Зирәкләр патшалыгына сәяхәт. (Йомгаклау эшчәнлек)
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

Максат: балаларның белем дәрәҗәләрен , табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын ныгыту

Белем бирү бурычы: көз, яз турында белемнәрен ныгыту, сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен камилләштерү

Үстерү бурычы: балаларның монологик сөйләмен, фикерләрне мөстәкыйль әйтә белү сәләтен үстерү, күнекмәсен үстерү.

Тәрбия бурычы: җәнлекләргә, кошларга карата игьтибарлык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mht_yomgaklau_eshchnlek.docx20.8 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм үсеше. Иҗади сәнгать үсеше. ( Сөйләм телен үстерү. Рәсем)

Тема:  Зирәкләр патшалыгына сәяхәт. (Йомгаклау эшчәнлек)

Максат: балаларның белем дәрәҗәләрен , табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын ныгыту

Белем бирү бурычы: көз, яз турында белемнәрен ныгыту, сюжетлы рәсемнәр буенча эзлекле хикәя төзи белүләрен камилләштерү

Үстерү бурычы: балаларның монологик сөйләмен, фикерләрне мөстәкыйль әйтә белү сәләтен үстерү, күнекмәсен үстерү.

Тәрбия бурычы: җәнлекләргә, кошларга карата игьтибарлык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе:  “Танып белү”, “Сөйләм үсеше”, Сәнгати-эстетик үсеш”

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, матур әдәбият, музыка, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, хикәя төзеп сөйләү, эндәш кабатлау, мультфильм карау, уеннар, традицион булмаган алым куллану.

Алдан үткәрелгән эш: ел фасыллары турында әңгәмәләр, материал эзләү, матур әдәбият уку, җырлар өйрәнү, күчмә кошларны күзәтү, “Табышмак әйтәм җавабын тап” кичәсе оештыру.

Эшчәнлек барышы:

                             

1.Кереш өлеш. (телефон шылтырый “Алло исәнмесез. Бу Пучы балалар бакчасымы? Миңа мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары кирәк иде. Мин Зирәкләр патшалыгыннан Зирәк малай булам. Безнең патшалыкта әллә нинди сәер әйберләр күренә башлады. Сезнең ярдәм кирәк иде. Мин сезне көтеп калам.

- Ярар Зирәк малай борчылмагыз, без сезгә ярдәм итәрбез.

2.  – Балалар безгә Зирәкләр патшалыгына барып  ярдәм итергә кирәк. Ә моның өчен безгә бик күп биремнәр үтәргә кирәк. Сез әзерме? Әйдәгез  1-2-3 күзләрне йомдык һәм киттек (балалар әйләнәләр)

  • Балалар, нинди тавыш ишетелә? (урман тавышы) (слайд 1 – Урман күренеше)
  • Нәрсәдер кыштырдый шикелле.(яфрак кыштырдавы) тыңлап карагыз әде, кайда кыштырдый соң эзләп карыйк әле. (бүлмәдән эзләү) (сары яфрак табыла)
  • Бу яфрак турында нәрсә әйтеп була? (балаларның җавабы: ул сары төстә, көзге яфрак, ул корыган яфрак....)
  • Ә хәзер урамнарда, урманнарда мондый яфрак очратып буламы , ни өчен? (чөнки сары яфраклар бары тик көз көне генә була, ә хәзер тышта яз вакыты)
  • Яз көне тышта нинди үзгәрешләр була? (балаларның җавабы: яз көне көннәр җылыта, кар эри, үләннәр чыга, беренче  чәчәкләр чыга башлый.......)

( кош тавышы ишетелә)

  • Чү, нинди тавыш бу(гаҗәпләнү) . Килегез әле монда бу серле конвертлардан ишетелә түгелме соң бу тавыш?
    3.Уен: “Рәсемне кисәкләрдән җый” ( идәнгә утырып  конвертларда киселгән кош рәсемнәре җыялар)
  • Синдә нинди кош рәсеме София?
  • София Зәмирәдән сора әле, анда нинди кош рәсеме икән?

