Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт
план-конспект занятия по обж (старшая группа)

Гайзуллина Ландыш Раилевна

Тәрбияче: Гайзуллина Л.Р.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күңел ачу кичәсе.

“Тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт”.

Максат: балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү; аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләре тәрбияләү; балаларның зиһенен үстерү; күңел ачу. Җиһазлау: урам өчен “зебра”, машина юлы; юл билгеләре: “юл эшләре”, “куркыныч юл”, “шлагбаум”, “ял итү урыны”, “җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны”, “ашханә тукталышы”, “Игътибар, балалар!”; киемнәр: Шапокляк, Карлсон, Тычкан.   Бүлмә урам рәвешендә бизәлә.  Урам чатында светофор, юл билгеләре. Бер читтәрәк светофор, бер якта – “Ял итү урыны” – “Тылсымлы светофор патшалыгы”.                             Кулланылган әдәбият: “Мәгариф” журналы, “Гөлбакча”, “Адымнар нык, юллар имин булсын”, “Җырлар” китаплары.

Кичә барышы:

Бүлмәгә тәрбияче белән балалар керә.                                                                                             - Исәнмесез, балалар, кунаклар!                                                                                                                                                                                                                                                                                           - Исәнмесез!                                                                                                                                     - Хәерле иртә!                                                                                                                                   - Хәерле иртә!                                                                                                                                          Тәрбияче: Балалар. Телисезме, мин сезне сәяхәткә алып барам.                                            Балалар: Әйе,  безнең сәяхәткә бик тә барасыбыз килә!                                                       Тәрбияче: Сәяхәткә кузгалганчы, иң элек табышмакларга җавап табарга кирәк.                      

Чат саен басып тора,

Барсын да җайлап тора.

Җәяүлеләр чыкканда,

Машина басып тора. (Светофор).

Селкенми дә, кычкырмый да,

Тыныч кына тик тора.

Машина һәм кешеләрне

Дөрес юлларга бора. (Светофор).

Җәен, кышын, яз, көзен,

Иртән, кичен, көндезен.

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен. (Светофор).

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар! Менә мин сезне нәкъ “Тылсымлы светофор патшалыгына” кунакка чакырам. Анда бару өчен ерак юл үтәсе. Шуның өчен безгә транспорт кирәк булачак. Әнә, балалар, автобус көтеп тора. Әйдәгез, автобуска утырыйк . (Балалар “автобус”ка утыралар).

Балалар, барыбыз да саклык каешларын эләктердек.

Әйдәгез, автобус кузгалганчы искә төшереп китик, автобуста нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш без?

-автобуста йөрергә ярамый;

-автобусны чүпләргә, үзеңнән сон чүпләр дә калдырырга ярамый;

-тәрәзәләрен ачарга, тәрәзәдән кулларны, башны тыгарга ярамый;

- шоферны сөйләштерергә, аның игътибарын читкә юнәлтергә ярамый;

-кычкырып сөйләшергә ярамый.

Әйе, бик дөрес балалар! Әйдәгез кузгалдык. Юл күңелсез булмасын өчен җырлап барыйк (җыр башкарыла).

"Шофер буласым килә"

Луиза Батыр – Болгари көе

Эльмира Шәрифуллина сүз

Үскәч кем буласың дип?

Сорыйлар да, сорыйлар

Әллә нинди һөнәрләр,

Саныйлар да, юрыйлар.

Минем әнә белсәгез,

Шофер буласым килә.

Капка төбенә кайтып,

Җырлыйсым килә.

Кушымта:

Пип , пип, пип мин бу мин

Кем бар анда, кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз,

Юл өстендә тормагыз.

 Пип, пип, пип мин бу мин

Кем бар анда, кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз,

Юл өстендә тормагыз.

Озын юллар үтәсе,

Ерак китәсем килә.

Сөт- су алып калага,

Төяп китәсем килә.

Авыл күчтәнәче бу

Әби – бабайларга,

Юлда тыз – быз йөрсәләр

Кычкыртам сезгә.

