаразлау(ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); -белемнәрне структуралау- конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау;

Коммуникатив- партнер гамәлләре белән идарә итү; - партнер гамәлләре белән идарә итү;

14.10

26

Сүз ясагыч кушымчалар

1

Шәхси: яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;

Регулятив:укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган мәсьәләне чишү өчен дөрес юл сайлый белү;

Танып белү: чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау; билгеле тәртиптә төркемли белү;

Коммуникатив: сорау куя белү, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, үз алдыңда туган авырлыкны таный белү;

16.10

27

Төрләндергеч кушымчалар

1

17.10

28

Кушымчаларны ныгыту

1

18.10

29

Кушма сүзләр

1

Шәхси: яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;

Регулятив: үз эш урыныңны һәм эшеңне оештыра белү;

Танып белү: сүзлекләр белән эшләргә: төрле сүзлекләрдән кирәкле төшенчәләрне эзләп табарга;

Коммуникатив: иптәшеңә ярдәм тәкъдим итү, хезмәттәшлек итә белү;

21.10

30

Кушма сүзләрне ныгыту.

1

23.10

31

Парлы сүзләр

1

24.10

32

Кушма һәм парлы сүзләрне ныгыту. Тест биремнәре

1

25.10

33

Ӏ чиреккә контроль диктант.

1

Шәхси:уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Регулятив: максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу; гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

Танып белү:

Коммуникатив: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

28.10

34

Хаталар өстендә эш. “Сүз төзелеше. Сүз ясалышы” темасын кабатлау.

1

Шәхси:

Танып белү: эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

Регулятив:укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган мәсьәләне чишү өчен дөрес юл сайлый белү;

Коммуникатив: төркемнәрдә эш вакытында дөрес эш бүлешә белү, уртак мксат куеп, аңа ирешү юлларын эзләү

30.10

Исем

17

35

Сүз төркемнәре. Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше

1

Регулятив- фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); бәяләү , коррекцияләү; бәяләү (үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылы-гына бәя бирү); үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагый-дәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу);  планлаштыру; (план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау); бәяләү; фаразлау(ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); -белемнәрне структуралау- конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау;

Шәхси –кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру Регулятив:кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу.

Коммуникатив-үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

Танып белү-кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

31.10

36

Исем. Мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге роле

1

1.11

37

Ялгызлык исемнәр

1

38

Уртаклык исемнәр

1

39

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне ныгыту.

1

40

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

1

41

Рәсем буенча хикәя төзү

1

42

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Шәхси: яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;

Танып белү: эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү;

Коммуникатив:үз позицияңне дәлилләү өчен кагыйдә,таблицалар, модельләрдән файдаланырга

43

Баш килеш

1

44

Иялек килеше

1

45

Юнәлеш килеше

1

46

Төшем килеше

1

47

Чыгыш килеше

1

48

Урын-вакыт килеше

1

49

“Исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темасын ныгыту.

1

50

Изложение язу “Песи баласы”

1

Ишеткән текстның эчтәлеген эзлекле рәвештә яза, әйтмә һәм язма сөйләмне аера

51

 “Исем” темасын кабатлау. Тест биремнәре.

1

Шәхси: уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Танып белү: эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү;

Регулятив: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

Коммуникатив: үз фикереңне  формалаштыру;  парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;

Фигыль

24

52

Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары

1

Танып белү -танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру; үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү, кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу, классификацияли- предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау; анализ - бербөтенне өлешләргә бүлү; нәтиҗә чыгару; -исбатлый – фикер-ләүдә логика булдыру, охшашлыклар урнаштыру;

Регулятив- үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу);  фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); бәяләү, коррекцияләү, планлаштыру; (план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау); бәяләү; фаразлау(ирешеләчәк нәтиҗәне  алдан күрү); -белемнәрне структуралау- конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау;

Шәхси –кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру; шәхси, һөнәри һәм тормышта үзбилгеләнү: кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру;  

Коммуникатив- партнер гамәлләре белән идарә итү; сораулар кую – мәгълүмат эз-ләү һәм туплауда инициатива күрсәтү, партнер гамәл-ләре белән идарә итү,

53

Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре

1

54

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

1

55

 Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен ныгыту

1

56

Контроль күчереп язу.

1

Шәхси:уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Регулятив: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

Коммуникатив: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

57

Фигыль заманнары. Хикәя фигыль

1

Шәхси: үз сәламәтлегеңнең кадерен белү;

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя белү; куелган мәсьәне чишү өчен дөрес юл сайлый белү;

Танып белү:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Коммуникатив: әйткән фикерен нигезли белү

58

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше

1

59

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

60

Хәзерге заман хикәя фигыльнеӊ зат-сан белән төрләнеше.

