"Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт” .
материал (средняя группа) на тему

Залалиева Разина Шамилевна

Уртанчылар төркемендә " Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт" темасына үткәрелгән чара. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_yoru_kagyydese.docx23.2 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт” темасына үткәрелгән чара.

 Тема.  Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт. 

Максат.

  1. Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
  2. Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык, тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү.
  3. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Кулланма материаллар: транспорт төрләре, уенчыклар, ситуатив мәсьәләне чагылдырган 3 рәсем, юл билгеләре, магнитофон язмасында машиналар тавышы, зур юл макеты, "серле” җәймә.

Мероприятиенең  барышы.

Тәрбияче. Балалар, килгән кунаклар белән исәнләшик әле. Мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам, ә ул бик – бик еракта. Ә  нинди патшалыкка баруыбызны табышмак белән әйтәм: Алмаш – тилмәш өч күз яна:

                                         Яшел, сары һәм кызыл:

                                         Урамда исән йөрергә

                                         Булыша ул көнозын.

Балалар.  Ул – светофор.

Тәрбияче. Дөрес әйттегез. Димәк, без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына барачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?

 Балалар. 

     -Минем самолетта очып барасым килә.

     -Ә мин трамвайда барыр идем.

     -Минем көймәдә йөзеп барасым килә.

     -Ә мин такси чакыртам да барам.

     -Минем вертолетта очып барасым килә.

     Ә мин пароход белән барыр идем.

Тәрбияче. Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле җәймәгә утыртып алып барам? Ягез әле, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул тотыныгыз. Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, патшалыкның кадерле кунаклары була алырсыз. Сез зур сынаулар утәргә әзерме? Авырлыклардан курыкмассызмы?

     Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка уйный. Күзләрен ачуга  светофор килеп чыга.

Тәрбияче. Балалар, рәхим итегез, сез юл йөрү кагыйдәләре патшалыгында. Балалар, безне монда кемдер каршы алды әле?

Балалар.  Светофор. 

Светофор. Дөрес, балалар, мин -светофор.

                    Сак йөрегез! Күзегез

                    Булсын гел юлда гына .

                     Чыгыгыз урам аша,

                     Тиеш урыннан гына. (Светофор балаларга уен уйната).

Светофор уены. Минем кулда 3  төсле түгәрәк, алар – светофор төсләрендә, Кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер – берегезгә бармак янагыз. Сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз. Яшел түгәрәкне күтәрсәм – биерсез. Килештекме? Бер, ике, өч – уен башланды!

                         Хәерле юл, дусларым,

                         Исән – имин йөрегез.

                         Юлда тәртипле булуның ,

                        Файдасы күп, белегез.

Тәрбияче. Сәяхәт маршрутын карап китик.

      Схема буенча тукталышларның  "Ялгышлар аланы”, “Уен аланы” "Юл билгеләре”күргәзмәсе “Табышмаклар аланы”  булуы ачыклана.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, хәзер юлыбызны дәвам итеп, "Ялгышлар аланы”на барыйк. Рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле. Рәссам анда нинди ялгышлар җибәргән.

      Балалар рәсемнәрдә күрсәтелгән ситуатив мәсьәләләрне чишәләр: машина юлында уйнау тыела, машина юлын тиеш булмаган урыннан йөгереп чыгарга ярамый; машина юлына якын урында чана белән шуарга ярамаганлыгын искәртәләр.

       Булдырдыгыз ,балалар, ә хәзер “Уен аланы”на барып, бераз уйнап алыйк.

Кем тизрәк? Уены уйнала.

Уен тәмамлануга  Кирлемән чыга. –Исәнмесез, балалар.  Ә мин бу рәсемнәрне сезне ялгыштыру өчен ясадым.

Балалар. Ә без ялгышмадык.

Тәрбияче.  Ай, Кирлемән, син үзең ялгышасың, патшалык кунаклары бик зирәк күренәләр. 

Кирлемән. Алайса, әйдәгез әле, монда килегез.

Тәрбияче. "Юл билгеләре” күргәзмәсе була бу.

Кирлемән.   И әйбәт тә соң инде

                      Шушы өндәү билгесе

                      Әллә шушында гына

                      Рәхәтләнеп биисе?! (музыка)

Ильяс. Юк! Юк, минем дусларым,

             Монда юл бик куркыныч!

             Бу билге сорый бездән,

             "Үтегез әкрен, тыныч!”