Кушымта:

Пип , пип, пип мин бу мин

Кем бар анда, кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз,

Юл өстендә тормагыз.

 Пип, пип, пип мин бу мин

Кем бар анда, кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз,

Юл өстендә тормагыз.

Менә, балалар, килеп тә җиттек. Җырлап килгәч, юлның озынлыгы сизелмәде дә. Хәзер, балалар,саклык каешларын ычкындырып, автобустан ипләп кенә төшәбез.

Рәхим итегез, балалар, бу – “Тылсымлы светофор патшалыгы”. (Балалар светофор янына киләләр).

Балалар: Исәнмесз!

Светофор: Исәнмесез, тылсымлы патшалык кунаклары!

Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм.

Сакта торам мин.

Янып тора өч күзем,

Күреп тора ич сезне,

“Кузгалма”, - ди кызыл күзем,

“Сабыр бул” – дия сары күзем,

“Ярый” – дия яшел күзем.

Балалар:

Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз.

Светофор: Балалар, ә сез УЙК ның нәрсә икәнен беләсезме?

Балалар: Урамда йөрү кагыйдәләре.

Светофор: (боерык укый). Тыңлагыз, тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк!

Тылсымлы патшалыкта урамда йөрү кагыйдәләре:

1. Юлның уң ягыннан гына йөр!

2. Бары тик тротуардан гына йөр!

3. Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!

4. Тротуар булмаган урыннарда – сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!

5. Урам аркылы тиешле урыннарда гына чык!

6. Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

Балалар:

Урамда йөрү күңелле бигрәк,

Урамда йөри белергә кирәк.

Светофор: Тылсымлы патшалык кунаклары, рәхим итегез! Сезне урамда дусларыгыз көтә!

Балалар: Дуслар? Кайсы дус? Кая алар?

(Көчле музыка яңгырый. Шапокляк әби белән Тычкан керә).

Шапокляк (күкрәгенә сугып):

Менә без ул – сезнең иң якын дусларыгыз! Мин һәм минем Тычканым. (Сөенә – сөенә, сикерә-чабып йөриләр).

Тәрбияче: Юк, юк, безнең дуслар андый түгел. Чөнки сез бит үзегезне юлда, урамда ничек тотарга икәнен белмисез. Балаларга начар үрнәк күрсәтәсез, юлда торган билгеләргә дә игътибар итмисез, аларны аермыйсыздадыр әле.

Шапокляк: Белмәгән ди! Әле минем сумкамда юл буеннан җыеп килгән билгеләр бик күп, берсен дә калдырмадык Тычкан белән ул билгеләрнең.

Тәрбияче: Бик начар эшләгәнсез, әлбәттә! Һич ярамый алай! Юлда бит Һаләкәтләр булырга мөмкин.

Шапокляк: Менә монда ни бу, яле, Тычкан, күрсәт.

Тычкан:

Бер кеше җир казый.

Берәрегез беләме?

Әллә монда байлыклар –

Акчалар күмелгәнме?

1 нче бала - “Юл эшләре” билгесе

Юк шул, юк шул, белмәдең,

Юл эшләрен күрмәдең.

Тычкан:

И әйбәт тә соң инде

Шушы өндәү билгесе.

Әллә шушында гына

Рәхәтләнеп биисе. (Их-х,дип, биеп китә).

2 нче бала – “Куркыныч юл” билгесе

Юк, юк, зинһар, дусларым,

Монда юл бик куркыныч.

Бу билге сорый бездән

Үтәргә әкрен, тыныч.

Шапокляк:

Кара әле, син, кара әле,

Бу батарея ник монда,

Рәсемдә эленеп тора?

Әллә юлчылар буранда

Гел шушында җылына?

3 нче бала – “Шлагбаум” билгесе

Бу билге шоферларга

Болай дип әйтә бит ул:

“Тукта, әнә ерактан

Бер поезд килә тизләп,

Шлагбаумнан чыкканда

Бик зур түземлек кирәк”.