1

61

Ӏ яртыеллыкка контроль диктант

1

Шәхси:уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Регулятив:фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); бәяләү

Танып белү: тиешле кагыйдәләрдән файдалана белү;

Коммуникатив: башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

62

Хаталар өстендә эш. Үткән заман хикәя фигыль

1

63

Үткән заман хикәя фигыльнеӊ төрләнеше

1

64

Үткән заман хикәя фигыльне

Ныгыту

1

65

Рәсем буенча хикәя язу

1

66

Киләчәк заман хикәя фигыль

1

Шәхси:кешеләр һәм хайваннарның үзара мөнәсәбәтләре  турында укуга кызыксыну булдыру;

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Танып белү: яңа сүзләр һәм төшенчәләрнең мәгънәләрен ачыклау;  үз фикереңне дәлилләү;

Коммуникатив: үз фикереңне  формалаштыру;  парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү.

67

Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре

1

68

Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төренеӊ төрләнеше

1

69

Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төре

1

70

Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче төренеӊ төрләнеше

1

71

Киләчәк заман хикәя фигыльне ныгыту. Аӊлатмалы диктант “Төнге аучы”

1

72

Фигыльләрнең күп мәгънәлелеге

1

Шәхси: мәктәпкә, укуга карата уңай караш булдыру;

Регулятив: укытучы белән аралашу нәтиҗәсендә дәрескә уку мәсьәләсен куя белү;

Танып белү:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Коммуникатив: үз фикерен телдән һәм язма сөйләмдә белдерә ала;

73

Фигыльләрнең күп мәгънәлелеген ныгыту

1

74

Изложение язу “Чыршы бәйрәме”

1

Шәхси: мәктәпкә, укуга карата уңай караш булдыру;

Регулятив: укытучы белән аралашу нәтиҗәсендә дәрескә уку мәсьәләсен куя белү;

Танып белү:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Коммуникатив: үз фикерен телдән һәм язма сөйләмдә белдерә ала;

75

“Фигыль” темасын кабатлау. Тест биремнәре.

1

Сыйфат

11

76

Сыйфатлар нәрсәне белдерәләр

1

Танып белү -танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру;  классификацияли- предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау; кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу, - үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагый-дәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу, охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру, белемнәрне структуралау- конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау; нәтиҗә чыгару; -исбатлый – фикер-ләүдә логика булдыру;

Шәхси –кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру, дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану, үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү

Регулятив- фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); бәяләү , коррекцияләү, бәяләү (үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү); үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагый-дәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кыл

Коммуникатив- партнер гамәлләре белән идарә итү;

77

Сыйфатларныӊ җөмләдәге роле

1

78

Антоним сыйфатлар

1

79

Сыйфат дәрәҗәләре. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар

1

80

Ирекле диктант “Әниемә бүләк”

1

81

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

Шәхси:укуга уңай караш булдыру;

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Танып белү:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Коммуникатив: үз фикереңне  формалаштыру;  парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү

82

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

83

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар

1

84

“Сыйфат дәрәҗәләре” темасын ныгыту

1

85

Искәртмәле диктант “Мияубикә”

1

Шәхси:

Регулятив: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

Танып белү:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Коммуникатив: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

86

“Сыйфат” темасын кабатлау. Тест биремнәре

1

Алмашлык

5

87

Алмашлык

1

Танып белү -танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру; классификацияли- предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау, кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

Коммуникатив- партнер гамәлләре белән идарә итү; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

Шәхси –кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру;

Регулятив үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу);   бәяләү; фаразлау(ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); -белемнәрне структуралау- конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау. бәяләү (үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү).

88

Берлек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

89

Күплек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

90

Контроль күчереп язу “Мәӊге сүнмәс умырзаялар”

1

Шәхси:уку эшчәнлегендә үзбәя куя белү;

Регулятив: тиешле кагыйдәләрне файдалана белү;

Коммуникатив: уку мәсьәләсен чишү өчен дөрес итеп сорау бирү:

91

Хаталар өстендә эш. “Алмашлык” темасын кабатлау. Тест биремнәре.

1

Кисәкчәләр

5

92

Кисәкчәләр

1

Танып белү-нәтиҗә чыгару,охшашлыклар урнаштыру; кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу; исбатлый - фикерләүдә логика булдыру; );  

Коммуникатив- партнер гамәлләре белән идарә итү;

Регулятив- фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); бәяләү,  коррекцияләү, кагыйдәләрне истә тоту, шуларга ияреп гамәлләр кылу

93

Кисәкчәләрне дөрес язу

1

94

Аӊлатмалы диктант .