Кирлемән.  Бу батарея ник монда

                    Рәсемдә эленеп тора?

                    Әллә юлчылар буранда

                    Гел шушында җылына?

Гөлсем.  Бу билге шоферларга

                Болай дип әйтә бит ул:

                Тукта, әнә ерактан

                Бер поезд килә тизләп

                Шлагбаумнан чыкканда

                Түземлек бик зур кирәк.

Кирлемән. Бер кеше җир казый

                    Берәрегез беләме?

                    Әллә монда байлыклар

                    Акчалар күмелгәнме?

Ильзира.  Юк шул, юк шул, белмәдең!

                 "Юл эшләре”н күрмәдең.

Кирлемән. Ә –ә - ә, мин дә бәйләнеш таптым. Балалар бакчасы янына " Балалар!” билгесе куела.

Тәрбияче. Ай, Кирлемән, булдырдың, сөендердең! Күрдеңме, Кирлемән, балалар юл билгеләрен ничек яхшы беләләр.

Кирлемән. Бик әйбәт, балалар.Менә шул күп белгәнегезне тикшереп карыйк. “Табышмаклар аланы”нан  алып килгән табышмакларга җавап биреп карагыз әле.

Барам, барам,

Очы юк.

                          (юл)

Канаты бар – җилпеми,

Эче җылы – җил тими.

                          (самолет)

Ике көпчәкле арба

Утсыз да алга чаба.

                          (велосипед)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Кирлемәнгә биеп тә күрсәтик әле.

(Балалар башкаруында бию).

Тәрбияче. Менә күрдеңме, Кирлемән. Ә хәзер безнең дә киңәшләребезне тыңлап кит.

Алмаз: Юл билгеләре безгә

             Бик күп нәрсә әйтәләр,

             Кирәк чакта боералар,

             Кирәктә кисәтәләр.

Зифа: Юлны аркылы чыкканчы

            Карап ал сулга – уңга.

            Якында машина күрсәң,

            Ашыкма, чыкма юлга.

Ихсан:  Светофор юл чатында

               Сиңа юлдаш төс – яшел.

               Кызылга аяк атлама,

               Ялтыраса да матур.

 Камилә: Һәлакәтләр булмасын дип  

                Телидер һәрбер йөрәк

                Шуңа күрә дә йөргәндә

                Бик сак булырга кирәк!

А. Әдилә: Юкка гына әйтмәгәннәр:

                 Ашыккан – ашка пешкән.

                 Сабыр иткән – барып җиткән,

                 Чыгарма, Кирлемән, истән.

Камил: Юл кагыйдәсен белмәүче

                Урам – юлда йөрмәсен

                Бик йөрисе килә икән

                Кагыйдәсен өйрәнсен.

Динә: Кайда гына йөрсәгез дә

           Игътибарлы булыгыз.

           Кагыйдәләрне үтәгез.

           Имин булсын юлыгыз.

Кирлемән: Рәхмәт, балалар! Мин сезнең киңәшләрегезне тотармын.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, безгә китәргә вакыт, Кирлемән, сау бул!

Кирлемән: Хушыгыз, балалар!

Тәрбияче: Ә без, балалар. Киткәндә автобуска утырып җырлап кайтыйк. Тәрбияче: Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти - әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда.

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

Балалар, юл йөрү кагыйдәләре патшалыгында ошадымы? Төрле уеннар уйнарга тагын килербез әле, Кирлемәнне дә өйрәтербез. Сау булыгыз.

 

              Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Җәләлиева Рәзинә Шамил кызы,


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Өч күз патшалыгына сәяхәт.

Знания детей по правилам дорожного движения будут эффективными лишь в том случае, если теория тесно связано с практикой. Самым действенным методом доведения до детей элементарных правил поведения на д...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Математика патшалыгына сәяхәт

Конспект занятия по математике для подготовителҗной группы...

Зирәкләр патшалыгына сәяхәт. (Йомгаклау эшчәнлек)

Максат: балаларның белем дәрәҗәләрен , табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын ныгытуБелем бирү бурычы: көз, яз турында белемнәрен ныгыту, сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен ка...

Көз патшалыгына сәяхәт

Уртанчылар төркемендә педсовет өчен досуг...

Конспект занятие по ПДД на тавтарском языке. по теме. ". Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт".

Этот материал в помощь воспитателям для татарских детских садов. Весь материал на татарском языке. можно использовать для открытых занятий....

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...