4 нче бала

Шәһәрдә, авылда да,

Болында һәм урманда да,

Һәм, әлбәттә, урамда

Әти-әни, әби-бабай,

Кыз, малай- һәммәсе

Бердәй булып үтәсен,

Юл йөрү кагыйдәсен!

Тәрбияче: Шапокляк әби, инде күрдеңме, безнең балалар юл билгеләрен бик яхшы беләләр.

Шапокляк: Мин дә беләм, мәсәлән, менә бу юлдагы сызыкларның ни өчен ясалганын.

Балалар: Я, әйтеп кара!

Шапокляк: Әһә белмисезме? Сикереп уйнарга! (Шапокляк белән Тычкан зебрадан сикереп уйнап күрсәтәләр)

5 нче бала. Юк инде, син нәрсә, әбекәй! Бу сызыклар “зебра” дип атала. Ул җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны.

Тәрбияче: Шапокляк әби, безнең балаларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләләр шул, үзең күреп торасың.

Шапокляк: Ярар, ышандым да ди, инде юл йөрү кагыйдәләрен белгәнегезгз, ә менә юлдагы шартлы бигеләр белән сез танышмы сон?

Балалар: Әлбәттә, таныш!

Шапокляк: Хәзер тикшереп карыйм. Минем сумкам тулы ул билгеләр. (сумкадан билгеләрне идәнгә чәчә).  Алай булса, миңа шушыннан җәяүлеләр чыга торган юлны аңлаткан билгене табып бирегез. (бер бала табып кулына ала).

Бала: Бу билге шоферларга тиздән җәяүле юлы булачагын, игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә.

Шапокляк: Ә хәзер “Игътибар, балалар!” дигән билгене табып күрсәтегез.

Бала: Бу билге шоферларны алда балалар бакчасы, я мәктәп буласын, юлда балалар булырга мөмкинлеген кисәтә.

Шапокляк: Ай-яй, яй... Белмәгәнегез юк икән сезнең. Булдырасыз, сез балалар!

Тагы сынап карыйм әле, тыңлагыз. Урам аркылы чыкканда иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Бала: Урам аркылы чыкканда, иң элек светофорга карарга  кирәк. Ә светофор булмаганда, башта сулга, аннан уңга карап, машиналар юклыгын күргәч кенә чыгарга кирәк.

Шапокляк: Ә менә автобустан төшкәч, сезгә юлның икенче ягына чыгарга кирәк булса, нәрсә эшләргә?

Бала: Автобус киткәнен көтеп торырга, ә аннан  соң машиналар юклыгына ышангач, юл аша чыгарга була.

Шапокляк: Булдырасыз икән сез... Балалар, сездән күпме нәрсәләргә өйрәндек.                                     

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, Шапокляк әби белән бергәләп “Светофор” уенын уйнап алыйк.

(Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Шапокляк уртада тора. Бию көе уйнала. Балалар түгәрәк буенча бииләр.Шапокляк “Кызыл!”,”Яшел!”,”Сары!”дигән сүзләр белән сигнал биреп тора.”Яшел!” сигналына балалар бии,”Кызыл!” га туктыйлар, ә “Сары!”дигәч,урында гына биеп торалар)

Шапокляк.Ярый,балалар,сезнең белән без күп нәрсәләргә өйрәндек, ә хәзер безгә китәргә кирәк.Юлларда хәвеф-хәтәр булмасын өчен,юлда җыеп килгән юл билгеләрен дә кире урнаштырасыбыз бар бит әле безнең.

Шапокляк,Тычкан.Сау булыгыз,балалар!(Чыгып китәләр)

Балалар.Сау булыгыз!

Карлсон “очып “керә.Сәлам,дулсарга!

Тәрбияче.Хәерле көн,Карлсон!

Карлсон. Мин түбәдә йөргәндә шат авазларыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым, ни эшләгәнегезне карыйсым килде.