1

95

“Өмәдә” темасына хикәя төзеп язу

1

96

“Кисәкчәләр” темасын ныгыту

1

Бәйлекләр

4

97

Бәйлекләр

1

Шәхси –кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру

Танып белү-нәтиҗә чыгару,охшашлыклар урнаштыру; кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу; исбатлый - фикерләүдә логика булдыру; );  

Коммуникатив- партнер гамәлләре белән идарә итү;

Регулятив- үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу), үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); бәяләү

98

“Бәйлекләр” темасын ныгыту. Сайланма диктант.

1

99

ӀӀӀ чиреккә контроль диктант “Кошчык”

1

100

Хаталар өстендә эш. Кисәкчәләр һәм бәйлекләрне ныгыту.

1

Җөмлә

10

101

Җөмлә. Җөмлә төрләре.

1

Танып белү-охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру; );   исбатлый - фикерләүдә логика булдыру; танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру; кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

Коммуникатив- партнер гамәлләре белән идарә итү; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

Шәхси –кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру

Регулятив:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләр арасында бәйләнеш булдыру, үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;  фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); бәяләү , коррекцияләү, бәяләү (үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү); дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

102

Хикәя җөмлә

1

103

Сорау җөмлә

1

104

Өндәү (боеру) җөмлә.

1

105

Тойгылы җөмлә

1

106

Җөмлә кисәкләре

1

Шәхси: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм  кешенең шәхси

 культурасы күрсәткече икәнен аңлау;

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Танып белү:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Коммуникатив: үз фикерен телдән һәм язма сөйләмдә белдерә ала;

107

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

1

108

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

109

Ирекле диктант “Җәй килә”

1

110

“Җөмлә” темасын ныгыту. Тест биремнәре.

1

Сүзтезмә

2

111

Сүзтезмә

1

Танып алу -танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру;

Шәхси –кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формлаштыру; тормыш тәҗрибәсен куллану, үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру. Регулятив:белгәнне һәм белмәгәнне аера белү.

Коммуникатив -үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү;

Шәхси:үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;  

Регулятив үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу);  

112

Тотрыклы сүзтезмәләр

1

Бәйләнешле сөйләм

12

113

Текст. Бәйләнешле сөйләм

1

Танып белү -танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру;

Шәхси –кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формлаштыру; : шәхси, һөнәри һәм тормышта үзбил-геләнү, мәгънә барлыкка китерү;  дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану.

Коммуникатив -үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү; ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану. үз мөмкинлекләреңне чамалау, үзеңне читтән күрү, үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү;ТБУУГ -танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру;

Регулятив: планлаштыру; (план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау); үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, бәяләү (үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү);

Регулятив- фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү); бәяләү, коррекцияләү, үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; бәяләү (үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү);КУУГ -үз фикереңне тулы,төгәл һәм ачык,аңлаешлы итеп әйтү,аны яклау;

Танып белү -белемнәрне структуралау- конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау; модельләштерү, модельгә күчерү; ;

Шәхси –кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру

коммуникатив- партнер гамәлләре белән идарә итү

114

Текстныӊ өлешләре. План.

1

115

Сөйләм этикасы

1

Шәхси: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм  кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;

Танып белү: үз фикереңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Коммуникатив: үз фикереңне  формалаштыру;  парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;

116

Тылсымлы сүзләр

1

117

Тасвирлау һәм хикәяләү текстлары

1

Шәхси: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм  кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;

Танып белү: үз фикереңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Коммуникатив: үз фикереңне  формалаштыру;  парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;

118

Автобиография

1

119

Изложение “Куян рәхмәте”

1

120

Рәсем буенча хикәя төзеп язу

1

121

План буенча текстныӊ эчтәлеген сөйләү

1

122

“Бәйләнешле сөйләм” темасын кабатлау. Тест биремнәре

1

Шәхси: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм  кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Танып белү: белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;

Коммуникатив: башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

123

Еллык контроль диктант “Урманда”

1

124

Хаталар өстендә эш. Ныгыту күнегүләре.

