Көз патшалыгына сәяхәт
методическая разработка (средняя группа)

Уртанчылар төркемендә педсовет өчен досуг

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_patshalygyna_syaht.docx18.63 КБ

Предварительный просмотр:

                 Муниципаль   мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

                   Гомуми үсеш бирүче “Алтынчәч” балалар бакчасы

                   

     

         (Уртанчылар төркемендә педсовет өчен досуг)                                                 

                                                               

                                               Тәрбияче:                                                                 Садртдинова Ф.И

                                           

                                                       

                                               

                                                       Актаныш

Бурычлар: Балаларда сәламәтлек турында, аны саклау һәм ныгыту турында башлангыч белемнәр формалаштыру; Аяк очы, кырые һәм предметларны атлап йөрү күнекмәләрен эшләгәндә игътибарлылык үстерү; Чикләнгән җирлектә йөргәндә тигезлек саклау күнекмәләрен ныгыту; Каршылыклар аша сикерүдә хәрәкәт координациясен һәм җитезлек үстерү; Уеннарда бердәмлек тәрбияләү.

Җиһазлар: Проектор, ноутбук, йомгак, 6 чиләк, яфраклар, кублар, туплар, яшелчә муляжлары, эт маскасы, ленталар.

1 өлеш: - Балалар, карагыз әле, минем кулымда серле йомгак, ул безне бүген “Көз патшалыгына “алып барыр. Ә ул ерак урманда. Анда серле алан бар ди. Ул “Сәламәтлек аланы” дип атала. Кем дә кем шул аланга эләгә – нык һәм көчлегә әйләнә икән. Әгәр дә шул аланда физик күнегүләр белән дә шөгыльләнсә – ул сәламәткә әйләнә ди. Сез телисезме нык, көчле һәм сәламәт булырга? Сез әзерме юлга чыгарга? Менә мин хәзер йомгакны тәгәрәтеп җибәрәм һәм ул безгә юлны күрсәтер. (йомгакны тәгәрәтеп җибәрә)  

          -Безнең юл ерак һәм каршылыклы булыр. Ләкин сез курыкмагыз, бары тик тырыш һәм игътибарлы булыгыз! (аяк очында, предметларны атлап, сикереп, аяк кырые белән йөрү)

         -Менә без сәламәтлек аланына килеп җиттек. (Слайд: “Көзге урман аланы” карау) 

         -Балалар, карагыз әле, урман ничек ялангач калган, агачларда яфраклар коелып беткән, кошлар да сайрамый, урман тып-тын калган. Әйдәгез шушы тып-тын калган урман аланын шат авазлар белән тутырыйк!

Сюрприз момент: Елаган тавыш ишетелә.

        -Балалар бу нинди тавыш? Ул кайдан ишетелә? (ширма артыннан куянны эзләп табалар)

         -Нәрсә булды куян? Нигә елыйсың?

         -Мин өшедем, туңдым, миңа бик суык.

         -Куянкай, менә шушылай бер хәрәкәтсез утырсаң син әлбәттә өшисең һәм авырыйсың. Болай ярамый. Һәрвакыт актив, хәрәкәтчән булырга кирәк. Әйдә син дә, безнең балалар белән бергә сикер, уйна һәм бик тиз җылынырсың. Ярыймы?

          -Балалар, әйдәгез коелган яфракларны алабыз да күнегүләр эшлибез. Күнегүләр “Сәламәт булырга телибез!” дип атала.

2 өлеш: Яфраклар белән күнегүләр эшләү:  

  1. “Матур яфраклар”. Б.т. -  төз басу, куллар аста. Кулларны кырыйдан өскә күтәрү – төшерү.
  2. “Җил агачларны селкетә”. Б.т. – кулларны өскә күтәреп төз басу. Уңга-сулга иелү.
  3. “Яфраклар арасына качабыз”. Б.т. – чүгәләү – тору.
  4. “Яфраклар очалар”. Б.т. – кулларны өскә күтәреп уңга – сулга әйләнү.
  5. “Сикерәбез”.
  6. Сулыш алуга күнегү.

 Бер рәткә тезелеп басу.

Төп хәрәкәтләр:

1.Кулларны билгә куеп, аяк очына үкчәне куеп юлдан йөрү.(2 тапкыр)

2.4-5 брус аша туктамыйча сикерү. (2 тапкыр)

3.4-5 зур куб аша тупны тәгәрәтеп йөртү. (2 тапкыр)

Хәрәкәтле уен:”Куяннар яшелчә бакчасында”.

3 өлеш: Аз хәрәкәтле уен: “Осень».

     -Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Сез бүген бик тырыш һәм актив, нык һәм көчле булдыгыз.

    - Куянкай, сиңа безнең белән булу ошадымы соң? Җылындыңмы?Өшемәс өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңладыңмы?

    - Балалар, куянкайны әниләре югалтканнардыр инде , ул үзенең урманында калсын, ә без бакчага кайтыйк. Куянкайга сау бул әйтик.

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Өч күз патшалыгына сәяхәт.

Знания детей по правилам дорожного движения будут эффективными лишь в том случае, если теория тесно связано с практикой. Самым действенным методом доведения до детей элементарных правил поведения на д...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

"Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт” .

Уртанчылар төркемендә " Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт" темасына үткәрелгән чара....

Математика патшалыгына сәяхәт

Конспект занятия по математике для подготовителҗной группы...

Зирәкләр патшалыгына сәяхәт. (Йомгаклау эшчәнлек)

Максат: балаларның белем дәрәҗәләрен , табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын ныгытуБелем бирү бурычы: көз, яз турында белемнәрен ныгыту, сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен ка...

Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт

Тәрбияче: Гайзуллина Л.Р.Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күңел ачу кичәсе.“Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт”.Максат: балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзл...

"Кыш бабай патшалыгына кунакка"

                               Тема: «Кыш  бабай  патшалыгына  кунакка» Максат: Я...