(балалар үзара әңгәмә кора)

- Балалар сез нинди кош рәсемнәре җыйдыгыз? Дөрес кышлаучы кошларның рәсемнәре.

Аудиоязмадан Сыерчык тавышы ишетелә

- Нинди кош матур итеп сайрый икән? (сыерчык). Сыерчыклар нәрсә дип җырлыйлар икән ул балалар? (балаларның җаваплары...)

- Әйдәгез әле бу рәсемгә карыйк.

4.Экрандагы  эчтәлекле рәсемнәр сериясе  буенча хикәя төзү “Яз. Сыерчыклар”.

  • Рәсемдә нинди ел вакыты күрсәтелгән?
  • Балалар кая килгәннәр?
  • Рәсемгә карап кем үзенең хикәясен сөйли?
  • Хикәягә нинди исем бирер идегез? (Бала эчтәлекле рәсем буенча хикәя төзеп сөйли)
  • Сырчык ничек шатлана балалар, әйдәгез без “Сыерчык” дигән эндәш әйтеп күрсәтәбез.

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык.

Күк күлмәгең булмаса,

Атаңныкын киеп чык.

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык,

 Анаңныкы булмаса,

Бабамныкын киеп чык.

Физминутка “Апрель”

3.  “Сертотмас үрдәк” мультфильмынан өзек карау.

-  Бу өзек нинди мултьфильмнан?

- Үрдәк урманга кергәч серен нинди җәнлекләргә сөйли?

- Ул дөрес эшләгәнме? Әйдәгез Сертотмас үрдәккә ярдәм итик. Аңа кыргый җәнлекләрне таный белергә өйрәтик. Башка серен кыргый җәнлекләргә сөйләмәсен.

4.“Нәрсә артык?” уены.

Экранда кыргый җәнлекләр +йорт хайваннарыннан схема буенча эшләү. (Слайд №2)

5. Зирәк малай керә. “Исәнмесез, балалар. Мин сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Безнең патшалыкта әллә нинди хәлләр булгалый. Көн белән төн буталды, елгаларда сулар кипте, агачлар да , чәчәкләр дә кышкы йокыдан уянмыйлар.”

6. Нишләргә соң балалар, бу очракта нәрсә ярдәм итәр икән? (балаларның җаваплары: тылсымлы, ягымлы  сүзләр әйтергә, тизәйткечләр әйтеп карарга мөмкин)

7.Безнең балалар  үзләре дә тылсымчылар. Хәзер Зирәк Малай без синең патшалыктагы агачларны, чәчәкләрне кышкы йокыдан уятырбыз.

(Балалар кул чукларын төшерәләр һәм йомарланган кәгазъ ярдәмендә яфраклар, чәчәкләр куялар)

8. Зирәк малай: Рәхмәт инде сезгә балалар, хәзер минем патшалыкта гел тәртип булыр.

Тәрбияче: Балалар безгә дә үзебезгә кайтыр вакыт җитте, әйдәгез күзләрне йомдык 1-2-3 киттек( әйләнеп алалар).

Рефлексия. Балалар бүгенге сәяхәт сезгә ошадымы? Сезгә нәрсә ошады? Сез бүгенге сәяхәтне кемнәргә сөйләрсез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Өч күз патшалыгына сәяхәт.

Знания детей по правилам дорожного движения будут эффективными лишь в том случае, если теория тесно связано с практикой. Самым действенным методом доведения до детей элементарных правил поведения на д...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

"Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт” .

Уртанчылар төркемендә " Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт" темасына үткәрелгән чара....

Математика патшалыгына сәяхәт

Конспект занятия по математике для подготовителҗной группы...

кечкенәләр төркемендә матур әдәбият/ сөйләм үсешеннән йомгаклау эшчәнлек

Рус халык әкиятләренең эчтәлекләрен искә төшерү, сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятләрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белергә өйрәтүне дәвам итү....

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....