1

Ел буена үткәннәрне кабатлау

12

125

Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе

1

Шәхси: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм  кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Танып белү:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Коммуникатив: башкаларга юл куя белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килү;

126

Синонимнар һәм антонимнар

1

127

Исем. Исемнәрнең килеш белән төрләнүе

1

128

Фигыль. Фигыльнең заман белән төрләнеше

1

Шәхси: әдәби әсәрләр укуга кызыксыну булдыру;

Танып белү: үз фикереңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Коммуникатив: үз фикереңне  формалаштыру;  парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;

129

Киләчәк заман хикәя фигыль

1

130

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре

1

Шәхси: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм  кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;

Регулятив: бирелгән план буенча эшли белү;

Танып белү: үз фикереңне дәлилләү; белемнәрне иҗади эш вакытында куллана белү;

Коммуникатив: үз фикерен телдән һәм язма сөйләмдә белдерә ала;

131

Алмашлык

1

132

Җөмләнеӊ баш кисәкләре

1

133

Бәйләнешле сөйләм

1

Шәхси: дөрес төзелгән әйтмә һәм язма сөйләм  кешенең шәхси культурасы күрсәткече икәнен аңлау;

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую;

Танып белү:эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү;

Коммуникатив: үз фикерен телдән һәм язма сөйләмдә белдерә ала;

134

Текст. Текстныӊ планы

1

135

Изложение “Күгәрчен һәм малай”

1

136

Өйрәнгәннәрне кабатлау. Еллык тест биремнәре

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә  таләпләр.

                                   Укучылар белергә тиеш :

                кушма сүз, парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүзләр;

өйрәнелгән сүз төркемнәрен  һәм аларның билгеләрен : исем, фигыль, сыйфат, зат алмашлыклары, алмашлык, кисәкчә, бәйлек;

                                    Укучылар башкара алырга тиеш :

сүзләрдәге орфограммаларны табу һәм аларның  язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлату;

үтелгән орфограммалар кергән 55-60 сүзле текстны хатасыз һәм каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тыныш  билгеләрен

 дөрес куеп язу;

дөнья, болыт  тибындагы сүзләрне фонетик анализ ясау;

сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү;

сүзнең тамырын һәм кушымчаларын табу;

кушымчаларның төрен билгеләү;

кушма һәм парлы сүзләрне билгеләү;

сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерү : исемнең сан, килеш кушымчасын билгеләү;

сыйфатның дәрәҗәләрен аеру;

фигыльнең зат – сан, заманын күрсәтү;  

текстның темасын, төп фикерен билгеләү;

темага һәм төп фикергә таянып,  текстка исем кую;

текстның планын төзү;

хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларны аера  белү һәм сөйләмдә куллану;

культуралы мөгамәлә таләпләренә туры китереп, үтенеч, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, баш тарту, чакыру, котлау – тәбрикләү

сүзләрен      сөйләмдә куллану;                                                          

тасвирлау һәм фикер һөртү элементлары кергән 70-75 сүзле  хикәяне изложение итеп язу;        

хикәяләү характерындагы сочинение язу.

- кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

программада булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан –юлга күчерү

-сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү,авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп атап чыгу,

-үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштыру

-сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны ,предметның эшен,хәрәкәтен, билгесен, өстәмә предметны ,ярдәмче  сүзләрне таба белү

-җөмләнең баш кисәкләрен таба белү;  уку, уеннар, көндәлек тормыш, табигать турындагы темаларга 7-8 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу

-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: авыр,акбур,акош,алъяпкыч, ап-ак, аръяк, ашъяулык, аю,әдип,әти-әни, әһәмият, бала-чага, әһәмият, берәз, бияләй, булдыклы, буяу, вак, Ватан,гади, гаилә,гайртле, давыл, данә, дөя, егрле, елан, җәелә, җәза, җәнлек, җиз, җиһаз, илле, йокы, кадерле, карабүрек, кәгазь, кәккүк, кием, кошчык, котлы, көе, көнбагыш, көньяк,көянтә, куәтле, күбрәк, күңелле, мәгънә, мәкаль, мәсьәлә, мәңге, милләт, морҗа, нәүрәз, ният, охшый, ошый, өрәңге,өянке, пөхтә, рөхсәт, русча, сава, салават, саңгырау, сәгать, сәламәт, сәхнә, сәяхәт, соңгы, сөенеч, сөяк, табигать,ташбака, таң, тәңкә, тиеш, тимераяк, тозсыз, төяк, төен, төнбоек, төньк, тыңлау, уйсу, үрмәкүч, чаңгы, чәучәк, чәүкә, чуар, чынаяк, шигырь, элекке, эре, юаныч, юаш, юкә, юлчы, юнәлеш, юына, ябалак, явыз, якты, ямьле, япь, ярдәм, ятьмә,яхшы, яшь.

             Укучылар белергә тиеш:

 -сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;

- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек.

- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр.

- җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә)

Укучылар башкара алырга тиеш:

-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55 – 60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу.

-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).

- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);

- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү

- фигыльне заман формаларына куя белү.

-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.

-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.

- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)

- бергәләп төзегән план буенча 70 – 85 сүзле изложение язу.

- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.

- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.

- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.

-  темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.

- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.

- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.

- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.                       

 Төп методлар: Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процесыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һэм хәрефләр, иҗекләр һэм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла

 Укчыларның эшчәнлеген оештыру формасы: төркемнәрдә, парларда, шәхси якын килеп

    Төрле эшләрне бәяләү критериесе:

3 класста контроль диктант текстларының сүзләр саны түбәндәгечә алына:

I        яртыеллык — 45—50 сүз;

II        яртыеллык — 55—60 сүз.

(Изложение өчен текстларның күләме 15—20 сүзгә артыграк була.)

Контроль диктант текстына карата 1—2 грамматик бирем дә тәкъдим ителә. Грамматик биремнәр өйрәнелгән материаллардан чыгып төзелә. Сүзлек диктанты өчен якынча норма – 10-12 сүз.

Күчереп яздыруны бәяләү критерийлары

     1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә «5»ле билгесе куела.

     2. 1—2 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, «4»ле билгесе куела.

     3. 3 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, «3»ле билгесе куела.

     4. 4 хата һәм 1—2 төзәтелгән хата булса, «2»ле билгесе куела.

Диктантларны бәяләү

     1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә «5»ле билгесе куела.

      2. 3 хатага (ике орфографик һәм бер пунктуацион хата; бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион хата; бер орфографик һәм ике пунктуацион хата һ.б.) «4»ле билгесе куела.

      3. 5 хатага (ике орфографик һәм өч пунктуацион хата; ике орфографик, бер грамматик һәм ике пунктуацион хата булса һ.б.) «3»ле билгесе куела.

      4. 12 хатага кадәр «2»ле билгесе куела (алты орфографик, өч грамматик һәм өч пунктуацион хата; биш орфографик, ике грамматик һәм биш пунктуацион хата булса һ.б.).

     5. 12 хатадан да артып китсә, «1»ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата җибәрелсә (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фак-
тик, логик хаталарның берсе генә булса), «5»ле куела.

      2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, 3 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталардан бары тик өчесе генә) булса, «4»ле куела.

     3. Текстның төп эчтәлеге нигездә бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, стиль, логик яктан төгәлсезлекләр булса, 6 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) җибәрелсә, «3»ле куела.

     4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, 12 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) китсә, «2»ле куела.

Сүзлек диктантын бәяләү критерийлары

     1. Хаталары булмаган эшкә «5»ле билгесе куела.

     2. 1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, «4»ле билгесе куела.

     3. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, «3»ле билгесе куела.

     4. 3—5 хата булса, «2»ле билгесе куела.

     5. 6 хатадан да артып китсә, «1»ле билгесе куела.

Тестларга куелган таләпләр

һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга — 7—15 минут, йомгаклау тестларына 40—45 минут вакыт карала. Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:
«5»ле — 95—100% үтәлсә;
«4»ле — 80—94% биремнәргә җавап бирелсә;
«3»ле — 51—79% биремнәр үтәлсә;
«2»ле — дөрес җавап 51%тан да кимрәк булса.

  III cыйныф өчен татар теленнән якынча йомгаклау тикшерү эше.

Урманда.

         Мин Казан шәһәрендә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.

          Беркөнне дәү әтием мине нарат урманына алып барды. Ни генә күрмәдек  без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләр дә бар иде. Аннары дәү әти нарат җиләге урынын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр. Бөрлегән дә җыйдык. Күлдә су коендык.

         Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.

Грамматик биремнәр.

I вариант.

  1. Беренче җөмләдә баш  һәм иярчен кисәкләрнең астына сыз, сүз төркемнәрен билгелә.
  2. Тиешле хәрефләрне куеп яз.

Ят…мә, вәг…дә, дәр…я, шигыр…, ал…япкыч, дөн…я, көн…як.

I I вариант.

  1. Беренче җөмләдә баш  һәм иярчен кисәкләрнең астына сыз, сүз төркемнәрен билгелә.
  2. Тиешле хәрефләрне куеп яз.

Төн…як, табигат…, Ях…я,  юн…ле, кул…яулык, сәгат.., шагыйр….

Әдәбият

Дәреслекләр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова,

К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2012 ел.

“Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар  өчен методик кулланма” И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2012 ел.

И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Татар теле - Мөстәкыйль эш дәфтәре- татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен - Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2012 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ

Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....

Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида

Главной  целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование

Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование Рабочая программа по матем...

Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.

Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...

Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.

Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)

Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)  в соответствии с...