Тәрбияче. Без тылсымлы светофор патшалыгына кунакка килдек. Юл йөрү кагыйдәләрен исебезгә төшерәбез. Син дә, мөгаен, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләсеңдер. Син безнең иң акыллы, иң матур һәм иң батыр чемпионыбыз бит.

Карлсон.

Матур, тыйнак һәм җитез

Карлсон- ул мин булам.

Тик белмим шул кагыйдәләр,

Мин бит түбәдә торам.

(Еламсырап)Түбәдә юк автобуслар,

Анда бар тик тычканнар.

Тәрбияче.Я, ярый,Карлсон,борчылма.Әгәр үзең теләсәң, безнең балалар сине дә урамда дөрес йөрергә өйрәтәләр.Алар куркынычсызлык әлифбасын бик яхшы беләләр.

Карлсон.

Карап- карап торам да мин,

Уйлап- уйлап торам да,

Куркып куям:ай-һай кыен

Йөрүләре урамда.

Бала.

Светофорның сигналы бар,

Тыңла аны карусыз.

Кызыл төс-әле куркыныч,

-Тукта,син,-дигән сүз.

Бала.

Сары әйтә;-Әзерлән,-ди,

Хәзер юл ачылачак.

Яшел әйтә;-Әйдә,кузгал,-

Юлдан чык курыкмыйча.

Бала.

Бергә булсак та,

Ялгыз булсак та.

Урамда дөрес,

Йөрсен һәр бала.

Бала.

Урамда йөрү

Күңелле бигрәк.

Урамда йөри

Белергә кирәк.

Бала.

Хоккей уйнарга

Чыкма син юлга.

Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

Бала.

Як-якка кара,

Нәрсә барын күр,

Машиналарга,

Атларга юл бир!

Бала.

Ут чыккан кебек

Ашыгып чапма.

Бераз туктап тор,

Урам чатында.

Бала.

Светофорга кара син,

Тора ул һәрчак сакта.

Чыгарга кирәк юл аша,

Яшел ут янган чакта.

Карлсон.Рәхмәт сезгә, балалар,мин сездән күп нәрсәләргә өйрәндем.Хәзер түбә башында гына түгел,ә урамда да йөри белермен инде.Юл йөрү кагыйдәләрен барлык дусларыма да өйрәтермен.Сау булыгыз!

Балалар.Сау бул,Карлсон!

Тәрбияче.Ә хәзер, балалар юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән үрдәкнең нинди күңелсез хәлгә калганын күрсәтеп китик әле.

(“Мактанчык үрдәк”җырын сәхнәләштерү)

Бала

Урамда матур йөрергә

Өйрәтәләр апалар,

Юлда йөри белмәсәгез

Бик начар дия алар.

Бала

                          Урамнарны күзәтеп

                          Узганнарны кисәтеп

                           Чатта тора светофор

                          Сакта тора светофор

Бала

Машиналар чаба юлдан,

Тукта ,ашыгып чыкма,

Юл йөрү кагыйдәсен

Беркайчан да онытма!

  Бала.                     

                         Юлда йөрсәң бул әйбәт,

                          Юл кагыйдәсен нык бел

                         Светофорның һәрбер төсе

                         Юлның билгеләрендә!

Бала

Юл аркылы чыкканда

Кара сулга һәм уңга

Машина килгәнен күрсәң

Син көт бик сабыр гына.

Бала

                             “Кузгалма”-ди кызыл күз!

                              “Сабыр бул”ди сары күз!

                             “Ярый дия”яшел күз

Балалар бергә.

Бездә аңарга карыйбыз

Күзләрне дә алмыйбыз

Ни әйткәнен аңлыйбыз.

Тәрбияче.Шапокляк  әби безнең балаларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләләр шул,үзең күреп торасың.

Шапокляк әби.Ярар ышандым да ди инде юл йөрү кагыйдәләрен белгәнегезгә,ә менә юлдагы шартлы билгеләр белән сез танышмы соң?

Балалар.Әйе.

Шапокляк әби.Хәзер тикшереп карыйм .Минем сумкам тулы ул билгеләр.( сумкадан билгеләрне идәнгә  чәчә).Алай булса,миңа шушыннан җәяүлеләр чыга  торган юлны аңлаткан билгене табып бирегез.(бер бала табып кулына ала)

Бала.Бу билге шоферларга тиздән җәяүле юлы булачагын,игътибарлы булырга кирәклеген кисәтә.

Шапокляк әби.Ә хәзер “Игътибар ,балалар!” дигән билгене табып күрсәтегез.

Бала.Бу билге шоферларны алда балалар бакчасы,я мәктәп буласын,юлда  балалар булырга мөмкинлеген кисәтә.

Шапокляк әби.Ай-яй –яй...Белмәгәнегез юк икән сезнең.Булдырасыз икән сез.

Шапокляк әби.Тагы сынап карыйм әле,тыңлагыз.Урам аркылы чыкканда иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Бала.Урам аркылы чыкканда иң элек сфетофорга карарга кирәк.Ә светофор булмаганда,башта сулга,ә аннан уңга карарга кирәк.

Шапокляк әби.Ә менә автобустан төшкәч,сезгә икенче якка чыгарга кирәк булса ,нәрсә эшләргә?

Бала.Автобус киткәнен көтеп торырга,ә аннан соң машиналар юклыгына ышангач,юл аша чыгарга була.

Шапокляк әби. Булдырасыз икән сез...Балалар сездән  күпме нәрсәләргә өйрәндек.

Шапокляк әби Тәрбияче.Ә хәзер балалар Шапокляк әби белән бергәләп “Светофор” уенын уйнап алыйк.

(Балалар түгәрәккә басалар.Тәрбияче уртада тора.Бию көе уйнала.Балалар түгәрәк буенча бииләр.Тәрбияче уртада түгәрәк күрсәтеп тора. Әгәр яшел төс чыкса – түгәрәктә күңелле бию башкарыла, сары төс чыкса – бер урында биеп торырга кирәк, ә инде кызыл төс чыкса – бер-берегезгә бармак яныйлар. )

Шапокляк әби.Ярый балалар сезнең белән без күп нәрсәләргә өйрәндек,ә хәзер безгә китәргә вакыт.Юлларда хәвеф- хәтәр булмасын өчен,юлда җыеп алган юл билгеләрен дә кире урнаштырасыбыз бар бит әле безнең.

Шапокляк әби,тычкан.Сау булыгыз балалар!(чыгып китәләр)

Тәрбияче.Балалар безгә бакчабызга кайтыр вакыт та җиткән икән.Ә хәзер әйдәгез автобуска утырып кайтыр юлга кузгалыйк.Юл уяуларны,сак булганнарны ярата.Моны беркайчан да истән чыгармыйк.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Төгәл үтәп йөрсәгез,

Юл чатында басып торган

Светофорны күрсәгез-

Шул чагында бәла-каза

Сезне читләтеп үтәр,

Кара кайгы күз яшьләре

Сездән  мәңгегә китәр.

(“Шофер булам” җыры башкарыла)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetofor_patshalygyna_syaht.docx31.64 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Өч күз патшалыгына сәяхәт.

Знания детей по правилам дорожного движения будут эффективными лишь в том случае, если теория тесно связано с практикой. Самым действенным методом доведения до детей элементарных правил поведения на д...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

"Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт” .

Уртанчылар төркемендә " Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт" темасына үткәрелгән чара....

Математика патшалыгына сәяхәт

Конспект занятия по математике для подготовителҗной группы...

Зирәкләр патшалыгына сәяхәт. (Йомгаклау эшчәнлек)

Максат: балаларның белем дәрәҗәләрен , табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын ныгытуБелем бирү бурычы: көз, яз турында белемнәрен ныгыту, сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен ка...

Көз патшалыгына сәяхәт

Уртанчылар төркемендә педсовет өчен досуг...

Светофор патшалыгына сэяхэт.

Балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; фикерләү сәләтләрен үстерү; юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү; балаларның белемлрен тикше...